Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕРЧИЛЛЬ ӘФӘНДЕНЕҢ |РЕЧЕ ТУРЫНДА ИПТӘШ И. В. СТАЛИННЫҢ „ПРАВДА" ХӘБӘРЧЕСЕ БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮСЫ


 Шушы көннәрдә «Правда» хәбәр. челәреннән берсе, Черчилль әфәнде реченә бәйле булган күп кенә мәсьәләләрне аңлатуны үтенеп, .иптәш Сталинга мөрәҗәгать итте. Иптәш Сталин тиешле аңлатмалар бирде. Бу аңлатмалар түбәндә хәбәрченең сорауларына җаваплар төсендә китереләләр. СОРАУ. Черчилль әфәнденең Америка Кушма Штатларында сөйләгән соңгы речен сез ничек бәялисез? ҖАВАП. Мин аны союздаш дәүләтләр арасында ызгыш орлыклары чәчүгә һәм аларның хезмәттәшлеген кыенлаштыруга исәп тотылган куркынычлы акт дип бәялим. СОРАУ. Черчилль әфәндеиен рече тынычлык һәм куркынычсызлык эшенә зыян китерә дип санарга мөмкинме? ҖАВАП. Һичсүзсез, мөмкин. Чынлыкта хәзер Черчилль әфәнде сугыш уты кабызучылар позициясендә тора, һәм Черчилль әфәнде монда ялгыз түгел,— аның Англиядә генә> түгел, бәлки Америка Кушма Штатларында да дуслары бар. Шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: Черчилль әфәнде һәм аның дуслары бу яктан караганда искиткеч дәрәҗәдә Гитлерны һәм аның дусларын хәтерләтәләр. Гитлер сугышны чишеп җибәрү эшен, бары тик немец телендә сөйләүче кешеләр тенә тулы бәяле милләтне тәшкил итәләр дип игълан итеп, раса теориясен күтәреп чыгу белән башлады. Черчилль әфәнде дә, инглиз телендә сөйләүче милләтләр генә бөтен дөньяның1 язмышын хәл итәргә тиеш булган тулы бәяле милләтләр булып торалар дип раслап, сугышны чишеп җибәрү эшен раса теориясеннән башлый. Немецларның раса теориясе Гитлерны һәм аның дусларын, немецлар, бердәнбер т\лы бәяле милләт буларак, башка милләтләр өстеннән хакимлек итәргә тиешләр дигән нәтиҗәгә китерде. Инглизләрнең раса теориясе Черчилль әфәндене һәм аның дусларын инглиз телендә сөйләүче милләтләр, бердәнбер тулы бәяле милләтләр буларак, дөньядагы калган милләтләр өстеннән хакимлек ’ итәргә тиешләр дигән нәтиҗәгә китерә. Чынлыкта Черчилль әфәнде һәм аның Англиядәге һәм АКШ тагы дуслары инглиз телендә сөйләмәүче милләтләр алдына ультиматум- сыман нәрсә куялар: безнең хакимлегебезне ирекле рәвештә таныгыз һәм шул чакта бөтенесе тәртиптә булыр, — шулай булмаганда сугыш котылгысыз. Ләкин милләтләр каты сугышның биш елы буена гитлерларныц хакимлеген! Черчилльләрнең хакимлеге белән алыштыру өчен түгел, бәлки үз илләренең азатлыгы һәм бәйсез- леге өчен кан койдылар. Шунлыктан, инглиз телендә сөйләмәүче һәм шул ук вакытта дөньядагы халыкның гаять зур күпчелеген тәшкил итүче милләтләр яңа коллыкка барырга риза булмаслар, дип исәпләргә бик мөмкин. Черчилль әфәнденең фаҗигасы шунда ки. ул, чеп-чи тори буларак, шушы гади һәм ачык хакыйкатьне аңламый. һичшиксез, Черчилль әфәнденең установкасы—ул сугышка установ

