Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ЖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ




(Н. А. Некрасовның тууына 125 ел ел тулуга карата)
Бөек рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Алексеевич Некрасовның тууына 125 ел тулды. Бу көнне бөтен совет җәмәгатьчелеге искә алып үтте.
Некрасов революцион-демокра- тик юнәлештәге шагыйрь, аның иҗаты һәм тормышы Ватаныбызның күп буын кешеләренә гаять зур йогынты ясап килде.
Бөек революцион-демократлар- ның — Чернышевскийның һәм Добролюбовның якын дусты бүлган Некрасов халыкка һәм Ватанга мәхәббәт идеяләрен, халыкның яхшы тормышы турындагы бөек хыялын бөтен гомере буенча югары күтәреп барды. Ул ялкынлы патриот шагыйрьләрнең берсе иде, аның өчен художникның эшчәнлеге, әгәр дә ул халыкка файда китермә- сә, мәгънәсез бернәрсә иде. Н. Г. Чернышевский аны «барлык рус шагыйрьләренең иң даһие һәм иң яхшы күңеллесе» дип атады. В. И. Ленин һәм И. В. Сталин үзләренең күп кенә хезмәтләрендә Некрасовның шигырьләреннән өземтәләр китерәләр. Бу хәл үзе генә дә безнең юлбашчыларыбызның Некрасовка никадәр әһәмият бирүләрен күрсәтә ала. Ленин үзенең бер мәкаләсендә Некрасовны «карт рус демократы» дип билгели. Аның иҗатын бөек рус сатиригы Салтыков-Щедрин иҗаты белән янәшә куя.
Дөрес, Ленин Некрасов иҗатының йомшак якларын да күрсәтеп үтте. Әле 1912 елда язылган «Демократиягә каршы тагын бер поход» дигән мәкаләсендә ул Некрасовның шәхси йомшаклыгы арка-сында Чернышевский белән либераллар арасында икеләнүен, ләкин бөтен симпатиясе Чернышевский ягында булуын әйтә. Некрасов иҗатының төп сыйфаты — хакыйкатьне эзләүдән, Ватанга һәм халыкка хезмәт итү идеяләрен җырлаудан гыйбарәт. Некрасов «бөек шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе иде» ди иптәш А. Җданов.
* * *
Н. А. Некрасов 1821 елның 4 де-кабрендә Украинада, Подольск губернасының Юзвино авылында туа. Ләкин аның балалык чоры Ярославль губернасының Грешнево авылында үтә.
Некрасовның балалык еллары шатлыклы булмыйлар. Крепостной тормышның авыр күренешләре, алпавыт әтисенең крестьяннарга карата гаять дәрәҗәдә явызларча кылануы яшь Некрасовның күңелендә гомергә онытылмаслык булып кала. Шуның өстенә, аның әтисе Некрасовның әнисе Елена Андреев- нага карата да шәфкать күрсәтмәгән, аның кешелек хисләрен мыс-кыллап, аны үзенең сөяркәләрен сыйларга мәҗбүр итә торган булган.
Яшүсмер Некрасов өчен болар барысы да эзсез узмаганнар, эл-
Беек шагыйрь һәм җәмәгатК эшлеклесе 103
бәттә. Бик яшьли аның вөҗданы уяна. Ул гаделсезлек фактларын күрә башлый. Аңарда кешелек сыйфатларының тормышта бу кадәр тапталуының сәбәпләрен белү теләге үсә. Билгеле, боларның сәбәбе крепостной стройда дигән фикергә Некрасов берьюлы гына килми, ләкин бернәрсә ачык: Некрасовның олыгаю процессы бик иргә башлана.
Соңрак Некрасов үзенең бала чагы турында болан язды:
Тагын менә шул ук җирләр, таныйм барын, Мәгънәсез буш гомере ата-бабаларныц Шунда узган, типтергәннәр, мактанганнар, Пычрак фисык, вак тиранлык кылган
алар; Бариннарның иң соңгы эте тормышына Көнләшкәннәр коты алынган коллар анда. Тәкъдир язып, шунда дөнья йөзен күрдем.
(«Туган ил» 1846)
Грешнево авылы Идел буенда гына. Бөек рус елгасы — Иделне Некрасов яшь бала чагыннан ук ■яраткан. Ләкин бала чагында да Некрасов Иделдә фәкать халык кайгысын гына күргән. Ул бурлакларның сыгыла-сыгыла баржа сөйрәүләрен карап торган һәм аның йөрәге эшче кешеләрнең газаплары өчен әрнеп өзгәләнгән:.
Еладым мин үксеп янда.
Басып торганда шул таңда • Су буенда ялгызым тик, Беренче кат атаганда:
— Син коллык һәм зар суы! — дип. («Иделдә»)
Зур тормыш юлына Некрасов крепостной башбаштаклык, алпа-вытларның. кыргыйлыгы һәм хезмәт ияләренең каты эксплоатацияләнү- ләре күренешләрен күңелендә саклаган хәлендә чыкты. Некрасовның шуннан соңгы рухи үсеш процессы аны халыкка алып килде һәм ул аның бөек шагыйре булды.
Некрасов бик яшьли китаплар укый башлый һәм аларны бик күп укый. Аның беренче укыган әсәрләренең берсе Пушкинның «Азатлык» дигән одасы була.
Пушкинның азатлыкны сөю белән сугарылган шйгырьләре, Некрасовның үз әйтүенә караганда, аның иҗаты үсешенә бик зур йогынты ясаганнар. Некрасовның 1874 елны язылган «Элегия» шигыре үзенең кайбер юллары белән Пушкинның «Авыл» дигән шигырен бик нык хәтерләтә. Некрасов болай яза:
............................................ Фәкыйрь халык Көйгән кырда йөргән арык көтү кебек, Сөйрәлгәндә камчыларга башын бөгеи, Хезмәт итәр, бергә аңлап, илһам аңа. Шуннан гүзәл һәм нык союз юк
дөньяда!... Илгә сөйләү халык газап чиккәнлекне...
(«Элегия»)
1838 елда Некрасов Петербургка килә. Әтисе аңа полкка язылырга киңәш итә, Некрасов үзе исә университетка керергә һәм әдәби эшкә тотынырга хыяллана. Сүзен тыңламавы өчен әтисе аны материаль ярдәмнән мәхрүм итә. Некрасов бер үзе, яшәү өчен һичбер сред- ствосы булмаган хәлдә, зур шәһәрдә кала.
