Логотип Казан Утлары
Пьеса

МЫЛТЫКЛЫ КЕШЕ

НИКОЛАЙ ПОГОДИН

Пьеса 3 пәрдәдә, 13 картинада. *)
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Җиденче картина
Смольныйдагы зур бүлмә — бу көнгә кадәр ул класс бүлмәсе булган. Ял итүче йоклаучы, ашап-эчеп утыручы яки китап укучы солдатлар. Күбесе кораллы. Беренче яланда Яшь солдат, ул бер винтовканың чисталыгын тикшерә.
Яшь солдат. Кем мылтыгы бу?.. Хуҗасы юкмы әллә? Әллә йоклаганмы?
Солдат. Ул минем корал.
Яшь солдат. Коралны чиста тотарга кирәк. Винтовкаларыгызны карагыз: пычрагы юкмы, артык майланмаганмы? Коралның безгә кирәге булыр әле, иптәшләр.
Чибисов белән Шадрин керәләр.
Ч и б и с о в. Хәзергә шушында торып тор. Бер кая да китмә. Мин хәзер. (Китә.)
Шадрин (тирә ягына каранып).
Сез кемнәр бирегә җыелдыгыз?
Яшь солдат. Ә син нинди кош?
Ш а д р и н. Кайсы частьлардан килгән халык, дип сорыйм мин сездән.
Яшь солдат. Биредә, агай- эне, бер генә часть... соры гусарлар... /
III а д р и н. Шулай икәнен исеннән сизәм...
Икмәк тоткан солдат. Ярга сыен, безнеке булырсың.
Ш а д р и н. Чакыруыңа рәхмәт. Ничәнче көндер инде, һаман аяк өсте серәеп йөрим, сезнең белән әзерәк утырып алсаң да язык бул-
♦) Ахыры. Башы 10 ич ы номерда.
мае.
Яшь,солдат. Син дә Зимний- га бардыңмы?
Шадрин. Нәрсә соң ул — Зимний?
Яшь солдат. Менә кирәк булса, «нәрсә» имеш... Кайда булдың соң син?
Шадрин’. Кайда булдыммы? Дөньяда.
Яшь солдат. Син аңгыра кодагый булып кыланма. Биредә төшенә торган халык. Рәтләп кенә* әйт, кайдан килеп чыктың?
Шадрин. Ә син кем биредә, кондуктор урынына куелган кешеме әллә? Билет тикшерәсеңме?
Яшь солдат. Беләсеңме кем исеменнән сорыйм мин синнән?
Шадрин. Кем исеменнән, дигән буласың соң?
Яшь солдат. Революция исеменнән.
Шадрин. Бик югары үреләсең, ычкырың өзелмәсен.
Яшь солдат. Иптәшләр, бу солдат безнең кеше түгел.
Күпләрдә кызыксыну, шикле караш.
Шадрин. Ә «безнең кеше» дигәнегез нәрсә була соң?
Я ш ь солдат. Ишетәсезме, җәмәгать? Тегеләр җибәргән кеше
22
Н. Погодм
түгел микән бу? Тентергә кирәк бу солдатны.
Ш а д ри н. Әкрен... тентергә имеш... Шундый итеп тентерем мин сине, тыныңны да ала алмассың.
Шадрин белән Яшь солдат ярым боҗра эчеңдә калалар
Солдатлардан берәү (Шадринга). Син алай тешеңне ыржайтма, үзеңә начар булыр. Кая килеп эләккәнеңне беләсеңме син? Гентергә үзен... кем ул? нигә килгән? — белергә кирәк?
Икмәк тоткан солдат. Әйдәгез, комендантка • илтәббз үзен, анда аңлашырлар.
I авышлар. Дөрес, кулга алырга кирәк.
Матрос Дымов җитәкчелегендә ө ч моряк керә.
Д ы м о в. Пехота, биш доброволец кирәк.
Яшь солдат. Матрос иптәшләр, без монда бер провокатор тоттык.
Д ы м о в. Провокаторларны тоткан урында аталар.
Шадрин. Син, тасмалы бүрек, өркетмә алай!
Д ы м о в. Шушымы? Документ-ларың?!
Шадрин. Каты тотасың, моряк, тик мин үзем дЬ бит курка торганнардан түгел. Ни өчен мин сиңа документ күрсәтергә тиеш?
Д ы м о в. Чөнки мин эшчеләр һәм крестьяннар властеның вәкиле.
Шадрин. Ә мин кем?
Д ы м о в. Ә синең кем булуың хәзергә безгә билгесез.
Шадрин. Димәк, әле минем кем булуым билгесез? (Соры төенчек чыгара.) Мәгез... Алар — вәкилләр имеш, ә мин — билгесез, ә...
Д ы м о в. Тик тор. Кем икәнеңне белергә комачаулыйсың. (Шадриннан алган кәгазьләрне укый. Бары да тынып көтәләр). Нинди провокатор булсын бу? Рядовой солдат... Шадрин... Фронттан кайчан килдең?
Ш а д р и н. Бүген килдем.
Д ы м о в. Аңлашылмауны аңлашылмау дип санарга, провокатор дигән өчен иптәштән гафу үтенергә, биш сугышчыны минем карамакка тапшырырга!
Шадрин ачулы хәрәкәтләр беләи »•- газьләрен җыя. Матрослар янына солдатлар җыела башлый.
Д ы м о в. Ун кеше кирәкми, биш кенә... Берәр сынык икмәк алыгыз, иптәшләр, кайчан кайтасыгыз билгесез. Иптәшләр, окоптан килгән кешегә эчке һәм халыкара хәлләрне аңлатырга! Отряд, минем арт-тан. Сау бул, агай-эне! (Китәләр.)
Яшь солдат (Шадрин янына килеп). Гафу ит.
Шадрин. Барин түгел ләбаса, гафу сорап торасы юк.
Яшь солдат. Матрос кушты бит.
Шадрин. Ә синең үз акылың юкмыни?
Яшь солдат. Нишләп сии болай бик ачулы?
Шадрин (икмәк тоткан солдатка, — бу вакытта аның башка солдатлар белән бергә суганлап икмәк ашаган чагы). Якташлар, әзрәк икмәк бирмисезме?
Икмәк тоткан солдат. Бирербез.
Яшь солдат. Ашыйсың килгәч, син аны безгә башта ук әйтәләр, юкса ачуланасың. Тукта әле, мин сиңа бер кәгазь бирим, шунда ук яхшырып китәрсең. (Листовка бирә.)
Шадрин. Монда ни язылган?
Яшь солдат. ,Язу таныйсыңмы? Әллә булышыргамы үзеңә?
Шадрин. Үзем дә ерып чыгармын.
Яшь солдат. Укы кычкырып.
Шадрин. Тагы бәйләндең инде... (Укый)... «Җир турыңда декрет.» Нәрсә соң ул «декрет»?
Яшь солдат. Закон дигән сүз.
Шадрин. Җир турында... «Эшче һәм солдат депутатлары съезды тарафыннаң... 26 нчы Октябрьдагы утырышта төнге сәгать икедә кабул ителде.» Моннан өч көн элек буламы?
кылтыклы кеше
Яшь солдат. Укы.
Ша д рин. «Җирнең алпавыт милкендә булып исәпләнүе хәзер үк һич түләүсез юкка чыгарыла», (Пауза)... Хәзер үк, һич түләүсез.
Яшь солдат. Укы әле, укы.
Шадрин. Комачаулама... Бернинди түләүсез... Карагыз әле, мужиклар, чәй юкмы сездә? Чәй та- басы_иде хәзер, чәй...
Икмәк хт о т к а н солдат. Каршы килмибез. Бар, табып кил.
Шадрин. Операция кызу бара. (Уйга батып тора.)
Корпдор буенча өзлексез кешеләр узып тора; Коралланган солдатлар отряды, матрослар уза. Шадринга каршы хәрби киемдә бер кеше килә. Шадрин аңа сүз кушарга хәзерләнә.
Шадрин. Хөрмәтле...
Хәрби киемдәге кеше тыелгысыз бер тизлек белән узып китә.
Шадрин. Нәкъ фронттагы кебек... (Атлый.)
Ерактагы ишекләрнең берсеннән Ленин килеп чыга һәм Шадринга таба килә башлый. Шадрин үзенә каршы килүчегә бераз карап тора һәм аның тиз һәм туры килүен күреп, аз гына читкә тайпыла.
Шадрин. Хөрмәтле, кайдан чәй табарга монда, ә?
Ленин туры итеп Шадринның йөзенә карый, Шадрин уңайсызланып кала. Гафу итегез, хөрмәтле, без ерактан килгән кеше.
Ленин. Чәй сагындыңмыни... ө?
Шадрин. Ой, әйтмәгез дә инде, хөрмәтле...
Лени н. Әйдәгез, алайса, күрсәтим... Сез иптәш, күптән сугышасызмы?
Шадрин (көрсенеп). Өченче ел чыкканым юк.
Шадрин (җанлана бара). Чыя • лапмы? Ә кайдан алырга?
Икмәк тоткан солдат. Без үзебез дә биредә күптән түгел. Бар, эзләп кара.
Шадрин. Әнигә бармаска... Мин хәзер... Сез бу кәгазьне югалта күрмәгез. Мин хәзер киләм... Юк инде, үземнән калдырмыйм мин аны... Чәй пешереп җибәрәбез хәзер... Киттем исәнлеккә-саульж- ка.
гГ
Ленин (туктала). Окоптан күн тән киттегезме?
Ленин артыннан килүче ы а тр о е кү ренә, еракта рак Туктый.
Шадрин. Исән котылуыма 10—12 көннәр бар.
Ленин. Эш начармыни?
Шадрин. Бәла.
Ленин. Позициядә шушы киемнәрдән утырасызмы?
Шадрин. Бу әле яхшы.
Ленин. Ә немецларда ничек? Бернәрсә дә сизмәдегезме?
Шадрин. Безнең сизү буенча, аларга да бик татлы түгел, дибез. Солдатка беркайда да татлы түгел.
Ленин. Ә нәрсәләр сиздегез сез? Бу бик әһәмиятле.
Шадрин. Ниндидер ис килә үзләреннән... кофе исе дип әйтимме? Беләсезме, цикорий исе... Пленга эләккәннәрен күрәбез... Элекке немец түгел.
Лени н. Элекке түгел? Немец арган, ие?
Шадрин. Әйтеп тә торасы юк.
Ленин. Безнең белән килешүгә килерләрме?
