Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты МӨРӘҖӘГАТЕ
Барлык сайлаучыларга, эшчеләргә һәм эшче хатын-кызларга, крестьяннарга һәм крестьян хатын-кызларга, Кызыл Армия һәм Хәрби Диңгез Флоты сугышчыларына, совет интеллигенциясенә
Иптәшләр! 1946 нчы елның 10 нчы февралендә илебезнең гражданнары Совет Социалистик Республикалар Союзы Верховный Советына депутатлар сайлаячаклар. СССР Верховный Советына беренче сайлаулар булганга сигез ел үтте. Сугыш чираттагы сайлауларны Совет Конституциясендә билгеләнгән срокта үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Хәзер, Бөек Ватан сугышы җиңү белән төгәлләнгәч һәм тыныч үсеш чоры башлангач, совет халкының СССР Верховный Советына депутатлар сайлау үткәрергә мөмкинлеге бар. Үткән сайлауларда большевиклар партиясе сайлаучыларны үзләренең тавышларын коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына бирергә чакырган иде. Ул чагында Советлар Союзы гражданнары һәм гражданкалары бердәм булып коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандитатларына тавыш биргәннәр иде. Шуның белән халык коммунистлар партиясенең политикасын бердәм рәвештә яхшы дип тапты һәм аңа тулы ышаныч белдерде. Алдагы сайлауларга да большевиклар партиясе партиясез эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция
12 ВЦП (б) Үзәк} Комитеты мөрәҗәгате
белән бердәм блокта, ныклы союзда булып килә. Үткән сайлау кампаниясендәге кебек үк, партия сайлауларга профессиональ союзлар белән, комсомол белән һәм хезмәт ияләренең башка оешмалары һәм җәмгыятьләре белән берлектә килә. Коммунистлар партиясе СССР Верховный Советына булачак сайлауларда сайлаучыларның коммунистлар партиясенә тагын ышаныч күрсәтәчәкләренә һәм аның политикасын яхшы дип табачакларына исәп тота. Партия барлык сайлаучыларның партиясезләр белән берлектә коммунистлар партиясе тарафыннан депутатлыкка күрсәтелә торган кандидатларны, коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларын яклап тавыш бирәчәк- ләренә ышана. i Алдагы сайлауларда совет халкының партия политикасын яхшы дип табачагына һәм сайлаучыларның үз тавышларын коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына бирәчәкләренә коммунистлар партиясе ни өчен исәп тота һәм ышана? Большевиклар партиясе халыкның ышанычына һәм сайлаучыларның коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларын яклаячакла- рына шуның өчен исәп тота, чөнки совет кешеләре, күп еллык тәҗрибә нигезендә, партиянең халыкның төп интересларына җавап бирә торган политикасының дөреслегенә ышана алдылар, большевиклар партиясенең бөтен эше халыкка чын күңелдән бирелеп хезмәт итү икәнлеккә ышана алдылар. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә илебезнең халыклары совет властен урнаштырдылар һәм аны интервентлардан һәм акгвардиячеләрдән саклап калдылар. Тыныч төзелеш елларында коммунистлар партиясе илебезнең халык хуҗалыгын күтәрү һәм халкыбызның материаль көнкүреш хәлен яхшырту өчен туктаусыз көрәште. Большевиклар партиясенең дөрес политикасы илебезне алдынгы һәм куәтле социалистик державага әверелдерде. Халыкның тормышы елдан-ел яхшырак, культуралырак һәм баерак була барды. Илебезгә империалистик юлбасарларның һөҗүм итү куркынычы якынлашып килүне исәпкә алып, большевиклар партиясе совет кешеләрен Ватанның оборона сәләтеп
