Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

АВИ НӘЖ.МИ
I КЫШ БАБАЙДА КУНАКТА
(Нәниләр өчен театр уены)
Катнашалар:
Г ү з ә л — нәни кыз
К а м и л — аның абыйсы, Суворов мәктәбендә 1 класста укый.
К ы ш баба й
С и р т м әле к у р чак |
Куян
Төлке Чыршы ботакларындагы уенчыклар.
Тиен
Әтәч )
Вакыйга яңа елга каршы кичтә, Гүзәл бүлмәсендә бара.
Ылыслар белән бизәлгән пәрдә артында күкеле сәгать алты тапкыр суккач, Гүзәл килеп чыга. Сәгать сугуында дәвам итә.
Гүзәл (тамашачыларга).
Исәнмесез, саумысыз, Әйдә бергә саныйбыз; Җиде, сигез, тугыз, ун... Абый нишләп килми сон?
Мине гафу итегез, Хәзер киләм, көтегез.
Тамашачылар арасыннан ишеккә уза. Пәрлә ачыла. Уртада төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршы әйләнеп тора. Аның, яным, да К ыш бабай янчык актара.
Кыш бабай
(йөгереп килгән куянга).
Сия нигә килен чыктың?
Куя н.
Бик-бик-бик ачыктым.
Кыш баб а й.
Ашыйсың килсә әгәр, Күрсәт башта бер һөнәр.
Куян чыршы ботагыннан барабан алуга, Тиен йөгереп килә.
Т и е н.
Урманга качар идем, Чикләвек ашар идем.
Кыш баба й (янчыкны селкеп).
Кирәк булса чикләвек. Биеп күрсәт син элек.
Тиен барабан көенә бии башлауга.
Төлке йөгереп килә.
Төлке.
Ашыйсым килә тавык, Үрдәк һәм алтын балык .
Кыш бабай.
Тагын нн кирәк?
Төлке.
Әтәч...
Әтәч (кылыч сөйрәтеп килә).
Менә сиңа күчтәнәч!
(Төлкене чукый).
Төлке.
Бетте баш...
Әтәч.
Кикри-күк, кикри-күк..
Т ө л к е.
Мин бик тук...
Барысы бергә (җырлап әйләнәләр).
90 KaBI Ножж
Урманда, аланда — Ямь-яшел һаман да, Җәен дә, кышын да, Ылыслар чыршыда. Ямь-яшел ылыслар. Аларда хуш ис бар, Ал арда — язгы ямь һәм шатлык, һәм бәйрәм...
Сәгать 11 не суга.
Кыш бабай (ашарга биреп, барысын да үз урыннарына бастыра).
Шулай басып торыгыз.
Шым булыгыз, тыныгыз! Гүзәл (чәчәкләр күтәргән).
Хәзер абый керәчәк, Анын өчен бу чәчәк.
К а м ил (төргәк белән тартма күтәргән).
Исәнмесез, туганнар!
Балалар аның белән исәнләшәләр. Гүзәл чәчәкләр бирә. Камил төргәкне ача. Менә сезгә календарь!
Катыргысына иптәш Сталинның балалар белән төшкән зур рәсеме урнаштырылган календарьны тантаналы рәвештә пәрдә уртасына беркетәләр.
Барысы бергә
Күрсен һәркем — Табын иркен,
Безнең дуслар тиң, Кил бәйрәмгә — Безнең янга
Дустыбыз СТАЛИН!
К а м и л (тартманы сәхнә алдына куя).
Бераз көтеп утырсак, Тартмадан чыгар курчак.
Сәгать күкесе 12 тапкыр кычкыра, Гүзәл календарьның беренче битен ача.
Гүзәл.
Котлы булсын яңа ел! Балалар.
Яңа ел котлы булсын!
Камил.
һәркем бәхетле булсын! Икәү бергә.
һәр бала булсын тырыш! Күңелле узсын тормыш!
Курчак (тартмачың капкачын күтәреп).
Ярый өлгердем әле.
Гүзәл.
Исемең ничек?
Курчак.
Сиртмәле.
Балалар.
— Ул сөйләшә.
— Кызык хәл.
Камил.
Ул сиңа бүләк, Гүзәл.
Пәрдә ачыла. Сиртмәле курчак уенчыкларны уята.
Курчак.
Тор әле, Кыш бабай. Уртага төш, бабай!
Куян, йокыдан уян! Төлке, Койрыгың селке! Тиен,
» Биергә җыен!
Әтәч, Уенга дәш!
Әтәч кычкыруга, барлык балалар чыршы әйләнәсендә биеп, җырлый башлыйлар.
Җыр.
Чыршы, чыршы!
Шаулап торчы.
Җил искән төсле, Безнең белән Чын күңелдән
Сөйләшкән төсле.
Чагылдырсын
Ал нурларын
Кызыл йолдызьп;.