Шадрин. Анысын әйтә алмыйм... солдатына карап хөкем
Сигезенче картина
Шадрин Смольныйның озын коридоры буйлап атлап бара; иңендә мылтык, солдат капчыгы; кулында искереп, яньчелеп беткән калай чәйнек. Бер ишек өстендәге «Учительская» днгән язуны укып, үтеп китә, тагын туктала һәм, катгый карарга килеп, бер ишекне ача. Ачык ишек аркылы эчтә: тәмәке төтене арасында утыручы, басып торучы1 һәм идәндә ятучы -^кешеләр; бер морякның язу машинасында шакылдап утыруы, пенснэ кигән бер яшь хатынның аңа әйтеи яздырып торуы; штатски формаларда киенгән өч кешенең зур карта караулары; бусага төбендә бер солдатның йоклап ятуы күренә. Шадринга берәү дә игътибар итми. Ул саклык белән генә ишекне яба.
24 Н. Погодин
йөртсәң, ничек сугышуларына карасаң,—’сугыш барын да туйдырып беткән инде, ләкин бит алар- ның патшалары бар.
Лени н. Безнең генераллар да мир булуын теләмиләр.
HI а д р и н. Анысы дөрес.
Л е н и н. Нишләргә кирәк соң?
Ш а д р и н. Анысын мин әйтә алмыйм.
Лени н. Әгәр дә совет власте әйтсә: солдатлар, мир ясау (эшен үз кулыгызга алыгыз, дисә... Әйтик, менә сез, совет властена кул бирерсезме?
Шадрин. Эх. иптәшкенәм... совет власте ул сүзне әйтсен генә.
Лени н. Каушап калмассызмы?
Шадрин. Кем?.. Минме?..'
Ленин. Сез булсын ди, әйе... үзегезне алып карагыз, хәзер һәрбер солдатка бөтен Россиянең язмышы өчен җавап бирергә туры килә.
Шадрин. Куркынычрак эш, бәхәсләшмим.
Л е н и н. Сез өйләнгәнме?
Шадрин. Өйләнгән.
Лени н. Балаларыгыз калдымы?
Шадрин. Өчәү.
Ленин. Җирегез күпме?
Шадрин. Кая инде ул...
Л е н и н. Атыгыз бармы?
Шадрин. Исән.
Л е н и н. Сыерыгыз?
Шадрин. Үлгән. (Хәсрәтле уйга баткан хәлдә тора.)
Ленин (башын югары күтәреп, җиңелчә генә Шадринның мылтык каешын тотып карый). Ә винтовканы ташларга ярамыймы? Ничек, ә, ярамыймы?
Шадрин. Ташларга куркыныч, иптәш, ташлый алмыйм мин аны.
Ленин. Керенский безнең өскә корал белән килә.
Шадрин. Төшенәм хәзер.
Ленин. Каледин Дон буенда казакларны күтәрә.
Ш а д р и н. Әгәр дә алар халыкка каршы беренче булып күтәрелсәләр, ни була инде бу...
Лени н. Тагы сугыш, дисеңме? Солдат арган бит, дисеңме?
Шадрин. Нәрсә өчен дә ничек сугышырга бит. Дарданил өчен берәү дә сугышмаячак.
Ленин. Совет власте кеше жирен тартып алырга җыенмый, әгәр дә инде патша генераллары Россиягә алпавытлар белән капиталистларны баш итеп куярга теләсәләр, ул вакытта... ничек уйлыйсыз? Менә сез үзегез ничек уйлыйсыз?
Ш а д р и н. Ул вакытта сугышабыз. 7
Ленин. Сугышырга менә хәзер кирәк... бүген...
Шадрин. Алай булса, бүген китәбез... Сез, бәлки...
Пауза.
Хөрмәтле иптәш, миңа ышанмый торгансыздыр? Үзем турында мин сезгә чын күңелдән әйтәм...
Ленин (Шадринга кул биреп саубуллаша). Хәзергә хушыгыз, иптәш, сезне туктатып торуым өчен гафу итегез.
Шадрин. Сез ни сөйлисез... Нинди гафу ди... ч
Ленин. Ә чәйне сез югарыдан табарсыз... Әнә тегендә, баскычтан менгәч, безнең ашханә булыр. (Бая Шадрин ачып караган ишеккә кереп китә.)
Шадрин (ялгыз). Менә нинди кешеләр була бит... ә? (Матросны күреп.) Туганкай, син миннән курыкма... мин фронттан... үз кеше мин...
Матрос. Ә мин синнән курык- мыйм.
Шадрин. Әйт әле, мин кем белән сөйләштем? Кем ул?
Матрос. Кем? Ленин...
Шадрин чайкалып китә.
Шадрин. Нигә соң аны мииа элегрәк әйтмәделәр?.. Мин бит аңа... мин аңа бит барын да ачып салган булыр идем.
Матрос. Ә син аңа барын да әйтеп бирдең инде...
Ш а д р и н. Дәшмә, Матрос. (Чәйнегең ташлап.) Нинди чәй ул хәзер... Солдатлар янына барам, әйтәм — әле генә Ленин белән сөйләштем бит мин. Сугышырга кирәк, бүген, хәзер!
Мылтыклы кеше :
Тугызынчы картина
Смольный. Хәрби штабның беренче эш аппараты бүлмәсе. Аның белән янәшә штабтз киңәшмә бара. Ишек янында: винтовкалар тоткан ике кызылгвардеец, ча- совойлар, элемтәчеләр, студент, солдат шинеле кигән яшь кеше Никанор — 40 яшьләр чамасындагы Питер эшчесе, прапорщик, язу машинасында эшләүче матрос Володя. Бу минутта ул телефонда сөйләшә.
Володя. Тыңла, элемтә. Смольный тарафыннан сөйлиләр. Тыңла, элемтә, мин сездән шуны сорыйм: фронт командующие берәр җирдән шалтыратып, берәр телефонны сорамадымы? Ник дәшмисең син, әй, баш? (Доклад бирә.) Командующий хәзер генә Үзәк Комитет белән сөйләшкән. Приказ бир, иптәш Никанор.
Н и к а и о р. Кайдан?
Володя. Фронт командующие кайдан торып сөйләште? Царскосельски вокзалы комендантыннан. Приказ бир, иптәш Никанор.
Никанор. Үз башыңны эшләт, иптәш.
Володя. Есть, үз башымны эшләтергә. (Телефонга.) Царское Село коменданты точкасы белән тоташтыр мине. Царское хәрби комендатурасымы? Булды — хәрби комендатура. Смольный штабы сөйли. Фронт командующие сездәме?.. Автомобильдә китте... Кайсы якка? (Доклад бирә.) Икс матрос озатуы астында, автомобильгә утырып, дошман позицияләренә таба киткән.
П р а п о р щ и к. Иптәш фронт командующие үзенең кайчан әйләнеп кайтасын әйткәнме?
Володя. Юк, иптәш фронт ко-мандующие алар белән ул темада сөйләшмәгән.
Прапор щ и к. Доложить итәргә киттем. (Күрше бүлмәгә кереп китә.)
Н и к а и о р (Володяга). Царское Село советы белән тоташ. Ни өчен Дәшмиләр алар?
Володя. Хәзер... Элемтә... Царское советын бирегез. Тизрәк кыймылдагыз... Элемтә.
^Ит‘И!л.'|р, газеталар күтәреп, солдат һәм Эщ’1елэрдәи торган группа керә; аларның кайберләре кораллы.
Эшче. Без агитаторлар. Безне фронтка җибәрделәр.
Никанор. Хәерле юл, агитатор иптәшләр.
Эшче. Син башта безгә машина бир, аннан соң хәерле юл теләрсең. Безгә нибарысы бер грузовик кына кирәк.
Кызылгвардеец керә.
Кызылгвардеец. Иптәш Свердлов белән иптәш Дзержинский биредәләрме? Аларга Дәүләт Банкысы Комиссарыннан җибәрелгән пакетларны тапшырырга ки-рәк.
Никанор. Бирегез, үзем тапшырырмын.
К ы 3;ы л г в а р д е е ц. Миңа аларның үз кулларына тапшырырга куштылар.
Никанор. Үз куллары белән язылган расписка алырсыз. Студент, кертеп бирегез, зинһар. (Володяга.) Я, синең эшләр ничек?
Володя. Хәзер... Әй, сез, Совет... Нигә тавышыгыз юк? Сезнең белән Смольный штабыннан сөйләшәләр... Каушамый гына сөйлә, иптәш... Тыныч кына, тәртибе белән. Менә монысы башка эш... Ә дөрес-ме соң бу? Аңлыйм... Әйтербез. Күп сөйләшеп торырга туры килми, ипләш Никанор, анык 'мәгълүматларга караганда, казачи күзәтчеләре хәзер генә Царское Село читләрендә булганнар. (Телефонга.) Әйтербез. Иптәш Ленин биредә. Гафу итегез, мин сезнең ашыгып сөйләвегезне каушау днп аңладым.
Н н к а н о р. Хәзер әйтербез. (Күрше бүлмәгә кереп барганда прапорщик белән очраша.) Я, ни бар?
П ра порти к. Миңа фронт ко-мандующиен табу эше тапшырылды. Бүген иптәш ’Ленин үзе фронтка бара.
26 Н. Погода*
Н и к а н о р. Ничек, бүген? Төнләме?
Прапорщик. Димәк, төнлә. Мин Царскига барам.
Никанор. Анда казаклар килеп чыккан.
Прапорщик. Күрербез. (Киенеп чыгып китә.)
Я н к а н о р күрше бүлмәгә кереп китә. Тагын и к е-ө ч кеше сүзсез генә ашы- га-ашыга узып китәләр. Алар артыннан күн пальто кигән кеше йөгереп килеп чыга.
Күн пальто (Володяга). Мотоциклет кайдан алырга?
Володя. Күпкәме?
Күн пальто. Белмим, тиз кайтмам.
Володя. Тышкы ишек төбендә, — штаб дип кычкырырсыз. Шушы язу буенча бирерләр. Үзегез йөртәсезме?
Күн пальто. Үзем. (Китә.)
Меньшеви к-э с е р л а р ягы эшлек- леләре керә, матрос Володя аларга күз төшерә.
Эшлекле. Ленин биредәме?
Володя. Ә сезгә нигә ул?
Эшлекле. Без революциянең югары демократик оешмалары тарафыннан җибәрелгән вәкилләр... Шулай да, биредәме ул, юкмы?
Володя. Мин аны сезгә әйтә алмыйм.
Эшлекле. Алай булган тәкъдирдә, без аны үзебез белербез. (Ишеккә бара.)
Володя. Иптәшләр, шашмагыз, биредә часовойлар бар.
Эшлекле. Бу нинди тон, безмен белән ничек сөйләшәсез сез?
Володя. Ә сез ябык ишекләргә ташланмагыз.
Никанор белән студент кире борылып керәләр. Студент элемтәчене озата.
Никанор. Нәрсә бар?
Э ш л е к л е. Без Ленинга делегат итеп җибәрелгән кешеләр... Сез безне белергә тиеш шикелле.
Н и к а н о р. Ие, мин сезне беләм. Ләкин ай-һай...
