Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ ТАТРАДА


 Сүз башы урынына берничә сүз. Бу ел кыш миңа поляк-словак чигендә булырга, словаклар восста- нисеннән соң бер-бер артлы партизан отрядлары һәм группалары фронт аша чыккан районга барырга туры килде. Мин бу восстание турында китап язарга уйлаган идем һәм фронт сызыгының теге ягыннан булган һәрбер яңа кеше мине бик нык кызыксындыра иде. Рус һәм словак партизаннары белән сөйләшкәндә, мин берничә кат ниндидер бер Бернард дигән докторның булуы һәм аның алар сөйләгәннәргә караганда кызыклырак нәрсә хакында сөйли алуы турында ишеттем. — Ә нәрсә сөйләр соң ул? — дип сорый идем мин. — Ул тау башындагы йортта безнең каты яралыларыбызны коткарып калды. Гомумән сез аны тик очратыгыз гына, ул сезгә барысын да сөйләр... Ниһаять, язмыш мине докторның үзенә юлыктырды. Каты салкын көн иде. Без доктор Юрий Бернард, аның белән бергә санитарка булып эшләгән Божена һәм Катерина исемле ике словак кызы һәм мин — шомартылган чиста агач өстәл янында утырдык. Кыялар икесе бер туганнар иде. Алар икесе дә бик ябыклар, агарынганнар, зур күзлеләр. Күрәсең алар, әле башларыннан кичергән авырлыклардан соң чынлап ял итәргә өлгермәгәннәр. Юрий Бернардка бер утыз яшь, бәлки кимерәк тә бирергә мөмкин. Бу шактый озын буйлы, чандыр, тар җилкәле, караңгы каштан, хәтта бөтенләй кара диярлек чәчле кеше. Аның йөзе ябык, ләкин көчле күренә, ул йөздә йомшак, оял- чан һәм шул ук вакытта кинәяле елмаю сызыклары йөгерә. Бу елмаю аның күзләренә дә һәрвакыт көлеп торган кыяфәт бирә. Без аның белән өстәл янында тоташтан б(иш-алты сәгать утырдык. Ул үзенең тарихын баштан ахрынача сөйләде һәм аның башыннан узганнары мине торган саен кызыксындыра барды. Аның сөйләгәннәрен мин сүзгә сүз язып алдым. Мин кечкенә бер повесть язмакчы идем. Ләкин бу көзне миңа словаклар восстаниесенең тарихи үзәге булган Банска- Быстрицы шәһәрендә булырга туры килде. Анда восстаниенең еллыгын бәйрәм итәләр, һәм бер үк вакытта, үлгәннәрне тантаналы рәвештә искә алалар иде. Бу бәйрәмгә авыллардан восстаниегә катнашучылар җыелдылар. Алар арасында — словак крестьяннары, словак офицерлары, моннан бер ел элек Югары Татрада сугышкан, ә хәзер Прагадан килгән чехлар, словак партизан бригадаларының. рус командирлары, Карпат арты украинлылары, поляклар, хәтта кайчандыр Стефаник исмендәге партизан бригадасында француз батальонының командиры булган француз армиясенең капитаны да бар иде. Минем башка шундый бер уй килде. Менә хәзер, сугыштан соц, безгә каршы булган дошман көчләрнең, тырышыптырмашып, славян 

58 Константин Симонов 
 
 халыкларының һәм гомумән антифашистларның бердәмлеген шик астына куярга тырышкан вакытларында. укучылар өчен повесть урынына дөрес документ күрсәтү кыйммәглерәк дип уйладым. Бу документ славян һәм антифашистик дуслык һәм туганлыкны иң көчле һәм намуслы рәвештә ачыклар дыра ич! Аннан соң. мин шундый зур батырлык эшләгән, чиксез тыйнак кешеләрнең чын исемнәре билгеле булуын тели идем. Бәлки ул кешеләр, үзләренең тыйнаклыклары аркасында, хаклы игътибардан читтә калганнардыр. Сез хәзер укыячак нәрсә— 1945 нче елның февраль аенда Польша һәм Словакия чигендәге Кремпахи авылында доктор Юрий Бернард сөйләгән сүзләрнең язмасыннан гыйбарәт. Хикәягә җыйнаклык бирү өчен мин бернәрсә дә арттырмадым. уйлап чыгармадым. Аның асылын сакладым. «Мин 1916 нчы елны Венгрия чигендәге Карпат арты Украинасының Чоп исемле кечкенә генә шәһәрендә тудым. Элек Ужгород шәһәрендә гимназиядә укыдым, Медицина институтының фармацевтик -бүлеген тәмамладым, чөнки атахм шикелле үк аптекарь буласым килә иде. ләкин соңыннан медицина факультетына кердем. Немецлар оккупациясе башлан- тач^минем атамны, анамны, ир һәм кыз туганнарымны, ярәшкән кызымны немецлар концентрация лагерена алып киттеләр һәм алар шунда һәлак булдылар. Минем кебек үк врач булган агам белән мине кулга алдылар һәм Елшавадагы концентрация лагерена җибәрделәр. Без анда шактый озак тордык, ләкин 1944 нче елның башында икебез дә Словакиянең Ревуцы диг'эн местечкосына кача алдык. Без анда яшерен документлар булдырдык. Бу документларда без фамилияләребезне аз гына үзгәртеп, Иван белән Юрий Бернарт дип язылдык һәм словак .милләтеннән булып күренә идек. Дөрес, без словак телендә бик үк яхшы сөйләшмибез, шулай да словак телендә диалектлар күп булганлыктан, бу артык күзгә бәрелеп тормый иде. Тиздән без партизаннар белән бәйләнештек һәм алар белән тауларга киттек, чөнки аларга врачлар бик кирәк иде. Безнең отрядның командиры — Василий исемле рус хәрби пленные иде. Соңыннан Бе- ликның партизан отрядына күчтек. Агай белән миңа бөтен восстание буенча шул отрядта булырга туры килде. Октябрь ахырында яралы партизаннарны Тридуб районына илттек, аларны самолет белән озату өчен аэродромга тапшырдык. Яралыларны озаткач, кире үзебезнең отрядны эзләп тауга киттек. Тик отряд без калдырган урында юк иде инде. Бу вакыт 1944 нче елның 28 нче октябре иде. Без инде үз отрядыбызны табудан өметебезне өзгән идек, шул чакта Прошев тавында Стефаник исмендәге партизан бригадасының командиры Петр Величко белән очраштык. Ул бездән,- — Сез кемнәр, туганнар? — дип сорады. Без Белик отрядының партизаннары дип җавап бирдек. — Белик инде күптән икенче якка китте. Ә соң сез нәрсә эшли беләсез? — диде. Без үзебезнең врачлар икәнебезне әйттек. — Бик шәп, менә безгә шундыйлар кирәк тә. Әйдәгез,безгә, — диде Величко. Һәм без айдан артык Величко- ның бригадасында эшләдек. Бу вакытта немецлар партизан отрядларына каршы һәркайда карательный экспедицияләр оештырдылар. Көн саен сугышлар барды. Без Югары Татрадан Түбән Татра- га. яңадан Югарыга күчеп, тау араларында әйләнеп йөрдек. Шулай да безне уратып алган балдак көинән-көн кысыла барды. 6 нчы декабрьга чаклы яралылар, Зверовки авылы янындагы үзәнлектә партизаннар госпиталендә булдылар. 7 нче декабрьда хәл шул чаклы кискенләште, каты яралылар

Югары Татрада 5) 
 
