Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР, АЛАРНЫҢ ИЖАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ


Иптәш Жданов үзенең «Звезда» һәм
«Ленинград» журналлары турындагы
докладында, әдәбиятның безнең
җәмгыятьтәге роленә югары бәя биреп,
болай диде: «Әдәбият — ул, халыкка иң
якын эш. Менә ни өчен халык сезнең һәр
уңышыгызны, һәрбер әһәмиятле
әсәрегезне үз уңышы итеп карый. Менә
ни өчен һәрбер уңышлы әсәрне сугышта
җиңеп чыгу белән, яки хуҗалык
фронтындагы зур уңыш белән
чагыштырырга мөмкин».
Иптәш Сталин совет язучыларын рух
инженерлары, дип атады. Ин- женер-
төзүче яңа завод-фабрика- лар, яңа торак
йортлар салса, рух инженерлары —
язучылар кешеләрнең рухын «төзиләр»,
ягъни совет халкын, беренче чиратта
совет яшьләрен партиягә, дәүләткә һәм
коммунизм идеяләренә турылыклы итеп
тәрбиялиләр.
Әдәбият партияле булырга тиеш, дип
өйрәтте Ленин. Битараф әдәбият,
битараф сәнгать, битараф философия,
битараф политиканың дөньяда булганы
юк һәм булуы да мөмкин түгел. Шул
сәбәпле политикадан «арындырылган»
ниндидер «саф» әдәбият турында
сөйләнү зарарлы. Безнең
шартларыбызда әдәбият — халыкны иң
алдынгы идея белән — ленинизм
идеяләре белән коралландыручы ул,
халыкны иң прогрессив рухани азык
белән тукландыручы ул. Әдәбият — без-
нең бөек төзелеш планнарыбызны
башкарып чыгуда, -сугыш китергән
яраларны төзәтеп, халык хуҗалыгын
тагын да үстерүдә партиягә, хөкүмәткә,
халыкка ярдәм итүче ул.
Әдәбият бүгенге бурычлар, бүгенге
таләпләр белән генә дә чикләнеп
калмыйча, еллар аша алга кр ташларга,
бүгенге аркылы иртәгене
Яшь язучылар, аларның иҗатлары һәм бурычлары 133
күрә белергә һәм халыкка да аның иртәге
көнен күрсәтә белергә тиеш. Әдәбият
халыкның таләпләрен, зә- выкыи үстерергә
тиеш.
Без яңа җәмгыять шартларында яшибез.
Ләкин безнең җәмгыятебез иске җәмгыять
эченнән үсеп чыкты. Искенең калдык-
постыклары, бигрәк тә кешеләрнең аңла-
рыида сакланган калдык-постыклар,
безнең эшебездә, көрәшебездә комачау
итәләр. Әдәбият әнә шул искелек
калдыкларына каршы көрәшергә тиеш. Ни
рәвешле? Нинди юл белән? Искелекне фаш
итеп, яңалыкны пропагандалау юлы белән.
Тормыштагы яңалыкны: алдынгы
кешеләрдәге яңа сыйфатларны тотып
алып, — менә без нәр,- сәгә омтылырга
тиешбез, дип пропагандалау юлы белән.
Без үз заманыбызның типик герое образын
бирергә тиешбез. Ул образ безнең
яшьләребез өчен үрнәк образ булсын,
яшьләр аңа ошарга тырышсыннар, аңа
иярсеннәр, — ул герой чорыбызның иң
яхшы сыйфатларын үзенә җыйган булсын.
Мәсьәлә менә шулай тора.
Шушындый бурычлардан чыгып, яшь
язучыларның әсәрләрен тикшереп карасак,
без әйтә алабыз: әйе, иптәшләрнең
күпчелеге төп бурычны аңлыйлар, шуңа
таба омтылалар, ләкин белем җитмәү,
осталык җитмәү аркасында, максатка ире-
шеп бетә алмыйлар.
Минем кулымда хикәяләре, шигырьләре
булган иптәшләрнең бөтенесенә дә
тукталмыйча, прозаиклардан— И.
