Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАМУС ЭШЕБЕЗ


Батыр совет халкы, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышында фашистик Германияне һәм империалистик Японияне тар-мар иткәннән соң, яңа көч, лңа дәрт белән, тыныч иҗат эшенә кереште. Сугыш ки-тергән яраларны төзәтү, Ватаныбызның экономик һәм хәрби куәтен тагын да күтәрү эшенә, сталинчыл яңа бишьеллык планны үтәү һәм арттырып үтәү эшенә ул бүген үзенең барлык көчен, белемен, талантын бирә.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең 29 еллыгын совет халкы яңа хезмәт батырлыклары белән билгеләп үтте. Эшчеләр, колхозчы крестьяннар, интеллигенция бердәм теләк, бердәм иҗат омтылышы белән: тарихта тиңдәше булмаган авыр сугышта яулап алган бөек җиңүебезне бөтен көч белән ныгыту, сөекле Ватаныбызның данын тагын да югарырак күтәрү теләге, омтылышы белән чолгап алынган.
Совет халкы үзенә бу титаник көчне кайдан ала? Бу сорауга без:
— Ватанны саклауда, коммунизм өчен уңышлы көрәштә могъҗиза- лар күрсәтүгә, завод-фабрикаларда, колхоз-совхоз кырларында фида- карьларча хезмәт батырлыклары күрсәтүгә совет кешесенә социалистик аңлылык көч бирә, — дип җавап бирәбез.
Илебезнең иҗтимагый үсешенең куәтле факторы булып торган со-циалистик аңлылыкның, аеруча бүгенге көнне, гаять зур әһәмияте бар. «Социалистик аң совет җәмгыятенең алга барышын тизләтә, аның көч һәм куәт чыганакларын арттыра» (Жданов).
Димәк, совет кешеләренең политик һәм культура дәрәҗәләрен өзлексез югары күтәрү, аларның социалистик аңлылыкларын үстерү — совет строен тагын һәм тагын ныгытуга 'юнәлтелгән гаять зур бурыч булып тора.
Юлбашчыбыз иптәш Сталин та-рафыннан «кешеләр рухының ин-женерлары» дип аталган язучылар, һәм шулай ук сәнгать эшчеләре бу бурычны үтәүдә партиянең һәм дәүләтнең иң якын ярдәмчеләре булырга тиешләр.
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында», «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында», «Зур тормыш» кинофильмы турында»гы карарлары, Ленинград журналлары турында иптәш Жданов доклады безнең игътибарыбызны нәкъ менә шул төп мәсьәләгә юнәлдерәләр, безнең җаваплы һәм мактаулы бурычыбызны үтәүдә җибәргән җитди ялгышларыбызны, кимчелекләребезне большевистик тәнкыйть уты астына алалар, үз вазифабызны ничек итеп тулы һәм дөрес үтәвебез өчен ачык юл сызыг күрсәтәләр.
ВКП(б) Үзәк Комитеты кграр- ларын тирәнтен аңлау һәм аларн д тулысынча тормышка ашыру ни дигән сүз ул?
Бу — һәрбер язучының, сәнгать
96 матмн
Газиз Иделле
эшчесенең узок көрәшче, тәрбияче, җаваплы политик эшлекле, дәүләт эшлеклесе итеп хис игүе, шушы аң белән иҗат итүе дигән сүз. Ә бездә нәкъ менә шул җитми. Әгәр дә барлык язучыларда да шул зарури сыйфат, шул югары аң булса, партия һәм халык алдында тирән җаваплылык хисе булса, иҗатта шундый таләпчәнлек куелып эш ителсә, БКП(б) Үзәк Комитеты карарларында һәм ВКП(б) Өлкә комитеты карарларында күр-сәтелгән зарарлы, идеясез, эчтәлексез әсәрләр килеп чыга алган булырлар идеме? Юк, әлбәттә.
Ләкин, шуны да әйтергә кирәк: бу әле, карарларда күрсәтелмәгән әсәрләр барысы да яхшы, дип безгә тынычлануга ирек бирми. ВКП(б) зәк Комитеты күрсәтмәләрен киң һәм тирән аңлап, шулар нигезендә без гомумән барлык әдәбиятыбызны, барлык иҗат эшебезне тәнкыйть күзе аша үткәрергә тиешбез. Константин Симонов үзенең «Дра-матургия, театр һәм тормыш» исемле мәкаләсендә моны бик дөрес күрсәтеп үтә.
