Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТ ПОЧТАСЫ

С. МАРШАК Татарчалаштыручысы Кави Нәҗми. 

 1. Кем бу ишекне кага? Каеш сумка аркада. Миңа кирәк кеше бу: Шул үзе, әлбәттә, ул — Ленинград буенча Хат ташучы почтальон! Туганнарча күрешеп, Бер-ике сүз әйтүдән Аңлап алдым: якташым Элеккечә көр икән. Семьясы да сау-исән. Авыр чак инде артта. Тырыш хезмәте өчен Медаль биргәннәр картка Ул саклаган шәһәрне — Безнең Ленинградны, Очса да снарядлар һавада бер-бер артлы. Егерме еллап элек Ничек булса, ул һаман Сумкасына хат төяп Уза безнең урамнан. 2. Кем бу ишекне кага? Сумка бавы аркада, Зәңгәр фуражка кигән, Бакыр бляшка элгән. Бу — шул үзе, һәрвакыт — Яз да, көз дә, кыш та ул, Ленинград буенча Хат ташучы почтальон! Егерме ел элгәре Мине ул нәкъ шулай ук Уята торган иде Шылтыратып звонок. Күпме тапкыр мин аны Иртәнге аулак чакта Җәяү очратканым бар Безнең йорт торган чатта. Яңгырмы ява анда, Кармы тузгый 
буранда, Ул һаман сумка тагып йөри иде урамда. Егерме йортка тиеп Үтә иде көн саен, Иң азакка калдырып Инженерлар сараен. Тора иде ул чакта Минем белән бер катта — Борис Житков — ж;ан дусым һәм яраткан язучым. 
Диңгез штурманы ул, Гизде бөтен дөньяны. Җир шары буйлап шуннан Хат килде эзләп аны. Хат килде илләр гизеп, Дәрьялар, күлләр кичеп, Караб бүлмәләрендә, һава көймәләрендә. 
Ул хат очып үткән ди Эссе яклар буенча. Күргән ди ул: бегемот Ничек итеп су эчә. Күргән фламингоның Ничек канат юганын һәм кенгура артыннан Динго эте кунганын. 
Фронт почтасы    
 
 
Ниһаять килеп җитте Ул хат Ленинградка. Төрле марка — тамгалар Сугылган иде хатка. Бусы — Дублин, Эйредә, Бу утрау — Тринидад, Бу — Рио де Җанейро, Сан-Франциско, Ленинград. Иптәш Җитковка аны, Тапшырды, 'әлбәттә, ул, Ленинград буенча /Хат ташучы почтальон. 3. Ростов, Тула, Казанда Туып үскән балалар Житков турында язган ■ Хикәямне беләләр. Иптәш Житков юк хәзер... Минем яшь укучылар — Хәзер инде фронтта Данлыклы сугышчылар. Ут эченнән аларга Маркасыз да бара хат. Иң кадерле бүләктән һәр сүзе аның кыйбат. Ак канат та күк канат Кошлар кунган шикелле, Килеп төшкән хатларның һәрбер юлы сөйкемле. Хат язалар әниләр, Хат язалар нәниләр. Якын кешеләренә: — Күптән күп сәлам, — диләр. Фронт юлы буенча Илдән хәбәрләр оча, Хатлар килә һәр кемгә, Терегә һәм мәрхүмгә. Җиңү шатлыгы белән Туган саен яңа көн, Ераккарак илтәләр һәр кемнең язган хатын. Бик ихтимал шундый хәл: Иптәш Житков улына Дигән хатны Берлиндә Тапшырырлар кулына. Кичә дары төтене Бу җирдә кайнап торган. z чС. Ә.“ № 2. Хәзер фронт почтасы Шунда чатырын корган. Сөйләшәләр безнеңчә — Рус, татары аралаш. Кемдер уйный гармоньда. Повар бүлә кайнар аш. Украина җиреннән, Бакчалар арасыннан Безнең танклар бара, Корыч крепость сыман. 
Тиздән фронт почтасы Хатлар төяп озатыр. Хат тапшырыр батырга Почтальон — үзе батыр. Яшрен сукмак буенча, Тау буеннан, урманнан Рота һәм батальонга Хат илтүче почтальонга Бездән рәхмәт, бездән дан! Каешлы сумка тагып, Безнең ишекне кагып, Әтиләр-абыйлардан Хат алып килүчегә Бездән рәхмәт, бездән дан? 4. Көньяктагы шәһәрнең Шундый эссе һавасы. Ә еракта ялтырый Кар каплаган тау башы. Агач күләгәсендә, Салкын чишмә буенда, Шау-гөр килеп балалар Бирелгәннәр уенга. Чынлап сугышкан төсле, Чишмәне кичеп алар, Каршы ярдагылардан Берсен плен алганнар. Шул чагында почтальон Килеп чыга каршыга. — Бармы әллә безгә хат? — Дип сорыйлар барсы да. — Бүген, ди ул, китердем Хат ике фатирчыга — Егерме бишенчегә, Егерме алтынчыга. — Без бит шунда торабыз. Бирегез безгә аны! — Укый алырсызмы соң? — Таныйбыз әлифбаны.

