Логотип Казан Утлары
Публицистика

XРОНИКА 


.ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ЮБИЛЕЕНӘ ХӘЗЕРЛЕК
 Татарстан совет җәмәгатьчелеге халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу бәйрәмен лаеклы уздыру өчен зур хәзерлек алып Ьара. СССР фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм Тарих Институты, В. Ильич- Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты һәм Казан Дәүләт Педагогия институты гыйльми эшчеләре катнашы белән, Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни сессия уздырырга хәзерләнә. Сессиядә егермедән артык доклад тыңланырга уйлана. Шуңардан: «Тукай — татар халкының бөек шагыйре» (Г. Халит), «Тукай — татар телендә әдәби тәнкыйтьне нигезләүче» (М. Гайнуллин), «Тукай һәм рус әдәбияты» (X. Хисмәтуллин). «Тукай һәм көнчыгыш әдәбияты» (Бәкер Яфаров), «Тукайның халык иҗатын җыю буенча эшчәнлеге» (X. Ярмухаме- тов), «Тукай һәм балалар әдәбияты» (Җ. Вәзиева), «Тукай һәм татар әдәби теле» (Ш. Рамазанов), «Тукайның поэтик лексикасы» (Л. Җә- ләй), «Тукайның педагогик карашлары» (Горохов), «Тукай һәм мәктәп дәреслекләре» (Профессор Фаз- луллин),,«Тукайның эстетик карашлары» (И. Г. Пехтелев), «Тукай рус матбугатында» (Профессор Вознесенский), «Тукай әсәрләренә эшләнгән иллюстрацияләр» (С. Ишмуратову), «Тукай музыкада» (Җәүдәт Фәйзи), «Тукайның публицистик һәм прозаик әсәрләре» (Г. Кашшаф) һәм тагын берничә темага докладлар хәзерләнәчәк. Татарстан Совет! Язучылары Союзы апрель ахырларында шагыйрьнең туган көнен билгеләп узуга багышланган махсус пленум уздырачак. Пленумда язучылардан Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй һ. б. иптәшләрнең докладлары тыңланачак. Юбилей уңае белән оештырылачак күргәзмәне баету эшенә Татарстанның иң күренекле художниклары зур кызыксыну белән керештеләр һәм гаять зур күләмдә иҗат эш чәйлекләрен җәелдереп җибәрделәр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Садри Ахун шагыйрьнең бюстын эшли. Художник Әльменов Тукайның балалар өчен чыгарыла торган җыентыгына күп кенә яңа иллюстрацияләр эшләде. Тукайның художник Әльменов тарафыннан эшләнгән рәсеме литографиядә бастырылып, мәктәпләр һәм уку йортларында, китап кибетләрендә сатылачак. Әльменов иптәш, бо- лардан тыш тагын, «Тукай ялда» дигән темага һәм шагыйрьнең «Шүрәле» поэмасыннан чыгып махсус картиналар эшли. Татгосиздатның өлкән художнигы иптәш Мөхәммәтҗанов юбилей көннәренә чыгарылачак плакат-монография өчен, «Кечкенә Тукай сабан туенда», «Тукай типографиядә», «Тукай шәрык клубында халык иҗаты турында лекция укый» һәм «Тукай Пушкинны өйрәнә» дигән темаларда художестволы этюдлар бирде. Тукайның тормыш юлындагы аерым моментларны картиналарда күрсәтүгә багышланган бу плакат якын көннәрдә басылып) чыга. Татарстанның атказанган художнигы Сокольский, үзенең берничә елдан бирле эшләп килгән «Тукайның соңгы язы» исемле картинасын тәмам итте. Карт художниклары- быздан Борис Григорьевич Житков күргәзмәгә куелачак картинаны — Тукайның зур рәсмен эшләргә ке- 