Ләкин ул кыенлыклардан курык- мый һәм гаять зур тырышлык белән әдәбиятка юл сала. Некрасовның алпавыт әтисе белән барлык мөнәсәбәтләрне • өзүе аның тормышында хәлиткеч әһәмияткә ия. Асылда Некрасов әтисе белән генә түгел, ә тумышы буенча чыккан сыйныфы — дворяннар белән дә мөнәсәбәтен өзә. Некрасов революцион разночинец булып әверелә.
1838 елда «Сын отечества» жур-налында Некрасовның «Уй» исемле беренче шигыре басылып чыга һәм шул көннән башлап ул, 40 ел буенча, туктаусыз иҗат итә, рус җәмәгатьчелегенең киң катлавы арасында таныла.
Дөрес, Некрасовның башлангыч шигырьләре үзләренең әдәби сыйфатлары ягыннан йомшаклар әле. Аның 1840 елда басылып чыккан «Уйлар һәм авазлар» дигән җыентыгына Белинский начар бәя бирә.
Некрасовның беренче шигырьләренең художество ягыннан түОән сыйфатлы булуларының сәбәбе, шагыйрьнең көн үткәрү өчен акча табу нияте белән, күп һәм ашыгып язуында. Бу вакытта Некрасов чыннан да бик күп эшли: ул ши
104 И. Пехтелсв
гырьләр, фельетоннар, мәкаләләр, рецензияләр, водевильләр һәм башка күп нәрсәләр яза. Аның тормышы бик авыр үтә, күп вакытта төн үткәрү урыны да булмый һәм ул төнге йортларда кунып йөри. Шул вакытлар турында Некрасов үзе: «Төгәл өч ел буенча һәр көн саен мин үземнен карыным ач икәнен сизеп йөрдем» дип яза.
Шундый шартларда сынып, күмелеп калмас өчен гаять дәрәҗәдә нык ихтыярлы кеше булырга кирәк. Некрасов шундый ихтыярга ия була. Ул бик күп кыенлыкларны җиңеп, демократик әдәбиятның киң юлына чыга.
Некрасовның беренче әсәрләре, югарыда әйткәнебезчә, художество ягыннан камиль булмасалар да, аларның кайберләрендә демократик юнәлештәге шагыйрь үзен яхшы ук чагылдыра, ул байларны күрә алмавын әйтә,- изелгән факыйрьләргә җылы юллар багышлый. Мәсәлән, «Шагыйрь түгел» дигән шигырендә Некрасов болай яза:
Шагыйрь түгел, күзләреннән яшь түкмәүче Газапланган кардәшенең түшәгенә, Бүтәннәрнең хәсрәтләрең бүлешмәүче, Сатылучы кеше алтын кисәгенә.
Бигрәк тә Некрасовның башлангыч проза әсәрләре ярлы шәһәр халкына тирән мәхәббәт, ә аларны газапларга дучар итүче сәүдәгәрләргә, эксплоататорларга тирән нәфрәт белән сугарылганнар. Бу яктан аның утопик социализм идеяләре сизелеп торган «Тихон Тросг- никовның тормышы һәм маҗаралары» дигән романы (1844) аеруча характерлы.
Соңыннан, нәшрият эше белән шөгыльләнә башлагач, Некрасов бигрәк тә ярлы кешеләр турында язган әдипләргә зур булышлык күрсәтә. 1845 елның маенда язучы Григорович Некрасовка Достоев- скийның «Бичара кешеләр» дигән романының кулъязмасын тапшыра. Некрасов аны укып чыккач, төнлә үк авторга бара һәм әсәрне бик яратканлыгын әйтә. 1846 елда Некрасов «Бичара кешеләр»не үзенең «Петербургский сборник» дигән журналында бастырып та чыгара.
Некрасовның идея һәм художество үсешенә бөек рус тәнкыйтьчесе Белинский хәлиткеч йогынты ясый.
Белинский белән Некрасов 1841 елда ук танышалар булса кирәк. Белинский Некрасовның «Уйлар һәм авазлар» дигән җыентыгына начар бәя биргән булса да, яшь шагыйрьнең үсеше артыннан җен-текле рәвештә күзәтеп бара.
Некрасов та, Белинский да алпавытлар башбаштаклыгын бөтен җан көчләре белән күрә алмыйлар, ә халыкка чын күңелдән яхшы тормыш телиләр, Ватанны изге күреп сөяләр. Шул нәрсә ' аларны бер-берсенә якынлаштыра. Ләкин Белинский ул вакытта инде мәшһүр тәнкыйтьче була һәм ул Некрасовка алпавытларның башбаштаклыгы турындагы, байлык һәм ярлылык арасындагы каршылыклар турындагы тормыштан алган тәэсирләрен гомумиләштерергә ярдәм итә.
Некрасов үзенең бөек дустын гомере буенча онытмый. Белинский үлгәннән, соң, ул Добролюбовка болай дип СӨЙЛИ:
«Бу кешене сез үзегез күреп белмәвегез бик кызганыч!.. Мин, аны югалту минем өчен никадәр зур икәнен еллар үткән саен һаман көчлерәк сизә барам. Мин аны бик еш төшемдә күрә* башладым, ул минем күз алдыма җанлы булып килеп баса. Икәүләп, төнге сәгать икеләргә кадәр әдәбият турында һәм башка әйберләр турында сөйләшеп утырулары- бызны бик ачык хәтерлим. Шул сөйлә-шүләрдән соң мин һәрвакыт, ниндидер күтәренке күңел белән, буш урамнао буенча йөри торган идем, аның әйткән фикерләрендә минем өчен шул хәтле күп яңа нәрсәләр була торган иде...
Үземнең белемем белән шөгыльләнергә мгнем вакытым булмады, мина ачтан үлмәү турында уйларга кирәк иде. Мин шундый бер әдәби түгәрәккә килеп эләктем, анда үсүдән бигрәк тупасланырга гына мөмкии иде. Белинский белән очрашу минем өчен котылу булды...»
Белинский Некрасовны тормышка дөрес карарга, шигъри иҗатта аек реализмга, сәнгатьнең прогрессив
1 А. Панаева. «Истәлекләр», 1933 ел. 463 бит.