көчәйтү өчен җиң сызганып эшләргә чакырды. Хезмәт ияләре СССР ның оборонасын ныгыту өчен, Совет дәүләтенең хәрби- экономик куәтен күтәрү өчен көчләрен һәм средстволарын кызганмадылар. Советлар Союзына фашистик Г ерманиянең хыянәтчел һөҗүме илебезне гаять авыр сынаулар алдына куйды. Ватаныбызның әле беркайчан да шундый коточкыч куркынычка дучар булганы юк иде. Немец фашистлары Совет дәүләтен юк итүне, җиребезне басып алуны, илебезнең байлыкларын талауны, миллионнарча совет кешеләрен кырып бетерүне, халкыбызны коллыкка төшерүне, аны мәңге хәсрәткә һәм газапка дучар итүне үзләренең максатлары итеп куйдылар. Сүз Совет дәүләтенең яшәү-яшәмәве турында, СССР халыкларының яшәү-яшәмәве туршн- да, Советлар Союзы халыклары азат халыклар булырлармы яки коллыкка төшәрләрме — шул турыда барды. Большевиклар партиясенең чакыруы буенча, иптәш Сталинның өндәве буенча Ватаныбызны саклауга Совет иленең барлык халыклары күтәрелде. Халыкның бөтен көче бер максатка ирешүгә, — немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә юнәлдерелгән иде. Җиңү яулап алу өчен совет кешеләре бернинди корбаннар һәм кыенлыклар алдында да тукталып калмадылар, сугышның барлык авырлыкларын һәм михнәтләрен нык торып кичерделәр, Ватаныбызны саклау хакына геройларча сугыштылар һәм эшләделәр. Халыкның үз Ватаны өчен фидакарь көрәшенең башка шундый үрнәген тарих белми.
ВКП(б) Үзәк; Комитеты мөрәҗәгате 13
Сугышның беренче чорында безнең армиябез вакытлыча, уңышсыз- лыкларга очрады. Совет территориясенең шактый өлешен дошман оккупацияли алды. Кызыл Армия туган авылларыбызны һәм шәһәрләребезне ташлап чигенергә мәҗбүр булган вакытта бездә хәлнең бик авыр моментлары булды. Бу авыр вакытта бөтен совет халкы коммунистлар партиясенә һәм Совет хөкүмәтенә бөек ышаныч һәм ныклы булышлык күрсәтте. Коммунистлар партиясе шундый, авыр вакытта үзенә совет халкы күрсәткән ышанычка югары бәя бирә һәм бу ышанычның кадерен белә. Дошманга каршы каты сугышларда совет халкы Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә җиңү яулап алды. Безнең хак эшебез өстен чыкты. Немец империалист илбасарлары да, шулай ук япон империалист илбасарлары да тар- мар ителде. Хәзер Ватаныбыз көнбатышта немецлар һөҗүме куркынычыннан һәм көнчыгышта японнар һөҗүме куркынычыннан коткарылды. Немец һәм япон империалистларын җиңү 'нәтиҗәсендә Советлар Союзы үз чикләренең куркынычсызлыгын ныгытты} илебез халыкларының дәүләт интересларын, аларның милли мөстәкыйльлеген, азатлыгын һәм культурасын саклап калды. Совет халкы, Кызыл Армия сугыштан аз гына элек Советлар Союзына яңадан кушылган Көнбатыш Украинаны немецфашист колбиләүчеләрдән азат иттеләр. Совет — Польша чиге турында Польша белән төзелгән договор буенча Советлар Украинасының көнбатыш чикләре хәзер тәмам билгеләнде. Румыния белән договор буенча Советлар Союзы составына Төньяк Буковина керде. Чех-Сло- вакия белән договор нигезендә дәүләтебез составына Закарпатье Украинасы керде. Хәзер Советлар Украинасы барлык украин җирләрен тулысынча берләштерде, — бу турыда -украин халкы гасырлар буена хыялланган иде. Белорус халкының бердәм милли дәүләт булып яңадан кушылу турындагы күптәнге өмете тормышка ашты. Польша белән төзелгән договор буенча хәзер Советлар Белоруссиясенең көнбатыш чикләре билгеләнде. Белоруслар яши торган барлык территорияләр бердәм Советлар Белоруссиясенә тәмам кушылдылар.