Нуруллин, Сафа Сабиров; шагыйрьләрдән
— Нур Шәриф, Мәхмүт Хөсәен
иптәшләрнең иҗатларын кыскача гына
тикшереп үтәсем килә. Болар өметле
иптәшләр, ләкин аларның әле бик күп
укыйсы, өйрәнәселәре бар, һәм, әгәр тыры-
шып эшләсәләр, якын киләчәктә яхшы
әсәрләр бирә алырлар иде.
Мисал өчен иптәш Нуруллинның
«Район үзәгендә» дигән хикәясен алып
карыйк. Иң беренче шуны әйтергә кирәк.
Бу хикәяне, гомумән, авторның, уңышлы
әсәре дип санап булмый. Темасы вак һәм
әһәмиятсез. Аннары, теманың чишелеше
бик ясалма. Бердән, инде ул хикәя басылып
чыккан һәм журналның укучыларына
таныш булганга һәм, икенчедән, аның
язылу техникасындагы, телендәге
кимчелекләр, автор өчен генә түгел, бәлки
башка кайбер яшь язучылар өчен дә харак-
терлы булганга күрә, без монда ул хикәяне
җентекләбрәк тикшерергә булдык.
Хикәянең сюжеты болай: ике иптәш
очрашалар. Сүздән сүз чыгып, берсе сорап
куя.-
«— ... Сез ничек уйлыйсыз, иптәш
Вәлнев, гарип кешеләргә карата- хатын-
кызда мәхәббәт хисе туа аламы?»
Вәлиев, җавап урынына, үз башыннан
үткән бер вакыйганы "сөйли. Вакыйганың
геройлары — Айсылу белән Кәрим.
Айсылу матур, ләкин аксак; Кәрим чибәр
һәм аның һичбер төрле физик кимчелеге
юк. Кәрим, кызны университет
аудиториясендә күреп, соклана,, ләкин
аксак икәнен белгәч, шунда ук күңеле
кайта. Шулай итеп соклану бетә, бары тик
уңайсызлан?1 тойгысы гына кала.
(«Подлец, — дидем мин үз-үземә, — кайда
синең, беренче чиратта акыл, икенче
чиратта гына физиологик төгәллек, дип
шапырынуларың?»).
Мәхәббәт юк, ләкин шулай да Кәрим
Айсылуны озаткалап йөри. «Тора-бара ул
озатулар минем өчен бурыч түгел, ә
шактый күңелле минутларга әверелделәр»,
дип сөйли Кәрим.
Вакыт үтә, кыз белән егет арасында
бертөрле дә әһәмиятле вакыйга булмый.
Көннәрнең берендә кыз егеткә әйтә:
«— Кәрим, дөресен әйтим, мин сезне...
сөям бугай... ләкин бу мәхәббәт миңа да...
башкага да бәхет китермәс.^ Ләкин...
минем... булсын иде... үз балам... юанычым
булыр иде», — ди.
Егет «үзе дә сизмәстән» кызны
кочаклап ала, ләкин... «хайвани Мәхәббәт
белән генә аны да, үземне дә пычратырга
вөҗданым бармады», ди Кәрим, һәм,
кызны кочагыннан чыгара да,
саубуллашмый-
Ь4 Ибран Гази
ча ук чыгып китә. Шуннаи соц ни
булганын автор безгә күрсәтми. Тик,
нинди язмышлар беләндер, кыз белән егет
кушылалар. Хикәянең ахырында без
аларның бергә яшәүләрен һәм бер
балалары да барлыгын беләбез.
Физик кимчелек мәхәббәттә абсолют
киртә була алмый — бу, әлбәттә, дөрес.
Автор шушы тезисны художество
чаралары белән исбат итәргә алынды,
ләкин булдыра алмады: хикәянең иң
кызыклы җирендә пәрдәне төшереп,
вакыйганы өзде дә, кыз белән егетне пәрдә
артында кушып, яңадан пәрдәне күтәрде
(менә карагыз, алар бергә ич!) һәм шуның
белән мәсьәләне исбат ителгән санады.
Мәгълүм ки, художник сөйләп бирүче
түгел, бәлки сурәтләп күрсәтүче булырга
тиеш. Нуруллин иптәш, үзенең
геройларын төрле вакыйгалар аркылы
уздырып, сурәтләп күрсәтү урынына, гел
диярлек үзе (Кәрим авызыннан) сөйләде.
Без аларга ышанырга тиеш булдык.