Беек шагыйрь һәм җәмәгатК эшлеклесе 105
Һәм революцион идеалларына янып хезмәт итәргә һәм эксплоататор- ларның изүләренә һәм көчләүләренә тирән нәфрәт белән карарга өйрәтте. Белинский Некрасов өчен университет булды.
Некрасов Белинскийга гомере' буенча тирән хөрмәт саклап, үзенең «Белинский» дигән шигырендә ярсу Виссарионның, гүзәл образын бирде:
«О, күпме бар азат, саф җанлы Угыллары минем Ватанның, Кемнәр керсез, бөек вөҗданлы һәм тели ил чәчәк атканын, Кем кешене туган дип белә, Явызлыкка нәфрәт белдерә.
Кемдә якты, дөрес акыл бар. Тутыгып беткән иске богаулар Киртә түгел кемнең аңына, — Остазы дип аны танырга Шулар барсы хәзер торалар!..»
Кырыгынчы еллардагы рус җә-мәгатьчелеге фикеренең икенче зур эшлеклесе — А. И. Герцен, шулай ук, Некрасовка мәгълүм йогынты ясагандыр дип уйларга кирәк. Некрасов, ул чактагы шигъри законнарны бозып, шигырьгә крестьян сүзләрен кертеп язган «Юлда» (1845 г.) исемле шигырен бастыргач, Герцен аны котлап хат яза. Соңыннан, чит илдә торган чагында, Герцен Некрасовны: «үзенең
Некрасов инде кырыгынчы елларда ук революцион-демократик юнәлештәге зур рус шагыйре булып формалаша. Монын шулай икәнен аның күп әсәрләре раслыйлар.
«Юлда» исемле шигырендә Некрасов, Тургеневның «Аучы язмалары» һәм Григоровичның «Авылда» һәм «Антон Горемыка» повестьлары басылып чыкканчыга кадәр үк, алпавытларның крепостной крестьяннарны изүләре турында язын үтте.
Аның «Бишек җыры», «Хәзерге заман одасы» (1845), «Туган ил» (1846), «Әдәпле кеше» һәм башка күп кенә шигырьләрендә крепосг- ник-алнавытларга, чиновникларга, хаким сыйныфларның ике йөзлеле- генә һәм әхлакый бозыклыкларына каршы ' юнәлдерелгән көчле нәфрәт яңгырый.
Шул ук елларда Некрасов җәмәгать эшлеклесе, нәшриятчы һәм Россиянең алдынгы әдәбият көчләрен оештьцэучы буларак та зур эшләр алып бара.
Кырыгынчы елларда Некрасов башта «Петербург физиологиясе» (1844 ел) һәм «Петербург җыентыгы» (1846) альманахларын оештыра, соңыннан, 1846 елда, әле Пушкин тарафыннан оештырылган «Современник» журналын арендага ала.
«Современник»ны Некрасов бастырып чыгара башлау белән, бу журналга Белинский да күчә һәм гомеренең соңгы елларына кадәр аңа языша. «Современник» та Гер- ценның «Франциядән һәм Италиядән хатлар»ының бер өлеше басыла. Л. Н. Толстой үзенең әдәби эшчәнлеген шулай ук «Современ- ник»та башлап җибәрә. Чернышев- скийның публицист һәм язучы буларак эшчәнлеге тулысынча «Сов-ременник» белән бәйләнгән. Н. Доб-ролюбов та «Современник»та эшли„ аның иң яхшы мәкаләләре анда басылып чыгалар. Тургенев һәм башка күренекле рус язучылары» тәнкыйтьчеләре һәм публицистлары, шулай ук журналның даими сотрудниклары булалар.
Некрасов үзенең «Современник» журналын 1866 елга кадәр чыгарып килә һәм шул вакыт эчендә алдынгы рус җәмәгатьчелеге фикере шул журнал тирәсенә туплана. «Современник» XIX йөзнең икенче яртысында иң яхшы рус журналы булып санала һәм ул асылда Чер-нышевский, Добролюбов һәм Нек-расовларның революцион демокра-тиясенең сугышчан органы була; алар цензура киртәләрен үтеп, үзләренең художестволы әсәрләрендә һәм мәкаләләрендә рус җәмгыятен самодержавиегә һәм крепостнойлыкка каршы көрәш идеяләренә өйрәтәләр.
«Современник» битләрендә, ма-демократик рәте белән һәм социалистик нәф- ДИП гүзәл шагыйрь» атады. Күрәсез, эзләнү юлларын үтеп,
106 И. Пехтелсв
тур әдәбият әсәрләре белән беррәт- гән. Россиядә чыгып килә торган китапларга һәм журналларга күп санда рецензияләр дә бирелә. «Современник» битләрендә провинциаль шәһәрләргә, авылларга бирелгән үткен характеристикаларны да очратырга мөмкин. Алар шундый яктылыкта биреләләр ки, укучы Россиядә тамырдан үзгәрешләр кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр була. Мисал өчен, Некрасов «Современпигы»ның Казан һәм Казан губернасы тормышын ничек яктырту фактларына гына тукталыйк.
XIX гасырның, уртасында Казан Россиядә күп китап чыгара торган шәһәрләрнең, берсе була. «Современник» Казан нәшриятларын күзәтеп, аларның чыгарган китапларына бәя биреп бара.
1855 елда Казанда, «Казан губернасындагы крестьяннарның тормышы турында» дигән бер китап басылып чыга. Бу китапта гатар һәм рус крестьяннарының тормышы матур бизәкләрдә сурәтләнә, халык массалары өстенә төшкән экономик һәм социаль изүләр турында һич ни әйтелми.
«Современниками. сотруднигы Н. Г. Чернышевский бу яла ягучан китапка каты отпор бирә. Бу китапка ышанырга ярамый, анда халык массаларының чын хәле турында дөреслек юк, дигән фикерне әйтә.
Икенче характерлы мисал итеп, «Современник» та Казан университеты профессоры В. Бервинең «мистик-алхимик» карашларына каршы Добролюбовның кискен мәкаләсен күрсәтергә мөмкин. Добролюбов бөтен Россиягә мәгълүм булган журнал битләрендә студентларны яклап чыга, аларга В. Бервинең фәннән ерак торган сафсаталары һәм дини-хорафәтләрс кирәк түгел, аларга чын белем кирәк, дип әйтә.