Ул чакырсын
Батырларның
Улын һәм кызын.
Янсын әйдә
Шәмдәлләрдә
Бизәкле шәмнәр.
Узсын хозур,
Кызык, матур
Безнең бәйрәмнәр.
Килсен һәркем, Табын иркен
Безнең дуслар тиң. Кил бәйрәмгә, Безнең янга,
Дусыбыз СТАЛИН! Якты таңда,
Сайланганда
Верховный Совет, Кояшыбыз,
Юлбашчыбыз Безгә рәхим ит!
f • Пәрдә
Кави Ноҗми шигырьләре 91
КИТАП ФАБРИКАСЫНДА Нәни генә булса да Син укыган бу китап, Аны эшләп бирүгә Көч куелган бихисап. > Киттек, әйдә, бергәләп Типографиягә, иркәм! Күр, ничаклы машина! Күпме буяу һәм кәгазь! Иң элек туры килде Миңа аны язарга. Шуннан соң тапшырдылар Рәсемнәрен ясарга. Ләкин әле болар да Китап басу өчен аз. Китап өчен кирәкле Бер машина бар тагын — Хәреф җыю цехына Бирделәр аны шуннан. Син укыган һәр хәреф Коелган кургашыннан. Бөкләп тора басылган Китапның һәр табагын. Хәзер инде авылда Я шәһәр бистәсендә Хәзер инде китапны Тагын бер-ике тапкыр Укып чыгарга тиеш Корректор һәм редактор. Очратырсың син аны Китаплар киштәсендә. Ал да укы һәм сакла һәр китапны кадерләп! 1 Китап эшләп чыгару Җиңел эш түгел икән. Бик күп эшчеләр аны Сиңа биргән хәзерләп.
СУВОРОВЧЫЛАР Нинди зур мәртәбә! Нинди зур тамаша! Суворов мәктәбе Парадка катнаша. Күбесе көрәштә Ирекле көн өчен, Югалткан бик яшьтән Әтисен, әнисен... Яшь белән кечкенә Булса да һәммәсе, Аларның өстендә Сугышчы формасы. Иң авыр, иң ачы Кайгылы елларда Шәфкатьле юлбашчы Кул бирде аларга. Ялтырый йолдызлы Каптырма каешта. Погоннар ут төсле Балкыйлар кояшта. Күрсәтеп һәр кемгә Бәхетле, якты юл, — Укы, — дип, — иркендә! — Мәктәпләр ачты ул. Чигелгән якты ал Кант белән һәр мундир. Чал чәчле генерал — Аларга командир. Күр, нинди куаныч Аларның йөзендә. Яңгырый шат тавыш Боргылар җизендә: Хәзер яшь булса да Аларның яшьләре, Үсәчәк бу сафта Батырлар гаскәре. — .Без Совет халкының Өмете һәм яме! Яшәсен данлыклы Суворов мәктәбе!
Ш. МАННУР

СӨЕКЛЕ РӘСЕМ
АККОШ КҮЛЕ
* UI. Маннур иптәшнең бу шигырьләре балалар әдәбияты конкурсының икенче турында бүләкләнделәр. Рсд.
Зур рәсем бар безнең өйдә. Пке дус анда. Утырганнар зур бакчада Агач диванга.
Сөйләшәләр елмаешып, Алар икесе.
Якты балкый йөзләрендә Ай-кояш төсле.
Бик яратам мин аларны, Г.ик якын күрәм.
Алар миңа да, сезгә дә Чын бәхет биргән.
Сез дә беләсез аларны, Сөекле алар: Ленин, Сталин бабайны Белмәгән кем бар!
Татарча да яхшы бел, Русча да син яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел.
Татарчасы — туган тел, Безгә газиз булган тел. Атаң-анаң, әби-бабаң Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың һәм йөрәк кайнарлыгын. Җырлаган бу телдә безгә Сөекле Тукай моңын.
ЯХШЫ БЕЛ
Якын безгә рус теле, — Безнең өлкән дус теле. Бөек Ленин бабабызның Безне өйрәткән үз теле.
Сталин да шул телдә Сүзләрен сөйли безгә.
Кая барсаң шул тел кирәк Безнең бөек бу илдә.
Тел кешене дус итә, Бер-беренә беркс-тә.
Бел, балам, син рус телен, Онытма һәм үз телең.
-Миләүшәнең әбисе бар, Көн дә кочаклап ята. Көн дә кочаклап ята да, Әкият сөйләп йоклата.
Сөйләде ул бүген кичен Аккош күле турында.
Миләүшә күзләрен йомды Йомшак, җылы урында.
Китте ул әллә канларга, Төш канатына кунып.
Очып йөрде аккош булып, Ак болытларны куып.
Төште ул бер күл читенә, Күл чите яшел үлән.
Караса уп күл өртенә: Талган аккошлар белән.