Карарларда исә, аеруча күзгә бәрелеп торган иң характерлы мисаллар алына. ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы, үзенең махсус карарында, «Совет әдәбияты» журналында, яхшы әсәрләр белән беррәт- тән, идеологии тотнаксыз, буш эчтәлекле, түбән художестволы әсәрләр басылып чыгу фактын бик урынлы һәм хаклы рәвештә тәнкыйть итә һәм анда беренче булып Ф. Хөснинен «Әти кайтты», «Янып бетмәгән йөрәк», «Апрель» исемле хикәяләре мисал итеп китерелә. Язучыларның гомуми шәһәр җые-лышында ВКП(б) Өлкә Комитетының пропаганда буенча секретаре иптәш Гафаров докладында Ф. Хөснинең шулай ук «Йөзек кашы» исемле хикәяләр җыентыгы да каты тәнкыйть астына алына.
Ф. Хөснинең ялгышларының төп нигезе нәрсәдән гыйбарәт? — Аның әдәбиятта, иҗат эшендә нык принципиаль политик позициядә булырга кирәклекне аңламавында, башлыча, дияргә мөмкин, эстетлык позициясендә торып иҗат итүендә. Аның иҗатына моңача да тәнкыйтьләр булгалады. Ләкин алар Ф. Хөснинең иҗатын принципиаль югары-лыктан торып тикшерә алмадылар; аны талантлы язучы, художество сүзе остасы дип скидка ясабрак, аркасыннан кагыбрак тәнкыйть итү пде алар. Талантлы язучы, художество сүзе остасы... Ләкин бу — максат түгел, чара гына бит! Талант һәм художество осталыгы кебек көчле чаралар идеясезлек яки зарарлы идея кебек тискәре максатка хезмәт итсәләр — ул яхшы һәм уңай чаралар, үзләренең сыйфатларын нәкъ капма-каршыга әверелдереп, кире нәтиҗәләр бирәләр. Художество ягыннан зәгыйфь булган әсәрләргә караганда, художество осталыгы белән язылган әсәрләрнең укучыларга тәэсире көчлерәк икәнлеге мәгълүм нәрсә. Ф. Хөснщ нәкъ менә, үзенең шома һәм мавыктыргыч итеп язылган буш эчтәлекле әсәрләре өчен, үзе-нең талантын, художество осталыгын тиешенчә файдалана алмавы, бу яхшы сыйфатларны үзенең байтак әсәрләрендә ялгыш юлга юнәлдерүе — совет кешеләрен, совет чынбарлыгын бозып күрсәтүгә куллануы белән аерылып торуы өчен каты тәнкыйть ителә.
Чын большевистик тәнкыйтьтән (ә мондый тәнкыйть, аңлашыла ки, принципиаль һәм каты булырга тиеш) Ф. Хөсни тиешле нәтиҗәләр ясарга, үзенең иҗат позицияләрен нигезле рәвештә яңадан карап чыгарга, бүгенге совет укучыларының ихтыяҗларын һәм таләпләрен канәгатьләндерерлек әсәрләр бирүгә үзендә көч табар дип ышанабыз.
Бездә, бүгенге көн темалары исәбенә, тарихи темалар белән, фольклор белән кирәгеннән артык мавыгу фактлары бар. Мондый темалар өстендә эшләүнең үзендә дә әлегә кадәр зарарлы кустарьчылык дәвам итеп килә, тарихны, фольклорны большевистик фәнни нигездә өйрәнеп эш итмәү нәтиҗәсендә идеологии бозык һәм зарарлы әсәр-
Наиус эшебез 97
7 .С. Ә.- X’ 11-12
ләр килеп чыгу әледән-әле кабатланып тора. Бу мәсьәләгә кагылганда, Н. Исәнбәтнең иҗаты аеруча .характерлы дияргә мөмкин.
Нәкый Исәнбәтнең иҗаты ни өчен безне борчуга төшерә һәм каты тәнкыйть уты астыннан һаман да чыга алмый? — Ул, иң беренче чиратта, бүгенге темалар белән аз кызыксынып, башлыча тарихи темалар өстендә генә эшләве белән, ягъни үз иҗатын бер яклы гына дәвам иттерүе белән ялгышлык итә. Без шундый чорда яшибез ки, аның һәрбер көне искиткеч вакыйгалар белән тулы, һәм бу вакый-галарны тудыручылар — адым саен очрый: алар — яхшы сыйфатлы, күркәм җанлы, батыр йөрәкле совет кешеләре — үзләре язучы каләменә соралып торалар. Бөтен дөньяны таң калдырган безнең бү-генге тормышыбыз нәкъ менә шул кешеләрдә, сталинчыл тәрбия алган батыр, акыллы, талантлы совет кешеләрендә һәм алар тудырган һәм тудыра торган сокландыргыч вакыйгаларда, бөек эшләрдә гәүдәләнә бит! Әнә шул гүзәл кешеләргә, аларның гаҗәеп эшләренә игътибар итмичә, ерак үткән заман белән, ханнар һәм хан кызлары) белән, хәтта Идегәйләр белән шөгыльләнү үзе зур кимчелек.
