Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ


II. А. ДОБРОЛЮБОВ
Үлүенә 85 ел
Николай Александрович Добро-
любов—рус культурасы тарихында мәңге
онытылмаслык гүзәл эшлек- леләрнең
берсе. Кыю фикер иясе һәм
революционер-демократ булган
Добролюбов үзенең гомерен халыкны
азат итү эшенә хезмәткә багышлый.
Философиядә материализмны, әдәбиятта
һәм сәнгатьтә реализм һәм
халыкчанлыкны пропагандалаган
Добролюбов үзенең замандашларына
гаять зур йогынты ясады. Менә шуңа күрә
дә марксизм классиклары аңа югары бәя
бирәләр. Маркс һәм Энгельс аның -
әсәрләре белән таныш булалар. Энгельс
үзенең бер мәкаләсендә: «Добролюбов
һәм Чернышевский .кебек ике язучыны,
ике социалистик Лессингны тудырган ил
үлмәс...» ди. В. И. Ленин «Искра»да
басылган мәкаләсендә: «Добролюбов
бөтен укымышлы һәм фикер йөртүче
Россия өчен кадерле, ^л бөтен җан көче
белән алпавытлар башбаштаклыгын күрә
алмаучы һәм самодержавие хөкүмәтенә
каршы халык восстаниесен ярсып теләүче
язучы буларак кадерле», ди.
Добролюбов 1836 елда Нижний
Новгородта туа. Яшьтән үкГерцен- яың,
Белинскийның әсәрләре белән
кызыксына, аларны тирәнтен өйрәнә. Ул
самодержавиегә һәм крепостнойлыкка
каршы революцион .көрәш .максаты
белән яна башлый. 1855 елда язган
«Оленин табуты янындагы уйлар»
шигырендә ул: «Күтәрел, Русь... көрәш
бөек һәм изге!» ди.
Чернышевский белән Добролюбов
1856 елда очраша һәм Чернышевский аңа
бик зур йогынты ясый. Некрасовның
«Современник» журналында басылып
килә торган Чернышевский мәкаләләрен
Добролюбов чиксез яратыл укый.
1857 елдан башлап Добролюбов үзе дә
«Современник» та языша башлый һәм
үзенең бу гүзәл эшен гомеренең соңгы
көннәренә кадәр (1861) дәвам иттерә.
«Современникэ- та ул үзенең иң яхшы
тәнкыйть әсәрләрен — «Караңгылык,
патшалыгы», «Караңгылык патшалыгын-
да яктылык нуры», «Обломовщина нәрсә
соң ул?», «Чын көн кайчан килер соң?»
һәм башка мәкаләләрен бастыра.
Добролюбов, Белинскийның бөек
традицияләрен дәвам иттереп, Чер-
нышевский белән берлектә, рево-
люцион-демократик эстетиканы һәм
тәнкыйтьне күтәреп чыга. Добролюбов
художниктан һәм язучыдан тормышны
тирәнтен аңлауны, аның асылына үтә
белүне таләп итә. Аныңча, идеясез әсәр
чын художество әсәре була алмый. А. В.
Кольцов турындагы мәкаләсендә ул:
«Шигъри әсәр акыл хөкеме алдында
әһәмияткә ия булсын өчен, аңарда фикер
булырга тиеш» — ди. Шуңа күрә
Добролюбов «сәнгать сәнгать өчен»
дигән реакцион теорияне таратучыларга
каршы барлык көче белән һөҗүм итә. Бу
ялган теорияне яклаучылар турында ул:
алар «язучы-художниктан, аз да түгел,
күп тә түгел, аның һәртөрле тормыш
мәсьәләләреннән читкә китүен таләп
итәләр...» ди.
Ә бөек тәнкыйтьче өчен, тормыш
мәсьәләсе — халыкны патша властеннан,
крепостнойлыктан, социаль изелүдән һәм
хокуксызлыктан азат итү дигән сүз.
Әдәбият, ди ул, халык тормышының,
халык өметләренең чагылышы булып
тора.