Бу фактлардан, оештыручысы ләм нашире Некрасов булган «Современник» журналының нинди пдзициядә торганлыгы бик ачык күренә. Һич арттырусыз әйтергә мөмкин: Некрасов, Чернышевский һәм Добролюбовның «Современ- нигы» ул вакыттагы алдынгы рус җәмәгать фикеренең трибунасы булган.
1866 елда «Современник» ябылганнан соң, Некрасов 1868 елдан башлап, Сал гыков-ГЦсдрин белән бергә «Отечественные записки» журналын чыгара һәм анда «Сов- ремсннпк»ның традициясен дәвам иттерә.
Әгәр дә Некрасов шагыйрь булмыйча редактор һәм нәшриятчы гына булган булса да, аның исеме рус культурасы эшлеклеләре арасында күренекле урында торыр иде.
Ләкин Некрасов, барыннан да элек, халык шагыйре, милли шагыйрь буларак мәгълүм.
Некрасовның бөтен шигъри эш- чәнлеге революцион демократик идеяләрнең якты чагылышы иде. Шагыйрь Некрасовны, барыннан да элек, халыкның язмышы, ул вакытта Россия хезмәт ияләренең зур күпчелеген тәшкил иткән крестьяннар массасының язмышы дулкынландырды. Некрасовның шигърияте беренче юлыннан алып ахыргы юлынача, халыкка якын булган, халык аңлый торган уйлар һәм хисләр белән сугарылган. Некрасов халыкның бетмәс көченә ышанды, аның мул һәм бәхетле тормыш белән яшәвен күрәсе килде.
Ләкин ул заманның реаль чынбарлыгы Некрасовка, * киресенчә, халык өстенә төшкән коточкыч золым турында, алпавытларның башбаштаклыгы, царизмның деспотизмы турында гына материал бирде. Шуңа күрә, шагыйрь үзенең музасын «үч һәм сагыш» дип атарга мәҗбүр булды һәм үзенең бөтен нәфрәтен хакимлек итүче эксплоататор сыйныфларга яудырды, ә хезмәт ияләрен кайнар рәвештә яклап чыкты.
Некрасовның кулъязма көенчә йөргән һәм беренче тапкыр Герңен- ньщ «Колокол» журналында басылган мәшһүр шигыре — «Парадный
Баск шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе 107
ишек төбендә унланулар»ны (1858 ел) искә төшерик. Халыкның газап чигүләре турында Некрасов тетрәткеч көч белән болан язды:
Туган илем! Минем күргәнем юк, Күрсәт миңа шундый бер җирне, Кайда ыңгырашмый туйдыручың һәм саклаучың — бу рус мужигы? Ыңгыраша юлда һәм кырларда, Рудник, төрмәләрдә, — барсында, Әвеннәр һәм кибәннәр төбендә, Кырда кунып, арба астында; Рәхәт тапмый кояш яктысыннан, Ыңгыраша үзенең өендә, Ерактагы һәрбер шәһәрчектә, Суд, палата ишек төбендә!»
Ләкин Некрасов халыкның көченә ышанды. «Шәкерт» (1856) шигырендә, халык арасыннан чыгып укырга баручы малайны сурәтләп, шагыйрь ана болай ди:
Ә анда мәйдан киң инде: Курыкма, бел тик эшең... Өзелеп сөям, рус иле, Мин сине шуның өчен. Талантсыз түгел табигать, Үлмәгән бу ил әле, Чыгаргач халыктан шундый Данлыклы кешеләрне;
Чыгаргач яхшы, намуслы һәм рухы көчлеләрне, Арасыннан тупас, салкын. Тәкәббер кешеләрнең!
Некрасовның «Еремушка җыры» (1858) революциягә өнди торган шигырьләрнең берсе. Азатлык өчен көрәш перспективаларын сурәтләп, автор балага шундый җыр җырлый:
«Син булырсың сирәк күренеш, Могҗизасы Ватанның;
Китерерсең аңа корбанга Сабырын түгел колларның, Ә изүчеләргә каршы Чиксез нәфрәт көчеңне һәм эчкерсез саф хезмәткә Бөек ышанычыңны. Шушы бөек ышаныч һәм Хаким нәфрәтең белән Күкрәрсең хак үче булып Ггдслсезлек өстенә...»
Ләкин Некрасов яшәгән вакытта революция булмады. Иске Россиянен социаль һәм дәүләт строен революцион юл белән үзгәртеп кору өчен ул чакта халыкның көче җитмәде. 1861 елда крестьяннарны крепостной бәйлектән «азат» итү дип аталган реформа гына үткә-релде. Ләкин бу реформа чын азатлык китермәде. Жир алпавытлар кулында калды. Некрасовның дусты Чернышевский бу реформаны «кабахәтлек» дип атады.
Әлбәттә, Некрасов халыкка чын азатлык бирмәгән бу реформадан канәгать булып кала алмады. Патша манифесты игълан ителгән көннәрдә язылган «Азатлык» шигырендә Некрасов әрни-әрни болай дм: ...коллык авын хәзер алар, белом, Алмаштырды яңа төрле аулар белән. ,
һәм, күп еллар үткәч, Некрасов тагын бер мәртәбә болай дип язды: Гүзәл көнне күрдем: кол юк Россиядә! Күңел йомшак, татлы яшьләр күзгә
килде... «Бсркатланып шатланма син, җитәр» дпде Шунда илһам: «Килде алга бару көне: Халык азат, ләкин ул соң бәхетлеме?»
(«Элегия» 1874 ел)
Үзенең реализмы белән гаять көчле булган «Калистрат» (1869) шигырендә дә Некрасов халык газаплары, аның фәкыйрьлеккә, бөлгенлеккә төшүе турында сөйли:
Әнкәй мине тирбәткән саен Җырлый иде бишек өстендә: «Яшәрсең, днп, Калистраткаем, Син типтереп бәхет эчендә!» Шундый ахры әмер ходайдан. Әйткәненең килде һәммәсе: Юк бай кеше Калистраткайдаи, Анам купшы һәм чибәр кеше! Чәчем тарыйм биш бармагым белән, Коенамын чишмә суында. Көтәм ашлык уңганны менә Чәчелмәгән һәм тар кырымнан! Ә хатыным, юа кер генә Шыр ялангач балалар өчен. Ул купшырак миннән, ул кня Чабатаның ике катлысын!..
