Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЙЛАУ КАМПАНИЯСЕ ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР


 
Илебездә гаять зур политик кампания — СССР Верховный Советына сайлаулар бара. Бу зур политик кампания совет халыкларында яңа энтузиазм китереп чыгарды. Илебезнең промышленность эшчеләре сайлаулар хөр- хмәтенә стахановчылар вахтасына килеп бастылар. Промышленностьның алдынгылары сафына яңа эшчеләр, яңа бригадалар килеп кушылдылар. Колхоз авылында да шул ук күренеш. Анда да дәүләт йөкләмәләрен үтәү өчен көрәшәләр, җиңү фондына икмәк тапшыралар, алдагы язгы чәчүне уңышлы, уздыру' өчен хәзерлек алып баралар. Бөтен халык патриотизмы, политик активлык, һәрнәрсәгә! хәзер булу — бик аңлашыла торган күренеш. Ленин — Сталин партиясе, атабыз Сталин, совет дәүләте системасы, социалистик төзелеш совет халыкларын күрелмәгән югарылыкларга күтәрделәр, совет кешесенә үзенең5 талантын җәеп җибәрергә, эчке рухи сыйфатларының байлыгын тулысынча ачып салырга мөмкинлекләр ачтылар. Бүген, сугыш авырлыкларың һәм читенлекләрен башыбыздан кичергәннән соң, Көнбатыш ^һәм Көнчыгышта бөек җиңүгә ирешкәннән сон, без үзебезнен илебезне, совет дәүләтебезне, кадерле атабыз Сталинны, коммунистлар партиясен тагын да Көчлерәк сөябез, безнең каныбыз «тагын да кайнаррак бирелгәнлек хисләре белән» (Молотов) ага. Бу мәхәббәт — бөек, тирән һәм сүнми торган ялкынлы, чөнки ул вакыйгаларның тирән мәгънәсен аңлауга нигезләнгән, эшебезнең нәтиҗәсеннән туган зур канәгатьләнү хисләренә үрелеп үскән. 
Совет халкы бөек тарихи юл узды. Бөек Ватан сугышы елларында Совет дәүләтенең барлык көчләре сыналды; совет халкының мораль политик бердәмлеге тагын бер җитди сыналу узды. Совет халкының героик хезмәте, фидакарьлеге, батырлыгы беркемдә дә шик тудырмый. Авырлыкларга карамастан,- тормыш кирәкләренең чикләнгән булуына карамастан, эшчеләр җиңү эчен кирәкле булган барлык нәрсәне булдырдылар, колхозчылар үзләренең политик аңлылык һәм оешканлыкларын күрсәтеп, җиңү өчен бер нәрсә дә кызганмадылар. Совет интеллигенциясе дә Ваган алдында бурычлы булып калмады. Совет халкы бердәм семья булып җиңүгә килде. Иптәш Сталин, совет халыкларына югары бәя бирде: «Хәзер инде совет халкының үзенең фидакарь көрәше белән Европа цивилизациясен фашист погромчылардан коткарып калганлыгын һәркем икърар итә. Кешелек дөньясы тарихы алдында совет халкының күрсәткән бөек хезмәте әнә шунда». Совет халкы Ленин — Сталин җитәкчелеге астында җиңү яулап
Сайлау кампаниясе һәм язучылар  102 
 
 алды. Безнең хак эшебез өстен чыкты. Без иң усал, иң ерткыч, иң мәкерле дошманны — немец фашизмын, иптәш Сталин җитәкчелеге астында, җиңеп чыктык. Иптәш Сталинның җитәкчелеге астында без Япония агрессиясен җимердек. Япониягә каршы1, сугыш башлап, без аның җиңелүен тизләттек. Безнең Ватаныбыз көнбатышта немецларның һөҗүм итү куркынычыннан, көнчыгышта японнарның һөҗүм итү куркынычыннан котылды. Немец һәм япон империалистларын җиңү нәтиҗәсендә Советлар Союзы үз чикләренең куркынычсызлыгын беркетте, илебездәге халыкларның дәүләт интересларын, аларның мөстәкыйльлеген, ирек һәм культураларын саклап калды. Совет халкының батырлыгына бөтен дөнья таң калды. Бөтен дөнья аны Европа халыкларын Гитлер коллыгыннан, фашизм золымыннан коткаручы итеп таныды! Безнең халык бөтен дөнья күләмендәге вакыйгаларда катнашып үзенә симпатия казанды. Ул халыкара вакыйгаларны хәл итүдә катнашып, җиңүче булып чыкты. Менә шушы жнңүче халык үзенең Верховный органын сайлый. Җиңүче халык бу сайлауларга бердәм булып, какшамас бер семья булып, иптәш Сталин исеме белән килде! Без, сайлау көннәре алдыннан, ВКП(б) Үзәк Комитетының сайлаучыларга булган мөрәҗәгатен укыдык. Бу тарихи вакыйга' безнең