Э ш л е к л е. Нәрсә — ай-һай?
Никанор. Ай-Һай, Владимир Ильич сезнең белән сөйләшеп торыр микән, дим. Булыр дип ышанмыйм. Көтегез.
Комиссар керә.
Комиссар. Иптәш Никанор...
Никанор. Исәнмесез, иптәи Григорий.
Комиссар. Иптәш Ленин биредәме?
Н и к а н о р. Әйе... Ленин...
Комиссар. Аңлыйм. Мине ягулык буенча комиссар итеп билгеләделәр, ә мин белмим... нәрсә ул... нидән башлап җибәрергә аны.
Эшлекле (үз кешеләренә). Менә, күрәсезме... нинди җүләрлек, коточкыч бит...
Никанор. Кереп әйләнерсең. Киңәшмә хәзер бетәргә тиеш.
Эшлекле. Безнең турыда белдерегез.
Никанор. Юк, мин мондый доклад белән аның янына кермим. Биредә штаб. Сез аның һәркемне кабул итә торган урынына барыгыз.
Эшлекле. Безгә нәкъ менә биредә сөйләшергә кирәк.
Никанор. Яхшы. Көтегез.
Телефон шалтырый.
Тыңлыйм. Иптәш Ленин хәзер хәрби киңәшмәдә. Аны чакырып чыгара алмыйм... Ә мин сезне телефон аша таный алмадым, зинһар гафу итегез. Бер генә минутка көтегез. Владимир Ильич әле яңа гына, Сталин шалтыратмадымы, дия сораган иде.
Эшлеклеләр беседага хәзерләнә. Никанор китә. Пауза.
Ленин белән Никанор чыгалар.
Ленин (сөйли-сөйли килә). Исегездә тотыгыз, совет власте үзенең штабын тикшерергә килде һәм без барлык киреләнүчеләрне, кәефе кырылучыларны, совет властеның югары органнарына буйсынмаска маташучыларны — һәммәсен дә урыннан алачакбыз һәм бик каты җәза бирәчәкбез, бик каты җәза, атуга чаклы барачакбыз! (Телефонда.) Әйе, бу мин. Мин телефон аша
Мылтыклы кеше 27
Балтфлоттагы иптәшләр белән барын да сөйләшеп бетә алмыйм. (Тыңлый.) Телефон станциясен алдыгыз? Тәртип урнаштырыла? Бик шәп, Балтикчыларның эшләре ничек бара? Фронтка күпме кеше бирделәр алар? Ул отрядлар азык-төлек белән ничек тәэмин ителәләр? Су- гышчай корабльләр Невага киләме? Тикшерүне үз өстегезгә аласыз, шулаймы? Бик яхшы — хәзер политик хәлнең хәрби хәлгә кайтып калуын, контрреволюциянең [гамәлдә ничек итеп ахмакларча матур төче күңеллелеккә бирелмичә бастырылуын иптәшләр аңлыйлармы — үзегез ачыклагыз. Әйе, әйе... барлык елакларны, куркакларны, штрейкбрехерларны, кәгазь кылычлар белән кизәнә белеп тә, чын эшкә килгәндә куак арасына посучы нәфис парламентарийларыбызны рәхимсез, кызганусыз кыйнагыз. Шалтыратыгыз, курьерлар җибәрегез, мине бәтен эшләр белән таныштырып торыгыз. (Трубканы куя.)
Эшлекле. Мин сезнең белән сөйләшү өчен вәкил итеп җибәрелгән кеше.
Ленин. Кем тарафыннан?
Эшлекле. Викжель килешергә теләми. Алар барлык тимер юлларны туктату белән яныйлар, әгәр дә...
Лени н. Әгәр дә нәрсә булса?
Эшлекле. Әгәр дә большевиклар юл куюга бармасалар. Әйе, әйе» юл куюга.
Ленин. Кемгә юл куярга?
Эшлекле. Иртәгәсе көн турында уйлый башласак, безнең чәчләребез үрә тора.
Лени н. Чәч үрә тора башлагач, яхшы түгел инде ул. Башны тәртипле тотарга кирәк.
Ишек ачылып китә, бусагада фронттан килгән моряк Самсонов күренә, аның киемнәренә пычрак чәчрәгән, аркасында винчестер.
Самсонов. Гафу итегез, биредә иптәш Сталин юкмы?
Лени н. Хәзерге вакытта Сталин Смольный да юк.
Самсонов. Г афу итегез, ә
Ленинны кайдан таба алырмын икән?
Ленин. Ә йомышыгыз нәреә сезнең, иптәш?
Самсонов. Гафу итегез, бу — сез үзегез бугай?
Ленин. Әйе.
Самсонов (секунд чамасы вакыт Ленинга карап торганнан соц, елмая һәм честь бирә). Гафу итегез» хәзер мин сезне таныдым. Мияе фронттан, Царское Селодан җибәрделәр. Иртә белән безнең артиллериябез бер бөртек снарядсыз кала-чак. Петропавел крепостенда снарядлар бар. Аларны фронтка илтер" гә кирәк.
Ленин. Менә бу башка эш. Бу мәсьәләне хәзер үк хәл кылырга кирәк. Исәнмесез, иптәш.
Никанор. Районнарда бер генә йөк автомобиле дә юк... Төв... Автомобильләр фронтка кеше ташыйлар.
Студент керә.
Студент. Ә Смольный янында сакта торучы нибарысы ике броневик бар.
Ленин. Ләкин бит снарядлар иртә белән алар кулында булырга тиеш, шулай бит?
Самсонов. Так точно.
Никанор. Нинди карарга кн- лергә дә белмим.
Ленин. Нәрсә булса да уйлан табарга кирәк. (Бүлмә буенча йөри.) Дөньяда нинди төр транспортлар бар?
Никанор. Тимер юл...
Ленин. Юк, ул түгел.
Никанор. Автомобиль.
Ленин. Ләкин безнең бер генә автомобилебез дә юк бит?
Са ңсодов. Диңгез транспорты, елга юллары һәм башкалар... Төрле извозчиклар.
Ленин. Извозчиклар — алар да транспорт бит?
Самсонов. Каршы килмим, Владимир Ильич.
Ленин. Иптәшләр алыгыз да, Халык Комиссарлары Советының, эшләр белән идарә итүчесенә барыгыз.
28 Н. Погодин
Саме о н о в. Пула.
Лени н. Хәзер үк Петроградта- гы ломовой извозчикларныц исемлеген табыгыз.
Самсон о, в. .Аңлашыла.
Лени н. Үзегезгә ярдәмгә кы- зылгвардеецлар алыгыз да, китегез, һәрбер ломовикны уятып, Пет- ропавел крепостеннан снаряд ташырга мәҗбүр итегез.
Самсонов. Уятабыз аларны. Бик шәп.
Лени н. Нәрсә эшләвегез турында бер сәгатьтән соц мина шалтыратырсыз.
Самсонов. Булды. Бер сорау бирергә рөхсәт итегез.
Лени н. Тыңлыйм.
Самсонов. Мин үземнең комиссарыма җавап бирергә тиешмен. Мин аңа, снаряд булачак, дип донесение җибәрәм.
Лени н. Әйе, җибәрегез.
Самсонов. Ваклап тормыйча, «Ленин, снаряд булыр, дип әйтте» дип кенә язсам, ярармы?
Л е н п н. Ярый, шулай дип языгыз.
Самсонов. Ә мин сезгә ышандырам, ломовиклар бер сәгатьтән снаряд ташый башлаячак.
Л е н и н. Булды.
С а м сонов. Китәргә мөмкин- ме?
Л е н и н. Әйе.
Самсонов, честь биреп чыгып китә, аның артыннан студент та чыга. Л е н и н ун кулдагы ишеккә — утырышка керә. Чибисов һәм Ш а д р и н керәләр.
Ч и б и с о в. Иптәш Никанор, бөтен заданиеләрне үтәп чыктым. Хәзер минем отрядны Гатчинага фронтка җибәрүне сорыйм.
Н я к а н о р (Шадринга). Сез, иптәш, аның беләнме?
Ш а д р и н. Мин үз исмемнән килмәдем... солдатлар җибәрде... без дә Ксрснскийга каршы сугышырга фронтка барырга булдык.
Н и к а н о р. Хәзер китәргә карар иттегезме?
Ш а д р и н. Ә нәрсә көтеп торырга?
Н и к а н о р. Менә шунысы кыйммәт тә — көтеп торырга түгел, ә хәрәкәт итәргә кирәк.
Ч и б и с о в. Ләкин без хәрби эштә яңа кешеләр, нинди дә булса берәр командир бир син безгә.
Н и к а н о р. Ә менә сезгә командир. (Шадринны күрсәтә.) Курыкмассызмы?
Шадрин. Ротага гына баш җитәр.
Ч и б и с о в. Мин бу солдатны беләм.
Н и к а и о р. Соң нәрсә көтәсез тагы?
Ч и б и с о в. Ләкин аның үз солдатлары бар бит.
Н и к а н о р. Солдатлар белән эш-челәрне бео отрядка туплагыз да, барыгыз. (Машинкада утыручы солдатка мөрәҗәгать итеп.) Икесенә бер мандат сугып бир.
Хәрби. Нинди отряд?
Н и к а н о р. Эшче-крестьян отряды.
X ә р б и. Кем кул куя?
Н и к а н о р. Революцион фронт штабы, дип яз.
Эшлекле (тынычсызлануда дәвам итеп). Без демократия тарафыннан . вәкил итеп җибәрелгән кешеләр...
Никанор. Нинди демократия ул? Меньшевиклармы?
3 ш л е к л е. Без демократиянең җанлы көчләре тарафыннан Смольный башлыкларын акылсызлыкка юл куймау ягына таба аудару өчен җибәрелдек... Иртәгә Петроград өстендә пушкалар гөрләячәк. Ставка үзенең иң яхшы көчләрен генерал Красновка бирә.
4 ибис о в. Сез соң чынлап ук,, генсралл'ар погоннарын кисеп ыр-гытырлар да социалист булырлар, дип уйладыгызмыни? Юк, бәрелеш булачак. Килешү сугышы түгел үлешү сугышы булачак, ләкин, сугыштан курыкмаучы, капиталистларга каршы теләсә нинди сугышка баручы бердәнбер партия буларак, без җиңеп чыгачакбыз.
Ш а д р и п гаҗәпләнгән кыяфәттә Ч и б и- с о в н ы күзәтеп тора.
Эшлекле. Сугыш аркылы со-циализммы?
Мылтыклы кеше 29
Чибисов. Ә сез ничек уйлаган идегез,— әллә социализмны киен- дереп-ясаидырып, әзер килеш тарелкага салып китереп "тоттырырлар дип белдегезме?