Шунда ук, Некрасовның «Тимер юл» (1864) дигән шигырен дә искә алып китәргә кирәк. Биредә шагыйрь халык массасының 1861 елгы реформадан соңгы тормышын, анып коточкыч эксплоатациягә, талануга, үлемгә дучар булуын сөйли.
Ләкин, халыкның тормышы никадәр авыр булмасын, аның язмышы никадәр караңгы булып күренмәсен, Некрасов халыкка, аның көченә, аның яңа тормышка юл таба алачагына ышануында дәвам итә. «Русь илендә кемгә ямәве
108 И. Псхтелев
яхшы» дигән поэмасында ул: «рус халкына чик куелмаган, аның алдында киң юл» тора дип язды. Халыкның бөек киләчәгенә шундый ук тирән ышаныч Некрасовның башка шигырьләрендә дә бик күп.
«Барын да күтәрер — һәм үзенә Күкрәк белән салыр ак, киң юл.»
ди ул «Тимер юл» шигырендә.
Бөек шагыйрь бүтән заманнар ипләсен, халык мул һәм бәхетле тормыш белән яшәячәген алдан күрде. Үзенең бу турыдагы идеалын Некрасов «Бабай» поэмасында чагылдыра һәм тагын да ачыграк итеп, азат ителгән халыкның бөек иҗат көче турындагы фикерне үзенең «Карт Наумның кайгысы» (1874) поэмасында бирә.
...Күрәм бүтән заманнар һәм Күренешләр башланасын Сөйгән елгам ярларының Очраклы тормышында: Богаулардан азат булган һәм азат халкым шунда Үсеп җитеп, каплап алыр Бушлыкларын ярларның: Фән суларны тирәнәйтер: Киңлегендә аларның.
Хисапсыз төркемнәр булып.
Йөзәр гигант кораблар һәм мән геле к елга өстен Мәңге шат хезмәт каплар...
Шагыйрьнен халыкка булган бу ышанычы буш хыял түгел, ә реаль нигезле иде. Илленче елларда Некрасов тарафыннан яхшы сүз белән мәктәпкә озатылган мала! инде зур үсте. Элек халык күңе< лендә яшеренеп торган көчләр («Саша» поэмасы, 1855) хәзер өскә чыктылар. Алтмышынчы елларда патша режимының бөтен авырлыгына, реакциянең канлы явызлыкларына карамастан, Н. Г. Чернышевский тарафыннан тәрбияләнгән революцион демократларның кыю көрәшчеләр фалангасы ныгыды. Халык патша биргән «азатлыкка» каршы бик күп губерналарда баш күтәрүләр белән җавап кайтарды. Некрасов боларны күрде һәм ул, халыкның «газап чигүләре» турында язу белән бергә, халык яңа, бәхетле тормышка юл табачагын әйтте.
Алтмышынчы һәм җитмешенче елларда Некрасов революция эшлеклеләренә, халык азатлыгы өчен кыю көрәшүчеләргә гимн җырлый. Аның Т. Г. Шевченкога, Добролюбовка, Салтыков-Щедрин- га, Чернышевскийга багышланган шигырьләре онытылырлык түгелләр.
Сүнеп китте нинди акыл чырагы! Нинди йөрәк тибүеннән туктады!
Еллар үтте, дәртләр тынды ярсудан, Бездән биек күтәрелдең син шунда... Әй, рус җире! Ела, ләкин горурлан—? Яшәгәннән бирле син күк астында Тудырмадың шундый башка бер улны һәм алмадың үз карпыңа яңадан: Эчке матурлыкның чиксез байлыгы Ташый иде шундый булып аңардан... Әй, 'табигать — ана! Шундый улларны Җибәрмәсәң иде кайчак син җиргә Сулган булыр иде тормыш кырлары...
ли Некрасов «Добролюбовның ис-тәлегенә» (1864) дигән шигырендә.
Некрасов — батырлык җырчысы. Аның шигъриятенең уңай геройлары — халык азатлыгы өчен көрәшүче батырлар. Бу батырлык пафосы, батырлык һәм гражданлык гайрәтлеге аның иҗатының иң җанлы һәм илһамлы ягы. Үзенең Ватандашларына ул күп мәртәбәләр Ватанның турылыклы уллары булырга, аңа барлык көчләрне бирергә өндәп, мөрәҗәгать итте.
Улы тыныч карап тора алмас Хәсрәтенә туган ананың, Илгә салкын җанлы була алмас Лаек гражданины Ватанның, Юк шуннан зур хурлык аның өчен... Кер син утка Ватан намы өчеч, Мәхәббәт һәм фикер хакына!..
Кер һәм һәлак бул син тапсыз килеш. Бушка китмәс үлемең... Нык була эш Каның акса ул эш артында.
(«Шагыйрь һәм гражданин» 1856 ел)
Некрасовның эпик шигърияте киң һәм әтрафлы. Үзенең халыкчыл һәм тарихи поэмаларында Некрасов үз заманындагы тормышны һәрьяклап чагылдырды. Некрасовның «Русь илендә кемгә яшәве яхшы» поэмасы турында тулы нигез белән: ул унтугызынчы
Бөек шагыйрь һәм җәмәгать' эшлеклесе 109
йөзнең уртасындагы һәм икенче яртысындагы рус тормышының энциклопедиясе, дип әйтергә мөмкин. Изүчеләргә горур рәвештә буйсынмаучы крестьян Савелий образы, «халыкны яклаучы» Гриша Добросклоиов образы — Некрасовның шигъри осталыгының иң югарысы. Некрасов әдәбиятка рухи яктан көчле, акыллы, батыр йөрәкле кешеләрнең характерын китерде. «Русь илендә кемгә яшәве яхшы» поэмасы рус крестьяны турында, аның көчле һәм йомшак яклары турындагы поэма.
Син Һәм бик ярлы да. Син һәм бик байсың да. Син һәм кодрәтле дә, Син һәм бик көчсез дә, Анабыз — Русь!
Некрасовның шушы сүзләрен В. И. Ленин үзенең «Лев Толстой рус революциясенең көзгесе» дигән мәкаләсендә, Толстойның каршы-лыкларын характеристикалау өчен китерүе очраклы түгел, әлбәттә.