йөрәккә җыйналган хисләрне һәм күңелләребездә булган омтылышларны ачык сурәтли. Большевизмның яктылык нурлары астында без үзебез узган көрәш һәм хезмәт юлының тантаналы маршын тыңлап горурландык, барачак юлыбызның изгелеген күреп дәртләндек. Бу көннәрдә бөтен халык телендә иң кадерле 6fep исем — бөек Сталин исеме — тирән дулкынлану, чиксез мәхәббәт белән, бердәм* ашкыну һәм хөрмәт белән кабатлана, һәркем совет дәүләтенең ирекле яшәве өчен, илебезнең политик һәм экономик җиңүе өчен, үзенең бәхетле һәм якты киләчәге өчен иптәш Сталинга бурычлы булуын аңлый. Илебезнең барлык халыклары, барлык телләрдә, бу мөкатдәс исемне сөеп телгә алалар һәм аңа, яулап алынган бәхет һәм ирек өчен, рәхмәт яудыралар. Без — Совет Язучылары—авылда һәм шәһәрдә сайлаучыларның поли тик активлыклары үсүен күреп, шаһит булып торабыз. Сайлау кампаниясе башланганнан бирле бу активлык, халыкның мораль политик бердәмлеге үскәннән-үсә барды. Халыкның коммунистлар партиясе тирәсенә* тупланып, Ленин һәм Сталин байрагы астында яңадан яңа җиңүләргә барырга хәзер торуын тагын бер кат раслады. СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүне генә алып карыйк. Халык искиткеч активлык белән эшчеләрнең, колхозчыларның, совет интеллигенциясенең иң яхшы вәкилләрен депутатлыкка кандидат итеп күрсәгте. Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек белән, дошманга утлы нәфрәт саклап, тылда һәм фронтта аяусыз көрәш алып барган халык уллары, халык кызлары кандидат итеп күрсәтелделәр. Алар хезмәттә һәм сугышта сыналган кешеләр, җиңү өчен барлык көчләрен салып эшләүчеләр, безнең экономикабызны, фән һәм техникабызны, сугышчан куәтебезне, сәнгать һәм әдәбиятыбызны алга илтүчеләр, һәм бу көннәрдә, колач җитмәслек киң илебезнең һәр почмагында, Тын океаннан алып Кенигсберг портына чаклы^ сузылган Совет Ватанының һәрбер төбәгендә чиксез мәхәббәт һәм тирән ихтирам белән иң элек иптәш Сталин исеме әйтелде, һәрбер эшче, һәрбер колхозчы, һәрбер интеллигент, һәрбер сугышчы тирән дулкынлану белән иптәш Сталин исемен әйтте. Аны һәркем үзенең депутаты итеп күрәсе килә, һәркем үзенең тавышың аңа бирәсе килә. Иптәш Сталин бөтен халык тарафыннан беренче д гат булып сайланды. Мокып бел- ң халык иптәш Сталинга кайнар мәхәә- 

102    _J'ази Кашшаф 
 
 бәт белдереп кенә калмады, бәлки аның җитәкчелеге астында яңа зур батырлыклар күрсәтергә хәзер икәнен бөтен) дөньяга белдерде. Сталинчыл бишьеллыкларда һәм сугыш елларында дан казанган йөзләрчә предприятиеләрнең, колхоз һәм совхозларның миллионнарча эшче һәм колхозчылары бердәм ашкыну һәм ялкынлы мәхәббәт белән бөек юлбашчының көрәштәшләрен, партия һәм хөкүмәтебезнең сөекле җитәкчеләрен депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Шул рәвешчә Молотов. Калинин, Каганович. Андреев. Ворошилов, Жданов, Микоян, Хрущев. Маленков, Шверник, Берия, Вознесенский, иптәшләр совет халкының кайнар теләге белән Верховный Советка депутатлар итеп сайландылар. Халык депутат итеп сугышларда дан казанган сталинчыл полководецларны — Советлар Союзы Маршаллары Жуков, Рокоссовский, Конев, Буденный, Говоров, Малиновский, Василевский, Толбухин, Ме- рецковларны, адмирал Юмашев, Октябрьскийларны сайлады. Депутатлар арасында без Бусыгин, Семиволос кебек атаклы стахановчыларны, мәшһүр патриот Ферапонт Головатыйны. Паша Ангелина, Дария Гармаш кебек тракто- ристкаларны, Яковлев кебек конструкторларны, Вавилов, Бурденко кебек галимнәрне, Николай Тихонов, Михаил Шолохов. Александр Фадеев кебек язучыларны, комбай- нерларны, колхоз председательләрен, укытучыларны һ. б. күрәбез. Сайлау кампаниесенең беренче көннәреннән үк күрсәтелгән кандидатлар бөтен халык тарафыннан бердәм якландылар, коммунистларның һәм