 ны бригада командирының күрсәтүе буенча тау башындагы куе тын урмандагы аучылар йортына күчердек. Агай белән икебезнең беребезгә бригада белән китәргә, икенчебезгә авыруларны дәвалау өчен урмандагы йортта калырга кирәк иде. ЛАоңа чаклы агай белән мин гомергә бергә булдык, ләкин бу юлы безгә аерылышу чарасыз иде. Без аның белән сөйләшмичә генә утырып тәмәке тарттык, чөнки кемнең монда калуы һәм кайсыбызның бригада белән китүе турында сөйләшергә теләми идек. Яралыларны яхшылап карау өчен икебез дә алар янына киттек һәм кайсыбыз алданырак урмандагы йортка барып җитсә, ул яралылар янында калырга тиеш дип карар кылдык. Без төрле сукмаклардан киттек. Мин беренче булып барын җиттем һәм анда калдым. Портка барганда, юлда мин ашыкмадым, ни булса шул, дип уйладым. Гәрчә мин бригада белән китүне артыграк күрсәм дә, агай өчен барлык эшне эшләргә хәзер идем. Ул да минем өчен утка, суга керәчәк иде. ' Ч Төннә белән озатучы мине урмандагы йортка китереп җиткерде. Минем мондый аучылар куышын элек тә күргәнем бар иде, ләкин бер вакытта да анда бер-ике көн- ■ нән артык торганым булмады. Ә менә бу юлы анда ике айдан артык торырга туры килде; бер үземә генә дә түгел, авырулар, яралылар белән бергәләшеп гомер уздырырга туры килде. Нинди йорт-иде соң ул? Ул бик кечкенә, озынлыгы 5 метр, киңлеге өч метр чамасы йорт иде. Буем озын булганга мин анда иркенләп басып тора алмадым, башым түбәгә бәрелә иде. Йортның стеналары юк, таш һәм балчыктан фундамент салынган һәм 'җирдән үк очлая барып түбә ясалган. Бер кечкенә генә тәрәзәсе һәм кирпечтән сальШган тимер трубалы миче бар. Менә шул йортка без унбиш кеше урнаштык: мин, ике сестра — словак кызлары Катерина һәм Вожена, безне саклау өчен калдырылган словак-партизан Ян Холеша һәм унбер авыру, яралы партизан. Өйнең бер ягында ике сәке бар, анда иң каты яралыны урнаштырдык. Алар кабык белән бәйләнгәннәр һәм йөри алмыйлар иде. Бу тар аралыкның икенче ягындагы сәкеләргә башка яралылар аркылыга яттылар. Без — яралыларны караучы дүрт кеше — ике яктагы сәкеләр арасына ташлар өстенә ята идек. Ярыклардан каты җил өреп торган төннәрендә без бик нык өши идек. Башта без ул тишек- тошыкларны мүк белән томалап карадык, соңыннан яралылар кипкән мүкнең бөтенесен тәмәке итеп тартып бетерделәр. Партизаннар, кулларыннан килгәнчә, безгә барлык продуктларны бер ун көнгә җитәрлек итеп калдырырга тырыштылар. Ун көннән соң алар запасны өстәргә тиешләр иде. Шулай ук мин тиз көннәрдә дару- дәрман хәле яхшыланыр дип ышана идем. Хәзергә минем аптекада кайнар су һәм унбиш грамм марганец бар. Мин аны күз алмасы кебек саклап тотам. Дөрес, мин юлда килгәндә тагы бер дару күзәтеп килдем. Ылыслы урман арасында берничә имән үсә икән һәм мин, әгәр дә яралылар арасында эч бозылу күренешләре була калса, имән кайрысын төеп, танинлы порошоклар ясарга була икән, дип уйладым. Соңыннан ул шулай булып чыкты да. Гомумән, мондый биек 'тау башында имән агачын бик сирәк очратырга була. Бөтен тирә-як ылыслы урман белән капланган, безнең йорт та куе чыршы арасыннан күзгә күренми тора, хәтта аны биш адымнан да күрмичә узып китәргә була иде. Бер бнш-алты метр ераклыгында гына ташлар арасыннан кар астыннан кечкенә генә чишмә чыга. Ул бер вакытта да туңмый. Бу чишмә кайвакыт көчлерәк ага, ә кайчак бөтенләй тамчылап кына тора иде. Соңыннан без боздан чокыр ясадык 

60 Константин Симонов 
 
 һәм анда тәүлеккә җитәрлек су җыела торган булды. Яралылар арасында өч словак, бер чех һәм җиде рус бар. Алар- ның җиңел яралысы бер-ике генә кеше, калганнарының аяклары каты яраланган яки өшегән. Аларны озак дәваларга туры киләчәк иде әле, тиз көннәрдә генә күчеп китү турында уйларга ярамый иде. Беренче тәүлек ярым узып китте. 9 нда без иртән үк еракта каты сугыш барган тавышлар ишттек, ә төннә белән безгә илле кеше килде. Алар — Стефаник бригадасыннан исән калган сугышчылар иде. Ике көн буенча ул бригада немецлар белән каты сугыш алып барган һәм көчхәл белән генә чолганыштан ычкынып монда тын тау араларына кереп котылган икән. Көрәшне дәвам иттерү өчен тизлек белән Татра тауларын кичеп, яңа урыннарга чыгарга һәм восстание җиңелгәннән соң таркалган отрядларны һәм группаларны бер җиргә тупларга кирәк иде. Бу инде эшне өр яңадан башлау дияргә мөмкин. Каты яралыларны үзебез белән алып китү, аларны тау кыялары аша кичерү турында уйларга да ярамый, монсы — яралыларны һәлак итү белән бер булыр иде. Шул кечкенә йорт эченә барыбыз да җыелып кунган төнне бер вакытта да онытасым юк. Миңа һәм партизаннар белән бергә килгән абыема эш бик тыгыз булды. Бик күп яңа җәрәхәтләрне бәйләдек. Партизаннар күңелсез, борчулы иделәр. Бик күп көрәшчеләрне югалтуга алып килгән каты сугыш алар- ның башларыннан чыкмый. Яралылар да кәефсезләнәләр, чөнки алар бригада каядыр шунда якын тирәдә генә калыр дип ышанганнар һәм аның Татра аша кичеп еракка китүен көтмәгәннәр иде. Дөресен әйткәндә, китүчеләр куышта бер төн дә уздырмадылар. Төнге буран иртәнгә таба тына башлады. Шуңа күрә, кар өстендә яна эзләр калдырып, яралыларны харап иттермәс өчен, командир таң алдыннан ук китәргә булды. Алар- ның эзен буран себерәчәк иде әле. Бу йорт эченә бездән башка тагы илле кешенең сыюын хәзер әйтүе дә кыен, ләкин ничектер сыешканбыз. Беребез өстенә икенчебез берничә кат булып ятылган, шуңа күрә иртә белән, бик озак, оешкан кул-аякларны яза алмый тордык. Сүз аз булды. Яралылар йокламадылар һәм китүчеләргә гаҗәпсенү белән карап тордылар. Бригада командиры Величко тәрәзә янында өзлексез тәмәке тартып ятты. Яктыра башлау белән барсы да кузгалдылар. Ике яралы партизан шинельләрен кия башладылар. Берсенең ярасы күкрәгендә, икенчесенең ярасы җилкәсендә һәм кулында иде. — Ник сез киенәсез? — дип сорады Величко. — Сезнең белән китәбез, — диделәр яралылар. һәм алар чыннан да отряд белән киттеләр... Үзләре һич ничек йөри алмаган яралыларның йөзләре шул кадәр кайгылы, күзләрендә шундый рухсызлык һәм аптырау чагыла, гүя алар, безне дә үзегез белән алып китегез! — дип ялваралар иде. Командир аларның һәр кайсының кулын кысып чыкты һәм миңа: — Доктор, исегездә тотыгыз, хәтта моның өчен безнең кайбер иптәшләребезгә- тормышларын югалтырга туры килсә дә, без кайда гына булсак та, сез бездән продуктлар алып торырсыз, — диде. Минем агай отряд белән китте. Мин бу вакыт, бер авыруның ярасын бәйли идем. Минем кулым канлы, эренле булганга, без бер-беребезнең кулын да кысыша алмадык, бары сүзсез генә башларыбызны идек. Буран әле тукталмаган иде һәм ул отрядның эзләрен бик тиз күмел китте. Без бөтенләй үзебез генә калдык. Көне буе котчыккыч күңелсез булды. Ялгызлык! Барсының да күңелләре төшенке, бу шулай ук миңа да тәэсир итте.. Өй эчендә сасы эрен исенә чыдарлык түгел.  
(Огары Татра да   61 
 