«Кыш бабай» («Мороз красный нос») поэмасында Некрасов искиткеч җылылык һәм сөю белән крестьян гаиләсенең хезмәтен тасвирлый. «Кырыктартмачылар» поэмасы үзенең кайбер өлешләре белән халыкның авыз иҗаты булып әверелде, чөнки ул халык настроение- ләренә бик якын иде.
Некрасов әсәрләрендә хатын-кыз тормышы гаять киң һәм тулы чагыла. Шунысы бик мөһим, ул башлыча крестьян хатын-кызларының, халык эченнән чыккан хатын- кызларның тормышы турында яза. Рус хатын-кызының тормыш авырлыгын Некрасов аеруча басым ясап күрсәтә. «Кыш бабай» поэмасындагы түбәндәге юлларны кемнәр хәтерләми ИКӘН:
Язмышның бар иде авыр өч өлеше: Кол кешегә иргә чыгу — беренчесе, Икенчесе—кол улыңа ана булу, Өченчесе — колга башың иеп үлү. Төшкән иде шушындый өч дәһшәт менә Рус җирендә хатын-кызлар өлешенә.
«Русь илендә кемгә яшәве яхшы» дигән поэмасында шагыйрь болан ДИ:
Хатын-кызлар бәхетенең. Безнең иркен иркебезнең Ачкычларын ыргыткан һәм Югалткан алла!
Некрасов поэмасының баш герои- нясе, Русьта бәхетле кеше эзләүче мужикларга хатын-кызлар арасында бәхетле кеше юк дип әйтә:
«Ә сез тагын — бәхет, дисез!
Шуны миңа ишетүе Авыр, егетләр! Барыгыз сез чиновникка, Дәрәҗәле боярннга Яки патшага!
Тимәгез тик хатыннарга, Валлаһи, дим! — кабергәчә Бер ни талмассыз!..»
Некрасов хатын-кыз образын зур сөйкемлелек белән тасвирлый. Рус хатын-кызын шагыйрь аның бөтен гүзәл матурлыгы белән, кичерешләренең катлаулылыгы, мораль яктан югарылыгы белән күрсәтә.
«Кыш бабай» поэмасында славян хатын-кызының образы онытылырлык түгел:
Авылларда бар рус хатыннары — Мәһабәт һәм тыныч йөзләре,
* Патшалардан караш, адымнары Көчле, матур һәрбер эшләре. Сукыр гына күрмәс аларны тик, Ә күзлеләр исә сөйлиләр: «Бер караса — бер сум биргән күк бит, Узса — кояш чыккан күк» — диләр. Сокландырып жирне чәчәк ата, Йөзе алсу, матур буй-төскә, Нпндн кием кисә — бар да ята, Ябышып тора кулы һ*әр эшкә.
Ә Некрасовның «Рус хатын-кызлары» поэмасыннан никадәр күңел күтәренкелеге аңкып тора! Биредә хатын-кыздагы батырлык сыйфатлары иң югары дәрәҗәгә күтәрелгәннәр. «Юк, мин кол-кәнизәк тү- ;гел, мин ир хатыны!» ди, поэмадагы героиняләрнең берсе. Бу сүз-ләрдә без Некрасовның үз тавышын да ишетәбез.
19 нчы йөз шагыйрьләреннән берәү дә хатын-кызга Некрасов шикелле тантаналы гимн укымады, берәү дә аналарга, аның кебек, җылы, яхшы сүзләр әйтмәде. Некрасовның хатын-кызның кешелек та- дшхында тоткан данлы урыны ту-
И. Пекгел'в
no
рындагы бик күп шигырьләрен шигъриятнең гүзәл үрнәкләре дип санарга мөмкин. Бу урында Некрасовның үләр алдыннан язган «Ана» (1871) дигән поэмасын мисалга алу да җитә.
Безнең көлке, әрсез бу көннәрдә Ана — дигән нзге, бөек сүз
Кузгата алмый хисләр әңәмнәрдә. Бу гадәткә дошман мин шиксез.
Некрасов, буржуаз җәмгыятьнең әшәкелеген һәм пычраклыгын фаш итеп, үзенең поэмасын әнә шулай башлый.
Некрасовның хатын-кызлар турындагы шигырьләрен укыганда, шагыйрьнең гуманистлыгының югарылыгына һәм хатын-кызларның кешелек җәмгыятендә тоткан, урынын аңлауда өстенлегенә ихтыярсыз сокланасың. Ләкин хатын-кызларга бер Некрасов кына шулай карамаган бит. Ул'бары тик гүзәл шигъри образларда Герценның фәлсәфи трактатларында һәм публицистикасында, Белинскийның һәм Добролюбовның мәкаләләрендә, Черны- шевскийның романнарында чагылган идеяләрне һәм хисләрне генә сурәтләгән.
Некрасовның балаларга багышлап язган шигырьләреннән гаҗәеп җылылык килеп тора. «Мин балаларның күз карашларын яратам, мин аларны һәр җирдә таныйм» дип язды бөек шагыйрь.
Безнең әдәбиятыбызга Некрасов балалар турында һәм балалар өчен иң яхшы әсәрләр язучы булып керде. Аның «Балалар елавы», «Крестьян балалары» һәм башка шигырьләре балаларга кайнар мәхәббәт белән сугарылганнар.
Бөек шагыйрь Некрасов үзе турында, Салтыков-Щедрин сүзләре белән: «Мин Россияне бөтен йөрәгем белән яратам, хәтта, үземне кайда булса Россиядән читтә итеп уйлый да алмыйм» дип әйтер иде.
Некрасовның Ватанга булган мә-хәббәте аның шигырьләренең бик күп үзенчәлекләрендә күренә. Бу нәрсә Некрасовның, Пушкин һәм Лермонтов традицияләрен дәвам иттереп, рус әдәбиятына гүзәл әсәрләр бирүендә дә, аның халык күңеленә бик якын килүендә дә күренә. Некрасов үзенең ши-гырьләрендә рус характерларын рус халкының көнкүрешбн һәм рус җиренең гүзәл табигатен тасвирлады. Некрасовның иҗатында Ватаи- ана образы һәрвакыт искә алына Анабыз Ватанга хезмәт итү —Некрасов иҗатының төп һәм җитәкләүче идеясе. Аның белән ул үзенең иҗат юлын башлый да, тәмамлы:"' да.
Некрасовның Ватанга булган кайнар мәхәббәте. аерым алганда, аның рус табигатен тасвирлавында да ачык күренә. Шагыйрь туган җире табигатенең күренешләрендә көч һәм дәрт чишмәсе күрә:
Искиткеч көч! Таза, саф һавасьг Арган көчләреңне уята;
Туңган елгадагы епшек бозлар Эрегән шикәрдән булып ята. Урман яны йомшак урын җирдәй. Ят та йокла — тыныч киңлектә! — Кләм кебек, сары, саф яфраклар Өлгермәгән әле шиңеп тә.
Искиткеч көз! Бозлы салкын төннәр. Ә көннәре аяз, тын бар да... Табигатьтә юк ямьсезлек! Төпләр, Түмгәкләр һәм мүкле сазлар да— Ай цуры астында бар да матур, һәрнәрсәдә күрәм илемне...
(«Тимер юл», 1864 ел)
Некрасов безнең илебезнең матур табигате турында, ул табигатьнең байлыгы, урман, кырларның киңлеге турында җырлады. Туган ил табигате шагыйрьнең йөрәгенә якын булды һәм ул аның бөеклегендә табигатьнең хуҗасы булган халыкның бөеклеген күрде.
«Сөйдерә монда табигать зурлыгы белой. Очратмассыз сез һичкайда аның күк зурны: Атыйлар монда болын дип, чиксез җәелгән Далаларны, ә башланса чәчүлек кыры Көтмәгез чиге булыр дип! Яшел урманнар. Соргылт авыллар чуарлый киңлеген аның Атаулар шикелле булып; кинәнә җаннар Күргәндә гади тормышын ул авылларның.. ................ Монда нинди елгалар1 Нинди урманнар! Мин сезне ышаидырамым: Рус табигате бер көнне сындырып ташлар Эрелеген Рейндәге табигатьнең...»
(«Граф Гаранскнйның юл язмаларыннан»
1853).
Веек шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ш
Рус җиренең табигатенә мөрәҗәгать итен, Некрасов тагын болай язды:
Мин синеке. Синең үпкәләвең йөрсә дә арттан минем.
Чит җирләрнең күкләренә түгел, Җырладым сиңа, илем!
Мин бүген дә сөйгән хыялларым Комсызланып барлыймын.
Күңел йомшап, сәлам мин юлладым һәркемгә... мин таныймын Ашкынуын ярсу суларыңның
Җиңәргә давылларны,
Тигез шавын нарат урманының, Тынлыгын авылларның.
Басуларның чиксез киңлекләрен...
(«Тынлык» 1857 ел)
Табигатьне тасвирла}' Некрасовның иҗатында аның патриотлыгын чагылдыра торган бер күренеш. Шагыйрь табигать турында рәхмәтләр әйтеп сөйли, аңарда үз иҗат көчләренең бер чыганагын күрә.
Некрасовны хаклы рәвештә ша- гыйрь-гражданнн дип атыйлар. Аның әсәрләрендәге гражданлык, социаль-политик үткенлек — иҗатының аерылмас бер сыйфаты булып ' тора.
Декабрист К. Рылеевтан сон Некрасов рус шигъриятендә гражданлык һәм җәмәгатьчелек идеяләрен дәвам иттерүче булды.
Мин шагыйрь түгел, ә гражданин, — дип язды Рылеев. Аңа кушылып Некрасов:
Мөмкин синең шагыйрь булмавың, Ә гражданин — тиеш булырга. Ә гражданин нәрсә ул?
Ул — Ватанга лаек ул.
(«Шагыйрь һәм гражданин»)
Гражданин-шагыйрьнең бурычы Ватанга, халыкка, үз заманының бөек идеалларына хезмәт итү.
1855 нче елны язылган бер мәка-ләсендә Некрасов болай ди: «Фән өчен фән юк, сәнгать өчен сәнгать юк, — алар барысы да җәмгыять өчен, җәмгыятьне яхшырту өчен, кешене күтәрү өчен, аны аң-белем һәм тбрмыш унайлыклары белән баету ө.чен кирәк...»
Бу сүзләрдән Некрасовның сәнгать турындагы фикере Чернышевский фикеренә — «сәнгать сәнгать өчен» дигән ялган теорияне таратучы либерәл-дворян тәнкыйтьчесе Дружининнарга каршы көрәшкән Чернышевский фикеренә бик якын икәнлеге аңлашыла.
Некрасов рус әдәбиятында үз шигъри
IV Минем «Г. Тукай поэзиясендә эстетик каратлар» днгән мәкаләмне карагыз. «Совет әдәбияты» № 4, 1946 ел. И. П.
мәктәбен тудырды. 19 йөзнең икенче яртысындагы бик күп талантлы шагыйрьләр Некрасов^ салган юлдан бардылар. Добролюбов шагыйрь буларак, үз шигырьләренең эчтәлекләре һәм фор-малары белән Некрасовка бик якын тора. Беранже җырларын русчага тәрҗемә итүче һәм шул ук вакытта талантлы сатирик шагыррь В. С. Курочкин, М. И. Михайлов,. Гольц-Миллер, Жулев һәм башка бик күпләр 19 гасырның икенче яр-тысында иң куәтле һәм иң көчле шагыйрьләр мәктүбе булган Некрасов мәктәбе шәкертләре.
Некрасовның - иҗаты, шулай ук. безнең илебездәге башка халыкларның революциягә кадәр яшәгән демократик шагыйрьләренең иҗатлары үсешендә дә зур роль уйнавы билгеле. Украина шагыйре Т. Шев- ченконың иҗатында Некрасов шигъриятендәге темаларга һәм идеяләргә ошаш бик зур.
Шевченко белән Некрасовның шигърияте, үзләренең социаль әһә-миятләре буенча бер юлдан барды,, аларның шигъриятендә төрле милләт хезмәт ияләренең патша һәм алпавытлар изүенә каршы көрәштә» демократик бердәмлеге чагылды.
Татар шигърияте классигы Г. Тукайның да Некрасов иҗатындагы идея һәм образларга якын булуы, патша режимына һәм экспло- ататор стройга каршы көрәштә шул ук демократик фикердәшлек белән? аңлатыла.
