Логотип Казан Утлары
Публицистика

„БӨЕК ЕЛЛАР ТАВЫШЫ"'


Бөек Ленин — Сталин байрагы астында
бәхетле, тату һәм бердәм гаиләгә
берләшкән Советлар Союзы
халыкларының дәүләт гимнының изге
сүзләре белән ачыла торган һәм күләме
ягыннан артык зур булмаган бу
җыентыкка татар совет язучылары һәм
шагыйрьләренең кечкенә-кечкенә
парчалары, Владимир Маяковский,
Җамбул, Б. Лебедев-Кумач һәм С. Михал-
ков шигырьләренең тәрҗемәләре һәм
татар халык җырлары үрнәкләре
урнаштырылган.
Җыентыктагы әсәрләр барысы да
илебезнең Төп Законына — Бөек Сталин
Конституциясенә, аның даһи иҗатчысына
дан җырлау, бу бөек документның совет
кешеләре аңында, көндәлек тормышында,
алга барышында нинди зур урын
тотканлыгын билгеле бер күләмдә
сурәтләүне максат итеп алганнар.
Җыентыкны төзүче Г. Иделле һәм С.
Урайский иптәшләр шушы теләктән
чыгып эш иткәннәр һәм матур, җыйнак
бер китапчык төзеп бирә алганнар.
Безнең эшчеләр сыйныфын, безнең
крестьяннарны, безнең хезмәтчел
интеллигенцияне рух ягыннан
коралландыра, безне алга илтә һәм бездә
законлы горурлык хисен күтәрә, үзеңнең
көчләреңә ышанычны ныгыта һәм
коммунизмның яңа җиңүләрен яулап алу
өчен яңа көрәшләргә туплый торган
Сталин Конституциясенең безнең
тормышыбызга, барлык эшебезгә никадәр
тирән һәм нык кереп ур-
1 «Бөек еллар тавышы». Әдәби җыентык.
Татгосиздат, 1946 ел. Редакторы М. Әмир. Күләме
104 бит. Бәясе 5 сум. нашканлыгын, безнең
барлык хәрәкәтебездә җитәкләүче маяк
булып әверелүен китап эчендәге әсәрләр
һәркайсы үзенчә бер матурлык һәм
нәфислек белән чагылдыра.
Менә үзе бер гасыр булган чал
Җамбулның «Бөек Сталин законы» дигән
әсәре (Әхмәт Ернкәй тәрҗемәсе). Яше
ягыннан гаять карт булган, ләкин совет
власте шартларында гына, Сталин кояшы
астында гына чын иҗат биеклегенә
күтәрелә алган халык акыны» үткән
көннәрен исенә төшереп:
Гомеремдә мин күп закон күреп үттем, һәрбер
закон астында билем бөктем, дип, иң кыргый
эксплоатация терәге булып килгән
шәригать, Аблай законы һәм Николай
законнарының хезмәт ияләрен никадәр
изүләрен сөйли һәм:
Тыңла, Кастек, Каскелен, Караконым, Мин
мактыймын Бөек Совет Законын, дип, илгә,
халыкларга шатлыклар китергән, җиргә
уңыш, яшьләргә гүзәллек, көрәшләрдә
җиңү китерә торган Сталин Законына дан
җырлый.
Совет чорының иң талантлы шагыйре
Владимир Маяковскийның «Совет
паспорты турында» шигыре (Әхмәт Фәйзи
тәрҗемәсе) совет кешесенең бөтен дөнья
алдында горурлыгын күрсәтә:
Дөнья
укы
көйлә —
Советлар
Союзы
гражданы
мин! ;
сБөек еллар тавышы» 13!
Бөтен илебездә барлык халыклар
телләрендә яңгырый торган <Ватан
турында >кыр»ында Вас. Лебедов-Кумач
чиксез киң һәм иркен илебезнеи
матурлыгын, бөеклеген, анарда «иптәш»
дигән сүзнең горур яңгыравын сөйли.
Моннан 15 ел элек безнең арабыздан
киткән һәм бүгенге триумфаль
барышыбызны күрү бәхетенә ирешә
алмаган күренекле тагар совет шагыйре
Һади Такташның «Киләчәккә хатлар»ы
чын талант иясенең әсәрләре бер кайчан да
үлми икәнлеген раслап торалар. Сизгер
күңелле, саф намуслы патриот
шагыйрьнең:
Без үткәннең каты җиңелүе, Бүгенгенең җиңеп
килүе — Көрәшендә
Артык ашкынулы
Хисләр уты белән янабыз.
Без яңа җир, i
Яна кеше өчен
Җирдә зур дау алып барабыз...
Без беләбез сезнең киләчәкне, Без беләбез сезнең
киләсен, '• Без беләбез алгы көрәшләрнең Безгә
җиңү алып бпрәсен!
Һәм I
Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, к7‘ :
һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде сез
яшәгән Коммунизм чоры күренә!..