Хикәянең иң хәлиткеч урынында ул, хәтта,
сөйләүне дә артык санады, пәрдәне ябып
куйды һәм бераздан кинәт Айсылу белән
Кәримне ирле-хатынлы ясап, алар янына
бер бала да өстәп, безгә әйтте: ышаныгыз,
бу ике яшь йөрәк бер-берен яраталар, менә
балалары шуңа шаһит, — диде. Укучы
ышанырга тиеш, ләкин икеләнә, чөнки
автор укучыны ышандырырлык итеп
сурәтләп күрсәтә белмә- _де. Җитмәсә: ул
ашыкты, вакыйгаларга җәелеп китәргә һәм
бер-береннән табигый рәвештә агып чы-
гарга ирек бирмәде, геройларның
характерларын җитәрлек ачмады, хикәясен
тизрәк очларга теләде.
Күренеп тора: автор вак һәм әһәмиятсез
тема сайлаган һәм аны да азмы-күпме тулы
итеп чишә алмаган; шуның өстенә авторга
язучылык осталыгы җитми, фантазия
җитми һәм әдәби телнең дә аңа -бик
буйсынасы килми, ул заманнарны (үткән
заман белән хәзерге заманны) буташтыра,
сүзләрне үз урыннарында кулланмый,
буяулар- пы өсте-өстснә өя, кечкенә генә
Җөмләдә бер үк сүзне ике-өч тапкыр
кабатлый, җөмләләрне гарипләндерә һ. б.
Кайбер мисаллар:
«Кайчагында райком секретаре китап өстенә
кадакланган, онытылып калган Вәлневне көчләп
диярлек, пальтосын киертеп куып җибәргәндәй
җибәрә икән».
«Китап өстенә кадакланган» —
уңышсыз, аннары: алай дип әйтергә
мөмкин булган хәлдә дә, андый көчле
чагыштырудан соң: «онытылып калган» —
бик зәгыйфь. Җөмләнең ахыры буталчык.
«Минем күкрәгемдә дә якты (?), ләкин тын иде».
«Китап укып утыручы бер кыз янындагы буш
урынга барып утырдым» (Тавтология).
«Нәфис тиреле (!) йөзенең бит алмаларына...»
«Миңа бер карады да, тагын китабына йотылды
(?)»
«Чак кына калкурак маңгай астында шактый
тирән (?•) утыручы күк күзләр...» (Янәсе, шул
матур кыз була!)
«Кыз ашыгып аксын-аксый...»
(Белмим, кем дә булса ашыгып аксый
микән!)
« — Рөхсәт итегез озатырга сезне». (Татарча:
рөхсәт итегез, мин сезне озатыйм»,
диярләр иде) һ. б. һ. б.
Тел бит язучының бердәнбер коралы ул.
Күңелеңдә нинди генә яхшы фикерләрең
булмасын, хыялыңда нинди генә мәһабәт
образлар булмасын, зәгыйфь тел белән
алармы әйтеп, сурәтләп бирү мөмкин
түгел.
Иптәш Нуруллин киләчәктә җитдирәк
темалар сайларга, теманы художество
чаралары белән дөрес һәм оста чишеп
бирүгә, әсәрләренең теле өстендә яхшылап
эшләүгә игътибар итәргә тиеш.
Икенче бер яшь авторның — Сафа
Сабиров иптәшнең «Телсез диңгезче»
исемле хикәясен алыйк.
Полковник Звешинский хәзерге
Польшада диверсияләр ясау өчен чит
илдән гаскәр алып кайтырга тиеш.
Законлы Польша хөкүмәтенең корабле,
әлбәттә, аларны алып кайтудан баш тарта.
Пароходный капитанын кулга алалар,
экипажны, үлем белән куркытып, корабль
Яшь язучылар, аларның иҗатлары һәм бурычлары«3:
9
дә калырга һәм эшләргә мәҗбүр итәләр.
Ләкин корабльне Польшага алып кайту
өчен штурман кирәк була. Бер телсез
штурман табыла, аны корабльгә китерәләр,
һәм ул корабльне диңгезгә алып чыга. Бу
штурман — Г абдрахман Булатов исемле
совет морягы була. Ул бомбежка
вакытында һәлак булган совет
корабленнән суга төшеп, ничектер
котылып калган икән. Диңгезгә чыккач,
корабльдә кайтучыларның диверсия эше
өчен Польшага баручылар икәнен белеп,
корабльне батыра.