Марксистик-ленинчыл караш ни-| тезендә иҗат итеп тарихи темаларга да бик яхшы һәм тотнаклы әсәрләр, бүгенге көн интересларына хезмәт итә ала торган әсәрләр язарга мөмкин. Ләкин, Н. Исәнбәтнең тарихи темага язылган әсәр-ләре ни өчен идея ягыннан яраксыз булып чыгалар? Авторга монда тирәнтен уйланасы бик күп нәрсәләр бар. Н. Исәнбәт үзенә карата булган җитди тәнкыйтьләрдән тиешле нәтиҗә ясап, тарихка караш һәм аны матур әдәбиятта чагылдыру принципларын нигездән карап чыгарга һәм бу өлкәдә марксизм-ленинизм фәне белән нык коралланып эш итәргә тиеш.
Шуның белән бергә, кабат әйтергә кирәк: һәрбер әдәбиятнигездә үз заманы белән яшәгәндә, үз чорын тулы һәм киң чагылдырганда гына югары баскычка күтәрелә ала. Моны оныту, бүгенге көндә аеруча, зур ялгышыбыз булыр иде. Шул сәбәпле, большевистик партиябез үзенең соңгы күрсәтмәләрендә язучыларның игътибарларын хәзерге заман темаларына бору кирәклегенә тагын бер тапкыр басым ясап үтте. Безнең татар совет әдәбияты өчен исә бу бигрәк тә актуаль мәсьәлә булып тора.
Без үзебезгә бик аз кагылышлы булган ерак үткән заман алдында түгел, ханнар, вәзирләр, Аксакти- мерләр, Җиһангирләр, Җанибәкләр һ. б. алдында түгел, бәлки, беренче чиратта, үзебезнең бүгенге за-маныбыз алдында, безне язучы итеп үстергән, тәрбияләгән совет чоры алдында, үзебезнең данлыклы чордашларыбыз алдында бу- рычлыбыз. Бөтен сәләтебез, бөтен белемебез, бөтен талантыбыз үз чыганагына — халыкка, совет кешесенә кайтырга тиеш, аңа юнә-лергә тиеш!
Бу әйтелгәннәр — тарихка, тарихи темаларга бәя биреп җиткермәү дип аңлашылмасын, һич юк! Бездә тарихка, тарихи гүзәл традицияләргә андый нигилистик караш юк һәм булуы да мөмкин түгел. Ләкин нинди тарих һәм нинди чагылышта? — мәсьәлә шунда. Бу мәсьәләгә кагылганда, ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 августта чыгар-ган «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарын тагын бер тапкыр искә төшереп үтик. Бу, карар «Татарстанның тарихын фәнни нигездә төзүне оештырырга, аерым тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан Татарстанның тарихын яктыртуда эшләнгән җитди кимчелекләрне һәм милләтчелек характерындагы ялгышларны бетерергә, чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга һәм алпавытларга, капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бергәләп көрәшүләренең тарихын өйрәнүгә һәм
98 Газнз Иде.ие
яктыртуга, шулай ук совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга, татар халкының атаклы эшлеклеләрен, галимнәрен һәм революционерларын, Ватан сугышы геройлары булган улларын, популярлаштыруга аеруча игътибар бирергә мәҗбүр итте» («Пропаган-j дист» журналының 1944 ел, 15—16 номерындагы баш мәкалә).
Тарих өлкәсендә әнә шушы төп бурычлар үтәлмичә калуында дәвам иткәндә, — милли чикләнүгә алып бара торган ханнар белән мавыгуга каршы, хәтта тарих дип, фольклор дип, иҗаби планда алынган көрәшче тибы Түләкне дә көчсез итеп күрсәтүләргә, аны, җирдәге көрәштән кул селтәтеп, күл астына төше-реп җибәрүләргә каршы, шуның белән укучыларда һәм тамашачыларда батырлык, көр күңеллелек сыйфатлары түгел, ә аларны идиллик, мифик дөньяга сөйрәп алып китеп, аларда тотнаксызлык, ихтыярсызлык, җебегәнлек тәрбияләүгә каршы тулы тавыш белән протест белде-рергә безнең бәхәссез хокукыбыз бар.