Советлар Молдавиясе молдаван халкы яши торган территорияләрне тулысынча берләштерде. Балтик буенда Советлар Литвасы, Советлар Латвиясе, Советлар Эстониясе немецлар изүеннән азат ителделәр. Литва халкының гадел таләбе тормышка ашырылды: Литвадан немецлар тартып алган Клайпеда өлкәсе аңа кайтарып бирелде. Советлар Союзына Кенигсберг өлкәсе кушылды һәм хәзер Балтик диңгезендә безнең туңмый торган яхшы портыбыз бар. Төньяк-көнбатышта без 1940 нчы елгы Совет — Финляндия договоры нигезендә Финляндия белән чигебезне яңадан урнаштырдык. Төньякта Советлар Союзына Печенга районы территориясе кайтарып бирелде. Хәзер Финляндия территориясендә Порккала-Уддта Советлар Союзының хәрби диңгез базасы бар. Ерак Көнчыгышта Көньяк Сахалин һәм Куриль атаулары илебезгә кире кайтарылды. Моннан соң алар Советлар Союзын океаннан аеру средствосы булып һәм японнарның безнең Ерак Көнчыгышка һөҗүм итү базасы булып түгел, бәлки Советлар Союзының океан белән турыдантуры элемтә средствосы һәм илебезне Япония агрессиясеннән саклау базасы булып хезмәт итәчәкләр. Маньчжуриянең көньяк өлешендә, безнең дәүләтебезнең Порт-Артур һәм Дальний районнарына булган хокуклары кайтарылды. Бу да Советлар Союзының көнчыгыш чикләренең куркынычсызлыгын ныгыта. 1941 —1945 нче елгы Ватан су
14 В КП (б) ҮзәК; Комитеты мөрәҗәгате
гышында совет халкының җиңүе — ул, Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе политикасының тантанасы. Ленин — Сталин партиясе Совет Социалистик дәүләтебезне ныгытуны, аның куәтен күтәрүне һәрвакыт үзенең изге бурычы дип, иң беренче вазыифасы дип санап килде. Совет власте илебезнең үсүенә комачаулык итеп торган богауларны өзде, социалистик стройның җиңүенә китерде. Бу строй халкыбызга һәм армиябезгә бөек көч бирде. Совет строе тыныч төзелеш елларында илнең экономик һәм культура күтәрелешен оештыруның иң яхшы формасы гына түгел, бәлки сугыш вакытында дошманга отпор бирү өчен .халыкның барлык көчләрен мобилизацияләүнең иң яхшы формасы да булып чыкты. Советлар Союзы үткән сынауларны башка бер генә дәүләт тә үтә алмаган булыр иде. Кем безнең дәүләтебезнең киләчәктә дә көчле һәм куәтле булуын тели, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Ватан сугышы елларында совет халкының мораль-политик бердәмлеге тулы көч белән күренде. Сугыш вакытында Советлар Союзының эшчеләр сыйныфы хезмәттә чын геройлык күрсәтеп, фронтка ярдәм итү өчен киеренке эш җәелдерде. Безнең армиябез кораллар, сугыш припаслары һәм кирәк- яраклар ягыннан җитешсезлек күрмәгән икән, бу, барыннан да элек, безнең эшчеләр сыйныфының хезмәте. Колхозларга оешкан совет крестьяннары сугыш вакыты шартларында басуларда җиң сызганып эшләп, армиябезне һәм халыкны азык белән тәэмин иттеләр, фабрикаларыбызга һәм заводларыбызга чимал җитештереп тордылар. Совет интеллигенциясе үзенең иҗат хезмәте белән дошманны тар-мар итү эшенә кыйммәтле хәзинә кертте, ул совет фәнен һәм техникасын, культурасын һәм сәнгатен күренекле яңа казанышлар һәм ачышлар белән баетты. Кызыл Армия, Хәрби-Диңгез Флоты сафларында һәм партизан отрядларында эшчеләр, крестьяннар, интеллигенция Ватан өчен батырларча сугыштылар. Сугышның тиңдәшсез кыенлыклары совет халкының ихтыярын, рухын һәм бердәмлеген сындырмадылар, бәлки тагын да чыныктьшдылар.
