Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЙТУ


Приказга кул куелган — Кайтырга ярый миңа. Бар табигать саубуллашып Көнләшеп карый миңа. Чынлап та. иң беренче кат Кинәт күрдем мин бүген, Күкләрнең бу зәңгәрлеген, Диңгезенең күклеген. Бу якларның алтын көзен Алып китәрдәй булам, һәр яфрагын күкрәгемә Медаль итәрдәй булам. Үзем дә бу яга өчен Шулай кыйбатмын төсле, Депутаты булырга да Мин кандидатмын төсле. Аерылам бу мәһабәт Океан ярларыннан, Аерылган күк адъютант Сөйгән генералыннан. Әверелсәм иде синдәй Саф булып, тирән булып, Тын океан! калыр идем Синең бер тамчың булып. Чыннан да, сизәм мин хәзер Үземне убылган күк, Шаулап аккан елга килеп Диңгезгә кушылган күк. Мин күбекләнеп сикергән Ул ташлар кайда хәзер! Минем әүвәлге сугышчан Юлдашлар кайда хәзер! 
Нидер басты минем белән Ул кайтачак дусларны, Үлән басып киткән төсле Тылда калган ДОТ ларны. Алар да минем шикелле Тындылар, үзгәрделәр, Үзй квартираларының Адресларын бирделәр. Кайсысы үз Кавказына Нарзан эчәргә дәшә, Кайсысы үз Уралына j Таулар тишәргә дәшә. Сүзләрендәге гадилек* Хәйран калдыра мине, Тыныч чорларга күчүләр Шулай буладыр инде. Туганнар, аналар сезне Иркәләр куллар кайта, Атомнар! Сезне дә ватыр, Теткәләр куллар кайта. Без кайтабыз, саубуллашып Постка баш ордык инде, һәм без аны ышанычлы Кулга тапшырдык инде. Тыныч чорның хезмәтенә Кайтырга ярый безгә Бар табигать саубуллашып, Ышанып карый безгә...