ХРОНИКА
СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА
ЯЗУЧЫ НС. ТИХОНОВНЫ БҮЛӘКЛӘҮ
Матур әдәбият өлкәсендәге күренекле
хезмәтләре өчен, тууына 50 яшь тулу уңае белән.
хөкүмәтебез күренекле рус язучысы Николаи
Семенович Тихоновны Хезмәт Кызыл Байрагы
ордены белән бүләкләде.
«РОССИЯ ӨСТЕНДӘ яктылык»
Шушы исемдә, Н. Погодинның «Кремль
курантлары» дигән пьесасы буенча, яңа
кинофильм хәзерләнә. Фильмның эчтәлеге,
пьесага караганда, бик нык киңәйтелгән. Яңадан
кертелгән эпизодлар Ленин һәм Сталинның
эшчәплекләрен тагын да тирәнрәк күрсәтүгә
багышланганнар. Тамашачы Ленинны авыл өендә,
эш бүлмәсендә. Дзержннскинның ятагы янында
күрәчәк.
Погодин сценарийсе берничә план буенча бара:
монда яңа совет дәүләте төзелү темасы, илнең
хуҗалыгын үзгәртеп кору те?дасы һәм совет
дәүләте эшлеклеләре- гсң алдан күрүчәнлеген
тасвирлау темасы бар.
В. И. Ленин образын РСФСР ның атказанган
артисты Н. Колесников, И. В. Сталин образын —
М. Геловани башкар'а. Инженер Забелин ролендә
Н. Охлопков уйный.
«СТАЛИН» ПОЭМАСЫ
Шушы көннәрдә Москвада, рус телендә. аерым
китап булып «Сталин» поэма- сы басылып чыкты.
Поэманың авторы — Георгий Леонидзе.
Грузинчадан рус теленә тәрҗемә итүче Сталин
премиясе лауреаты Николай Тихонов. Поэма бөек
юлбашчының балалык һәм яшьүсмер чаклары
турында сөйли.
ИҢ ЯХШЫ СОВЕТ ПЬЕСАЛАРЫНА БӨТЕНСОЮЗ КОНКУРСЫ
СССР Министрлар Советы янындагы Сәнгать
Эшләре Комитеты һәм Совет Язучылары Союзы,
драма театрлары һәм яшь тамашачылар театрлары
өчен, иң яхшы совет пьесасына конкурс игълан
иттеләр.
Конкурсның максаты — репертуарның мдея-
художество сыйфаты дәрәҗәсен күтәрү, совет
кешеләренең тормышын дөрес күрсәтә торган,
совет кешеләрен, совет яшьләрен коммунизм
рухында тәрбияли юрган совет пьесалары тудыру.
Хәзер Бөтенсоюз конкурсына пьесалар кабул
итү башланды. Конкурста совет язучылары һәм
СССР ның барлык теләгән гражданнары катнаша
алалар. Пьесалар Советлар Союзындагы теләсә
нинди халык телендә булырга мөмкин.
Конкурс ике турга бүленә. Беренче тур
союздаш республикаларда, икенчесе Москвада
үткәрелә. Республикаларның үз жюриләре төзелә.
Алар иң яхшы пьесалар өчен үзләреннән
премияләр һәм бүләкләр билгеләргә хаклылар.
Бөтенсоюз жюрие 25 мең сумнан 50 мең сумга
кадәр алты премия бирәчәк.
Беренче турга пьесалар тапшыруның ин соңгы
срогы итеп 1947 елның 15 июне, икенче турга —
15 август билгеләнде. Конкурсның соңгы
нәтиҗәләре 1947 елның 1 октябренкан да соңга
калмыйча игълан ителәчәк.
ДРАМАТУРГЛАРНЫҢ КОНФЕРЕНЦИЯ-СЕМИ Н АРЫ
Декабрь аенда Москвада, Совет Язучылары
Союзында, РСФСР ның өлкәләреннән һәм
автономияле республикаларыннан килгән
драматургларның конференция- семинары булып
үтте. Конференциядә «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең
партияле- ^еге турында Ленин — Сталии өйрәтүлә-
ре» (Б. Яковлев), «Сәнгатьтә һәм әдәбиятта
социалистик реализм» (М. Добрынин),
«Драматургиядә социалистик реа- тизм» (М.
Григорьев). «Совет драматургиясендә геройның
тууы һәм үсеше» (И. Альтман), «Хәзерге Совет
лраматур- гиясеиең иҗади процесслары һәм
ВК1ЦО) Үзәк Комитеты карарлары яктылыгында
аның бурычлары» (И. Чичеров) дигән темаларда
лекцияләр булды.
Кбиференциягә катнашучылар Н. Погодин, В.
Соловьев, К. Симонов, В. Катам һ. б. иптәшләр
белән очраштылар.
Лекция’ һәм докладлардан тыш конференциядә
РСФСР ның өлкәләреннән һәм автономияле
республикалардан килгән драматургларның
пьесаларын так- шерү булды.
Татарстаннан бу конференциядә Драм3.’
тургларыбыз Нәкый Исәнбәт һәм Мир'" Әмир
иптәшләр катнаштылар.
Хроника 151
ССС5> ХАЛЫКЛАРЫ ТЕАТРЛАРЫНЫҢ
Москвада сәнгатьләр тарихы Институты
тарафыннан оештырылган фәнни сессия булып
үтте. Сессия СССР халыклары театрларының
тарихын өйрәнүгә багышланган иде.
СССР Фәннәр Академиясенең сәнгатьләр 1арихы
Институты директоры академик И. Грабарьның
кереш сүзеннән соң, Г. Гбян Советлар Союзы
халыклары театрларының тарихын өйрәнү турында
доклад ясады. Аннары сәнгатьләр тарихы
Институтының, рус театры тарихын төзү буенча,
тәҗрибәсе тыңланды.
>Икенче көнне «XX йөз башында Әзер- байҗан
революцион-демократик театры»,
ТАРИХЫ БУЕНЧА ФӘННИ СЕССИЯ
«1850 нче елларда Константинопольдә әрмән
театры һәм Төркиядә әрмәннәрнең милли-азатлык
көрәше», «Эстон театрының немец
колонизаторларына каршы көрәштә формалашуы»,
«Казах драма театрының тууы» һәм, «Үзешчәнлек
сәнгать түгәрәкләреннән — профессиональ
төркмән театрына» дигән хезмәтләрдән аерым
бүлекләр укылды.
Сессиянең өченче көне әрмән театрының 2.000
еллыгына һәм Украина һәм рус театрларының
тарихи бәйләнешләре турындагы докладка
багышланган иде.
Сессиягә Татарстаннан Гази,- Кашшаф һәм А.
Гомәр иптәшләр катнаштылар.
«ФӘРХАД ҺӘМ ШИРИН» ГРУЗИН ТЕЛЕНДӘ
Тбилисида бөек үзбәк шагыйре Алишер
Нәваиның «Фәрхад һәм Ширин» дигән мәшһүр
поэмасы грузин телендә басылып чиккан.
Поэманы грузин шагыйрьләреннән К. Чпчинадзе,
И. Мосашвили, А- Абаше- ли, Гр. Абашидзе һәм
башкалар тәрҗемә иткәннәр.
РУС ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ГЫЙЛЬМИ ГРАММАТИКАСЫ
СССР Фәннәр Академиясенең рус теле
Институты «Рус теленең гыйльми грамма-
гмкасы»ның 1 нче томын хәзерләде. Бу зур
хезмәтне СССР Фәннәр Академиясенең член-
корреспонденты Е. Истрина редакцияләгән.
Беренче томга фонетикага һәм морфологиягә
багышланган бүлекләр урнаштырылган.
ТАТАРСТАНДА^
ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРГӘ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘЛӘРГӘ КОНКУРС
Бөек Октябрь социалистик революциясенең,
XXX еллыгы уңае белән һәм совет әдәбиятын,
ТАССР язучыларының иҗатларын тагын да үстерү
максаты белән, Татарстан совет язучылары союзы
һәм Татгосиздат зур күләмдәге иң яхшы әдәби
әсәрләргә (романнар, повестьлар һәм поэмаларга)
ачык конкурс игълан итәләр.
Берүк вакытта рус теленнән татар теленә һәм
татар теленнән рус теленә ясалган иң яхшы
тәрҗемәләргә ачык конкурс игълан ителә.
I. ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БУЕНЧА КОНКУРС ШАРТЛАРЫ
1. Илебезне социалистик нигездә яңа баштан
коруга, аның экономикасы, культурны һәм фәне
чәчәк атуын күрсәтүгә; рус халкының татар халкы
һәм Россиядәге башка халыклар белән берлектә чит
ил баскыннарына каршы, царизмга һәм алпавытлар,
капиталистлар изүенә каршы көрәшен күрсәтүгә;
бөек Ватан сугышы ел.тлрында совет халкының
фронттагы һәм тылдагы батырлыкларын күрсәтүгә;
сталинчыл яңа бишьеллык бурычларын үтәү өчен
көрәштә совет халкынңң хезмәт батырлыгын
күрсәтүгә һ. б. аеруча игътибар ителергә тиеш.
2. Әсәрләрнең кулъязмалары бер экзем-
плярда, машинкада басылган килеш, «Конкурс
өчен» дигән язу белән Татгосиздатка тапшырыла.
3. Конкурска тапшырылган әсәрләр, жюри
карарына кадәр, өлешчә яки тулы- сынча газета-
журналларда басыла алалар.
4. Кулъязмаларны тапшыруның соңгы срогы
итеп, 1947 елның 1 сентябре билгеләнә, премияләр
билгеләү 1947 елның 1 ноябре на кадәр булачак.
5. Иң яхшы әсәрләр өчен алты премия
билгеләнә:
I. 30 мең сум күләмендә бер премия, И. 20 мең
сум күләмендә ике премия.
* III. 10 мең сум күләмендә өч премия.
152 Хроника
П. КЛАССИК ҺӘМ СОВЕТ
ТӘРҖЕМӘЛӘРЕНӘ
1. Тәрҗемә өчен рус һәм татар классик һәм
совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре сайланган
булырга тиеш.
2. Тәрҗемәләр машинкада басылган килеш,
«Конкурс өчен* дигән язу белән, Татгосиздатка
тапшырылалар.
3. Конкурска тапшырылган тәрҗемәләр, жюри
карарына кадор, газета-журналларда өлешчә яки
тулысынча басыла алалар.
4. Кулъязмаларны тапшыруның соңгы срогы
итеп 1947 елның 1 сентябре, премияләрне билгеләү
—• 1947 елның 1 ноябре билгеләнә.
Иң яхшы тәрҗемәләр өчен алты премия
билгеләнә:
I. 10 мең сум күләмендә ике премия.
II. 7,5 мең сум күләмендә ике премия.
III. 5 мең сум күләмендә пке премия.
оүләкләнгән әсәрләргә һәм тәрҗемәләргә,
басылган вакытта, тиешле булган автор гонорары
түләнәчәк.
Тәрҗемәләр өчен билгеләнгән әсәрләрнең
нсемлеге аерым игълан ителәчәк.
САЙЛАУЛАР
Татарстан Совет Язучылары РСФСР һәм ТАССР
Верховный Советларына сайлаулар кампаниясенә
актив рәвештә катнашалар. Язучылар союзы
правлениесе һәм партия оешмасы сайлаучылар
арасында эшләү өчен, язучылардан өч агитбригада
төзеде. Агитбригадаларга М. Садрн, М. Ногман һәм
С. Хәким иптәшләр җитәкчелек итәләр. Бу
бригадалар агитпунктларда, заводларда һәм
фабрикаларда чыгышлар ясыйлар. Берничә тапкыр
язучыларның, сайлауларга багышланган әсәрләре
белән, радио аша чыгышлары булда.
Татарстан АССР ның Верховный Советына
сайлаулар буенча Округ сайлау ко-
Жюри составы түбәндәге иптәшләрдән тора:
С. Батыер. (жюри председателе) — ТАССР
Министрлар Советы Председателе урынбасары.
К- Фасеев — ВКП(б) ның Татарстой Өлкә
Комитетыннан.
3. Тинчурин — Татгосиздаттан.
Г. Кашшаф — Татарстан Совет Язучылары
Союзыннан.
Й. Пехтелев — Татарстан Совет Язучылары
Союзыннан.
Г. Халит — СССР Фәннәр Академиясе Казан
филиалының тел, әдәбият һәм тарих
институтыннан.
М. Гайнуллин — СССР Фәннәр Академиясе
Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих
институтыннан.
Г. Усманов (Иделле) — «Совет әдәбияты»
журналының җаваплы редакторы.
AV. Юскаева — ВЛКСМ ның Татарстан Өлкә
Комитетыннан.
А. Гумеров (жюриның җаваплы секретаре) —
Татгосиздаттан.
АЛДЫННАН
миссияләренә язгучгылардан Г. Разж К. Нәҗми, Г.
Кашшаф иптәшләр күрсәтелделәр.
Күптән түгел генә татар язучыларынык «Бөек
еллар тавышы» дигән әдәби җыентыгы чыкты. Бу
җыентыкка Ватан турында, Сталин турында,
Конституция турында хикәяләр, шигырьләр
тупл»анган.
СССР Верховный Советы депутаты шагыйрь
Әхмәт Ерикәй Казанның Бауман районы
сайлаучылары белән очрашты. Ул сайлаучыларга
совет санлау системасы турында сөйләде, аннары
Австриягә һәм Чехословакиягә бару истәлекләре
белән уртаклашты. Ахырдан үзенең Сталинга
багышланган шигырьләрен укыда.
КАЗАНДА НЕКРАСОВ КӨННӘРЕ
7 декабрьда Казанның Зур драма театры
бинасында бөек рус шагыйре Николай Алексеевич
Некрасовның тууына 125 ел тулуга багышланган
тантаналы утырыш булды.
Утырыш язучы Г. Кашшафның суз башы белән
ачылды. Филология фәннәре кандидаты, Педагогия
институты доценты И. Пехтелев бөек шагыйрьнең
иҗатына ба-
ТАКТАШ
8 декабрьда татар халкының күренекле
шагыйре Һади Такташның үлүенә 15 ел тулды. Бу
көнне Татарстан хезмәт ияләре киң рәвештә искә
алып үттеләр.
Татарстан совет язучыларының Тукай гышлап,
доклад ясады.
Шул ук көннәрдә Казанның югары уку
йортларында, Горбунов исемендәге заводта, Ленин
исемендәге заводның Культур! сараенда,
Пионерлар Йортында, мәктәпләрдә һәм Суворов
мәктәпләрендә Некрасовка багышланган
докладлар, лекцияләр, әдәби кичәләр булып үтте.
КӨННӘРЕ
исемендәге клубында һ. Такташка багыш ланган
зур кичә булды. Кичәдә Хәсән Хәйри иптәш Һади
Такташның иҗаты турында доклад ясады.
Соңыннан артистлар һәм җырчылар Такташның
шигырьләре!
ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ
КОНКУРС ШАРТЛАРЫ:
Хроника 153
укыдылар, аның шигырьләренә язылган һәм ул
яраткан көйләрне башкардылар.
Шулай ук, Такташ истәлегенә багыш-' лангап әдәби
кичәләр Казанның В. И. Ленин исемендәге Дәүләт
Университетында, Педагогия институтында, өлкәне
өйрәнү музеенда, Татар дәүләт филармониясендә һәм
мәктәпләрдә дә үттеләр.
Алабугадагы укытучылар институтының
БЕРЛИНДА ТАКТАШНЫ
Татар халкының сөекле шагыйре Һади
Такташның үлүенә 15 ел тулган көнне ' Берлинда
татар сугышчылары шагыйрьне искә алу кичәсе
үткәрделәр.
Кичәне гвардия сержанты Сираҗетдинов ачты
һәм шагыйрь иҗаты» турында доклад ясады.
Әдәби кичәнең икенче бүлегендә' ефрейтор
Ягъфаров Һади Такташның «Атлы сугышчыга» һәм
«Байрак тегәбез» исемле шигырьләрен, сержант
Узбеков «Мокамай»
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
Ноябрь һәм декабрь айларында язучыларның
секцияләре үзләренең эшләрен җәелдереп
җибәрделәр.
Шагыйрьләр секциясендә Гали Хуҗиның
«Идел хикәясе» исемле поэмасы тикшерелде. Поэма
Ленинның яшь чагын сурәтләүгә багышланган. Сүз
алып сөйләүчеләрдән Г. Кашшаф, С. Хәким, Н.
Дәүли, М. Садри һәм башкалар шагыйрьнең зур һәм
җаваплы тема күтәрүен әйттеләр, поэманың 'яхшы
язылган урыннарын күрсәттеләр һәм төзәтү өчен Г.
Хуҗига байтак киңәшләр бирделәр.
Шагыйрьләр секциясенең икенче утырышы
эстрада репертуарын тикшерүгә багышланган иде.
Бу турыда радиокомнтет- ның музыка секторы
җитәкчесе Зәйнәп Хәйруллина иптәш доклад ясап,
безнең җыр текстларының җитешсезлекләре, яр-
лылыгы турында әйтте һәм шагыйрьләрне яца
җырлар тудыруга чакырды.
Секциягә шагыйрьләрдән башка композитор ДА.
Мозаффаров, җырчылардан С- Әхмәдуллина һәм
Эминова иптәшләр катнаштылар.
Шагыйрьләр секциясенең өченче утырышында
доцент Л. Җәләй иптәш «Татар шигъриятенең тел
байлыгы» — дигән темада доклад ясады. Фәнни
тикшеренү нәтиҗәсе булган бу доклад
шагыйрьләрне гаять кызыксындырды. Л. Җәләй
иптәш үзенең фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә Г
Тукайның шигъри тел байлыгы С. Рә- миевләрдән,
Дәрдемәндләрдән һәм башкалардан өстен дигән
фикергә килә.
Октябрь революциясеннән соң безнең шигъри тел
байлыгыбыз тагын да үсә төшкән. Моның шулай
икәнен докладчы
шигырен укыдылар. Лейтенант СафнуллиЯ
аккордионда «Урман кызы» көенә уйнады, аның
иптәше Суфия аккордионга кушылып шул көйгә
җырлады. Кичәгә катнашучылар «Киләчәккә
хатлар»ны зур күтәренкелек белән тыңладылар.
Туган илдән читтә, җиңелгән Берлинда, бөек
шагыйрьне хөрмәт белән искә алу кичәсе
тыңлаучыларда көчле тәэсир кал- Дырды. -i Ч
СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
үзенең һ. Такташ, М. Җәлил, III. Маннур һәм башка
шагыйрьләрнең шигырьләрен тикшерү нәтиҗәләре белән
күрсәтте.
Драматурглар секциясендә Р. Ишморат
иптәшнең «Бүләк» исемле ике пәрдәлек пьесасы
укылды. Бу пьеса үзешчәнлек сәнгать түгәрәкләре
әчеп язылган һәм . производство темасын яктырта,
совет кешеләренең үсүен, патриотик сыйфатларын
күрсәтә.
Сүз алып сөйләүче Т. Гыйззәт, Н. Исән- z бәт, Г.
Иделле, Ә. Камал иптәшләр пьеса ны яхшы дип
таптылар.
Драматурглар секциясенең икенче утырышында
Г. Галиевнец «Машина кузгатты» исемле өч пәрдәле
пьесасы укылды. Пьеса колхоз тормышына
багышланган. Г. Иделле, X. Җәмил, А. Әхмәт, Н.
Исәнбәт, X. Садри иптәшләр пьесаны нигездә яхшы
дип табып, кайбер урыннарын төзәтү өчен, язучыга
киңәшләр бирделәр.
Драматургларның өченче утырышында Салих
Батталның «Хезмәт көне» исемле w өч пәрдәлек пьесасы
укылды. Пьеса колхоз тормышын сурәтли, ләкин автор кол-
хозчылар арасында иҗаби образларны таба алмаган, бары
тик тискәре образларны гына күрсәткән. Секциядә
катнашучылар бу пьесаның уңышсыз әсәр икәнен әйттеләр.
Прозаиклар секциясендә Афзал Шамов- ның «Миннур
карт» исемле яңа хикәясе укылды. Хикәя тыңлаучыларда
яхшы тәэсир калдырды. Колхозчы Миннур карт образы
үзенең бөтен катлаулылыгы белән- тасвирланган. Бу хикәя
журналыбызның шушы санында басыла.
татар теле һәм әдәбияты кафедрасы шагыйрь Һади
Такташ иҗатына багыш лангаи фәнни сессия
үткәрде.
Сессиядә «Такташ совет әдәбиятының,
идеялелеге өчен ялкынлы көрәшче» дигән темага
доцент Фәйзуллина, «Такташ һәм балалар
әдәбияты» темасына Исмәгый- лова, «Такташның
шигъри теле» темасына Җәмилев иптәшләр
докладлар ясадылар. .
\
ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ
lo< Хроника
Яшь язучылар секцнясендо Эдип Маликов һәм
М. Мөнир иптәшләрнең, яна шигырьләре укылды.
Сүз алып сөйләүчеләр, О Малнковның үз шигъри
юлый табарга омтылуын әйтү белән бергә, яшь
шагыйрьгә үз иҗаты өстендә нык эшләргә һәм
өйрәнергә кирәклеген күрсәттеләр.
Мөнир иптәшнең кайбер шигырьләрендәге
примитивлык, ашыгучанлык тәнкыйть ителде.
Яшь язучылар секциясенең икенче уты-
рышында танылган язучыларыбыздан Ибра й Гази
«Яшь язучылар, аларнык иҗатлары һәм
бурычлары» дигән темада доклад ясады. Утырыш
бик җанлы үтте. Аңа барлыгы 45 кеше катнашты.
БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА КОНКУРСНЫҢ ИКЕНЧЕ ТУРЫ ТӘМАМ
БУЛДЫ
Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Язучылар
Союзы тарафыннан оештырылган балалар әдәбияты
конкурсының икенче туры тәмам булды
Икенче турга барлыгы 27 әсәр килгән иде. Шу
лардан биш әсәр бүләкләнүгә лаек табылды. Беренче
һәм икенче премияләр беркемгә дә бирелми
калдылар. Өч өченче премия «Ак төннәр» повесте
өчен Г. Әпсә- ләмовка, «Миләүшә китабы»ннан
«Сөекле рәсем». «Яхшы бел», сАккош күле», «Әйтеп
кара» шигырьләре өчен Ш. Маннурга, «Безнең әтәч»,
«Бака», «Гөлләрем», «Болыт килә». «Сиңа кайттык,
мәктәп» шигырьләре өчен Әнәс Карига бирелде. Г.
Лотфи иптәшкә «Кеше көчле» әсәре өчен. Җәүдәт һәм
Әмин Тәрҗемановларга «Киләчәккә сәяхәт» исемле
әсәр өчен кызыксындыру премияләре бирелде.
Шул уңай белән Мәгариф Министры иптәш
Контюков йомгаклау утырышы үткәрде. Үзенең
кереш сүзендә иптәш Контюков, безнең язу
чыларыбызның балалар әдәбиятын яхшы сыйфатлы
итеп, алга таб1 үстерүгә омтылыш ясауларын
күрсәтте.
Утырышта катнашучылар үзләренең чы-
гышларында балалар әдәбиятын үстерүнең төя
чараларына кагылып үттеләр.
Комсомол Өлкә Комитеты вәкиле иптәш
Бибарсова, балалар әдәбияты өлкәсендә
БАЛЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ
16 нчы декабрьда Татгосиздатта балалар
язучылары, художниклар һәм балалар бакчасы
эшчеләренең киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә
язучылардан: Ш. Маннур, Г- Гобәй, Г. Иделле, Ш.
Мөдәррис, А. Әхмәт, Җ. Тәрҗеманов, Д. Аппакова, С-
Әдһәмо- ва, К. Ишукова, X. Шабан иптәшләр, ху-
дожниклардан Б. Алъменов, Н. Арсланов. Ш.
Мөхәмәтҗанов, комсомол һәм мәктәпкәчә тәрбия
эшчеләреинән Бибарсова, Козлова, Хуҗиханова һәм
башкалар катнаштылар.
Татгосиздатның яшьләр-балалар секторының
өлкән редакторы А. Әхм<эт һәм язучы Г. Гобәй
иптәшләр 1946 нчы елны Татгосиздат тарафыннан
басып чыгарылган нәниләр китапларына обзор
ясадылар. 1946 нчы елны Татгосиздат нәниләр өчен
19 әсәр басып чыгарган. Шу ларның 15 е эшләп
килүче язучыларның әле җитәрлек киң тәҗрибәләре
булмавын, мәктәп, балалар бакчалары, пионер
клублары шикелле урыннарга еш йөрмәүләре
аркасында андагы тәртипләрне белмәүләре, язган
әсәрләрендә балаларшдң үз дөньялары тулысымча
чагылмавын әйтте.
Методика кабинеты эшчесе иптәш Козлова
мәктәпкәчә яшьтәге балалар әдәбиятының аеруча аз
булуын әйтте.
Ш. Маннур хәзерге балалар әдәбиятында
безнең совет морале нык чагылырга тиеш, диде.
Баланы яхшы әхлаклы, ата-анага, укытучыга һәм
үзеннән олыларга ихтирамлы итеп тәрбияләргә
кирәклеген сөйләде.
К. Нәҗми хәзерге көндә Казан хезмәт ияләре
балалары өчен татарча театр тудыру кирәклеген
һәм моның өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын
әйтте.
Башка иптәшләр Татгосиздатның балалар
өчен бик .аз китаплар, чыгаруын, бу мөһим
өлкәгә җитәрлек әһәмият бирмәвен әйттеләр.
Киләчәктә совет балалар әдәбиятын тагын да
үстерү өчен һәм безнең яшь буын- нн советча
тәрбияләүдә идея һәм художество ягыннан
югары сыйфатлы әсәрләр гудыру өчен. Бөек
Октябрьның 30 еллыгына яңа конкурс оештыру
турында тәкъдим кертелде.
БУЕНЧА КИҢӘШМӘ татар телендә, 4 се рус
телендә. Болар арасында Г. Тукай шигырьләре,
күренекле совет язучысы К- Нәҗминең «Купшы
әтәч», «Урманда» һәм «Кызыклы хэл> и земле
әсәрләре, балалар язучыларыннач С.
Әдһәмованың «Чыпчык һәм песи> исемле әсәре,
Крылов мәсәлләре һәч татар халык әкиятләре,
табышмаклары бар.
Докладчылар һәм шулай ук сүз алып
сөйләүчеләр нәниләр өчен чыккан әсәрләрнең
балаларны тәрбияләүдә зур рольләрен әйтү
белән бергә, бу китапларның техник
оформлениеләре бик түбән икәнлегенә
тукталдылар.
Киңәшмәдә катнашучылар нәниләр өчен
булган китапчыкларның төрле буяу белан
бизәлеп чыгарылуын теләделәр.
Хроника 155
КҮРЕНЕКЛЕ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ЯҢА КУЛЪЯЗМАЛАРЫ
Казак университетының фәнни китапханәсендә
кулъязмаларны тикшергән чакта Г. Туканның, Ф.
Әмирханның һәм С. Рәмиевнең .моңа кадәр
билгеле булмаган кулъязмалары табылды.
Тукан үзенең хатын Габдрахман исемле кешегә
яза. Бу кеше Әхмәгг бай Хөсәе- говкың асрауга
алган улы Габдрахман Дәүләтшин булса кирәк.
Тукай хатында болап ди:
«Хөрмәтле Габдрахман әфәнде!
Мин сезгә актык мәртәбә мөрәҗәгать итәм: әгәр
сездә миңа тиешле акча, үзегез әйткәнчә, беткән
булса да, пожалуйста, сез хәзер 25 сум акча биреп
җибәрегез эле. Мин сезгә вәгъдәм буенча тиздән
бер китап бирермен.
Ушбу көннәрдә Оренбургка хат яздым. Анда
барсам, баргач та акчагызны җибәрермен. китап та
минем өстә калыр.
Китап басылып беткәч, Сабахтан үзегез күпме
барын алырсыз. Әле Гыйльметдиннән дә алачак
бар. Пожалуйста, кире какмагыз. Бер җәйге пальто
алмакчы идем бу көннәрдә.
1908 ел, 9 июнь. Г. Тукаев.»
Ф. Әмирхан кулъязмасы, аның «Әльис- лах»
газетасында секретарь булып эшләгән чорына туры
килә. Кулъязма газетаның материаль торышы
белән бәйләнгән.
С. Рәмиевнең кулъязмасы өч хат һәм
автографтан гыйбарәт.
С. Рәмнев бер хатында, «Пнзамлы мәдрәсә» һәм
«Мәдрәсәи Хөсәйния» дигән ике әсәрен Г.
Хөсәенов һәм Г. Гобәйдуллиннарга 40 сумга
сатканлыгын әйтә һәм шушы 40 сум хисабына
кирәк булганда хәрефләр төзәтергә, тәрҗемәләр
ясарга ярдәм итәргә вәгъдә бирә.