Кем безнең халкыбызның һәрвакыт бердәм һәм тупланган булуын тели, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Совет дәүләте халыкларның тигез хокуклылыгына һәм дуслыгына нигезләнгән. Тыныч вакытта СССР ның барлык милләт хезмәт ияләре, туганнарча хезмәттәшлектә булып, үзләренең хуҗалыкларын һәм культураларын үстерделәр. Дәһшәтле куркыныч сәгатендә Советлар Союзының барлык халыклары, бер тугандай булып, үзләренең аналарын — Ватанны саклауга күтәрелделәр. Руслар, украинлылар, белоруслар, азербәйҗанлылар, грузиннар, әрмәннәр, төрекмәннәр, үзбәкләр, таҗиклар, казахлар, кыргызлар, кареллар, молдаваннар, литвалылар, латышлар, эстоннар һәм бөек илебезнең барлык башка халыклары Совет Ватанын фидакарь рәвештә сакладылар. Монда Советлар Союзы халыкларының тереклек көче бирүче ялкынлы совет патриотизмы, большевиклар партиясе тарафыннан тайпылышсыз үткәрелеп килгән политиканың көче һәм яшәүчәнлеге күренде. Совет патриотизмы илебездәге барлык милләтләрне һәм халыкларны бер туган семья итеп туплады. Илебездәге халыкларның үзләренең азатлыкларын һәм бәйсезлекләрен нәкъ менә Совет Социалистик Республикалар Союзына берләшкән булулары аркасында саклап кала алтайлыклары хәзер һәркемгә ачык. Ватан сугышында халыклар дуслыгы тагын да ныгыды, алар үзләренең өлкәң агалары — рус халкы тирәсенә тагын да тыгызрак тупландылар.
В КП (б) Үзәкз Комитеты мөрәҗәгате 15
Кем Советлар Союзы халыкларының киләчәктә дә азат һәм тигез хокуклы булуларын тели, кем СССР халыклары арасында дуслыкның киләкчтә дә ныгуына омтыла, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Илебездә социализмның җиңүе аркасында Советлар Союзы көчле һәм куәтле держава булып әверелде. Илебезнең гасырлар буена кил- • гәп экономик артталыгы социализм нигезендә бетерелде. Бишьеллыклар елларында совет халкы үзенең тырыш һәм фидакарь хезмәте белән алдынгы социалистик хуҗалык төзеде, һәм бу хәл Гитлер Германиясенә каршы сугышта безнең Ватаныбызны коткарып калды. Совет дәүләтенең экономик нигезе дошман дәүләтләр экономикасына караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә яшәргә сәләтлерәк булып чыкты. Безнең Ватаныбызның индуст- риясе сугыш вакытында үзенең продукциясен айдан-айга арттыра барды һәм Кызыл Армияне самолетлар, танклар, пушкалар, сугыш припаслары һәм кирәк-яраклар белән торган саен үсә барган саннарда тәэмин итте. Хә?ер, сугыш тәмам булганнан соң, безнең фабрикаларыбыз һәм заводларыбыз, тыныч вакыт продукциясе эшләп чыгаруга күчереләләр. Илебез алдында промышленностьны һәм бөтен халык хуҗалыгын үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Капиталистик илләрдә бара торган кризислар һәм тетрәүләр куркынычы Советлар илендә юк. Советлар Союзында кризислар да, эшсезлек тә юк һәм булмас. Совет халкы алдында социалистик промышленностьны һәм транспортны тизрәк торгызу һәм тагын да үстерү бурычы тора. Илебезгә күбрәк металл, күмер һәм нефть бирү өчен, станокларны, паровозларны, вагоннарны, автомобиль- . ләрие, тракторларны һәм башка машиналарны күбрәк эшләп чыгару өчен алдагы бишьеллыкта авыр промышленностебызны тагын да күтәрүне тәэмин итәргә кирәк. Промышленностебыз һәм транспортыбыз тагын да . яхшырак җиһазлар һәм яхшыртылган машиналар белән, куәтле двигательләр белән баетылсын, алдынгы фәннең һәм техниканың барлык казанышлары
