Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУСМЫН КҮРЕНЕКЛЕ ЯЗУЧЫСЫ А. Н. ТОЛСТОЙ

{Үлүенә бер ел тулуга карата) Алексей Николаевич Толстой әдәбиятка күренекле рус язучысы сый. фатында, талантлы сүз художнигы һәм Ватаныбызның ялкынлы патриоты сыйфатында керде. Аның иҗатында рус милли даһилыгының иң яхшы сыйфатлары бик ачык булып чагылды. Аның «Михнәт чигеп йөрү» («Хождение по мукам») «I иче Петр», «Икмәк», «Иван Грозный» кебек зур әсәрләрендә халкыбызның иң яхшы сыйфатлары гадәттән тыш көч белән ачып салынды. Халыкка Толстой үзенең куәтле талантын бөтенләе белән бирде. Язучы үзенең талантын Совет чорында гына бөтен ^киңлегенә җәелдерә алды. Совет чоры аның талантын ныгытты һәм баетты, аны халыкның тарихын тирәнтен белү белән коралландырды. Толстойның әдәбиятта беренче тапкыр чыгышы 1907—1910 нчы елларга туры килә. Ул вакытта аның шигырь җыентыклары, ә1 соңыннан— Волга аръягы дворяннары тормышыннан алып язылган очерклары һәм пьесалары («Аксак барин», «Мищука Налымов», «Растегинның башыннан кичергәннәре» һәм башкалар) чыкты, Горький бу әсәрләрне укыгач, Толстойиы «хәзерге дворяннарның; психик һәм экономик яктан таркалуларын каты хаклык* белән күрсәтүче, һичшиксез эре, көчле язучы» дип котлады. 
 
А. Н. ТОЛСТОЙ  
Толстойның Волга аръягы дворяннары турындагы хикәяләре аңа русның «зур» әдәбиятына юл ачтылар. Бу әсәрләрендә ул князь Крас- нопольскийларның, кире беткән На- лымовлариың, комсыз Растегиннар- ның үлеп бара торган нәселләренең эшлексез тормышын үткен сатира белән фаш итү дәрәҗәсенә күтәрелә. Укучы алдында бай кәләшләр һәм хезмәттә җылы урыннар эзләү белән! шөгыльләнүче ваемсыз кешеләрнең, тәкәббер һәм кызганыч карьерачыларның бөтен бер галле- реясе үтә. Бу «Волга аръягы» циклыннан соңгы әсәр — «Никитаның бала чагы» — бөтен рус әдәбиятында балалар турындагы гүзәл повестьларның берсе. Ул үзенең' хаклыгы һәм гадилеге белән дулкынландыра. Анарда Россиянең поэзиясе, аның
HU _  И. Клабуновскин 
 
