Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ЧӘЧӘК



 
Без чит илдә, Туган-үскән илдән Ай табалмас ерак ят җирдә, Горурланып басып торабыз- без, Фашизмның кабере өстендә. Әйләнәбез корган, кипкән сахра, Тигәнәкләр бире, тигәнәк, Тигәнәкләр арасыннан хәзер Бөркеп чыгып килә яшь чәчәк. Тик чәчәкнең тәие әле зәгыйфь, Төрле кортлар сарган аңарга. 
Фалангалар яши яшеренеп, Гөл бөресен! кабат чагарга. 
Без гасырның мичуринчылары: Эшкәртәбез шушы чәчәкне, «Культуралы» — кыргый Европадан Тездерәбез үз киләчәген. 
Тигәнәкләр көяр, кортлар үләр, Гөрләп үсеп китәр яшь чәчәк* Хуш исләргә чумар җирләр, илләр> Бу чәчәкләрдә бит киләчәк.


 
 
МОСТАФА НОГМАН ’& ТАНЫШ ТҮГЕЛ ДУС КЕШЕМӘ
 
Кемлегеңне синең белмәсәм дә, Үзем болай якын итәм мин. Очраганда зур ихтирам белән Сиңа таба карап үтәм мин. Кайсы өлкә, белмим, сине шулай Улы итеп үзенең үстергән? Кайсы инеш, җан азыгы биреп, Татлы суын сиңа эчергән? Ничә яшьтә үзең? Кем милләтең? Армиягә кайчан каралдың? Кайда яши синең гомер дустың, — Мин берсен, дә белмим аларның. Син үткәнсең бәлки шаулап торган Мәгърур Кара диңгез ярларын, Я булгансың Карпат буйларында Туздырганда дошман яуларын. Үлем йөргән бергә синең янда Ядрә яңгырлары яуганда, Илбасарлар чиген җимереп кереп Берлин юлларыннан барганда. 
Син рядовой үзең, Г ади генә — Солдат киемнәре өстеңдә, Син китердең Үлем давылларын Фашист юлбасарлар! өстенә. Күкрәгеңдә сары; ука тасма, Ул күрсәтә синең даныңны, Ул күрсәтә синең сугышларда* Яраланып түккән каныңны. Син атлыйсың, Медальләрең синең Балкып китә кояш нурында, Танышым булмасаң да, Дустым итеп Хөрмәт саклыйм синең турыңда. Еллар үтәр... Җиргә түгелеп калган Каннарыңның эзе җуелмас, һәхм илеңнең Горур улына булган ’ Ихтирамы мәңге суынмас. Җырламаслар бәлки исемең атап, Тик миллионнар! белән син бергә Сакланырсың халкым йөрәгендә Легендалар булып гомергә.
 
ЯМЬЛЕ БЕЗНЕҢ РОССИЯ
 Сез еракта, якын дуслар, Син еракта, нечкә бил, Бар гүзәллекләре белән Сагындыра туган ил. Мин походлар кичеп үттем Киң Дунай буйларыннан, Тик Идел буе һаман да Чыкмады уйларымнан. Зәңгәр төннәрдә монда да Йолдызлар балкып яна, Кошларның моңлы сайравы Күңелгә дәртләр, сала. Бездәге кебек кояш та Якты нурларын сибә, Тик йөрәю туган җирләрне Күрергә ярсып тибә. Сакланды минем күңелдә Үз халкымның җырлары,) Китмәде күз алларымнан Илнең урман, кырлары. һәр җирдә совет кешесе Үз туган илен сөя, Бар илләрдән, бар җирләрдән Ямьле безнең Россия!