„КУРАЙ"**
1946 нчы елның 9 февралендә Москва
шәһәре Сталинский Сайлау Округы
сайлаучыларының сайлау алды
җыелышында сөйләгән речендә иптәш
Сталин Бөек Ватан сугышы турында
тукталып, болай дигән иде: «Ләкин сугыш
нәләт кенә түгел иде. Шуның белән бергә
ул халыкның барлык көчләренә гаять зур
сынау һәм тикшерү мәктәбе булды».
Иптәш Сталинның бу сүзләре кешеләр
рухының инженерлары булган безнең
шагыйрьләргә дә карый. Алар туган ил
куркыныч алдында торган иң авыр
көннәрдә читтән пассив күзәтүче булып
кына калмадылар, халык белән бергә
булдылар, социалистик Ватаннын
азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган бу
гадел сугышка актив катнаштылар,
халкыбызның бетмәс- төкәнмәс мораль
** Әхмәт Исхак әсәре. Татгосиздат басмасы. 1946 ел. Редакторы Ш. Маннур.
көчен, батырлыгын җырладылар, мәкерле,
дошманны тар-мар итүгә булыштылар.
«Кургш» 139
Татар совет поэзиясенең күренекле
бер вәкиле булган шагыйрь Әхмәт Исхак
та бу сынау, тикшерү мәктәбен сугышчы
һәм җырчы булып үтте. 1939 елда үзенең
«Туплау» исемле шигырендә:
«Кара болыг күкрәп куерганда < Кешелекнең
күге өстенә, Бөек туплау сезнең барчагызга
Игълан итәм бүген .мин менә.
Әй, уйларым! Утлы җырлар булып,
йөрәкләрне үтеп чыгыгыз.
Җиңелмәс һәм сынмас корал булып,
Көрәшләргә әзер торыгыз!» —
дип уйларын һәм җырларын сафка
тезелергә чакырып, аларга туплау,
мобилизация игълан итсә, Ватан
сугышының кызган чагында халыкның
патриотик хисләрен, тойгыларын
чагылдырган эпик поэма һәм күпләгән
лирик шигырьләрен язды. 194!—46 нчы
еллар арасында басылып чыккан «Ант»,
«Петр Новиков турында җыр», «Курай»
җыентыклары аның иҗат эшчәнле- генең
активлыгы турында сөйлиләр.
«Курай» җыентыгы нигездә авторның
Ватан сугышы тематикасына язылган
шигырьләрен эченә алган.
һәртөрле вакыйгаларга бай булган
сугыш еллары шагыйрь иҗатын тематик
яктан гына төрләндереп калмадылар, яңа
хисләр, яңа кичерешләр белән дә
баеттылар. Ул хисләр, ул кичерешләр
немец басып алучыларына каршы бердәм
күтәрелгән совет халыкларының уртак
хисләре, уртак кичерешләре иделәр.
1941 нче елның көзе. Кызыл Армия
актив оборона сугышла-е рыннан соң,
илебезнең көнбатыш өлкәләрен
вакытлыча калдырырга мәҗбүр була.
Дошман авылларны һәм шәһәрләрне
яндырып килүендә дәвам итә, ул Советлар
Союзының башкаласы Москвага
якынлаша. Халкыбызның Октябрь
көннәрендә яулап алган казанышларын,
азатлыгын, бәхетле тормышын юк итәргә
тели. Шундый авыр вакытта Кызыл
Мәйдан буйлап, Ленин мавзолее яныннан,
җиңеп чыгуларына нык ышанган совет
яшьләре — совет солдатлары узалар һәм
сүзсез генә ант итәләр:
«Тыныч бул син. даһи! — көрәштәшең һәм
шәкертең безнең арада, Чигенүне белми,
данлы эшең Алып бара алга һаман да.
Кешелекнең явыз дошманнарын Без
чыгарбыз җиңеп ул барда. Борчылма син:
данлы ал байрагың ышанычлы һәм нык
кулларда!» («Мавзолей янында»)
Рус, украин, белорусе егетләре белән
беррәттән ул сафларда татарстан уллары
да атлап баралар:
«Чагылдырып бөтен илнең уен, һәм калдырып
туган идел буен, Мылтыкларны алып батыр
кулга. Юнәлдегез, дуслар, бөек юлга».