Бу — совет укучысының, совет тамашачысының законлы протесты.
Үзенең барлык көчен, белемен Ватан хакына фидакарь хезмәткә, тарихи зур эшләр башкаруга биргән совет кешесе китаптан, сәхнәдән үзенә, үзенең эшенә, үз чорына тиң булган кешеләрне, вакыйгаларны табарга омтыла, һәрбер хикәядән, шигырьдән, пьесадан акыл һәм белем алырга тели, үзенә үрнәк эзли, һәрбер китапны укып чыккач та, һәрбер спектакльне карагач та, тагын да югарырак рух күтәренкелегенә ирешергә ашкына.
Әнә шундый өметләр, шундый ихтыяж.лар белән безгә караган совет кешесенә төшенкелек белән сугарылган әсәрләр бирергә безнең нинди хакыбыз бар? Гомумән, безнең заман совет язучысының, совет шагыйренең иҗатында төшенкелек, сагыш мотивлары булу үзе һич ничек тә аңлашылмый торган, һичбер нәрсә белән дә аклан булмый торган хәл ул. ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Өлкә Комитеты күрсәтел үткәнчә, шушындый аңлашылмый торган хәлнең күренешләре дә» кызганычка каршы, бездә бар оле-
Монда, башлыча, Ш. Маннур. С. Урайский иҗатларының кайбер яклары телгә алына.
Нәрсә соң ул төшенкелек, өметсезлек, пессимизм? Бу — кешеләр аңындагы капитализм калдыкларының психик тормышта чагылышы. Чын, саф, совет җа'нлы кешеләрдә, коммунизм җәмгыяте членнарында алар үзләренә урын тапмаслар, тапмаска тиешләр. Чонки алар кешенең көчсезлеген, ихтыярсызлы- гын күрсәтә торган эчке, психик кичерешләр; ә бүген исә — кешенеи» кешелекнең үсүен, камилләшүен тоткарлаучы сыйфатлар булып торалар.
Шушындый сыйфатларның, шу-шындый кичерешләрнең кайбер язу-чыларда һәм шагыйрьләрдә булуы, булуы гына да түгел, ә укучыларда төшенкелек тудыра торган иҗат продукциясенә әверелүе — икеләтә көенеч хәл. Димәк, андый язучы әле үз чорының, уз бурычларының югарылыгына күтәрелеп җитә алмаган дигән сүз. Совет язучысы, совет шагыйре — җәмгыятьнең нн алдынгы кешесе, массаны тәрбияләүче, аны үз артыннан ияртүче кеше — үзендә генә түгел, ә укучыларында да батыр йөрәклелек, көр күңеллелек, оптимистлык сыйфатлары тәрбияләүче булырга, киң мәгънәдә политик җитәкче, дәүләт .эшлсклесе булырга, бөек көрәштә рухи полководец булырга, колонналар алдындагы барабанчы булырга тиеш!
Фикердә бер яклылыкка урын калмасын. Барыбызга да мәгълүм, безнең тормышыбыз, көрәш юлыбыз тигез асфальт юл түгел. Әле капиталистик чолганыш дәвам иткән шартларда бөек коммунизм җәмгыяте төзү өчен алып барылган көрәш юлында без киртәләргә, •кыенлыкларга очрыйбыз, күп корбаннар бирергә мәҗбүр булабыз. Алда да әле кыенлыклар булыр. Бу
Намус эшебез ____________ _____
кыенлыклар, мәхрүмлекләр, корбаннар кешеләр психикасында мәгълүм авыр эчке кичерешләр тудырмый кала алмыйлар, әлбәттә. Алар- ны күрмәү, акламау мөмкин түгел. Язучы да, шагыйрь дә аларга күз йомып читләтеп үтә .алмый. Димәк, авыр кичерешләр, кайгы-хәсрәтләр турында бөтенләй язмаска кирәк дигән фикер дөрес булмас иде. Ләкин ничек язарга?—бөтен мәсьәлә дә шунда.