 Карыйм, минем янда калган авырулар барысы да каты яралылар, дарулар юк һәм аларга ярдәм итү мөмкин түгел диярлек. Мин аларның сәламәтләнүе өчен барсын эшләргә хәзер, тик даруларны каян алырга? Җитмәсә абый да монда юк, ул мида караганда тәҗрибәлерәк врач һәм без бу көнгәчә эштә бер генә көнгә дә аерылышмый идек. Боларның барысы бергә өелгәч, йөрәккә бик авыр, күңелсез булды. Ләкин башка һичбер юл юк һәм ничек кенә булса да кешеләрнең тормышы өчен көрәшергә кирәк иде. Аның өстенә азык табу мәсьәләсе дә күңел күтәрерлек булмады. Отряд аЛып барган сугышлардан соң немецлар янәшә Тирәләрдәге Зуберец, Габовка, Гуты, Белый Поток дигән авылларны чолгап алдылар. Безнең астагы Зверовский үзәнлеген ату урыны ясадылар һәм аның аркылы узу мөмкинлеген бетерделәр. ’ «Соң мин яралыларга нәрсә ашатырмын?» — дип уйлана идем мин. Безнең барлык азык запасыбыз тыгызлап тутырылган бер юл капчыгына сыеп бетә иде. Дөрес, төн кунган партизаннар бездән бер сынык та ашамадылар, алар хәтта үзләрендә табылган актык әйберләрен, кайсы тәмәке, кайсы икмәк катылары, калдырырга тырыштылар. Шулай да бу азык бик аз, бөтенләй юк диярлек иде. Шул көнне кичкә таба ике зур гына немец отряды безнең йорт яныннан узып киттеләр. Аларның берсе уңнан, берсе сулдан бара һәм алар партизаннар отрядының эзләренә төшәргә тырышалар иде булса кирәк. Менә мин хәзергә чаклы үзебезнең бәхетебезгә хайран калып утырам, чөнки немецларның бер отряды безнең йорттан бер 150 метр ераклыгыннан гына узып китте. Без аларның сөйләшкәннәрен ишеткән кебек үк, алар да безне ишеткән булулары мөмкин иде, чөнки алар бөтенләй көтмәгәндә генә килеп чыктылар. Шул көннән башлап мин төйнә белән генә кычкырып сөйләшү тәртибен керттем. Көндезләрен без акрын гына яки бөтенләй пышылдап кына сөйләшә торган булдык. Бу хәл мине тагы бер нәрсәгә өйрәтте. Мин доктор булып кына түгел, гарнизонның коменданты да булырга тиеш идем һәм без үзебездән ерак түгел генә урында күзәтү пункты оештырдык. Анда чиратлашып яки мин, яки Божена яки Катерина, яки Ян Холеша күзәтү алып бара идек. Шулай итеп безнең тормыш башланды. Иртә белән бездән бер километр ераклыктагы үзәнлектә немецларның атарга өйрәнгән тавышлары ишетелеп тора. Көндезләрен, кайчак төннәрен дә, еракта атышу тавышлары ишетелә. Бу әле безнен тирә якта партизан отрядлары булуын һәм нехмецларның аларны эзәрлекләп торуларын күрсәтә иде. Без бик күп кыенлыкларга очрадык. Мәсәлән,' яралыларга җылы кирәк, ә без көндез мич яга алмыйбыз, чөнки сыек кына төтенне дә немецларның күрү ихтималы бар. Шуңа күрә без мичне төннәрен генә ягабыз, көндез исә өйдә боз ката. Утын мәсьәләсе дә җиңел түгел. Урманны кисәргә кирәк, ә без кисә алмыйбыз, чөнки салкын тау һавасында пычкы тавышы бер километрга яңгырый. Немецларның постлары исә һәр вакыт бездән ерак түгел җирдә күзәтү алып бара. Алар безне ишетерләр иде. Шуңа күрә корыган агачлар җыярга һәм аларны өй эчендә генә турарга туры килә. Алай гына да түгел, өй эчендә дә пычкы тавышы яңгырамасын өчен, аның сапларыннан тотмыйча, пычкының үзеннән тотып акырын гына кисәбез, ике кеше бүрәнәне резонанс бирмәсен өчен нык итеп тотып тора. Корыган агачлар табылмаганда, ауган наратларны сөйрәп кайтабыз. Менә инде мондый көнне өй тәмам суынып бетә, бозга әйләнә. Агач берьюлы өйгә сыймый, бер очын өйгә кертеп кисәбез дә, тагын сөйрибез, шулай итеп кисеп бетергәнче азапланабыз. Көндез ут яга алмаганлыктан,
62 Константин Симонов 
 
 ашау-эчүне тан вакытына билгеләдек. Мич төне буе янып чыга. Шунлыктан яралыларның кайберләре бары тик иртәнгә таба гына йокыга китәләр, һәм аларны ашарга уятуы бик читен була; иртә белән генә кайнар аш бирә алганлыктан. аларны көн саек таң белән уятырга .уры килә иде. Перевязка белән дә шулай булды. Дезинфекцияләү өчен кайнар су белән марганцовкадан башка бернәрсә булмаганлыктан, яралыларның җәрәхәтләрен бәйләү төнлә яки иртән оештырылды. Каты яралыларны мин иртәрәк уятам, чөнки аларны яраларын бәйләгәнче, ашатып азрак көч кертергә тырыша идем. Даруларның булмавы мине газаплады. Бик катлаулы һәм иң авыры дару табуда булды. Кайвакыт бөтенләй күңел төшә, үземне көчсез итеп сизә башлыйм. Шулай да ничек кенә булмасын бу кешеләрне коткарасы килә. Мин аларга кызганмыйча карый алмыйм, үзем көн саен аларны иртә белән газапларга мәҗбүр булам. Чөнки миндә яраны йомылдыра торган майларның бер төрлесе дә юк. Шуңа күрә кайбер яралыларны ике-өч көнгә бер бәйлисе урынга, яралары эренләмәсен өчен көн саен юарга туры килә. Бу вакытта мин аларга җәһәннәм газаплары китерәм. Башкача мөмкин түгел, үтәли тишелгән яраларның эреннәрен чистартып юар өчен миндә озын резинкадан башка бернәрсә дә юк. Ул җәрәхәтләрне көн саен чистартмый ярамый һәм мин шул резинаны җәрәхәт аша үткәреп, эреннәрен ышкып чыгарам. Минем авыруларның барсы да диярлек аяк ярасы белән яталар. Аларның аяклары шиннар, кабыклар белән бәйләнгән, ләкин кыска сәкеләрдә ул аякларны тыныч кына сузып яткыру мөмкин түгел. Шунлыктан, кабыклы аякларны баулар белән бәйләп, түшәмгә асып куя идек. Мондый чамасыз тыгызлыкта авырулар бер-берсенә кагылмый кузгала алмыйлар; төннәр буе йокламыйча алҗыган сестралар да, араларыннан узып йөргәндә, ялгыш аларга тиеп киткәлиләр. Ә бу кагылуларның яралылар өчен ни кадәр газаплы булуын сөйләп тә торасы юк. Минем барлыгы унбиш граммдай марганецым бар, һәм аны нинди хәл булганда да югалтмау һәм түген-чәчен әрәм итмәү өчен янчыкка салып, күлмәк астыннан мунныма асып йөртә торган идем. Аны кайнар суда изеп, шуның белән яраларны юам. Өшегән җирләрне ис- кечә, бер салкын, бер кайнар ванна ясап дәвалыйм. Бишенчеме, алтынчымы көнне, болан да чикле булган азык запасыбыз бетә башлады. Безгә бик каты экономия ясарга туры килде, тик моның нәтиҗәсендә берничә яралыда дизентерия башланды. Мин нишләргә дә белмәдем. Ләкин батыр күренергә тырыштым һәм кайбер даруларның урманда яше- релүе турында сөйләдем. Билгеле, урманда минем һичнинди даруларым юк, ләкин андагы имәннәрне хәтерләп, аларның каерыларын төеп порошок ясарга карар кылдым. Имән каерысының эч китүгә ярдәм итүе мөмкин иде. Шулай да мин бу эшне яралыларга күрсәтмичә эшләргә булдым, чөнки минем өчен аларның бу порошокларга ышанулары бик әһәмиятле иде. Мин берничә кисәк каеры суеп алдым. Төннә белән кешеләр йоклагач кына төйдем. Минем юл капчыгымда ничектер сакланып калган порошок төрә торган кәгазьләр табылды. Төелгән имән каерысын шул кәгазьләргә салып төрдем дә шул хәлдә аларны авыруларга бирдем. Бәхетемә һәм шатлыкка каршы, алар бик яхшы ярдәм иттеләр һәм бер атнадан дизентерия басылды. Бу вакытларда безнең әйләнә-тирәбездәге урман һәм тауларда немецлар партизаннарны тотып йөрделәр. Алар ялгыз партизаннарны да аулыйлар. Шундый салкын, рәхимсез кышта ышыкланып торырлык каравылчы йорты, аучылар йорты кебек урыннарны да эзләп 

