УЛ КӨРӘШ МОҢНАРЫН ЖЫРЛАДЫ
(Фатих Кәримнең үлүенә бер ел тулу уңае белән)
Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан, Кан түгел ул. матур ал чәчәк, Алар.безнең изге җиребездә Бәхет гөле булып үсәчәк, — дип язды Фатих Кәрим, һәм ул күкрәгенең соңгы сулышын, соңгы тамчы канын Ватан өчен бирергә ант итеп көрәште. Ул көрәште һәм көрәш .җырларын җырлады. Аның кыска гомере иҗат эше белән тулы булды һәм иҗаты «яшьлекнең канат җилпүе» белән чәчәкләнде. «Тормышны бөтен авырлыгы, матурлыгы белән ярату» булып яңгырады. Шуңа күрә дә Фатих Кәрим әсәрләрендә яшәү һәм яшьлекне, тормыш һәм көрәшне сөйдерә торган моңлы көч бар, алга, киләчәккә чакыра торган дәртле хисләр бар. Аның җырлары иркен актылар, ул көчәнеп язмады, темасызлык, конкретсызлык белән авырмады. Совет яшьләренең хисләрен, эмоциональ тормышларын гәүдәләндереп, чишмә, гөрелдәве кебек, көр һәм саф тавышлар белән җырлап торды. Фатих Кәрим иҗатында көрәш һәм җиңү мотивлары аерым бер көч белән яңгырыйлар. Бөек Ватан сугышына чаклы ук, ул шул мотивлар белән дулкынланып яшәде, шул мотивлар нигезендә иҗатын канатландырды., Сталинчыл бишьеллыкларның төзү пафосын ул «Җиденче пич» поэмасындагы реаль образлар аша • сурәтләде. Бу поэма социалистик җәмгыятьнең корыч нигезләрен салганда, совет кешелә-
ФАТИХ КӘРИМ ренең иҗат көчләре ничек чәчәк атканын ышандырырлык итеп күрсәтте. Шагыйрь совет кешесенең ихтыяри көченә сокланып, мораль сыйфатларына мәхәббәт белән карап язды. Совет халкының героик хезмәте, героик көрәше шагыйрьне һәрвакыт рухландырып тора иде. «Җиденче пич» поэмасында совет илен социалистик нигезгә утыртып, яңа баштан кору эше белән . янып йөргән төзүчеләрнең образлары гәүдәләнсә, «Тавышлы таң» поэмасында колхоз төзелеше, иске, вак индивидуаль хуҗалыктан аерылучы крестьянның эчке омтылышлары җанланды. Бу әсәрләр беренче бишьеллык һәм колхозлашу чорының үзенчәлекле сыйфатларын реаль буяулар аша чагылдырдылар һәм татар совет әдәбиятының киштәсендә күренекле урын алып калдылар. Социалистик илгә мәхәббәт, Ватанга чиксез бирелгәнлек, үз-үзеңне
көрәш моңнарын җырлады 113
аямый көрәшү, темасы Фатих Кәрим иҗатында зур урый тота. Ул 1932 елда «Яшен яктысы» исемле поэма язды. Ул анда үзенең сыйн- фи бурычын үтәү өчен, Ватанының боерыгын башкару өчен җанын аямый торган көрәшчене соклану белән күзәтә иде әле: Безнең армиянең гади . көрәшчесе, Каршы басып торган бу кеше; Мин карыймын тулы беиркләрен, Мин күзәтӘхМ йөрәге тибешен. Аның бу күзәтүе ил турындагы, Ватан язмышы турындагы уйларга нигезләнгән, ул дошман илләрендә хәзерләнә торган сугышны күз алдында тота, сугыш булачагын әйтә иде. «Аникин» поэмасында инде ул көрәшченең образын тулы һәм җанлы сурәтләүгә иреште. «Аникин» поэмасы совет халкының Ерак Көнчыгыш чикләрендәге тынычлык өчен көрәшү тарихын гәүдәләндерүгә багышланган һәм ул бүген дә бик актуаль яңгырый торган әсәр. Бу поэма совет солдатының ихтыяр көчен, рухи байлыгын, кешелек сыйфатларын сурәтли. Укучыны дулкынландыра торган вакыйгалар аша, көтелмәгән ситуацияләр аша җанлы кешенең уй һәм тойгылары, мәхәббәт һәм хисләре күренә. Алар һәркемгә якын тойгылар, аңлаешлы хисләр. Ул поэма Фатих Кәримнең поэтик көче киңәеп, үсеп баруын раслый һәм мастерлыгының киң алымнар белән чәчәкләнә баруын күрсәтә иде. Кешелекнең ирке, бәхете өчен Канат җәя җирдә даныбыз, — дип язды Фатих Кәрим һәм ул үзе ирек, бәхет өчен үз талантының да канатларын җәелдереп җибәрде. Бөек Ватан сугышы елларында Фатих Кәрим иҗаты яңа бер көч белән үсә башлады. Ул нечкә хисләрнең көчле давылын бөркеп торган күп санда лирик шигырьләр бирде; тиңсез көрәшнең, тарихта мисале булмаган батырлыкларның эмоциональ якларын ачып поэмалар язды. Аларда совет кешесенең рухын бизи торган сыйфатларны s .