ЗЭКИ НУРИ ШИГЫРЬЛӘРЕ
†
Туган илгә, аның бай табигатенә, гадәтҗолаларыиа, аның кызларына, язына, зәңгәр төннәренә мәхәббәт һәм, икенче яктан, аның дошманнарына, бигрәк тә канлы вәхшәтләре белән дөньяны чиркандырган немец фашистларына утлы нәфрәт — бу шигырьләрдәге идея- эчтәлек мотивлары әнә шулар. Чагылу дәрәҗәсе һәм шагыйрьнең художество мастерлыгы бөтен шигырьләрдә бер тигез түгел, әлбәттә, арада йомшаклары да бар, әдәби яшьлекнең теге яки бу эзләре алар- да еш кына күренгәли һәм без алар турында алда тукталырбыз да әле, ләкин шигырьләрдә алынган эчтәлек мотивларының әһәмиятле, кирәкле һәм ачык юнәлешле булулары ягыннан, бу парчаларның күбесе үзләрен тулысынча аклыйлар. Алар аңлы совет гражданының Ватанны саклау эшендә туган реаль хисләрен чагылдыралар, шушы хисләрне формалаштыруга билгеле бер булышлык күрсәтәләр. Җирдә бар бернәрсә: хисне, Уйны яңарта торган, Гасырлар үстергән көчне Үзенә тарта торган. Аны сөяргә өйрәнгән! — Сөя аны халыклар, Аның һәр телдә сөйләнгән «Ватан» — дигән исме бар... дип беренче сүзен бөек Ватан исеме белән башлый шагыйрь. Югарыда әйтелгәнчә, менә шушы бөек һәм киң Ватанның аерым күренешләре, аны саклау өчен, кулына корал тотып, сафка баскан солдатныңгражда- нинының ватанчыл хисләре, илгә бәйләнешле хатирәләре, кичерешләре һәм дошманны җиңүгә омтылышы — шигырьләрнең уртак идея- эчтәлек канвасын тәшкил итәләр. Менә шушы Ватан солдатларыннан бер төркем партизаннар урманга ялга
† Редакторы Гомәр Разин, Татгоснздаг- пың матур әдәбият секторы. Бәясе 4 сум.
туктыйлар һәм алар үзләрен кыска, ачык сүзләр белән түбәндәгечә таныталар:’ . . Исәнме дип! кул сузарга Тели безгә урманнар, Безнең сафтагылар бар да Куркусызлар, уңганнар. Безгә ерткычларның, җилнең, Таныш серле юллары, Без — ирек сөюче илнең Сакчылары, уллары... Ачык һәм дөрес әйтелгән. Шуның белән бергә без бу юлларда шигы- ри җиңеллекне дә сизеп, тоеп утырабыз. һәм әнә шул рәвешчә үзләренең кем булуларын һәм нинди бөек идея өчен көрәшүләрен ачык аңлаганга күрә дә, совет партизаннарын җил дә, салкын бураннар да, немец пулялары да, янау- куркытулар да — берсе дә каушатмый. Алар, юлда очраган барлык киртәләрне җимереп, дошман тылында торып, алдагы җиңүне хәзерләшәләр, Совет халкының һәм азатлык сөюче барлык халыкларның җиңүен тизләтү өчен, караңгы һәм хәвефле төннәрне ерып, дошманга үлем алып киләләр. Партизаннар көрәшенең ныклыгын, алар- да булган ихтыяр көчен күрсәткән байтак кына матур-матур парчалар укыйбыз без бу кечкенә китапта. Мәсәлән, менә «Партизанка» дигән шигырьне алып карыйк. Биредә күрер күзгә юка гына булган бер кызның немец шакаллары өере
118 Фатих Хөсни