Үзенең әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә
Добролюбов атаклы рус язучылары һәм
шагыйрьләре — Островский, Г ончаров,
Тургенев, Некрасов һәм башкаларның
иҗатларына тирән һәм дөрре анализ ясап
чыга. Гончаровның тормышны реалистик
сурәтләгән романы «Обломов»,
Тургеневның «Накануне» романы
Добролюбовка рус әдәбиятының типик
образларын гому
Әдәби календарь 145
миләштерергә мөмкинлек бирәләр. Н. А.
Островскийнын. иҗатын тикшерүгә
багышланган «Караңгылык патшалыгы»
һәм «Караңгылык пат,- шалыгыпда
яктылык нуры» дигән мәкаләләрендә
Добролюбов*4- крепостной Россиянең
асылын ачып бирә.
Добролюбов безнең Ватаныбызның
бөек патриоты иде. Белинский һәм
Чернышевский кебек, ул да, Ватанга
хезмәт итүне бар нәрсәдән дә өстен саный
иде. Добролюбов чын күңелдән үз
Ватанының азат һәм бәхетле булуын
теләде һәм шундый заман киләсенә
ышанды.
НИКОЛАИ ОСТРОВСКИИ
Үлүенә 10 ел
Атаклы Совет язучысы Николай
Алексеевич Островскии 1904 елның 29
сентябрендә Украинада, Шепе- товка
местечкосында туа. 1919 елда ул
комсомолга керә һәм ирекле рәвештә
фронтка китеп, Котовский һәм Буденный
гаскәрләре сафында дошманнарга каршы
сугыша.
Сугыш елларында кичергән мәх-
рүмлекләр аның сәламәтлеген бик нык
какшаталар. Ул урынга ятарга мәҗбүр
була, ләкин аның рухы сынмый. Ул
чикләнмәгән энергия һәм дәрт белән
«Корыч ничек чыныкты» романын язарга
керешә. Бу романның беренче кисәге
1932 елда игълан ителә һәм Островскии
сөелеп укыла торган совет язучы-
ларының берсе булып китә. Совет
яшьләре, романның герое Павел
Корчагиннан үрнәк алып, яшәргә һәм
көрәшергә өйрәнәләр.
Үзенең икенче романын — «Давылда
туганнар»ны Островский үләренә
берничә көн калыр алдыннан гына
тәмамлый. Ул 1936 елның 22 декабрснда
Москвада үлә.
Николай Островский язучы һәм
сугышчы. Аның кыска, ләкин якты
гомеренең һәрбер адымы, ялкынлы
большевикның йөрәк каны белән язылган
һәрбер сүзе коммунизм төзү өчен
көрәшкә багышланган иде. Николай
Островскийнын. тормышы — Лсннн-
Сталин партиясенең данлы байрагына,
бөек совет халкына, сөекле Ватаныбызга
фида карьларча турылыклы хезмәт
итүнең гүзәл үрнәге.
Никола!! Островский өчен иҗат эше
барыннан да элек партия, эше иде. Аның
җиңүе — большевикның җиңүе иде.
Николай Островскийнын бу тирән
ышанычы, иптәш Сталинга язган
мәгълүм хатында, ант булып яңгырый:
«Кадерле һәм сөекле иптәш Сталин! Мин
Сезгә, юлбашчыбызга һәм остазыбызга,
минем өчен иң кадерле кешегә йө-
рәгемнең иң тирән җиреннән чыккан
шушы берничә ялкынлы сүземне әйтергә
телим. Хөкүмәтебез мине Ленин ордены
белән бүләкләде. Бу — иң югары бүләк.
Мине, партиянең турылыклы
булышчысы — Ленин комсомолы
тәрбияләп үстерде һәм мин, йөрәгем
тибүдән туктаганчы, соңгы сулышыма
кадәр, бөтен гомеремне социалистик
Ватаныбызның яшь буынын большевис-
тик тәрбияләүгә бирәчәкмен. Фашизмга
каршы соңгы сугышларда сугышчан
стройда үз урынымны ала алмавым
турында уйлау миңа бик авыр. Каты
авыру мине урынга кадаклап куйды.