партиясезләрнең блогы кандидатлары итеп каршы алындылар. Халык бу блокның җиңеп чыгуына шик тотмый, коммунистлар партиясенең триумфын алдан ук күреп торды. Безнең Казан шәһәре санлаучылары тарафыннан сайланган депутатларны алып карагыз. Менә, Зиннәт Муратов, Татарстан партия оешмасының җитәкчесе, партия эшендә сыналган большевик. Аның белән янәшә, бөтен гомерен укыту; эшенә багышлаган Хәтимә Ибраһимова. Менә, илебезнең иң зур галимнәреннән берсе, партиябез большевик!, академик Иван; Павлович Бардин. Ул — профессиясе белән металлург, СССР фәннәр Академиясенең вице-президенты, Социалистик хезмәт герое, Сталин премиясе лауреаты. Менә, Ленин комсомолы тәрбияләп үстергән химик Сергей Васильевич Кафтанов, ул партия члены, СССР Совнаркомы каршынддгы югары мәктәпләр буенча Бөтенсоюз Комитеты председателе. Прасковья Ивановна Харчевни- кованы алып карагыз. Ул Горбунов исемендәге заводның стаха- новкасы. Яшь вакытыннан ук хезмәткә күнеккән, хезмәт белән тормыш юлын бизәп килгән совет хатыны. Шул хезмәт белән танылган һәм эшчеләр коллективының игътибарын казанган мастер. Мин, коммунистларның һәм партиясезләрнең блогы турында сөйләгәндә, шул блокның тагын бер вәкилен искә алмыйча китә алмыйм. Мин — Яңа Писмән районындагы «Уңыш» колхозы председателе Ва- 1ыйз Хафизов иптәш турында сөйлим. Ул колхозда мин 1943 елның җәендә булган идем һәм ул көн сугыш елларында кичергән бәхетле көннәремнең берсе булып гомерем буе сакланачак. Районнарда яхшы колхозлар күп була, ләкин алар, күбесенчә, кечкенә колхоз) булалар һәм районный йөзен билгеләүгә зур тәэсир ясый алмыйлар. Билг.еле, бер бригадалы яхшы колхоз, ике бригадалы артта сөйрәлүче колхоз белән янәшә яшәсә, район һавасын әлләни үзгәртә алмый. Ә менә «Уңыш» турында бөтенләй башкача сөйләргә туры килә. Ул 18 бригадалы колхоз, ул — зур авыл хуҗалыгы комбинаты һәм аның чәчү мәйданы да 4 мең гектарга җитә. Мин булган
’Санлау кампаниясе һәм язучылар 103 
 
 вакытта аларның бөтен Союзда дан тота торган атлары 600 баш иде. Ике мең башлап нәсел сарыклары, сыерлары һ. б. маллары бар иде. Колхозда төлке фермасы бар, колхозчылар анда көмеш йонлы төлкеләр тәрбиялиләр. Ул колхозга барып кергән кеше җаны белән ял итә, бөтен нәрсәдән канәгатьләнү таба, рәхәтлек тоя. Синең күз карашларыңны ты- рыщ колхозчылар һәм аларның тук тормышы иркәли, яңа йортлар, төзек хуҗалык, симез хайваннар күреп, син шатланасың; тәртип һәм зәвык белән җиһазланган клуб һәм правление йортларында сине күңелле хис чолгап ала һәм син халыкның бердәмлеген, тырышлыгын күреп хәйран каласың. Хәзер һәркемгә билгеле, «Уңыш» колхозы шушы сугыш елларында бик күп төзү эше алып барды. Бер караганда, сугыш елларының читенлегс( аларга кагылмаган да төсле, ләкин чынында — «Уңыш» колхозы һәм аның данлыклы колхозчылары сугыш авырлыгын, артык булмаса, башкалардан ким күтәрмәделәр. Заданиеләрне алар башка колхозларга караганда да артыграк һәм арттырып үтәделәр. Башкалар белән бер рәттән, алар да армиягә сугышчылар озаттылар, атлар бирделәр. Ә менә шуңа карамастан, «Уңыш» колхозчылары бик күп яктан аерылалар; алар сугыш китергән авырлыкларны җиңеп, тагын да алга китәрлек көч туплый алдылар, хуҗалыкны үстерерлек куәт җыйдылар һәм үзләренә электр станцияләре салдылар, орлы?: киптерә торган механик корылыш төзеделәр, такта яру, май заводлары, тегермән, мал абзары салдылар, такта умарталар эшләделәр, тавышлы киноаппарат булдырдылар. Болар һәркайсы авыр сугыш елларында барлыкка килделәр һәм аларга колхозчылар хезмәте са лынды. «Уныш» колхозы ул авылда чәчәк агуын кур< ә тә Topra.'t соииа.