эчендә үзен ничек батыр тотуын күреп, андагы ихтыяр көченә сокланып туя алмыйсың. Чакыралар аны кабинетка. Арттан йөри алты таза ир. — «Үз-үзеңне әрәм итмә юкка, Сораганга туры җавап бир: Кайсы яктай килдең, нинди юлдан? Исмең ничек, ата-анаң кем? Партизан кыз усал, майлы йөзгә Көлемсерәп карап тора да: — «Ленин — атам. Ә анам — Ватан, Монда килдем һәрбер дүрт яктан» дип җавап бирә. Бу юлларга аңлатма биреп торуның кирәге юк. Алар — үзләрен үзләре аңлата торган юллар. Алар совет кешесенең ихтыяр көче турында, Ленин- Сталин эшенә бирелгәнлеге, рухи тазалыгы турында сөйлиләр, һәм бу ныклыкның төрле төстәге чагылышларын — оттенокларын без, теге яки бу дәрәҗәдә, Зәки Нури иптәшнең байтак кына шигырьләрендә табабыз. Совет партизаннарына мәхәббәт белән тулган һәм аларның батырулыгына мәдхия булып яңгырый торган мондый юлларны без бу китаптан еш укыйбыз, һәм бу табигый дә. Чөнки Зәки Нури иптәш үзе, кулына корал тотып, совет партизаннары сафында йөргән сугышчы. Әсәрнең сүз башында әйтелгәнчә, «бу җыентыкка Зәки Нуриның әнә шундый шартларда (партизаннар көрәше шартларында. — Г.) дошман тылында сугышып йөргән чагында, партизан учаклары яктысында язылган шигырьләре тупланды. Аларда, сугыш сөреме аша, совет кешесенең туган иленә мәхәббәте, иң кыен шартларда да җиңеп чыгуга ышанычының камиль булуы, дошманга нәфрәте гәүдәләнә». Шигырьләрдә икенче зур мотив — шагыйрьнең интим хисләре. Мәхәббәт, сагыну, аерылышу һәм кавышу турындагы" татлы хисләр яңгырый торган бу лирик парчалар шагыйрьнең иҗатында байтак өлеш алып торалар. «Уңган кызның күзләре», «Хат», «Бер төндә», «Иркәм турында», «Сөйгән кызга», «Хат өчен», «Җавап хаты», «Сөя бел», «Кызга һәм гөлгә», «Бу болында», «Җилләр исә еракка» шигырьләренең һәм шуңа ошашлы башка байтак шигырьләренең исемнәре генә дә әнә шул лирик настроениеләрне укучыга алдан ук бөркеп торалар кебек. Ләкин шагыйрь боларны көрәштән аерып җырламый, киресенчә, алар көрәшченең тынлыкка, ялга, назга, иркәләнүгә, шулай ук, тулы хокуклы булганлыгын тагын бер кат раслау өчен җырланган җырлар кебек яңгырыйлар һәм совет партизанының әнә шул интим хисләре бай булуны сизү аның җиңүләренә, батырлыкларына үзенә бер кешелек нуры сибә. Безнең йөрәккә, Безгә бит, Безгә кирәк: Дуслар да һәм мәхәббәт! тә Башкалардан күберәк. ди автор Һәм бу коры декларация, матур бер жест булып түгел, авыр көрәшләрдә арып талган кешенең назга сусавын һәм күңел җылылыгын чагылдыру төсендә, тулы хокук белән яңгырый. Зәки Нури иптәшнең тел, шигырь төзелеше һәм образлары—чагыштырулары ягыннан да кайбер уңышлы яңалыклар бар. Ләкин шул ук вакытта Зәки Нури иптәшнең бу яктан бик нык искә аласы һәм киләчәктә бетерәсе җитди кимчелекләре дә юк түгел. Әгәр дә; аның шигырьләрендә идея- эчтәлек ягының нык торуын, яки иптәшнең партизан булып йөрүен исәпкә алып, без аның әсәрләрендәге мөһим кимчелекләрне сылап-сый- иап