илебезнең халык хуҗалыгына хезмәткә куелсын. Шуңа ирешергә кирәк. Кем социалистик промышленностьның тагын да чәчәк атуын тели, кем социалистик хуҗалы- гыбызның иң кыска срок эчендә сугышка кадәрге дәрәҗәгә ирешүенә һәм аннан шактый узып китүенә омтыла, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Колхоз строеның җиңүе аркасында Советлар Союзы алдынгы социалистик авыл хуҗалыгы иле булып әверелде. Халык хуҗалыгының иң артта калган өлкәсе булган игенчелек колхоз строе нигезендә үзгәртеп корылды. Тыныч төзелеш елларында Совет дәүләте меңнәрчә машина-трактор станцияләре төзеде, колхозларны һәм совхозларны алдынгы машина техникасы белән баетты. Сугыш шартларында колхоз строе үзенең бөек яшәү көчен күрсәтте. Бездә колхозлар булмаса иде, сугыш вакытында авыл хуҗалыгы бөтенләй төшенкелек хәленә килгән булыр иде, армиябезне һәм илебезне азыксыз калдырган булыр иде. Тик колхозлар аркасында гына безнең авыл хуҗалыгы сугыш вакыты бурычларын намус белән үтәп чыкты. Сугыш вакытында колхоз авылы шактый кыенлыклар кичерде. Фронт ихтыяҗларына эшләгән промышленностебызның авыл хуҗалыгы сорауларын канәгатьләндерергә мөмкинлеге булмады. Авылда тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары кимеде. Оккупацияләнгән районнарда немец илбасарлар авыл хуҗалыгын бөлдерделәр. Совет халкы алдында авыл хуҗалыгының барлык тармакларын тулысынча тор-
16 ВКП(б) Үзәк] Комитеты мөрәҗәгате
гызу Һәм тагын да үстерү бурычы тора. Алдагы бишьеллыкта авылның кичектергесез ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, авылның тракторларны, комбайннарны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын күбрәк алуы турында, машина- трактор станцияләрен киңәйтү һәм ныгыту турында, колхоз авылын электрлаштыру эшен алга җибәрү турында кайгыртырга кирәк. Бурыч сугышка кадәрге чәчү мәйданнарын яңадан урнаштырудан һәм арттырудан, колхоз кырларының уңдырышын ш а кт ы й күтәрүдә н, терлекләр санын арттырудан һәм терлекчелекнең продукт бирүен күтәрүдән гыйбарәт. Колхоз авылы сугыш аркасында туган кыенлыкларны кыска срок эчендә җиңеп чыксын, барлык колхозчылар таза һәм культуралы тормышта яшәсеннәр. Шуңа ирешергә кирәк. Кем социалистик авыл хуҗалыгының яңа күтәрелешен тели, кем безнең илебездә ашлыкның һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларының күбрәк булуына, барлык колхозчыларның таза һәм культуралы яшәүләренә омтыла, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Совет халкы турында, совет кешеләренең материаль - көнкүреш хәлен яхшырту турында даими кайгыртуны Совет дәүләте һәрвакыт үзенең бурычы дип санап килде. Тыныч төзелеш елларында совет халкы тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен җитди рәвештә күтәрүгә ирешелгән иде. Сугыш елларында халкыбыз зур мохтаҗлыклар кичерде. Сугышның нәтиҗәләре һәм илебезнең күп районнарын дошманның бөлгенлеккә төшергән булуы котылгысыз рәвештә хәзер дә сизелә. Халыкның тормыш шартлары әле һаман да кыен хәлдә. Совет кешеләренең яхшырак һәм тәэмин ителгәнрәк булып яши алулары өчен әле күп көч сарыф итәргә кирәк. Бурыч хезмәт ияләренең көнкүреш хәлен шактый күтәрүдән, Совет дәүләтенең халыкка туклану продуктларын һәм киң куллану товарларын күбрәк бирә алуыннан, шәһәрләребезнең һәм авылларыбыз- ның төзеклеген яхшыртудан, тораклар, больницалар һәм бала тудыру йортлары төзелешен киңрәк җәелдерүдән, ял йортларының һәм