98 С. Маршак 
 
 
Югары кат баскычтан Хат алырга төштеләр. — Петровларга әткәсе Хат җибәргән ич! — диләр. Күрсә әгәр ерактан Бу бакчаны, бу өйне. Нинди куаныр иде Петров — полк герое. Нефть складында Хезмәт итеп ул элек, Яши иде шушында, Әкият багында кебек. Ял көннәрен каршылап Семьясы белән шунда, Утыра торган иде ул Үзенең баскычында. Кайда соң ул? Сугышамы Фронтта көндез — кичен. Башын салдымы әллә Туган-үскән ил өчен. Кем белсен. Хат буенча Билгеле тик шундый хәл: Сержант Петров сау булган Өч атна моннан әүвәл... 5. Басма хәрефләр белән Улы язды сәлам хат. Кызы исә актыктан Өстәде бер юл фәкать. Малай язды «Гафу ит Болай итегЦ язганга. Фашистларны ку да син, Кайт тизрәк безнең янга. Сугыш хәле турында'1 Тулы яз, барсын белим: Кайда торасың анда? Күпмесен5 алдың плен? Сезнең батареяда Туплар күпме, әллә аз? Секрет булмаса әгәр Шул турыда тизрәк яз. Бер көнне радио тыңлыйм: Приказ, аннан соң гимн, — Бу минем әткәй керде Молодечнога! — димен. Мин дә синең шикелле Батыр булырмын алда. Курыкмыйча мин хәзер Карыйм төнлә урамга. Бер ел инде, еламыйм. Мин бит инде дәү генә. Хатың килгән көннәрдә Елый тик әнкәй генә. — Ул! бит тере, ул исән. Елама, әнкәй! — дисәм, — Мин елыйм, ди, бәхеттән, Исән 
булганга әткәң. Кинода бер сугышчы Сиңа шундый ошаган. Хуш хәзергә. Төн җитте. Көтәм сине. Сережаң». Төнге караңгыда ул Куйды хатка ноктасын. Кызы да бер юл өстәп Язды сагынып әткәсен. Иртә белән, иртән' үк Язды болай дип аңа: — «Сау бул. Кыйна дошманны Көтәмен. Светлана». 
г" • • ? 6. Зур бер станциядә Төрле якның хатлары Поезд көтәләр иде, Җыйналып бергә бары. Шыпырт кына үзара Сөйләшәләр: — Кем кайда? — Киров, — Горький, | — Боровой, — Кызыл Орда, — Караганда... Поезд килгәнче алар Сумкада, күн букчада, Сөйләштеләр һәр телдә — Русча да, кумыкча да... Кешеләрчә кычкырып Сөйләшмиләр, әлбәттә. Язылган бит ул сүзләр Адрес итеп һәр хатта. һәрбер хат} юлын белә: Кайсы шәһәр, кай район, Кайсы номер капканы Ачып керер почтальон.
Фронт почтасы 99 
 
 
Бары тик сугышчылар Сагынып хат көткән урын Кайсы йортта? һичбер кем Язмый аның номерын. Төнлә поезд туктый да: — Төшегез! —диләр, — фронт! Күктә яшен шикелле Уйнап тора зәңгәр ут. Самолет тавышы килә. Безнекеме? Түгелме? Әллә дошман ягымы? Көтеп торыр чак түгел! Бушат әйдә вагонны! Яшрен сукмак буенча, Тау буеннан, урманнан, Ротага, батальонга г Хат илтүче почтальонга • £ Бездән рәхмәт, бездән дан! Каешлы сумка тагып, Безнең ишекне кагып, Әтиләр, абыйлардан Хат алып килүчегә Бездән рәхмәт, бездән, дан! 7. Иң гади бер кеше ул — Ротаның почтальоны. Шулай; да чиксез озын Аның үтелгән юлы. Траншеяга хәтле Өч йөз адым' юл бары, Дошман уты астында Үтә ләкин ул аны. Мылтык ядрәсе килеп, Баш очында сызгыра. Юлда авыр снаряд Чокырлар казып тора. Ут яңгыры астында Килми тиккә үләсең. Кайда шуып, иелеп, Кайда йөгереп үтәсең. Туплар шартлый якында. Туфрак катыш ут ява. Ике1 туры ат дулый Җөгән тартып уртада. Почтальон сыйпап уза Ул атларның ялларын: — «Тынычлык юк сугышта Сезгә дә, дип, җаннарым!» Тузан куба... Көл тула Почтальон күзләренә. Күрә: туры атларның Юк инде эзләре дә... Учында сизә әле Аларның җылысын ул... Әйтерсең, сезне, атлар, Очыртып китте давыл... Өч йөз адым чамасы Ул барасы окопка... Ләкин сугыш кырында Юл озая бик «үпкә. 
Йөри торгач почтальон Эзләп таба танышын, Егетләрчә куя ул Төзәткәләп каешын. 4 Бары да исәнләшә: — Бик сау килдеңме? — диепг — Петров кайда? Җә, Петров, Хатны ал әле биеп! Кызу бүген, нәкъ мунча. Шулай да җиңел, рәхәт — Куен кесәңдә булгач Туган илдән килгән хат! 8. Җиңү шатлыгы белән Туган саен яңа көн, Ераккарак илтәләр һәр кемнең язган хатын. Батыр сугышчылардан Калмыйча бер адым да, Ут астында^ почтальон һаман бара алында. Яшрен сукмаклар буйлап, Тау буеннан, урманнан;. Ротага, батальонга Хат илтүче почтальонга Бездән рәхмәт, бездән дан! Каеш сумкасын тагып, Безнең ишекне кагып, Әтиләр, абыйлардан Хат алып килүчегә Бездән рәхмәт! Бездән дан!