Ләкин аның каравы мин икенче төр корал
белән, Ленин — Сталин партиясе биргән
корал белән үземнең ударларымны
дошманга тагын да катырак
яудырачакмын».
Островский, яшьләргә мөрәҗәгать
итеп, чын большевикларча ялкынлы,
дәртле, онытылмас сүзләр әйтте: «Бары
тик алга, бары тик ут сызыгына, бары тик
кыенлыклар аша җиңүгә һәм фәкать
җиңүгә генә — артык бер кая да!» — диде
ул.
Островскийнын таланты — чын
большевистик талант иде. Аның хбезгә
калдырган әсәрләре совет әдәбиятының
алтын фондында сакланалар. '
146 Әдәби календарь •
Ф. М. ДОСТОЕВСКИЙ
Тууына 125 ел
Рус халкының бөтен дөньяга танылган
атаклы язучысы Федор Михайлович
Достоевский 1821 елның 11 ноябренда
Москвада туа.
Язучы буларак Достоевский үткән
гасырның кырыгынчы елларында,
Белинский, Герцен һәм аларның
фикердәшләре сәнгатьне халыкка
хезмәткә чакырган вакытларда
формалашты. Дөреслек һәм гаделлек
турындагы яңа идеяләр аны тирәнтен
кызыксындырдылар. Шул идеяләр белән
янып, ул 1846 елда Некрасовның
«Петербург җыентыгында» үзенең
беренче романын — «Бичара кешеләр»не
игълан итте. Белинский бу романга
югары бәя бирде. Герцен аны «Россиядә
беренче социалистик роман» дип атады.
Шул елларда Достоевский Пет-
рашевский белән якынлаша, аның
оешмасында катнаша, һәм патша
хөкүмәте бу оешманы ачканнан соң,
петрашевскийчылар белән бергә,
Достоевский да үлем җәзасына хөкем
ителә. Соңыннан бу җәза каторга белән
алмаштырыла. Дос- тоевскийның бик күп
еллары каторгада, сөргендә үтәләр.
Чиксез авыр шартлар аркасында аның
авыруы көчәя, күңеле төшенкелеккә
бирелә.
Достоевский Петербургка 1860
елларда гына кайта. Шуннан соң
озакламый аның «Үлек Иорттам
язмалар», «Киме етел гән нәр һәм
Мәсхәрәләнгәннәр» дигән әсәрләре
басылып чыгалар, ә 1866 елда аның иң
яхшы психологик романы— «Җинаять
һәм җәза» игълан ителә.
Достоевскийның иң зур романы—
«Бер туган Карамазовлар» 1880 елда
басыла. Бу әсәрендә язучы үзенең бөтен
тормышына һәм эзләнүләренә йомгак
яса,рга тели.
Художник буларак Достоевским бөтен
дөнья сәнгатенең иң югары
баскычларына күтәрелә. Кеше пси-
хологиясен аның кебек тирәнтен белгән
художник юк әле. М. Горький, Э.
Верхарн, С. Цвейг Достоев- скийны
Шекспир һәм Бальзак белән янәшә
куялар.
Ләкин тормыш дөреслеген бозган
вакытларда Достоевскийны аның
даһилыгы да коткарып кала алмый.
Мәсәлән, «Җеннәр» («Бесы») романында
ул революционерларны һәм
социалистларны бозып күрсәтә.
Нәтиҗәдә әдәби әсәр урынына шарж
килеп чыга. М. Горький соңыннан бу
әсәргә бик начар бәя биреп чыга.
Достоевскийның иң яхшы романнары
бүгенге көндә дә сөелеп укылалар.
Аларның кайберләре сәхнәләштерелеп,
театрларда зур уңыш белән куелып
киләләр.
В. Г. КОРОЛЕНКО
Үлүенә 25 ел
Владимир Галактионович Короленко
гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле рус язучысы.
Ул бер үк вакытта беллетрист та,
публицист һәм җәмәгать эшлеклесе дә.
Гл. Успенский, А. Чехов һәм М.