санаторийларның, балалар яслеләренең һәм бакчаларының, җәмәгать ашханәләренең һәм башка көнкүреш учреждениеләренең санын арттырудан гыйбарәт. Хатын- кызлар һәм балалар турында көндәлек кайгырту чанлык күрсәтүне көчәйтергә, совет хатын кызларының хезмәт һәм көнкүреш шартларын тагын да яхшыртырга, совет хатынкызларын илебезнең бөтен политик, хуҗалык һәм культура тормышында актив катнашуга тагын да киңрәк тартырга кирәк. Совет яшьләренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырту турында һәрвакыт кайгыртырга, яшьләребезнең югары квалификация алуларына, белемнәрне, фәнне һәм культураны үзләштерүләренә ирешергә кирәк. Безнең кичектергесез бурычыбыз Кызыл Армиядән де- мобилизацияләнүче сугышчыларны һәм Ватан сугышы инвалидларын хезмәттә һәм көнкүрештә тагын да яхшырак урнаштыруны оештырудан, Ватаныбыз өчен үзләренең тормышларын биргән совет сугышчыларының семьяларын бөтен халыкның кайгыртучанлыгы белән чолгап алудан, совет халкының тыныч хезмәтен һәм куркынычсызлыгын саклаучы Кызыл Армия сугышчыларының һәм офицерларының семьялары турында һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтүдән гыйбарәт. Кем барлык совет кешеләренең торган саен яхшырак һәм культуралырак тормышта яшәүләрен тели, кем безнең совет халкының материаль-көнкүреш хәлен күтәрүгә омтыла, шул кеше коммунис1лар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Совет власте елларында илебез алдынгы культура иле булып әве
ВКП(б) ҮзәК Комитеты мөрәҗәгате 17
2 „С. Ә • № 2.
релде. Сугыш алдыннан СССР халыкларының культурасы зур уңышларга иреште. Мәктәпләр һәм вузлар, театрлар һәм кинолар, клублар һәм көтепханәләр саны өзлексез үсеп торды. Совет власге елларында миллионнарча эшчеләр, крестьяннар һәм аларның балалары югары һәм урта белем алдылар, интеллигент хезмәте работниклары булып әверелделәр. Сугыш вакытында культура ихтыяҗларына расходларны ирексездән чикләргә, халык мәгарифенә сред- стволарны кимрәк тотарга туры килде. Оккупацияләнгән районнарда немец-фашист илбасарлар бик күп мәктәпләрне, культура һәм фән учреждениеләрен җимереп һәм талап, культура һәм халык мәгарифе эшенә зур зыян китерделәр. Бурыч башлангыч һәм урта мәктәпләрне, югары уку йортларын, халык көтепханәләрен, ' театрларны һәм киноларны тулысынча торгызудан һәм аларның санын шактый арттырудан, совет культурасының һәм сәнгатенең тагын да чәчәк атуына ирешүдән гыйбарәт. Совет фәнен тагын да үстерү турында кайгыртырга, фән кешеләренә барлык чаралар белән булышлык күрсәтергә, халык массасы арасында фән белемнәрен киң җәелдерергә, фән һәм техника кадрларын хәзерләүне тагын да киңәйтергә һәм яхшыртырга кирәк. Совет фәне һәм техникасы өзлексез алга таба хәрәкәт итәргә һәм бөтен дөнья фәненең һәм техникасының беренче сафларында барырга тиеш. Кем илебездә культура, фән һәм сәнгать үсешендә тагын да тиз уңышлар булуны тели, кем совет кешеләренең яшь буынына яхшы белем бирергә омтыла, шул кеше коммунистлар Һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Сугыш вакытында немец-фашист илбасарлар илебезгә авыр яралар ясадылар, совет халкына бик күп хәсрәт Һәм михнәтләр китерделәр. Немец ерткычлар шәһәрләребезне һәм авылларыбызны яндырдылар һәм юк иттеләр, промышленность предприятиеләребезне, транспортыбызны, колхозларыбызны, совхозларыбызны һәм машина-трактор станцияләребезне җимерделәр һәм таладылар. Немецлар оккупациясеннән азат ителгән районнарда совет халкы хуҗалыкны торгызу эшенә кереште. Ләкин