с- Ә? № 2. күрсәтте. Сугыш, кырларында һәрвакыт булып тора торган кискен моментларны сурәтләгән, батырлыгы белән таң калдыра торган сугышчыларның күркәм портретларын сурәтләгән хикәяләр, очерклар бирде. Бу әсәрләр һәркайсы Ватан сугышы нигезендә туган тормыш һәм сугыш фәлсәфәсе белән сугарылган иделәр. Анда яшәү һәм үлем турында, дуслык, туганлык турында, нәсел һәм киләчәк турында поэтик көч белән бирелгән, йөрәккә керерлек үтемле һәм хисле әйтелгән фәлсәфи моңнар, фәлсәфи уйлар бар. Автор әсәрләрен ачык күңелдән, эчкерсез бер ачыклык белән язганга, хисләренең реаль сафлыгын чагылдырганга, аның шигыри сүзләре аңлаешлы гадилек белән яңгырыйлар, тойгыларыбызны иркәләп, күңелдә утырып калалар: Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. ЯКИ: Фашистларны кем күбрәк кырса, Ул үзенең туган илендә Чын гуманист булып мактала..4 кебек юлларны бик күп китерергә мөмкин. Көн саен үлем белән очрашып торган Фатих Кәрим үлем турында, яраланган көрәшчеләр турында, > аерылышу турында бик күп язды. Тикг күңелдә авыр тәэсир калдыра торган) бу темаларны ул совет шагыйренә хас булган рәвештә хәл итте. Йл өөтенә төшкән авыр кайгы, хәсрәтләргә, хатыныбалала- рыннан, туган иленнән, дусларыннан аерылып сугыш кырларына килгән көрәшченең ямансу, сагышлы уйларына айнык карый белде. Аның көрәшчеләре үлем турында белмәүче, бернәрсә белән дә хисап* лашмаучы нервасыз кешеләр түгел, алар тормышны сөяләр, семьяларын сөңләр һәм тирәннән, хисле итеп, дулкынланып уйлана беләләр. Шу* ның өчен аның лирикасыннан аккан эмоциональ хисләр безгә үз
114 Гази Кашшаф
якыныбыз булып кабул ителәләр. Монда Фатих Кәримнең поэтик көчен тулысынча аңларга була.
Мин вокзалда ашыгып соңгы тапкыр Казан кипятогын агыздым, Котелогым тулды... Күңелем тулды, Кайчан күрешербез тагын без, — кебек юллар һәркемгә аңлаешлы хисләрне чагылдыралар. Моң, сагыш аша, балаларына, тормыш иптәшенә юнәлгән мәхәббәт аша — аның тормышка булган чиксез мәхәббәтен, туган илне сөюен күрәсең. Мондый нечкә күңелле, кешелекле сыйфатлар белән һәрбер адымны бизәп баручы совет көрәшчесенең яраланган вакыттагы хисләре дә матур биреләләр, дәртле сурәтләнәләр:
Мин зарыгып алга — ... алга карыйм: Җир тетрәткән дошман тупларын, Дошман миналары өермәсен Ерып алга бара дусларым; Язгы тамчы күк, мөлдериләр Күземдәге яшьләр бөртеге: Ник хәзер дә, алар арасында, Алдан барган егет мин түгел! Моның белән Фатих Кәрим совет сугышчысының бөек омтылышын бирә белгән. Аның күзендәге яшьләр — сызлану яшьләре түгел, алдан бара алмаганлыктан, атакага беренче булып керә алмаганлыктан ачыну яшьләре, һәм мондый солдат үлгән вакытта да айнык акылы белән кала; ул:
«Башың түбән имә, әгәр минем Тыныч үлүемне теләсәң; Илле фашист исән йөрер иде әле Мин бирегә килеп үлмәсәм» диярлек көч таба. Фатих Кәрим үз тормышында да шаян табигатьле, шат күңелле, күзләре белән көлеп, авыз кырыйларына иркәләү, ярату һәм юмор сызыклары чыгарып йөри торган шагыйрь иде. Бу сыйфат аның иҗа* тында да тулы чагыла. Иң авыр темада да аның мөлаем чырае ачылып китә, үлем утлары аша йөргәндә дә күңел күтәрерлек кызык таба белә. Сез аның «Язгы төндә» исемле, әле үзе үлгәннән соң гына басылып чыккан героик повестен укып карагыз. Бер семьяга әйләнгән рус, татар, казах, украин егетләренең җанлы портретларын, авыр һәм күңелле уйларын, җитди һәм шаянлыкларын, дуслык| һәм
бер-бере өчен кайгыртуның иң матур үрнәкләрен күрерсез сез анда. Җиңел тел белән язылган, мавыгып укыла торган сюжетлы «Язгы төндә» повесте — совет разведчикларының эшен сурәтли. Бик күп авырлыкларны җиңеп, алар «тел» алалар. Фәттах ялгышлык белән үз иптәшен немец офицеры янына «тел» итеп капчыкка сала. Бу — бер мәзәк күрсәтү өчен түгел, әсәрне җанландыру өчен, сугыш заданиеләрен үтәүдәге төрле хәлләрне ачык һәм ышанырлык итеп бирү өчен дә кирәк. һәм бу — авторның шаян та>- бигатенә ятышып торган нәрсә. Фатих Кәрим таланты гөрләп чәчәк аткан вакытта арабыздан югалды. Аның әле бик күп әйтәсе, тагын да тирәнрәк хисләр белән җырлыйсы калды. Без үлүенә бер ел тулган көндә, аны кайнар рәвештә, хөрмәт белән искә алабыз; матур тойгылар • уята торган җырларын ятлыйбыз, хикәяләрен укып ләззәтләнәбез, тормыш һәм көрәшкә багышланган хисләре белән дәртләнәбез.