Югары Татра да 65 
 
 йөрделәр. Әгәр андый куыш тапсалар, шунда ук яндырдылар. Төннәрне һәрвакыт нарат агачлары арасыннан пожар шәүләләренең күктә чагылган шәфагын күрергә була; кайдадыр, нәрсәдер һәрвакыт янып тора иде. Аның өстенә немецлар көндезләрен һәм бигрәк тә төннәрен минометлардан тауларны квадратлап- квадратлап атып торалар. Моны алар мәксатсыз төбәккә, партизаннарга курку салу өчен эшлиләр. Шундый көннәрнең берсендә безгә Суворов отрядының штаб начальнигы Селезнев килде. Минем аны элек күргәнем булса да, хәзер танымадым. Ул шул чаклы теткәләнгән, туңган, куркыныч кыяфәткә кергән. Хәтта аны әнисе дә танымас иде. Бер атна элек аларның отрядларын немецлар чолгап алган вакытта, ул заставада дежурный булган. Шунда ул үз отрядын югалткан, соңыннан ни чаклы эзләсә дә таба алмаган. Ул алты көн таулар буенча ашамыйча йөргән. Кая гына барса да, янган йортлардан башка берни күрмәгән, һәм аңа бөтен таулар ут белән капланган төсле тоелган. Ул безнең «госпиталь»гә килеп җиткәндә, үзенә каршы Божена белән минем килгәнне күргәч, аңын югалтып карга ауды. Селезнев бездә җиде көн торды. Шул вакыт эчендә ул безнең күзәтү пунктын уңайлырак урынга күчерде һәм аз гына хәл керә башлагач та разведкага йөри башлады. Икенчеме, өченчеме разведкага барган вакытта, ул капитан Тихоновның разведчикларын очраткан. Ә хәленең начар булуына да карамастан, безнең азык-төлекнең азаюын күздә тотып, шулар белән китәргә карар кылган. Үзе белән бергә булган Ян Холеша аша мина шундый записка җибәргән: «Доктор! Миңа артык ятарга һәм яралыларның өлешләрен ашап утырырга оят. Партизаннарны очраттым һәм шулар белән кнтәм. Сау булыгыз». Без Селезнев белән шулай аерылыштык. Алдагы берничә көн азрак тынычрак кебек булды: пожарлар да тынды, немецлар да азрак ата башладылар. Абый миңа киткән чакта, Зверовский үзәнлегендәге бер нарат төбенә бераз дарулар күмеп калдыруын, ә наратка кисеп билге ясавын әйтеп, записка калдырган иде. Элегрәк анда барырга мөмкин булмады, чөнки нәкъ шул урында немецларның ату кырлары ясалган иде, хәзер алар ул җирдән бер километрлап читкәрәк киттеләр. Мин анда барып, даруларны эзләргә булдым. Ләкин минем бәхет- сезлеккә каршы, абый билгене түбән ясаган икән. Соңгы ике атна эчендә Татрада метр ярымлы кар явып китте, бу хәл мине чиксез кайгыга салды. Өч төи буе мин дистәләрчә агачларның төбен казып йөрдем. Ләкин билге ясаган агачны тапмадым. Монда бит меңләгән агач... Кайдадыр шушында якында гына әҗәл даруы шикелле кирәкле дарулар ята, мин аларның барлыгын беләм, шулай да аларны табу хыялын калдырырга туры килә. Өченче көн иртән нәтиҗәсез эзләнүләрдән соң кайтып барганда, Зверовский үзәнлегендә Габовки авылындагы безнең партизан отрядының разведчигы — словак егетен очраттым. Ул миңа безнең шушы көннәрдә чак-чак кына һәлак булмый калуыбыз турында сөйләде. Эш менә ничек булган икән. Безнең әле тора торган урмандагы йортыбызны безгә, восстание дәвамында партизаннарга бик күп ярдәм күрсәтеп килгән урманчы Людвиг Майер тәкъдим иткән иде. Зверовский үзәнлегендәге сугыштан соң немецлар барлык йортларны яндырып йөргән вакытта, урманчының да йортын яндырганнар. ’Майер хатыны белән Габовкага киткән. Анда хыянәтчеләр табылган һәм немецларга Майерның партизаннарга ярдәм итеп торуын әйткәннәр. Нәкъ шул вакытта безнең, бригададан бер кешене плен алган

64 Константин Симонов 
 
 
нар — без аның каян булуын билгели алмадык. Ул кеше кыйналганнан соң сорау алганда, кайдадыр шушы тирәдә, тау араларында партизаннар больницасы барлыгын әйткән, немецлар урманчыны чакыртканнар да: — Син аларның больницасы кайда булуын белергә тиешсең, һәм безне шунда алып барырга тиешсең. — дигәннәр. Немецлар аның белән чех тәрҗемәчесе аша сөйләшкәннәр. Тәрҗемәче аларның сүзләрен тәрҗемә иткән вакытта, шул ук катгый тавыш белән аңа: — Әгәр дә син белсәң һәм немецларга больницаның кайдалыгын әйтсәң, мин беренче булып сине үтерәчәкмен, — дип өстәгән. Майер аңа күзе белән карап алган да, елмайган, күзләре белән ишарәләп борчылмаска кушкан һәм немецларга больницаның кайда икәнен белүе турында әйтергә кушкан. Шуннан соң немецлар юлга хәзерләнәләр һәм Майер аларны Зверовский үзәнлегенә алып бара. Безнең госпиталь уң якта өстә кала, ә ул аларны сул якка аска алып китә. Анда кайчандыр еврей ләрнең гестаподан качып яткан өйләре барлыгын ул яхшы белә. Немецларны шул йортка алып бара. — Менә ул партизаннар больницасы. Әлбәттә бу йорт буш була. Немецлар: — Биредә больница булуын нәрсә белән расларга мөмкин? — дип сорыйлар. — Торак әйберләренең һәм азык- төлекнең калдыклары белән расларга мөмкин, — ди /Майер. — Ә яралылар кайда соц? Майер моңа каршы, яралыларны партизаннар үзләре белән алып киткәннәрдер, дип җавап бирә. Немецлар йортта актарына башлыйлар һәм чыннан да ашамлык калдыклары табалар һәм шуннан соң партизаннар больницасы шунда булганлыгына ышанып Майерны җибәрәләр. Без шулай итеп һәлак булудан котылып калганбыз. Яралылардан берсе словак Антон Гута акрынлап терелә башлый һәм инде мин «госпиталь» не саклау өчен Ян Холешаны калдырып, разведкага Гута белән йөрим. Без ничек кенә булса да берәр авылга узарга һәм азык табарга тырыша идек. Ләкин барлык авыллар элеккечә һаман 
немецлар чолганышында яшиләр. Авыллар тирәсендә немецларның постлары тора. Безнең исә ашарга бөтенләй бер нәрсәбез дә калмады. Мин инде берәр нәрсә табудан өметемне өзә башладым. Ләкин шундый разведкаларның берсендә без Тихонов отрядының партизан разведчигына очрадык. Ул безгә Рогачев үзәнлегендә кемдер ташлап киткән ат күргәнлеген әйтте. Бу хәбәрне ишетүгә, без «госпиталь»гә дә кайтып тормастан, Рогачев үзәнлегенә юнәлдек. Ул бездән — 25 километр ераклыктагы үзәнлек һәмх, аңа калын кар ерып барырга кирәк иде. Без кич буе һәм бөтен төн буе атладык. иртә белән генә үзәнгә килеп җиттек. Чыннан да үзәнлекнең нәкъ чокырында ташландык партизан лагереның эзләрен, палатканың ертык кисәкләрен таптык. Анда яртысы карга чәчелгән бер капчыкта ясмык ята һәм сөяккә генә калган бер карт ат йөри иде. Шулай булса да мин аларны күргәч шул чаклы шатландым, бәлки үз гомеремдә шулай шатлайганым булмагандыр. Без бик озаклап ясмыкны бөртекләп җыйдык та, капчыкны атка салып өйгә кайтып киттек. Барлыгы ун килога якын ясмык булды. Өйгә төннә генә кайтып җиттек. Ясмык һәм ат алып кайтуыбызны белгән яралыларның шатлыклары чиксез иде. Атны парашют бавы белән йорт янындагы агачка бәйләп куйдык, һәм аны иртән суярга булдык. Мин ярты төнгә чаклы, кеше саен 150 шәр грамм ит биргәндә итнең пичә көнгә җитүен хисаплап утырдым.  
Югары Татра да 65 
5 ,С. Ә." № 
 
