Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Г.-ХАЛИК САДРИ
БӘЙРӘМ ТАҢЫ
Күк ачылган, җир бизәлгән, Нурланып чыккан кояш. Телләрдә безнең — Сталин, Кулларда — кызыл комач.
Ашкына хис һәм дә шатлык Балкытып күңелем күген. Ярсу алган саф йөрәкне, Чөнки зур бәйрәм бүген.
Җиңүгә килдек көрәшеп Бик авыр еллар аша. һәр кеше куллар кысышып, Шатлыгын уртаклаша.
Яңгырата шаулы җырлар Җиңелмәс илем күген, Чөнки зур, иң зур, мөкатдәс, Шатлыклы бәйрәм бүген.
М. САДРИ
ЮЛБАШЧЫБЫЗ СТАЛИННЫ СӘЯБЕЗ
Кызыл байрак, изге байрак, Җнлф е рд и кулыбызда; Балкый бөек юлбашчының.
Нурлары юлыбызда!
Сталин безне бәхетле Шат чорга алып килде; Илебезнең төп законын Ул үзе язып бирде!
Азат жирдә бар кеше дә Эштә үсә, сынала;
(Җыр)
Без уку, хезмәт һәм ялга Хокуклы барысына да!
Юлбашчыга бүләккә дип Төздек чәчәк бәйләмен;
Совет халкы бәйрәм итә Бөек җиңү бәйрәмен!
Кызыл байрак, изге байрак Җилферди кулыбызда;
Балкый бөек юлбашчының Нурлары юлыбызда!
ҺӘЙКӘЛ
КАВЫШУ
Алсуланып кояш чыга Венервальд өсләренә, Вер карыйм мин агым суга, Бер синең төсләреңә.
Синме, кем тора елмаеп Матур бәйрәм таңында?
Син ул, батыр коралдашым, Күрештек без тагын да!
Аерылыштык без Иделдә, Очраштык менә кайда: Казаннан бик ерак җирдә, Яшькелт сулы Дунайда.
Без кавышыр өчен яңадан, Аерылыштык ул чак га, алын Ватан — анадан
Төрлебез төрле якка,
Киттек тә ут-сулар кичтек, Дошманга кол булмаска, Дунай буйларына җиттек Яңадан аерылмаска.
Алсуланып кояш чыга Венервальд өсләренә, Бер карыйм мин агым суга. Бер синең төсләреңә.
йөзеңдә шат нурлар уйный, Күкрәгеңдә бүләкләр;
Бәйрәм итә совет халкы, Килде көткән теләкләр.
Кан агызды ил уллары Ирек дөньясын яклап, Балкый бәхетебез нурлары Җир йөзенә һәрьяклап.
Апстрия, 194С
Совет халкы бөек һәйкәл салды Юлбашычыбыз Сталин чорында, Ул мәңгелек кояш булып калды, Кешелекнең көрәш юлында. Күтәрелгәч аңа каршы давыл, Какшамады, тетрәп аумады,
Тирә-ягын утлар сарса да, ул Мәгърур басып торды, янмады. Ныгый бара һаман, матурлана. Бизәлә һәм бизи җирне ул. Дошманнарның аңа күзе яна, Әнә шундый бөек Һәйкәл ул.
MOCKIIJ, 1946