6 Черчилль әфәнденең рече турында иптәш И. В. Сталинның интервыосы 
 
ка, СССР га каршы сугышка чакыру. Шулай ук шунсы да ачык: Черчилль әфәнденең мондый установкасы Англия һәм СССР арасында яшәп килә торган союзлык договоры белән сыеша алмый. Дөрес, Черчилль әфәнде, укучыларны буташтыру өчен, сүз уңае белән генә, үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек турындагы Совет—Англия договорының срогын 50 елга озайтырга тулысынча мөмкин булыр иде дин белдерә. Ләкин Черчилль әфәнденең мондый белдерүен аның СССР га каршы сугышка булган установкасы белән, аның СССР га каршы сугышка өндәве белән ничек сыеш- тырырга мөмкин? Ачык ки, бу әйберләрне ничек тә сыештырып булуын. һәм әгәр Советлар Союзына каршы сугышка чакыручы Черчилль әфәнде шуның белән бергә Англия—Совет договорының срогын 50 елга кадәр озайтырга мөмкин дип саный икән, бу аның бу договорны бары тик үзенең советка каршы установкасын каплау һәм яшерү өчен генә үзенә кирәк булган буяп кәгазь итеп каравы дигән сүз. Шунлыктан Совет — Англия договорының срогын 50 елга һәм аннан да артыгракка озайту турында Черчилль әфәнденең Англиядәге дусларының ялган белдерүләренә җитди төстә карап булмый. Әгәр тарафларның берсе договорны боза һәм аны буш кәгазьгә әверелдерә икән, договорның срогын озайтуның мәгънәсе юк. СОРАУ. Черчилль әфәнде реченең Европада безнең белән күрше булган дәүләтләрнең демократик строена һөҗүм иткән өлешен һәм бу дәүләтләр белән Советлар Союзы арасында урнашкан яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен тәнкыйть иткән өлешен сез ничек бәялисез? ҖАВАП. Черчилль әфәнде реченең бу өлеше яла ягу элементларының тупаслык һәм тактсызлык элементлары белән кушымтасын тәшкил итә. Черчилль әфәнде «Варшава, Берлин, Прага, Вена, Будапешт, Белград, Бухарест, София—шушы атаклы шәһәрләрнең барысы да һәч ал арның районнарындагы халык совет сферасында торалар һәм барысы да теге яки бу формада совет йогынтысына гына түгел, бәлки шактый дәрәҗәдә Москваның үсеп бара торган контроленә буйсыналар» дип раслый. Черчилль әфәнде боларның барысын да 
Советлар Союзының чиге, булмаган «экспансионистик тенденцияләре» дип квалификацияли. Черчилль әфәнденең монда Москвага да, шулай ук СССР белән күрше булган югарыда әйтелгән дәүләтләргә дә тупас һәм гафу ителмәслек яла ягуын күрсәтү өчен аеруча хезмәт таләп ителми. Беренчедән, Венада һәм Берлинда СССР ныц гадәттән тыш контроле турында сөйләү бөтенләй мәгънәсез, чөиди аларда дүрт дәүләт вәкилләреннән Союздаш Контроль Советлар бар һәм аларда СССР ның тавышы бары тик дүрттән бер өлешне генә тәшкил итә. Кайбер кешеләр яла якмыйча тора алмыйлар, ләкин шулай да чаманы белергә кирәк. Икенчедән, түбәндәге хәлне онытырга ярамый. Немецлар СССР га Финляндия, Польша, Румыния. Болгария, Венгрия аша бәреп керделәр. Немецлар бу илләр аша шуның өчен бәреп керә алдылар, чөнки бу илләрдә ул вакытта Советлар Союзына дошман хөкүмәтләр яши иде. Немецларның бәреп керүе нәтиҗәсендә немецларга каршы су. »ышларда, шулай ук немецлар оккупациясе һәм совет кешеләрен немецлар каторгасына куып алып китү аркасында Советлар Союзы җиде миллион чамасы кешесен бөтенләйгә югалтты. Икенче төр ю әйткәндә, Советлар Союзы кешеләр, не Англиянең һәм' Америка Кушма Штатларының икесенең югалтуларына карагайда берничә тапкыр күбрәк югалтты. Ихтимал, совет халкының Европаны гитлерчылар изүеннән азат итүне тәэмин иткәң шушы гаять зур корбаннарын бер җирләрдә онытырга! телиләрдер Ләкин Советлар Союзы алар

