ОЧРАШУ
Хәмзә үзенең барлык күргән та- нышбелешләрен. күз алдына китереп караса да, менә әле яңарак кына ишек ачып караган кешене кайда очратканлыгын хәтерли алмады. Шуннан соң ул, зиһенен тагын да ныграк туплап: — Кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Тукта әле, артыннан чыгып яхшылабрак карыйм әле! — дип сөйләнәсөйләнә, тиз генә өс- башын киенде дә, ашыгып, тышка чыкты. Көннең салкынлыгы бераз йомшый төшкән, битне, муенны кытыклап, әкрен генә ябалак-ябалак кар явып тора иде. Күк йөзе — кар ябынган җир белән бергә тоташкан төсле, анда соры сыеклыктан- башка бернәрсә дә күренми, һава, шактый ук дымсу булса да, суларга җиңел иде. Әлеге кеше күренмәгәч, Хәмзә, тнрәягына карана-карана, мастерской ягына китте. Мастерскойда, гадәттәгечә, эш көне башланып килә вде инде. Анда, ремонт эшчеләре, трактор йөртүче көчле егетләр һәм җитез кызлар, үзләренең станоклары, тракторлары һәм комбайннары тирәсендә кайныйлар. Сандалларга куелган тимерләргә алмаш-тилмәш сугылган чүкеч тавышлары чың-« лый, комбайн һәм трактор моторларының шаулап эшли башлаулары ишетелеп тора иде. Хәмзә, мастерской яныннан үтен барышлый, андагы эшчеләргә күз ташлап, әлеге, ишектән карап узган кешене тагын бер күрергә теләде, ләкин ул кеше эшчеләр арасында күренми вде. — Таныш кешегә охшаган иде үзе. Бәлки тагын очрар әле, — диде Хәмзә, эченнән генә, һәм еш-еш кайтуына ике иде әле. Ул,
полковник Петров командалыгында хәрәкәт иткән укчы гвардеецлар полыгында өлкән сержант булып хезмәт итте. Үзенең сугышка осталыгы,
дошманга рәхимсез бу
луы, чыдамлыгы һәм батырлыгы белән бөтен дивизия күләмендә дан казанды, берничә мәртәбә орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Армиядән кайткач ул тыйнак гадәтле һәм бик акыллы, кешегә илтифатлы хатыны, берсеннән-бер- се матур ике баласы янында бераз ял итте дә, үзләренең «Кызыл Маяк» колхозында, элек эшләп килгән һөнәре буенча, балта остасы булып эшли башлады. Бу эш ргтктн өчен яңа эш түгел. Аны хәзер MTS ка, сарайлар өстен каплар өчен, дип колхоз җибәргән иде. Хәмзә сарайлар янына килеп җиткәндә, анда башка бал'Ла осталары да җыйналып, эш башларга тора иделәр. Менә алар дәррәү кузгалып, һәркайсы үзенә күрсәтелгән эшкә ябышты. Хәмзә дә, кыска кара туны өстеннән бәйләнгән каешына үткер балтасын һәм чүкечен кыстырып, сарай башына менеп китте. Эшчеләр сарай башына әле уңнан, әле сулдан алмаш-тилмәш, сары юка такталар
адымнар белән? аргы райлар янына китте. Хәмзәнең армиядән ай да тулып үтмәгән
яктагы са-
Бөек Ватан сугышы фронтларында,
.с. Ә.“ № 2.