Гомумән, кешенең, тискәре сый-фатлары, кайгы-хәсрәтле, эчке азаплы моментлары белән артык мавыгу, аларпы тәфсиллы тасвирлау әдәбиятта берәр файдалы роль уйный микән? Юк. Узгандагы әдәбиятта (мәсәлән, Л. Андреев иҗаты) үзенә шактый урың тапкан бу күренешне, кешенең эчке газаплануларын авыру-мавыгулы тасвир-лау ДА Горький тарафыннан хөкем ителгәнлеге мәгълүм. Безнең за-маныбызга исә бу бөтенләй хас әйбер түгел. Чын-чыннан трагик булган вакыйгалар да бездә, күңелсез, пессимистик трагедия өчен материал була алмый. Бездә, совет кешеләрендә, совет җәмгыятендә төп сыйфат — иң алдынгы социаль стройга, иң алдынгы иҗтимагый идеяләргә нигезләнгән сәламәт, реаль оптимизм. Бу мәгънәдә бездә Шекспир тумастыр. Иҗатта совет трагедиясе формаларын эзләгәндә Вс. Вишневскийның үзенең бер сәхнә әсәрен «Оптимистик трагедия» дип исемләве дә бик характерлы. Үз улы Ватан сугышында һәлак булып калу кебек фаҗигале вакыйга турында П. Антокольский тормышка, көрәшкә рухландыручы оптимистик поэма яза. Александр Фадеевның кызганыч һәлакәтле вакыйга турында язылган «Яшь гвардия» исемле романының буеннан-буена совет кешесенең көче, горурлыгы һәм бөек оптимизмы аңкый. М. Әмирнең «Миңлекамал» исемле пьесасындагы 1 Миңлекамал обра-
1 Мин монда пьесаның мәгълүм җитеш- сезлскләреннәы арындырылган, соңгы тәи-
I кыйтьләр нигезендә төзәтелгән яңа вариантын күз алдымда тотам. Г. И. зы бик авыр шәхси һәм иҗтимагый фаҗигаләр өеме астында изелеп калмый, үзенең бу авыр һәм тирән эчке кичерешләренә социаль дөрес юнәдеш бирүгә күтәрелә ала, кол-хозчылар массасын гомуми көрәшкә күтәрә ала. Менә тагын Хәниф Кәримнең кыска гына бер шигыре:
КАЙГЫ
(Туганым Заһирның Ватан сугышы фрод- тында батырларча һәлак булуы хәбәрен алгач)
Йөрәккә бассам бу хатны, Ут кабар төсле...
Сыгыла белмәс башыма Зур кайгы төште.
Күпме йөреттем йөк итеп,
Тапмый ташлар җир.., Эчке тавыш әйтте миңа: — Түз, сыкрама, син бит ир!
«Утка яндырып буламы
Кайгыны?» — дип дуслардан Сорадым мин, һәм әйттеләр: — Юк андый хәл дөньяда!
«Суга батырып буламы Кайгыны?» — дип дуслардан Сорадым мин. һәм әйттеләр: — Юк андый хәл җолада.
«Җиргә күмеп булмыймы?» дип Сорадым мин дуслардан, һәм әйттеләр сер итмнчә: ;
— Бер чара бар дөньяда:
Теләсәң сафта калырга, Яшьлек кебек шат, Кайгыны нәфрәткә куш та Тупка салып ат!.. •
(«Совет әдәбияты» № 1, 1946 ел)
һәм болар безгә бик аңлаешлы, чөнки заманыбызга хас, заманыбызның алдынгы кешеләре өчен табигый сыйфатлар алар, совет әдәбияты, совет сәнгате пропаган-даларга тиешле булган совет кешеләренең төп сыйфатлары алар. Халык интереслары, дәүләт интереслары бездән нәкъ менә шул бурычны, — совет кешесе характерының бөек Ватан сугышында ае-руча көчле булып күренгән, һәм хәзер, тыныч төзелеш шартларында, яңа зур көч белән күренә торган иң яхшы якларын тагын да үстерү бурычын үтәүне таләп итәләр.
100 Газиз Иделле
«Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка һичнинди бүтән интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел. Совет әдәбиятының бурычы — яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә булышудан, яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирүдән, көр күңелле, үз эшенә ышана торган, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә әзер торган яңа буынны тәрбияләү дән гыйбарәт» — ВКП(б) Үзәк Комитетының бу күрсәтмәләрен тагын һәм тагын бер тапкыр кабатлыйк һәм аларны үзебезнең эш өстәлләребездә һәрвакыт күз алдында булган урынга эре хәрефләр белән язып куйыйк!