Э ш л с к л е. Сез биредә, уз кулларыгыз белән, бөек илне помпей харабәләренә әйләндерәсез; вулкан тудырасыз сез. Ул вулкан сезне дә, безне дә себереп түгәчәк, революциянең бөтен җиңешләрен күмеп ташлаячак.
.П е н и н керә.
Л е и и н. Кабатлап әйтәм, политик хәл хәзер хәрби хәлгә кайтып калды. Керенс к и й н ы ң җп ң үенә юл куя алмыйбыз без, ул чагында солых та, азатлык та булмаячак. Политиканың бурычы һәм хәрби бурыч — ул штаб оештыру, мате-риаль көчләрне бергә туплау, солдатларны барлык кирәк әйберләр белән тәэмин итү. Моннан соң да эшләр шулай, моңарчы булган кебек җиңүләр белән барсын өчен, боларны хәзер үк, бер генә сәгатьне дә, бер генә минутны да югалтмыйча, эшләргә кирәк. (Никанорга.) Иптәш Никанор, хәзер без иптәшләр белән фронтка китәбез.
Эшлекле. Иптәш Ленин...
Л е н и н. Ялганлыйсыз, әфәнде, сезнең иптәшегез мин түгел.
Эшлекле. Без революциянең кардиналь мәсьәләләре турында сөйләшергә теләр идек.
Лени н. Революциянең кардиналь мәсьәләләре коралланган массалар тарафыннан хәл кылына.
Эшле к л е. Ләкин җәмгыятьнең җанлы көчләре...
. Лен и ң. Җанлы көчләр — буш фраза ул, бернинди дә мәгънәсе юк аның, сыйнфый телдә ул — буржуазия дигән сүз була, ә аның каршында сез калтырап торасыз..- һәм... аларыннан тыш, Смольныйга керергә хокук биргән пропускагыз бармы сезнең?
Эшле к л с. Аңламыйм. (Пропуск чыгара.) Рәхим итегез.
Л е н и н. Бирегез монда. (Пропускны алып карый да ертып ташлый. Шадринга мөрәҗәгать итен.) Иптәш...
Шадрин. Минме?
Ленин. Әйе, сез... Менә бу хөрмәтле әфәнделәрне түбәнгә — парадный ишегенә озатып куегыз һәм комендатурага әйтегез, моннан ары аларны беркайчан да бирегә кертмәсеннәр.
Эшлекле. Коточкыч бит бу, акыл ирешмәслек...
Чибисов. Бары да сез әйткәнчә эшләнер, Владимир Ильич.
Э ш л е к л е л ә р н е алып чыгып китәләр.
Лени н. Бик яхшы. Алар белән һәрвакыт менә шулай эш итәргә кирәк.
И и к а н о р. Мин сезгә машина хәзерләргә киттем.
Лени н. Яхшы. (Комиссарга.) Исәнмесез, иптәш, сез нинди уйга талдыгыз?
Комиссар. Мин сезне көтәм, гафу итегез... мина аңлау бик кыен. Комиссар итеп билгеләндем... нәрсә эшләргә соң миңа?
Лени н (кәефле). Ә мин кайдан белим?
Комиссар. Ничек алай инде ул? Сез булып сез белмәгәч!..
. Л е. н и н. Чынлап әйтәм, белмим. Минем бер вакытта да комиссар булганым юк, нишли торгандыр алар, бөтенләй белмим.
К о м и с с а р. Бер кеше дә белми торган берәр эшне эшләү бик читен бит ул.
Ленин. Читен, бик читен. Гадәттән тыш читен.
К.о.миссар. Ләкин шулай да. Владимир Ильич, әйтик, большевиклар комиссары нәрсә эшләргә тиеш сон ул?
Ленин. Барын да, барын да, барын да!
Комиссар. Сез мине бөтенләй аптырашта калдырдыгыз.
Ленин. Ә менә алан булырга ярамый инде.
Элемтәче керә.
Элемтәче (Ленинга). Мин — элемтәче. Иптәш Сталин миңа Балтик флоты кешеләренең Гельсияг-
30 Н. Погодин)
фарста ниләр эшләгәнлеге турында әйтергә кушты.
Лени н. Әйтегез.
Элемтәче. Биш меңләп моряк эшелоннарга төялеп» Гатчинага кит-кәннәр. Линейный корабль «Республика» һәм миноносецлар Петро- градка карап юл тотканнар. Безнең барлык боерыклар балтикалы иптәшләр тарафыннан үтәлгән. Тагын да күрсәтмәләр булырмы?
Ленин. Гаскәрләрнең һәм кора-бльләрнең килеп җитү вакыты турында, кайда булсам да миңа әйтегез.
Элемтәче. Тыңлыйм.
Лени н. Китәргә мөмкин.
Элемтәче кятә.
Ә сезне нинди комиссар иттеләр?
Комиссар. Мине ягулык эшләре буенча комиссар итеп куйдылар.
Ленин. Соң ни өчен уйга калдыгыз? Сезне шундый комиссар итеп куюлары — искиткеч шәп эш бит ул. Тик, иң кирәге, аптырап калмагыз, кадерле иптәш, эшчеләргә таяныгыз.
Комиссар. Әйе.
Ленин (дәвам итә). Бөтен кешегезне, берсен дә калдырмыйча, тикшерегез, беркемнең дә сүзенә генә ышанмагыз.
Комиссар. Алай...
Ленин. Күмернең һәр потын,
Унынчы
Л е я 1 ы ялгыз, үзенең
Ленин (телефонда). Мине «Правда» редакциясе белән тоташтырыгыз. «Правда» редакциясеме? Сезнең белән Ленин сөйләшә. Телефонда кем? Исәнмесез, иптәш... Ә биредә бер кем дә юк иде, без әле генә фронттан кайттык. Менә нәрсә турында сөйләшергә телим мин сезнең белән, иптәш. «Правда»ның героик тәҗрибә турында, гади, күзгә ташланмый торган кешеләрнең тәҗрибәләре турында язуын теләр идем мин. Турылыклы работниклар табарга кирәк, чынбарлыкны тиз, һәрбер утын агачын бик каты исәпкә алыгыз. Шушы гади кагыйдәләрне җиренә җиткерсәгез, бөтен эшегез менә дигән булып барыр, ышаныгыз миңа.
Комиссар. Шулай.
Лен и н. Тагы сорауларыгыз бар“ мы?
Комиссар. Чынлап та, минем бүтән сорауларым да юк шикелле.
Лени н. Хәзер минем сезгә сорауларым бар.
Комиссар. Тыңлыйм, Владимир Ильич.
Лени н. Сез кайчан эшкә керешәсез?
Комиссар. Иртәгә иртәдән башлап.
Ленин. Ә ни өчен бүген түгел?
Комиссар. Хәзер төн бит, Владимир Ильич.
Ленин. Ә төнлә эшләргә ярамыймыни? (Каршы әйтергә юл калдырмаслык итеп.) Юк, сез инде, зинһар, хәзер үк Свердловка барыгыз, ул сезгә нәкъ кирәк кешеләрне бирер, Питерны үзенең биш бармагы кебек белә ул... Сез инде,, зинһар йоклый күрмәгез. (Елмаеп куя.)
Комиссар, йокламыйм, хәзер барам мин.
Никанор. Владимир Ильич, машина әзер.
Ленин. Киттек, иптәшләр.
картина
Смольныйдагы бүлмәсендә.
бигрәк тә, дөрес тотып ала белә торган акыллы һәм сизгер кешеләр булсын; әйтик, гади бер солдат белән сөйләшеп, ул солдатның ни турыда уйлавын аңлап, шуңардан иң кирәк булган, хәлиткеч булган төпле моментларны алып, шул ту-рыда төпле итеп, русча итеп газетада язып чыгу бик әһәмиятле. Ме- нә-менә. Минемчә дә бу бик әһәмиятле. Хәзергә шул гына, бетте. Хушыгыз, иптәш. (Бүлмә буенча йөренә, аннары дагы телефонга килә. Телефонда.) Сез белмисезме, Сталин
]Иыхгыклы кеше ■51
узендә микән, юк микән? Ә кайда ул? Белегез дә миңа хәбәр итегез. Тик, иптәш, зинһар озын звонок бирмәгез, биредә йоклыйлар.
Телефон шалтырый.
Штабта? Мине штаб белән тоташтырыгыз. Штабмы бу? Иптәш Сталинга әйтегез, сезне Ленин телефонга чакыра, диегез. (Көтә.) Мин сезне эшгән аермадыммы? Менә нәрсә. Мин сезнең халыклар хокукы декларациясе проектыгызны укып чыктым. Аңа минем карашым мондый: бу халыклар хокукы декларациясе җир йөзендәге раса һәм милләт тигезсезлеген бетерүнең башлангычы булып тора. Ул киләчәктә совет дәүләте конституция-сенең нигезе булып китәчәк. Юк, юк, бары да ачык, һәм һәркемгә аңлашыла: кыргызга да, кабардинга да, чувашка да—һәрбер гади кешегә аңлашыла ул. Ул документка икәү кул куярбыз. Мөмкин ка-дәрле тизрәк бөтен илгә таратырга кирәк. Сез хәзер нишлисез? Отрядлар озатасыз? Кешеләрегезне озатып беткәч, миңа килегез. Юк, юк, тыныч булыгыз, мин ятмыйм. Ятудан мәгънә юк? Көн туды бит инде. Шулай шул. Бөтен срокларны ыч-кындырдым. (Сәгатькә карый.) Җиденче ярты... Менә бит, күрәсезме... Аның өстенә тагы әллә ничаклы эш, барын да хәзер хәл кылырга кирәк. Бик дөрес. Сезне көтәм. (Өстәл янына утырып, эшли башлый.)
Унберенче картина
Смольяыйның фасады. Рәшәткә. Керү ишеге. Дымов җитәкчелегендәге моряклар группасы караул алыштыра. Учаклар янында йокымсыраган солдатлар җылынып торалар. Петербург иртәсе — яктырып килгән чак.
Учак янындагы солдат. Балтика, сәгать ничә?
Дымов. Иртәнге 6 ны сугып утыз җиде минут.
’ У ч а к янындагы солдат. Хезмәтең өчен рәхмәт, Балтика.
Д ы м о в. Хезмәт халкына хезмәт итәм, пехота.
Учак янындагы солдат. Мин пехота түгел — кавалерия.
Д ы м о в. Кавалерия алга таба чабарга тиеш.
Учак янындагы солдат. Хәрби-революцион комитетның приказын көтәбез.
Дымов. Алай булса, гафу итегез.
Учак янындагы солдат. Тыныч булыгыз.
Дымов. Есть —тыныч булырга.
Комиссар узып бара.
Пропуск?
Комиссар пропуск күрсәтә Итегез, иптәш комиссар.
