Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
•А’
АВЫР БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЙӨРГӘН ЮЛЛАР
Авыр булды безнең йөргән юллар, Сыкранмадык, алга бардык без. Чөнки кайда гына булганда да, Җиңү дәрте белән яндык без.
Арсак ардык, ләкин алга бардык, Үзебезне үзебез кауладык.
Без чыныктык көрәш мәйданында, Без сугышта бәхет дауладык.
Җиңү өмете безне җитәкләде, Без туздырдык дошман оясын. Бөек бәхет безнең үз кулыбызда, Без үзебез язмыш иясе.
Ерак, авыр юллар үтсәк тә без Өебезгә әлсерәп кайтмадык.
Без,, олгая төштек бераз гына, Ә яшьлекне һич югалтмадык.
Бәлки чәчкә бераз чал кергәндер, Сыкы төшкән кебек тирәккә?.. Бер зарар юк, әгәр кер кунмаса, Әгәр чал кермәсә йөрәккә.
Без, әлбәттә, бераз үсә төштек, Йөрәкләр дә хискә баерак, Тәҗрибә дә күбрәк, көч тә күбрәк, һәм тормышыбыз да җайлырак.
Безгә бүген тагы да кадерлерәк Тыныч тормыш, хезмәт, бәйсезлек. Шуның өчен арабызга кереп Комачауламасын гамьсезлек!
Тормыш юлын әкрен генә үттем, Салмак табигатьле кеше мин. Шау-шу яратмыйм мин, эш яратам, Эшкә дисәң — дәртле кеше мин.
Мин гомеремдә гаҗәп, искитәрлек, z Әллә нинди даннар алмадым.
Ләкин намуслылар, данлылардан Бер адым да артта калмадым.
Мин басынкы, кинәт, тиктомалга Рияланып, сикереп чыкмадым. Мин бик гади кеше: күккә менеп Кулым белән, йолдыз тотмадым.
Ләкин, мин бәхетле! Горурланып Кабатлыйм .мин шуны җырымда: Чөнки туып-үстем Россиядә, Гомер иттем Сталин чорында.
БЕЗНЕҢ ИЛ
(Балалар җыры)
Нинди илләр гизеп йөрдең, Йомшак кына шаян җил?.. Сөйлә, җилкәй, кайда күрдең Безнең илдәй’ матур ил?
Наян җилләр, -шаян җилләр Әкрен генә сөйлиләр:
— Безнең илдәй матур илләр Бер җирдә. дә юк, — диләр.
Җефәк төсле йомшак җилләр, Идел буйлап, баралар...
2. .С. Әл № 11—12
Бармы, җилләр, берәр җирдә Безнең кебек балалар?..
Наян җилләр шаяралар, Шыпырт кына сөйлиләр:
— Сезнең кебек шат балалар Бер җирдә дә юк, — диләр.
Шаулап искән җилләр белән Дулкын уйный елгада: Без бәхетле, безнең илдән Матур ил юк дөньяда!..
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
*
ИОСИФ СТАЛИН
Тутам җир — Ватаным, халкым шатлана, Таңсыман балкыган Сталинга карап:—
— Син бүген безгә, — дип, —
шөһрәт, тантана, Хисләргә — саф илһам, рухларга — канат!
Халкыбыз — җиңелмәс көчле, зур халык, Зур бәхет, киң хокук — һәркем кулында, һәм җирдә шатланып, ярсып, рухланып,
Яңгырый җыр, шаулы җыр Сталин турында:
— Тугансың җиргә сии
кояш чыкканда, һәм шуңар син нурлы, кояштан кайнар.
Нәрсә соң шушындый ашкын, нык җанга
Дәһшәтле бозлы җил, давыллы карлар?
Тугансың җиргә сиж вулкан атканда, һәм шуңар шөһрәтең, Кодрәтең — бөек.
Ашкындың син яшьли халкың якларга, Кжж Ватан туфрагыж кадерләп, сөеп.
Сиж — бәхет, саф намус, дан һәм изгелек, С»ж — сәләт, рух, илһам, ямь син Ватанга.
һәм яздың Төп Закон, һәйкәл иттереп,
Зур тарих кичергән безнең заманга.
Шул матур, мәңгелек, җәүһәр китапка,
Бер бөтен зур дәвер һәм тарих сыя.
Җыр булып яңгырый гел безнең колакка Сталинчыл Төп Закон — Конституция!
Ашкын рух Ватанның барлык җирендә, һәм җәелә һәр яктан Сталинга сәлам: —
— Син бүген бездә, — дип, —
тиңсез Ленинга
Мәңгелек юлдаш һәм иң гүзәл дәвам!
Сөенә җыр, сөенә җир, сөенә бар халык,
Ватанның балкучан алтын нурында, һәм җирдә рухланып, ярсып, шатланып, Яңгырый җыр, шаулы җыр Сталин турында:
— Тугансың җиргә син
яшен килгәндә, һәм шуңар дошманга яшендәй бәрдең.
