Логотип Казан Утлары
Хикәя

АГАЧ БАШМАКЛЫ КЫЗ


 Безнең кечкенә генә мәҗлесебез ахырына якынлашып килә иде инде. Ничектер шунда, сүз ара сүз чыгып, майор Закиров капитан Гази- зовны үзенә аз таныш булган барлык хатын-кызларга да шикләнеп карауда, хәтта аларны дошман күрүдә гаепләде. — Моның төбендә ниндидер яшерен сер ята, — диде ул. — Шулаймы? Нигә әйтмисең син аны безгә? Нигә яшерәсең? Газизовның хатын-кызларга булган бу сәер гадәтен без дә белә идек. Үзе юк чагында, бу турыда иптәшләр белән гаҗәпләнеп сөй- ләшкәләп алганыбыз да бар. Ләкин аның сәбәбен шушы көнгә кадәр белгәнебез) юк иде. — Чыннан да, — дидек без, майорның сүзен кабатлап, — моның нинди дә булса сәбәбе булырга тиеш. Әгәр бар HKOHJ нигә яшерергә, сөйлә, капитан иптәш, дусларың барысы да үзеңнеке.4 Читләрдән берәү дә юк. Газизов безгә таба күтәрелеп карады һәм, табын янындагы кешеләрне санагандай, барыбыз өстеннән дэ күзен йөртеп чыкты. Бу минутта аның куе кара кашлары ду галанып җыерылган, акыллы соры күзләренә уйчанлык чыккан иде. — Дөрес әйтәсез, аның сәбәбе бар, — диде ул һәм, өстәл өстендә яткан папиросларның берсен алып, аны ашыкмый гына кабызды. Әгәр телисез икән, сөйләргә) мөмкин. Ләкин алдан ук әйтеп куям, аның әллә ни кызыгы юк, бары кыставыгыз өчен генә сөйлим. Без, тыңларга хәзер булып, җайлабрак утырдык. Безнең арада үзенең тыйнаклыгы, хатын-кызга сүз салмавы белән танылган бу зифа буйлы, матур, яшь капитанның күңел серен тыңлавы кызык иде безгә. — Сугыш вакытында мин көнбатышта, армия штабларының берсендә эшләдем, — дип сөйләргә кереште ул. — Нинди бүлектә эшләвемне әйтеп тормыйм, аның кирәге юк, үземнең эшемне сөеп, яратып эшли идем мин. Көчемне, вакытымны ’кызганмый идем. Командирларым да яраталар иде мине. Ә иптәшләремнең олылары да кечеләре дә хөрмәт итәләр иде. Кыскасы, үземнең урынымнан да, эшемнән дә канәгать идем мин. Сез мине хәзер аскетлыкта гаеплисез. Хәтта кай- чакларында, зәһәр көлеп, монахлыкка язылырга тәкъдим итәсез. Әгәр сез мине моннан ике-өч ел элек белгән булсагыз, бу сүзләрне һич тә әйтмәгән булыр идегез. Чынлап әйтәм, әйтмәгән булыр идегез. Ул чагында хатын-кызларга мөнәсәбәтем минем бөтенләй башка иде. Мактанып әйтүем түгел, хатын-кызлар арасында уңыш та казана идем мин.1 — Бусы турында шикләнмибез без, — диде кунакларның берсе. Әгәр телисең икән, син теләсә генә нинди хатынкызның да башын әйләндерә аласың. Газизов, эченә йоткан төтенен нечкә генә итеп сузып, чыгарды да, папирос башындагы көлне кага-ка- га, сөйләвендә дәвам итте:

86~ Афзал Шамов 
 
 
— Кырык өченче елны без; Калинин фронтында немецлар кулыннан берничә шәһәрне азат иттек. Борынгы рус шәһәрләренең берсе булган кечкенә генә бер район шәһәренең төрмәсендәге тоткыннарны иреккә чыгару эшендә мин дә катнаштым. Әле дә күз алдында. Төрмә ишекләрен ачып җибәрдек. Ачлыктан, чамасыз газаплардан интеккән, тире белән сөякләре генә кал- I ан ябык, хәлсез кешеләр — ирләр, хатын-кызлар иреккә чыктылар. Мин сезгә кешеләр дим, ләкин аларны күләгәләр дип кенә әйтсәк, дөресрәк булыр