8 Черчилль әфәнденең рече турында иптәш И. В. Сталинның интервыосы 
 
рында оныта алмый. Сорау туа: Советлар Союзының, киләчәк вакытта үзенә куркынычсызлык тәэ- •:нн итәргә теләп, бу илләрдә Со- I ветлар Союзына лойяль караучы хөкүмәтләр яшәвенә ирешергә тырышуында гаҗәпләнерлек нәрсә бар? Акылдан язмаганда, ничек инде, Советлар Союзының бу тынычлык омтылышларын безнең дәүләтс- [ безнең экспансионистик тенденцияләре дип квалификацияләргә мөмкин? Аннары Черчилль әфәнде, «Руслар хакимлеге астында торучы Польша хөкүмәте Германиягә гадел булмаган һәм гаять зур кул сузуларга узындырылды», дип раслый. Монда сүз саен тупас һәм мәс- хәрәләүлс яла ягу. Хәзерге демократик Польшага күренекле кешеләр җитәкчелек итәләр. Алар үз Ватаннарының интересларын һәм дәрәҗәсен саклый белүләрен эштә исбат иттеләр, ә алардаи алда булган җитәкчеләр моны эшли белмә- 1әннәр иде. Хәзерге Польша җитәкчеләре үз илләрендә нинди дә <>улса чит ил дәүләтләре вәкилләренең «хакимлегенә» юл куя алырлар дип расларга Черчилль әфәнденең нинди нигезе бар? Монда Черчилль әфәнденең «русларга» яла ягуы аның Польша белән Советлар Союзы арасындагы мөнәсәбәтләрдә ызгыш орлыгы чәчәргә ниятләнүеннән түгелме икән?.. Черчилль әфәнде Польшаның үз политикасында СССР белән дуслыкка һәм союзга таба борылыш ясавыннан риза түгел. Польша белән СССР арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә конфликтлар һәм каршылыклар элементлары өстенлек иткән заман бар иде. Бу хәл Черчилль әфәнде кебек дәүләт этлекчеләренә шушы каршылыклар белән гйнарга, руслардан, яклау дигән бу- чып Польшаны үз кулларына алыр- а, Россияне аның белән Польша «расында сугыш шәүләсе белән куркытырга һәм арбитр позициясен '3 кулларында саклап калырга ^мкннлек бирә иде. Ләкин бу а.ман инде күптән үтте, чөнки Польша белән Россия арасында дошманлык үзенең ’ урынын алар арасындагы дуслыкка бирде, ә Польша, хәзерге демократик* Польша, тагын да чи^ .ил кешеләре кулында уен тубы булырга теләми. Минемчә, нәкъ менә шушы хәл Черчилль әфәндене ярсуга китерә һәм аны 
Польшага каршы тупас, тактсыз чыгышларга этәрә. Әйтерең бармы: аңа читләр исәбенә уйнарга бирмиләр... Элек немецлар тарафыннан басып алынган Польша территорияләре исәбенә Польшаның көнбатыш чикләрен киңәйтү уңае белән Черчилль әфәнденең Советлар Союзына ташлануына килгәндә исә монда, минемчә, ул| ачыктаи-ачык карта уенындагыча хәйлә юлына баса. Л1әгълүм булганча, Польшаның көнбатыш чикләре турындагы карар Польшаның таләпләре нигезендә өч державаның Берлин конференциясендә кабул ителгән иде. Советлар Союзы Польшаның таләпләрен дөрес һәм гадел дип санавын берничә тапкырлар белдерде. Бик ихтимал, Черчилль әфәнде бу карардан риза түгелдер. Ләкин ни( өчен соң Черчилль әфәнде, бу мәсьәләдә русларның позициясенә каршы укларны кызганмыйча, Берлин конференциясендә. карарның бертавыштан кабул телүе һәм бу карарны яклап русларның гына түгел, бәлки инглиз- ларның һәм америкалыларның да тавыш бирүләре фактын үз укучы- ларыннан яшерә? Ни өчен Черчилль әфәндегә кешеләрне) ялгыш фикергә кертү кирәк булган? Аннары Черчилль әфәнде «Европадагы бу көнчыгыш дәүләтләренең барысында да бик аз санлы булган коммунистик партияләр үзләренең саннарыннан- бик күп ашып китә торган гаять зур көчкә ирештеләр һәм һәр җирдә тоталитар контроль урнаштыруга омтылалар, бу илләрнең барысында да диярлек полиция хөкүмәтләре өстен урын тоталар һәм хәзергә кадәр, Чех- Словакияне исәпкә алмаганда, алар, да бернинди чын демократия яшәми» дип раслый.