122 Хроника 
 
 реште. Шулай ук яшь художниклар да Тукайның тормышына һәм иҗатына баглы булган төрле рәсемнәр, иллюстрацияләр хәзерләү* өстендә эшлиләр. Композиторлардан профессор Юдин, атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗиб Җиһанов, Заһпт Хәбибул- лин. Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мо- заффаров һәм башка иптәшләр тарафыннан Тукай иҗатына бәйләнешле кырыктан артык яңа музыкаль әсәрләр языла. Татар Дәүләт Академия Театры, Татар Дәүләт опера һәм балет театры һәм филармония артистлары тематик концертлар бирергә хәзерлек күрә башладылар. Электән үк Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен уку белән танылган артист Сәлим- җанов һәм филармония артисткасы Шәрипова иптәшләр, Тукайның көйгә салынган шигырьләрен башкару белән танылган Мәрьям Рахманку- лова, Гөлсем Сөләйманова, Шәфика Котдусова иптәшләр, юбилей уңае белән, үзләренең репертуарларын тагын да баету өстендә эш алып баралар. Юбилей комиссиясе шагыйрьнең аерым кулларда саклана торган кулъязмаларын һәм аның турындагы истәлекләрне дәүләт кулына, СССР фәннәр академиясенең Казан филиалына җыю буенча практик эшләр алып бара. Шуның нәтиҗәсе буларак, Институтка 20 дән артык яңа истәлек һәм Тукайның кулъязмалары тупланды. Тукайның замандашы, 1906—7 нче елларда шагыйрь белән Уральскида булган һәм хәзерге көндә Әтнә районы, Югары Бәрәскә авылында яшәү, че колхозчы Нәҗип Нигъмәтуллин Тукайның үзе белән бергә 1907 иче елда, Уральск шәһәрендә төшкән рәсемен тапшырды. Тукайны күреп белүчеләрдән! Вафа Бахтияров, Миргазиз Укмасп һәм Габдрахман Камал II иптәшләр институтка истәлекләр җыю буенча күп кенә булышлык иттеләр. Юбилей комиссиясенә һәм Татарстан Совет Язучылары исеменә башка шәһәрләрдән һәм кардәш республикалардан килгән хатларга һәм Телеграммаларга Караганда, Тукай юбилее белән Татарстаннан читтә дә зур) кызыксыну барганы күренә. Үзбәкстан һәм Казахстан язучылары союзларыннан, Башкыртстан радио комитетыннан} килгән һәм Башкыртетан- ның Тел-әдәбият һәм тарих институтыннан килгән телеграммалар моны ачык күрсәтеп торалар.! Уфада чыга торган «Кызыл таң» газетасы шагыйрь Сәйфи Кудаш- ның «Габдулла Тукай Уфада» дигән зур гына мәкаләсен басып чыгарды. \ Димәк, Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын тагын да тирәнрәк өйрәнү һәм иҗаТ байлыкларын туплау буенча төрле тармакларда һәм бик күп иптәшләр тарафыннан практик эшкә керешелгәнлек күренеп тора. Без бу иптәшләрнең алган эшләрен юбилей көннәренә чаклы югары сыйфат белән башкарып чыгуларына ышанып калабыз. М. Гайнуллин, Юбилей комиссиясенең гыйльми! секретаре.
 
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА ПАМЯТНИК Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән, Казан шәһәрендә аңа памятник куярга хәзерлек алып барыла. Бу памятникны Кабан күле буена, Островский һәм Куйбышев урамнары чатындагы бакчага урнаштыру күздә тотыла. Совет] архитекторлары союзының Татарстан бүлеге Габдулла Тукай памятнигы проектын эшләү өчен махсус бригада оештырды. Бригаданың җитәкчеләре булып архитектор Вәлиев һәм Мортазин иптәшләр эшлиләр. Памятпикиың биеклеге, нигез ташы һәм -шагыйрьнең скульптурасы белән бергә, 12—14 метр чамасында билгеләнә.
Хроника 123 
 