иде. Мескеннәр, Шатлыкларыннан нишләргә белмичә, җы- лыйҗылый рәхмәтләр әйтеп, безне кочакларга, үбәргә тотындылар, хәтта аякларыбызга егылдылар. Дөресен әйтим, үзем дә җылардай булдым. Күңел кылларын тетрәткеч минутлар идө алар. Бераздан кешеләр өйләренә таралдылар. Төрмә капкасы төбендә, кая барырга белмичә аптырап, бер кыз гына калды. Озын коңгырт толымнары ике якка салынып төшкән, сылу нечкә буйлы, зур моҢсу күзле, ябык булуына карамастан матурлыгын, зифалыгын югалтмаган, агач башмаклы кызга мин беренче минутларда ук игътибар иткән идем. Шундый хәлендә дә күңелне җәлеп} итәрлек иде ул. Иптәшләрем белән бергә төрмә ишек алдыннан чыгып киткәндә, мин бик азга гына аның янына туктадым. — Ә) сез нигә китмисез, — дидем мин аңа. — Минем барырлык урыным юк, — диде ул, әдәпле генә итен, һәм, безне олылап, урыныннан торды.— Бераз хәл алыйм дип туктадым. Кинәт дөньяга чыккач, башым әйләнеп китте. Миңа ул мена( шулай дип җавап бирде... Без киттек, ә кыз һамач шунда, үз урынында утырып калды. Кызганыч булып тоелды ул миңа. Бик кызганыч булып тоелды. Безнең һәркайсыбызның да кыз- кардәшләребез һәм сөйгән ярларыбыз бар. Шундый кызганулы минутларда без еш кына аларны искә төшерәбез. Дөресрәге, аларны шундый хәлгә куеп карыйбыз һәм безнең йөрәкләребез кинәт өзелеп китә. Газизов сөйләвеннән туктап, алдындагы чәйне бер-ике мәртәбә йотты. — Суынгандыр инде ул, әллә җылытып алыйммы, — диде бүлмә хуҗасы. I 
— Юк, рәхмәт. Мин болай гына... Төрмәдән кайткач мин үзебезнең тукталган урында ике-өч сәгать чамасы башка эшләр белән шөгыльләндем. Шул ук вакыт эчендә мин агач башмаклы кызны берничә мәртәбә исемә төшердем. Аннары нәрсәдер, ниндидер көч мине яңадан төрмә янына өстерәде. Мин, аякларыма буйсынып, яңадан шунда киттем. Инде көн караңгыланып килә, аз гына яңгыр сибәли, ә еракта, шәһәрдән берничә чакрымнарда атыш тавышлары, яңгырый иде. Әле дә исемдә: яңа гына каты сугыш булып үткән, хәрабә хәлендәге урам буйлап, пычрак сөрә- сөрә барам һәм уйлыйм: «киткән булса гына ярар иде, киткән булса гына ярар иде», дим ләкин шу^ ук вакыт күңелнең икенче җире аның китмәвен, шунда булуын тели. Менә шундый капма каршы теләк иде миндә. Сездә дә шундый хисләр була торгандыр бит кайчагында. — Була,—дидек без, аның сүзен бүлдермәскә теләп. | — Шундый капма-каршы хисләр белән мин төрмә янына барып җиттем. Бәхетсезлеккә каршы, әйе,) бә- хетсезлеккә каршы дим мин, кыз һаман шунда, яңгырдан ышыкланып, койма буендагы таш өстендә утыра иде. Башын тезләренә салган, туңган, калтырый. Янында кечкенә генә төенчеге ята. Нигә китмисең, дип сорауга каршы ул: — Кая барыйм соң мин, — дип җавап бирде. — Берничә йортка барып карадым, керерлек урын юк, җимерелгән. Менә хәзер төрмә капкасының ачылганын көтеп торам. Бу сүзләр минем йөрәгемне телеп
Агач башмаклы кыз 87 
 
 