 
Хисаплап бетергәч, мин бик нык арып, егерме биш-утыз көннәргә ачлык куркынычы китеп торуга шатланып, үлек кебек йокыга киттем. Таң атты. Яралылардан старшина Иван Решетнев яшь чагында бойняда эшләгән икән. Ул, аякларын бик нык өшеткәнлектән, бөтенләй йөри алмый диярлек иде. Без* аның аякларын чүпрәкләр белән чорнап, бау белән бәйләдек һәм салкынга чыгарлык хәлгә китердек. Ул безнең бердәи-бер балтаны алды, мин чиләк тоттым һәм без йорттан чыгып киттек. Безгә тагын икеме-өчме, аз гына хәрәкәтләнә ала торган яралылар иярде. Чыксак, кот чыккыч хәл каршында калдык. Атыбыз урнында юк, ул төннә белән бәйләнгән бауны өзеп качкан иде. Кемнеңдер шаярырга көче җитте: — Менә кызык хәл! Бәлки ул ат немец шпионы булгандыр, — дип куйды ул. Ләкин аның шаяруына берәүнең дә көләсе килмәде, чөнки атның юк булуы безнең өчен ач үлем белән бер диярлек иде. Азрак тазара башлаган словак Ян Ковач белән атны эзләргә чыгып киттек. Бәхеткә каршы, атның эзләре яхшы күренәләр һәм ул Зверовский үзәнлегенә таба алып бара иде. Ләкин аннан атыш тавышлары ишетелә. Күрәсең, немецлар анда яңадан ату кыры ясаганнар булырга кирәк. Кинәт эзләр уңга борылдылар. Без көн буе бардык. Ахырында эзләр безне атны табып алып кайткан үзәнлеккә китереп чыгардылар. Без аны шул ук урында башын түбән салып торганын) күрдек. Безнең бу минуттагы хәлнең ничек булуын, бары тик унбиш ач кешенең безне ничек көтеп торуларын белгән кеше генә аңлый алыр. Без атны алдык та шул ук минутта кире кайтып киттек. Кайтып җитәргә бер биш километр юл калгач, урманда дүрт аяклап мүкәләп барган бер кеше күрдек. Без якын килдек. Ул Суворов отрядыннан Максим Олейников дигән рус партизаны булып чыкты. Ул бары тик үзенең исемен һәм фамилиясен генә әйтә алды, тагын нәрсәдер әйтергә тырыша иде әле, ләкин ул аңын югалту дәрәҗәсенә килеп җиткән иде инде. Без соңыннан гына белдек, ул берничә 
көн элек разведкага чыккан булган.. Немецлар аларны күреп алып пулеметтан каты ут ачканнар. Иптәшләре үлеп беткән, ул елга аша чыгарга тырышканда, боз астына төшеп киткән, боздан котылган һәм соңыннан Зуберец авылына киткән, ләкин анда да немецлар тора икән. Крестьяннар Олейниковны яшереп, аңа берничә сынык икмәк һәм өшегән аякларына сыярлык йомшак туфлялар биргәннәр. Барлык йортларда да диярлек немецлар булганлыктан, авылда калырга һич тә мөмкинлек булмаган. Ул тауларга чыгып киткән һәм юл адашып, бөтенләй өшегән. Без аны ат аркасына салдык, ике ягыннан тотып өйгә алып кайттык. Атны суйгач, без ит пешердек. Бик күптән ит ашаганыбыз булмаганга, ул безгә каз ите кебек тәмле тоелды, йорт катында чокыр казып, бозылмасын өчен итне шунда күмеп куйдык. Старшина Иван Решетневның һөнәре күп иде. Ул өсләрен одеялдан, подметкаларын ат тиресеннән кисеп безнең барыбызга да аяк киемнәре текте, юкса без инде яланаяк йөрү хәленә килеп җиткән идек. Бу туфляны киеп без разведкага да йөри башладык. Алар разведка өчен бигрәк тә җайлы булып чыктылар, чөнки эзләре бик кызыклы булып, кеше эзенә ошамый һәм әллә нинди күзгә күренмәгән хайван эзе кебек сәер булып калалар иде.  __________  Шулай итеп барысы да эшкә ярады. Тик ике-өч көннән безнең тоз бетте. Берничә көн чыдап карадык, аннан сон) ничек кенә булса да бераз тоз табу чарасына керештек.
66 Константин Симонов 
 
 Антон Гута, тагы бер яралы һәм мин Зверовский үзәнлегенә төштек тә Зуберец авылына киттек. Кырыйдагы йорттан бер илле метрда немецча сөйләшкән тавыш ишеттек. Авылда немец патрульләре бар икән. Төн шундый тын, буран чыгуына һичбер ышаныч юк. Без исә шул чаклы якын килгәнбез, иртә белән безнең эзләрне ачык итеп күрәчәкләр иде. Без кире кайтканда немецларны саташтырыр өчен, аерым-аерым, әйләнеп юллар аша кайтырга булдык. Аның өстенә без, күп кеше узган төсле булсын өчен, аякларыбызны өстерәп, тоташ эз калдырып бардык. Без шулай итеп, төрле юллар аша, билгеләнгән урынга җыелдык. Бу урында тау бите буенча туңмый торган елга ага. Без елга суына кереп, судан бик озак тауга таба күтәрелдек. Аннары гына яңадан кар өстенә чыктык. Аяклар чыдамаслык дәрәҗәдә туңдылар, өйдә без аларны көчкә генә җылыта алдык. Бу көннәрдә минем тагы бер кайгым артты. Максим Олейников башкаларга караганда да авыррак хәлдә иде. Аның аякларына бер күз ташлау белән дә, табан асларының инде үлек хәлендә булуын күрергә мөмкин. Алар шул кадәр каты өшегәннәр, хәзер аларны коткарып калуы чиктән тыш авыр булачак. Мин кулдан килгәннең барын да эшләдем. Кайнар һәм салкын ванналар белән дәваладым, марганцовка белән юдым/ләкин аяк шул дәрәҗәгә килеп җиткән, ул инде череп тарала башлаган. Аңа операция ясамыйча һич мөмкин түгел, чки кеше үлемгә таба тәгәри иде. Ә минем ничек кенә булса да англ коткарып каласым килә, бигрәк тә аны, чөнки мин үз гомеремдә бик күпне күрдем, әмма аның кебек чыдам, тыныч һәм яхшы кү- нелле кешегә беренче кат очрадым. Яралыларның күбесе тынычсызлана, ыңгыраша, ә ул аякларын юган вакытта да бер тавыш чыгармый, хәтта мине тынычландырырга тырышып, — Зарар юк, доктор, зарар юк, — дип ята иде. Бу кеше алдында мин һәрвакыт бүрегемне салырга һәм баш ияргә хәзер. Минем аны бик коткарасым килә, тик операция ясарга һичбер нәрсә юк. Аякның үлгән өлеше зурая, һаман югарырак китә бара, авыруның кызулыгы 40 һәм 41 градус булып тора. Минем операциядән үлмәсә дә, ул каны агуланудан үләргә тиеш кебек күренү иде. Башка чара күренми, операция ясарга кирәк. Тик минем бөтенләй бер төрле дә коралым юк. Менә үзебезнең партизан бригадасыннан беренче хәбәр килде. Бу вакыйга иртә белән, мин яралыларны бәйләгән вакытта булды. Ян Холеша дежурдан соң йоклый, Катерина миңа ярдәм итә, ә Вожена автомат тотып постта тора иде. Ишек ачылып китте дә, Божена килеп керде. Мин «син нишләп постыңнан киттең?» дияргә дә өлгермәдем, ул: — Килделәр! — дип кычкырды. Мин кем килгәнен аңлаша ал- _мыйча торганда, аның җилкәсе аша миңа яхшы таныш булган, безнең бригададагы Карпат арты украинлысы Мишаның йөзен күрдем. Ул аркасыннан кечерәк кенә юл капчыгын салды да, минем аяклар янына куйды. Барлык яралылар хор белән, «Миша, Миша!» дип кычкырдылар һәм тәмәке алып килүе турында сораша башладылар. Идәнгә одеял җәйдек һәм Миша шунда алып килгән әйберләрен бушата башлады. Тәмәке таба алмаганнар, ул үзенең алты сигаретын безгә бирде. Без аны алты көнгә җиткердек: көненә барыбызга бер сигарет. Чиратлашып берәр кат суырып чыгабыз. Миша кило ярымлап тоз, азрак дөге, азрак туңмай һәм өч такта шоколад китергән. Йөз километрдан артык юл һәм аның өстенә ике тау кыясы кичеп килгән ул. Азыкның ун килограмы безгә, ә биш
Югары Татрада 67 
 