ги'лии колхоз то :,ел':ш<- жииүеи раслый торган җанлы шаһит. Ул — авыл хуҗалыгы өлкәсендә безнең партиябезнең, политикасы җиңүенә җанлы шаһит. Менә, шул искиткеч бай хуҗалыкны, зур комбинатны Хафизов Вагыйз җитәкли. Аны халык хәзер СССР Верховный Советына депутат итеп сайлады. Сез, газеталардан- Хафизовның биографиясен укыгансыз, ул гади һәм бик күпләрдән аерылмый торган хезмәт кешесе, илебезнең гади патриоты, намус бһлән эшләүче большевик. Безнең язучылар «Уңыш» колхозы колхозчылары кебек патриотлар алдында, Хафизов кебек колхоз хуҗалыгын үрнәк булырлык итеп оештыручылар алдында үзләрен бурычлы итеп сизәргә тиешләр. Шундый колхозчыларның бөек образларын матур әдәбиятта чагылдыру, шундый оештыручыларның әдәби портретларын сурәтләү безнең һәркайсыбыз өчен мактаулы хезмәт булачак! Ил өчен, Ватан өчен, халык өчен бернәрсәне дә кызганмый торган патриотлар, халыкның алдынгы вәкилләре! Верховный советка депутат игеп сайландылар. Алар арасында безнең татар әдәбиятына, Татарстан язучыларына аеруча якын торган кешеләр дә бар. Мин иң элек Александр Фадеевны күрсәтер идем. Русның атаклы язучысы, «Тар-мар», «Удегенең соңгы вәкиле», «Молодая гвардия» кебек романнарның авторы —киң масса тарафыннан мәхәббәт казанган кеше. Аның «Тар-мар» романында берничә буын совет яшьләре тәрбия алдылар һәм тәрбияләнеп киләләр. Ул роман гражданнар сугышын сурәтләүче иң яхшы әсәрләрнең берсе һәм ул, хаклы рәвештә, совет әдәбияты классикасы рәтеннән урын алды. Татар язучыларына Александр Фадеев б- •: яс<ь> торган язучы һәм ул аларның кадерле дусты. Сугыш еллгры-лл б'-зис-н әдәби хәрәкәтебез еке- Деев чиксез зур булышлы; * те, безиеи ?Соьет әләб-??-ы> к* иалыбв :: - . :у;/ и а > • у - ы> з ы С - ы - > т л - 
104 Гази Кашшаф 
 
 ры тагын да киңәебрәк үсүенә булышты. Сугыш вакытында берничә тапкыр Казанда булып, ул татар совет әдәбиятының барышы, татар совет язучыларының иҗаты белән кызыксынып торды. Безнең язучылар аның ярдәмен бер вакытта да онытмыйлар һәм шуңа күрә дә аның халык тарафыннан депутат итеп сайлануын тирән шатлык һәм канәгатьләнү белән каршы алдылар. Халык совет әдәбиятына чиксез хөрмәт күрсәтте. Александр Фадеев, Михаил Шолохов, Николай Тихонов, Леонид Леонов кебек язучыларның Верховный Советка сайланулары безне чиксез шатландыра, рухыбызны күтәрә. Шул рәттән, совет халкы татар совет әдәбиятына да югары бәя бирде, аның укышлыкларын раслады. Депутатлар арасында без үз иптәшебезнең, үз шагыйребезнең фамилиясен күреп чиксез куанабыз. Шагыйрь Әхмәт Ерикәй СССР Верховный Советына Депутат итеп сайланды. Моның белән халык татар совет әдәбиятына хөрмәт күрсәтеп, аның совет власте елларындагы, аеруча Ватан сугышы елларындагы уңышларын раслады. Чыннан да, бөек Ватан сугышы елларында безнең язучылар, үзләрен Советлар иленең чын патриотлары итеп таныттылар, һәрбер ике язучының берсе, яки мобилизация буенча, яки үзе теләп, фронтка китте. Фронтта да, тылда да безнең язучылар гражданлык бурычларын һәм язучылык Вазыйфаларын намус белән башкардылар, икешәр, өчәр нагрузка белән эшләп килделәр. Фронт газеталары аша, өлкә матбугаты аша, брошюралар һәм җыентыклар аша йөзләрчә, меңнәрчә исемнәрдә оригиналь әсәрләр тудылар һәм бу әсәрләр алдынгы ут сызыгына килделәр, фронтларны әйләнеп чыктылар, Кызыл Армия сугышчыларын һәм командирларын рухландырып, аларның хис һәм тойгыларына азык биреп тордылар. Язучылар окоп һәм тыл тормышына большевистик дөреслек сүзе алып килделәр. Партия һәм хөкүмәт аларның бу зур эшләрен аеруча тәкъдир итте һәм безнең орденнар һәм медальләр белән бүләкләнмәгән язучыларыбыз юк диярлек. Байтак кына иптәшләребездә өчәр-дүртәр хөкүмәт бүләге бар. Халыкның ышанычын казану җиңел эш түгел. Аңа намуслы' һәм гадел хезмәт белән генә ирешергә мөмкин. Әгәр дә безнең татар совет әдәбияты шул ышанычны яулап ала алган икән, ул халык тарафыннан хөрмәт