салдылар. Ул төрмә капкасының ачылганын көтеп тора. Хә^ер генә, моннан берничә сәгать элек кенә, төрмәдән азат ителгән кыз, яңадан шунда керергә, үзенә шунда ышык урын табарга тели. Белегез, бу минутта мин аны кочып алырга, иң якын туганым шикелле иркәләргә һәм аньп^ белән бергә җыларга хәзер идем. Мин аны шәһәр читендәге бер ялгыз карчык янына! урнаштырдым. Ашап эчкәч, җылынгач, ул оялып кына аркасын ачып күрсәтте. Ни күзем белән күрим, мескеннең аркасында камчы эзләре ярылып яга иде. Беләсез, кырык өченче елның көзеннән соң фронт Калиниң өлкәсендә озак вакытка тукталып калды. Без дә шул шәһәрдә берничә ай яшәдек. Озак та үтмәде, кыз тазарып, матурланып китте. Мин аны аякка бастыру өчен кулымнан килгәннең барын да эшләдем, һәм шул вакыт эчендә мин, сез көлмәгез, аңа гашыйк та булдым. Аның әдәплелеге, тыйнаклылыгы, үзен тота белүе алдында ин| изге кешеләр дә тез чүгәрләр иде. Шат күңелле, шаян һәм эш яратучан кыз булып чыкты ул. Шуның өстенә ул мине бөтен җаны-тәне белән олылый һәм иркәли иде. Гыйбадәт кылырга хәзер иде ул минем алдымда. Мин аның өчен капитан Әхмәт Газизов- ны гына түгел, ә аның сөйгәне, бердәнбер якын кешесе һәм аны азат^ итүче дә идем. — Минем азат итүчем! — миңа ул бары шулай дип кенә дәшә иде. Без бер-беребезне таптык дип уйладык, һәм миН) шуңа чын күңелем белән ышандым да. Мин бәхетле идем, мин шат идем. Мин җир өстендә йөрмим, ә ак болытлар өстендә оча идем. Ахырда без бергә тора башладык. — Гафу ит, — диде Закиров, аның сүзен бүлдереп, — исеме ничек иде ул кызның, нинди милләттән? Капитан бик азга гына уйланып калды. — Әйдәгез, аның исемен әйг- мик, — диде ул,! безгә ничектер әр- нүле елмаеп карап. Шулай ук аның милләтен дә телгә аллмыйк. Агач башмаклы кыз дип кенә атыйк... Әгәр инде бик кыстыйсыз икән, Балтыйк диңгезе буенда тәрбияләнеп үскән кызларның берсе j иде ул... Озакламыйча мин аны үзебезнең ашханәгә аш бирүче итеп урнаштырдым} Бик тиз арада ул анда үзен эшлекле, 
булдыклы кыз итеп танытып өлгерде, һәм бөтен офицерлар алдында ул хөрмәт казан- ды.< Әйе, ан)ы офицерлар яраттылар. Яшермим, аның артыннан йөрергә теләүчеләр дә аз булмады. Кичәләрдә бик күпләр аның белән тан- новать итүне үзләренә бәхет саныйлар иде. Күбәләк шикелле очып йөри иде ул кичәләрдә. Ләкин мин аның үз-үзен тотуына, миңа күңеле белән дә, тәне белән дә хыянәт итмәвенә ышана идем. Иптәшләрем миңа кызыгалар һәм миннән көнлиләр иде. Бәхет диңгезе эчендә йөзә идем мин. Бары тик минем бер иптәшем генә аны яратып бетермәде. Яратып бетермәде дисәм, бәлки дөрес булмас. Ул аннан шикләнә башлады. Иптәшем мине] бер көнне үз янына чакырып алды. — Нигә синең кызың хәрби мәсьәләләр турында сүз барганда аеруча колак сала? Бу нәрсәгә игътибар иткәнең бархмы синең? — диде ул. «Кызың» дигән сүзне ничектер кимсетеп әйтте. — Бердән, ул минем законлы хатыным, — дидем мин аңа, коры гына итеп. — Әгәр без| регистрациядә булмаганбыз икән, әле ул мәсьәләне хәл итми. Ул бары формаль як кына. Икенчедән, аның хәрби мәсьәләләргә аеруча игътибар итүен һич тә сизгәнем юк. Дөрес, ул кайчагында кызыксына. Ләкин бит ул бөтен нәрсә белән кызыксына. Белергә, үсәргә тели, — дидем мин. — Ә аның бу районга нигә килеп чыгуы турында уйлаганың бармы синең? — диде аннары ул мина.  