 
килосы үзенә юлга. Аңа биш көн килергә, биш көн кайтырга туры килә. Болар барсы да ун кило азык китерү өчен! Яралылар аннан бригада хәлләрен сорашалар: кем исән, кем үлгән? Ул барсына да булдыра алган чаклы тулы җавап бирергә тырыша. Ул яхшы хәбәрләр алып КИЛГӘН: бригаданың көче арткан, ләкин хәлләре һаман да авыр, сугышлар өзлексез булып торалар икән. Безнең госпиталь яшәгән вакыт эчендә Миша безгә дүрт тапкыр килде һәм аның юлына кырык көн вакыты китте. Һәр юлы ул шул чаклы ашыга торган иде, хәтта бер генә төнне дә йокламады, төнен бер-ике сәгать ял итә иде дә, таң беленгәнче кире китә торган иде... Мишаны күргәч, мин Олейниковка операция ясарга карар кылдым һәм Миша аша бригада командирына кайчы, пычак, пычкы һәм, таба алсалар, берәр йоклата торган дару җибәрүен үтенеп, записка җибәрдем. Шуның өстеиә мин Мишага бу әйберләрне ни чаклы тизрәк алсак, шул чаклы яхшырак булуын һәм аларның продуктларга караганда да кирәклерәк икәнен аңлаттым. Мин аны унике көн көттем. Бу вакыт эчендә старшина Олейниковны үлем сагалап торды. Үземнең юуларым һәм ванналарым белән мин аны бары тик газаплый гына идем бугай. Ул бөтенләй хәлсезләнде, бары тик аның корыч ихтыяры гына кычкырудан, ыңгырашудан тыя һәм башка яралыларны азапламаслык көч бирә иде. Унөченче көндә Миша килде һәм бригадада табылган әйберләрне китерде: гади зур пәке, гади кайчы, тар столяр пычкы һәм пинцет. Агам миңа записка язган һәм булган әйбернең бары белән уртаклашуын, ә пинцетның бердән берен җибәрүен белдергән иде. Операция алдыннан үземне яхшырак хис итү өчен көндәгедәй артыграк йокладым. Караңгы төшә башлау белән, су кайнагач та, мин операция ясарга керештем. Миңа ярдәм итәргә тиешле булган медсестра Катерина күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпсенеп торды, ул мине шундый зур операция ясарга батырчылык итәр дип уйламый иде. Мин аның аптыравын күреп, аңа бер сүз әйтергә дә ирек бирмәдем. Аның сүзеннән башка да миңа 
бу эшкә батырчылык итү бик авыр иде. Катерина пәкене, пинцетны, пычкыны һәм .парашют кисәкләрен кайнатты. Парашют кисәкләре белән без «операция өстәлен», дөресрәге — одеяллардан бушатылган сәке читен, яптык. Хәлләре яхшырак булган берничә яралы миңа ярдәм итү өчен килде. Алар чыра телцеләр. Божена чыра яндырып, «операция өстәлен» яктыртып торды. Антон Гута парашют баулары белән Олейниковның аягын тездән югары җирдән кысып бәйләде һәм ул аларны тотып торды, Катерина кораллар биреп торды. Сәке тәбәнәк иде һәм мин тезләнеп эшләдем. Яктылык, аз, кораллар эшкә яраксыз. Ләкин барсыннан да бигрәк, операция ясау авырлыгы түгел, бәлки эшнең нәтиҗәсез булу мөмкинлеге вөҗданымны газаплый. Чынлап та, бу кешене коткарып булырмы, әллә мин үлем алдыннан аның газаплануын гына көчәйтерменме? Ләкин башка юл юк, ничек кенә булса да операция ясарга кирәк иде. Мин операцияне сул аяктан башладым. Элек аяк бармакларын пычкы белән кистем, бик нык кан ага башлады, мин канны туктату өчен бәйләргә кирәк булган кан тамырын эзли башладым. Үзем Олейниковның йөзенә карамаска тырышам. Аның сызланудан бөтен тәне телгәләнүен мин бик яхшы беләм. Ләкин ул үзе булдыра алган чаклы миңа ярдәм итәргә тырышты: ятын гына ята, я ишетелер-ишетелмәс кенә итеп рус җырларын көйли. Ул бу минутларда үзен ничек хис итүен мин күз
68 Константин Симонов 
 
 алдыма да китерергә батырчылык итмим. Сул аяк операциясе ике сәгать ярымга сузылды. Бетергәч, аякны бөтенләй бәйләп куйдым һәм каны да тукталды, ләкин мин үзем операцияне яңадан дәвам иттерерлек хәлдә түгел идем. Ике сәгать ярым тезләнеп торып, минем аякларым шул чаклы оеган, мин аларны суза алмыйча идәнгә аудым. Сеган аякларны язганчы, бер егерме минутлап ятып торырга туры килде. Аннары мин уц аякка керештем. Ансы тагын да ныграк өшегән иде. Аяк бармакларын кисеп, кан тамырларын эзли башладым, ләкин ите дә, тамырлары да шул чаклы череп таралып беткәннәр, кирәкле кан тамырын табып бәйләве бик читен булды. Ахырында мин ул тамырларны таптым һәм операция тәмамланды. Операция беткәннән соң, минем шикләнүләрем тагын да көчәйде, — кешене юкка газапламадыммы, операциянең нәтиҗәсе булырмы? — дигән уйлары мине үтерә иде. /Чин тышка, салкынга чыктым. Битем буенча чишмә кебек тир ага һәм мин салкынны сизмим. Миңа ярдәм итеп торган Катерина да _ минем арттан чыкты һәм ул кар өстенә утырып үкереп җылый башлады. — Җылама, җылама. — дип мин аны тынычландырырга тырыштым. — Мин операция вакытында җыламадым ич, — ди ул. — Әгәр син анда җылаган булсаң, мин сине суккалап куып чыгарган булыр идем, — дидем мин. Өй эченнән ниндидер тавыш килде. Мин Олейников янына кердем. Ул күзләрен йомып, чалкан ята һәм бөтенләй хәлсезләнгән тавыш белән акрын гына нәрсәдер җырлый, тик сүзләре ишетелми лде. Аның кызулыгы нормаль хәлгә килгәнче, мин ике көн үземә урын таба алмый йөрдем. Соңыннан ул азрак җиңеләя башлады, кызулыгы да төште, һәм мин аның исән калуына ышана башладым. Тагы бер өч көн узуга чираттагы тревога да килеп җитте. Алар һәр биш көн саен булып кына торалар, безнең бөтен «госпиталь» тормышыбызда барлыгы унуникеләп тревога булды. Немецларның разведка партияләре бездән бөтенләй якын гына узып торалар. Шундый вакытларда безнең дежур торучыларыбыз безгә сигнал бирәләр. «Госпиталь» дә кызу эш башлана. Мин, ике сестра һәм Холеша, үзләре хәрәкәтләнә алган яралылар белән бергә, авыруларны одеялларга төрәбез. Аннан соң аларны өйдән алып чыгып, илле-йөз метр ераклыкка илтеп, төрлесен төрле урынга урнаштырабыз. Моның белән без, әгәр немецлар безнең йортны тапсалар да, бу куелык арасыннан башкаларын таба алмый калулары мөмкин, дип ышана идек. Алай-болай немецлар йортны яндырсалар, дип без азык запасыбызны да һәрвакыт кар астына яшереп тотабыз. Мондый хәл була калса, азык запасыбыз булгач, землянка казып булса да яшәп булыр, дип ' уйлыйбыз. Моннан биш кенә көн элек аякларына операция ясалуга карамастан, Олейников үзе без ясаган култык таякларына таянып, бер йөз метрга читкә китте һәм соңыннан үзе кеше ярдәменнән башка әйләнеп кайтты. Авыруны җиңеп, терелеп чыгарга аңа зур рухи көче ярдәм китте. Көннәр бер-бер артлы узалар. Атның ите без уйлаганча күп булмады. Аның ите бик юка чыкты. Кеше башына көненә йөз грамм ит бирә алдык. Көндәлек меню ат ите һәм ясмык салып пешергән шулпадан гыйбарәт булды. Без ашны шулай бүлә торган идек: иң элек һәркемгә 6epdp кисәк ит бирәбез, аннары, кружка бер генә булганлыктан, чиратлап шулпа эчереп чыгабыз. Барлык шулпа эчелеп беткәннән соң, безнең баш повар хезмәтен башкаручы Божена кастрюль төбендә калган ясмыкларны унарлап бүлеп бирә торган иде. Монда һичбер
Югары Татрада 69 
 
 
ялгышу булмый. Чөнки ясмык авырлык үлчәве белән салынмый, бөртекләп санап кына салына. Шушы фәкыйрь аш безнең тормышыбызда күп урын алып тора, без ач кешеләргә генә хас булган кызыксыну белән аны көтәбез, аның турында күп сөйләшәбез. Бара торгач, без бу ялманып яшәүгә күнегеп киттек. Безне ачлыкка караганда да тартырга булмау газаплый иде. Дөрес, Миша инде безгә алтыны түгел, үзләренең ярлы запасларыннан арттырып, унны, хәтта унбиш сигарет алып килә, шулай да ун көнгә безнең «госпиталь» өчен бу бик аз иде. Миша ундүрт-унбиш көннәр килми торды. Шундый зарыктыргыч кичләрнең берсендә, барыбызның да актык дәрәҗәдә тартасыбыз килгән вакытта, кинәт арадан беребез, Василий Ткаченко иде бугай: — Ә хәтерлисезме, дуслар, бригада командиры биредә кунган вакытта (инде аңа бер ай ярымлап ьакыт узган иде), миңемчә, ул тәмәке тартты шикелле? — диде. — Тарткан.иде бугай,—>дип калганнар аның белән килештеләр. — Өчнеме, дүртнеме төреп тарткан иде. Кайда яткан иде соң ул? Бергәләшеп бригада командирының кайда ятканын искә төшерә башладык. Исәпли торгач, таптык: — Менә монда, тәрәзә янында ятты. Василий Ткаченко, авырлык белән сәкедән төште, тәрәзә янына сөйрәлеп килде һәм идән белән астагы бүрәнә арасындагы ярыкларны күмеп куйган почмактагы ташларны актарырга тотынды. Аннан дүрт тәмәке төпчеге табылырга тиеш иде, Ткаченко шуның икесен табып алды. Китәр алдыннан булган соңгы төндә бригада командиры дулкынланган һәм тәмәкеләрен ахырына- ча тартыл бетермәгән икән. Төпчекләрдә азрак тәмәке бөртеге калган иде. Ткаченко аларны саклык белән генә учына җыйды, бераз мүк кушып шактый юан гына итеп төрде. Аны барыбыз да чиратлашып кәефләнә-кәефләнә суырдык. Ул барлыпы икешәр кат суырырга җитте. Барыбызны да, шул исәптән мине дә, ике кат әйләнеп чыкты ул тәмәке. Дөресен әйткәндә, тормыш көн- нәнкун авырая бара иде. Ашау һәм тартырга 
юклык авырлыгыннан башка, кеше ярдәменә мохтаҗ булу белән дә күңелебез кырыла. Инде монда яши башлаганга ике ай тула. Яралыларның күбесе яхшы ук хәлләнеп тә киләләр, шулай да без үзебезнең көч белән генә озак юлга чыгып китәрлек түгелбез. Кыш артык салкын килде. Урманда, ике ай буе сузылып килгән гади кышкы көнебезне күз алдыгызга бастырыгыз. Карап торган бердән-бер бозлы тәрәзә аша зәгыйфь яктылык төшә. Шул яктылыкта безнең күңелсез тормышыбызны карарга мөмкин. Түшәм бөтенләй бәсләнгән, мич ягылганда стеналардан туктаусыз су ага, тыштан тәрәзәне җил кага һәм кар кисәкләрен китереп бәрә. Без ара- тирә сөйләшеп утырабыз һәм, яраларны бәйләү өчен нәрсәдән бинт ясарга икән, дип уйлыйбыз. Яраларны көн саен бәйләргә кирәк, ә бинт ясарга артык бернәрсә дә калмаган инде. Баштарак азрак бинт бар иде, ләкин инде алар юа-юа тузган чүпрәкләр булып беттеләр. Бездә парашют кисәкләре бар иде, без алэрны пөхтәләп кенә бинтларга кискән идек. Ләкин инде аларны да тотып бетердек. Аннары мин бөтен авыруларга да барлык бельеларын салып, өске киемнәрдән генә яки бөтенләй одеялларга төренеп кенә ятырга приказ бирдем, чөнки бельелардан да бинт ясарга туры килде. Болар өстенә безне тышкы дөньяда нәрсәләр барлыгын белмәү изә иде. Бигрәк тә кичләрен салкыннан һәм ачлыктан йокыга китә алмый яткан чакларда, без бик озаклап, радио булса менә хәзер без нишләр идек икән, Москвадан нәрсә тапшырырлар иде икән, бу вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булды икән, дип озаклап сөйләшәбез һәм
70 Константин Симонов 
 