(«Татарстан уллары»)
Әйе, «Изге теләк теләп» озатып калган
ата-аналарның һәм яшь сабыйларның
өметләре үтәлер. Ленин —. Сталин
байрагы астында ныгыган халыклар
дуслыгын җимерү мөмкин түгел!
Шагыйрь сугышны читләтеп узмый, ул
безне сугышның алдынгы сызыгына алып
керә, чөнки туган илнең* язмышы шунда
хәл ителә. Эчке тойгыларга аеруча бай
булган «һөҗүмгә барганда» дигән ши-
гырендә автор Ватан интересы барыннан
да кадерлерәк, зуррак — дигән фикерне
әйтә:
«— Сугышыгыз! — диеп, корал бирде
Безнең кулга Ватан — анабыз;
Без куркуны белми, я үләргә.
Я җиңәргә! — диеп барабыз!»
(«һөҗүмгә барганда»)'
Аякка ияргән сутлы балчык та, шинель
итәгеннән тарткан чытырманлык та, юлны
бүлеп яткан тирән, киң елгалар да безнең
алга баруыбызга киртә була алмый.
Җиңү корбансыз булмый, әлбәттә.
Авторның «Кабер янында», «Ялгыз нарат»
шигырьләре «Туган илнең хәтта бер
карышын» яклап
С. Хэки*
батырларча һәлак булган көрәштәшләрнең
мәңге онытылмаслык якты истәлекләре
турында сөйлиләр. Лларны укыганнан соң
күңелне боегу, эч пошыргыч кабер тын-
лыгы чолгап алмый, киресенчә, ул
батырларның үткән данлы юлына карап
сокланасың, аларның кабере алдында
ихтирам, хөрмәт белән баш иясең,
дошманнан тизрәк үч алырга ашыгасың.
Мондый шигырьләр укучыда оптимистик
хис уяталар, алар шул ягы белән безнең
өчен кыйммәтле дә.
Кабер яныннан узып барган юлчыга
эндәшеп, шагыйрь болай ди:
«Күргәнең дә синең булмагандыр Бу
кабернең бәлки хуҗасын. Синең өчен ләкин
шушы җирдә Кызганмыйча салды ул
башын. Бүгенге көн һәрдер сулышың өчен
Син бурычлы аның каршында Ни кадерле
булса сиңа, юлчы, Ул коткарып үлде
барысын да».
(«Кабер янында»)
Тик «Кабер хуҗасы» дигән сүзләрнең
бу урында уңышлы кулланылмавын әйтеп
китәргә кирәк. Ул сүзләрдә бераз кимсетү
дә, ирония дә бар кебек.
Москва һәм Сталинград астындагы,
аннан Курск дугасындагы тарихи
сугышларда төзәлмәслек яра алган Гитлер
армиясе безнең гаскәрләрнең бөтен фронт
буйлап алып барган һөҗүмен туктата
алмый. Тугандаш республикалар бер-бер
артлы азат ителә. Бу шатлыкны алдынгы
сызыкта сугышып йөргән солдаттан алып,
ерак тылда фронт өчен көчен аямыйча
хезмәт иткән ирләр дә, хатын-кызлар да
бер үк дәрәҗәдә кичерә, сугышның безнең
җиңү белән тәмам булуын көтеп куана. Өч
елга якын фашист итеге астында сык-
ранган Украинаны — Тарас Шев-
ченконың туган йортын да Совет Армиясе
коткарды, азат итте. Шагыйрь ул турыдагы
шатлыклы тойгыларын «Якты айлы...» дип
башланып киткән исемсез бер шигырендә
оста һәм матур итеп биргән:
«Якты зйлы, тын һәм җылы Украина төнендә
Язам сиңа шушы җырны Тәрәзәмнең төбендә».
Украина Шсвченконыц да, безнең
җырчыларның да үз өе, үз йорты ул.
Безнең тылыбыз фронт өчен кулдан
килгәннең барын да эшләде.