калдырсак, бу безнең берьяклылыгыбыз һәм шагыйрьнең киләчәген хөрмәтләмәвебез булыр иде. Шагыйрьнең шигыри киләчәген хөрмәт иткәнгә һәм аның зур, оригиналь шагыйрь булып татар совет поэзиясендә үсеп китүен теләгәнгә, бу үсү өчен Зәки Нурида якты башлангычлар тапканга күрә дә, без аның ул кимчелекле якларын үзенә күрсәтеп китәргә булдык. Югарыда Зәки Нури иптәшнең совет партизаннары сафларында дошман белән сугышып йөргәнле
Зәки Нури шигырьләре 119
ген әйткән идек. Ул бу сынаулардан исәнсау ерып чыккай кеше. Ъезиең уйларыбызча, партизан материалы, совет партизаннарының «тормышлары, көрәшләре, көнкүреш «ваклыклары» Зәки Нури иптәшкә нык таныш һәм без аның иҗаты аркылы бу тормыш һәм көрәш белән тирәнрәк, төптәнрәк, «ваклыклары» беләнрәк танышырга теләр идек. Хәлбуки,; хәзергә әле 3. Нури иптәш, совет партизаннарының идея-көрәш омтылышларын гомуми сызыкларда күрсәтү белән генә чикләнеп, аларның үзенчәлекле һәм бик хәвефле көрәш атмосферасын, барлык детальләре белән, ачып бетерми диясе килә. Ә моны җырларга кирәк һәм без аны нәкъ әнә шул партизан-шагыйрь Зәки Нури иптәштән көтеп калабыз. Тел һәм шигырь формасы ягыннан да әйтелеп кителергә тиешле кимчелекләре бар. Боларның берсе һәм аянычлысы — кайбер урыннарда 3. Нури иптәш, шигырьнең форма үзенчәлекләрен, аркылы рифмаларын саклыйм дип, аның мәгънә хаталарын, хәтта ялгышларга алып бара торган кытыршылыкларын күздән ычкындыра. «Фашистларның без изәрбез барысын Халхин-гол һәм Хасандагыча» ди «Самолетлар Берлинга оча» дигән шигыреңдә 3. Нури иптәш. Хәлбуки, немец фашистларына каршы дүрт ел буе барган зур Ватан сугышы, һәм масштабы һәм иҗтимагый әһәмияте ягыннан, Халхин-гол һәм Хасан күле вакыйгаларыннан бик нык узып киткәнлеге, бу сугышны, бердәм рәвештә, бөтен совет халкы алып барганлыгы һәм бу азатлык сугышында совет халкының ялгыз булмаганлыгы һәрбер аңлы кеш!егә ачык нәрсә. Фашистка, немец фашистына карата «Аның мисез башы изелсенгә Күтәрелә корал, көчле кул» дип әйтү дә корал күтәрүнең төп мәгънәсен әйтеп бетермәү дигән сүз. Немец фашистларының «мисез», аңгыра ямямнар төркеме генә булмыйча, ә бәлки аңлы рәвештә, системалы рәвештә хәзерләнгән, үзләреннән башкаларны кырып бетерү, халыкларның культураларын һәм милли үзенчәлекләрен юк итү өчен, фәннең һәм сугыш техникасының соңгы ысуллары белән коралланып, алдан ук «аяк киенеп» куйган укымышлы варварлар булганлыгын бүген Нюренберг- та бара торган суд процессы тагын бер кат ачык күрсәтте ич. Бу нәрсә, шулай ук, сугышның башында да һәм аннан бик күп элек тә совет. халкына мәгълүм иде. Шулай ук немецны кыйнаганда: «Ул түләсен — башын бирсен Башлап кул сузган өчен» дип кенә кыйнау да бу сугышның асыл әһәмиятен бик нык бозу булып чыга. Без фашистның башын «башлап кул сузган