 
ФЕВРАЛЬ АЕНДА ҮТКӘРЕЛГӘН «ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР»
 9 нчы февральдә Москвада Сталин сайлау округы сайлаучыларының. сайлау алды җыелышында иптәш И. В. Сталинның чыгышы язучылар арасында зур политик активлык тудырды. Чираттагы «Әдәби җомга» бу тарихи чыгышка багышланды. Иптәш Сталинның тирән эчтәлекле тарихи чыгышы укып чыгылганнан соң, фронтовик язучы А. Расих сүз алып, юлбашчыбыз иптәш Сталинның бөек сүзләре фронтларда сугышчыларны /шчек көчле| рухландыруы, тиңдәшсез батырлыклар тудыруы’, турында җанлы истәлекләр сөйләде. Шагыйрьләрдән Ә. Исхак, С. Урайский һ. б. үзләренең иптәш Сталинга багышланган шигырьләрен укыдылар. 22 иче февральдәге «әдәби җомга» Кызыл Армиянең 28 еллыгына багышлап үткәрелде. Тотгосиз- дат сотрудниклары белән берлектә оештырылган гомуми җыелышта, Кызыл Армиянең үткән данлыклы юлы турында майор Барыкин доклады тыңланды. Кичәнең художество бүлегендә язучы иптәш Г. Әпсәләмов үзенең фронт очеркларын, Ә. Юнус, Ф. Хөсни, Ә. Исхак һ. б. иптәшләр үзләренең Кызыл Армия турындагы, фронт һәм тыл героикасы турындагы шигырьләрен укыдылар. Февраль аенда үткәрелгән «Әдәби җомгаларда», шулай ук, Татарстан Совет Язучылары Союзының рус секциясе члены шагыйрь Бруно Зернит чыгышы булды. Иптәш Бруно Зернит, күренекле рус шагыйре булуы белән бергә, татар совет шагыйрьләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче буларак та укучылар массасына киң мәгълүм. Кичәдә ул Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Фатих Кәрим, Мөхәммәт Садри һ. б. иптәшләрнең үзе русчага тәрҗемә иткән шигырьләрен укыды. Алар барсы да тыңлаучыларда бик яхшы тәэсир калдырдылар. Фикер алышуларда чыгып сөйләгән Ф. Хөсни, И. Парусов, I'. Иделле һ. б. иптәшләр Бруно Зернитның татар ; шагыйрьләренең иң яхшы шигырьләрен русчага тәрҗемә итү кебек гаять зур әһәмияткә’ ия булган эш башкаруы турында сөйләделәр, аның бу мактаулы өлкәдәге эшендә яңа уңышлар теләделәр. | Шулай ук, бу ай «Җомга»лары- ның берсендә яшь язучы Әбрар Шаминның «Яз алдыннан» дигән хикәясе укыптпкнгерелде. ӨЧ МИЛЛИОН ЭКЗЕМПЛЯР САЙЛАУ АЛДЫ ӘДӘБИЯТЫ Татарстан Дәүләт Издательство- сы бу соңгы ике ай эчендә өч миллион экземлялардан артык сайлау алды әдәбияты басып чыгарды. Күп санлы тираж белән «СССР Верховный Советына сайлаулар положе- ниесе»н һәм «СССР Констнтуция- се»н татарча басып чыгарды. Сайлаулар кампаниясенә багышланган китаплар барлыгы 36 исемдә булып, бөтен тиражы 1100 мең экземпляр чыкты. Болардаи башка, массовый тиражда, СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидатларның биографияләре белән листовкалар һәм аларның портретлары белән плакатлар һәм сайлау алды кампаниясенә карата рәсемле плакатлар, лозунглар чыгарылды. ВКП(б) Үзәк Комитетының сайлаучыларга мөрәҗәгате 400 мең тираж белән плакат һәм китап рәвешендә чыгарылды.ВТО НЫҢ ТАТАРСТАН БҮЛЕГЕ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
 25—26 февральдә,, Бөт-енроссия Театр Җәмгыяте (ВТО) ның Татарстан бүлегенең республика күләмендәге конференциясе булып үтте. Эшлекле һәм актив рәвештә үткән конференциядә «ВТО ның иҗади бу
124 Хроника 
 
 
рычлары турында» профессор А. М. Аршаруни доклады тыңланды. ВТО ның Татарстан бүлеге прав- лениесе председателе, РСФСР ның атказанган һәм ТАССР ның халык артисты X. Әбҗәлилов правление- нең эше турында отчет доклады ясады. Фикер алышуларда чыгып, сөйләүчеләрдән Казан театр училищесының директоры ТАССР ның атказанган артисты Булатов, дүртенче сталинчыл бишьеллыкта илебездә театрлар челтәре үсү-кикәю сәбәпле, театр кадрлары хәзерләү мәсьәләсенә тагын да җитдирәк игътибар итү кирәклеген әйтте. Зур драма театрының художство җитәкчесе, атказанган сәнгать эш- леклесе Медведев ВТО ның эшендә фәнни-тикшеренү эшләре төп бурыч булып торырга тиешлеген күрсәтеп үтте. Электә Сталинградта эшләгән һәм хәзер Казанда эшли торган ТЮЗ га ВТО ның бик зур материаль һәм иҗат ярдәме күрсәтүе турында ТЮЗ режиссеры, ТАССР ның атказанган артисты Дросси сөйләде һәм ВТО да үткәрелә торган лекция эшләрен күбрәк төрлеләндерергә кирәк дигән теләк белдерде. РСФСР ның атказанган артисты Бебутов классик драматургияне үзләштерү мәсьәләләренә тукталды. | ТАССР ның атказанган артисты Сәлимҗаиов аерым театрлар арасында яшәп килгән иҗади йомыклыкны бетерергә кирәклек турында сөйләде. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сарым- саков эксперименталь театр — совет романтикасы театрын булдыру идеясен күтәреп чыкты, ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 нче ел 9 нчы август карарын үтәүдә ВТО ның йомшак эшләвен тәнкыйть итте. Бу өлкәдә ВТО ның җитәрлек эшләмәве аркасында сәнгать работникларының идея-теоретик коралланулары йомшак һәм шуна күрә тарих өлкәсендә еш кына ялгышлыклар җибәрәләр, теге яки бу әсәрдә булган мондый ялгышларны күрә белмиләр, — диде. Докладлар буенча фикер алышуларда. шулай ук, РСФСР ның һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Җиһанов, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Дульский, артист Роскпн, ТАССР’ Ъың атказанган артисткасы Немен- коБобковская (Казан ТЮЗы), РСФСР ның 
атказанган сәнгать эшлеклесе орденлы драматург Таҗи Гыйззәт, РСФСР ның атказанган артисты, ТАССР ның халык артисты Любин, сәнгать эшләре- буенча шәһәр управлениесе начальнигы Степанов иптәшләр чыгып сөйләделәр. Конференциянең эшендә БКП(б) өлкә комитеты секретаре иптәш Гафаров катнашты. Ул үзенең чыгышында Татарстандагы театрлар* коллективларының политик һәм иҗади үсешләрен күрсәтеп үтте.. Ләкин, — диде ул, — безнең Сталин, чыл чорыбызның үсеш темпларыннан артта калмас өчен, марксизм- ленинизм фәнен өзлексез һәм тирәнтен үзләштерергә кирәк. Бу эш — ВТО ның төп бурычларыннан берсе. Конференциядә яңа правление,, ревизия комиссиясе һәм ВТО ның Бот'енроссия съездына делегатлар сайланды. Съездга делегат ител Әбҗәлилов, Ардаров, Аршаруни, Җиһанов, Рахманкулова иптәшләр сайландылар. Правлениенең яңа составының оештыру җыелышында ВТО ның Татарстан бүлеге председателе итеп X. Әбҗәлилов, аның урынбасарлары итеп Любин һәм Рахманкулова иптәшләр сайландылар. Конференциядә катнашучылар иптәш Сталинга котлау хаты кабул иттеләр.