Горький кебек алдынгы язучылар
Короленкога, художник буларак, бик
югары бәя бирделәр. Чехов өчен
Короленко «хәзерге заман язучыларыннан
иң сөеклесе» булган.
Короленко 1853 елның 27 июлендә туа.
Аның әтисе Житомир шәһәрендә судья
була. Короленко башта Рыхлинский
пансионында, аннары Житомир һәм Ровно
гимназияләрендә укый.
1874 елда Короленко Москваның
Петровско-Разумовский академиясенә
(хәзер Тимирязев академиясе) укырга
керә. Бу адым Короленко- ныц
тормышында, аның дөньяга карашының
үсешендә зур УРЫК
Әдәби календарь 147
тота. Шушы академиядә студентлар
хәрәкәтенә актив катнашуы өчен ул
беренче тапкыр кулга алына һәм
гомеренең, азагына чаклы диярлек патша
агентларының, эзәрлекләүләре астында
яши.
Төрмәләрдән төрмәләргә йөретә-
нөретә Короленконы ерак Себергә кадәр
куалар. Ә 1881 елда «имән күсәгенә»,
ягъни Александр 111 патшага турылыклы
булырга ант итүдән баш тартуы өчен, аны
тагын да ераккарак — Якут өлкәсенә сөр-
генгә җибәрәләр.
Короленконыц «Эзләүче тормы-
шыннан эпизодлар» дигән беренче
хикәясе «Слово» журналында 1879 елда
басыла. Икенче һәм өченче хикәяләре дә
(«Чын шәһәр түгел», «Яшка») шул ук
журналда басылалар.
Салкын якут тайгасында Короленко
үзенең, мәшһүр хикәясен, аны берьюлы
язучы итеп таныткан хикәясен —
«Макарның төше»н яза.
Моннан тыш Короленко якут
тайгасында «Соколинец», «Үтерүче»,
«Станочниклар», «Әшәкеләр арасында»
һәм башка әсәрләрен яза.
Бу хикәяләрендә Короленко изелгән,
тапталган кешеләрнең, тормышын
күрсәтә. Автор аларга чиксез якын торып,
ул кешеләрнең язмышлары өчен янып яза.
Тормыш авырлыклары белән изелгән бу
кешеләрдә Короленко яхшы тормышка
омтылу яшәвен, бу омтылыш кайвакытта
ул замандагы социаль стройга каршы
кискен протест төсен алуын күрсәтә. Бу
яктан бигрәк тә «Макарның төше»
хикәясе характерлы. Макар үзенең мужик
башына төшкән гаделсезлекләргә һәм
җәберләргә каршы бунт күтәрә. Аның
Тойон (алла) каршындагы сүзләре бөтен
патша строена каршы гаепләү акты булып
яңгырый.
Сөргеннән кайтканнан соң, Короленко:
«Сукыр музыкант», «Урман шаулый»,
«Күләгәләр», «Елга шаяра», «Парадокс»,
«Телсез» һәм башка бик күп әсәрләрен
яза.
Шул ук вакытта Короленко, яңа дәрт,
яңа көч белән, полиция законнарына
каршы көрәш башлый. Аның чыгышлары,
1891 —1892 нче елларда Идел буен басып
алган ачлык турындагы мәкаләләре, ни-
һаять, Мултан процессында катнашуы аңа
бөтен Россиянең дикъкатен туплый.
1902 елда М. Горькийны академик итеп
расламауга протест йөзеннән Короленко,
Чехов белән берлектә, почетлы академик
булудан баш тарта.
Җәмәгать эшләре Короленконыц
барлык вакытын алалар. Художество
әсәрләре өстендә иркенләп эшләр өчен
аның вакыты калмый. Ул хәтта үзенең
мәшһүр әсәре «Минем замандашымның
тарихы»н да тәмамлый алмый кала.
Короленко 1921 елда үлә.
Короленконыц бөтен әсәрләрендә
Ватанга чиксез зур мәхәббәт аңкып тора.
Короленко көчле патриот. Ул тормышны
сөя, тормышны раслый. Халык исән,
халык авыр тормыш эчендә дә якты
өметләр белән яши, ди. Короленко
тасвирлаган кешеләр һәрвакыт бәхеткә,
яктылыкка ашкыналар.
ФЛОБЕР
Тууына 125 ел
Мәшһүр француз язучысы, буржуаз
реализмның классикларыннан берсе
булган Гюстав Флобер 1821 елда Руан
шәһәрендә туа.
Әдәбият юлына Флобер шактый соң
баса. Аның тарихи темаларга язылган
беренче әсәрләрендә («Герцог Гизныц
үлеме» һ. б.) романтикларның йогынтысы
бик көчле сизелә. Ләкин 1857 елда аның
беренче романы — «Бовари ханым»
дөньяга чыккач, тәнкыйтьчеләр бу әсәрне
чын реализм үрнәге дип атыйлар, һәм бу
чыннан да шулай була.
1863 елда Флобер үзенең Карфа
{48 Әдәби календарь
ген тарихыннан алып язылган атаклы
романы — «Саламбо»ны бастыра. 1869
елда аның «Хисләрне тәрбияләү» исемле
икенче романы матбугатка чыга.
Флоберның үзе яшәгән заман
тормышыннан алып язылган өченче
романы «Бювар һәм Пекюше*
тәмамланмыйча кала. Флобер 1880 елны
үлә.
Флобер безнең өчен реалистик
романның зур мастеры һәм буржуаз
җәмгыятьне аяусыз тәнкыйтьләүче
буларак кыйммәт.
М. В. ЛОМОНОСОВ
Тууына 235 ел
Моннан 235 ел элек, Архангельск
губернасының Денисовка авылында
мәшһүр рус галиме һәм шагыйре Михаил
Васильевич Ломоносов туды. Белемгә
булган көчле омтылу аны ерак төньяк
авылыннан ^Москвага, Петербургка,
Киевка, атаклы көнбатыш галимнәренең
лабораторияләренә алып килде. Ул
беренче рус академигы исемен алуга
иреште.
Рус фәнен үстерү өчен Ломоносов
чиксез зур көч куя, ул үз заманының
гыйльми фикереннән 150-200 елларга
алгарак карый. Ләкин Ломоносов галим
генә түгел, ул зур талантлы, кайнар
йөрәкле шагыйрь дә һәм телче дә.
Ломоносов рус әдәби теленең нигезен
сала, «Россия грамматикасын» төзи,
«Матур сөйләү буенча кыс- кача
кулланма» китабын яза. Ул, беренче
буларак, Россиядә үз туган телендә сөйли
башлый, бу телне чын күңеленнән ярата,
чит ил телләреннән аны бик күп өстен
саный.
Әдәбиятта Ломоносов классик стильне
тудыручы һәм шуның иң оста вәкиле иде.
Үзенең шигырьләрендә ул күбесенчә
фәнгә, аң-бе- лемгә дан җырлый,
табигатьнең бөеклеге һәм матурлыгы
турында яза, аның байлыкларын яулап
алырга чакыра.
Н. М. КАРАМЗИН
Тууына 180 ел
Күренекле рус язучысы, рус сен-
тиментализмын башлап җибәрүче
Николай Михайлович Карамзин 1766 елда
туа. Аның беренче зур әсәре — «Рус
сәяхәтчесенең хатлары» 1791-1792
елларда басылып чыга һәм язучыга дан
китерә.
Шуннан сон, Карамзин бик күп лирик
шигырьләр яза, ләкин аның иҗатында төп
урынны «хисле повестьлар» алалар.
Шуларның иң әһәмиятлесе — «Бичара
Лиза» повесте (1792). Бу әсәрендә Карам-
зин «крестьян кызлары да сөя бе
АЛЕКСАНДР
Үлүенә
Александр Чавчавадзе нечкә күңелле
шагыйрь һәм батыр йөрәкле сугышчы
була. 1812 елда Наполеон Россиягә һежум
иткәннән һәм Ва- ләләр бит» дигән
гуманистик идеяне күтәрә. Шул ук
идеяләр аның «Юлия» дигән повестенда
һәм «Наталья, бояр кызы», «Марфа-
посадница» дигән тарихи повестьларында
да чагыла.