88~ Афзал Шамов 
 
 
— Бу турыда инде син миннән сорама, ә төрмәдән азат иткәндә аның эшен тикшерүчеләрдән сора. Алар монда, үзебезнең; арада. Алар сиңа аның һәм атасының, немецлар җәберенә түзә алмыйча, безнең якка качарга теләвен әйтерләр. Атасын аның атып үтергәннәр, ә үзен, бик каты кыйнап, төрмәгә салганнар,— дип җавап бирдем! мин аңа. — Син бөтен нәрсәгә шикләнеп карыйсың. Синең йөрәгеңдә мәңге үлми торган шикләнү корты, ята, — дидем аннары. Минем дәлилләрем көчле һәм ышандыргыч иде. Мин барлык гаепләүләрне йон урынына өреп очырдым. Ләкин шулай булуга да карамастан, иптәшемнең минем йөрәккә төбәп аткан угы үзенең ярасын калдырды. Көн буе борчылып, уйланып йөрдем. Ул көнне мин квартирама төннә белән, соң гына кайттым. Агач башмаклы кыз йоклый иде. Аны уятмаска теләп әкрен генә; кердем. Ут кабыздым һәм, кровать янында туктап, тынып калдым. Кыз тыныч кына, тигез генә сулый. Озын коңгырт толымнары, өчләп үрелгән ефәк баудай булып, кровать кырыеннан салынып төшкәннәр. Кыйгач кашларында, тулы алсу битендә, җәядәй сыгылып килгән хисле иреннәрендә, хәтта аз гына сипкелле борнында^да балаларча садәлек һәм гөнаһсызлык аңкып тора иде. Мин аңа озак карап тордым. «Юк, юк,—дидем мин, — бу сылу затта явыз уйларның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел!» дидем. Газизов сөйләвеннән берничә секундка гына туктап, яңадан папирос кабызды һәм аны тирән итеп суырды. Тыңлаучылар мәсьәләнең тизрәк чишелүен көтәләр иде. Кунакларның берсе түземсезләнеп: — Я, шуннан соң? — дип сорап куйды. — Шуннан соң... Шуннан соң мин тынычландым. Ләкин күп тә үтмәде ике нәрсә мине кинәт тетрәтеп җибәрде. Бер көнне, аның ял көне иде, ул көнне миңа һич тә көтмәгәндә квартирама кайтырга кирәк булды. Аяк очларым белән генә басып, ишек төбенә әкрен генә килдем. Кайчакларында мин шулай кинәт килеп керергә һәм хатынымны шатландырырга ярата идем. Андый чакларда; ул минем муеныма сарыла, күгәрчендәй гөр- ли-гөрли үбә, коча, 
иркәли иде. Ишек төбенә килдем... һәм кинәт туктап калдым. Бүлмәдә кемнәрдер пышылдап кына сөйләшәләр. Берсе — ирләр тавышы, ә икенчесе хатыным тавышы. Аптырап калдым. Кем белән пышылдап сөйләшергә тиеш ул? Көнләшү уты йөрәгемне урап алды. Көндәшемне өзгәләп ташларлык булып, ишекне кискен генә ачтым... Бәхеткә каршы, бүлмәдә, өстәл янында, теләнче карт утыр^иде. Аның янында хатыным басып тора. Беренче секундта мин тынычланып киттем. Хәтта урын- сызга көнләшүем өчен үземне орышып та алдым. Ләкин икенче секундларда минем күңелемә шикләнү уты үрмәли башлады. Безнең шәһәрдә моннан1 берничә ай элек кенә күренә башлаган бу аксак һәм чукрак карт пышылдап кына сөйләшкәнне ниЧек ишетә ала икән? Җитмәсә, хатыным мин килеп кергәч тә, теләнчегә таба иелеп, аның колак барабаннарын ярырлык итеп яңгыравыклы тавыш белән кычкырырга ТОТЫНДЫ: — Бабай, ишетәсеңме, юкмы! Нигә бу туныңны салмыйсың? Яз җитте бит инде! Яз!.. Пешеген үләрсең!.. —- Ох, — диде аннары ул миңа таба борылып, тыныч кына,— ун минуттан бирле! колак төбендә акырам, һич тә аңлатып булмый. Шундый чукрак кеше булыр икән! Чыннан да, карт бернәрсә дә ишетмәгәндәй, төшенмәгәндәй, алдындагы ашын шыпырдата-шыпыр- дата ашый иде. Шуннан соң мин сагая башладым. Күңелемдәге шикләнү уты бер терелде, бер сүнде. Ах, әгәр сез белсәгез иде бу шикләнүнен мине ничек газаплаганын, ничек эчтән кимергәнен. Хәтта ул мина төшемдә дә тынычлык бирми иде. 