Үкенечкә каршы, Тукайның Некрасов турындагы фикерләре сакланмаганнар. Әмма шунысы ачык„ Тукай 19 йөздә яшәгән рус шагыйрьләренә югары бәя биргән һәм Тукайның рус шагыйрьләре турындагы мәгълүматы бик киң булганIV. һичшиксез, Тукай Некр,асовка әһә-
И. Пехтела
хшят биргән һәм анык шигырьләрен укыган булырга тиеш.
Тукайны Некрасов белән нәрсә якынлаштыра соң? Барыннан да элек, аларны иҗатларының гомуми юнәлеше— халыкны царизм һәм эксплоататорлар изүеннән социаль азат итү өчен көрәш идеяләрен пропагандалау берләштерә, ә шуннан инде рус шагыйре белән татар шагыйре арасындагы бүтән параллельләр, аларның иҗатларындагы аерым ошашлар туалар.
Мәсәлән, Некрасов үзенең шигъ-риятенең бер үзенчәлеге итеп, тормышны дөрес чагылдыруны күрсәтә. Үзенең «Бишек җыры» дигән башлангыч .дәвер шигырендә үк ул: «әкият сөйләмим, дөреслек турында җырлыйм» дип яза. Тукай өчен, шулай ук тормыш дөреслеге ИҢ мөһим нәрсә. Ул:
Чебен җанымны чын юлда бпрәм, мең кәррә, кызганмыйм...
дип яза үзенең «Соры кортларга» дигән шигырендә.
Некрасовның үз иҗатында үзенең барлык эчтәлегенең әхлакый нигезе итеп халыкны алуы мәгълүм нәрсә. Шагыйрь һәрвакыт халыкка мөрәҗәгать итте, бары тик ана гына, аның интереслары, аның теләкләре өчен генә хезмәт итәргә ашкынуын әйтте. Әгәр дә Тукайның «Милләтә» дигән шигърен хәтерләсәк, Некрасов белән Тукай арасындагы идея ошашлыгын бик ачык күрәчәкбез.
Некрасов революция эшлеклелә- ренә гимн җырлады. Югарыда әйтеп киткәнебезчә, бу яктан аның «Белинский», «Добролюбов хатирәсенә» дигән шигырьләре аеруча характерлы. Некрасовның геройлары батырлар, акыллылар һәм әхлакый саф кешеләр. Рус шигъриятендә Некрасовка кадәр халык интереслары өчен көрәшүчеләрнең портретларын берәү дә шул кадәр якты итеп бирмәгән иде.
Шуңа ошашлы шигырьләрне без Г. Тукайда да күрәбез. Мәсәлән, Некрасов тарафыннан Добролюбовны тасвирлау Принцибында («Добролюбов хатирәсенә») һәм Тукай га- рафыннан Хөсәен Ямашевны тасвирлау принцибында («Хөрмәтле Хөсәен ядкаре»), зур ошаш бар.
Аннары, Некрасовның табигатьне социаль тормыш белән бәйләп тасвирлавы мәгълүм нәрсә. Некрасов табигатьне тасвирлаганда үзенең социаль тбрмышка булган мөнәсәбәтен ачык белдерә. «Яңгыр алдыннан» дигән шигырендә ул табигатьтәге күңелсез күренешне тасвирлый:
Сагышлы җил күк читенә Болыт тауларын куа, Сынгалапган чыршы иңри. Карурман шомлы тора...
Пейзажның бу күңелсез күренешенең сәбәбе соңыннан аңлашыла. Ул халыкның авыр тормышына параллель итеп алына:
Узып баручы арбаның Өсте һәм алды ябык. «Ку!» дип кычкыра ямщнкка Жандар камчысын алып...
менә шул камчы өстендә һәрвакыт асылынып торганлыктан халыкның тормышы авыр.
Хәзер, Тукайның «Көзге җилләр> шигырен алыгыз. Тукай биредә табигать күренешләрен тасвирлаганда социаль күренешләргә, 1905 ел революциясеннән соң үсеп киткән реакциягә үзенең мөнәсәбәтен белдерергә тырыша һәм ачык белдерә. Мондый мисалларны тагын да күбрәк китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин эш Некрасов белән Тукай шигырьләренең ошашларының күп-легендә түгел, ә аларның эчтәлегендә. Ә эчтәлек — Тукайның, шагыйрь буларак, Некрасов иҗатына якын торуында. Тукай, әлбәттә, татар халкының оригиналь шагыйре; тик ул рус әдәбиятының художество тәҗрибәсеннән, шул исәптән Некрасов иҗатыннан да күп файдаланган. Тукай да, Некрасов та үзләренең шигырьләре белән халыкка хезмәт иттеләр.
11екрасов иҗатының йогынтысы безнең совет шигъриятендә дә бар. Бөек шагыйрь-гражданин үзенен и җа ты н д а г ы х а л ы к ч а н л ы гы һәм
*Ввек шагыйрь һәм1 җәмәгать эшлеклесе 118
кдеялелеге белән совет шагыйрьләренә якын тора.
Әлбәттә, Некрасов шигъриятенең конкрет яңгырашы шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән заман шартлары белән билгеләнә. Ләкин Некрасов шигъриятенең сугышчан рухы, аның халыкка булган кайнар мәхәббәте, Ватанга һәм алдынгы, иҗтимагый идеалларга бирелгәнлеге — болар Некрасов иҗатының төп сыйфатлары булып калалар.
Шигъри формаларының төрлелеге һәм идеяләренең конкрет әһәмияте бүтәнчә булуларына карамастан, безнең заманның бөек шагыйре В. В. Маяковскийның да Некрасовка якынлыгын әйтеп үтәбез. Маяковскийның Некрасовка югары бәя бирүе, үзенең тарихи урынын аның белән янәшә билгеләве очраклы хәл түгел.
А. Твардовский да Некрасовка якын тора. Аның «Муравия иле» дигән поэмасы, үзенең сюжет төзелеше белән, Некрасовның «Русь илендә кемгә яшәве яхшы» дигән поэмасына ошый. Шулай ук Некрасовның йогынтысы М. Исаков- скийның, Лебедев-Кумачның һәм башкаларның җырларында да сизелә.
Некрасовның шигърияте бүгенгә кадәр үзенең җанлы әһәмиятен югалтмады. Совет халкы бөек рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Некрасовның шигъри мирасын бөтен халыкның культура байлыгы итеп саклый.
с. ә.