8 Черчнл.ть әфәндснсң рече турында иптәш И. В. Сталинның интервьюсы 
 Мәгълүм булганча. Англиядә хәзер дәүләт белән бер партия, лейбористлар партиясе идарә игә, шул ук вакытта оппозицион партияләр Англия хөкүмәтендә катнашу хокукыннан мәхрум ителгәннәр. Моны Черчилль әфәнде чын демократизм дип атый. Польшада, Румыниядә, Югославиядә. Болгариядә, Венгриядә берничә партиянең—дүрттән алып алтыга кадәр партиянең,—блогы идарә итә, шуның белән бергә оппозициягә, әгәр ул азмы-күпме лойяль булса, хөкүмәттә катнашу хокукы тәэмин ителгән. Моны Черчилль әфәнде тоталитаризм, тирания, полициячелек дип атып. Ни өчен, нинди нигездә. — Черчилль әфәндедән җавап көтмәгез. Черчилль әфәнде тоталитаризм, тирания, полициячелек турында үзенең кычкырынулы речьләре белән үзен нинди көлке хәлгә куюын аңламый. Черчилль әфәнде Польшага Сосң- ковский һәм Андерс, Югославиягә — Михайлович һәм Павелич, Румыниягә — князь Штирбей һәм Радеску, Венгриягә һәм Австриягә— Габсбурглар йортындагы нинди дә булса бер король идарә итүне теләр иде һ. б. Безне Черчилль әфәнде, фашистлар өерендәге бу әфәнделәр «чын демократизмны» тәэмин итә алачаклар, дип ышандырырга тели. Черчилль әфәнденең «демократизмы» әнә шундый. Черчилль әфәнде Көнчыгыш Европада коммунистик партияләрнең йогынтысы үсүе турында сөйләгәндә хакыйкать тирәсендә әйләнә. Ләкин аның бөтенләй үк төгәл:1 түгеллеген әйтергә кирәк. Коммунистик партияләрнең йогынтысы Көнчыгыш Европада гына түгел, бәлки Европаның элек фашизм хөкем сөргән (Италия, Германия, Венгрия, Болгария, Румыния, Финляндия), яки немецлар, итальяннар, яки венгерлар оккупациясендә булган (Франция, Бельгия, Голландия, Норвегия, Дания, Польша, Чех-Словакия, Югославия. Греция, Советлар Союзы һ. б.) илләренең барысында да диярлек үсте. Коммунистларның йогынтысы үсүне очраклы хәл дип санап булмьгг Ул — тулысынча законлы күренеш. Коммунистларның йогынтысы шуның өчен үсте,; чөнки Европада фашизм хакимчелегенең авыр елларында коммунистлар, фашистик режимга каршы, халыкларның азатлыгы." өчен ышанычлы, кыю һәм фидакарь көрәшчеләр булып чыктылар. Черчилль әфәнде үзенең речьләрендә кайчакларда «кечкенә йортлардан чыккан гади кешеләр* турында искә ала һәм, бариннарчэ аларның җилкәләрен кагып, аларның дуслары булып күренергә тырыша. Ләкин бу кешеләр, беренче карашта күренгәнчә үк гади кешеләр түгел. Аларның, «гади кеше- ләр»нең үзләренең карашлары, үзләренең политикалары бар һәм алар үзләрен яклый беләләр. Әнә шулар, шушы миллионнарча «гади кешеләр» Англиядә үзләренең тавышларын лейбористларга биреп, Черчилль- әфәндене һәм аның партиясен төшереп калдырдылар. Әнә шулар, шушы миллионнарча «гади кешеләр» Европада реакционерларны, фашизм белән хезмәттәшлек итү т арафдарларын изоляцияләделәр, сул демократик партияләрне яхшырак күрделәр. Әнә шулар, шушы миллионнарча «гади кешеләр» фашизмга каршы көрәш һәм каршылык күрсәтү утында коммунистларны сынап, коммунистлар халыкның ышанычына тулысынча лаеклы дигән карарга килделәр. Европада комму вистларның йогынтысы әнә шулай үсте. Тарихи үсеш законы әнә шундый. Билгеле, Черчилль әфәндегә вакыйгаларның мондый үсеше ошамый һәм ул, көч сорап, тревога күтәрә. Ләкин аңа беренче бөтен дөнья сугышыннан соң Россиядә совет режимы урнашу да ошамаган иде. Ул вакытта да, тарих көпчәген кирегә боруны үзенә максат итеп куеп, ул тревога күтәргән иде һәм Россиягә каршы «14 дәүләтнең» хәрби походын оештырган иде. Ләкин тарих Черчилль интервенциясеннән көчлерәк булып чыкты һәм Черчилль әфәнденең Доң- 

