Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАМБУЛ 


I (Тууына 100 ел тулу уңае белән) 
Думбра чиртеп, кояшны һәм чәчәкле җирне, Ленинны һәм Сталинны мактап җырлый-җырлый, безнең җирдән аксакаллы җырчы Җамбул /Кабаев узып китте. Казахстан улы, комлы чүлләр үткән, үз гомерендә күп авырлыклар күргән Җамбул, йөз еллык карт имән төсле, гомеренең ахыргы көннәренәчә сыны һәм рухы белән таза килеш калды, бәхетнең чишмәсе кайдан башланганны һәм кая койганны белеп җырлады, кешеләрне иреккә, якты тормышка, Ленин байрагы астында горур баш белән торып, кара реакция көчләрен армыйча-талмыйча тар-мар итәргә чакырды. Соңгы елларын күбесенчә Озын- агач бакчаларында уздырган Җамбул, җырлары, идеаллары, фикерләре белән Озын-агач күләгәсенә генә сыенып кала алмады, киң Казахстанга гына да сыеп бетә алмады, Җамбул — Россиянеке, халыкларныкы, революциянеке, гасырныкы булды. Әйе, Җамбул үзе бер чал гасыр дигән сүз ул. Озын гомеренең күп өлешен Җамбул революциягә чаклы булган чорда, каргалган һәм ләгънәт ителгән чорда үткәрде. Аның революциягә чаклы булган тормышы авыр һәм караңгы Сулды. — Мин үземнең узган тормышым (турында уйлыйм... Ул өстс( кара болытлар һәм юеш томаннар белән канланган һәм кояш 6c|i дә төшми торган тирән упкын иде. Мин әнә шул упкын эчендә булдым һәм 70 елдан артык гомеремне кояшка бәреп чыгарга, күкрәк киереп сулыш алырга, тулы тавыш белән җырлан җибәрергә азапланып ка 
  
радым. Хәлдән тайган, арып-тал- чыккан кешегә — миңа ике куәтле селикаң Ленин һәм Сталин үзләренең аталарча җылы һәм шәфкатьле кулларын суздылар... — ди Җамбул. Җамбул иске тормышның, коллыкның, ярлылар өчен газап-җафа белән! тулган иске тормышның безнең өстән китеп, җиргә пролетар революциянең мәрхәмәтле кояшы балкып чыгуын тәбрик итеп, алкышлап каршы ала. Гражданнар сугышы елларында Казахстан сах- ралары буйлап Җамбулның түбәндәге җырлары яңгырап китә: Ленин алып бара җиңүгә Ашык булышлыгың бирүгә, Әй, кыю егет! Ленин каршы байларга һәм ханнарга, Син дә булыш тырышып аңарга. Ленин чакыра хаклык өчен сине көрәшкә, Үл син шушы изге юлда-кө- рәштә, Әй, кыю егет!
 Җамбул 
 
 
Җамбул чың революциягә, Ленингә, Сталинга, Кировка һәм башка ж итәкчеләргә багышлап язган җырлары самими шатлык белән, горурлык һәм чын дәрт белән сугарылып туган җырлар булдылар һәм, шунлыктан, алар тиз арада массалар арасына таралып, аларныц көн саен, сәгать саен җырлап йөри торган уртак шатлык тавышларына әверелеп киттеләр. Җамбул безнең илнең сөенечле вакыйгаларын, кояшлы көннәрен генә җырлап калмады, илебез өчен хәвефле көннәр туганда, 1941 иче елның 22 июнь көнендә, дошманнарга ачулы нәфрәт белән кабынып, дусларны түземлелеккә, көрәшкә чакырды һәм «Правда» газетасы сәхифәләрендә «Сталин чакырган сәгатьтә» дигән шигырен бастырып, Ватан сугышына китүче солдатларга аталарча хәер-дога теләп, Сталин бг шең белән булганда аларныц җиңеп чыгуларына чын ышаныч белдереп, озатып калды. .941 нче елның эссе июль көннәренең берсендә, Озып-агач районының матур алма бакчаларында, ак киез өстендә Җамбул белән бер рус генералы, күзгә күз карашып, утырып калалар. Генералның көмеш белән кушып эшләнгән хәнҗәр сабында кояш нурлары чагылып у йный. Яшь солдатлар — руслар һәм казахлар — куркыныч дошман белән сугыш кырында очрашу алдыннан карт акынның йөрәк сүзен ишетеп калырга телиләр. Картның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди һәм ул, чын дулкынлан)' белән, суз ача.- Казахларның язмышы рус халкы белән туганнарча бергә үрел- I п язмыш. Рус халкыннан башка ’ лалә — ятим ул. Фашистлардан исәпне-үчне алу көннәрендә бу дуслык батырларның түккән каны белән ныгытылсын... Генерал, ачык йөз һәм хөрмәт белән елмаеп, Җамбулдаи пи дә булса берәр җыр да җырлап җи i бәрүен үтенә: 1 — Җырлап бнрегезче безгә бер. Җыр — солдатның хыянәтсез юлда шы ул. Ә без сезгә, каныбызны да җ а н ы б ы з н ы д а к ы з г а н м ы й ч а с у г ы * шырга һәм дошманны җиңеп кайтырга сүз бирәбез, 
— дн генерал, i Күбекле кымыз белән тулган чәркәләр чайкалып күтәреләләр, җырчы думбрасын кулына ала Һәмҗай1 гына чиртеп җибәрә: Шушы хәвефле көннәрдә син, минем улым! Сакла Сталинның безгә биргән ■ дуслык юлын. Аксакаллы Җамбул белән генерал кысышып кочаклашалар һәм икенче көнне генерал Иван Васильевич Панфилов үзенең легендар дивизиясен алып, Москваны сакларга китә. Куркыныч блокада көннәрендә Ленинград чатларында гаҗәеп бер плакат күренә. Кешеләр бу плакатта Җамбулның «Ленинградлылар, балаларым минем!» дип Ленинград халкына һәм Ленин шәһәрен саклаучы сугышчыларга мөрәҗәгать итеп язган утлы өндәмәләрен, юату һәм чакыру сүзләрен укыйлар... Әнә шул рәвешчә, авыр һәм бор- чулы көннәрендә безнең халкыбызга дәрт һәм җылы юату сүзләре әйтеп, якты нур һәм хезмәт энтузиазмы белән тулган тыныч төзелеш чорында хезмәт гимнын, дуслык һәм саф күңел моңнарын көйләп, халыкларны һәм аларныц юлбашчыларын — Ленинны, Сталинны мактап, аларныц акыл көчләренә, даһилыкларына сокланып һәм алар- пы тудырган хезмәт халыкларына рәхмәт әйтә-әйтә, чал башлы шагыйрь, бөтен бер гасыр аша үтеп, безгә бик күп әдәби мираслар калдырып китте. Без, татар язучылары һәм укучылар, бөтен халыклар белән берлектә, бу җырчы картны, аның тууына йөз ел тулу ко'нендэ самими күңел һәм хөрмәт белән искә алабыз.