ителә икән — без моның кадрен белергә тиешбез. Бу гаять зур һәм политик әһәмиятле факт һәм ул безне иҗат эшләренә илһамлаңдырып торырга, бөгенге көннең героен бирә торган җиңүче халыкны, иҗатчы халыкны гәүдәләндерә торган әсәрләр тудырырга дәртләндерергә тиеш. СССР Верховный Советына депутат булып сайланган Әхмәт Фазыл улы Ерикәевңе без барыбыз да яхшы шагыйрь итеп беләбез. Ул Ленин — Сталин партиясе тарафыннан үстерелгән күренекле шагыйрь. Әхмәт Ерикәй иптәш инде егерме елдан артык иҗат итеп килә. Бу вакыт эчеңдә ул дистәләрчә җыр һәм лирик шигырьләр җыентыгы бирде. Алар киң катлау массага барып җиттеләр, массаның сөйгән җырлары булып әверелделәр. Аның иҗаты нәрсә белән характерлы соң? Әхмәт Ерикәй үзенең шигрыятендә сов. т яшьләрендәге рухи дөньяның байлыгын чагылдыра. Үзенең җыр һәм лирик шигырьләрендә совет кешесенең идея- эмоциональ хисләрен, матур тойгыларын, уй һәм омтылышларын җырлый. Зур тойгылар урынлашкан кечкенә йөрәгемдә Анда минем туган илем хисләрем белән бергә — ди автор. Әнә шул йөрәкнең тын гына сөйләшүендә югары омтылыш бар, бөек Сталинга, Ватанга һәм якын дуска нәфис; әббә1 ялкыны бар. Шул бай оүхлы йөрәкнең акрын гына пышылдап торуы сиңа чик
Сайлау кампаниясе һәм язучылар  105 
 
 сез уйлар бирә, ул — Ленин-Сталин партиясе тарафыннан яулап алынган җиңүләр турында сөйли, ул— халык көче һәм ихтыярының мәңге яшь һәм җанлы чыганагы турында көйли, шул халыкның талант мөмкинлекләре турында әйтә. Әхмәт Ерикәйнең «Комсомолка Гөлсара» исемле җыры халыклашып китте, ул хәзер совет яшьләренең популяр масса җыры. Шушы җыр белән шагыйрь ничектер граж. даннар сугышы темасына язган эшенә йомгак ясады. Аңа чаклы без аның төрле шигырьләрендә лирик һәм романтик образларда чагылган партизаннарның яки гражданнар сугышындагы көрәшүченең аерым детальләрен күреп килә идек. Шагыйрьнең бу темага язган «Шәнгәрәй» кебек зур күләмле поэмалары да бар. «Шәнгәрәй» дуга кебек бөгелеп көтүче карт образын, аның партизаннар отряды оештырып, ике улы белән бергәләп, Урал тауларының чал башларын кичүе һәм Колчак армиясенә каршы көрәшүе турында сурәтли. Бу әсәрдә әле образлар' һәм сюжет җыйнаклыгы сизелми. Яшь Советлар Республикасы өчен үзенең тормышын багышлаган Шәнгәрәй картның һәм улларьмның эчке, рухи сыйфатлары йомшак биреләләр. Шәнгәрәй карт үзе дә символик рәвештә генә күрсәтелә. «Комсомолка Гөлсара» җыры—шушы поэманың мотивын кабатлый. Ләкин бу әдәби яктан җыйнак, ге- роик-лприк образны, гражданнар сугышы батырын сурәтли. Ул җырда халыкчан гадилек бар. Аз сүз белән зур мәгънә бирә белү бар. «Комсомолка Гөлсара» кебек, хәзерге яшьләрнең тормышларына кергән бик> күп җырларны искә алырга мөмкин. Бөек юлбашчыбызга чиксез мәхәббәт тойгыларын җырлый торган «Сталин турында җыр», совет яшьләренең ирекле, шатлыклы хезмәтләре турында көйләгән «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Сандугач», «Кәккүк», «Гвардеецлар баоа» һ. б. халык арасында мәшһүр җырлар. Аларда халык җырларына хас мелодик моң, эчке матурлык, һәм лирик нәфислек яңгырый. «Зәңгәр», «Иркәм» сериясендәге кебек көр тавыш белән, дәртле шаянлык белән агылып торган җырлар фольклор хәзинәләренең нечкәлеген тирәннән аңлау нәтиҗәсендә генә туа алалар. Халык иҗатының җәүһәрләренә рухи үтеп керә алганга күрә дә, аның җырларында күңелне үстерә торган җиңел халык юморы бирелә, йомшак эмоциональ сүзләрнең ягымлы музыкасы яңгырый. Ләкин без Әхмәт Ерикәйне җырчы шагыйрь итеп кенә танымыйбыз. Аның жанры һәм тематикасы шактый киң. Ул җырлар, лирик шигырьләр белән 6fep рәттән, поэмалар һә.