 бу турыда һәркем үзенчә хыяллана иде. Миша килгән вакытларда да без бернинди дә яңалыклар белә алмын идек. Дөрес, ул бригада турында хәбәрләр алып килә. Ләкин тышкы дөнья турында бернәрсә дә белми. Соңгы сугышларда бригаданың радиосына мина төшкән һәм алар да тышкы дөньядан аерылганнар. Кайвакыт без йорт, семья хакында сөйләшәбез, ә кайчак шул ук Олейниковка кушылып җырлыйбыз. Гигиена да безнең бик күп вакытыбызны ала иде. Без барыбыз да мондый авыр тормышта үзеңне кулдан ычкындырырга ярамаган- лыкны бик нык сизә идек. Шуңа күрә, өйне кызуырак ягып кайнар суны күбрәк хәзерли алган вакытларда, яраларны бәйләү һәм бинтларны юу белән генә калмыйбыз, мөмкин чаклы үзебез дә юынырга тырышабыз. Яралыларның берсе — Ян Кре- писчак кайчандыр парикмахер булып эшләгән икән. Менә хәзер ул безне, Миша китергән ҺӘхМ Олейниковка операция ясаган кайчы белән, ашыкмыйча гына чәчләребезне ала башлады. Ашыгырлык эш юк иде. 
Тора башлавыбызга ике ай тулганда гына, безне һәлак итә язган тагы бер вакыйга булды. Мин бөтенләй әйтергә дә онытканмын икән, безгә әле беренче айда ук отрядыннан аерылып калган бер словак карт повар килгән иде. Ул яралы да, авыру да түгел, картлык кына баскан кеше иде. Башка партизаннар белән бергә тау кыяларын кичеп йөрүе аңа артык авыр иде. Без аны үзебезнең янга сыендырдык. Ул үзен яхшы һәм начар яктан да күрсәтмәде, барыбыз шикелле үк тик кенә торды, кулыннан килгән чаклы ярдәм итәргә тырышты. Февраль башларында безнең азык мәсьәләсе тагы бик начарлангач, немецлар да бу тирәдә күренми башлагач, повар карт түбән төшеп, авылларга бармакчы булды. Карт кешедән кем генә шикләнер икән, авылдан нинди булса да азрак азык алып килеп булыр, дип исәпләде ул. Аны җибәрергә минем күңел бер дә тартмаса да, үзе бик ялынгач һәм азык та тәмам бетеп барганга, җибәрдем. Миңа аның турында соңыннан сөйләделәр. Ул исән-сау авылга барып җиткән, азрак азык җыеп капчыгын аркасына асып кайтырга чыккай. 
Немецлар исә аның килгәнен күргәннәр һәм азык җыярга мөмкинлек биргәннәр. Кире кайту юлында да сагалап торганнар. Бу эш безнең һәлакәт белән беткән булыр; иде. Ләкин немецларның берсе түземлеген югалткан, нервлы рәвештә, картны куып җиткән дә, аңа кычкырган. Карт немец сүзләрен ишетү белән кача башлаган. Немецлар аңа атарга тотынганнар һәм бер пуля аның үпкәсен тишеп чыккан. Карт егылган. Янына немецлар килгәч, ул алардан үзен кая булса да илтеп, ярдәм күрсәтүләрен сораган һәм шуннан соң барын да әйтәчәк булган. Картның мондый кыланышы немецларны алдау өченме яки вакытны отып, безне коткару өченме, яки чыннан да бик куркып, барсын да сөйләү өченме — ансы безгә билгесез калды. Моны беркем дә белә алмады. Авылга алып барганда, ул юлда үлгән. Бу вакыйга безнең өчен бик начар булып чыкты. Немецлар якын тирәдә кемдер качып ятканын сизеп, тагы тауны капшарга керештеләр. Алдагы өч-дүрт көн эчендә безгә биш тапкыр яралыларны кар өстенә ташырга туры килде. Ә бу безнең өчен бик авыр һәм газаплы эш. Әле безнең дүрт яралыбыз бөтенләй хәрәкәтсез яталар, носилкабыз да бер генә. Шушындый көннәрнең берсендә, мин сакта торган вакытта, үзебезнең йорттан бер йөз илле метр ераклыкта аста кемнеңдер словак телендә кычкырып ярдәм соравы ишетелде. Ихтыярсыз рәвештә мин аска йөгереп төшә яздым. Бу нинди дә булса яралы яки өшегән 
Югары Татра да 71 
 
 партизандыр һәм ярдәм сорый торгандыр, дип уйладым. Ләкин бу вакыт, бәхеткә каршы минем янда старшина Решетнев бар иде, ул һәрвакыт алдан күрү- чәнлек, сакланучанлык белән аерыла торган кеше. Бу юлы да ул: — Тукта, доктор, көтеп карыйк әле, бу бәлки немецлар провокацияседер, — диде. Без тындык һәм көтә башладык. Аста тагы берничә тапкыр словакча кычкырдылар. Соңыннан немецча сөйләшкәнне ачык ишеттем. Алар- ның берсе: — Монда берәү дә юк, әйдә алга киттек, — диде. Аннары немецлар бер өч йөз метрлап киттеләр дә тагы словакча: — Ярдәм итегез, ярдәм! — дип кычкыра башладылар. Решетнев хаклы булып чыкты:' чыннан да бу немец провокациясе иде. Бер көннән соң ике яралы Зве- ровский^үзәнлегенә разведкага барган җирләрендә якындагы авылларның бер крестьянына очраганнар. Ул аларга русларның зур һөҗүм башлауларын һәм алар авылындагы немец командасының китүе турында сөйләгән. Яралылар аның белән авылга төшеп азрак азык алып кайттылар. Азыкны күп алырга алар тырышмаганнар да, чөнки аларның тизрәк шатлыклы хәбәрне безгә җиткерәселәре килгән. Икенче көн иртән мин үзем белән аз-маз йөри ала торган өч яралыны алып, күбрәк итеп азык хәзерләү һәм ачык итеп нинди хәлләр булуын белү өчен аска төшеп киттек. Зверовский үзәнлегенә җитә башлагач та без колакларыбызны торгыздык. Аннан төтен исе килә иде. Без аскарак төштек. Зверовский үзәнлегендә костерлар яна һәм безгә агач араларыннан немецларның урман кисеп маташулары күренә иде. Күрәсең, алар анда блиндажмы, кечерәк ныгытмамы төзәргә хәзерләнәләр. Авылга таба узып китү мөмкин булмады. Икенче көнне безгә тагы яралыларны карга чыгарырга туры килде. Бөтен урман эче ' немецлар белән кайнап торды. Русларның һөҗүмнәре чыннан да башланган икән. Авылдан немецларның тыл гаскәрләрен алганнар, алар урынына фронт гаскәрләре килгән. Безгә шатлык хәбәрне җиткерү өчен ашыгып, продуктларны аз алып кайткан ике яралы, хәзер үз- үзләрен каргасалар да, эшне төзәтеп булмый иде инде. Ашалмаган бары ярты ат башы калды. Яралыларны ничек итеп булса да коткару чарасына керешергә вакыт бик җиткән иде. Артык монда калу мөмкин түгел. Гомумән, бу урыннар миңа яхшы таныш һәм руслар ягына ничек барырга кирәклекне дә белә идем. Разведчикларның, һәм Мишаның ярымйорты хәбәрләренә карап, фронтның бездән төньяк-көнчыгыш- та 45—50 километр ераклыкта булуын күз алдына китерергә мөмкин иде. Полякларның Закопаны исемле чик буе курорты — безгә иң якын пункт һәм ул мөгаен руслар кулында булыр. Мин шундагы руслар ягына узып китәргә һәм үзем белән ярдәм алып килергә һәм яралылар-' ны совет гаскәрләре булган җиргә чыгару эшен оештырырга карар кылдым.) Минем картам да, компасым да юк иде. Мине алда бик читен юл көтә. Ашарга бер грамм да азык ала алмыйм, шулай ук җылырак киенергә дә мөмкинлегем юк. Аминем өстә ^ялангач тәнгә киелгән чалбар белән куртка, аякта Решет- невның ат тиресеннән теккән туф- лясы. Мин, Рогачев үзәнлеге аша үтеп, аннары тагы бер үзәнлекне артта калдырып, Югары Татра сыртыннан кичәргә, шуннан Закопаныга барып чыгарга уйладым. Бу иң туры юл булмаса да, иң тыныч юл иде. Минем уемча, бу юл немец заставаларын һәм постларын әйләнеп узарга мөмкинлек бирә иде...