Н а д я беләк Катя керәләр
Катя (Надяга). Менә килеп тә җиттек, ә ни өчен килдек — белмим. Матрослар белән сөйләш үзең. Мин сөйләшмим.
Н а д я. Нәрсә, син телсезмәллә?
Катя. Ә син нинди?
Н а д я. Сорау читенмени инде сиңа? Без менә шулай-шулай, дисең.
Катя. Ә сиңа читенмени?
Д ы м о в. Кемне сагынып болай иртә кузгалдыгыз, гүзәлкәйләрем?
Катя. Куегыз әле, иптәш матрос, шаярып сөйләшүне иртәгә башларбыз.
Дымов. Көтәргә мөмкин. Әйтегез, нинди эш белән килдегез соң?
Эшчеләр төркеме керә.
Эшче. Без — Выборг ягыныкы- лар.
Дымов. Маңгаегызга язылмаган. Пропуск.
Эшче пропуск бирә.
Барыгызга берәүме? Үтегез, Выборг ягыныкылар.
Катя. Менә моның ире кичтән сезнең янга китте дә әйләнеп кайтмады.
Дымов. Гаҗәп икән. Кичтән чыгып киткән дә әйләнеп кайтмаган, ә. Менә минем өйдән чыгып
Н. Погодин
хитүемә бишенче ел да» һич әйләнеп кайта алмыйм. Бу ни хикмәттер, үзем шак катам!
Н а д я. Минем ирем дә ике ел да тугыз ай сугышта югалып йөрде.
Эшчеләр керә.
Эшче (пропуск күрсәтеп). Күнчеләр союзы.
Д ы м о в. Үт, күнчеләр союзы. (Надяга мөрәҗәгать птә.) Ирегез дисезме... Кызганычка каршы, ишеткәнем юк, таныш түгел үзе белән.
Н а д я. Үзең уйлап кара, абый кеше, аның бит позициядән кайтуы булды, шунда ук тагын чыгып та китте.
Д ы м о в. Анысы, әлбәттә, килешә торган эш түгел
Катя. Менә инде шушы матрослар... һаман шаяртасыз.
Д ы м о в. Әнием бик көләч кеше иде минем, шуннан шушылай кәефле булып калганмын.
Тавыш. «Аврора» килә.
сАврора» матрослары төркеме уза.
Д ы м о в. Үт, «Аврора».
Бу арада крестьяннар группасы керә.
Д ы м о в (Ленин тарафыннан ло- мовикларны мобилизацияләргә җи-бәрелгән матросны туктатып). Папаша Володяга кайнар сәлам, үзегезнең альбатросларыгызны танырга теләмисезме?
Володя. Гафу ит, иптәш Дымов, мин атлап барган килеш йокыга китә башладым шикелле инде. Меньшевиклар керә.
Д ы м о в (меньшевикларны туктата). Пропуск. Пропуск күрсәтегез, иптәш.
Меньшевиклар пропуск сузалар.
Без сезне беркайчан да кертмәячәкбез.
Меньшевик. Без хәзер Вик- ж ел ь тарафыннан җибәр ел дек.
Д ы м о в. Алланың узе, хәтта алланың анасы тарафыннан җибәрелгән булуыгыз да мөмкин... Ләкин без сезне беркайчан да кертмәбез.
М е н ь ш е в и к. Ах, алаймы! Алай булса, башлыкларыгызга әйтегез, алар власть башында торган вакытта бер генә паровоз да ур-* ныннан кузгалмаячак, диегез.
Д ы м о в. Фикер алышуны тыям. (Охранага.) Бу әфәнделәрне үз кимәләренә озатып куегыз.
М е н ь ш е в и к. Көчләүгә буйсынып, мин үзем китәм.
Дымов (Володяга). Нигә сезнең чыраегыз болай боек, дядя Володя?
Володя. Әйттем мин, юнкерларны атыгыз дидем. Кызгандылар, сүз бирүләренә ышанып, җибәрделәр.
Дымов. Ә кайда күрәсез сез ул юнкерларны?
Володя. Бүген булмаса, иртәгә күрсәтәчәк алар безгә тамашаны... Шәһәр тулы буржуй... Питсрда булган буржуйларның күплеге, кошмар бит ул...
Д ы м о в. Володя, паника ясамагыз. Озакламый бөтен буржуйларның исәбен .алырбыз. Сез баш хисапчы булырсыз.
Гомуми көлү. Матрослар смольныйга кереп китәләр. Самсонов күренә.
Син кая, Самсонов?
Самсонов. Мин Ленин кушуы буенча фронтка снарядлар җибәрдем, хәзер дә шунда барам.
Д ы м о в. Сезнең белән безгә аерылышырга язмаган икән, миндә, алышынам да, фронтка китәм. Хуш хәзергә.
Самсонов. Син һаман да шундый ук икән әле.
Д ы м о в. Үлгәндә дә иреннәрем елмайган килеш калыр. (Крестьянга мөрәҗәгать итә.) Әти кеше, сез кая?
Крестьян. Занятие башландымы әле?
Д ы м о в. Занятиеләр биредә, әти кеше, 25 иче октябрьдан бирле тукталганы да юк.
К р е с т ь я и. Көне-төне барамы?
Д ы м о в. Көне-төнё, әти кеше... Әйтегез, кая барасыз?
Крестьян. Без Новгородтан булабыз.
Дымов. Депутатлармы,
Мылтыклы кеше 31
легатлармы? Яныгызда язуыгыз бармы?
Крестьян. Ник булмасын... Ефим... Менә. (Кәгазь чыгара.) Әйе, менә волостьтан җыелган приговор.
Д ы м о в. Фу, нинди реляция.
Крестьян. Сигез йөз дә биш кеше кул куйган. Ленинга вәкил шеп җибәрелдек.
Дымов (язуны кайтарып). Рәхим итеп, керегез.
Крестьян (Дымовка). Ә Ленин биредәме?
Д ы м о в. Биредә.
Крестьян. Мужиклар, әйдәгез бире.
Крестьяннар китә.
Дымов (иптәшләренә). Таңнан торып килгән мужик! Ничаклы килде инде алар бирегә!.. Туган җиребез үзе күтәрелә, ә!.. (Катя белән Надяның бер читтә басып торуларын күреп.) Сез һаман хәсрәтләнеп торасызмыни әле? Бу бит сезгә борынгы заман тарихында булган ниндидер бер әкәмәт түгел, ә эшче- крестьян революциясе!
Над я. Карале, чибәр кеше, шу* пы эзләп табарга рөхсәт итче безгә.
Д ы м о в. Кемне?
Надя. Иван Шадринны, ул бер солдат.
Д ы м о в. Ах, Иван Шадрин... Нинди юньсез кеше ул, ә! Шушындый әйбәт ханымны шулай газапланырга мәҗбүр итә! Сөеклеләрем, нишлим соң инде мин сезнең белән? Шадриннар биредә меңләп бит.
Н а д я. Шадрин бер генә ул, без аны хәзер күреп алырбыз. Тик син безне кертеп кенә җибәр.
Д ы м о в. Рәхәтләнеп үткәреп жибәрср идем дә, ләкин ни мәгънә чыгар соң? Бәлки ул да, минем кебек, кайда булса да берәр хезмәт үтоп тора торгандыр...
1{атя. Юк, ул отпускыдагы кеше.
Д ы м о D- Хәзер бөтен Россия отпүскыдз... Нишләргә соң сезнең белән? (птәш ләренә.) Җибәрәсе Мәллә үзләрен? Әйдә, эзләп карасыннар—
3. вс. 0/
Н а д я. Без әкрен генә, читтән- читтән генә үтәрбез.
Сакчылардан берәү. Зарарлары тимәс тиюен дә, ләкин ярамый бит.
Д ы м о в. Барыгыз китегез... Кызганам мин сезне... Я биредә җылый башларсыз тагы. Ә тозлы су күрү матрос кешенең йөрәгенә ярамый ул.
Шадрин Һәм аның җитәкчелегендә кы- зылгвардеецлар, солдатлар керә.
Н а д я (Шадринны күреп). Менә ул үзе... Үзе килә... Иван! Иван!
Д ы м о в. Шауларга ярамый. Тәртип.
Н а д я. Әнә бит ул.
Дымов. Ә ул миңа таныш кеше икән. Шадрин, сиңа якыннарың килгән.
Н а д я. Иван!
Шадрин. Менә сиңа мә! Нишләп син монда?
Яшь солдат йөгереп керә.
Яшь солдат (Шадринга). Иптәш командир, бары да җыелып бетте. Сезне көтәләр.
Шадрин яшь солдат белән китә. Н а д я аның артыннан ташлана, ләкин аны җибәрмиләр. Чибисов керә.
Катя (Чибисовка ташланып). Николай, мин беләм, сез фронтка китәсез. Я, менә күр... Мин Надежда шикелле, җылап тормыйм... Безнең өчен борчылмагыз, югалмабыз.
Ч и б и с о в. Саубуллашканда бер үбәргә рөхсәт итегез.
Өстен алыштырып киенгән офицер узып бара.
Д ы м о в. Пропускыгызны күрсәтегез, иптәш. (Пропускысың алып карый.) Бары да үз урнында... (Пропуск хуҗасын күзе белән тикшереп карап, аның аякларындагы офицер галошына игътибар итә.) Бу безнең пропуск түгел.
Офицер. Ялган. Бу минем шәхси пропускым.
Д ы м о в. Ялганны сезнең йөзегездә күрәм мин, галошларыгызда.
34 Н. Погод»»
Нинди чинда хезмәт итәсез, господин офицер? I
Кызыл гвардеецлар, солдатлар, матрослар төркемгә җыела.
Шау-шу.
Паникасыз гына, комендатурага баруыгызны сорыйм.
Офицер. Ни өчен? Мин протест белдерәм.
Төркем арасында ачулы тынычсызлану. Офицерны алып китәләр. Шадрин керә.
Н а д я (Шадринга ташлана). Җибәрмим, барыбер җибәрмим. Юлыца аркылы ятам, җибәрмим!
Шадрин. Бер вакытта да тигәнем булмады булуын үзецә, ләкин, билләһи дип әйтәм, җилкәңә кундырам.
Н а д я. Ике ел буена позицияләрдән башың чыкмады, инде тагын, күрешеп тә өлгермәстән, китеп барасың.
Шадрин (Чибисовка мөрәҗәгать итеп). Николай, бире кил әле.
Чибисов кплә.
Иптәш Чибисов, баш кешебез буларак, син аңлат әле шуңа... Мин булдыра алмыйм.
Чибисов. Иптәш кем...
Шадрин. .Исеме Надежда аның.
Ч и б и-с о в. Иптәш Надежда, үзегез уйлап карагыз...
Н а д я. Син алып киттең минем иремне, дәшмә ичмасам... Үзеңнеке янына барып акыл сат әнә. Үз эшең булмаган урынга тыгылма.