Миләүшәне күргәч алар Гаңгылдашып алдылар. Тирә якка, урманнарга Моңлы тавыш салдылар.
Ш. Маннур шигырьләре Q3
Линары бергә җыйнаулап,
Килделәр күл ярына: «Исәнме, әй чибәр кыз’» дип, Муйнын сузды бары да.
Таптылар әллә кайдан бер Бик матур зәңгәр көймә, һәм утыртып Миләүшәне, Кереп киттеләр күлгә.
Олы кошлар алдан бара, Яшел камыш бау киеп. Тарталар зәңгәр каекны Барысы пар-пар килеп.
Бала кошлар яннан бара, Миләүшәгә янәшә.
Эндәшәләр /Аиләүшәгә, Миләүшә дә сөйләшә.
Күл өстендә төмбэсклар Аппак булып ачылган. Алтынсары тубал чәчәк Чыккан^күлнсң астыннан.
Бала кошлар, тешләп алып, Шул матур чәчәкләрне, Ташлыйлар зәңгәр көймәгә, Бизиләр Миләүшәне.
Чәчәкләргә күмелгән ул, Чәчләренә бәйләгән.
Чәчләре дә, күлмәге дә Гел чәчәккә әйләнгән.
Нишләргә белми Миләүшә: Әй көлә, әй шатлана.
Ак мамыклы бәбкәләрне Кул сузып, сыйпап ала.
Тирә-якта кошлар тавышы: Ничәмә төрле кошлар!
Тәкәрлекләр, бүдәнәләр, Тартайлар, бытбылдыклар.
Су тавыгы, кыр үрдәге, Кыр казы тавышлары Гөрләп тора, җырлап тора Серле күл камышлары.
Күл сулары нинди әйбәт!
Саф көмеш кебек тонык. Төпләрендә вак балыклар Уйный бер-берен куып.
Монда агач башларында Төрле кошлар оясы. Бар күңеллелек, матурлык, Бар куаныч дөньясы.
Йөзәләр аккошлар һаман, Тартып зәңгәр көймәне. Күлнең төрле якларына йөртәләр Миләүшәне.
Киттеләр алар ерак бик, Күлнең аргы ягына.
Ямь-яшел, төз булып үскән Шәп камышлы ярына.
Саега күл төбе монда, Артык баралмый көймә. Алда баткаклык, кыяклык һәм әрәмәлек кенә.
Туктадылар алар шунда, Бер зур түмгәккә менә Миләүшә төшеп көймәдән, Менде түмгәк өстенә.
Аккош телгә килде шунда һәм әйтте Миләүшәгә: «Бу түмгәктә минем оям, Бүтәннәр янәшәдә.
Мин камыштан ясыйм аны, Мүкләр түшим төбенә.
Шунда йомырка салам мин Тутырганчы җидегә.
Өч атнадан уздырганчы Утырам һаман шунда.
Ә шуннан соң «пип-пип» итеп, Сары бәпкәләр чыга.
Алып төшәм мин аларны Камышлар арасына.
Күл төбеннән баллы үләх Йолкып бирәм барсына.
Өйрәнәләр алар шулай Үзләре туенырга, — Озын муен белән күлнең Төбенә сузылырга.
Җитлегәләр алар йөзеп, Шушы матур күлләрдә. Көзләр җиткәч без китәбез Ерак, җылы илләргә...»
94 1 Ш. Маннур шигырьлврс
Шул чагында биек күктә Бер кара кош күренде. Әйләнде дә баш очында, Кинәт җиргә чөелде.
Төште ул нәкъ Миләүшәнең Янына килеп кенә.
Тип мәкче булды бәпкәне Сиздерми инеп кенә.
Бала кошлар, «эһ» дигәнче, Камышлыкка шылдылар. Олы кошлар бу ерткычка Ыслап каршы тордылар...
Миләүшә куркып уяңды, Күзләренә яшь килеп. «Әнием! Аккошларымны Коткарчы тизрәк!» диеп.
Җ. ТӘРҖЕМАНОВ
БӘЙРӘМ ЖЫРЫ‡
Безне котлый бәйрәм таңы һәм иркәли йомшак җил. Җиңүләрдән җиңүләргә Бара безнең туган ил.
Атлыйк тизрәк, әй, Атлыйк бертигез! Шулай барырга Куша илебез.
Кызыл байрак дулкынланып Нурын сибә сафларга.
Киң -урамнан җырлый-җырлый Уза безнең саф алга.
Атлыйк тизрәк, әй, Атлыйк бертигез! Шулай барырга ; Куша илебез.
йөрәкләргә зур көч биреп Шаулап үтсен бәйрәм көн. Иң бәхетле тормыш белән Нурландырыйк җир өстен.
Атлыйк тизрәк, әй, Атлыйк бертигез! Шулай барырга Куша илебез.
‡ Бу җырга музыка М. Мозаффаров- тарафыннан язылган.