18 нче йөзнең башларында Карамзин
әдәби әсәрләр язудан туктап, бөтен көчен
«Россия дәүләтенең тарихын» язуга
багышлый.
Карамзин рус әдәби телен эшләүдә,
аны яңа сүзләр белән баетуда бик зур көч
куйган шагыйрь.
ЧАВЧАВАДЗЕ
100 ел
тап сугышы башланганнан сон,
Александр Чавчавадзе Барклай де
Толлииың адъютанты булып, сугыш
кырына китә. Ул Москваны фраН’
Әдәби календарь 1У4
цузларга биргән чагында чигенү ачысын
һәм җипелгән Парижга кергән чагында
җиңү шатлыгын татый.
Рус һәм грузин культураларының
якынлашуы өчен Чавчавадзе бик зур көч
сала. Ул Грибоедовның һәм Пушкинның
дусты була. Ул, беренче булып, грузин
теленә Пушкинның кайбер лирик
шигырьләрен һәм «Бакыр җайдакчы»*
(«Медный всадник»)ның бер өлешен
тәрҗемә итә.
Чавчавадзе үзенең шигырьләрендә
эстетлык ясалмалыкларыннан югары
күтәрелеп, тормыш белән якынлаша.
Мәсәлән, «Сукачы» шигырендә ул грузин
крестьяннарының авыр тормышы
турында аңа чын күңелдән яхшылык теләп
яза. «Залим хуҗа булган дөньяга...» дигән
шигырендә, изелгән халыкка мәхәббәт
белән бергә, гаделлекнең һәм социаль
хакыйкатьнең киләчәктә булуына ышану
яңгырый.
Александр Чавчавадзега кадәр Грузия
шагыйрьләреннән берәү дә халыкны шул
кадәр кыю яклап чыкмый.
Шигырь өлкәсендә Чавчавадзе фарсы
лирикасының иске кануннары буенча
баруга баш күтәрә. Ул, шартлы
фикерләрне һәм хис- л'эрне тасвирлаучы
шигърият урынына, үз заманының
алдынгы кешеләренең чын кичерешләрен
тасвирларга мөмкинлек бирә торган
шипърият кирәклеген аңлый.
Чавчавадзеның бик күп шигырьләре
чын гуманизм белән сугарылганнар. Бу
мәгънәдә ул Грузиянең бөек шагыйре
Николай Бараташ- вилига юл ача.
НИКОЛАЙ БАРАТАШВИЛИ
Тууына 130 ел
Грузиянең бөек шагыйре Николай
Бараташвили 1816 елның 22 нояб- ренда
Тифлиста туа. Ул бик бай гаиләдән
чыккан булса да, гомере бик читен
тормыш эчендә үтә.
Бараташвили яшьтән үк рус һәм
Көнбатыш Европа шагыйрьләре белән
кызыксына, бигрәк тә Лермонтов
шигырьләрен ярата. Үзе дә бөек рус
шагыйре тәэсирендә яза башлый. Аның
калдырган әдәби мирасы сан ягыннан бик
кечкенә, ләкин аның шигырьләрендә
даһилык чаткысы сизелә һәм шул нәрсә
аны; онытылмаслык итә.
Бараташвилинең шигырьләре үз-
ләренең романтизмы белән көчле. Аларда
кеше кичерешләре һәм табигать
күренешләре искиткеч оста бирелә.
«Мтацминдагы эңгер- меңгер вакытлар»
һәм «Кабахидагы төннәр» шигырьләре
шундыйлардан. Ә гүзәл «Мерани»
шигырендә ул үзенең үлемсезлегенә
ышанган, кешелек тарихының
хәрәкәтендә максат һәм мәгънә бар дип
ышанган көрәшүче шәхесне сурәтли.
Бараташвилиның яхшы шигырьләре
исәбенә аның Екатерина Чавчавадзега
багышланган лирик шигырьләрен дә
кертәләр.