ТОРМЫШ КУЙГАН ТАЛӘПЛӘР
Кешелек» тарихында моңа кадәр булган сугышларның иң зурысы, иң дәһшәтлесе данлы Кызыл Армиянең һәм совет халкының тулы җиңүе белән бетте. 1945 елның 9 маенда — көнбатышта, шул ук елның 3 сентябрендә — Ерак Көнчыгышта соң мәртәбә атылган тупларның тавышлары еракларда яңгырап тындылар. Ватаныбыз тарихында гаять дәрәҗәдә мөһим чор, даны гасырларга китәчәк сугыш чоры тәмам булды, яңа чор, тыныч төзелеш; чоры башланды. Совет иленең беренче елларыннан ук килгән гүзәл бер традиция буенча, безнең халкыбыз, мәгълүм бер вакыт үткәннән соң, киләчәктә тагын !ца зуррак уңышларга ирешер өчен, үткән эшләренә йомгак ясый. Бу — промышленность, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә генә түгел, әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә шулай эшләнә. Бөек Ватан сугышы барышында безнең язучыларыбыз сугыш темасына күп кенә әсәрләр бирделәр. Алар үзләре дә сугышта актив катнашып, сугыш кешеләренең ханнарына карарга, әсәрләрендә ул кешеләрнең иң гүзәл сыйфатларын чагылдырырга тырыштылар. Сугыш кешеләре турында бик күп санда хикәяләр, очерклар, сызмалар, шигырь-поэмалар тудырдылар. Сугыш елларында безнең татар әдәбиятында, беренче буларак, хәрби очерклар төре барлыкка килде. Хәзер без тыныч шартларда яши- £Сз. Ләкин тыныч шартларда да сугыш темасы безнең язучылары- бызның каләмнәреннән төшмәячәк. Киресенчә, бу тема өстендә хәзер алар күбрәк эшләячәкләр, сугыш кешеләре турында, аларның тулы характерларын ача торган зуррак, тирәнрәк, художество ягыннан көчлерәк әсәрләр тудырачаклар. Бу һичшиксез шулай булачак. Менә шуңа күрә дә хәзер сугыш елларында сугыш темасына язылган матур әдәбият әсәрләренә, хәрби очеркларга эзлекле тикшерү ясау, аларның уңышлы һәм җитешмәгән якларын ачып салу — тәнкыйтьчеләребез алдында торган кичектерелмәс бер бурыч. Безнең әдәбиятыбыз моңача булмаган рәвешчә шаулы чәчәк ату еллары алдында тора. Аның киң сулышы тараймас өчен безнең тәнкыйтьчеләребез бик күп нәрсә эшли алалар һәм алар моны эшләрләр дип ышанабыз. Бу бер. Икенчедән, туктаусыз үзгәреп торган тормыш) язучылар алдына да өстәмә рәвештә, бик күп яңа таләпләр, яңа темалар куеп бара. Шул күп темаларның берсе — гаять дәрәҗәдә әһәмиятлесе һәм мөһиме — «Кайту» темасы. Сугыш бетте. Җиңүче совет сугышчысы фронтларда искиткеч батырлыклар; күрсәтеп, Европаның барлык илләрен диярлек һәм Ман- журия) белән Кореяны да үз аяклары белән йөреп чыгып, чит илләрдәге тормышны, көнкүрешне үз кү- зё' белән күреп, туган . колхозына яки туган заводына кайта. Волга* дан Шпреега, Амурдан Порт-Ар<
116 Г. Әпсәләмов
турга кадәр барып җиткән совет СУГЫШЧЫСЫНЫҢ табигате бик нык үзгәрде, ул авылыннан чыгып киткәндәге шикелле бер катлы кеше булып түгел, ә чиксез зур мәктәп үтеп, киң кругозорлы булып, гаять дәрәҗәдә зур тормыш тәҗрибәсе туплап, бик күп нәрсәләргә өйрәнеп кайта. Ул совет илендәге азат тормышның ни дәрәҗәдә югары һәм гүзәл икәненә дөнья күләмендә ышанып, ул азат) тормышның кадерен белеп, аңа тагын да тирәнрәк мәхәббәт белән кайта. Ул иҗади хезмәткә, яңа төзүләргә ашкыныл кайта. Җиңүче сугышчы демобилизация- ләнеп, өенә кайтырга чыккан вакытта сугышчан дуслары, командирлары аны чиксез зур хөрмәг белән озатып калалар; Мин Манжуриядә Советлар Союзы маршалы Мерецковның һәм Хәрби Совет члены генерал-полковник Штыковның демобилизация- ләнгән сугышчылар белән ничек саубуллашуларын хәтерлим. Бу саубуллашу сугышчыларның күңелендә актык көннәренә кадәр якты бер хатирә булып сакланыр дип уйлыйм. Җиңүләрдән җиңүләргә йөрткән гайрәтле полководец — маршал үзе алар белән саубуллашты. Моннан 20—30 елдан соң, аппак сакаллы карт ветеранның тирәсенә нәни балаларын җыеп, шул турыда сөйләячәгенә мин чын күңелемнән ышанам. i Демобилизацияләнгән сугышчыларны маршал үз янына якынрак килүне сорады. Сугышчылар аны чолгап алдылар] — Кем минем белән Волхов фронтында булды? — дип сорады маршал. Йөзләрчә куллар күтәрелде. — Кем Свкрьхда сугышты? Яңадан, бик күп куллар күтәрелде. — Кем Заполярьеда булды? Тагын йөзләрчә куллар күтәрелде.. Соңыннан маршал һәм генерал аларны тылда да фронттагыча дан белән эшләргә чакырдылар. Хат язышып торуны сорадылар. — Кайда гына булсак та, нәрсә генә эшләсәк тә, җиңүче дигән исемебезгә тап төшермәбез, — дип сугышчылар үз полководецларына вәгъдә бирделәр. Һәм алар, һичшиксез, вәгъдәләрендә торачаклар. Менә шушындый сугышчы туган нигезенә кайта һәм язучылар аны, әлбәттә, күрмичә үтә алмаячаклар. Ул аларның әсәрләренең түрендә булырга тиеш. Шартлы рәвештә I «Кайту» д/ш алынган тема, әлбәттә, үзенең тар мәгънәсендә түгел, ә киң мәгънәсендә аңлашылырга тиеш. «Кайтуга.» бәйләнешле хезмәт, торгызу, төзү, гаилә, мәхәббәт, балалар, дуслык һ. б. темалар күтәреләчәк. Алар- ның һәркайсы кирәк һәм алар- ның| һәркайсында язучы җинеп кайтучы сугышчы күңелендә булган яңалыкны, киң колачлыкны ачарга омтылырга тиеш. Ә тәнкыйтьчеләр мондый мәсьәләләрне принципиаль югарылыкка күтәрсеннәр иде.