Чибисов. Тыңлагыз әле...
Н а д я. Үз эшең булмаган җиргә тыгылма, дим.
Чибисов. Мин... Ни... Бер ни әйтмим... Анысы, әлбәттә... ни... Әйе... Гафу итегез...
Никанор. Чибисов, сине штабка сорыйлар. (Китә.)
Шадрин, Надежда, кайдан килде сиңа мондый холыксызлык? Яшь солдат кызылгвардеецларшл һәм солдатларны сафка тезә. Ш а д р и и Н а д я н ы иркәләп.
Менә нәрсә, Надежда... Сиңа дөресен әйтим, мин Ленин белән сөйләштем... Хәзер вакыт тар безнең, Надежда, соңыннан яхшылап сөйләрмен. Тик шуны гына әйтәм, безнең мужик халкы өчен эшләр бодай булып китте: я сугыш бетә дә җир безнеке булып кала, я булмаса яңадан башны камытка тыгып, үлгәнче сөйрәргә туры килә.
Надежда, Кем әйтә аны алай Дип?
Шадрин. Ул... Ленин...
Сталин керә, аны Чибисов һәм штабта эшләүче тагы берничә кеше озат!
киләләр.
Чибисов. Менә безнең кешеләр. иптәш.
Сталин. Хәерле иртә, иптәшләр.
Отряд җавап бирә.
Сталин. Мин биредә үзебезнең иске Танышларыбызны күрәм. Сезнең кызылгвардеецлар белән бергә баруыгыз бик яхшы, алар сезне сугышчан тапкырлыкка өйрәтерләр. Патроныгыз күпме?
Яшь солдат. Керенскийга гына җитәрлек.
Сталин. Запаслы кеше бу. Тәҗрибә күргән сугышчы. Зимний- ны алуда катнаштыңмы?
Яшь солдат. Әйе.
Сталин. Икмәк алдыгызмы?
Шадрин. Так точно.
Сталин. Командирмы сез? Исәнмесез, иптәш командир. Сез ничек уйлыйсыз, иптәш командир, эшчеләрнең ышанычын аклый алырсызмы?
Шадрин. Үлергә хәзер...
Сталин. Нигә алай бик капыл үләргә? Безгә хәзер инде яшәргә кирәк. Үлем — очраклы эш ул. Тормыш турында уйлыйк. Сезнең, әлбәттә, беркайчан да командир-лык иткәнегез булмагандыр? )
Шадрин. Туганнан бирле ко-мандирлык иткәнем юк.
Стал и н. Ә сез ул турыда онытыгыз. Безнең командирларны халык үзе зурлый. Шуннан да зур нинди хөрмәт булсын? (Төркемгә мөрәҗәгать итеп.) Сез пичек уйлыйсыз, иптәшләр, солдат-фронто-
Мылтыклы кеше 35
вик кеше эшне офицердан ким беләме?
Бары да. Ким белми... Солдат сугышны җилкәсендә күтәреп барган кеше ул.
Сталин (Чибисовка). Сез дуслармы?
Чибисов, Революция дуслаштырды.
Сталин. Мондый дуслыктан да югары бер ни юк. Киңәшегез, берберегезгә булышыгыз, уйлап табыгыз, кешеләр турында уйлагыз, аларны кайгыртыгыз. Тагын бер киңәш сезгә, иптәшләр, — эшче белән крестьян арасындагы изге бер-дәмлегебезне күз алмагыз кебек куреп саклагыз. Эпохабызның иң бөек һәм яхшы кешесе — иптәш Ленин безне шуңа өйрәтә.
Бары да. Яшәсен иптәш Ленин! Яшәсен Совет власте!
Шадрин. Мужиклар, элек солдатка винтовканы ант итмичә бирми торганнар иде. Салыгыз бүрекләрегезне. Ант итәбез: эшче иптәшләр, без сезгә хыянәт итмәбез! Бу безнең соңгы сүзебез.
Сталин. Яхшы сүз, иптәш командир.
Ш а д р’и н. Становись, Ьмирнр! На плечо!
Сталия. Хезмәт халкының' дошманнарына карата бернинди шәфкать булмасын! Революция сугышчыларына хөрмәт һәм дан!
Шадрин. Левое плечо вперед! Шагом марш!
Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Уникенче картина
Петроград юлы өстендә
Ш а д р н ш Кавалерия микән аларның, әллә пехота микән? Биноклебез юк бит.
Ч н б и с о в. Ә кайсы куркынычрак? Кавалерияме, пехотамы?
Шадрин. Казаклар, карабрак нөрмәсәң, куркыныч алар; пехота дисәң, анысы да куркыныч.
Элек штабта күренгән прапорщик керә.
Прапорщик. Командир иптәшләр, Смольныйдан килгән җыелма полк шушындамы?
Шадрин. Так точно, иптәш командир.
Прапорщик. Мин Пулковск сугыш участогының начальнигы итеп билгеләндем. Сезнең отряд минем карамакка керә. (Самсонов- ка-) Икс батареяны да күпер янына УНгарак күчерегез. Снарядлар ЖИ1 әрлекме?
Самсонов. Туп саен йөз егермешәр.
П Р а и о р щ и к. Хәрәкәт итегез.
ь
Иптәш Дымов, сез үз отрядыгызны артиллерияне дошман утыннан саклауга җайлап урнаштырыгыз.
Д ы м о в. Җиренә җиткерелер, иптәш командир. (Китә.)
П р а по р щ и к (Шадрин белән Чибисовка мөрәҗәгать итеп). Командир иптәшләр, дошман якның солдатын капшарга тырышып карагыз.
Шадрин. Ничек итеп эшләргә соң аны?
Прапорщик. Юлын уйлап табыгыз, үзегез хәл кылыгыз, курык- магыз. (Китә.)
Шадрин. Ленин дә менә шулай диде бит: курыкмагыз, ди.
Ике кызылгвардеец кплә. Аларда сугышчан кыяфәт, бер пленнынны алып килгәннәр.
Яшь солдат. Иптәш командир, берәүне плен алдык.
Ш а д р и н. Китер үзен монда.
Плен алынган кеше когы чыккаь кыяфәттә, ялан баш.
ЗВ Н. Погодя!
Фамилияң ничек?
Пленны й. Макушкпн.
Шадрин. Рядовоймы?
Пленны й. Так точно.
Шадрин. Кемгә каршы барасың СИН?’
Пленны й. Белә алмыйм.
Шадрин. Белмәгәч, нигә сугы
Танавыңа берне бирсәм, аңлар идең инде син.
Ч и б и с о в. Шадрин, алай ярамый.
Ш а д р и н. Ә соң, үбәргәме әллә аларны? Аталар бит алар.
Ч и б и с о в. Аңсыз кеше бит.
Шадрин. Ә- мин аңлымы? Тә- гаен икебез дә бер университет бетергән кешеләрдер әле. (Пленный- га.) Ки бүрегеңне, салкын тидерерсең.
Пленны й бүрек кия.
Пехотамы сезнекеләр, кавалерия- мы?
Пленны й. Без — пехота.
Шадрин. Тылдагы частьтәнме, әллә фронттанмы?
Пленны й. Безне позициядән алдылар...
Шадрин. Менә бит кабахәтләр, ә, фронтны ачык калдыралар бит.
Пленный. Без гаепле түгел, безне җибәрделәр.
Шадрин. Синең турыда әйтмим... генералларыгызны әйтәм. Менә сина мәсьәлә. Нишләргә хәзер аның белән? Халыкка каршы киткән өчен, сөйләшеп тә тормыйча, тотарга да атаргамы соң үзен, әллә берәр башка чара табаргамы? Ялы-нып торыргамы?
Пленны й. Туганнар, нигә инде андый сүзләр әйтергә?
Шадрин. Ә ни өчен болай таба үрмәләдең? Нәрсә югалттың син монда?
П л е н н ы й. Безне разведкага җибәргәннәр иде.
Ш а д р и н. Ә син беләсеңме, разведчикларны нишләтәләр?
Пленны й. Туганнар... кызганыгыз...
Ч и б и с ов (пленныйга). Тии кенә тор. (Шадринга.) Иптәш Шадрин, әйдә, киңәшеп алыйк әле, миа- дә бер фикер бар.
Шадрин. Әйдә.
Чибисов белән Шадрин читкәра! китеп киңәшәләр, пленны й, алардаи күзен алмыйча, үзенең үлеме яки яшәве мәсьәләсе хәл кылынуын аңлап, авыр ки-череш астында тора. Чибисов белән Шадрин пленный янына киләләр.
Шадрин (Чпбисовның куен дәфтәрен алып). Солдат язганлыгын алар хәрефенә карап танырлар. Тотам да болай башлыйм: «Дурак- лар, шайтаннар, сез нигә сугышасыз?» (Чибисовка.) Шулай башларга ярыймы?
Чибисов. Башла.
Шадрин. Нинди галәмәт куярга монда?
Чибисов. Сорау галәмәте куй.
Шадрин. Яхшы. (Яза.) «Без дә бик шәп ата беләбез, ләкин әйдәгез, башта аңлашыйк... (Эчтән укып яза.)
Чибисов (пленныйга). Кем сезнең белән командалык итә?
Пленный. Полковник Собсо- вич.
Чибисов. Ә Керенский кайда?
Пленны й. Белмим... Кайдадыр дворец тирәсендә диләр.
Шадрин. Дворецларны яклый-сыңмыни?
Пленны й. Без үзебез дә белмибез, нәрсәне яклый торганбыздыр
Шадрин (язган кәгазен пленныйга бирел.) Мә, үзеңнекеләргә илтеп бир,' бары да укысыннар. Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын.
П л е н н ы й. Шуннан башка берни лә юкмы?
Шадрин. Тик, кара аны, әгәр дә безнең бер тамчы каныбызны түгә торган булсагыз, ул чагында... йөгер. Чан!
П л с и н ый. Гомер буе онытмам..* Шадрин. Чап!
шасың җүләр, ә?
Пленны й дәшми.
37
Мылтыклы кеше
Пленный юк була.
Ярый, менә ичмасам эшкә ошады бу, сөйләшүләр башлана. Әгәр дә сигнал була калса, икәү бергәләп барабызмы?
Чибисов. Әлбәттә, бергәләп.
Шадрин. Карап-карап торам да, син кыю егет күренәсең бит әй.
Чибисов. Ә сии мине кем дип уйлаган идең?
Шадрин. Шулай да сез, штатски бит... Юк, чынлап та... синең/ белән безнең эш шәп барырсыман күренә. Әйт әле, сөйләшүләрне ничек итеп алып барырбыз?
Чибисов. Алар янына бергәләп чыгарбыз. Ә аннары, күбрәк массага ишеттерү өчен, мин синнән аерылырмын. Шуңа күрә, сиңа, Шадрин, бер үзеңә чыгып сөйләргә туры килер.