Күрәсез, хикәянең темасы әһәмиятле;
вакыйгалары — кызыклы һәм, димәк,
хикәягә кирәкле элементларның барысы да
бар кебек. Ләкин иптәш Сабиров аларның
берсеннән дә файдалана алмаган. Ул
вакыйганы сөйләп чыгу белән генә
чикләнгән. Аңа исә, үзенең геройларын
төрле вакыйгалар аркылы уздырып, үзара
төрле мөнәсәбәтләргә куеп, аларның
характерларын сурәтләргә, ягъни рухани
дөньяларын ачып салырга кирәк иде.
Полковник Звешинский турында без
нәрсәләр беләбез соң? Ул — куркак,
булдыксыз бер кеше. Капитан Смсркович:
«штурман эштән баш тарта», дип кереп
әйткәч, «көтелмәгән бу яңалыкны ишетүгә
полковник Звешинский мәет кебек агар-
ды», ди автор. Диверсия шикелле хәтәр
эшләр белән җитәкчелек итүче, бөтен бер
экипажны куркытып эшкә куша алучы
кешенең шундый булуы „мөмкинме соң?
Безнеңчә юк.
Штурман Габдрахман Булатов
(хикәянең төп герое) турында без, аның
телсезлегеннәң башка, бернәрсә дә
белмибез. Ул кешенең характеры
язылмаган ак кәгазь кебек: аңардан һичбер
нәрсә «укып» булмый. Ә аның телсезлеге
исә хикәя өчен һич кирәк түгел. Әгәр без-
дән: андый кешенең корабль батырырга
йөрәге җитәр идеме? — дип сорасалар, без
һич ничек җавап бирә алмас идек. Автор
аны барлык сыйфатлардан мәхрүм иткән.
Хикәянең теле шактый авыр, буяуларга
ярлы.
Күрәсез, кызыклы сюжет, кызыклы
вакыйгалар уйлап табу гына җитми, ул
вакыйгаларны җан белән, идея белән
сугарырга кирәк. Чынлап та: иптәш
Сабиров хикәясендә дә кызыклы сюжет
сызыгы бар, ләкин геройларының үз йөзлә-
ре юк, характерлары юк — алар, күләгә
шикелле, буш һәм салкыннар. Алар
ниндидер гомумән кешеләр, абстракт
кешеләр, ә бит дөньяда абстракт кешеләр
юкЛТКешеләр һәрвакыт индивид, шәхес
— һәр кешенең үзенә генә хас үзенчәлек-
ләре, үзенә генә хас сыйфатлары була,
шуның аркасында, ул бүтән кешеләрдән
аерыла. Кешенең шундый үзенчәлек
сыйфатларын язучы эзләп табарга тиеш.
Үзенең геройларын шул үзенчәлекләре
белән бирергә тиеш.
Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар.
Мәгълүм бер чор яки мәгълүм бер сыйныф,
социаль катлау, кәсеп кешеләренең уртак
сыйфатлары да күп була. Мәгълүм бер
заман кешеләренең күпчелеге өчен уртак
булган җитәкче идея, ягъни заманның
идеологиясе була. Мәсәлән, безнең
социалистик җәмгыятьтә барлык кеше
өчен уртак идеология — коммунистик
идеология. Уртак сыйфатлар: үз Вата-
ныңны сөю, үз партияңә, үз дәүләтеңә
бирелгәнлек, батырлык, шәхси
интереслардан җәмәгать интересларын
югары кую һ. б. һ. б. Язучы үз заманының
идеологиясе белән нык коралланган
булырга тиеш. Язучы — образлар
ярдәмендә фикер йөртүче идеолог ул. Үз
заманына хас уртак сыйфатларны ул бик
яхшы белә. Кешеләрдәге алдынгы,
прогрессив сыйфатларны искергән,
заманга хилаф булган сыйфатлардан яхшы
аера. Шушы уртак идеологияне, уртак
сыйфатларны хикәядә, романда үткәргәндә
язучы әдәби типлар,z ягъни әдәби геройлар
ярдәмендә үткәрә, э бу геройлар әлеге
уртак идеологияне, уртак сыйфатларны
пропагандалаучы җансыз күләгәләр генә
булып калмасыннар өчен, язучы аларны
конкрет кешеләр төсендә
сурәтли, ягъни: аларның үзенчәлек
сыйфатларын, индивидуаль
характерларын эзләп таба.