м художестволы очерклар да бирде, һәм нинди генә жанрда булмасын. Әхмәт Ерикәй тормыш белән бер адымнан атлап барырга, халык белән бергә суларга омтыла. Шуңа күрә дә( ул чынбарлыктагы һәм кешеләр характерындагы яңалыкны, шатлыклы һәм кайгылы үзгәрешләрне үз вакытында тотып ала белә, аларны әдәби калыпка салып гәүдәләндерә белә. Бу нәрсәне без аның иҗатында элек тә күреп килә идек, сугыш елларында исә Ерикәй халык белән бәйләнешен тагын да көчәйтте, ягъни иҗатындагы ак- туальлыкны тагын да үстер'де. Тормыш яңара, илнең географик күренеше көннән көн үзгәреп тора, туган үскән җирләр яңа төс алалар. Ләкин бу үзгәреш, табигать законы буенча, үзүзеннән генә эшләнми, тормышны совет халкы, алар- кың хезмәте үзгәртә һәм шушы хезмәт мотивы шагыйрьнең иҗатында шигъри югарылыкка күтәрелеп бирелә дә. Шагыйрьнең шатлыклы, күтәренке рухлы лирик парчалары бу яктан аерым әһәмият тоталар. Чөнки бу лириканың нигезендә хезмәт ята, бу күтәренке, нәфис тойгы, ягымлы сүз, иркәлек, ирекле хезмәткә, шул хезмәт китергән бәхетле һәм шатлыклы көннәргә килеп тоташа. Шагыйрь, совет кешесе хезмәт һәм көрәш аша үз


 
 
106  ______  
максатына ирешә, дигән идея-политик карашын поэтик т^ел белән, саф тойгылар белән гәүдәләндереп бирә. Иркен яшәү әчеп хокук! алды Безнең илнең мәгърур кешесе, һәм күтәрде көрәш байрагын ул Кешелекнең якты эше өчен. Әхмәт Ерикәйнең сугыш елларындагы иҗаты халык белән бер адымнан атлап баруны раслый торган җырлар, шигырьләр, поэмалардан тора. Аларда сугыш елларында хас күтәренкелек, нәфрәт һәм аяусыз- лык бөркелеп тора, батырлык һәм фидакарьлек, өмет һәм ашкыну аерым бер көч белән сурәтләнә. Тирләп-пешеп тормыш төзедек без — Фашист туйсын өчен түгел бит! Сөеп-сөсп бала үстердек без — Палач суйсын өчен түгел бит!.. Ил чакыра, бар да кузгалсыннар — Кемнең йөрәгендә дәрте бар, Кыр дошманны, туздыр! Яшәвеңне Үлем авызыннан тартып ал! ди шагыйрь һәм болар совет халкының рухи дөньясын ачык гәүдәләндерә. Шушы га’ди сүзләр белән генә көрәшкә өндәгән юлларда иреклэ хезмәт китергән бәхетле тормыш өчен өзгәләнү, яну бар; социалистик хезмәт кешесенең йөрәк’ ялкыны бар. Барыбызга да билгеле, бөек Ватан сугышы еллары һәркем өчен зур сынау еллары булды. Әхмәт Ерикәй иҗаты да бу утлы сынауны узды. Шушы Ватан сугышы елларында шагыйрь халыкның мәхәббәт һәм үчен гәүдәләндерүдә төрле буяулар һәм образлар тапты. Аның җырлары көчлерәк һәм ачыграк яңгырадылар, аның лирикасы ихтыяри көч һәм ныклыкны гәүдәләндерде, совет халкының рухи бөеклеген һәм чын матурлыгын җанландырды. Аның әсәрләрендә сугышучы һәм ныклы ышаныр белән бөек җиңүгә баручы совет кешесенең моральполитик йөзе, эмоциональ тойгылары сурәтләнә. Күп санда басылган шигырь һәм җырларда без сугыш елларында туган хисләрнен! самими яңгыравын ишетәбез. Туган илен сөйгән, туган Г ази Кашшаф авылны, балаларын, тормыш юлдашын күз алдыннан җибәрми торган көрәшчеләрнең уй һәм омтылышлары реаль буяуларда сурәтләнәләр. Без аларның оптимистик фикерләрен, сагышлы сүзләрен ишетәбез, горур табигатьләрен^ җиңү өчен утка 
ташлана торган корыч ихтыярларын күрәбез. Яшәү кыйбат минем өчен, Мин урынсыз шаярмыйм. Ләкин дуслар гомере өчен Җан бирергә тайяр мин. ЯКИ: Маңгаемны җыерчыклар басты, Пуля эзе калды битемдә... Ләкин, җыерчык та, тузан да юк Минем гөл шикелле күңелемдә. ЯКИ: Болытларны ярып кояш чыгар. Ул балкытыр ям лье җир йөзен; Без бирмәбез, юк, без сүндертмәбез Октябрьның якты йолдызын!.. Сугыш елларында Әхмәт Ерикәй актив язучыларның берсе булды. Ул жанрын да, тематикасын да төрләндерде, сугышучы халыкка рухи азык биреп торды. Аның бу еллардагы иҗатында дошманга нәфрәт белән янган совет кешесенен моральполитик һәм рухи портреты гәүдәләнә, совет хатын-кызлары, аналарның кешелек сыйфатлары сурәтләнә; Советлар Союзы Герое исеме алган данлы батырларның, жыр кебек ягымлы, мәһабәт образлары җанлана. Әхмәт Ерикәй,, шагыйрь буларак, бөек рус әдәбиятының һәм туган әдәбиятның, фольклорның иң яхшы үрнәкләрендә формалашты; Шуңа күрә дә ул әдәбияттагы демократик традицияләрне, ирек сөючәнлек рухын дәвам иттерә. Ул халыкның иҗат көченә ышана, халыкның олы җанлылыгына) соклана, дуслык, туганлык хисләренең бөеклеген таң калып җырлый. Көрәш мине җырчы итте, бирде урыч. һәм көрәшче итте мине сөйгән җырым, — ди шагыйрь. Бу юллар Әхмәт Ерикәйне тулысынча характерлыйлар. Ул Тукай, Такташларның шигъри традицияләре белән барып, безнең совет поэзиясен тагын да 