Шадрин. Юк... юууук... чыгып сөйләргә мин риза түгел. Син партияле кеше, сөйләү синең эш, ә мин шунда, синең янда, болай гына...
Чибисов. Әйт әле, син кайсы губернадан?
Шадрин. Тамбов губернасы... Лебедянски өязе, Ракитин авылы.
Ч и б и с о в. Анда сезнең бары да шушындый тавышсыз кешеләрме?
Шадрин. Бары да... бары да... сүз белән чыгыш ясамыйм, теләсәң нишлә.
Чибисов. Димәк, син төпсә шикелле телсез...
Шадрин. Әйдә, төпсә шикелле булып калсам калыйм, сөйләргә чыкмыйм.
Чибисов. Ә мин синнән революциянең ялкынлы сугышчысы чыгар дип ышанган идем.
Ш а д р и и. Сугышырга дисәң — башымны кызганмам, ә сүз белән чыгыш ясарга — юк, булдыра алмыйм.
Чибисов. Революцияне бер корал белән генә булдырмыйлар. Ялкынлы сүз пулеметларга, пушкаларга караганда да көчлерәк була. Бу кыланышыңнан соң сиңа карарга оят. Күңелемне кайтардың син минем, иптәш Иван.
Шадрин. Нинди үткәреп әйтә торган кеше син. Бөтенләй эчемне тышка әйләндереп чыгарасың сии минем. Нәрсә кирәк сиңа миннән? Чыгыш ясый алмыйм мин...
Чибисов. Ни өчен ясый алмыйсың, баш?
Шадрин (өметсезлеккә төшеп). Куркам... Уңайсызланам... Телем ^йләнмәсә, аякларым хәлсезләнер., бөтенләй таркалып калырмын да торып йөгерермен. Аңлагыз инде әзрәк гади кешене. Сез мине диңгезгә чыгарасыз, ә минем тиешенчә инеш тә күргәнем юк.
Чибисов. Ә син оратор булып кыланырга маташма. Сиңа бармый ул.
Шадрин. Әһә... алаймы. Ә ничек соң?
Чибисов. Әйтик, менә без синең белән килдек, ди, исәнләштек, ди...
Шадрин. Анысы инде үзеннән үзе билгеле.
Чибисов. Керенский турында әзрәк әйтеп үтәсең.
Шадрин. Анысы да мөмкин.
Чибисов, һәм, иң кирәклесе, Иван, син аларга үзеңнең ничек итеп Ленин белән сөйләшүең турында әйт.
Шадрин. Аны бик рәхәтләнеп сөйлим мин, ул турыда кеше белән уртаклашу миңа күңелле. Ә бит чынлап та барып чыгарсыман.
Яшь солдат. Иптәш командир, сигнал бирәләр.
Шадрин (коралын яшь солдатка биреп). Әгәр дә бер сәгатьтән әйләнеп кайтмасак, чара күр һәм штабка хәбәр ит.
Яшь солдат. Тыңлыйм. Чара күрермен.
Чибисов. Күрешербез. Күтәр җилкәннәрне, Шадрин, киттек.
3S H. Погоде
Унөченче картина
цдул ук Пулковск биеклеге районы. Керенский солдатлары урнашкан жир. Барында да погоннар. Хәрби часть нидер көтү халәтендә. Алар кыска ялга туктаганга ошыйлар. Күбесе читкә карыйлар.
Н a W и в к а л ы солдат. Барыгызның да винтовкалары корылганмы? Пулеметны да әзерләп куярга кирәк, минемчә. Кем белә аларяы, ул советскиларны. Командир нәрсә укыганны ишеттегезме?
Пленны й. Әйтәм ич инде мин сезгә, бик простой кешеләр дим.
Нашивкалы солдат. Ә сине атарга теләгәннәр бит?
Пленны й. Анысы мәгълүм инде... Сугыш булгач, атсалар да ирекләре иде...
Нашивкалк солдат. Шулай булгач, эчтән тын... Пулеметны әзерләгез.Тирә-якны күзәтегез.
Солдатлар. Киләләр... Әнә алар. Икәү... берсе штатски.
Гомуми жа плану.
Коралсыз киләләр... Батыр кешеләр, солдаты каты кешегә ошый. Күренеп тора фронтовик. Кара, кара, Штатские читкә китте... Әй, чәнчелеп китсен лә бу сөйләшүләре.
Гомуми көлү. Шадрин керә.
Шадрин. Я, нихәл, сугышчылар... Керенскийныкылармы?
Нашивкалы солдат. Ә сез советскилармы?
Шадрин. Керенскийны татып караган солдат инде сез. (Олы яшьтәге солдатка күз кысып.) Я. ничек соң, абзый кеше, тәмлеме?
Олы яшьтәге солдат. Син мине агитацияләмә... Сөйләшүләреңне башла.
Шадрин. Бик зур эш белән килдем мин. Ротамы сезнең биредә, полкмы?
Нашивкалы солдат. Анысы хәрби сер.
Шадрин. Ул ният белән сорамыйм. Биредәге бөтен халыкка ишеттерәсем килә.
Нашивкалы солдат. Синең өчен боргы кычкыртып халык җыймабыз.
Шадрин. Шулай да, утырышыйкмы әллә? Тартырга юкмы сездә? Сезне, ’ халыкка карш!ы бара торган булгач, тәэмин иткәннәрдер әле. Немецка каршы баргандагы кебек түгелдер, ә?
Нашивкалы солдат. Ачы телле, нәгъләт.
Ш а д р и н. Сезнең белән бер камырдан әвәләнгән кеше.
Олы яшьтәге солдат. Син, шулай да, бик җәелеп утырма әле. Кунакка килмәгәнсең. Әгәр дә син агитатор икән, исән чагында кире ычкынып кал, агитаторларны бездә каты тоталар.
Нашивкалы солдат. Үзең дә бетәрсең, безне дә эләктерерсең.
Шадрин. Нәрсә дигән сүз ул — агитатор? Белмим. Мин, сезнең барыгыз шикелле үк солдат — фронтовик, үзебезнең солдат эшләре турында сөйләшергә килдем.
Нашивкалы солдат. Монда сөйләшеп торасы юк. Безнен якка күчегез дә. бетте китте...
Шадрин. Әйдәгез, моны бергәләп уйлашып карыйк, кемгә кайсы якка чыгу кирәк икән.
Нашивкалы солдат. Капитан Карноухов килә.
Олы яшьтәге солдат. Бәлагә тыктың, эттән туган. Командир килә. Башың бетәр синең белән.
Офицер керә.
Офицер (чамадан тыш тынычсызланган, ярсыган). Кайда, кайда агитатор? Кайда большевиклар? Әһә, күрәм... Алыгыз! Кайда икенчесе? Миңа аларны, кызыллар ягыннан икәү килделәр, дип хәбәр иттеләр.
Нашивкалы солдат. Икенчесе уң флангда, господин капитан.
О'ф и ц е р. Биредә алар белән сөйләшүне кем башлады?
Мылтыклы кеше 39
Нашивкалы солдат. Берәү дә түгел, без аны...
Офицер. Сез аны кулга алырга һәм штабка, полковник Собсо- вичка илтергә тиеш идегез.
Н а ш и в к а л ы. Тыңлыйм, господин капитан.
Ш а д р и н. Илтегез, господин запитан, илтегез.
Н а ш и в к а л ы. Сөйләшмәскә.
Офицер. Нинди оятсызлыкка барып җиттегез сез! һәрбер Кызыл өчен башыгыз белән җавап бирерсез. Хәзер үк полковникка илтегез үзен, ул анын белән ничек эш итәргә белер. Кайда икенчесе? Уң флангда, дисенме?
' Нашивкалы. Так точно.
О ф п ц е р китә.
Олы яшьтәге. Аллага шөкер, ярый әле аның белән безне дә кулга алмадылар. Тентергәме соң үзен?
Нашивкалы. Андый приказ булмады. Тегендә тентерләр. (Шадринга.) Атла алга... Тукта, тыңла. Качкан кешене нинһәтәләр, белә- сенме?.. Шул, исеңдә тот... киттек.
Ш а д р и н. Атарга алып барасызмы?
Олы яшьтәге. Анысы безнең эш түгел.
Шадрин. Алып барыгыз.
Нашивкалы. Кая килгәнеңне белеп килгәнсеңдер. Менә шул. Әйдә штабка.
Пленный. Уңайсыз килеп чыкты. Алар мине үз туганнары кебек күреп, җибәрделәр, ә без аны штабка. Башы бетте бит инде кешенең, үзегез беләсез.
Нашивкалы. Авызыңны яп син... Аның белән барасың киләме оллә?
Пленный. Ал мине дә! Мин әйтәм, үз сүзебезгә хыянәт итү була бу. Ни өчен чакырдык соң без кешене? Чакырып китердек тә, начальствога тоттырдык.
Солдатлар җыелыша.
Олы яшьтәге. Аның әчеп мин ядрә астына кермәм инде.
Нашивкалы. Сөйләшмәскә приказ бирәм. (Шадринга.) Шагом марш!
Шадрин. Кая ашыгасың, тырышма ул чаклы. Безнең агай-энене аз аттылармыни? Өлгерерләр, курыкма.
Олы яшьтәге. Ни була инде бу, аның белән бергә бетәбезмени? Полковник бит безне тере килеш Җиргә тыгып куяр.
Нашивкалы. Арестованный, ике адым алга! Калганнар, таралыгыз!
Пленный. Ичмасам кеше үзенең ни өчен килгәнен әйтеп калсын.
Нашивкалы. Моңа юл куя алмыйм мин...
Олы яшьтәге. Бетәбез, барыбыз да бетәбез.
Ш а д р и н. Менә нәрсә, дуслар, күптән түгел мин Ленин белән сөйләштем.
Нашивкалы (гаҗәпләнеп).
Ялганлыйсың.
Шадрин. Валлаһи.
Нашивкалы. Чукын.
Шадрин. Мә. (Чукына.)
Олы яшьтәге. Гаҗәп. Нинди соң ул?
Шадрин. Безнең кеше.
Олы яшьтәге. Солдаттан чыкканмы?
Шадрин. Әйттең сүз! Юлбашчы ул... бөек акыл иясе. Аны бөтен дөнья белә.
Нашивкалы. Ә исеме ничек аның?
Шадрин. Владимир Ильич.
Олы яшьтәге (йомшак итеп).
Ильич...
Солдатлардан берәү. Нинди власть урнаштырды соң ул?
Шадрин. Эшче-крестьян власте.
С о л д ат лйрдан берәү. Ә җир турында? Җир турында ничек?
Шадрин. Иң кирәклесе дә менә шул-шул. Юк исә, штабка, имеш. Штабка барырга өлгерербез.
Солдатлар кнлә.