82 Әбрар Шамик
суза башладылар. Хәмзә, җиңел генә хәрәкәтләр ясап, такталарны эләктерепэләктереп ала да, алар- ны шунда ук эшкә җибәреп, сарай түбәсен ямый бирә. Аның сүз һәм тәмәке тарту белән күп мавыкмыйча, чын күңелен һәм бар җегәрег/ биреп, искиткеч тибеш һәм пөхтә эшләвен күреп, башка осталар аңа соклана һәм үзара: — Ну, молодчина кеше дә соң, эшләгәндә кулыннан ут чыга,—дип пышылдаша башладылар. Биш ел буенча автомат асып йөргәннән соң, Хәмзә балта эшенә бик сусаган, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эшли иде. Ул, озакламый яз җитәчәген, кырларның тракторлар көтеп торганлыгын уйлап, балтасын дәрт- ләнепдәртләнеп суга, үзе, шул ук вакытта, тиздән хәтфәдәй ясмык, борчак, солы, бодай, тары уҗымнары белән күмелгән иген басуларын күз алдына китереп, яшәү көче сизенеп, тавышсыз гына елмая иде. Хәмзәнең күңеле тагын да күтәрелә төшеп, дәрте көчәйгәннән көчәйде. Аның эшләгән саен эшлисе килде. Ул үзендә көчнең арт- каннан-арта барганын сизде һәм эш көненең очлануын тоймый да калды. Менеп-төшеп йөрү өчен сөялгән баскыч басмаларына шыгырдатып басабаса Хәмзә сарай башыннан төште. Нәкъ шушы вакытта зур бер трактор, шаулавын бер көчәйтеп, бер киметеп, МТС ишек алды тирәли бер-ике мәртәбә әйләнде дә түбәсен Хәмзә япкан сарайга кереп китте. Хәмзәнең соры • күзләре тракторны сарайга алып кереп китүче эшчегә текәлделәр. Бу эшче урта буйлы, уң колагы төбендә яссы, кызыл миң булган, һәм Хәмзәгә караганда шактый кече, хәтта өлйәнмәгән егет диярлек яшь бер кеше иде. Ул, Хәмзәнең аңа бик текәлеп каравына уңайсызланыпмы, яки берәр эше булыпмы, трактор астына кердл, анда ниләрдер кармалый башлады. Хәмзәнең күңеле яңадан шәһәр- ләрдән-шәһәрләргә ташлана, та • нышлардан танышларга сикерә башлады. Ул, бу таныш кешенең кемлеген исенә төшерә алмыйча тәмам аптырап чыккач, эченнән генә: — Әнә инде, әнә, муенындагы кызыл тапларына чаклы таныш бит, — дип
куйды һәм, сүз кузгату нияте белән, әлеге эшче янына килеп басты. — Карагыз әле, дус кеше, мин сезне кайдадыр күргәнем бар кебек, — диде ул, эшчегә туп-туры эндәшеп. Эшче, трактор астыннан чыгып, зур зәңгәр күзләрен Хәмзәгә текәп карады да: — Ихтимал, минем дә сезне кайдадыр күргәнем бар шикелле,— диде һәм: — Казанның сабын заводында эшләгәнегез юкмы? — дип өстәде шунда ук. — Юк, — диде Хәмзә һәм, эче пошып киткәнсымак булып, кесәсеннән көмеш портсигар чыгарып, тәмәке төрергә тотынды. Ул, ике арада башланган сүзне дәвам иттерергә теләп, эшчедән: — Фронтта булмадыгызмы?—дип сорады, һәм, — мәгез, минем тәмәкене тартып карагыз! — дип өстәп куйды. Эшче, Хәмзәнең кулыннан портсигарны алу белән, аның капкачында «Романов И. И.» дип язылган сүзләрне күреп, баскан җирендә таш кебек катып калды. Ул бар дикъкате белән Хәмзәгә текәлеп карап калтыранган хәлдә: — Ах! Мин кемне күрәм?!—дип кычкырды. Хәмзәнең портсигарны кайдан алуы «келт» итеп исенә төште һәм аның башыннан үткән дәһшәтле көннәр, акылын үтәдән-үтә кисеп, бер секунд эчендә күз алдына килеп бастылар... Бу дәһшәтле көннәр 1941 нчэ елның август аенда булып үткәннәр иде. Ул чак Хәмзәгә егерме тугыз яшь тә тулмаган иде әле. Немецлар көндез ике мәртәбә һөҗүм ясап алдылар да, караңгы төшкәч, упкынга баткан шикелле, бөтенләй тынып калдылар. Алар
Очрашу 83-