Сайлау кампаниясе һәм язучылар  107 
 
 алга җибәрүче шагыйрьләребез- нең берсе. Аның иҗатында халыкчанлык рухы белән сугарылган җыр жанры аерым бер урый тота һәм Ерикәй бу жанрны күрелмәгән бер югарылыкка күтәрде дияргә кирәк. Ерикәй җырларында азат һәм ирекле совет халкының шатлыклы, күңелле тойгылары мотив булып яшиләр, Ерикәй җырларында халыкның гомуми шатлыгы, тормышның дөреслеге һәм табигый матурлыгы яңгырый. Шуңа күрә дә аның поэтик авазы татар халкына гына] түгел, башка халыкларга да якын, үз булып ишетелә. Ул милли шагыйрь. Ул—татар халкының алдынгы шагыйрьләреннән берсе булып, аның шатлык һәм бәхет җырчысы булып танылды, һәм ул рус поэтик сүзе белән дә иркен эш итүе белән киң популярлык казанды. Әхмәт Ерикәй шигъри культураны, поэтик технологияне ике телдә дә үзләштергән язучы. Рус әдәби тәнкыйте аның русча поэтик сүзенең җитлеккән булуын таныды. Бу — аның өчен генә түгел, гомумән, татар поэзиясе өчен дә гаять әһәмиятле, кыйммәтле бәя. Татар совет поэзиясен) бөтенсоюз мәйданына чыгарып популярлаштыруда Ерикәйнең хезмәте зур һәм ул бу юлда туктаусыз эшләп килә? Бу нәрсә безнең татар* әдәбиятының гомуми данын үстерә. Совет халкы, хаклы рәвештә, аңа хөрмәт күрсәтте, аны үзенең вәкиле итеп күрәсе килде һәм СССР Верховный Сонетына депутат итеп сайлады. Кызганычка каршы, > әле бездә Әхмәт Ерикәйнең иҗаты тиешенчә өйрәнелмәгән килеш тора. Безнең хәзерге тәнкыйть Ерикәйнең поэтик образларын өйрәнергә, талантының үсү юлларын күрергә тиеш, әлбәттә. Без халыкның үз язучыларына бәя бирә белүенә карап, соклану белән бергә, үзебездә! талантларны күрә белергә, аларга бәя бирә белергә, өйрәнергә тиешбез. Безнең язучылар сайлау кампаниясеннән читтә яшәмәделәр. Әхмәт Ерикәйнең Республика Сайлау Комиссиясендә член булып эшләвеннән тыш, һәрбер язучы актив эш алып барды. Газиз Иделленен халык доверенные булып эшләп йөрүен, күп кенә иптәшләрнең агитаторлар коллективына кушылуын күрсәтү дә күп нәрсә сөйли. Язучылар Союзы каршында төзелгән агитколлективта Г. Разин, М. Әмир, К. Нәҗми, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Ф. Хөсни, Б. Зернит, С. Урайский, Ә. Фәйзи, М. Елизарова, И. Парусов, Юдкевич һ. б. иптәшләр актив эшләп килделәр. Алар Казан1, шәһәренең промышленность үзәкләрендә, эшчеләр клубларында, сайлау участокларында үзләренең ,әсәрләре белән чыгышлар ясадылар] халыкка художество сүзе алып килделәр. Яна шигырьләр, очерклар мәйданга килде, Сталин турында мәхәббәт хисләре белән тулы дәртле жырлар язылды. Безнең язучыларыбызның көче белән депутатлыкка кандидатларның биографик очерклары, төзелде. Шулай ук алар әдәби җыентык та хәзерләп бирделәр^ Болар һәркайсы язучыларның актив эшләүләрен күрсәтә торган фактлар. Ләкин} без моның белән генә канәгатьләнеп кала алабызмы? Әлбәттә, юк. СССР Верховный Советына де путатлар сайлау/ кампаниясендә совет халкы үзенең героик юлына бер караш ташлап узды. Хезмәт, көрәш нәтиҗәләренең тирән мәгънәләре турында уйланды. Без барыбыз да беләбез — бу юл изге юл булды, көрәш — изге һәм мөкатдәс нәтиҗәләр китерде. Язучылар да шул көрәштән читтә яшәмәделәр, алар да халык белән бергә булдылар. Алар да үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәп килделәр. Шул көрәшүче халыкның хис һәм тойгыларын оештыруда язучы буларак билгеле уңышларга ирештеләр. Ләкин эшлисе эшләребез тагын да күбрәк, тагын да зуррак. ВКП(б) Үзәк1 Комитетының мөрәҗәгатендә, ирешелгән уңышларга йомгак ясау белән бергә, алда тор