дигән юллары бүген әйтелгән кебек
яңгырыйлар.
Шушы якты талант ияләре авазларына
бүгенге татар совет әдәбияты вәкилләре
тавышы килеп кушыла һәм алар барсы
бергә бөек еллар тавышы булып
яңгырыйлар.
Шагыйрь Әхмәт Ерикәй, Консти-
туциянең даһи иҗатчысы турында:
Спи безнең көчләрнең чишмәсе, Сип безнең
юлларның маягы; Нурланып җилферди кулыңда
Ленинның мөкатдәс байрагы. Сиңа дан, якты ил
төзүче, һәркемгә чын бәхет бррүче. Дошманны
җиңүче бөек Сталин!
Даһи Сталин!
дип самими юлларны төзесә, татар совет
әдәбиятының өлкән осталарыннан Кави
Нәҗми туган йортыбыз — Совет иле
турында бик гади, ләкин үтә нәфис итеп:
Матур синең җәйге таңнарың, х Рәхәт синең язгы
җилләрең, һәр яфрагы изге урманнарың, һәр
карышы изге җирләрең, —
ДИ.
Илебезнең азатлыгы өчен батырларча
һәлак булган Фатих Кәримнең:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла. Илең
турында уйласан, Гомерең
озын була.
дигән тирән мәгънәле юллары кырыс һәм
горур бер әйтем булып тора.
Шагыйрь Әхмәт Фәйзи Совет илендә
иҗатның ил белән бер бөтенне тәшкил
итүен сурәтли торган юлларны яза:
Мин ил белән бергә җиңеп чыктым, Төзелеш белән
бергә кайнадым.
Мин һөнәрем итеп үз халкымны Мактый торган
җырчы сайладым, — ди.
Г. Бәширнең «Намус»- повестеннан
алынган «Айсылу» дигән өзегендә Бөек
Ватан сугышы елларында ерак тылдагы
колхоз авылының намуслы картларының
яшьләргә эштә ярдәмгә чыгулары су-
рәтләнә. Айтуган карт Айсылуның «Ни
генә әйтим сезгә, бабакаем. Түр башында
гына утыра торган чагыгыз да бит.
Нишләтим соң, заманы шундый бит»
диюенә каршы: «Түр башы немецны
җиңгәч, кызым, улларыбыз кайткач» дигт
җавап бирә. Бу кечкенә генә диалог сугыш
чорында совет кешеләренең ничек
эшләүләрен, нәрсә белән януларын гаять
көчле бирә.
Колхоз авылы тормышын белүен
талантлы әсәрләре белән раслаган Мирсәй
Әмирнең «Агитатор» дигән хикәясеннән
алынган өзегендә Әс- ман картның, Федор
Головатын үрнәге белән патриотизм
хисенә бирелеп, оборона фондына 120.000
сум акча кертүе бик ышандырулы итеп
тасвир ителә.
Җыентыкта совет кешеләренең явыз
дошманга каршы авыр сугыш
алындагы эшләре, анда совет пленен төрле
милләт халыкларының дуслыгы
сурәтләнә. Г. Әпсәләмов үзенең «Уссури
тайгасында» дигән хикәясендә Ерак
Көнчыгышның ороч малае Савушка белән
татар егете Кәрим арасындагы сугышчан
дуслыкны күрсәтә, һәм мойда да шул ук
Сталин Конституциясе беркеткән дуслык
икәнен күрәсең. Газиз Иделлёнең
«Коммунистлар» дигән очерыгында Кама
Тамагы районы Чаллы авылының Хикмәт
Мотыйгуллин дигән егете, аның фронтта
полк парторгы булуга кадәр үсүе һәм үзе
белән бергә башка милләт сугышчыларын
да үстерүе сурәтләнә.
Гази Кашшаф карт укытучының
самими хисләрен артык вакланмыйча
җитә торган итеп бирә алган.
Җыентыкның бер җитешсезлеге итеп,
аңарда завод, фабрика эшчесе, совет
интеллигенциясенең югары катлавы
(профессор, доктор, гомумән галимнәр
катлавы) хисләрен чагылдыра торган
әсәрләр булмавын әйтергә мөмкин. Ләкин
бу үзенә аерым бер мәсьәлә — чөнки бу
җитешсезлек гомумән бүгенге бөтен татар
совет әдәбиятына карый.
Гомумән алганда, бу җыентык матур
гына булып чыккан һә.ч аның файдасы
тиячәк. Киләчәктә м он д ы й җы енты к л
а рны күбрәк көчләрне катнаштырып
(чөнки монда без татар совет әдәбиятының
•зур гына фигуралары әсәрләрен
күрмибез) һәм тагын да җитдиерәк итеп
һәм зуррак итеп чыгарырга иде. < ;
Китапның оформлениесе гади, ләкин
җыйнак һәм пөхтә.
А. Гоч»?