фашист урдалар һөҗүменнән зыян күргән халык өчен нормаль тормыш шартлары тудыруда әле беренче адымнар гына ясалды. Илебезгә фашист ерткычлар ясаган яраларны төзәтү өчен халкыбыз әле бик күп хезмәт һәм энергия сарыф итәргә тиеш. Совет халкы алдында дошман тарафыннан җимерелгән фабрикаларны, заводларны, электр станцияләрен, шахталарны, рудникларны, тимер юлларны, колхозларның, машина- трактор станцияләренең һәм совхозларның. хуҗалыгын тулысынча торгызу, немецлар оккупациясеннән зарар күргән барлык хезмәт ияләренә яшәү урыны тәэмин итү өчен яңа тораклар төзү һәм искеләрен торгызу бурычы тора. КӨАМ ДӘ кем дошман тарафыннан җимерелгән хуҗалыкның тиз торгызылуын һәм немецлар оккупациясеннән а аг ителгән районнарда халык өчен нормаль тормыш шартлары булдыруны тели, кем сугыш тарафыннан ясалган яраларның иң кыска срокта төзәтелүенә омтыла, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Советлар Союзы үзеңең тарихи үсешенең яңа чорына керде. Совет халкының тыныч иҗат хезмәтен һәм аның куркынычсызлыгын данлыклы Кызыл Армиябез саклый. Большевиклар партиясе җитәкчелегендәге Кызыл Армия сугыш барышында үзенең көче һәм сугыша белүе ягыннан дошманнан " өстен булып чыкты. Совет сугышчылары Ватан өчен сугышларда геройлык һәм батырлык күрсәттеләр. Совет пехотасы, артиллериясе, авиациясе, танк гаскәрләре, Хәрби- Диңгез, Флоты, СССР ның барлык кораллы көчләре үзләренең Ватан каршьгидагы бурычларын намус
18 В КП (6) Үзәк Комитеты мерзҗәгапе
белән үтәделәр. Совет халкы үзенең армиясенә таяна ала. Коммунистлар партиясе киләчәктә дә Совет дәүләтенең кораллы көчләрен тагын да ныгыту өчен туктаусыз көрәшәчәк. Кем Ватаныбызның чикләре дошман үтеп керә алмаслык булуны тели, кем Кызыл Армиябезне һәм Хәрби-Диңгез Флотыбызны — Ватаныбызның турылыклы сакчыларын тагын да ныгытуга омтыла, шул кеше коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Совет коралының җиңүе, шулай ук Совет дәүләте тарафыннан нык һәм тайпылышсыз рәвештә үткәрелә торган тынычлык һәм халыклар арасында дуслык политикасы Советлар Союзының халыкара авторитетын күтәрделәр, барлык халыкара эшләрне хәл итүдә СССР ның ролен югары күтәрделәр. Совет дәүләте сугышта отып чыкты, СССР халыкларының дәүләт интересларын саклап кала алды. Ләкин сугышта отып чыгу әле киләчәктә ныклы тынычлыкны һәм ышанычлы куркынычсызлыкны тәэмин итү дигән сүз түгел. Совет халкы һәм тынычлык сөюче барлык халыклар тынычлык һәм куркынычсызлык җимешләреннән файдалана алсыннар өчен үзебез яулап алган җиңүне ныгытырга кирәк. Дөньяда әле халыклар арасында ызгыш һәм дошманлык таратырга маташучы реакцион көчләр барлыкны истә тотарга кирәк. Бурыч СССР халыкларының куркынычсызлыгын тагын да ныгытудан гыйбарәт. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы казанышларын уяу сакларга, Советлар Сок5зының интересларын нык якларга кирәк. Башка илләрдәге демократик көчләр белән берлектә тынычлык сөюче державаларның хезмәттәшлеген ныгыту өчен, фашизмның барлык тамырларын йолкып ташлау өчен, киләчәктә бернинди агрессияне булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Кем безнең кешеләрсбезнең каны белән яулап алынган бөек җиңүнең нык беркетелүен тели, кем СССР халыкларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә омтыла, кем СССР халыкларының дәүләт интересларын һәм бөтен дөньяда тынычлык эшен эзлекле рәвештә саклаучы совет тышкы политикасын яклый, шул кеше
коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирер. Ленин — Сталин партиясе тыныч төзелеш чорында да, шулай ук сугыш елларында да совет халкының юнәлеш бирүче көче булды. Безнең халкыбыз үзен коммунистлар партиясе юнәлткән юл белән, партиянең һәм халыкның бөек юлбашчысы иптәш Сталин юнәлткән юл белән тайпылышсыз рәвештә барды. Ватан сугышы көннәрендә иптәш Сталин җитәкчелегендәге партия бөтен халыкның фашист илбасарларга каршы көрәшен рухландыручы һәм оештыручы булды. Сугыш вакытында коммунистлар партиясе халык белән тагын да ныграк туганлашты, хезмәт ияләренең киң массасы белән элемтәсен тагын да ныгытты. Ватаныбызга чын күңелдән бирелеп хезмәт итүе белән большевиклар партиясе совет халкының мәхәббәтен һәм ышанычын казанды. Коммунистлар партиясе үзенә халкыбыз күрсәткән һәм күрсәтә торган ышаныч белән горурлана һәм аның кадерен белә. Ленин — Сталин партиясе киләчәктә дә совет халкының ышанычына исәп тота. Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партияср Үзәк Комитеты барлык эһлчеләрне һәм эшче хатынкызларны, крестьяннарны һәм крестьян хатын-кызларны, Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез Флоты сугышчыларын, совет интеллигенциясен, барлык сайлаучыларны СССР Верховный Советына булачак сайлауларда большевиклар партиясе тирәсенә, Советлар Союзы халыкларының юлбашчысы иптәш Сталин тирәсенә тагын да тыгызрак тупланырга, Ватаныбызның тагын да чәчәк атуы өчен,
В К11 (б) _Үзәю Комитеты мөрәҗәгате 19
илебездә коммунизммын тулы җиңүе өчен көрәшергә чакыра. Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты барлык коммунистларны депутатлыкка күрсәтелгән коммунист кандидатларга биргән кебек үк партиясез кандидатларга да бердәмлек белән тавыш бирергә чакыра. Большевиклар партиясе партиясез сайлаучыларның депутатлыкка күрсәтелгән партиясез кандидатларга биргән’ кебек үк коммунист кандидатларга да бердәмлек белән тавыш бирәчәкләренә исәп тота. Сайлаучы иптәшләр! Коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирегез! Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты сайлаучыларның барысын да 1946 нчы елның 10 нчы февралендә сайлау урналары янына бер кешедәй булып килергә чакыра. СССР Верховный Советына депутатлар сайлау кебек мактаулы хокукыннан
файдаланмаган бер генә сайлаучы да булмаска тиеш. 1946 нчы елның 10 нчы февраль көне Советлар Союзы хезмәт ияләренең бөтен халык бәйрәме булырга, аларның бердәмлеге һәм Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тупланганлыгы демонстрациясе булырга тиеш. Барыгыз да сайлауларга! Яшәсен бөек Ватаныбыз — Совет Социалистик Республикалар Союзы! Яшәсен совет халкы! Яшәсен Совет власте! Яшәсен илебез халыкларының дуслыгы! Яшәсен СССР Верховный Советына булачак сайлауларда коммунистлар һәм партиясезләр блогы! Яшәсен Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе — Ленин- Сталин партиясе! Яшәсен совет халкының юлбашчысы — бөек Сталин!
БӨТЕНСОЮЗ КОММУНИСТЛАР (БОЛЬШЕВИКЛАР) ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ»