ИСТӘЛЕКЛӘР
А. С. АЛЛИЛУЕВА
1946 елда Москвада А. С. Аллилуеваның .Истәлекләр' дигән китабы басылып чыкты. Бу китап — революционерлыр гаиләсенең, большевиклар партиясенең күренекле эшлеклеләренең тормышларын һәм көрәшләрен тасвир иткән гүзәл язмалар.
,Истәлекләр' 19(Ю—W17 нче еллар арасындагы чорны, ягъни революцион социал- демократиянең тарихи мәйданда беренче чыгышларыннан алып, Октябрьның давыл, ы көннәрен ә аның тулы жипүснә кадәр чорны эченә ала.
Аллилусвлар гаиләсенең бөтен тормыш юлы большевиклар партиясе тарихы йелән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Гаилә башлыгы, слесарь Сергей Яковлевич Аллилуев 6 яшеннән партиядә эшли башлый. Аның хатыны Ольга hi геньевиа актив рәвештә подпольега катнаша. Уллары Федор һәм Павел, кызлары Анна һәм Надежда кече яшьтән революционерлар булып үсәләр.
Аллилусвлар капларда гына яшәмәсеннәр, аларның гаиләсе революционерларның даими очрашу урыннары була. Аларга партянеи күренекле эшлеклеләрс: Калинин. Крупская, Камо, Орджоникидзе, Шелгунов, Дубровинский һәм башка күпләр килеп йөриләр.
Аллилуевларда 1917 елда И. В. Сталин яши, июль көннәрендә аларның өендә В. И. Ленин яшеренеп тора. Бу тарихи квартирада Ленин һәм Сталин Октябрьның хәлиткеч көннәренә хәзерләнәләр.
»Истәлекләр“нец Аллилусвлар гаиләсенең даими кунагы булып торган И. В. Сталинга багышланган битләре гаять дәрәжәдә кыйммәтле.
А. С. Аллилуеваның яшь Coco (Сталин) турындагы беренче тәэссоратларыннан, шуннан соңгы еш очрашулардан һәм аралашулардан, дусларының истәлекләреннән большевиклар партиясенең, Октябрь революциясенең бөек оештыручылары һәм даһи житәкчеләр Ленинның һәм Сталинның образлары туа.
Журналыбызның бу санында без A. С. Аллилуеваның шул гүзәл мемуарларының Октябрь революциясенә хәзерлек һәм аның беренче көннәрен чагылдырган бүлекләрен урнаштырабыз.
Мартның беренче кичләре, миңа һәрвакытта да, башкаланың таныш урамнарын бөтенләй үзгәртеп җибәрәләр төсле күренә. Санкт- Петербургның, — хәзер инде без гны Петроград дип атыйбыз, — киң проспектларының кичке эңгер- меңгердә гадәттәгегә бөтенләй ошамауларын 1917 нче елның языңда мин аеруча үткен хис иттем.
Петроград минем алдымда яңарган булып, яшәреп, бүтәнчә матур булып килеп басты.
Укулардан соң кич белән өйгә кайтканда мин шәһәрнең язгы Г0РМышының һәрбер вак-төяген
*-С. Ә.- №Ц.12.
зур сусау белән күреп-күзәтеп барам. Студентлар фуражкасы кигән, җиңенә кызыл тасма бәйләгән милиционер, кулын күтәреп, уңайсызлык һәм күнекмәгәнлек белән үз постында хәрәкәт итә. Йөк машинасы яшьләр төркеме белән чолганып алынган бер почмакка туктый. «Митинг», — дип уйлыйм мин. Туктарга, тыңларга? Юк! Мин алга йөгерәм. Кичегергә ярамый; өйдә хәзер бөтен семьябыз җыйнала. Тиздән әткәй кайтыр: без хәзер аны өйдә бик сирәк күрәбез: завкомда һәм электростанция буенча аның эшләре бик күп. Әнкәй дә шулай ук соц кайтыр. Хуҗалык,
А. С. Аллилу!
көнкүреш турында кайгыртулар минем өскә төшәләр. Мин адымнарымны кызулатам. Мин паровикка ашыгам.
Ик© катлы кечкенә вагоннар пыхылдап һәм гөрләп килеп туктыйлар. Мин югарыга менәм. Вагоннарны сөйрәүче паровик, көчен җыйнап, алга омтыла. Старо- Невскийны бик тиз үтә һәм безне Нева ярларына кызу алып бара. Бу урында Нева тонык чырайлы. Аңа, әйтерсең лә, дворец- лар һәм бик матур йортлардан сон бу заставаның боек өйләре яныннан агу күңелсез кебек. Нева Торнтон фабрикасы корпуслары янына килеп җиткән урында мин поезддан сикереп төшеп калам. Каршыда — безнең өч катлы йортыбыз. Анда кабель челтәре пункты, минем әти ул пунктның мөдире булып эшли. Мин зур кшектән йөгереп керәм. Шатлыклы күтәренкелек белән өйгә кереп ки- тәм (революциянең беренче көннәреннән бирле мин шулай һаман шат, күтәренке рухлы). Монтер иптәшләрдән кемдер берсе ишекне ача.
— Безнекеләр өйдәме? — дип сорыйм мин һәм, алгы бүлмәдә таныш пальтолар эленеп торалармы дип, тирә-ягыма карыйм.
Ләкин вешалкада кара драптан тегелгән ирләр пальтосы миңа таныш түгел. Бәләкәй өстәл өстендә дә кемнеңдер озын, җылы буй-буй шарфы тора.
— Кем бар бездә? — дип сорыйм мин монтердан.
— Сталин кайтты... — дип җавап бирә ул. — Сөргеннән... Әле генә килде.
Сталин! Иосиф! Кайткан! Ул Петроградта инде! Әйе, әйе: ул бит юлдан әткәйгә язган иде. Без аны көтә идек. Ләкин шулай да бу хәбәр мине таң калдыра Тиз генә ишекне киң ачып җибәрәм. Бүлмә эчендә, өстәл янында, безнең кунагыбыз басып тора. Мин хәтерлим: ул озак утырырга яратмый һәм, хәтта нәрсә турында булса да сөйләгәндә дә, бүлмә буйлата әрле-бирле йөри торган иде. Аның хәрәкәтләре тыныч һәм тигез була, һәм менә хәзер, мине күргәч тә, ул ашыкмый гына миңа таба атлый.
— Ә!.. Исәнмесез! — ди Иосиф.
Мин аны дүрт ел күрмәгән идем: ул сөргендә, каты, авыр ялгызлыкта үткәргән дүрт ел. Әйе, әлбәттә, ул үзгәргән. Мин тотып калырга телим: аңарда нинди яңа яклар бар? Киемнәрендәме? Юк. Ул үзе өчен гадәткә кереп киткән шундый ук кара костюм, кыек якалы күк күлмәк кигән. Минем өчен аның киез итекләре гаҗәп күренә дияргә мөмкин. Ул электә киез итек кими торган иде. Юк, аның йөзе үз-гәргән, һәм ул тартылган, ябыккан булганга да түгел, — аның йөзе арыганлыктан үзгәргән булса кирәк. Ул һәрвакыттагыча кырынган, аның мыеклары, элеккеге кебек үк, озын түгел. Ул, элеккеге төсле үк, ябыграк. Ләкин йөзе олыгайган — әйе, әйе, шактый олы-гайган! Ә күзләре — шулар ук. Алар шулай ук көлеп торалар, елмаю аның күзләреннән бервакытта да китми.
— Безне ничек эзләп таптыгыз? — дим мин, ниһаять, сүз табам. — Менә бит, бүген сезне күрермен дип уйламаган идем мин.
Иосиф авызыннан трубкасын кулына ала, — шул вакыттан бирле мин аны трубкасыз күз алдыма китерә дә алмыйм.
— Күрәсез, эзләп таптым. Башта, әлбәттә, тегендә, иске адрес буенча, Выборгскаяга барып эләктем... Анда әйттеләр... Кая сезне шулай еракка илтеп ташлаганнар? Паровикка утырып килдем, киләм, киләм, һич тә килеп җитә алмам дип уйлаган идем.
— Әйе, без монда бик күптән түгел. Күчәргә уйлыйбыз. Ә сез бездә күптәнме? Әткәй тиздән кайтыр, әнкәй дә, — дип мин сүз артыннан сүз ыргытам һәм үзем, «менә, ничаклы ерактан килгән —ә
Wereлек л әр 51
яны бер кем дә каршы алмаган, тиешенчә кабул итмәгән» дип үке- ■еи.
—- Сәгатьтән артыграк булыр ахры. Я, сез барыгыз да монда ничек? Ольга, Сергей ничек? Павел, Федя? Сеңлегез кайда?
Мин тизрәк аңлатырга ашыгам: Павел фронтта һәм аңардан инде күптән хат юк. Федя, күрәсең кайдадыр тоткарланып калган. Ә Надя хәзер килер — ул музыка дәресендә
һәм, үземнең хозяйкалык бурычларым кинәт искә төшеп, кабалана башлыйм:
— Сез, мөгаен, ачыккансыздыр. Ашыйсыгыз киләме? Мин хәзер әзерлим.
— Баш тартмам... Чәйдән баш тартмам...
Мин бүлмәдән йөгереп чыгам — тизрәк кухняга ашыгам: башкарып өлгереп булса ярый. Алгы бүлмәдә әткәйгә килеп бәреләм.
— Иосиф килде... — дим мин аңа ашыгып барышлый.
Әткәй ашыгып ашханәгә атлый. Мин дулкынланулы, күтәренке тавышлар, сораулар ишетәм. Әткәй- иец тавышы шатлыклы гөрелди.
Кухняга Надя килеп кергәндә самовар яңа гына кабызып җибәрелгән була.
—- Кем ул бездә? — дип кызыксынып сорый ул. Ул хәтта үзенең баш киемен һәм пальтосын да салырга өлгермәгән.
— Иосиф килде... Сталин...
— Ә!... Иосиф!...
Надя тиз генә пальтосын салып ташлый да, ашханәгә кереп китә. Мин өстәл хәзерләргә дип яңадан килеп кергәндә, ашханәдә җанлылык һәм шау-шулы иде инде. Әткәй, әнкәй, Надя, Федя Иосифны чолгап алганнар. Көлү, хахылдап көлешүләр... Иосиф провинция вокзалларында тупас присяжный ораторларның сөргеннән кайтып килүче иптәшләрне пичек каршы алу оештыруларын бик кызык итеп, алар кыяфәтенә кереп тасвирлап сөйли, Иосиф аларның кыяфәтен бик уңышлы итеп күрсәтә. Матур сүзләр боткасыннан үзләре дә чәчәүче, күкрәкләренә суга-суга «Күптән көтелгән, туган, изге револю-ция... ниһаять килде...» дип кабатлаучы тел бистәләрен нәкъ менә күз алдына китереп бастырасың. Иосиф аларны бик көлке итеп күрсәтә. Мин барысы белән бергә хахылдап көләм.
— Кунакны тизрәк ашатыгыз инде, — дип әткәй безне ашыктыра.
Без Надя белән икәүләп тырышабыз. һәм тиз үк өстәлдә сосискалар пар чыгарып тора башладьн лар, — зур шатлыгыбызга каршы без аларны шкаф эченнән табып алдык.
Без бик озак утырабыз, кунакнья тыңлыйбыз. |
Сталин 17 февраль вакыйгалары чагында Ачинскида булуы, аннан ничек Питерга ашыгуы турында сөйли. Ул Петроградка беренчеләр- дән булып кайткан. Әлбәттә, ул Курейкадан килгән булса, юлда озаграк булган булыр иде. Сөрген- дәгеләр төркеме белән ул экспресста Ачинскидан Петроградка дүрт көн эчендә килеп җиткән.
Сталин үзенең ничек Ачинскига барып эләгүен сөйли. 1916 елның Октябренда сөргендәгеләрнс армиягә ала башлаганнар. Сөргенче-при- зывникларны, алар белән бергә Иосиф Виссарионовичны да, Туру- ханск краеннан Ачинскига китергәннәр. Анда алар этләрдә, боланнарда һәм җәяү барганнар. Юлда тукталып торулар булган, сөргендәге башка иптәшләр белән очрашканнар һәм, шик тудырмас өчен, гулянка лар оештырганнар: янәсе, мобилизацияләигәннәр кәефләнәләр — армиягә китәр алдыннан саубуллашалар.
Ләкин Сталинны армиягә яраксыз дип табалар.
— Мин анда зарарлы элемент булырмын дип санадылар, — ди ул безгә, — ә шуннан соң кулыма бәйләнә башладылар.
Сталинның сул кулы терсәктә
<52 А. С. Аллдлуеь*
начар бөгелә иде. Уланы балачакта имгәткән. Бәрелүдән аның кулы эренләнә башлаган, ә малайны дәваларлык бер кем дә булмаганлык- тан. яра кан агулануга күчкән. Сталин үлем алдында булган.
— Белмим, ул чакта мине нәрсә коткарып калгандыр: таза организммы» әллә авыл им-томчысының биргән маемы, — ләкин мин сәламәтләндем,—дип исенә төшерә ул.
Ләкин кул бәрелүдән анда эз мәңгелек булып калган, Красноярск чиновниклары нәкъ менә шуңа бәйләнгәннәр дә. Сөргеннең калган срогын үтү өчен Сталинны Ачин- скига җибәргәннәр.
Без Сталиннан сөрген турында, үзе шул кадәр күп еллар булган край турында сөйләвен үтенәбез, һәм ул безгә барын да сөйләп би- ' рә: төньяк турында, тундра турында, очсыз-кырыйсыз кар далалары турында, каткан елгалар турында, анда тәбәнәк буйлы, яхшы җанлы кешеләрнең бәке алдында сәгатьләр буе утырулары турында сөйли. Сталин ул кешеләрнең гади ызба- ларында торган. Ул аларның ышанычларын казанган һәм алар Сталинны яратканнар.
— ... Алар мине Осип дип атыйлар иде. Мине балык тотарга өйрәттеләр алар. Бара торгач шулай булып чыкты; мин балыкны алар- дан күбрәк тота идем. Шунда мин хуҗаларымның үзара пышылдашуларын сизә башладым. Бервакытны .алар миннән: «Осип, син сихерле сүз беләсеңме әллә?» дип сорый-лар. Мин көлеп җибәрә яздым. Сихерле сүз! Алар балык тоту өчен бер урынны сайлап алалар да — балык тотыламы, юкмы — барыбер, — шуннан китмиләр. Ә мин ауга чыкканда яхшы урын эзлим: балык тотылса — шунда утырам, тотылмый икән — икенче урынны сайлыйм. Балыкны күп итеп тотуга ирешкәнгә чаклы шулай эшлим. Мин аларга шуны сөйләп бирдем. Алар ышанмадылар бугай. Сер үземдә сакланып калды дип уйла
дылар алар. »
Ул Төньяк елгаларын хәтерләде: Енисей, Курейка, Тунгуска... Бу ел-галарның дулкыннары төньякныя. тыныч һәм уйчан күге белән бергә тоташып агалар төсле. Шул ук вакытта төньяк елгаларының дулкыннары кешегә каршы күтәрелгәндә ярсулы һәм көчле булалар.
— Бервакытны шулай мин су өстендә чакта давыл башланды- Бер мәлне инде бөтенесе беткәндәй булып, котылу һич тә мөмкин түгел булып күренгән иде. Ләкин шулай да ярга барып чыга алдым! Исән-сау чыгуга ышанычым да беткән иде инде — ул чакта елга бик котырынып киткән иде шул.
Шуннан соң Иосиф Виссарионович бездән үз башыбыздан кичкәннәр турында сораша башлый. Безнең бөтен сөйләгәннәребез ана кызыклы.
Самовар күптән сүнгән иде инде, ә без һаман утыра.быз һәм кунакның сөйләгәннәрен тыңлыйбыз.
— Ә иртәгә сезгә кайвакытта торырга? — дип сорый Иосиф. — Миңа иртәгә иртүк «Правда» редакциясендә булырга кирәк.
— Без дә нртә торабыз. Безгә дә шәһәргә барырга кирәк... Без сезне уятырбыз, — дип аңа сүз бирәбез.
Сталинны әткәбез йоклый торган ашханәгә, икенче кушеткага йокларга яткыралар. Без янәшә бүлмәгә китәбез—бу безнең гомуми ятак бүлмәсе: анда мин, әнкәй һәм Надя йоклыйбыз.
Ләкин безнең йоклыйсыбыз килми. Надя белән без һаман туктаусыз лыгырдыйбыз, пышылдашабыз^ әле генә ишеткәннәрне тагын һәм тагын хәтергә төшерәбез. Надя, бер дә көтмәстән, Сталин бик уңышлы тасвирлаган вокзал ораторларының сүзләрен кабатлый. Бу шул чаклы көлке иде ки, без икебез дә чыдаша алмыйча, мендәргә капланып пырхылдап көлеп җибәрәбез. Күрше бүлмәдә инде аларның йокларга ятуларын без беләбез, ләкин көлүне тыярга ничаклы күп тырыш
Истәлекләр 53
сак, тавышларыбыз шул чаклы ныграк чыга. Менә кинәт стенага кагалар. Бу — әткәй.
— Тынасызмы-юкмы инде сез, ниһаять, лыгырдыклар! йокларга вакыт!
Әткәйнең кычкыруын Иосифның тавышы каплый:
— Тимә аларга, Сергей! Яшьләр бит... Әйдә көлешә бирсеннәр...
һәм бары тик шуннан соң гына, чыннан да инде оялган булып юри кыланабыз да, тынып калабыз.
Ләкин күрше бүлмәдә тавышлар һаман ишетелә әле. Сталин әткәй белән электростанция эшләре турында, әткәйнең элемтәсе булган районнар турында сөйләшә. Әткәй үзенең шөбһәләре белән уртаклаша, үзенең уңышлары турында сөйли:
— Завкомда меньшевиклар һәм эсерлар күп, алар белән нык кына сугышырга туры килә...
— Эшчеләр «Правда»ны ничек укыйлар? — дип сорый Сталин.
— «Правда»ны дәррәү алып бе-терәләр, — ди әткәй. — Аны җиткереп булмый...
Без инде йокыга китә башлыйбыз, ләкин һаман да әле әткәйнең калын тавышын, Сталинның кыска, кискен репликаларын ишетәбез.
Иртә белән безгә кунакны уятырга туры килми. Ул үзе бездән элегрәк уяна. Без өстәл тирәсенә утырабыз һәм ашык-пошык чәй эчәбез. Яңа газеталар кулдан кулга күчеп йөри, һәр иртә шулай яңа J хәбәрләр китерә: анда, шәһәрдә, хәзер Иосиф бара торган урыннарда, әткәй бара торган урыннарда һәм без барырга җыенган урыннарда нәрсәләр эшләнгәнлеге турында хәбәрләр килә.
Иосиф Виссарионович:
— Тизрәк, тизрәк, — дип безне , ашыктыра.
Иске модалы, пых-пых килүче паровик, көйдәгечә, чабып килеп үз урынына туктый. Дүртебез дә — Иосиф, Федя, Над я һәм мин — ике катлы бәләкәй вагонның түбәсенә менәбез.
— Ә сез кая җыендыгыз соң? — дип Иосиф Виссарионович бездән сораша. — Бүген якшәмбе бит.
Без, шәһәрдән бик ерак булган бу Невский заставадан күчәргә җыенуыбызны һәм хәзер яңа квартира эзләргә баруыбызны Сталинга аңлатып бирәбез. Рождественкалар- пың берсендә безгә бик яраклы квартира бар диләр.
— Менә яхшы булыр иде, — ди Иосиф канәгатьләнү белән.—Менә* яхшы. Тик сез яңа квартирада, әлбәттә, минем өчен бер бүлмә калдырыгыз. Ишетәсезме, әлбәттә,, калдырыгыз...
Шул сүзләрдән соң ул, Федя белән бергә, вагоннан төшеп китә, һәм, саубуллашып безгә башын ия дә, тагын кабатлый:
— Карагыз аны, әлбәттә. Минем? өчен дә бүлмә! Онытмагыз...
10 нчы Рождественкадагы квартира турындагы игъланны Надя белән без газетада укыган идек: өч бүлмә, кухня, ванна, һәм хәзер без, ул квартираны эзләп, түземсезлек белән Рождественка буйлап атлыйбыз.
Мәһабәт швейцар басып торган бик матур подъезд безне беркадәр* аптыратты һәм Надя белән без,, лифтңа утырып алтынчы катка менгәндә, бөтенләй тынып калдык. Ләкин квартира эченә кергәч тә без җиңеләеп тын алдык. Монда бөтенесе дә бик ошады. Ңиң алгы бүлмә, ашханә өчен һәм әткәй белән Федяга йоклау өчен уңайлы зур, якты бүлмә, җыйнак һәм кү-ңелле булып күренгән икенче бүлмә безгә булачак, һәм ниһаять, коридор очында бөтенләй аерым бер өченче бүлмә, әйтерсең лә ул белә торып Иосиф Виссарионович өчен билгеләнгән. Бу бүлмәдә аңа тыныч б\'лыр Һәд( эшләргә дә уңай булыр. Без тиз үк хозяйка белән сөйләшә башлыйбыз.
10 нчы Рождсственкада 17 нче номерлы йорттагы бу квартира безнеке булып калды.*
* Хәзер бу квартира — музей.
54 А. С. Аллилуем
I *
Безнең чамалы гына булган барлык мөлкәтебез тиз үк Рожде- ственкага күчерелде.
Иосиф Виссарионовичның бүлмәсен без бик тырышып җыйнадык, ул үзенең хуҗасын көтеп, буш тора иде. Шулай булып чыкты: Сталинга кадәр бу бүлмәдә Владимир Ильич Ленин торган икән.
Семьяда һәркем үзенчә яңа тормышка керә барды. Әткәй һәм әнкәй бу тормыш белән бик нык мәшгуль иделәр: госпитальдә эшләве әнкәйне бөтенләе белән үзенә йотты, әткәйне бик күп партия һәм хезмәт эшләре өйдән аерып ала иде. Мине советларның беренче съездына эшләргә җибәрделәр. Павлушадан Новгородтан хат килде, ул анда полкы белән җибәрелгән икән. Анда Павелны партиянең большевистик комитеты секретаре итеп сайлаганнар.
Мин үземнең көннәремне Кадетский корпусның борынгы кнн, якты залларында үткәрдем, монда тиздән советларның беренче съезды ачылырга тиеш. Туктаусыз сүзләр, өндәүләр һәм аяк тавышлары корпусның гөмбәзле стеналарында әзек-өзек булып яңгырыйлар. Заллар буйлап делегатлар йөреп тора. Мин мандат комиссиясе бүлмәсендә урнаштым. Анда мин делегат-ларның мандатларын кабул итәм һәм алар урынына съездга керү хокукы бирә торган пропусклар бирәм. Делегатлар туктаусыз килеп торалар. Алар арасында кайчак үземнең танышларымны да: Кавказдагы иптәшләремне, Питер- дагы дусларымны күрәм. Съездга сайланганнар арасында эшчеләр, крестьяннар, укытучылар, студентлар бар. Ләкин хәрбиләр барыннан да күбрәк. Кайбер хәрби депутатларның гимнастеркаларында сары төстәге Георгий тасмалары күренә.
Залда, съезд башланганга чаклы, митинглар булды. Ешрак меньшевистик ораторлар гына сөйлиләр иде. Ләкин бервакытны, митингла Ленинны көтәләр, дигән хәбәр таралды. Большевикларның юлбашчысы Ленин сөйләячәк! Бу исем минем өчен таныш һәм якы*. «Ленин!» — бу исемне халык төркемнәре арасында, съездда, урамда — һәркайда кабатлыйлар. «Ленин!» — бу исем Питер халкы җыйналган һәрбер урында телдә* төшми.
Владимир Ильичны минем әткәм Петроградның Финляндия вокзалында каршы алды. Ул, меңнәрчә Питер эшчеләре ничек уз юлбашчыларын каршы алырга вокзалга килгәннәрен сөйләде. Ленинны* халыкны ничек үзенә тартуы, броневиктан ташланган гади һәм аң-лаешлы сүзләр беләУт ничек барлык йөрәкләргә ут кабызуы турында сөйләде. Ленин, власть эшчеләрнеке һәм крестьяннарныкы булырга тиеш, диде һәм, кемнәр эшли шул кешеләр үзләре үз илләре беләя җитәкчелек итәргә тиешләр, диде.
— Ленин безнең һәммәбезгә дә большевистик зарядка бирде, — дип өстәде әткәй. — Сталин анда, аны* белән, Ленин белән бергә булды. Алар вокзалдан икәү бергә утырып киттеләр.
Кадетский корпустагы митингта мин Ленинны трибунадан беренче тапкыр ишеттем. Мин беренче рәтләргә үтә алмадым: урындыклар арасындагы юлда һәм ишек төпләрендә халык стенадай басып тора иде.
Солдат шинельләре кигән халык арасына кысылып мин ишек янында торып калдым һәм артык алга үтә алмадым. Миңа Ленин тарафыннан әйтелгән сүзләрнең аерым фразалары гына ишетелде. Ул чакта мин Ильичны яхшы итеп күрә дә алмадым. Мин алдымда басып торган кешеләрнең бөтенесеннән дә тәбәнәгрәк идем. Ораторның йөзен күрергә омтылып минем югарырак күтәрелергә маташуларым юкка гына булды. Мии тик Владимир Ильичның кискен жсстларыи, тың-
Истәлекләр
белән тулган иде. Өстәлләрнең берсе янында утырган ябыграк бер хатын-кыз кеше безнең дикъкатебезне үзенә тартты. Аның йөзе безгә гаҗәеп җәлеп итүчән булыя күренде. Аның күпереп торган кара коңгыр чәчләренә ике тарак кыс-тырылган. Ул ңиндидер бер кулъязманы укып утыра иде. Аның өстендә кырыйлары ак кружева белән каелган биек якалы кара күлмәк иде. Без аның кем икәнлеге турында сорамыйча түзә алмадык.
— Марья Ильинична Ульянова, Ленинның сеңелесе, — дип җаван кайтардылар безгә.
Сталинны без икенче бүлмәдә таптык. Кемдер безгә «Ул эш белән мәшгуль» диде, ләкин без аны күрергә теләвебез турында аңа белдерүләрен үтендек. Шуннан соң ул үзе безнең янга чыкты.
— Исәнмесез!—диде ул, мөлаем елмаеп. — Миңа килүегез белән бик яхшы эшләгәнсез. Өйдә эшләрегеа ничек?
—» Яхшы, — дип ‘җавап кайтардык без. — Бары да исәннәр. Ә сезнең бүлмәгез сезне көтеп тора. Хәтерлисезме,—үзегез сораган бүлмә.
Сталинның йөзе елмаюдан яңадан яктырып китте һәм шунда ук уйчан төс алды.
— Менә моның өчен рәхм^әт! Ләкин хәзер мөмкин түгел бит, минем вакытым юк, эшем бик күн. Ә бүлмәне Миңа калдырыгыз. Әлбәттә, калдырыгыз.
Аның янына кемдер килде һәм Иосиф ашыгыч рәвештә безнең кулларны кысты.
— Ә бүлмәне минеке дип санагыз,— диде ул саубуллашканда.— Әнкәгезгә һәм Сергейга сәлам әйтегез.
**
Съездның соңгы көннәрендә мин Кадетский корпус бинасыннан бөтенләй чыкмадым диярлек. Бик күн язарга, стенограммаларны тикшерергә, архивлар төзәргә туры кил-
даучыларга Таба сузылган кул хәрәкәтләрен генә күреп калдым.
3 нче июньдә, съезд ачылганда, мин Ленинны тагын да трибунада күрдем. Ул, Церетелиның «Властьны безнең кулыбызга бирегез дип әйтә ала торган партия юк» дигән сүзләренә җавап биреп чыгыш ясады.
Ильич, утырган урыныннан:
— Андый партия бар! — дип кычкырды да, трибунага узды.
Ул, съездга, пролетар хөкүмәтнең властьны яулап алганнан соң нишләргә тиешлеге турында сөйләп бирде.
Ленин бер генә минутка тынып торган чакта залда алкышлар гөрләп китте. Меньшевиклар аның бу чыгышын томаларга, өзәргә маташтылар.
Президиумнан Ленинга:
— Җитәр!.. Регламентыгыз бетте!.. — дип кычкырдылар.
Ә залдан:
— Дәвам’ итәргә, дәвам итәргә!.. — дип таләп иттеләр.
Съезд ачылганда Сталин һәм Свердлов та булдылар. Алар, Ленин белән бергә, беренчеләрдән булып килделәр. Мин аларны утырыш башлануга кадәр үк күрдем. Алар, өчәү бергә, венский урындыклар белән тыгыз тутырылган зал әле бөтенләй буш булганда ук килеп керделәр. Мин аларның алга үтеп беренче рәтләрнең берсенә утырганнарын ерактан күзәтеп тордым.
Ул чакта Сталинны без инде байтак көннәр күргәнебез юк иде. Аның безнең квартирадагы бүлмәсе Һаман буш тора иде.
Бервакытны Надя белән без:
— Аны күрергә кирәк, — дип карар кылдык. — Бәлки ул безгә күчмәскә булгандыр?
Аны барыннан да бигрәк «Правда» редакциясендә табу ышанычлырак иде һәм, көннәрнең берсен- Дә, кичкә таба, без шунда гбнәлдек Ю. Редакциянең зур булмаган бүл- илләре халык һәм тәмәке төтене
56 А. С. Аллилуева
де. Өйгә мип тәмам' йөн^егән, агарынган хәлдә кайтам һәм шунда ук йокларга ята торган идем. Иртәгесен кыенлык белән генә урынымнан тора идем. Әнкәй борчыла башлады:
— Син, Нюра, бөтенләй авырып киттең бит. Докторга барырга кирәк. Хәтерлә: синең үпкәләрең...
һәм әнкәй үткәннәрне искә төшерә башлады. Минем үпкәләремне күзәтеп торырга кирәклек турында әле мәктәптә укып йөргән чагымда ук кисәткәннәр иде. Ә шул турыда мин менә хәзер бөтенләй онытканмын, әйбәт түгел бу... Әнкәй шун-да ук әткәй белән сөйләште. Мин ничаклы теләмәсәм дә, докторга күренергә мәҗбүр иттеләр.
— Хәзер үк эшне ташларга кирәк, — диде доктор. — Иң яхшысы — шәһәрдән китәргә кирәк.
Врачның сүзләре әткәйне һәм әнкәйне куркуга төшерделәр. Алар киңәшләшеп алдылар. Аларның бер фин иптәшләре бар иде. Ул Финляндия тимер юлында кондуктор булып йөри һәм анда, Левашева- да, аның дуслары тора иде.
— Менә шунда кызыгызны җибәрегез, — дип киңәш бирде ул. — — Мин барысын да рәтләрмен.
һәм мин Левашевога китеп бардым. Рождественка дагы квартирабыз бөтенләй бушап калды. Надя Москва янындагы бер урында кунакта иде. Федя авылда эшли. Әткәй белән әнкәй өйдә үзләре генә торып калдылар.
Бик чиста дача урыны булган Левашевоның тынлыгы, шау-шулы Питердан соң, мине гаҗәпкә калдырды. Мин шәһәрдән июль алды көннәрендә киткән идем, ул чакта вакытлы хөкүмәтнең эшләре торган саен күбрәк чуала бара һәм халыкның ризасызлыгы һәм ачуы һаман көчәя һәм ныгый бара иде.
Мин Левашевода ял итәргә тырышып карадым, сөт эчтем, кояшта кызындым, ләкин тынычлык тапмадым. Мин әледән-әле вокзалга чаба торган булдым. Пассажирлар монда төрле имеш-мимеш хәбәрләр алып киләләр, башкалада булып торган вакыйгалар монда томанлы һәм дөрес булмдган яңгырашта ишетеләләр иде.
— Большевикларны куалар, Керенский аларны властька җибәрмәячәк,*— дип сөйләшкәннәрнең аерым өзекләрен ишетеп калдым.
— Большевиклар демонстрациясен аттылар. Алар барыбер бирелмәсләр! Көч алар ягында бит.
Әле дошманлык сөенүе белән, әле ачу белән, әле яшерен янау белән әйтелә торган бу фразаларны тыңлаганда минем йөрәгем тибүдән туктый иде: большевикларны кулга алалар, демонстрацияләрне куалар. Ә безнекеләр анда ничек икән? Әткәйнең, әнкәйнең хәлләре ничек? Алар, әлбәттә, демонстрациядә булганнардыр. Минем Левашевода артык түзәрлек хәлем калмады. Әнкәй минем янга хәл белешер өчен килеп китәргә җыенган булган, лә-кин соңра ул миңа, бер кондуктор иптәше аркылы, шәһәрдән китә алмавын һәм монда килә алмаячагын белдерде. Бу хәл мине тәмам куркуга төшерде, мин әйберләремне бәләкәй чемоданга төядем дә, Левашевоның тыныч йортларына карап саубуллашып, бик тыгыз дача вагоннарының берсенә кереп киттем.
Поезд бик акрын барды. Пассажирлар — дачниклар, ниндидер чиновниклар, бидон күтәргән сөтче хатын-кызлар — кереп, чыгып торалар. Һәм алар арасында — кораллы һәм коралсыз солдатлар, моряклар.
Мин, каядыр вагон ишеге янында скамейкага кысылган хәлемдә, сөйләшүләрне йотлыгып тыңлыйм. Питердагы вакыйгалар барлык интересларны да каплап киткән. Төрлечә киенгән, төрлечә уйлаучы, бер-беренә ят булган кешеләр бөтенесе дә бары тик бер нәрсә турында гына сөйләшәләр, бәхәслә-шәләр: башкалада нәрсәләр эшләнә?
Истәлекләр 57
— Большевиклар, Ленин!.. — дигән сүзләр вагонның төрле почмакларында ишетелә.
— Большевикларны куганнар... Ленин качкан... Атылган...
Мин тыңлыйм, дулкынланам. Минем ачуым килә, ышанырга теләмим, ышана алмыйм...
Ә пассажирлар, берен-бере бүлен, булган вакыйгалар турында искиткеч, «бик дөрес» тәфсыйллар белән берен-бере гаҗәпләндерергә ашыгалар.
— Качкан, бик яхшы беләм... Кронштадта яшеренеп ята. Анда күргәннәр аны.
— Юк, аны миноносецта алып киткәннәр... бер братишка миңа үзе сөйләде.
Бу баштанаяк ялгап лыгырдауларны ишетмәс өчен колакларымны томалыйсым килә. Ләкин поезд инде Пптер платформасына килеп җитте. Вагоннан сикереп төшәм дә, Финляндия вокзалы мәйданын йөгереп үтәм. Җәйге эссе июль көне. Шәһәр көтмәгәнчә тыныч, таныш һәм гади булып күренә. Урамда халык ары-бире йөреп тора, трамвайлар килеп-китеп торалар. Шулай ук мени урамнарның менә шушы ашыкмаучан ыгы-зыгысы эчендә тайпылышсыз һәм тынычсыз рәвештә якынлашып килүче зур вакыйгалар өлгерәләр?
Кешеләр белән тыгыз тутырылган трамвайга мин кыенлык белән генә керәм. Трамвай эчендә дә шул ук нәрсә турында сөйлиләр. Минем тынычсызлануым арта бара, һәм менә 10 нчы Рождественка дагы йортка да килеп җиттек. Туктыйм, яхшылабрак тын алам • һәм авыр ишек тәрәзәләренә карыйм. Ишек янында таныш швейцар, һичбер нәрсә булмагандай, гаҗәеп тыныч кыяфәт белән утырып тора. Мин дә тыныч сөйләргә тырышам:
—< Белмисезме, безнекеләр өйдәме икән? Сез аларны күрдегезме?
— Бары да исән-саулар. Бөтенесе үз тәртибендә. Сезнең әткәгез өндә бугай.
Ләкин шулай да, кнопканы басканда, минем кулларым калтырый. Гаҗәп, ни өчен шунда ук ишекне ачмыйлар? Тагын бер тапкыр звонокны шалтыратам һәм шуннан соң ишек әкрен генә ачыла.
— Әткәй! Бу мин... Монда сезнең хәлләр ничек?
Әткәй тиз үк җавап бирми. Шулай ук мени ул минем кайтуыма риза түгел? Ул саклык белән тнрә- якка карана һәм ишек яхшы ябылганмы дип тикшерә. Шуннан соң гына ул:
— Ярый алай булгач, ашханә бүлмәсенә керик, — ди миңа, — анда безнең кунаклар. Әнкәң дә шунда.
Ә? Эш менә нәрсәдә икән! Бездә кунаклар бар! Мөгаен әткәйгә иптәшләре килгәндер. Ә мин шулай бер дә көтмәстән килеп кергәнмен. Мин, инде тәмам тынычланып, ашханә бүлмәсенә барам.
Аш өстәле алдында кешеләр утыра. Мин аларны безнең өйдә беренче тапкыр күрәм. Ләкин әткәй мине беренче таныштырганны шунда ук танып алам. Ул, пиджагын салган, галстуклы ак күлмәктән һәм җилеткадан гына килеш» диванда утыра (мондый түзә алмаслык эссе көннәрдә бүлмәләрдә бик тынчу була). Ул, игътибар белән күзләрен кысып, миңа карый.
— Танышыгыз, Владимир Ильич. Минем олы кызым — Нюра.
Мин тыныч, бөтенләй тыныч төс алырга тырышып, Ленинның кулын кысам.
һәм кинәт поездда, трамвайда, урамда ишетелгән юк-бар ялган сүзләр минем хәтеремә төшәләр: имештер, Кронштадка качкан, миноносецта яшеренеп ята! Ә ул монда, менә Рождественкадагы безнең бүлмәләребездә, Питерның нәкъ үзәгендә. Мин әле генә юлда ишеткән барлык мәгънәсез лыгырдауларны Ленинга әйтергә карар кылам.
— Сезне’ үзебездә очратуны көтмәгән идем. Поездда сезне Кронш-
58 А. С. Аллилуева
тадка качкаң, миноносецта яшеренеп ята, дип сөйләделәр бит. Дөрес, дөрес... Сезне Кронштадта күргәннәр, һәм шулай ук миноносецта да...
— Ха-ха-ха!... — дип, мавыктыргыч күңелле итеп, бөтен бәдәне белән артка иелеп көлә Ленин, — Миноносецта дисез алайса?.. Булса соң, бик гүзәл! Минем качуымның тагын бер варианты. Мине Кронштадта күргән булулары бик яхшы. Сез ничек уйлыйсыз, иптәшләр?
Владимир Ильич минем юлда барлык ишеткәннәрсмне кабатларга мәҗбүр итә. Ул, урамда нәрсәләр .-.үрүем турында, Петроградның бүген нинди булып күренүе турында сораша. Көне буе булган кие-ренкелектән соң мин бөтенләй ты-нычланам һәм, Ленин белән сөйләшеп, җанланам, келәм, үземнең күптән түгел кичергән куркынуларымны онытам...
Владимир Ильич шундый простой, шундый әсир иткеч игътибарлы, шундый эчкерсез кызыксыну- чанлык белән сораулар бирә һәм мине тынлый, — гүяки мин аңа бөтенләй, бөтенләй бертигез кеше.
Без кухняга чыккач:
— Ул нинди гүзәл, гадәттән тыш яхшы кеше бит! — дим мин әнкәйгә.
— О, ул шундый кеше!.. Шундый... — дип әнкәй, минем кебек үк, сүз таба алмый. — Ул икенче көн инде бездә. Мин аны Полетаевларда очраттым. Ленинга анда калуы куркыныч иде, диделәр. Керенский аны кулга алырга тели. Ана үз ирке белән бирелергә тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул катгый рәвештә баш тарткан. Иосиф шулай ук моңа каршы. Ул вакытлыча яшеренеп яшәр дип карар кылганнар. Хәзер бөтен шәһәр буйлата аны эзлиләр. Безнең яңа квартирада булуыбыз нинди бәхет һәм без-нең адресны берәү дә белми.
Мин әнкәйдән Ленинның безгә ничек килүен, бөтенесенең дә ничек булуын тәфсыйллап сөйләвен сорыйм.
Ленинны безнең бүлмәбездә яше- ру уңай булуы турында әнкәй беренче булып тавыш биргән. Бу Полетаевлар квартирасында булган. Анда Ленинга кайда яшеренергә кирәклек турында сүз барган. ГГо- летаевларның адресы яхшы мәгълүм, монда һәр минут килүләре мөмкин.
— Ә менә безнең квартирабызны беркем дә белми, — дигән әнкәй, — анда нибары бер-ике ай гына торабыз әле.
Әнкәй Полетаевларга турыдан- туры госпитальдән кергән. Өйдә ул инде берничә көн булмаган. Ул өйгә кайтырга, квартирада хәлләрнең ничек булуын тикшерергә һәм Ленинны үзе белән алып китү өчен, яңадан Полетаевларга килергә карар кылган, һич тә кичегергә ярамау сәбәпле, шунда ук өйгә киткән. Ишек янында ул әткәй белән очрашкан.
Полетаевларда нәрсә булганлыгын ишеткәч, әткәй:
— Тик Ильичка куркынычсыв урын бирә алуыбызга ышаныч кына булсын, — дигән.
Әнкәй Полетаевларга әйләнея кайтканда, Владимир Ильич анн көтеп тора икән. Әнкәй аңа өйдә бары да тыныч икәнлеген белдергән.
. — Сез бездә бөтенләй куркы-нычсызлыкта булырсыз, Владимир Ильич! Моңа ышанам.
Икенче көнне иртән үк Ленин үзе безгә килгән. Ул шул кадәр яхшы күңелле, тыныч һәм ышанган иде, әнкәйнең сәламәтлеге турында шул кадәр кайгыртучан игътибар белән сорашты ки, әйтерсең лә сөйкемле, күңелле бер кунак просто бер генә минутка килеп кергән. Барыннан да элек ул:
— Ольга Евгеньевна, миңа квартираның барлык керү-чыгу юлларын күрсәтегез әле, — дип үтенде.
һәм ул кухня аркылы кара бас
Истәлекләр
кычка чыкты. Югары күтәрелде — анда чорма иде. Ул анда да булды. Яңадан квартирага төшеп, бүлмәләрне тагын бер тапкыр йөреп чыкты. Соңра диванга утырып, хәйләкәр көлемсерәп әнкәйгә карады да:
— Җә, ә хәзер Ольга Евгеньевна, — диде, — мине инде кусагыз да барыбер китмим. Сездә миңа бигрәк тә ошап китте. — Ул кинәт көлеп җибәрә: — Беләсезме, нәрсә исемә төште? Менә нәрсә: бу көн-нәрдә мин кергән кайбер танышларның йөзләре ничек гаҗәпләнеп сузылды, ә күзләре куркудан түгәрәкләнеп киттеләр... Мин, әлбәттә, шунда ук кире борылып киттем...
— Шулай итеп ул бездә калды, — дип сүзен бетерде әнкәй. — Аны Иосиф бүлмәсенә урнаштырдык. Аңа анда тыныч булыр дип уйлыйм. Иосиф .кичә бездә булды инде, хәзер тиздән ул тагын килергә тиеш.
Иосиф Виссарионович, Ленин янына, мин кайтканнан ике сәгать чамасы вакыт үткәч килде. Алар Ильич бүлмәсендә чәй эчтеләр һәм озак киңәштеләр. Аннары Сталин ниндидер ашыгыч эш белән чыгып китте. Китәр алдыннан ул, кухняга кереп, әнкәйне бер читкә чакырып алды да:
— Ә продуктлар белән бездә эш ничек тора? — дип сорады. — Ильич ничек туклана? Син кара', Ольга, аны үзебезчә әйбәтләп ашат.
Сталин чыгып киткәч, әнкәй көлеп җибәрде.
— Ә Ленин аның турында шуны ук сорады. «Сез, — ди, — Сталинны ничек ашатасыз? Аның турында, Ольга Еевгеньсвна, әйбәтләп кайгыртыгыз инде, ул ябыгып киткән сыман...».
Бүтән нәрсәгә булса булсын, ә инде иптәшләрне ашатырга дигәндә—әнкәйне өйрәтеп торырга туры килми иде. Төшке яки кичке аш сәгатьләре якынайганда ул бөтенләй тынгысызлана иде. Ул тавыш- тынсыз гына, ишеттермичә генә, Ильич бүлмәсе янына килә. Ильич ишекне һәрвакыт ачык калдыра торган иде. Язу өстәле алдында ул я билгеләр ясый-ясый укый, я, бик ашыгып, кәгазьдән кулын алмыйча, бит артыннан битне язып тора иде.
Ишек төбендә әнкәй берничә секунд көтеп тора. Әгәр дә Ильич, язу яки укуга чумып, әнкәйне күр- мәсә, әнкәй ишектән китә. Берничә минуттан соң ул яңадан ачык ишек алдына килеп баса.
Ул үзенең бу тырышуларын, Ильич башын күтәргәнгә чаклы, берничә тапкыр кабатлый. Ильвч өстәлдән башын күтәргәннән com инде әнкәй аңа әкрен генә дәшә. Ләкин Ильич, гадәттә, әнкәйнед якынлашуын тиз үк сизә торган иде.
— Ольга Евгеньевна, рәхим итегез. Сез миңамы, кадерлем? — ди иде ул үзенең аеруча күркәм мөлаемлыгы белән.
Әнкәй аңа әкрен тавыш беләв, ләкин ныклы төстә:
— Владимир Ильич, аш ашарга вакыт, — дип белдерә иде.
— Сез нәрсә, Ольга Евгеньевна, минем бөтенләй ашыйсым килми. Чыннан да, сезгә болай борчылырга кирәкме соң. Мәшәкатьләнмәгез, мин эшлим әле. Эш бик күн шул, Ольга Евгеньевна.
— Юк инде, Владимир Ильич, теләсәгез нишләгез, ә мин сезгә хәзер аш китерәм. Ашап алыгыв да, аннары тагын эшләрсез.
Әнкәйнең сүзләрендә күндәмсезлек тавышлары яңгырый. Ул, язу өстәле янына килә дә, кәгазьләрне саклык белән генә бер читкә этәрә. Ильич аңа карап ала һәм күңелле елмая.
— Димәк бу мәҗбүри? — дип буйсына ул.
— һичшиксез мәҗбүри, — дн әнкәй канәгатьләнеп һәм, инде хәзерләнеп куелган тарелка белән ашны алыр өчен, кухняга йөгерен китә.
Ильичның нәрсә эшләгәнлекләре- нә әнкәй һәрвакыт колак салыж
60 А. С. Аллилуева
тора. Ул, Ильичның чакыруына ашыгып барырга хәзер булып тору өчен, аның бүлмәсенә алып бара торган коридорга әлсдән-әле чыгып карый. Бервакытны ул Ильичның тизлек белән кулын болгавын күреп ала. Ленин, кулъязмалардан аерылып, арган һәм таркаусыман килеш, кулы белән күзләрен сыйпап ала.
— Сезгә бернәрсә дә кирәкмиме, Владимир Ильич? Сез бүген иртән таңнан бирле эшлисез. Төнлә дә язып утырдыгыз һәм таң алдыннан гына йокыга киттегез. Хәзер бераз ял итеп алырга, ятарга кирәк иде.
Ләкин Ленин яңадан каләменә тотына.
— Юк, Ольга Евгеньевна, эшләргә кирәк... Соңыннан ял итәрбез инде.
Ильичның ашау-эчүен бернәрсә белән дә төрлеләндерә алмау әнкәйне бик борчый иде. Питерда продуктлар һаман азая бара. Безнең өстәлдә өстәмә ашамлыкларны кайчакта әткәй табып китерә торган иде. Берничә тапкыр Сталин кайбер ашамлык әйберләре китерде. Бездә борчак запасы бар иде һәм әнкәй борчак шулпасы һәм борчак боткасы пешерә, аларны тәмле итеп хәзерләргә тырыша һәм бөтенесен дә: Ильичны, ана килә торган иптәшләрен һәм берьюлы безне дә тукландырып тора иде.
Икмәкне, чиратларда торып, кыенлык белән генә ала идек. Ләкин безнең өйдә сухари бар иде, аны, әле Ильичка кадәр үк, Пав- лушаның дусларыннан берсе китергән иде.
Бервакытны мин уңышка очрадым — базардан бер карзин җир җиләге сатып ала алдым. Мин ул көнне бик яхшы хәтерлим — һәм моның сәбәбе менә нәрсәдә: гадәттәгечә тирә-ягыма карамый базарга таба барганда, алдымда озын буйлы бер хатынны күрдем. Ул, уйга чумган килеш, әкрен генә атлап миңа каршы килә иде.
Өстенә гади генә күлмәк, агара башлаган чәчле башына салам эшләпә кигән ул хатын үзенең нык һәм тотнаклы йөзе белән, зур җан сафлыгы күренеше белән мине гаҗәпкә калдырды. Ул минем белән тигезләнгәч, бу таныш булмаган хатынга мин җентекләп карадым һәм ул да, җавап итеп, гаҗәпләнү белән миңа карады. Кинәт минем башыма көтелмәгән уй килеп төште: «Бу Владимир Ильичның хатыны түгелме соң? ’ Надежда Константиновна шушындый, әлбәттә, нәкъ менә шушындый булырга тиеш>. Иптәшләрнең аның исемен ничек телгә алуларын ишетә идем мин. Надежда Константиновнаның Владимир Ильич янына килеп чыгасын да белә идем, ләкин аның үзен дә, аның фото-рәсемен дә беркайчан да күргәнем юк иде.
Таныш булмаган бу хатынга мин тагын бер тапкыр борылып карадым һәм үземне яңадан: «Бу үзе түгелме соң?» дигән уйда тоттым. Шунда ук, Надежда Константиновна белән очрашуы турында Павелның сөйләгәннәре исемә төште. Май аенда Новгород партоешмасы Павелны большевикларның өлкә конференциясенә җибәргән (бу конференция Кшесински дворецында барган иде). Павел шунда Ильичны беренче тапкыр күргән һәм анын трибунадан сөйләвен ишеткән. Урыннардан килгән барлык делегатлар кебек үк, Павел да конференциядә чыгыш ясарга тиеш булган. Шундый зур җыелыш алдында, өстәвенә тагы Ильич алдында, • чыгыш ясарга Павелның кыюлыгы җитмәгән. Ул Крупская янына барып, аның белән сөйләшкән,— Крупская, конференция секретариатында эшләүче буларак, урыннардан килгән иптәшләр белән бәйләнештә булган. Ул бөтенсен дә бик тиз аңлаган.
— Мине җанландырып, дәрт кертеп җибәрде... «Дулкынланмагыз, дулкынланмагыз», — дип ты-нычландырганын сөйләгән иде безгә Павел. — һәм шунда ук докладны
Эктәлскләр
язма килеш кабул итәргә риза булды, тик тәфсыйллырак язуымны үтенде.
... Мин бик шатлыклы, күтәренке кәеф белән өйгә кайтып . кердем, бу җир җиләге белән уңышка очраудан иде. Өлгергән җимеш гутырылгаи кәрзинкәне ашханә бүлмәсенә алып кердем, һәм искиткеч гаҗәпләнүемнән аны чак кына кулымнан төшереп җибәрмәдем. Өстәл янында, Ильич белән янәшә, мине шулай гаҗәпләндергән әлеге хатын утыра иде.
— Л1енә, сезнең килүегез бик гүзәл булды! Ыадя, танышыгыз — бу безмен сөекле хуҗаларыбызның кызы.
Мин Надежда Константиновна- ның кулын кыстым, аңа һәм Ленинга җир җиләге тәкъдим иттем.
— Менә кирәк булса, монысы бөтенләй артык инде, — дип к-аршы торды Ильич, — нигә сез болай •акча туздырасыз? Дөресен, чынын әйтәм, мина бу бөтенләй кирәк түгел... Аны Ольга Евгеньевнага калдыруыгыз яхшырак булыр.
Җиләкне татып карарга мин аны- кыенлык белән генә күндердем. Владимир Ильич безне үзе турында мәшакатьләнергә, тынычсызланырга мәҗбүр итүдән һәрвакыт уңайсызлана иде. Ул әнкәйне һәм мине кечкенә генә үтенеч белән дә кыен- сындырырга курка иде. Иң бәләкәй хезмәт өчен дә түбәнчелек белән рәхмәт әйтергә бервакытта да онытмый иде. Ә инде әгәр дә, эшеннән аерылып, берничә минутка гына ашханәгә яки кухняга килеп керсә, минем белән һәм әнкәй белән дусларча сөйләшергә һәрвакыт тема таба торган иде.
Аның белән сөйләшкәндә, монда, гади Питер шартларында ул зур куркынычтан, янаудан, ихтимал, үлем куркынычыннан яшеренеп ята икәнлеген күз алдына ки-терүе кыен иде. Ул бу турыда беркайчан да сөйләми, тынычсызлану да. борчылу да күрсәтми иде.
Бервакыт без бик тынычсыз бер төн кичердек. Вакыт уникедән узган, бөтенебез дә йокларга яткан идек. Кинәт, кара баскычтан звонок кискен шалтырап китте. Без әнкәй белән кухняда йоклый идек һәм беренче булып сикереп тордык. Кем булыр икән бу? Безнекеләр бөтенесе дә өйдә, иптәшләр күптән кайтып киткәннәр, алардан берәүнең дә бу вакытта килүе мөмкин түгел, бигрәк тә — унике сәгатьтән соң капкалар һәм подъезд бикләнә торган иде.
һәм шул чакта безнең янга, тиз хәрәкәтле һәм берни дә булмагандай тыныч килеш, Ленин килеп чыкты.
— Ачарга кирәк, Ольга Евгеньевна, — диде ул.
Әнкәй әкрен генә ишек янына килде. Беравык икеләнеп торганнан соң ул:
' — Кем бар анда? — дип сөрады.
— Бу мин! Үз кеше! Ачыгыз әле, зинһар! — дип дәштеләр аннан. Тавыш — хатын-кыз тавышы иде.
Әнкәй ишекне ачты — бусагада бәләкәй чемодан тоткан бер хатын басып тора иде.
— Мин Москвадан. Ленинга йомыш белән, — дип аңлатты ул.
Хәтерлим, бу — Ногина иде.
Ленинның ничек ачуланганын мин шунда беренче тапкыр күрдем:
— Болай булгач сез нинди конспиратор соң? — диде ул, Ногпна- га. — Сез соң аңлыйсызмы, бөтен эшне хур итүегез, безне, һәм шулай ук квартира хуҗаларын да, куркыныч астына куюыгыз мөмкин иде бит!
Ногина йомышның ашыгыч булуы белән аклана башлады. Владимир Ильич аның дәлилләрен кабул итмәде.
Барыбер, сез иртәне көтәргә тиеш идегез,— диде ул һәм, үзен ихтирам итүче һәрбер подпольщик үтәргә тиешле кагыйдәләрне яңадан саный башлады. Соңынтын Владимир Ильич үз бүлмәсендә Ногинаны тыңлады, ул иптәшләрнең йомышларын Ленинга тапшырды.
Лемин янына һәркөн диярлек Сталин килеп йөрде. Ильичның безнең квартирага күчүенең беренче көнендә үк аның янына Сталин белән бергә Серго Орджоникидзе килде. Ул көнне Ногин да, Стасова да булдылар. Ильичка үзен вакытлы хөкүмәт кулына бирергә ки- рәкме-юкмы турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Сталин һәм Серго бердәм рәвештә моңа каршы тордылар — Керенскийның вәгъдәләренә ышанырга ярамый икәнлеге алар өчен ачык иде.
— Юнкерлар Ленинны, төрмәгә ялткәнчегә кадәр үк, үтерәчәкләр,— диде Сталин.
Бервакытны Ильич янына, Сталин белән бергә, Мария Ильинична килде. Бу — «Правда»ның юнкерлар тарафыннан туздырылуының икенче көнендә булды.
Шуннан соң озак та үтмәстән безгә Полетаевның улы Михаил килде. Ленин ашханә бүлмәсенә чыкты һәм Полетаев шунда ук, минем белән әнкәй алдында, Керенскийның тәкъдимен Каменевның кабул иткәнлеге һәм бүген VK арестка утырачагы турында Ленинга белдерде. Хәтта аның артыннан карета җибәрәчәкләре дә мәгълүм иде.
Без Михаил Полетаевның сүзләре Владимир Ильичка гаять авыр тәэсир иткәнлеген сиздек.
Ул әнкәйгә мөрәҗәгать итте:
— Ольга Евгеньевна, минем сезгә йомышым бар. Каменевка барырга кирәк. Лца минем катгый таләбемне тагын бер тапкыр тапшырыгыз: — Керенскийның тәкъдименә һичбеп хәлдә дә килешмәскә...
Әнкәй китте. Ул бик тынычсыз хәлдә әйләнеп кайтты һәм, үзе белән булган бөтен хәлләрне сөйләгәндә, бу тынычсызлыгын яшерә алмады.
Баскычта, Каменев квартирасына күтәрелгәндә, әнкәй Ногшшы очраткан. Ул югарыдан төшеп килә
А. С. А л ля л уем булган һәм әнкәйне туктаткан:
— Кемнән һәм ни өчен баруыгызны төшенәм. Бөтенесе дә юкка гына булыр дип уйлыйм. Анда,— ди ул югарыга күрсәтеп, — карар кабул ителгән инде.
Әнкәй югарыга менгән һәм звонокны шалтыраткан. Ишекне Каменевның хатыны ачкан. Әнкәйнек Лениннан килгәнлеген белгәч тә ул сискәнеп киткән:
— Юк, юк!.. Каменевка керергә ярамый. Ул үзен бик начар хне итә... Каменевка нәрсә белдерергә теләвегезне м*иңа әйтегез.
Әнкәй, үзен Каменевка җибәр- мәячәкләрен аңлагач, Ленинныц таләпләрен сөйләп биргән. Каменевның хатыны ямьсез кычкырын Җибәргән:
— Каменев үзенә нәрсә эшләргә кирәклекне үзе белә! Ул мөгаль- лимнәргә мохтаҗ түгел...
һәм шунда ук икенче бүлмәгә кереп югалган. Чак кына ачык калган ишек аркылы аның коты- рыикы тавышы ишетелеп торган. Ул әле генә әнкәй тапшырган Ленин сүзләрен кабатлый һәм шашып кычкырына;
— Син моңа һичбер хәлдә дә риза булырга тиеш түгелсең! Безгә үлем куркынычы яный. Әгәр дә син Керенскийның тәкъдимен һич кичекмәстән кабул итмәсәң без һәлак булачакбыз!
Ул янаудан ялыну-ялбаруга күчә. Шуннан соң ул әнкәй янына чыга да, Каменевның чыннан да вакытлы хөкүмәт тәкъдимен кабул иткәнлеге һәм бүген үк арестка утырачагы турында һәм моның инде властьларга мәгълүм икәнлеге турында белдерә.
И"ьпч әнкәйнең сүзләрен тыңлап бетерде һәм аның йөзендә үпкә дә, ачу да чагылмады, ул бары тик җилкәләрен җыерды да:
— Шулай булачагына мин ышанган идем диярлек... — диде.
һәм үз бүлмәсенә кереп китте.
Безнең адрес артык күпләргә билгеле булды һәм Ленинның ачы-
Her эл ек л эр б<
лу куркынычы һаман арта барды. Шунда менә Ильичның Сестроре- мкнга, Разливка китүе турында фикер туды.
Ленин үзенең анда китүенең барлык вак-төякләрен әткәй белән бергә тикшерде. Ильич Приморский вокзалга баруның төгәл юлын билгеләргә һә№ кәгазьгә сызарга теләде.
Ул районда күп еллар эшләгән әткәй барлык тыкрыкларны һәм почмакларны яхшы белә иде.
— Мин сезне илтеп җиткерермен, -—диде ул. — Миңа анда барлык борылышлар мәгълүм. — һәм әткәй нинди урамнар һәм тыкрыклар аша барырга кирәклекне саный башлады.
Ильич, шулай да, барасы юлны шәһәр планы буенча алдан сызып кую кирәклеген таләп итте. Икенче конне Ильичка бу планны китерделәр. Әткәй белән бергә алар аны җентекләп өйрәнергә тотындылар, ә шул ук көннең кичендә Владимир Ильич безнең өйдән китеп барды.
Китү билгеләнгән сәгатькә Иосиф Виссарионович килде. Барыбыз да Ильич бүлмәсенә җыйналдык. Ленинны, танымаслык итеп, ничек киендерергә кирәклек турында уйлаштык. Әнкәй Ильичның йөзен һәм маңлаен бинт белән бәйләргә тәкъдим итте. Башта бу тәкъдимне яхшы дип таптык һәм әнкәй, киң бинт алып, аның белән Ленинның башын чорный башлады. Ләкин Ленин, көзгегә карап алып, әнкәйне туктатты.
— Юк, Ольга Евгеньевна, болай ярамас кебек. Мин моның белән үземә игътибарны тизрәк тартырмын. Ярамас...
Бинтны чиштеләр.
— Кырыну барыннан да әйбәтрәк булмасмы? Карагыз әле, сакал- мысксыз мин нинди булып күренәм икән, — дигән тәкъдим кертте Ленин.
Ахырда, Ленинның сакал-мыегын i кырырга кирәк дигән тәкъдимгә тукталдык. Берничә ^минуттан соң инде Ленин, сабынланган йөзе белән, урындыкта утыра иде. Иосиф Виссарионович парикмахегр булды. Сакалсыз-мыексыз Ленин чыннан да танымаслык булып әверелде.
— Ә хәзер, ягез, кепканы үлчәп карыйбыз, — дип әткәйгә мөрәҗәгать итте Владимир Ильич.
Лениң әткәйнең пальтосын һәм кепкасын киячәге алдан ук хәл кылынган иде. Басып киелгән кепкадан, әткәйнең өстә капчыксымаы ята торган озын һәм төсе киткән пальтосыннан Ленин фин кре-стьянына бик ошады. Болай киенү уңышлы дип танылды. Ленинны квартирадан Сталин һәм әткәй озатып чыктылар. Урамда аерым-аерым бардылар. Алда Ленин барды. Аңардан арттарак Сталин һәм әткәй атлап киттеләр.
Бөтенесе дә уңышлы барып чыкты. Приморский вокзалга тыныч кына барып җиттеләр һәм аннан Владимир Ильич, тыгыз төялгән дача вагонында, беркем тарафыннан да сизелмичә, Разливка китте.
**
(
Иосиф Виссарионовичның Рож- дественкадагы бүлмәсе ниһаять үзенең хуҗасын көтеп алды.
Ильич киткәннән соң Сталин безгә керде. Аның безнең квартирага күчүе турында сүз башладык.
— Сезгә күчәргә бик теләр идем, — диде Иосиф Виссарионович, — ләкин хәзергә ярамас дип уйлыйм. Квартира артыннан эзәрлекли башлаулары мөмкин. Минем аркада сезгә күңелсезлекләр булуы мөмкин.
— Безнең турыда, Иосиф, борчылмагыз. Без эзәрлекләүләргә күнеккән инде, — дип җавап кайтарды әнкәй. — Квартирада сезнең булуыгызга мин шатланачакмын гына, ләкин бу сезнең өчен куркынычлы икән — ул чакта әлбәттә бераз көтү яхшырак булыр.
Ләкин бер атнадан соң, Иосиф Виссарионович безгә яңадан килгәндә, әнкәй өзеп әйтте:
64 А. С. Аллидуэм
— Безнең йортны күзәтмиләр бугаи. Безгә күчеп килегез. Монда яхшылап ял итә алырсыз, тыныч йокларсыз, нормаль яши алырсыз.
Шулай итеп Иосиф Виссарионович бездә калды.
Безгә күчкән көнне Сталин гадәттәгегә караганда борчылганрак булып күренде. Кич бик сон. гына кайтты. Чәй эчкәч тә (үз бүлмәсенә кереп китте һәм без йокыга кит-кәндә дә әле аның бүлмәдә йөргән аяк тавышлары ишетелеп торды. Ул, мөгаен, бик соң гына йокларга яткандыр, чөнки аның бүлмәсендә ут озак сүндерелмәде. Иртә белән ул инде без ашап утырганда гына ашханәгә килеп керде. Чәй ясалган стаканны алып ул:
— Яхшы йокладым, күптән болай йокларга туры килмәгән иде, — диде елмаеп.
Шуннан соң, нәрсәнедер хәтерлә- гәнсыман, шушы сүзләр белән әнкәйгә мөрәҗәгать итте:
— Әгәр дә мин бер көн яки ике көн кунарга кайтмасам, сез борчылмагыз. Мин эштә булырмын, тагын, саклык күрсәтү дә кирәк булыр.
Ул, чыннан да, берничә көн бездә кунмады. Тик бүтән кием кию, бер стакан чәй эчү яки үз бүлмәсендә бер ярты сәгать йоклап алу өчен генә ул кайчакта кич белән, кайчакта бик иртә безгә килеп чыккалый иде.
Сталинның безгә күчүе партиянең VI съезды ачылу вакытына туры килде.I
Бу съезд ярым легаль рәвештә үткәрелде. Керенский агентлары съездда катнашучыларны нык эзәрлекләделәр, алар Үзәк Комитет членнарын аеруча тырышлык белән сагаладылар. Съездда доклад ясаган Сталинга һәрвакыт сак булырга туры килде. Менә шуңа күрә дә бу көннәрдә ул безгә кунарга кайтмады.
һәм бары тик эштән тыш сәгатьләрдә генә азрак ял итеп алу өчен безгә кергәли иде.
Аның барлык әйберләре үзе әле сөргеннән үк алып кайткан, чыбыктан үргән бәләкәй кәрзиидә иделәр. Анда аның кулъязмалары, китаплары, кайбер кием-салымы саклана иде. Аның инде бик күптәнге, кыршылып беткән бер генә
I VI съездның утырышлары башта Сампсопиевский проспектта Сергеевское бр.тегво бинасында, аннары Нарва заставасы янындагы мәктәп бинасында үткәрелде (Хәзер анда Нарва культура йорш).
костюмы бар иде. Бервакытны әнкәй аның пиджагын ямарга дип алган иде һәм, җентекләп карап чыкканнан соң:
— Сезгә, Иосиф, мондый тузган костюмда артык йөрергә ярамый. Әлбәттә, яңасы кирәк, — диде.
— Беләм, бөтенесен дэ беләм, Ольга. Тик аның белән шөгыльләнергә вакыт юк. Менә әгәр дә сез булышсагыз...
Әнкәй, Маня апай белән бергәләп, магазиннарда йөреп чыктылар һәм Иосиф Виссарионовичка бик таман килгән костюм табып алып кайттылар. Сталин бик канәгать булып калды һәм тик аңа җылы эчлек куюны әнкәйдән үтенде. Ул чакта аның тамагы авырта иде һәм ул, гомумән, якалар, галстуклар йөртергә яратмый иде. Бөтен нәрсә дә кулыннан килә торган Маня апай Иосиф Виссарионовичка кара бархаттан, биек якалы ике эчлек тегеп бирде.
Рождественкадагы бүлмәләрдә тормыш җанлырак, шау-шулырак булып китте.
Федя кайтты. Укулар башлануга Москвадан Надя килде.
Ул миннән бөтенесен сораштыра һәм үзе дә күргән-белгәннәре турында минем белән уртаклашырга ашыга.
— Ленин! Ленин бездә булган! Син бәхетле, Ленинны күргәнсең!— ди ул дулкынлану бсләи, һәм кинәт көлеп җибәрә. — Сип уйлап кына кара, нинди гаҗәп бу. Аида, дачада да, шулай ук ике лагерьга бүленделәр. Безнең белән бергә булмаганнары большевиклар ту-
Истәлекләр 65
рында, Ленин турында төрле әкиятләр уйлап чыгардылар. Мине .мыскыллау өчен, артымнан: «Кара син аны, нинди... большевичка! Синен әтиең Ленинны яшереп ятучылардан булуы юкка гына тү-гел...» дип кычкырып калалар иде.
Пианинога ул чиктән тыш шатланды, аңарда үзенең яраткан көйләрен уйнады һәм, юлдан арып кайтканга күрә, озакламый йокларга ятты.
Надя хуҗалык белән шөгыльләнергә, өйдә үрнәк тәртип булдырырга ярата иде.
Килүенең икенче көнендә ул нртә таңнан ук эшкә кереште. Барлык әйберләрне дә урыннарыннан күчерде, ашханәдә һәм йокы бүлмәсендә бөтенесен яңадан җыештырды.
Күчерелеп йөртелгән мебельләр тавышына Сталин килеп күз салды.
— Нәрсәләр эшләнә монда? — дип гаҗәпләнде ул. — Бу нинди шау-шу? — һәм шунда ул алъяпкыч бәйләгән, щетка тоткан Надя- ны күрде. — Ә, бу синмени?. Әйе, күренеп тора — чын хозяйка эшкә керешкән!
— Ә нәрсә! Начармыни? — дип, Надя каршы торырга хәзерләнде.
— Юк, юк! Бик яхшы! Тәртип урнаштырыгыз... Күрсәтегез аларга бөтенесенә дә...
Иосиф Виссарионович иртәдән үк, безнең белән бергә чәй эчкәннән сон, көне буена китә иде. Аңа һәр көнне дә өйгә, үз бүлмәсенә кайтырга туры килми иде. Әткәй дә еш кына өйдә кунмый иде. Кичләрен ашханәдә без, Надя белән икәү, аларны озак көтеп утыра чдек.
Мин Смольныйда эшли идем. Большевикларның көче артып тор-ганлыгын без белә идек. Кич белән өйгә кайткач бу турыда мин Надяга сөйли идем. Ул түземсез- kiCK белән сораштыра:
— Бүген кем чыгыш ясады? Син кемне тыңладың, иптәшләр ни турын,.a сөйлиләр?
Надя әле укып йөри иде, ләкин гнмна иядә аңа бөтенесе ят, кы-
; j ,с. ә.* и-12. зыксыз һәм ерак иделәр. Аның уйлары большевиклар турында гимназисткалар тарафыннан гайбәтләр кабатланып торган классларда түгел иде. «Жанкай»-Керенскийга сокланып баш июче гимназисткалардан ул күптән инде югары үскән һәм аларның фикерләрен үзгәртергә маташунын мәгънәсез икәнле-ген дә яхшы белә иде. Гимназисткаларның күпчелеге, мөгаен, өйләрендә ишеткәнне кабатлыйлар:
— Большевиклар! Коточкыч, коточкыч!.. Алар нәрсә телиләр? Бөтенесен юк итәргә телиләр!
Большевиклар турында, аларның нәрсә өчен көрәшүләре турында ул гимназисткалар нәрсә генә беләләр соң? Ләкин бу турыда кычкырып сөйләргә әле ярамый. Үзеңә, дошманнар аулап йөри торган кешеләр була торган өйгә игътибарны тарту һич тә ярамый. Ләкин Надя үзенең дөньяга карашын яшерми.
— Менә шул, бөтенләй большевичка булып дан казандым, — дип белдерде ул бервакытны. Һәм безгә шушыларны сөйләп бирде: — Аңлыйсыңмы, кинәт гимназисткалар иганә җыярга уйлаганнар. Ниндидер кимсетелгән чиновниклар өчен... Безгә килгәннәр, барысын да йөреп чыгалар, һәркайсы нәрсәдер бирә, иганә кертә!.. Минем янга киләләр. Ә мин, барысы да ишетсен өчен, кычкырып әйтәм: «Мин иганә бирмим» дим. Алар, әлбәттә, аптырап-каушап киттеләр. «Нишләп иганә бирмисең? Синең» мөгаен, яныңда акчаң юктыр, син, мөгаен, өйдә онытып калдыргансыңдыр» диләр миңа. Мин тагын кабатлыйм: «Юк, минем акчам бар... Ләкин мин чиновниклар өчен иганә бирмим...» Менә шунда инде күтәрелеп китте әй. Бары да бер тавыштан: «Ул большевичка бит! Әлбәттә, большевичка...» дип кычкырына башладылар. Ә мин бик канәгать... Әйдә, белә бирсеннәр.
Мин Надяның хаклы рәвештә барын да белергә омтылуын һәрвакытта да канәгатьләндерә алмый идем. Смольный бүлекләренең бер-
6 Л. С. Аллилуеве
еендә көндәлек канцелярия эшләрендә булганда, тирә-якта нәрсәләр эшләнгәнлекне бөтенесен дә белеп бетерә алмый идем. Шуңа күрә без икебез дә үзебезнекеләрнең өйгә кайтуларын түземсезлек белән көтеп ала идек. Без яңа вакыйгалар турында, бүгенге хәлләр турында хакыйкатьне белергә ашыга идек.
Выборгскндагы, Васильевскида- гы, Нева заставасындагы заводлар турында әткәй сөйли иде. Эшче- болыиевикларның йогынтысы һәм авторитеты ипчек һаман үсә баруы турында ул көннән-көн ышанычлырак итеп сөйләп бнрә иде. Заводлардагы вакыйгалар турында Иосиф Виссарионович безнең әткәйдән бик җентекләп, вак-төякләренә кадәр сораштыра иде. Ул бөтен нәрсәнең дә эченә керә, алда нишләргә кирәклек турында әткәйгә киңәшләр бирә, ышанмаучылар- ны, чайкалучыларны нинди сүзләр белән уңышлы кыйнарга кирәк икәнлеген әйтә иде.
Без Сталинның сүзләрен йотлыгып тыңлый идек. Большевиклар тарафыннан эшләнә торган гаять зур эш сиземлерәк, аңлаешлырак була бара иде.
Кайчакларда Сталин берничә көннәр бездә булмый иде. Без аны, йокларга озак вакыт ятмыйча, көтеп тора торган идек. Шулай да була торган иде: без инде өмитне өзеп йокларга яткач, көтмәгәндә ишекне кемдер шакый башлый. Шунда без Сталинның:
— Әллә йоклыйсыз да инде? — дигән тавышын ишетәбез. — Торыгыз! Әй сез, йокы капчыклары! Мин чабак балыгы, икмәк алып кайттым...
Без сикереп торабыз да, ашык- пошык киенеп, кухняга чәй хәзерләргә чабабыз. Еш кына, ашханәдә йоклый торган әткәйне һәм әнкәйне уятмас өчен, без Иосиф бүлмәсендә җыйнала торган идек, һәм бүлмәдә кинәт шау-шулы һәм күпелле булып китә торган иде. Сталин шаяртып сөйли торган иде. Ул бүген үзе белән очрашкан кешеләрне тасвирлап, аларны компакта карикатура рәвешендә, кайчакта ачу яки эчкерсез көлү белән күрсәтә торган иде. Авылдан яңа гына килгән яшь кызчык өйдә аның ачусыз шаярулары өчен мишень була торган иде. Аны Паня дип атыйлар’ иде. Ул, төньякта торучыларга хас булганча, «о» тавышына басым ясап сөйли һәм еш кына:
— Безме... скопскилар без! — дип кабатлый торган иде.
Сталин көлеп, шулай ук «о» тавышына басым ясап:'
— Скопскилар, — дип кызны үчекли торган иде. — Нәрсәдән сез, скопскилар, шундыйлар ә? Я әле, сөйләп бир әле?
Паня, алъяпкычы белән йөзев каплап, фыркылдап җибәрә:
— Әй-лә, нинди син үзең, һаман көләсең! — һәм барыбызның да хахылдап көлүебез астында тагын да кабатлый: — Әлбәттә инде, скопскилар без. I
Иосиф Виссарионович кешеләргә кушаматлар тагарга ярата иде. Аның үзенең шаян, яраткан кушаматлары бар иде. Әгәр аның кәефе аеруча яхшы булса, ул чакта безнең белән сөйләшкәндә «Епифан- нар — Митрофаннар» дип эндәшүне бпк еш кабатлый торган иде.
— Я, ничек, Епифаннар? Нәрсәләр ишетелә? — дип сорый торган иде.
Безнең кайсыбызны булса да күңеллелек белән шаяртып, якв йомышны төгәл үтәмәгән өчен, | нинди дә булса абайсызлык өчен тиргәп ул: «Эх, Митрофаннар сез, Митрофаннар!» дип кабатлый торган иде.
Аның тагын да «Тишка» дигән бер сүзе бар иде. Ул сөргендә кулына ияләштерелгән эткә шундый кушамат биргәнлеге турында сөйләде. Бу этне искә алырга ярата иде.
— Ул минем сердәшем иде.— ди Сталин. — Шулай кышкы кичләрдә утырасың, — әгәр лампада керосин булса, — язасың яки укыйсын, ә Тишка салкыннан йөгереп керә, аяк араларына кысылып яга,
Истәлекләр 67
ырылдый, әйтерсең, лә сөйләшә. Иеләсең дә, аның колакларын тарткалыйсың, «Нәрсә, Тишка, тышта озак йөреп туңдыңмыни? — днп сорыйсың, — я җылын, җылын».
Полярдагы озын кичләрдә аңа ничек белеш-остяклар килүе турында сөйли.
— Берсе бүтәннәренә караганда ешрак килә торган иде. Тезләнеп утыра да, минем молния-лампама күзләрен бер генә дә йоммыйча карый. Әйтерсең лә, бу яктылык аны үзенә тартып тора. Ул, бер генә сүз дә дәшмичә, идәндә шулай бөтен кич буе утыра ала иде. Мин аңа вакыт-вакыт үземнең трубкамны суырырга бирәм. Бу аның өчен зур шатлык була торган иде. Без бергәләп кичке ашка туңдырылган балык ашый торган идек. Мгн балыкны шунда ук турый идем. Башын һәм койрыгын Тишка ала торган иде.
Сөргендә Сталин, югарыда инде әйтеп үтелгәнчә, балыкны үзе аулап ала булган, җылы көннәрдә үк запас хәзерләп куя булган. Кышларын да шулай ук запасны тулыландырып торырга туры килгән. Җәтмәләрне бәкеләргә урнаштырып, аларга килү юлларын билгеләп маяклар утырта булганнар. Бервакытны, кыш көне, ул ауны тикшерү өчен балыкчылар белән юлга чыккан. Юл якын түгел — берничә километр барырга кирәк булган. Елгага җиткәч аерылышканнар. Сталин үз җәтмәләре янына киткән. Балык бик күп тотылган булган һәм Сталин, авыр балык бәйләмен аркасына күтәреп, кайтырга чыккан. Бер дә көтмәгәндә кар бураны күтәрелгән һәм тиз үк буран нык көчәеп киткән. Поляр төне караңгылыгында бернәрсә дә күренмәслек булган. Бик каты салкын булган. Ачы җил битне кыйный, аяктан ега. Туңган балыклар бәйләме җилкәне тагын да ныграк баса, ләкин Сталин ул йөкне ташламый. Аңардан аерылу — үзеңне ачлыкка дучар итү дигән сүз. Сталин, һичбер туктамыйча, х;ил белән көрәшә-көрәшә, алга бара. Юлга кадап куелган маяклар күренми — аларны, күптән инде кар каплаган. Сталин һаман алга бара, ләкин торак һич тә якынлаш-мый. Шулай ук мыни юлдан ада- шылган?
һәм кинәт, бөтенләй янәшәдә, шәүләләр күренә, тавышлар ишетелә.
— Го-го-го! — дип кычкыра ул. — Сабыр итегез!
Ләкин шәүләләр бер читкә ыргылалар да юк булалар. Тавышлар тына. Буран шаулавы арасында ул бары тик үз аркасындагы туйган балыкларның бер-беренә бәрелүләрен генә ишетә. Көчтән язып булса да ул һаман алга баруда дәвам итә. Туктап калу — һәлак булу дигән сүз. Буран һаман котыра, ә ул ныклы рәвештә анын белән көрәшә, һәм, инде бернәрсәгә дә өмит калмаган булып күренгәндә, эт өрү тавышлары ишетелә. Төтен исе борынга бәрелә. Торак урыны! Беренче ызбага ул капшанып барып җитә һәм эчкә кереп, хәлсезлектән сәкегә ава. Ул килеп керү белән хуҗалар урыннарыннан күтәреләләр.
— Осип, синме бу? — Алар куркудан стенага сыгылалар.
— Әлбәттә мин. Урман анасы түгел лә!
— Ә без сине очраттык һәм су анасы килә дип уйладык. Куркыттык та качып киттек.
һәм кинәт идәнгә нәрсәдер тә- шеп бәрелә. Бу — Сталинның мөзен каплаган боз катламы шулай кубып төшә. Менә нәрсә өчен икән анда, юлда балыкчылар шулай куркып качып киткән булганнар. Ул, бөтен йөзе боз белән капланган, сакал-мыекларыннан бозбар- маклар асылынып торган хәлендә, аларга су анасы булып күренгән икән. Шулар өстснә әле аркасында бер-беренә бәрелеп шыбырдап торган балыклар! Каушау-аптырау белән үзен, чолгап алган остякларга карап ул көлеп җибәрүдән тыела алмаган.
Буран турында сөйләп:
— Ул чакта мин рәттән унсигез
68 А. С. Аллилуева
сәгать йокладым,—дип искә төшерә.
Кайчакта, Сталин бүлмәсендә кичен чәй эчеп утырган вакытларда, ул кровать янындагы әйләнмәле этажеркага килә дә, Чехов томын ала.
— Укып алсак шәп булыр иде ә. Телисезме, мин сезгә «Хамеле- он»ны укыйм?
Чеховның «Хамелеон», «Унтер Пришибеев» һәм башка хикәяләрен ул бик ярата. Ул, «Хамелеон»да катнашучы кешеләрнең кабатланмас көлке репликаларына аеруча басым ясап укый. Без барыбыз да шаркылдап көлешәбез һәм тагын да укуын сорыйбыз. Ул безгә еш кына Пушкиннан һәм Горькпйдан укый иде. Чеховның «Душечка» исемле хикәясен бик ярата һәм ядтан белә иде диярлек.
Танышлардан кайсысын булса да ул еш кына:
— Ә. улмы! Менә дигән «Душечка», — дип Чехов сүзе белән билгели торган иде.
Иң зур һәм җитди вакыйгалар турында сөйләгәндә дә ул аларның көлке якларын басым ясап күрсәтә ала торган иде. Аның юморы кешеләрне һәм вакыйгаларны төгәл һәм ачык итеп күрсәтә иде. Ленинга арестка утырыргамы-юкмы мәсьәләсен Үзәк Комитет утырышында тикшерү турында сөйләвен безнең өйдә ничек кабатлануны хәтерлим. Темпераментлы Серго Орджоникидзеның, ничек итеп, булмаган хәнҗәргә ябышкан булып:
— Ильичның арестка алынуын теләүче кешене хәнҗәр белән кадап үтерәчәкмен! — дип кычкырып җибәрүен Сталин бик кызык итеп тасвирлап күрсәткән иде.
Безнең яшь дусларыбыз белән, Федяның безгә һәрвакыт-килеп йөрүче иптәшләре белән, минем һәм Надянын дус кызлары белән Иосиф Виссарионович бертигез якын иптәшләрчә аралаша белә иде.
Иосиф Виссарионович өйгә ничаклы соң кайтмасын, ул, безнең белән бергәләп чәй эчкәннән соң һәм әнкәй, әткәй белән сөйләшүләрдән соң һәрвакыт эшкә утыра иде. Арыганлык үзенекен итә иде булса кирәк, һәм шуның өчендер, Иосиф Виссарионович эш өстәле алдына утырыр алдыннан аз гына вакытка кроватька ятып алырга гадәтләнеп киткән иде. Ул, трубка-сын төтенләтеп, бер ноктага төбәлгән туры уйчанлык белән һичбер дәшмичә ятып тора, ә шуннан соң тиз үк урыныннан күтәрелеп, бүлмә буйлата берничә адым ясый да, өстәл алдына эшләргә утыра иде. Бервакыт ничектер шундый хәл булды: Сталин, төтен чыгарып торган трубкасын кулына тотып яткан килеш йоклап китә. Бүлмә эче төтен белән тулгач кына ул уяна: трубка утыннан кабынып киткән юрган пыскып яна булган.
— Минем белән мондый хәлнең булуы беренче тапкыр түгел, — дип үкенечле пошыну белән аңлатып бирде Сталин, — ничаклы нык торсам да, кинәт шулай йокыга китеп барам.
Сентябрь аенда Петроградта, Александринский театр бинасында, демократик киңәшмә ачылды. Бу киңәшмәдә мин тагын мандат комиссиясендә эшләдем. Кавказ- лылар белән шатлыклы очрашуларыбызны хәтерлим. Киңәшмә эшли башлаудан бер-ике көннән соң Сталин Кавказ группасыннан бер иптәшен безнең өйгә алып килде. Без аны танымый идек. Иосиф Виссарионович:
— Танышыгыз, — минем иптәшем, — диде.
Зур, яхшы күзләре белән елмаеп, ояла-ояла гына барыбызның да кулын кыскан бу кунакка без кызыксыну белән карадык. Ул безнең күңелебезне берьюлы үзенә тартты. Ул буйга бик озын түгел, кара, тигез чәчле, ябык, тонык йөзле иде. Сөйләшкәндә аның Кавказ акценты сизелеп тора иде. Сталин безгә:
— Бу Камо. Тыңлагыз аны. Ул сезгә шундый гаҗәеп хәлләр турында сөйләр!.. — диде.
Истәлекләр 69
Чыннан да, бу кунак — легендар маҗаралар герое Камо иде. Сталин аны дусларча үртәп алды:
— Беләсезме, ни өчен аны Камо дип атыйлар? — чөнки ул һәрвакыт кому, кому!II дип колакларга тукый.
Сталинның шаяруларына Камо тик елмая гына иде.
Сталин кунакны бездә калдырды да, үзе китте һәм, саубуллашканда:
— Сез аңардан сораштырыгыз, ул сезгә үзенең барлык маҗараларын сөйләп бирсен,— дип өстәде.
Камо бездә бөтен кич буе утырды һәм без вакытның ничек үткәнен дә сизмәдек — революциянең бу чын романтигы сөйләгән хәлләр безне шул чаклы биләп алган иде. Камоның тарихы хәзер бөтенесенә дә, аның биографиясе буенча, яхшы мәгълүм, ләкин ул чакта без бу ярым фантастик тормыш турында ишетеп хайран калган идек.
Тнфлистә дәүләт банкысын экс-проприацияләү кебек атаклы вакыйганың катнашчысы булган Камо Германиядә кулга алынган булган. Төрмәдә ул үзен акылдан шашкан итеп күрсәткән һәм гаять зур тәҗрибәле немец врачларын алдаган. Ул күп еллар буе төрмәдә ябылып яткан һәм бик күп тапкырлар кыю рәвештә качып киткән. Аның төрмәдә чакта үз кулына ияләштергән чыпчык турында сөйләгәннәре безне нык тәэсирләндерде. Камо безгә Сталин турында күп сөйләде — һәм аның әкрен, тыныч гавышы, шат. күтәренке рухлы булып китә иде. Сталин Камоның беренче остазы булган.
Революция вакытында Камо Харьковтагы каторга төрмәсендә булган. Ул аннан ничек качарга җыенганлыгы турында безгә бик юфсыйллап сөйләде. Ул үзен үлгән итеп күрсәтергә һәм үлекләр бүлмәсенә чыгарып ташланган җирдән качып китәргә теләгән. Ләкин февраль революциясе Камоны азат иткән. Үзенең гаҗәп кыю планын тормышка ашырырга туры килмәүгә ул бераз үкенә булып күренде безгә ул чакта.
Шуннан соң ул киләчәк турында сөйли башлады.
— Властьны үз кулыбызга тартып алганга чаклы әле сугышырга туры киләчәк, — диде ул.
Большевикларның җиңәчәгенә ул бер дә
II К<*мг;>, кемгә!
шикләнми иде.
Большевиклар әлбәттә җиңәчәкләр, — без дә моңа шикләнми идек. Безнең Ваня абый Выборг ягында торуда дәвам итә, без дә анда еш кына барып чыга идек һәм анда-гы эшчеләр властьның Ленин партиясенә бирелүен ачыктан-ачык таләп итә икәнлекләрен без белә идек. Безнең Сампсониевский проспектның ничек кайнавын без күрен тордык. Анда бары тик большевистик ораторларны гына тыңлыйлар иде. Меньшевикларга анда бөтенләй күренмәү яхшырак иде.
— Менә тиздән Ленин килер, — диләр иде Выборг ягында. — Ул чакта бөтенесе дә бүтәнчә булыр...
Ләкин Ленин Питерга әле кайта алмый иде. Аның Разливтан Финляндиягә киткәнлеген без белә идек. Бер көнне, Октябрь перевороты алдыннан, көндез, безнең квартирага кемдер шалтыратты. Мин ишекне ачарга чыктым.
Ишек алдында буйга озын булмаган, кара пальто һәм фин бүреге кигән бер кеше басып тора иде. Аның кыска мыеклы, сакалсыз йөзе миңа таныш түгел булып күренде.
— Сезгә кем кирәк? — дип сорадым мин гаҗәпләнеп.
— Сталин өйдәме?
һәм шунда мин аның тавышыннан Ленин икәнлеген таныдым.
— Я хода! Сез бит, Владимир Ильич, чын-чыннан фин булгансыз!
— Шәп, дөрес бит! — дип Ильич көлеп җибәрде.—Сталин өйдәме?— дип тагын бер тапкыр сорады ул.
Алгы бүлмәгә әнкәй килеп чыкты. Ул үзен-үзе тота алмыйча:
— Ах, мин ничек шатмын! Вла-
70 А. С. Аллилуева
днмпр Ильич!.. Исәнмесез!.. — дпп шатлыклы рәвештә кычкырып җибәрде.
Ильич аны кочаклап алды, алар үбештеләр.
Сталин өйдә иде һәм шул минутта ул да алгы бүлмәгә чыгып җитте. Ильичның тавышын ул үз бүлмәсеннән ишеткән. Әнкәй алар! ның икесен дә ашханә бүлмәсенә чакырды һәм нәрсә дә булса ашап алырга тәкъдим итте. Ленин баш тартты. Бик аз сөйләшкәннән соң ул, Сталин белән бергә, өйдән чыгып китте.
25 нче октябрьның, көзге кичендә булган бөек тарихи вакыйгаларның барлык җепләре Смоль- нынның Октябрь алдындагы киеренке тормышында бергә килеп тоташалар иде; Ленин, әле ачык рәвештә күренмәстән, үз күрсәтмәләренең үтәлүен күренмичә күзәтә, үзе, күренмичә, шунда була иде.
Сталинны мин Смольныйда күрә идем: ул өйгә тагын да сирәгрәк килә башлады. Кайчакта аста подъезддагы телефонга шалтырата иде.
Швейцарның чакыруы буенча безнен кайсыбыз булса да аска тешә һәм ул телефон аша:
— Бүген килермен, бәлки иртәрәк килә алырмын. Өйдә булырсызмы? — дип сорый торган иде.
Без, аның инде берничә төннәр йокламаганын анлап:
— Әлбәттә, әлбәттә килегез, тизрәк килегез, — дип үтенә идек.
— Тырышырмын. Ихтимал, бер сәгатьтән булырмын.
Бер сәгатьтән ул безгә килә алмый иде, ләкин без, аны көтеп, йокларга таралмый идек.
Ул килеп кергәндә безнең барыбызны да ашханә бүлмәсендә күрсә, бик канәгать була торган иде.
Сталин өйдә безнең белән, гадәттәгене, нык аралаша, тыныч шаярулар була торган иде.
— Ә без инде борчыла башлаган идек, — дип каршы ала аны әнкәй. — Нигә шул чаклы озак килми тордыгыз? Вакыты нинди бит — нәрсә дип уйларга да белми-сең.
Иосиф Виссарионович җиңелчә үртәп алу мөмкинлегеннән файдалана.
— Ни өчен борчылырга, — дип җавап кайтара ул, юри җитди төс алып. — Сезнең турыда мин тынычсызланырга тиешмен, Ольга Евгеньевна. Сез анда госпитальдә нинди речьләр сөйлисез! Керенский сезне күптән кулга эләктерергә тиеш.
— Сез һаман шаяртасыз, — ди әнкәй, тынычланмыйча, — ә менә сез үзегезгә карагыз, ничек ябыккансыз... Болан ярамый бит.
Ләкин Сталин һаман шаяртуында дәвам итә, без барыбыз да көлешәбез һәм әнкәй өметсезләнеп кулын селти.
Сталин еш кына гүзәл, простой Питер кешеләре турында — үзе очрашкан эшчеләр, моряклар, солдатлар турында сөйли иде. Ул аларда зур кешелек батырлыгы, простойлыгы,. тыйнаклы героизм сыйфатлары таба иде. Ул бу ке-шеләрдән кайсысының да булса үзен гаҗәпләндергән эшләре яки сүзләре турында сөйли һәм:
— Андый кешеләр белән бөтенесен дә эшләргә мөмкин... — дип кабатлый торган иде.
Ул каты хөкем итә дә белә иде. Куркакларны, ышанмаучылар- ны, хаиннәрне ул кыска һәм каты билгеләр белән тамгалый иде.
Мин аның Октябрь көне алдыннан безгә, өнгә килүен хәтерлим. Алгы бүлмәдә күн курткасын салып, Сталин безнен янга үтте — бу куртканы һәм шундый ук күн фуражканы ул көз башыннан ук киеп йөри иде. Без барыбыз да өйдә идек.
— А, Иосиф! — дип шатландык без.
Әнкәй аны ашатырга ашыкты. Сталин, бер стакан чәйне үз алдына алып, шәһәрдә нәрсәләр эшләнүе турында әткәй белән сөйләшә башлады. Әткәйне тыңлап бетергәч ул:
— Әйе, бөтенесе дә хәзер! — ди
Истәлекләр 71
де тыныч кына. — Иртәгә чыгыш I ясыйбыз. Барлык частьлар безнең кулда. Без властьны алырбыз.
Октябрьдан соң, Ленинның һәм аның көрәштәшләренең тырышлыклары белән халык власте урнаштырылганнан соң, Сталин шундый ук тыныч хәлендә өйгә кайтты. 25 нче Октябрь вакыйгалары ту-рында ул, кешеләрнең батырлыгына, аларның эшләгән эшләренең кыюлыгына һәм бөеклегенә сокланып сөйләде.
Балтик морякларының ничек телефон станциясен алулары турында ул тәфсыйллы рәвештә сөйләде.
— Алар тимердәй булып алга бардылар... Тәрәзәләрдән аларга юнкерлар ата, пулялар аларны бер-бер артлы кисеп ташлый, ә алар һаман баралар, каушамый- калтырамый баралар... Егетләр, егетләр! Менә алар чын рус кешеләре.
Моряклар турында ул тагын һәм тагын сөйләде. Бер броневикны биләп алган кечкенә генә төркем кронштадтлылар турында сөйләде. Бу эпизод турында ул шушыларны сөйләп бирде:
— Броневиктан пулемет сиптерә, аның командасы һичбер нәрсә белән исәпләшмичә алга ыргыла, ә матрослар чигенми. Машинаны чолгап алалар, «Ура, ура!» тавышлары яңгырый.
Броневик эчеидәгеләр каушап калалар. һәм биреләләр. Бөтен командирлары белән пленга бирелделәр.
һәм ул тагын кабатлады:
— Егетләр, егетләр!
Смольныйга хәбәр иттеләр: вакытлы хөкүмәт бикләнеп утырган Зимний дворецка кораллы эшчеләр бара, Питер гарнизоны частьлары хәрәкәт итеп баралар. Зимннйны штурмлау башланды.
Ә кич белән Смольныйда советларның 2 нче съезды ачылырга тиеш. Делегатларның күпчелеге — большевиклар икәнлеге инде билгеле. Смольныйга алар төрле яклардан киләләр, — алар барысы да эшче халык һәм крестьяннар. Мин делегатларга карыйм, алар белән сөйләшәм, аларга кай урынга үтәргә икәнлекне күрсәтәм. Минем эчке дулкынлануым нык ышануга күчә: без җиңәчәкбез. Ленинның Смольныйда икәнлеген инде мин беләм. Ул большевиклар фракциясендә чыгыш ясый.
Смольныйга съезд ачылуга мин Надяны алып барырга сүз бирәм.
Мин ничек тә булса өйгә кайтыя җитәргә һәм Надя белән кире килергә тиешмен. Кичке эңгер-меңгердә урамга чыга алдым. Надя өчен алган пропускны кесәмдә кысып тотып чабам, урамнарның тынычлыгына, алардагы тынлыкка һәм кешеләрнең бер дә булмавына га- җәпләнәм. Яңгыр сибәли. Көзге Питер җиле үзәккә үтәрлек булып исә.
Өйдә Надя үзе генә икән. Мин аны ашыктырам. Тиз-тиз генә нәрсәдер ашап алам да, Надя белән икәү чыгып китәбез. Төннең сөрсү- ле караңгылыгында һичбер нәрсә күреп булмый. Фонарьлар янмый. Без трамвай юллары буйлата барабыз, яңгыр кар белән алмашынды һәм безнең өстебезгә юеш кар ябалаклары куна. Урамда, бездән башка, һичбер үтеп баручы кеше юк. Без инде еракка киткәч, алда бер шәүлә күренде. Аны узып китәбез. Ул рельслар буйлап атлап баручы ниндидер бер карт кеше булыя чыкты. Аның белән янәшә башын түбән салган бер эт бара. Картның кулындагы таягы урам ташларына бәрелеп гүли.
Без көтелмәгән юлдашка шатланып:
— Сезнең этегез безне тешләмәсме? — дип сорыйбыз.
— Курыкмагыз, — ди карт. — Ул тешләми. Шушындый караңгыда кая барасыз соң сез, кызлар? Шәһәрдә тыныч түгел бит... Зимний янында сугыш бара дип сөйлиләр...
— Без эш белән, бабай, эш белән...
Карт икенче якка борылып китә һәм без күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыкта тагын үзебез гена калабыз. Ләкин әнә алда утлар җе-
72 А. С. Аллилуева
мелдн. Без Смольный мәйданына якынайдык. Смольныйның эчтән көчле яктыртылган тәрәзәләре дә күренә иде.
Часовойга пропускларыбызны күрсәтеп эчкә керәбез. Яктылык кинәт безнең күзләрне камаштыра, халык төркеменең шау-шуы һәм хәрәкәте безне шак катыра. Утырышлар залына үтеп керәбез. Таныш йөзләрне эзлибез, дулкынлану- лы тавышлардан, кычкырып сөйләшү, мөрәҗәгать итүләрдән без гаять зур вакыйга булганлыкка төшенәбез.
һәм, безгә каршы килә торган халык төркеме, арасында, без Сталинны танып алабыз. Ул иптәшләре белән чолганып алынган килеш атлап бара. Без аңа кычкырып дәшәргә батырчылык итәбез. Сталин туктала һәм безгә башын ия.
— Ә, сез!.. Килеп яхшы иттегез! Ишеттегезме? Әле генә Зимний алынды! Безнекеләр анда керделәр инде!
Ә икенче көнне, 26 нчы Октябрьның кичендә, Смольныйда, советлар съездынын утырышында мин Ильичны күрдем. Заллар һәм коридорлар, кичәге кебек үк, кешеләр тавышыннан шаулап, гөрләп торалар. Смольныйның утырышлар барган Колонналы залында һәркайда ха-лык утырган, ишек төпләрендә һәм аралык юлларда кешеләр стенадай булып басып торалар.
Меньшевиклар әле һаман да чыгыш ясарга маташалар. Ләкин зал аларны тыңламый. Урыннардан делегатлар:
— Китегез, комачауламагыз! — дип кычкыралар.
һәм менә Ленин, үзенең искерәк кара костюмын кигән, шундый гади, таныш Ленин трибунада күренә,
Делегатлар ярсып кул чабалар:
— Ленин, Ленин!
Барысының да йөзләре шатлыклы үзгәреп китә. Алар бит Ленинны, озак вакыт күрмәгәннән соя, аның алдан күрсәткән нәренец бөтенесе дә гамәлгә ашканнан соң, каршы алалар.
Тынлык урнашты. Ленин, үзенең кабатланмас хәрәкәте белән кулын алга сузып, сүз башлый:
— Россиядә пролетар революция төгәлләнде!...
Газиз Иделле тәрҗемәсе.