Гаскәрләребезне иң яхшы сугыш
кораллары, кием-салым һәм ашамлык
продуктлары белән җитәрлек: күләмдә
тәэмин итеп торды. Совет сугышчысы
кайда гына булмасын үз тылының
ныклыгын, какшамас' лыгын уйлап
горурланды, туган иленең аның турында
бер өзлексез кайгыртуын тойды. Шундый
илең булганда солдат өчен көзге яңгырлар
да, кышкы ачы бураннар да берни түгел.
Тик бер уй—Ватанны немец
бандаларыннан тазарту уе гына
канатландыра, җилкендерә.
«Котырынсын буран», «Казан*
шигырьләрендә Әхмәт Исхак безнең тыл
эшчеләренә мактау җырлый. Бу җырлар
коры пафос кына булмыйча, йөрәктән
кичерелеп, иҗтимагый югарылыкка
күтәрелеп,, үстерелеп бирелгәннәр.
«Ачы җилләр исә сызгырып. Бит кулларны
ялый кыздырып. ...Бүрекләрнең башта
җылысы, Кыска тупның йомшак йонлысы. .
Киез итек безнең аякта, Котырынсын буран
һәр якта.
Улап иссен карлы, бозлы җил.
Җылы бирә безгә туган ил.»
(«Котырынсын буран»К
Бөек тарихи җиңүне хәзерләүдә
шагыйрьнең туган йорты булган
Казанның да өлеше бар:
Үуган йортым! Тик бер теләк белән Яна
бүген зурың һәм1 кечең.
Дошманнарны тизрәк тар-мар итү һәм
багышлау шуңа бар көчен!»
ди ул «Казан» шигырендә.
Шагыйрьнең Советлар Союзы Герое
исемен өч тапкыр алган очучы Александр
Покрышкинга багышлаган «Бер
легенда»сын шигырьләре арасында иң
уңышлыларын- нан санар идем мин. Бу
легенда үзенең фикер ачыклыгы,
бөтенлеге,.
по
<Курай» 141
җыйнаклыгы, образлылыгы белән
аерылып тора.
«Ул төшергән саен күктән йөз кошны кагып, Төшә
булган күкрәгенә бер йолдыз тагып. Озак барган
сугыштан соц дошман юк булган, • Йолдызлар
белән егетнең күкрәге тулган».
Шагыйрьнең уңышлы шигырьләре
болар белән генә чикләнмиләр. Алар
янына «Тезлән, Германия», «Көтәм сине»,
«Сайлаучылар җыры», «Мәҗлес», «Өч
егет», «Бармаксыз малай», «Шаян Гали»,
В. Маяковский, К. Симонов һәм
Исаковскийдаи тәрҗемә ителгән
шигырьләрен дә өстәргә кирәк.
Әхмәт Исхак шигырьдә үзен иркен
тота, аның техникасыннан мөмкин кадәр
тулырак файдаланырга тырыша.
Шигырьнең эчтәлегенә карап, төрле
форма, төрле үлчәүләр куллана. Китапта
10-10, 9-9, 10-9, 8-7, 12-12 үлчәүләрендә
язылган шигырьләрне күп кенә очратырга
мөмкин. Мәсәлән, «Партизаннар җыры»
халык җыры формасында 8-7 үлчәвендә
язылган:
«Немец дигән еланнан
Калмас тиздән бер тузан: Башын кисә
Кызыл Гаскәр, Ә койрыгын — партизан».
(«Партизаннар җыры»).
ЯКИ:
«Киң Идел ярларында,
һәм Карпат тауларында,
Сагыну кичләрендә, Тар окоп эчләрендә
Яңгырады ул шаулап»
(«Халык җыры»)
Эчтәлеге белән бай, үткен, эшләнеше
белән гади һәм җиңел булган бу юллар
күңелдә тиз ятланып калалар. Форманың
төрләнүе укучыга ялыгырга ирек бирми,
шигырьдән биздерми.
Җыентыкта «Көндәлек дәфтәреннән»
дигән аерым бүлек бар. Бу бүлеккә
кертелгән шигырьләрне шагыйрьнең
уңышы дип булмый. Ул шигырьләрендә
автор үзенең шәхси ки черешләреннән
ерак китә алмаган. Ул Казан һәм Юдино
белән хушлашып Уралга, көнчыгышка
таба бара һәм «Көндәлегенә» яза:
«Безнең йөрәк белән бергәләшеп Җырлаган
күк тоела рельслар.