10 Черчилль әфәнденең рече турында иптәш И. В. Сталинның интервыосы 
 
Кихотча кылынышлары ул вакытта аның тулысымча җиңелүенә китерде. Мин белмим, Черчилль әфәнде һәм аның дуслары икенче бөтендөнья сугышыннан соң «Көнчыгыш Европага» каршы яңа хәрби поход оештыруга ирешә алырлармы икән. Ләкин моңа ирешә калсалар да, моның 
ихтималы бик кечкенә, чөнки миллионнарча «гади кешеләр» тынычлык эшен саклауда торалар, — аларның үткәндә, моннан 26 ел элек кыйналган кебек үк кыйналачакларын ышаныч белән әйтергә мөмкин.
 

„АССОШИЭЙТЕД ПРЕСС" ХӘБӘРЧЕСЕ ЭЛДИ ГИЛЬМОР ӘФӘНДЕНЕҢ ИПТӘШ СТАЛИНГА СОРАУЛАРЫ; ҺӘМ ИПТӘШ СТАЛИННЫҢ ҖАВАПЛАРЫ ГЛ

«Ассошиэйтед Пресс» хәбәрчесе Гильмор әфәнде халыкара хәлгә бәйләнешле берничә сорау белән иптәш Сталинга мөрәҗәгать итте. Түбәндә Гильмор әфәнденең сораулары һәм иптәш Сталинның җаваплары китерелә. Сорау. Берләшкән Милләтләр оешмасына халыкара тынычлыкны саклау чарасы булу ягыннан Сез нинди әһәмият бирәсез? Җавап. Берләшкән. Милләтләр оешмасына мин зур әһәмият бирәм, чөнки ул тынычлыкны һәм халыкара куркынычсызлыкны саклауның җитди коралы булып тора. Бу халыкара оешманың көче шуннан гыйбарәт: ул бер дәүләтләрнең икенчеләре өстеннән хакимчелек итүләре принцибына түгел, бәлки дәүләтләрнең тигез хокукчылыгы принцибына нигезләнә. Әгәр дә Берләшкән Милләтләр оешмасы, тигез хокуклылык принцибын киләчәктә дә саклый алса, гомуми тынычлык һәм куркынычсызлык- тәэмин итү эшендә ул һичсүзсез зур уңай роль уйнар. Сорау. 1<үп илләрдәге күп кешедә хәзер сугыштан куркыну булуы, Сезнең фикерегезчә, нәрсәдән килә? Җав,ап. Мин ышанам, милләтләр дә, аларның армияләре дә яңа сугышка омтылмыйлар, — алар тынычлык телиләр һәм тынычлыкны тәэмин итүгә омтылалар. Димәк, «сугыштан хәзерге куркыну» бу яктан килеп чыкмый. Мин уйлышм', «сугыштан хәзерге куркыну» яңа сугышны пропагандалау белән һәм, шулай итеп, ызгыш һәм ышанмаучылык орлыгы чәчү белән шөгыльләнүче кайбер политик группаларның хәрәкәтләреннән килеп чыга. Сорау. Бөтен дөньяда тынычлык һәм тынлык саклау өчен азатлык сөюче илләрнең хөкүмәтләренә хәзерге вакытта нишләргә кирәк? Җавап. Яңа сугышны пропагандалаучыларга каршы һәм тынычлык тәэмин итү өчен дәүләтләр җәмәгатьчелегенең һәм идарә итүче даирәләренең киң контрпропа- ганда оештырулары, яңа сугышны пропагандалаучыларның бер генә чыгышы да җәмәгатьчелек һәм матбугат тарафыннан тиешле отпорсыз’ калдырылмавы, шулай итеп, сугыш уты кабызучыларны үз вакытында фаш итүләре һәм аларга сүз ирегеннән тынычлык интересларына каршы усал ният белән файдаланырга мөмкинлек бирмәүләре кирәк. 22 март, 1946 ел.