ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР
(Игълан ителмәгән биографик материаллар буенча)
Шушы елның 8 декабренда татар халкының иң күренекле шагыйрьләреннән берсе булган Һади Такташның үлүенә 15 ел тулды. Мәрхүмнең сайланма җыентыкларында һәм уку китапларында аның биографиясе турында бик күп кенә материаллар табарга мөмкин булса да, аның тулы биографиясе бу көнгә кадәр язылмаган әле. Менә шуны искә алып, мин бу кечкенә хезмәтемне укучыларга тәкъдим нтәм.
Шагыйрьнең тормыш иптәше Гөлчирә ханым үзенең истәлекләрендә болай дип сөйли:
«Безгә авылдан минем энеләрем, якташларым, гади крестьян малайлары килә торганнар иде. Алар танылган язучы белән очрашудан тартыналар, ләкин Такташ аларны һәрвакыт дусларча каршы ала, һәм алар аның компаниясендә үзләрен үз өйләрендәге кебек сизәләр. Һади өчен эрелек, масаю кебек нәрсәләр ят, ул һәрвакыт гади кеше булып яшәде.
1930 елда Донбасска ’ иҗади командировкага барып кайткач, ул анда үзен тантаналы рәвештә каршы алуны ничек итеп «өзгәнлеге» турында сөйләде. Вагон тәрәзәсеннән перронда аны каршы алырга җыйналган кешеләрне, оркестрны күргәч, Такташ юри икенче ишектән чыга һәм үзенең кечкенә генә чемоданын күтәрел, Рудоуправлениегә юнәлә. «Буш кул» белән кайткан каршы алучылар аны бары шунда гына очраталар. Такташ бик еш миңа әйтә торган иде: «Миңа шагыйрьнең чын танылуы кирәк, халык минем шигырьләремне укысын һәм оныт-масын, минем өчен барысыннан да шул кадерле».
Ул елларда тышкы яктан бик оста яшеренгән буржуаз-милләтче- ләр яңа туып килә торган совет әдәбиятының үзләренә һөҗүм итүен, үзләренең контрреволюцион битлекләрен ачуын сизеп, яшь әдәби көчләргә һәртөрле юллар белән каршылык күрсәткәннәр. Халык дошманнары султангалиевчылар Такташны үзләре өчен шундый
122 В. Климентовский
куркыныч көч итеп караганнар. Алар аныц җәмәгатьчелек алдында абруен төшерергә, хәтта совет әдәбиятына чит кеше итеп күрсәтергә маташканнар. 1\. Нәҗми иптәш үзенең истәлекләрендә бур- жуаз-милләтчеләр тарафыннан Такташка каоата оештырылган әдәби суд комедиясе турында сөйли. Ләкин бу суд Такташны түгел, ә аны оештыручыларны яманатка калдыра. Судтан соң күп тә үтми Такташ хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында ялкынлы речь белән чыгыш ясый, үзенең намусын яклый, яла ягучыларның битлекләрен ача.
«Ул чагында, — ди шагыйрьнең якын дусты Кави Нәҗми иптәш, — мин буржуаз милләтчеләргә каршы «Яңа печән базары» исемле шигъри пьеса-памфлет язган идем. Бу пьеса сәхнәдә куелган чакта, залда утыручы буржуаз-мещан элементлар, пьесаның карикатур персонажларында үзләрен күреп, гауга күтәрделәр, спектакльне туктатуны таләп итә башладылар, мине кый- намакчы булдылар.
Икенче көнне Такташ минем шушы пьесам турында халык дошманнарына карата утлы нәфрәт белән тулы рецензия язып чыкты: «Бу пьеса безнең сезгә каршы һөҗүмебезнең башы гына әле. Без, татарның яшь шагыйрьләре, сезнең тагын да пычрак эшләрегезне ачып күрсәтәчәкбез».