Аннары. Ни өчен соң бездә, кай- вакытларда, бернәрсә турында да сөйләми торган буп-буш эчтәлекле әсәрләр килеп чыккалыйлар? Шундый әсәрләрне укып карыйсың, — барысы да үз урынында кебек: юллар да тигез салынган, иҗек саннары да төгәл, рифмалары да тел тидергесез, ләкин... акылга да, йөрәккә дә бер тамчы да азык тапмыйсың алардан. Юкка сарыф ителгән көч! Кайчан язылган, нинди максат белән язылган, кем өчен язылган, кемне, нәрсәгә тәрбияли, нинди политика, нинди идея үткәрә бу әсәр? — бу сорауларның берсенә дә җавап биреп булмый. Аларга укучы түгел, автор үзе дә җавап бирә алыр идеме икән? Кыскасы — мондый әсәрләрнең авторлары һәм аларны басып чыгаручылар совет әдәбиятының төп бурычын, аның, ВКП(б) Үзәк Комитеты карарларында күрсәтелгәнчә, «совет кешеләрен Һә1и бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү эшендә совет дәүләтенең куәтле коралы булуын һәм шуңа күрә совет строеның тормыш нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын эштә кулланма итеп алырга тиешлекне онытканнар. Совет строе яшьләрне совет политикасына игътибарсызлык рухында, төкереп карау һәм идеясезлек рухында тәрбияләүгә түзеп тора алмый».
Сәнгать, әдәбият, иҗтимагый аңның бүтән формалары кебек үк, һәрвакытта да мәгълүм бер иҗти- магый-полптик идеяләргә хезмәт итеп килделәр һәм, иҗтимагый тормышның иң төп һәм мөһим мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә булганга күрә, тормышта гаять зур роль уйнадылар һәм уйныйлар. Димәк, сәнгатьнең, әдәбиятның вазифасы бары' тик эстетик зәвыкларны һәм карашларны таратуга гына һич тә кайтып калмый. Тормышта, аның үсешендә әдәбиятның һәм сәнгатьнең әһәмияте барлык заманнарда да гаять зур булып килде. Әле Чернышевский ук үз вакытында: «Үз исеменә лаеклы булган шагыйрь, гадәттә, үз әсәрендә безгә, бары тик үзе тарафыннан тудырылган матурлыкны гына түгел, ә үз уйларын, үз карашларын, үз тойгыларын бирергә тели» дип күрсәткән иде.
Ачык ки, Чернышевский теләсә нинди гомуми идеяләр турында сөйләми, ә монда сүз алдынгы, прогрессив идеяләр турында бара. Художество әсәренең бәясе, ахыр чиктә, нәкъ менә шул идея эчтәлегенең үлчәме белән билгеләнә дә (камил художестволы форма, әлбәттә, зарури әйбер, чөнки ансыз гомумән художество әсәре була алмый).
Дөньяда иң алдынгы булган совет әдәбиятына, совет сәнгатенә идеясезлек, политикадан читләшкәнлек бөтенләй ят нәрсә; безнен әдәбиятыбыз ип. алдынгы идея белән — марксизм-ленинизм идеясе белән сугарылган булырга тиеш, большевистик принципиаль политиканы камил художество формасы калыбына салып үткәрергә тиеш. Чөнки, бик мәгълүм ки, совет әдәбияты һәм сәнгате, совет театры һәм киносы Ватаныбызның, халкыбызның тормышында бик зур роль уйныйлар, халыкны политик тәрбияләүгә, хезмәт ияләренең аңын коммунизм идеясе рухында агартуга ярдәм итәләр. Совет әдәбияты
Намус эшебез 101
Һәм сәнгате коммунизм җәмгыяте твзү эшендә большевистик партиябезнең гаять мөһим коралы булып хезмәт итә, Шул сәбәпле, большевистик партия һәм совет дәүләте, бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез турында дзлексез кайгыртучан- лык күрсәтеп килделәр һәм күрсәтәләр. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карата чыгарылган соңгы карарлары, Ленинград журналлары турында иптәш Жданов доклады әнә шул кайгыртучанлыкның ачык мисалы булып торалар.
Партиябезнең бу тарихи күрсәт-мәләрен кат-кат укып тирәнтен аңлау, аларны тайпылышсыз рәвештә тормышка, ашыру, халыкны коммунизм рухында тәрбияли торган, идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы булган әсәрләр бирү— барлык язучыларның һәм сәнгать эшчеләренең намус эше.