Язучы — образлар ярдәмендә уйлаучы
идеолог ул, дидек. Язучы иҗат иткән
образлар көчсез, зәгыйфь булсалар,
язучының әйтергә теләгән фикере дә
көчсез, зәгыйфь булып чыга. Мәсәлән,
иптәш Сабиров үзенең хикәясендә: совет
кешесе барлык шартларда үзенең
революцион бурычына турылыклы булып
кала белә, димәкче була. Ләкин, штурман
Булатов образының бөтенләй эшләнмәгән
булуы аркасында, бу фикер укучыга барып
җитми.
Шагыйрьләрдән Нур Шәриф иптәшкә
тукталыйк.
Нур Шәриф, минемчә, үзенә махсус
шигъри йөзе, шигъри тавышы булган
оригиналь һәм талантлы яшь шагыйрь.
Аның шигырьләре тәмамланган бер
фикергә ияләр.
Бу мәсьәләгә минем аеруча басым ясап
әйтәсем килә, чөнки башлап язучыларның
гына түгел, танылган шагыйрьләребезнең
дә кайбер шигырьләре сүзгә бай, ә фикергә
ярлы булалар. Нур Шәриф иптәшнең
шигырьләре, киресенчә, сүзгә сараннар,
ләкин алар- да һәрвакыт бер матур, яхшы
фикер була. Мисал өчен 12 юллык кына
бер шигырен китерәм:
Мактанырга теләми ул, Гайрәтләнеп
сөйләми ул Ун фашистны ничек җиңгәнен.
Күзен текәп учак утына, Салмак кына
сөйләп утыра Бүген көннең җиләс икәнен.
Яра эзе битләрендә... Дан ордены
күкрәгендә Балкып тора кояш нурында,
һәм сөйли ул кыю бөркетнең Киң күкрәкле
җитез егетнең Ничек сугышканы турынд-а.
(«Сугыштан соң*)
Күрәсез, берничә генә юллык
шигырьдә тәмамланган бер фикер бар
инде. Бу, әлбәттә, шагыйрьнең яхшы
сыйфаты.
Дөрес, бу юлларны тәмам төгәлләнгән
шигъри әсәр дип булмый. Нур Шәриф
иптәшнең шигырьләре техник яктан әле
йомшаклар. Аңа әле күп укырга, шигырь
теориясен өйрәнергә, үз эшенең остасы
дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк, һәм ул
моны эшләр дип өмет итәбез.
Телгә алынырга тиешле икенче
шагыйрь — Мәхмүт Хөсәен. Аның
фронттан язылган шигырьләренең
байтагы—мәгънәле, пафослы, дошманга—
нәфрәт, туган илебезгә — мәхәббәт белән
сугарылган кайнар шигырьләр.
«— Хуш бул, дускай,
Уңсын барыр юлың,
Күңелең белән илгә хезмәт ит. Истәлеккә,
дәртле Себер егете, Чиккән яулык бездән алып
кит!
— Рәхмәт,
Рәхмәт хөрмәтегез өчен!
Ул зур бүләк миңа, дусларым.
Халкым өчен —
Минем барлык көчем, Уяу саклармын ил
постларын».
| («Чиккән яулык»)
Ләкин Мәхмүт Хөсәен иптәшкә нык
өйрәнергә, тырышып эшләргә кирәк әле:
ул ашыга, кабатлый, сюжетны эшләүгә
игътибар итми; күп кабатлану аркасында
төссезләнгән, трафаретка әйләнгән сүзләр
куллана; вакыт-вакыт ялтыравыклы, ләкин
буш сүзләр белән декламация сөйләргә
тотына һәм башка шуның кебекләр.
Мәсәлән:
Вулкан булсам,
Утлар сибеп торсам,
Җирне айкап Шпрее буенда, Агылыр идем,
Туган Армиямнең Үчен җыеп
йөрәк кырыма. Җир-суларпы кичсәм, ЭҢилләр
булып иссәм Океаннар аша дөньяда, Яңгыратыр
идем Армиямнең Сүнмәс данын ерак кырларда!
