Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК
А ЮЛБАШЧЫГА
Безне бөек җиңүләргә алып бардың син һаман да, Без белгәннән бирле сине, безнең якты кояшыбыз! Кыенлык һәм куркынычлар бик күп; булды безнең юлда, Чигенмәдек ләкин аннан, син барында, юлбашчыбыз! — Сезнең бу юл куркыныч!—дип кычкырдылар безгә һаман. Син Ленинның ал байрагын аның саен тоттың ныграк. — Без тиңдәшсез җиңүләргә барырбыз,—дип,—шушы юлдаги Кулыбызда булган чакта Ленин биргән изге байрак! Ташландылар төрле яктан} безгә дошман өерләре. Ташландылар янап безгә үлем белән һәм күп кабат. Куркынычлар безнең өстә шул кадәрле хәтәр иде, Торды дөнья безнең эшне отылганга, бушка санап. Синең ныклы ышанычың маяк булды безнең алда, Көрәшләрдә без аңардан куәт алдык һәм көч алдык. Җиңеп чыктык* иң дәһшәтле һәм куркыныч сугыштан да. Тезен чүкте явыз дошман. Тора дөнья таңга калып! Кыенлыклар безнең алда бик күп әле, без беләбез. Шуңар сиңа тапшырабыз без ышанып илебезне. Иң беренче тавышыбызны шуңар сиңа без бирәбез: — Даһи! Алгы җиңүгә дә алып бар, — дип, — үзең безне!
ӨЧ ЕГЕТ
Айһай, дуслар, безнең Гөлсем Бигрәк чуар күңелле! Сайлый алмау өчтән берсен — Шул чуарлык түгелме? Ул бит, дисез, үз эшендә Төпле генә кыз кебек! Алай булгач, тирәсендә / Ник йөртә соң өч егет? Шулай сайлый алмаслыклар Кемнәр алар, дисеңме? Берсе Газиз, берсе Батыр, Берсе Камил исемле.
Берсе кайткан Будапешттан, Берсе Берлин яныннан. Өченчесе — күптән түгел Тын Океан ярыннан. Барысының да күкрәгендә Бишәралтышар йолдыз. Кайсысына караса да, Чуалып кала бит кыз! — Сайла инде, дидек, берсен! Хатын белән аңарга. Өчесеннән ләкин Гөлсем Белми кайсын сайларга.
Әхмәт Исхак шигырьләре 29
— Уйлап кара: кайсы уңган, Кайсы бик матур, — дидек. Кайсы акылга бик камил, Кайсы бик батыр, — дидек. — Араларында аерма Бардыр, дидек, әз^рәк. Арада, дидек, җаныңа Кайсысы газизерәк? — Өчесе дә бик уңганнар, Өчесе дә матур, — ди Газизе дә, Камиле дә, Батыры да батыр, — ди. Үзем дә аптырадым, Аерудан, гаҗиз, — ди, Камиле дә, Батыры да, Газизе дә газиз — ди. Кайсы акылга бик камил, Аерып әйтә алмыйм, — ди.
Батыры да, Газизе дә, Камиле дә камил, — ди... Хатын белән уйлый-уйлый Аптырап беттек инде. Берсен, дибез, тизрәк кенә Сайласа ярар иде! Ә кайсысын?... Үзебез дә Әйтә алмыйбыз кисеп. Өчесе дә бик ягымлы. Аерып аласың ничек? — Нигә соң, дим, болар шулай Өчесе дә уңганнар?... — Алар шул, ди, хатын әйтә, Армиядә булганнар! Уйлыйм, уйлыйм да, хатынга: — Үзебез уңмаган, дим _ Өчесенә өч кыз шунда Үстереп булмаган, дим!..
ӘНӘС КАРИ * СТАЛИН
Сталин исемен язгач яшь художник Гранит ташны уеп, Мактангандай итте бер дустына: «Тирән уйдым»,—диеп.
ИСЕМЕ
Дусты әйтте: «Синең уемнарың Тирән-тирәнен дә, Моннан тирән язылган бу исем Халык йөрәгендә».
ЯШЬ МУЗЫКАНТ Бер Һәвәскәр тырышып гармонь уйный, Бирна саен үзе ялгыша. Тик анардан рухы төшми аның, Ә гармоньга ныграк ябыша. Ялгышыр да, бик күп азапланыр, һәм соңыннан шундый көй чыгар, Моңнарына аның кушылуны Бәхет iiTeil санар җырчылар.,