40 „ Н Погодиэ
Солдатлар. Кулга алынган кешеме? Ни өчен?
Олы яшьтәге. Ул Ленин белән сөйләшкән.
Солдатлар. Нинди икән ул? Сөйләсен әйдә.
Нашивкалы. Булдыра алмыйм. Хезмәт бурычын бозу була. Нәрсә эшлибез соң без? Үзем дә харап булам, башкаларны да эләк- терәм.
Шадрин. Илт, алай булса... әйдә, атсыннар.
Пленны й. Аңа карама әле син! Ленин турында сөйлә.
Шадрин. Кеше үз тормышы өчен курка бит. Кемнең кеше өчен үз тормышын бирәсе килсен^ Алып бар әйдә.
Олы яшьтәге. Тукта... Сөйлә инде, сиңа нәрсә әйтте ул?
Шадрин. Кем?
Олы яшьтәге. Шул үзе инде, Ильич... Ленин.
Шадрин. Ярый, бераз читкәрәк китик.
Алар Шадринны түгел, Шадрин аларны алып бара. Солдатлар нксшәэ-өчәрләп кушыла баралар, пышылдап сораулар бирәләр. Ленин исеме ишетелеп тсра.
Нашивкалы. Я, нәрсә инде снн?.. Сөйлә. Тизрәк!
Шадрин. Мин аны... (Үзенә иң якын торган солдатка ымлап.) Мин аны, менә сине очраткан кебек очраттым. Ләкин ул синең белән мин генә мени? Кем бит ул? Уйларга гына ансат!.. Тукталды да, минем винтовкага карады. Шундый игътибар биреп карый, мин сиңа әйтим... үзе күңелле тагы. Ә мин, дөресен генә әйткәндә, әзрәк каушап калдым. Искитәрлек берни юк бит инде миндә. Мылтык тоткан солдат. Күренмәгән нәрсәмени. Ә ул ничек? Юк, алай гына калдырмый. Ни өчен син мылтыгыңны ыч-кындырмыйсын, ни уйлыйсың син, кем син, күңелең нәрсәгә тарта синең, — шунда ук белеп алды. Ничек итеп ул шулай эшли алгандыр... Мин берни белмим. Карга шикелле күземне бер ачып, бер йомып тик торам. Чәй эзләргә генә чыккан идем, башка берни кирәкми иде. Ә шунда минем белән Ленин тора, һәм шунда, теләсәгез ни уйлагыз/ ул минем бөтен тормышымны белеп бетерде. Алай гына да гүгел, хәтта мине нишләткәнен әйтеп тә бирә белмим мин сезгә. Ышанасызмы, юкмы, иптәшләр, мин үземнең кайда икәнлегемне дә, кем бу-луымны, кем белән янәшә торуымны да оныттым, тик шуны гына сизәм: минем белән шундый үз кеше, шундый тирән белүче кеше сөйләшеп тора ки, мин аңа бөтен жанымны, йөрәгемне чыгарып салырга әзер. Ленинның халык юлбашчысы булуын без барыбыз да беләбез. Ләкин мин аны минем кебек гади бер солдат актыгын да шул тикле аңлый торган кешедер дип көтми дә, уйламый да идем...
Бары да уйга калып торалар.
Менә, ни бары шул, мужиклар. Я, нишлибез соң? Илтегез штабка.
Олы яшьтәге. Ә синең штабың кайда?
Шадрин. Минем штабым—мин үзем.
Олы яшьтәге. Солдатлар, безгә аның штабына кушылырга кирәк, дип уйлыйм мин.
Н а ти и в к а л ы. Син уйлыйсыңмы? Уйлагычынны тикшереп карадыңмы соң? Уйлагычың пружиналымы?
Олы яшьтәге. Мин башкалар кебек үк... Ләкин мин аны штабка алып бармыйм. Мин сине штабка алып бармыйм.
Шадрин. Иптәшләр. Мин оратор түгел, юк. исә әйтеп бирер идем мин сезгә... Туктагыз, әнә безнең кеше килә, бәхеткә каршы.
Яшь солдат керә. Ул чиктән тыш ашыга, авыр сулый, үз-үзен онытыр чиккә житеп, ярсыган.
Яшь солдат. Әй, сез, Керенский ялчылары! Җавап бирегез, кая куйдыгыз безнең халык командирларын? Җавап өчен сезгә биш ми
Мылтыклы кеше 41
нут вакыт бирәбез, әгәр дә безнең халык командирлары куркыныч астында булса, өстегезгә ут бураны яудырачакбыз. Күрәсезме, әнә теге калку өстендә безнең ике пулемет бар, калкулык артында кыр бата- реялары тора, түбәләр өстендә сг- гез пулемет, ә офык сызыгы артында ун мең пехота сугышка хәзер хәлдә тора. Бирегез монда безнең командирларны.
Шадрин. Куркытма аларны юкка, мин — менә монда.
Яшь солдат. Иптәш командир, гаскәр бик борчыла.
Нашивкалы (үз кешеләренә). Туктагыз әле, бик гаҗәп бит бу. Алар бит аны, Стенька Разинны саклаган кебек саклыйлар.
Шадрин (яшь солдатка). Карале, Ларион, кичә миңа бер декрет биргән идең бит, шул синдә юкмы?
Яшь солдат. Бар, иптәш командир.
Шадрин. Өләш әле шуларга, башларындагы уйларына өстәп җи-бәрсеннәр.
Яшь с о л д а т. Тыңлыйм, иптәш командир. (Листовкалар өләшә.) Укыгыз безнең законнарны... Карагыз, Ленин кул куйган... мәңгелеккә. Сез монда генераллар каршында смирно басып, үрә катып торыгыз, ә без анда аларның җирлә-рен... ничек соң әле әйе, мәңгегә. Солдатлар җир турындагы декретны укыйлар.
Олы яшьтәге. Менә ичмасам Ильич! Кеше теләсә нишләсен, ә мин аңа китәм.
Нашивкалы. Иске режимны бетерәм бөтенләйгә! (Погоннарын өзеп ташлый.)
Солдатлар да үз погоннарын өзеп ташлыйлар.
Шадрин, Туктагыз, бу нинди часть килә? Сезнекеләр түгелме? Белмисезме?
Нашивкалы. Болар ниндидер чит кешеләр.
Шадрин. Цепька таралыгыз, ятыгыз!
Олы яшьтәге. Атаргамы?
Шадрин. Командасыз атмый торыгыз. (Читкә карап кычкыра.} Әйдәгез килешәбез! Безгә делегатлар җибәрегез! (Үзенекеләргә.) Әмма эләктек соң! Борынга-борын килеп терәлдек.
Лопухов белән Евтушенко киләләр.
Лопухов! Евтушенко!.. Туганнар!..
Евтушенко. Иван! Ах син, эт койрыгы... Нишлисең син монда?
Шадрин. Менә сезнең белән сугышырга җыендым.
Евтушенко. Ни сөйлйсен син... Без бит үзебезнекеләр.
Шадрин. Без дә үзебезнекеләр.
Лопухов. Тукта, Шадрин. Шаяруларыңны калдырып тор. Без туп-туры әйтәбез — Керенскийдан баш тартабыз без. Советларны якларга китәбез. Әгәр үткәрмисез икән, сугышабыз.
Матрос Дымов керә. Шадрин Евтушенко белән кочаклаша.
Д ы м о в. Пехота, мин монда сезнең йодрык сугышы мәллә дип торам, ә сез кочаклашып үбешәсез имеш. Җитәр үбешергә, пехота!
Лопухов. Ничек соң син бо- лай, Шадрин? Ә, өй ничек соң?
Шадрин. Өйне күрәсең, нинди булып чыкты...
Л о п у'х о в. Ә кем командасын тыңлый Шадрин?
Шадрин. Хәзер мин үзем команда бирәм. Киттек штабка. Солдатлар белән Чибисов керә.
Чибисов. Иптәшләр! Без Гатчинага юл тотабыз! Мир өчен, җир өчен, эшче крестьян власте өчен!
Финал
Смольный. Солдатлар, кызылгвараеецлар, матрослар, халык. Ленин речь сөйли.
Ленин. Мин сезгә үзем белән булып үткән вакыйганы сөйлим. Бу эш Финляндия тимер юлындагы бер вагонда булды, анда миңа берничә фин белән бер карчык арасында
42 Н. Погоди
барган сөйләшүне ишетергә туры) килде. Ул карчык анда мондый •фикер әйтте: «Хәзер мылтык тог- кан кешедән куркырга кирәкми. Урманга барган чагында мина бер мылтыклы кеше очрады һәм, мин җыйган чыбык-чабыкны тартып -аласы урында, ул миңа үзе өстәп биреп җибәрде». Бу сүзләрне ишеткәч, мин үземә үзем болан дидем: йөзләрчә газеталар. — алар ничек кенә дип аталмасын—социалистик, дипме, социалистикка якын яки башкача дипме, — йөзләрчә гадәттән тыш шәп тавышлар безгә «диктаторлар» дип. «көчләүчеләр» дип Ъәм башка сүзләр белән кычкыра бирсеннәр, — без шуны беләбез, калык массалары эчейдә хәзер икенче тавыш күтәрелә. Алар үз- үзләренә әйтәләр: хәзер мылтыклы кешедән куркырга кирәкми, чөнки ул хезмәт ияләрен яклый һәм ул эксплоататорлар хакимлеген басу өшендә рәхимсез булачак, диләр. Менә нәрсәне сизгән халык, менә аи өчен гади, мәгърифәтсез кешеләр алып бара торган агитация җи- ^елгесез. Эшчеләр һәм крестьяннар хәзергә «кыюсыз»лар әле, алар әле үзләренең хәзер инде хаким сыйныф булуларына иләшеп җитмәгәннәр. Гомер буйларына ачлыкта һәм нужада яшәү аркасында таяк астында эшләргә мәҗбүр булып килгән миллионнарча һәм миллионнарча кешеләрдә бу сыйфатларны власть алышыну белән кинәт кенә тудыру мөмкин түгел. Ләкин Октябрь революциясенең көче дә, аның яшәүчәнлеге һәм аның кирәклегенең мәҗбүри булуы да шундый ки, ул бу сыйфатларны уята, иске киртәләрне җимерә, тузан тышауларны өзә, хезмәг ияләрен үз ихтыярлары белән яңа тормыш иҗат итү юлына чыгара. Совет респуб-ликасы бөтен дөнья каршында озак вакытлар үрнәк булып торачак. Безнең социалистик советлар республикасы, халыкара социализмның факелы буларак, нык торыр. Тегендә — кыйнаш, сугыш, каи кою, миллионнарча кешеләрнен корбан булуы, капитал эксплоата- ниясе. Монда — чын тынычлык политикасы һәм социалистик Советлар республикасы!
М. Әмяр тәрҗемәсе.