Без кайтырбыз командирлар булып,
Сакланыгыз анда, немецлар!»
(«Көнчыгышка»).
Фронтның үзенә, алдынгы ут сызыгына
баручы кеше шушы сүзләрне әйтсә, бу
табигый булыр иде әле. Ләкин фронттан
бөтенләй кире якка китеп баручының бу
рәвештә немецларга бармак янавына
укучының бер дә ышанып җитәсе килми.
«Өч мең километр!
Юк, күбрәк үттек инде без.
Ярым балчык,
Ярым таштан салган
Бер шәһәргә килеп җиттек без».
«Өч мең километр» үтү яки шәһәрнең
«ярым балчык, ярым таштан» булуын
санап чыгу нигә кирәк? Шигырьне ваклау
түгелме соң бу? Шигырьгә мондый
кирәксез артык йөк төяү аның кыйммәтен
фәкать киметә генә, эчтәлеген яр-
лыландыра гына.
« — Без укырга тиеш «Н> шәһәре» Шушы
инде менә, — диделәр.
Ярар инде, нәрсә эшләтәсең. Килгән икән,
кирәк торырга. Өйрәтерләр монда Ничек
итеп Дошманнарны тизрәк кырырга».
' («Н» шәһәре»).
Бу юллардан ниндидер чарасызлык һәм
пассивлык аңкып тора. Тиздән командир
булып чыгарга җыенган совет кешесенә бу
сыйфатлар характерлы түгел. Андый
сыйфатларга ия булган командир
немецларга бармак янаудан чыннан да
ерак китә алмас.
«Дуслар да бар, Иптәшләр дә булды.
Балалар һәм хатын гына юк».
(«Мин күңелсез булыр дигән идем»).
Инде хатын да булса дөнья кайгысы
бетте дип өстәргә генә калган.
«Көндәлек дәфтәреннән » монды й
куплетларны тагы да китерергә
142 С. Хэкни
мөмкин булыр иде. Башта ук әйтеп узган
фикерне, ягъни «Көнчыгышка», «Ы»
шәһәре», «Мин күңелсез булыр дигән
идем» һәм «Ату кырында»
шигырьләрендәге фикер ярлылыгын,
примитивлыкны исбат итү өчен
күрсәтелгән мисалларны җитәрлек дип
уйлыйм.
«Мин сагынмам дигән идем» ши-
гырендә шагыйрь яшьлегем кире кайтса,
мин аннан тулырак, башка- чарак
файдаланыр идем, ди.
«Тәҗрибә бар инде хәзер миндә, — Кайтса
иде әгәр узганым, Әрәм итмәс идем
мәгъиәсезгә Бер минутын хәтта мин аның!
Автор бәлки безнең яшьләребезгә,
яшьлектән миңа караганда да әйбәтрәк
файдаланып калыгыз, һәр минутын
көрәшкә багышлагыз, дип әйтергә
теләгәндер. Ләкин шигырьнең гомуми
барышыннан андый нәтиҗә чыгару кыен,
ул фикер укучыга барып җитми.
«Өлгермәдем юньләп картаерга Йөрәк инде
аны сагынды»
кебек юлларын укыганнан соң
шагыйрьнең узган яшьлеге өчен
борчылуын, көенүен генә күрәбез.
Шуңа ошашлы кимчелекләр һәм
җитешсезлекләр бу җыентыкның гомуми
художество бәясен төшермиләр. Ләкин
кимчелек — кимчелек булып кала, әлбәттә,
һәм автор аларны үзенең алдагы иҗатында
кабатламас дип ышанабыз.
Сүз ахырында җыентыкның техник
яктан һич тә канәгатьләнмәслек булып
чыгуын әйтергә кирәк: кәгазе начар,
тышкы оформлениесе ямьсез. Чыгарыла
торган китапларның, бигрәк тә матур
әдәбият әсәрләренең, техник
оформлениесе ягыннан да югары
сыйфатлы булулары өчен Татгосиздат
бөтен чараларны күрергә тиеш.