Хроника   _         
 
 
ФАТИХ КӘРИМ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
 19 нчы февральдә, Совет язучылары Союзының Тукай клубында, Фатих Кәримнең үлүенә бер ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Язучы ЛАирсәй Әмир шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында доклад ясады. Фатих Хөсни, Кадрия Ишукова иптәшләр шагыйрь турында истәлекләр белән чыгыш ясадылар. Кичәнең әдәби өлешендә шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар Фатих Кәрим әСәрләрен башкардылар.
 КУРЧАК ТЕАТРЫНА 12 ЕЛ
 Казан Дәүләт Курчак Театры яшәвенә 12 ел тулды. Бу театрның коллективы совет балаларын тәрбияләү буенча художество-педаго- гик эшне уңышлы алып бара. Аның балаларны гына түгел, зурларны да кызыксындыра торган бай репертуарында без түбәндәге әсәрләрне күрәбез: Чеховның «Каштан- ка»сы, Тараховскаяның «Чуртан балык кушуы буенча»сы, А. Толс- тойның «Алтын ачкыч»ы, Ершов- ның «Конекгорбунок»ы, Таһиров һәм Хәбибуллинаның «Кәҗә һәм сарык»ы, Г. Садри һәм С. Хөснинең «Әкияте», Ш. Зәйнинең «Шүрәле» һәм «Айтуган»ы, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ы һ. б. Балалар бу постановкаларны тирән кызыксыну белән карыйлар. Театр коллективында рус һәм татар группалары эшли. Алар арасында Хисамова, Рычков, Хәбибул- лина, Гафаров, Язвина, Вәлиуллина һ. б. кебек талантлы башкаручылар үсеп ж.иттеләр. Театрның иҗаг эшендә язучылардан Исәнбәт, Ап- пакова, Ә. Камал, режиссерлардан Ардаров, Дросси, Силаев иптәшләр актив катнашалар. Театрның соңгы хәзерләгән пос- тановкасы — А. Пушкин әсәре буенча эшләнгән «Солтан патша турында әкият» (Силаев монтажы) — аеруча зур уңыш булып тора. Бу гүзәл постановка өстендә рус һәм татар группалары бергәләп эшләделәр. РСФСР дагы балалар театрларына үткәрелгән смотрда Казан курчак театры гомумән югары бәя алды. Аеруча — «Солтан патша турында әкият»нең югары художестволы сыйфатлары күрсәтелеп ки- телДе.
 Ш. МАННУРНЫҢ ЯҢА ПОЭМАСЫ
 Шагыйрь Ш. Маннур фронтта яза башлаган «Казан кызы» исемле поэмасын күптән түгел) Казанда тәмам, лады. Бу поэма, Татарстан Совет язучылары Союзы правлениесенең һәм «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясенең, язучылар, шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләр катнашы белән үткәрелгән җыелышында укылып тикшерелде. Поэма турында фикер алышуларда чыгып сөйләгән К. Нәҗми, М. Әмир, Г. Халит, Ә. Исхак Г. Разин, Ф. Хөсни, Г. Иделле, һ. б. иптәшләр әсәргә гомумән яхшы бәя бирделәр һәм анда төзәтелергә, яхшыртылырга тиешле булган аерым урыннарын күрсәттеләр