 сокландыргыч киңлекләре, аның халык әкиятләре тирәнтен, хис ителә. Толстой шулай ук ак эмиграция тормышы турында да Зур бер се риядә үткен сатирик хикәяләр яза («Кара алтын», «Невзоровның башыннан үткәннәре» һ. б.). Бу хикәяләрендә ул; череп таралган ташландыкларның ерткычларча тормышын һәм кыргыйлык морален фаш итә. Аның «Аэлита» һәм «Инженер Га- ринның гиперболоиды» дигән романнары да киң дан казандылар. Үзгәртүче патша—I нче Петрның куәтле фигурасы язучының игътибарын үзенә тарта. Ул аңа 1917 нче елда ук инде «Петрның көне» дигән хикәясен һәм бераз соңрак «Үрә торып» дигән кечрәк кенә! пьесасын багышлый. Ләкин Бөек Октябрь Социалистик революциясенең һәм 1ражданнар сугышының бөек вакыйгалары белән рухланган Толстой бу теманы берничә елга калдырып тора һәм «Михнәт чигеп йөрү» дигән трилогияроман өстендә эшләүгә кайта. Роман 1919 нчы елда башлана һәм 1941 нче елда, Гитлер Германиясенең СССР га хыянәтчел төстә һөҗүм итүе көнендә тәмамлана. Россиянең язмышы, рус халкы кичергән җәфалар һәм сыналулар— трилогиянең төп темасы әнә шулар. Романның геройлары — хәкыйкать эзләүче намуслы рус кешеләре — Иван Телегин, Вадим Рощин, Даша һәм Катя Булавиналар. Бу хакыйкатьне алар халыкта күрәләр, ә алар халыкның большевиклар белән икәнлегенә ышаналар. Россиягә мәхәббәт аларны революииягә китерә,, гражданнар сугышы утында җиңүче хәкыйкать туа — социализм хакыйкате туа. Толстой тарафыннан Октябрь революциясенең 20 еллыгына язылган «Икмәк» повесте «Михнәт чигеп йөрү» трилогиясенең сюжет линиясең дәвам иттерә. Ул тарихыбызның яңа сәхифәсен ача: җиңү юлларыннан «йөрүне» ача. Повестьның үзәге — Царицын (Сталинград) оборонасы. Оста кул белән язылган бу повестьта Ленин һәм Сталин образлары художество ягыннан бик яхшы гәүдәләнгәннәр. «Икмәк» повестенда! җ.иңүле көрәшне оештыру турында, бөек- оптимизм турында, 1аять каты сугышлар утында совет кешесенең характеры барлыкка килү турында сөйләнә. Толстойның «1 нче Петр» дигән данлыклы тарихи романы аңа гаять зур уңыш китерә. Роман илебез сталинчыл реконструкция планы белән коралланып, беренче бишьеллыкны тормышка ашыруга керешкән вакытта языла башлаган иде. Горький бу әсәрнең күренекле өстенлекләренә югары бәя бирүчеләрнең1 берсе булды. А. Толстойга язган хатларының берсендә ул болай ди: «Петр» — әдәбиятыбызда беренче чын тарихи роман. Озын гомерле китап. КүптәМ түгел 2 нче бүлектән өзекне укыдым — яхшы. Сез бик яхшы әйберләр эшли аласыз». Роман үзенең исеменә караганда шактый киңрәк. Ул—Петр патша туоындагы китап* кына түгел, бәлки XVII нче һәм XVIII нче гасырлар чигендәге Россия турындагы, рус халкының даһилыгы турындагы китап) та. Киң полотнода бөтен ил үзенең борылыш елларында күрсәтелгән: Азов походлары һәм шведларга каршы сугыш, рус флотының тарихы һәм Петербургның төзелеше, регуляр армияне төзү һәм Ватан фәненә нигез салу, һәм шушылар- ның бөтенесе өстендә — Петрның куәтле фигурасы. Толстой Россия) тарихында әһәмияте шуннан да ким булмаган башка1 чорга керешкәндә бу роман әле тәмамланмаган иде. Аның күп нәрсәне белергә омтылучы фикере рус милләте даһилыгының чыганакла • рына таба юнәлә. Аның каләме Иван Грозный образын үстереп чыгара. Ике бүлектән торган драматик повестьта — «Ата һәм* ана бөркет» һәм «Кыен еллар» дигән повестьларда — Толстой Грозныйның 1553 нче елдан 1572 нче1 елга кадәр патшалык итүе көннәрен сурәтли. Бу ике ун еллык рамкасына рус 