108 Гази Кашшаф 
 
 
ган бурычлар да якты сурәтләнгән. Ул бурычлар — безнең эш программабыз һәм язучылар бу программаны намус белән үтәү өчен яңа иҗат эшләренә керештеләр. Сайлаулар уңае белән безнең алга килеп баскан беренче бурыч шуннан гыйбарәт. Туп тавышлары басылды. Сугыш кырлары тынып калды. Ләкин илебезне фашист яуларыннан азат иткән батыр кызылармеец, җиңүче солдат образы һәрвакыт дулкынландырып торачак. Кешелек дөньясын фашизм чирүеннән коткарган, Гитлер коллыгын бәреп ташлап, Европа халыкларына демократик тормыш корып җибәрергә булышкан Кызыл Армия һәрвакыт совет халкының игътибар үзәгендә Jорачак. һәм Кызыл Армия халыкның кайнар мәхәббәте һәм материаль кайгыртучанлыгы белән үсәчәк, ныгаячак. Идел ярларыннан алып, Карпат таулары кыясыннан Европа халыкларын күзәткән, Берлинга җиңү байрагы кадап, аннан да ары киткән, Манжурия кырларында, ПортАртурда һәм Сахалин ярым атавында гаделлек яулап алган киң карашлы, батыр йөрәкле совет солдаты образы — 6yJ әле бик күн художниклардан бик нык бирелеп эшләүне сорый торган материал. Бу образның монумент сынын гәүдәләндерү белән бергә аңа көч бир- Iән, аны җиңүгә алып килгән халык куәтенең чишмә чыганакларын, рухи байлыкның җирлеген реаль дөрес һәм художество ягыннан соклангыч итеп күрсәтү бурычы көн тәртибендә гора. Җиңүче халыкның көче һәм батырлыгы фронт кырларында гына түгел, тылның һәрбер почмагында күренде. Колхозчыларның, производство эшчеләренең фидакарь хезмәтләре җиңү китерделәр. Без бо- ларны да әле киң полотноларда гәүдәләндергәнебез юк. Мин аеруча производство темасына тукталыр идем. Бу тема бездә күтәрелмәгән чир.>. булып ята. Бу бик кызганыч Ф*»кт, бигрәк тә хәзер, произволство- индустрия — Республикабызның йөзен билгели торган тармак булып әверелгәч, ул темага әсәрләр язылмауны нормаль хәл дип санап булмый. Татарстан республикасы ин- дустриальаграр республика булып» экономик тормышын тамырыннан үзгәртеп корган икән, бу хәлне безнең язучылар онытмаска тиешләр! 
Без әле сугыш елларындагы иҗат эшенә йомгак ясаганыбыз юк, практик эшебездә моның кирәклеге сизелә. Чыннан да, драматургия жанрын гына алып карыйк.. Дәүләт Татар Академия театры өчен дә, Республикабызга булган колхоз- совхоз театрлары өчен дә репертуар җитешмәү сизелә. Совет тамашачысының соравына җавап бирерлек, идея-мораль яктан тулысынча чорыбызга ятышып торырлык һәм художество эшләнеше белән эстетик зәүкыбызны тәрбияли, тагын да үстерә= алырлык әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Кече форма драма әсәрләрендә дә зур җитешсезлекләр күренә. Болар һәркайсы драматургиягә аерым игътибар бирүне сорыйлар. Башлыча, сугыш елларында язылган драма әсәрләрен ныклы тикшерү һәм алардагы уңышлы-уңышсыз якларны ачып, киләчәк юлларын билгеләү мәсьәләсең көн тәртибенә китереп куялар. Халык нәфис сүз сорый. Халык алдынгы кешеләрҢең таң калырлык һәм үрнәк алырлык сурәтләрен сорый. Халык үз тәкъдирен ышанып тапшырган кешеләрнең портретларын бирүне көтә. Халык романнар, пьесалар, шигырьләр таләп итә! Бу теләкләрне үтәү безнең совет язучылары өстенә йөкләнә. Бездә әле кул-аяк тимәгән темалар, эшләнмәгән эшләр бик күп. Моны без чынбарлыкка тагын да якынаю, Ленин — Сталин идеяләре1 белән тагын да ныграк кораллану белән генә хәл итә алабыз, һәм моны без героик чорга тиң булырлык әсәрләр тудыру белән хәл итәрбез! Моны бездән партия сорый, моны бездән халык сорый, моны бездән даһи Сталин сорый!