(«Салют бирән»).
Күрәсез, бу шигырь ялтыравыклы буш
сүзләр белән язылган декламация генә!
Безнең кайбер яшь шагыйрь һәм
шагыйрәләребез, күбесенчә, табигать
турында, табигатьнең матур күренешләре
турында, яисә шагыйрьнең үз эчке
кичерешләре турында гына язалар, һәм, )’•’
шагыйрьләрнең чыганагы шагыйрьнең үз
башыннан кичкән истәлекләр булу
сәбәпле, шагыйрь күңеле
'i
:3S Ибрай Гал
Яшь язучылар, аларның иҗатлары һәм бурычлары >37
өчен кадерле дә булалардыр, ләкин гадәттә
андый шигырьләрнең социаль
кыйммәтләре бик кечкенә була.
Мәсәлән, Ләбибә Ихсанова иптәш
үзенең «Зәңгәр чәчәк» исемле шигырендә
яза:
«Яшел хәтфә төсле яшел үлән Арасыннан
башың калкытып, Тора идең, зәңгәр нурлар
чәчеп, Матурлыгың белән дан тотып. Җәйге
танның салкын чыгы белән Коена идең яшел
болында, Ә көн туса көлеп тора идең
Иркәләнеп кояш нурында».
Кайбер яшь шагыйрьләр, Ләбибә иптәш
Ихсанова кебек, табигатьне, аның
матурлыгын җырлау белән генә,
берьяклылык белән генә мавыгып китәләр
дә, аларның шигырьләрендә гадәттә фикер
дә, тирән тойгы да булмый; андый
шигырьләр бернәрсәне дә мактамыйлар,
бернәрсәне дә яманламыйлар; берәүне дә
бер кая да чакырмыйлар, бернәрсәгә дә
өндәмиләр. Алар — «битараф» шигырьләр
булалар. Ләкин андый шигырьләр күбәеп
китсә, алар битарафлыктан чыгып, зарарлы
шигырьләргә әйләнеп китәләр, чөнки алар
укучыны чын тормыштан читкә өстериләр,
пассивлыкка, битарафлыкка алып китәләр;
хәзерге заман яшьләре өчен кирәк булган
нык ихтыярлылык, көр күңеллелек, кайнар
дәртлелек урынына, индеферентлык,
ихтыярсызлык, төшенкелек, дәртсезлек
тәрбиялиләр. Бер караганда фикерсез,
битараф булып тоелган шигырьләр асылда
зарарлы шигырьләр булып чыгалар.
Яшьләр иҗатында икенче төр
шигырьләр дә бар. Мәсәлән, иптәш Б.
Рәхимовның бер шигырендә мондый
юллар очрый:
<Төн иде.
Фронт... ;
Салкын буран иде сызгыра (?!). . Безнең
утлар —
пулеметлар. Төннәр
салкын булсалар да. Дошманнарны иде
кыздыра (I). Биеклекне алдык, Җиңү безгә
булды.
Артка кудык явыз дошманны. Ял итәргә
булдык Окоп кырыенда.
Ләкин онытмыйбыз командирның Җитез
приказын: Сак булыгыз», — диеп кушканын.
Мондый грамотасыз сүз тезмәсен
укыгач, ихтыярсыз болай уйлыйсың:
ИПТӘШ РӘХИМОВ ПОЭЗИЯ- нең нәрсә икәнен
һәм аның бурычларын аңлап җитми булса
кирәк.
Яшь язучылар турында сөйләгәндә,
тагын бер мәсьәләгә тукталасы килә. Бу —
күзәтә белү осталыгы мәсьәләсе. Язучы
күп күрү- чән, бүтән кеше күрмәгәннәрне
дә күрә белүчән кеше ул.
Ләкин дөньяда гадәтләнү дигән «чир»
бар. Кеше бер урында күбрәк торса, андагы
әйберләрне күрми башлый. Гел бер
бакчага, гел бер елга буена, урманга
йөрсәң, күз андагы табигать
матурлыкларына ияләшә дә, беренче
күргәндәге кебек сокланып карамый
башлый. Яңа кешене күргәндә күз бик таш-
ланучан була. Ләкин ияләшә- ияләшә яңа
кеше дә «искерә», аны да күрми
башлыйсың. Гел шау-гөр эчендә яшәсәң,
колак* шау-гөрне ишетмәс була. Яныңда
келт-келт иткән сәгатьне ишетмисең һ. б. һ.