Русның күренекле язучысы Л. Н. Толртой 111 
 
 тарихының зур фактлары керә: Ли- вон сугышы, хәрби-политик реформа— опричнинаны урнаштыру, боярларның киң колач алган заговоры, Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең һө- жүме һәм Москваның януы. Грозный ике фронттан сугыш алып бара: көньякта — Дәүләтгәрәйгә каршы һәм төньякта — Ливон орденындагы немец эт-рыцарьларына каршы. Борынгы рус җирләре өчен шушы сугышлар көнендә Грозный бердәм рус дәүләте идеяләренә дошман булган боярларга һәм князьләргә каршы рәхимсез көрәшкә керешә. Бу рәхимсез гасырда Грозный үзендә дәүләтнең ' алдынгы прогрессив көчләрен гәүдәләндерә. Ул Россияне үз заманының алдынгы державалары сафына күтәреп, аны кыю рәвештә киң тарихи үсеш юлына таба алып бара. 
** r :k 
Язучы Толстойның чын бишеге халык иҗаты булды. Анардан ул үзенә көч һәм рухлану аллы. Фоль’ клор материалына нигезләнеп төзелгән һәм 1911 нче елда чыккан «Зәңгәр елгаларның аръягында» дигән әкиятләр һәм җырлар җыен- тыгьп бердәм рәвештә яхшы дип каршыланды. Халык белән ныклы элемтәдә булу, Ватанга мәхәббәт — Толстойның төп сыйфатларыннан* берсе әнә- шул. Бөек Ватан сугышы көннәрендә Толстойның исеме иң атаклы язучылар исемнәренең берсе булды. «Иван Сударев хикәяләре»— тулардан киң күләмдә мәгьлүм булганы «Рус характеры», — аннары «Ватан», «Мин дошман күрергә чакырам», «Рус һәм немец», «Ачуланган Россия», «Без нәрсәне саклыйбыз» һәм бик күп! башка төрле художествогпублнцистика әсәрләре миллионнарча халыклар массасы арасында лаеклы рәвештә дан казандылар. Үз халкының Һәм тынычлык сөюче бөтен кешелек дөньясының язмышлары өчен борчылу язучының йөрәгендә фашистларга — сугыш уты кабызучыларга ачы нәфрәт хисе тудырды. Гитлерчы урдалар СССР га хыянәтчел төстә һөҗүм иткәч һәм Ватаныбыз өстенә үлем куркынычы; килгәч, Толстой үзенең бөтен нәфрәтен ҺӘхМ бөтен дәртен дошманның мәкерле планнарын фаш итүгә юнәлтте. Җиңүгә ныклы ышаныч, безнең 
эшебезнең хак булуын аңлау, тормышка чиксез мәхәббәт — Толстой- ны 1942 нче елның 1 нче маена карата язган «Халыкның дәһшәтле көче» дигән мәкаләсендә түбәндәге искиткеч, якты оптимизм белән тулы булган сүзләргә рухландырдылар: «Безгә, кадерле иптәшләрем, үзебезнең гүзәл туган җиребездә яшәргә һәм яшәргә, җиңәргә һәм төзергә. Гитлерның коточкыч кыяфәте, саташу вакытында күз алдына килгән кебек, төтен болытлары артына кереп югалыр, ә тормыш, язгы кыр өстендәге тургай җыры кебек җиңүле һәм шатлыклы тормыш — безнеке!»... «Ачуланган Россия» дигән мәкаләсен Толстой түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: «Җиңүченең көчле кулы белән без гадел тормыш төзүче батыр, халкыбыз тарихының яңа сәхифәсен ачарбыз. Сталинның зирәк йөрәге — безнең тормышыбызны бәхетле итеп төзәчәгебезнең нигезе». Толстой үзенең талантын совет халкына бирде. Үткәндәге иң караңгы картиналар аркылы ул башын югары күтәргәч хәлдә үтте. Алексей Толстой рус әдәбиятының иң яхшы традицияләрен турылыклы рәвештә дәвам иттерүче, халкыбызны бөек халык итеп әверелдергән күренекле язучыларның эшен дәвам иттерүче булды. Үзенең озак елларга сузылган хезмәте белән, рухлы сүзләренең көче белән һәм Ватаныбызга чын күңелдән бирелеп хезмәт итүе] белән, ул миллионнарча укучыларның тирән* мәхәббәтен казанды.