Ашкындың зур давыл» каршы җилләргә. Безгә рух, көч бирде ялкынлы дәртең!
Тугансың җиргә сии бөркет очканда, һәм шуңар рухың — нык, даның — зур, биек. Син — зирәк, җиңелмәс» тиңсез остазга
Сөенә җир «ул — нык көч, зур гакылэ диеж.
Ювгырьләр 19
Җаннарда — үлмәс рух, i Сталин — йөрәктә,
Мәңгелек зур абруй, дан бу исемгә!
Җитәрбез без барып
иң төп теләккә —
Сталинчы, шатлыклы коммунизмга!
Декабрь, 1946 ел-
Г. РАМАЗАНОВ
ТАВЫШЫМ АҢА МИНЕМ
Сорасалар миннән: илең биргән Яңгыраулы яшьлек тавышын Кем исеменә атап, февраль көнне байлау урнасына барырсың? —
Миы кабатлар идем ул исемне Миллион тапкыр халкым артыннан, Чөнки безнең якты уйларыбыз Магнит кебек аңа тартылган.
Кайгыртуын тойдым окобымда, Ел артыннан еллар авышты. Без ял иткән чакта ял итмәде, Уйлап безнең гомум язмышны.
бызласалар авыр яраларым, Сызлагандай ул да тоелды, Аңа судан тирән, таудан биек
А^әхәббәт һәм рәхмәт җыелды.
Ана сөте белән шушы исем Балачактан кергән йөрәккә, Шул исемне әйтеп безнең кеше Җиңеп чыкты тиңсез көрәштә.
Ватан буйлап эре адым белән Атлаганда яна бишьеллык, һәр томының һәрбер сүзе бирә йөрәкләргә бетмәс җылылык.
Сөюем кайнарлыгын урнага мин Бюллетенем белән илтермен, Сорасалар: тавышың кем өчен дип. Шул исемне сөеп әйтермен.
Тормышым ул минем, яшьлегем ул Балкып торган якты гомерем. Дәвернең иң бөек кешесенә — Сталинга тавыш бирермен.
САЛИХ БАТТАЛ
*
САЙЛАУ БЮЛЛЕТЕНЕ ТУРЫНДА
Сайлаучы!
Син участокка килдең, Кәгазь, каләм синең кулыңда. Тик дөресме, кәгазь генә, дию Сайлау бюллетене турында? Ул бит сайланачак депутатның Сиңа итәр хезмәт мандаты, Синең якты өмет чагылышы, Синең хыялларның канаты. Кабинада
синең йөрәк тибе.
Исемлекне тикшер, каран чык: — Бу бит синең ил исменә язган Сөю хатың. — Кыска һәм ачык. Шундый дулкынланып үтәсең син Кабина һәм урна арасын;
Кәгазь түгел,
Илең гомеренә син
Яшәү көче илтеп саласың!
Ничек кәгазь генә дияргә соң Сайлау бюллетене турында; Юк,
Балкып тора Сталинчыл
Тулы хокук синең кулыңда!
Син — безгә шан-шәрәф, дан һәм мәртәбә»
Нурыннан яктырган безнең тирәбез.
Бар гүзәл, һәр матур, тиңсез нәрсәгә
Без хәзер сталинчы исемен бирәбез.
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН
БӨЕК ГРАЖДАНИН
Ленинград.
Тынып Нева йоклый.
Көлеп йөри ак төн урамда.
Менә Смольный.
Якты, җыйнак бүлмә.
Чәчен артка тарап куйган да,
Зер ноктага күзен төбәп уйлый, Тора.
Пәри.
Тагын утыра.
Телефонга бара,
Шалтырата...
Үзе карый Ильич утына.
— «Хәзер, .хәзер...», — ди ул, Күп тә үтми
Урам буйлап «Эмка» йөгерә...
Менә завод.
Цехлар.
Станоклар
Арасында Киров күренә.
һәр рычагны кулы белән тотып, һәрбер винтны капшап карый ул, Зур валларнын минутына күпме Әйләнүен үзе саный ул.
Карт мастерлар белән, якын дус күк,
Ачык күңел белән киңәшә, Фикерләрен үзенең тәкъдим итә, Яшьләр белән туктап сөйләшә. Шуңа күрә аны һәрбер цехта «Безнең Мироныч» дип атыйлар, һәм заводка аның исемен биреп, Яңа җиңүләргә атлыйлар... Машиналар буйлап атлый Киров — Дус,
Җитәкче,
иптәш,
гражданин...
Хәрәкәте — сабыр,
сүзе — гади, Эше белән даһиларга тиң.
Иптәш Сталинның турылыгы Тирән сеңгән аның канына, Партиянең якты идеаллары Ак нур булып кергән аңына.
Зур, шау-шулы еллар сәхнәсендә Бөек трибун булып күренә;
Киров бара Кызыл байрак тотып Гүзәл коммунизм иленә.
1946. Ленинград.