Константин Симонов 
 
 
Мин үземнең ничек баруым турында сөйләп тормыйм. Аны хәзер искә төшерү миңа бик авыр. Мин юлда барганда бары бер генә нәрсәне уйлап бардым: ничек кенә булса да, мин барып җитәргә тиеш, чөнки мин үлсәм, ул минем генә үлем булмаячак, минутларны санап дүрт күз белән мине көтеп торучыларның да үлеме булачак. Яралылар минем кайтуымны көтәләр. Закопаныга чаклы мин алтмыш сәгать бардым. Юлда немецларны бер дә очратмадым. Бары бер генә тапкыр мин уң һәм сул яклап ерактан гына атыш тавышлары ишеттем; күрәсең, мин шул чакта фронт сызыгын уздым. Закопаны — мәшһүр поляк курорты. Минем анда электә булганым бар иде. Бу бик матур шәһәр, анда отельләр һәм яхшы йортлар бик күп. Ул мине хәзер дә төзек килеш каршы алды, аңа бөтенләй сугыш тимәгән диярлек иде. Мин совет комендантына барып җитәргә шул чаклы ашыгам, хәтта шәһәр урамыннан узганда да халыкның миңа гаҗәпләнеп карауларын сизмим. Соңга таба мин үземә игътибар итәм һәм үземә үзем карыйм. Минем кыяфәт, чыннан да котчыккыч иде: ялангач тәнгә киелгән кием сәләмәләре, башта бүрек юк, чәчләр тузгыган, җилкәдә автомат, аяклар ялангач диярлек. Мин комендант янында утырам, үзем сөйлим, үзем ашыйм. Хәзер дә исемдә, мин йокыга китүдән куркам, сый-хөрмәт минем ачтан тилмергән тәнемә җылы тарата һәм йокыны китерә. Шәһәрдә хәрби частьлар юк, алар барсы да алга киткән, биредә бары тик кечкенә генә комендант командасы калган икән. Комендант миннән: — Мин сезгә ничек ярдәм итә алам соң? — дип сорады. Мин аңардан озатучы бирүен сорадым. Сзатучы белән мин үземә кирәкле кешеләрне шәһәрдән таба алуымны әйттем. Кайчандыр мин альпинизм белән шөгыльләнә идем һәм Закопаныда да берничә яхшы альпинист барлыгын белә идем. Алар бу тауларны яхшы белгәнгә, миңа кемгә караганда да күбрәк ярдәм итә алалар иде. 
Закопаныда яшәгән поляк спортсменнарының намуслы булуларын әйтми булмый. Бер-ике сәгать эчендә мин ундүрт кеше таптым. Мин мөрәҗәгать иткән кешеләрнең барысы да яралыларны коткарырга барырга риза булдылар. Бу кешеләр арасыннан мин ага- лыэнеле Войтехларны, Яков һәм Станислав Вовридколарны, Симон Зарицкойны, Станислав Марусеш- ны, Станислав һәм Яков Госьяниц- ларны искә алып китәсем килә_ Алар артыннан башкалары да иярделәр. Мин үземнең яралыларым яныннан киткәнгә биш тәүлек тулганда, кире алар янына кайтып җиттем. Яралыларның шатлыкларын тасвирлавы кыен. Без барыбыз да елаштык. Очрашуның бөтен детальләрен белмим. Өйгә килеп керү белән яралыларга юлга җыенырга куштым да, шуйда ук йокыга киттем. Мине селкетеп уятканда, барысы да юлга китәргә әзер иде инде. Тәҗрибәле альпинистлар үзләре белән запас чаңгылар алганнар. Үзләре йөри алмаучылар өчен алар, берничә чаңгыны бергә кушып такталар кактылар да, чыршы ботаклары салдылар.; Без, алып килгән азык белән тамак ялгагач, юлга чыгып киттек. Яралыларны чаналарга нык итеп бәйләдек. Кайбер урыннарда тирән кар аска бата һәм яралыларны кар астыннан дигәндәй сөйрәп барырга туры килә иде. Хәлсезләнгән кызлар берничә тапкыр кар астына төшеп киткәләделәр, адарны тартып алырга һәм кулга күтәреп барырга туры килде. Беребезнең дә аяк киемнәре юк. Аяклар чүпрәк белән уралган. Мин юлда барганда, кайчак аяк өсте 

Югары Татрада 73 
 
 
йокыга китом, кайчак инде мине, берәрсе аякларын өшетмәгәе, дигән тынычсызлык чолгап ала һәм мин колонна буенча йөреп, барысының да аяклары артыннан күзәтүләрен сорыйм. Иң авыры тау сыртларын кичкәндә булды, көчле җилләр карны себереп бетергәннәр һәм анда бозлы дулкыннар ялы гына очлаеп тезелеп калганнар иде. Алар аша ничек Кенә булса да кичәргә кирәк. Без чаналарга сигез метрлы баулар бәйләдек. Альпинистлар алдан дүрт аяклап үрмәләп менәләр дә, альпенштоклары белән бозны чабып, казык кагалар, чаналарны тартып менгергәч, шул казыкларга чаналарны бәйләп, үзләре югарырак үрмәлиләр, яңадан бозны чабып баскыч ясыйлар, тагы казык кагалар. Чаналар бер казыктан икенчесенә күчерелеп, акрынлап югары күтәреләләр. Шулай итә торгач, без егерме алты сәгать эчендә тау сыртын кичтек. Немецларга сиздермичә фронт сызыгын да уздык. Ниһаять, Кохоловский үзәнлегенә килеп чыктык. Бу инде рус гаскәрләре азат иткән җир һәм анда безне, вәгъдәсе буенча, Закопаны комендантының. атлары көтеп тора иде. Шушында инде яралыларны чаналарга салдылар һәм Закопаны госпиталенә озаттылар. Кызлар белән мин дә 
госпитальгә эләктем. Госпиталь капкасы төбендә мин яралылар исеменнән поляк альпинистларына рәхмәт укыдым. Яралылар үзләре арганнар, бересенең дә телләрен әйләндереп рәхмәт әйтерлек һәм саубуллашырлык көчләре калмаган иде. Мин госпитальгә ничек керүебезне, ничек чишенеп, юынуыбызны хәтерли алмыйм. Мине каядыр яткырдылар һәм . шунда ук йокыга киттем. Мин тик ике тәүлек тулгач кына уяндым. Менә барлык вакыйга шушы. Ике атналар узгач, миңа безнең йортның язмышы турында сөйләделәр. Ниндидер сизенү белән без аннан китәргә кирәклекне белгәнбез. Без киткәннең икенче көнендә үк немецлар безнең йортны тапканнар һәм яндырганнар. Ике көннән соң ул урыннарны совет гаскәрләре азат иткәннәр. Безнең бригада партизаннары алар- га килеп кушылганнар, һәм йорт урынында кисәү башлары күреп котлары очкан, алар безнең язмыш өчен кайгырышканнар. Бары тик соңыннан гына, алар безнең исән-саулыгыбызны һәм бу ике айдан артыкка сузылган тау вакыйгасының уңышлы рәвештә төгәлләнүен белгәннәр». К. ҺАҖӘР тәрҗемәсе.