Поэзия
УЙЛАРЫМДА ТУГАН АВЫЛЫМ
Корея җирендә үзем, Авылым истә. Сагынам туган җиремне — Онытмам һич тә. Хыялымда һаман минем Шаулый камышлар, Инештә үрдәкләр йөзә, Чиртә балыклар. Вак ташлар аша омтылып Инешкә таба. Саф көмеш кебек чылтырап, Чишмәләр ага. Бакчаларда хуш ис чәчеп Сиреньнәр үсә, һәм аны назлап, иркәләп йомшак җил исә. һәр көн иркәм ялгыз килә Чишмә буена, Җәйге кояш нурлар сибә Аның юлына. Чумырып ул чиләкләрен Салкын су ала, Аннан гөлләр арасына Кереп югала... Нәкъ шулай саклап хәтердә Туган авылым, Үттем с?угыш елларының Утын, давылын. Корея. Октябрь 1945 ел.
ДУЛКЫННАР ҮТӘ...
Тың диңгез дулкыннарына Мин сөйлим синең турыда, Мактаулы Казан. Аның таш ярына басып, Күңел дәфтәремне ачып, Сиңа хат язам.
Халкымның теләген үтәп, Авыр сугыш юлы үткән Улыңнан сәлам. Илемнең изге чигендә — Ерак
Көнчыгыш җирендә Мин постта калам...
Шаулашып, нидер сөйләшеп, Үзара көйләр көйләшеп, Дулкыннар үтә. Мин беләм, шушь/ көйләрдә Дулкыннар ерак илләргә Даныңны илтә.
Октябрь 1945 ел