б.
Гадәтләнеп, колак, күз «тупаслану»
язучы өчен уңайсыз нәрсә. Шуңа күрә
язучылар күрә белү сәләтен аңлы рәвештә
үткенәйтәләр. Моңа куен дәфтәре бик
ярдәм итә. Күзгә ташланган, колакка ча-
лынган нәрсәне язучы шул дәфтәргә
«төрткәләп» куя. Беренчедән, бу язучыны
күрә белергә өйрәтсә, икенчедән, андый
күзәтүләр язу өчен материал булалар.
Мәсәлән, «Чапаев» шундый күзәтү мате-
риалларыннан алып язылган. Чеховның
куен дәфтәрләре барлык язучыларга
билгеле. Чехов гаҗәеп оста күзәтүче
булган һәм шуңа күрә аның әсәрләрендә
һич көтелмәгән оригинал буяулар
очратасың да, гаҗәпкә каласың: Чехов
шуны ничек күргән дә, ник мин күрә
алмыйм, .дисең? Горький, үзе дә бик оста
күзәтүче, Чеховның күзә- түчәнлегенә һәм
бик саран сүзләр;
138 Ибрай Гази
белән пластик рәсемнәр ясый алуы- на исе
китеп яза.
Язучы бик. күп эшләргә тиеш. Ләкин
безнең яшь язучыларыбыз рәтләп язып та
бетермиләр, тизрәк редакциягә яки
консультация бюросына ашыгалар. Кайбер
иптәшләр хәтта яхшылап күчереп язуны да
кирәк санамыйлар. Бу инде үз хезмәтеңне,
үз профессияңне хөрмәт итмәү дигән сүз.
Кайвакыт хәтта: «үзегез төзәтеп басыгыз
инде шунда» дип язып җибәрүчеләр дә
очрый.
Яшь язучы җентекләп уку, өйрәнү
урынына, әсәре өстендә төпченеп эшләү
урынына, ашык-пошык язып, әдәби
консультациядән киңәшләр алып, шул
рәвешле яхшы язучы булырмын дип
өметләнә икән — бик хаталана.
Танылган язучыларның, әдәбият
белгечләренең, әдәби консультация
бюросының яшь язучыларга ярдәме бик
кирәк һәм әһәмиятле нәрсә, әлбәттә. Ләкин
яшь язучылар беренче чиратта үз
көчләренә таян- масалар, үзләре тырышып
эшләмә- сәләр, өйрәнмәсәләр, чын язучы
булып үсеп китә алмаячаклар.
Хәзерге заманда язучы өчен темалар
бик күп.
Сугыш турында, илебезне һәрьяклап
аякка бастыру турында зур һәм яхшы
әсәрләр кирәк.
Чәчәкләр турында, фронттан
кайтканны көтеп торучы җанкай турында
язу ансатрак, әлбәттә. Ләкин хәзер алардан
әһәмиятлерәк темалар бар.
Иптәш Жданов авызы белән партия
безгә әйтте, совет кешеләрен, совет
яшьләрен тәрбияләү өчен язучылар өстенә
гаять зур җаваплылык төшә, диде. Совет
халкы үзенең язучыларыннан чын идея
коралы көтә, бөек планнарны үтәп чыгуга
көч бирерлек рухани азык көтә, диде. Кем
халык белән бергә атлап барырга булдыра
алмый, кем халыкның үскән- таләпләрен
канәгатьләндерерлек әсәрләр бирә алмый,
кем совет культурасының үсеш бурычлары
югарылыгында тора алмый, ул кеше
котылгысыз рәвештә тиражга чыгачак,
диде.
Социалистик реализм методын
кулланып, безнең чынбарлыгыбызның
асылын ихлас күңелдән һәм игътибар
белән өйрәнеп, безнең үсеш
процессларыбызның асылын тирәнтен
аңларга тырышып, язучы халыкны
тәрбияләргә һәм идея ягыннан
коралландырырга тиеш. Совет язучылары
безнең яшьләребезне көр күнеллс итеп, үз
көчләренә ышана торган итеп тәрбияләүдә
халыкка, дәүләткә һәм партиягә
булышырга тиеш.