ның кайда торулары һәм нәрсәгә әзерләнүләре зурында белергә кирәк иде. Моны белеп килү бурычы Казах егете Җумагулов белән Хәмзәгә тапшырылды. Төн, күзгә төртсәң күренмәстәй, караңгы иде. Карсак тау битләрен каплап үсеп утырган әрәмәлекләр арасыннан бер торып, бер шуышып Хәмзә белән Жумагулов разведкага киттеләр. Немецларның көндез торган урыннан күчеп безнең фронтның үң флангысына үтәргә маташуларын җентекләп белгәч, алар кайтырга борылдылар. Ләкин көтмәгәндә килеп чыккан бер төркем немецлар каршысында калып, алар белән сугыш ачарга туры килде. Көчләр тигез булмаган бу көрәштә Жумагулов үлде, Хәмзә яраланган хәлдә, немец солдаты астында калып, аның күзен тырнап чыгарырга, бугазын чәйнәргә һәм өскә чыгарга азапланды. Аннан соң ул өстендәге немецның җансыз нәрсә сымак, аунап төшүен һәм, бераздан үзенең кемнеңдер иңбашында асылынып баруын уяулы-йокылы хәлдә сизде ДӘ, соңыннан бөтенләй һуштан язды, 17 Хәмзә өч көн буе һушына килә алмыйча, үлем белән тартышты ул чакта, дүртенче көн дигәндә күзләрен ачып бер карады да, янә күзләрен йомып, «Зөлхиҗҗә! Балаларны ашаттыңмы? Әни! Үлмә инде, бәгырем, үлмә!» дигән сүзләр белән саташып китте, тик дүртенче көн иртә белән генә аңына килде, үзенең ак палатка эчендә ятканын күрде. Күзен ачып җибәргәндә, аның баш очында — өстеиә ак халат кигән, коңгыр чәчле бер хәрби хатын, һәм урта буйлы, муенына кызыл тап төшкән яшь кенә старшина басып торганын күрде. Старшина, Хәмзәнең разведкада күрсәткән батырлыгына һәм исән калуына шатланып: — Мә, дускай! Разведкада шул чаклы немецларны үтергәнең өчен миннән сиңа иптәшләрчә бүләк, үзеңне үлемнән коткарган кешенең истәлеге итеп сакларсың, — диде, капкачына «Романов И. И.» дип язылган көмеш партсигарны Хәмзәгә чыгарып бирде. Хәмзә, старшинаның «Үлемнән коткарган кеше...» дигән тирән мәгънәле сүзләрен ныгырак төшенергә теләп,
үзенең үлемнән котылу һәм бу палаткага килеп эләгү юлын беләсе килеп, старшинага дусларча карап торды. — Син разведкада вакытта, үз группам белән мин дә дивизия разведкасында идем, — диде старшина.— Җан түзмәде, группам белән берлектә, автоматлар шартлаган якка йөгердек. Без килгәндә сине бер немец буып ята иде. Мин аның аркасына пычак белән чәнчеп, өстеңнән алып ташладым да, сине медсанбатка китереп тапшырдым. Хәзер менә хәлеңне белергә дип керүем иде әле. Молодец, син ул көнне шәп эшләдең, иптәшең белән икегезгә уннан артык немецны түшәп салган идегез... Үзен үлемнән коткарган старшинаны кочып үбәсе, ата улын иркәләгән кебек, башыннан сыйпыйсы килгән иде ул чакта Хәмзәнең, ләкин ярасы каты булганлыктан, врач моны эшләргә ирек бирмәде. Хәмзә, старшинаның кулын үзенә тартып кысып үпте дә, кайнар яшь белән тулган күзләрең йомарга мәҗбүр булды. Шул көннән бирле Хәмзә старшина белән бер генә мәртәбә дә күрешә алмады, ә бүген МТС та очраган кешенең старшина Романов булуын белеп, — Мине үлемнән коткаручы Романов, җаным! — дип кычкырды да, аның кочагына ташланды. Алар, бераз тынычланганнан соң, үткәннәрне искә төшерә, бер-берсе- нең хәлен сораша башладылар. Романов үзенең «Кызыл Маяк» колхозыннан) егерме чакрьнм гына’ ераклыктагы Сабан авылыннан булуын һәм күптән түгел генә армиядән кайтып, МТС ка тракторчы булып керүен сөйләде. 1946 ңчы ел, февраль