өчен» генә өзмибез, икенче тапкыр дөньяга мондый бә- хетсезлекләр һәм вәхшәтләр тудырмасын өчен өзәбез. Шигырьнең тел һәм форма чаралары өчен мәгънәне болай корбан итү фактлары китапта очраштырга- лый. Моны редактор иптәшләр дә ничектер күреп җиткермәгәннәр һәм, әлбәттә, күңелсез килеп чыккан. Шушы ук бәла кайвакытта тел бозуга да илтә. Мисалларны байтак китерергә мөмкин. «Хак сүз сөйләп калсаң безнең кулда Син күрерсең тормыш рәхәтен» ди «Партизанка» шигырендә нем£ц офицеры. Күрәсең,; әгәр шигырь сүзенә ышансаң, немец офицеры, имештер, хаклыкка ирешмәкче була, шуңа омтыла кебек килеп чыга. Моның берәүне дә ышандырмаганы билгеле һәм шагыйрь үзе дә моны әйтергә теләми, әлбәттә. Ул «әгәр дөрес хәбәр бирсәң' дөрес сведение бирсәң» мәгънәсен әйтмәкче, ә менә телнең, аерым сүзләрнең оттенокла- рына җитәрлек игътибар итмәү нәтиҗәсендә, кире мәгънә килеп чыккан. Шуннан ике юл аркылы без тагын «Ә ялганчы сүзең өчен бездә
120 Гафи
җәза да бар. җитә корал да» дигән сүзләрне укыйбыз. Беренчедән «ялганчы сүз» түгел — ялган сүз. Ләкин хәтта шулай булган тәкъдирдә дә, немец офицерыннан бола й әйттерү югарыда әйтелгән хәвефле һәм дөрес булмаган нәтиҗәне китереп чыгарыр иде. «һаман дошман килүен көтәм» ди шагыйрь «Постта уйлану» дигән шигырендә. Биредә сүзнең чагылышы шулай ук кире мәгънә китереп чыгара. Әйтерсең дошман шул чаклы кадерле, аны совет часовое түземсезлек белән көтеп тора төсле килеп чыга. Ә дөресе — «Дошманны җентекләп күзәтәм» кирәк иде. «Дошманнарга каршы эш үтәдек», «Безгә бит, балчык, кар таптап йөргән юлаучыларга», «Чәчәк язны көткән кебек мин», «Сөйгән көннәремнең бергәсен» төсле әйтемнәр шулай ук икенче төрлерәк, дөресрәк һәм пөхтәрәк итеп әйтүне сорап торалар. Кызганычка каршы, бу тел «ваклыкларына» редактор иптәшләр дә игътибар итмәгәннәр. Ахырында, «Гомер эшелоны» дигән шигырьгә туктап, андагы «Мин — машинист. Бәхет пар күтәрә; Көннәр — күмер, яналар чат- * нап» яки
«Шатлыгымның авыр йөген тарта Еллар паровозы ашыгып» кебек юлларның инде әллә кайчан хөкем ителгән формализм сәләмәләре булганлыгын һәм аларны яңадан терелтеп торуның һичбер кирәге юклыгын яшь иптәшнең исенә бик нык төшереп китәргә кирәк. Җыеп әйткәндә, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга кирәк. Зәки Нури иптәш, сугыш уты аркылы үтеп, бик күп яңа хисләр, бай кичерешләр алып чыккан кеше. Аның бу матур хасияте җыентыкка кергән шигырьләрнең күбесендә ачык сизелеп тора. Шуның белән бергә, Зәки Нури иптәш оригиналь итеп уйларга, оригиналь итеп әйтергә тырышучы иптәш. Аның бу яктан да матур гына үрнәкләре бар. Ләкин шул ук вакытта Зәки Нури иптәшкә тел„ форма чаралары өстендә һәм фикерләрне тулырак, төгәлрәк итеп әйтү буенча нык кына эшләргә кирәк әле. Бу җыентык әнә шул турыда сөйли.