Агач башмаклы кыз 89 
 
 
Хәзер дә әле, әгәр дә исемә төшсә, йөрәгем «жу» итеп китә. Икенче! вакыт мин, агач башмаклы кыз эштә чагында, мич янындагы чүп-чарлар арасыннан кечкенә генә, тәмәке төрерлек зурлыкта гына бер кәгазь кисәге таптым. Башка вакыт булса, мин ул кәгазьгә һич тә игътибар итмәгән һәм аны таба алмаган да булыр идем. Аны бары шикләнүнең әрнүле газаплы уты гына таптырды. Чөнки кәгазь бик пөхтә итеп яшерелгән иде. Аңа вак кына, җыйнак кына итеп, дүрт-биш юл цифр язылган һәм; ниндидер билгеләр куелган иде. Мин. аларны күчереп алдым һәм кәгазьне яңадан үз урынына кыстырып куйдым. Берничә көн ул кәгазь минем башымнан чыкмады. Күз алдымда бары шул цифрлар гына йөрде. Алар миңа ничектер таныш шикелле тоелалар иде. Ләкин нинди цифрлар алар? Ниһаять мин аны таптым. Ул цифрлар моннан берничә көн элек кенә минем, өйгә алып кайткан кәгазьләремнән, күчереп алынганнар иде. Берничә дивизиянең җанлы көченә һәм коралларына\ бәйләнешле цифрлар иде алар. Шуннан соң инде мин өемдә яши алмадым. Мине озак вакытка алгы сызыкка командировкага җибәрүләрен сорадым. Җибәрделәр. Мин кайтканда инде агач башмаклы кызны кулга, алганнар иде... Ә теләнче картны дисезме? Әйе, аны да шулай ук кулга алганнар иде. Шуннан соң бөтен нәрсә яшен тизлеге белән башланды. Мине урынымнан алдылар, тиешле җәзаны бирделәр һәм алгы сызыкка җибәрделәр. Җәйге һөҗүмнәр вакытында ике мәртәбә яраландым. Шунысын да әйтим, менә бу ике орденымны мин? шул сугышлар өчен алдым. Ә хәзер, сигез айдан бирле менә сезнең дивизиядә. — Анысын беләбез, — диде кунакларның берсе. — Ә менә сез шул кыз турында әйтегез. Чыннан да, шпион булганмы ул? — Шпион булган, каһәр суккан!— диде Газизов, ниндидер бер эчке әрнүле тавыш белән. — Махсус мәктәпне бетергән шпион булган. Аның эчендә мәхәббәт түгел, ә кара елан яткан. Сез бүген мине аскетлыкта гаеплисез, көлеп, мыскыллап, монахлыкка язылырга тәкъдим итәсез. 
Менә, минем таныш булмаган хатынкызларга шикләнеп каравымның сере шунда ята. Чит хатын кызларның безнең арага керүләрен, безнең сүзләрне тыңлауларын теләмим мин. Кул бирәсем дә килми аларга минем. Сез тагың моны минем куркаклыгым дип уйламагыз. Юк, ул минем куркаклыгым түгел. Ул — офицерлык намусымны тиешле дәрәҗәдә тотуым гына. Капитан Газизов шуның белән сүзен бетерде. Ул арада өстәл өстенә кайнар чәй дә ките'реп куйдылар. Кунаклар берничә минуттан соң үзара сөйләшергә, бу вакыйгага карата үзләренең фикерләрен әйтергә тотындылар. Аларның кайберләре Газизовны гамьсезлектә, сизгерлеген югалтуда, агач башмаклы кызга гашыйк булуда һәм тәмам мәлҗерәп калуда гаеплиләр, ә кайберләре, Газизовны акларлык күп кенә дәлилләр табып, барлык гаепне кыз өстенә генә ташлыйлар иде. Газизов исә, боларның берсен дә ишетмәгәндәй, сүз һич тә аның турында бармагандай, үз-үзенә уйланып, бал] кашыгы белән чәен болгата һәм ара-тирә, стаканын ике кулы белән учлап тотып, йотымлап эчә иде. Бераздан ул сәгатенә карап алды һәм урыныннан торды. — Сез мине гафу итегез, — дидз ул, кунакларга карап. — Сәгать хәзер унике туларга ун минут, миңа кайтырга кирәк. Аннары ул безнең барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Ишек төбенә җиткәч, бик азга гына туктап, безгә таба борылып карады. Юкка бәхәсләшмәгез, иптәшләр, — диде ул һаман да шул ук әрнүле тавыш белән. — Мин сез
90~ Афзал Шамов 
 
 
уйлаганча ук гамьсез булып чыкмадым. Беренче шигем туу белән үк тиешле органга хәбәр иттем. Иптәшләргә рәхмәт, вакытында ярдәм иттеләр. Хушыгыз, сезгә хәерле төн телим! Әгәр эчәсез икән, явыз мәхәббәт корбаны булган капитан өчен дә 
бер тост күтәрегез! Ул чыгып, китте. Без яңадан тынып калдык. Чөнки инде безнец өчен бәхәсләшерлек нәрсә юк иде.