Ачулары чиктән ашкан султан- галиевчылар Такташны тыныч кал-дырмыйлар. Алар Такташның беренче шигырьләр җыентыгын («Җир уллары»н) басып чыгарудан баш тарталар. Такташ бу җыентыгын хосусый нәшриятта бастырып чыгарырга мәҗбүр була. Шул ук халык дошманнары Такташны ре* дакциядән эштән һәм квартирасыннан чыгаруга ирешәләр. Мондый эзәрлекләүләр шат күңелле Такташның да ара-тирә рухын төшерәләр. 1929 елның 15 мартында К. Нәҗмигә бүләк иткән рәсеме астына Такташ болай дип яза: «Мә, Мөхәммәткави! Мин улгәчтән
кулыңа төшкәй чакта карарсың...........
шул калдырган юлга минем хакта берәр нәрсә өстәп язарсың. Редакциядән чыгарылган көн. 15/Ш—29 ел. Такташ».
Ләкин Һади Такташ киң Совет укучылары арасында, Совет җәмгыятендә, көчләре үсә баручы Совет язучылары сафында үзенә таяныч таба.
Нәкъ менә шул елларда, халык дошманнары, Такташны тәмам себереп ташлау нияте белән, аның сеңелесе Хәнифәне техникумнан чыгаргтыралар. Алар яла ягып, «Хәнифә дворян кызы» имеш дип күрсәтәләр. Бу оятсыз һөҗүмгә каршы Һади Такташ тирән нәфрәт белән янып: «Хәнифә Такташевага» исемле шигырен яза:
«Сеңлем!
Болай безнең йортка бер төрле дә Алпавыт та килеп йөрмәгән, Тирә-күршеләр дә анабызны Азгын хатын диеп белмәгән...
Күз яшь түкмә, бала!
Без әнкәйнең
Саф булуын аклый алырбыз, Син дә сАлбст» кызы түгел, Көтүче карт
Хәйрүк кызы булып калырсың!!!
Крестьян әтиеңнән туган абыең Такташ 26. IX. 29 — ».
Хәнифә Такташеваның сөйләвенә караганда, Такташ дошманнарына протест йөзеннән бу шигырьне техникумның приказлар элә торган тактасына ябыштырган. Соңыннан Хәнифә аны тактадан алган һәм 17 ел буенча үзендә саклаган.
Иптәш К. Нәҗми әдәбиятта ул еллардагы кискен сыйнфый көрәш турында сөйләп болай ди: «Такташ дошманнарга каршы елдан ел арта барган көч белән көрәшергә өйрәнде, аларны ул үзенең чыгышларында рәхимсез фаш итә килде. Мәсәлән, аның султангалиевчылар- га каршы язылган «Син дошманым минем!» исемле шигыре татар яшьләрен тәрбия итү эшендә зур роль уйнады. Кайчакта без Такташ белән бергәләп халык дошманнарына каршы юнәлдерелгән коллектив әсәрләр дә яза торган идек. Яна печән базары типларыннан көлеп
Һади Такташ турында истәлекләр 123
язылган «Шәрәфи Хаҗи», татар буржуаз мнлләтчеләреннән көлеп язылган «Хәлифәлек трагедиясе», кулакларга һәм динчеләргә каршы язылган «Җирдән сөрәбез!» дигән әсәрләр шундыйлардан».
Такташта шагыйрьлек сәләте бик иртә уянган. Ссңелесе Хәнифәнең сөйләвенә караганда, бала чакта Һадиның, Мәхәммәтҗан (кушаматы — Мокамай) исемле дусы булган. Мокамай күршедән йомырка урлагач, Һади аны гаепләп, шунда ук җыр чыгарган:
«Дыр-дыр-дырабап
Мокамай йомырка урлаган.
Әншә тәтәй тоткан. Каравылны кычкырткан».
Һадига 10-11 яшь булганда аңа үз авылларының Газизә исемле кара күзле бер кызы ошый. Һади аңа багышлап, «Кара күзләр» исемле шигырь язган. «Әни шул язуны тапканнан соң, Һадины бик озак вакытлар үртәп йөрде» ди Хәнифә. Шул ук Хәнифәнең сөйләвенә караганда, Һадиның тиңдәшләре аңардан кызык нәрсәләр сөйләтә торган булганнар. Ә Һади сөйләргә бик оста булган. ?
Такташ үсмер вакытта ук үзенең көченә, сәләтенә нык ышанган. Әнисе аны авыл мөгаллиме итәргә уйлаган. 13-14 яшьлек Такташ моңа каршы килеп, үзенең язучы буласы килгәнлеген әйткән. Әтисе дә моңа риза булмаган. «Синнән рәт чыкмас» дип улыннан кул селтәгән. «Юк, чыгар! — дигән Һади, — Син минем сүземне хәтерләрсең әле!»
Әлбәттә, Такташның бу өмете совет власте аркасында гына, Ленин — Сталин милли политикасының СССР халыкларына киң иҗат мәйданы ачуы аркасында гына тормышка аша алды.
Такташ яшьтән үк бик күп укырга яраткан, «Китап сатып алыр өчен әни аңа үзенең чәченә үреп йөри торган тәңкәләрен берәм-берәм бирә торган иде» ди сеңелссе.
Рус классикларын Такташ яратып укыган; Көнбатыш Европа язучыларыннан ул бигрәк тә Ромэи Ролланны яраткан. Стефан Цвейг 1928 елда Казанда булганда аңа автографы ‘белән үз китабын бүләк итеп калдырган. К- Нәҗми Такташның бигрәк тә Горький белән Маяковскийга булган кайнар мәхәббәте турында сөйли: «Маяков- скийның үлү хәбәрен ул бик зур югалту итеп каршы алды. Миңа биреп калдырган кулъязма шигырендә ул, бу уңай белән Маяков- скийга мөрәҗәгать итеп, болан ЯЗДЫ:
— «Ах. Володя бәгърем!
Бик ялгыштың,
Бай мәхәббәт гомерең кимәсен
Ташка бәрдең.
Ничек күз яшь катыш Әрнеп сиңа ачу килмәсен. Мәхәббәт ул үлем юлы түгел, Аны тудыра яшәү ялкыны...»
Истәлекләре белән уртаклашучы барлык иптәшләр дә Такташның зур талант иясе булганлыгын әйтеп китәләр. Әдәбият һәм тел институтының фәнни сотруднигы иптәш Байчура, 19—20 нче елларда Такташ белән Ташкентта танышуы турында сөйләгәндә: «Такташ ул вакытта ук миндә талантлы яшь шагыйрь дигән тәэсир калдырды» ди.
Иптәш Байчура Такташның Ташкент чоры тормышыннан кызыклы бер эпизодны хәтерли: «Такташ кайчакта үзенең яңа шигырьләрен Зариф Бәшири дигән талантсыз бер шагыйрьгә карап чыгар өчен бирә торган иде. Ә теге, Такташның талантлы шигырьләрен аз-маз төзәтеп, үзенеке итеп бастырып чыгара иде. Мин бу турыда Такташка әйткәч, ул гарьлегеннән һәм хәтере калудан хәтта елап җибәрде. Соңыннан Такташ һәм Бәшири арасындагы мөнәсәбәт әдәби судка тапшырылды. Һәр яктан өчәр як-лаучы булырга тиеш иде. Мин Такташны яклаучыларның берсе идем. Ләкин суд булмый калды, Бәширине яклаучылар эшне күмеп калдырырга ашыктылар».
1?4
Язучы М. Гали 1921 елның мартында Такташның, Москвага «Эш- ме> газетасы редакциясенә килүен хәтерли: «Аның өстендә шинель сукносыннан тегелгән пальто, башында малахай бүрек иде. Ишектән кергәч, «Шагыйрь Такташ, Ташкенттан» дип күреште. Мин аны Оренбургта һәм Ташкентта чыга торган татар газеталары буенча белә идем инде. «Эшче» редакциясендә ул үзенең берничә шигырең укыды. Алар миңа бик ошадылар һәм мин аларны газетага басар өчен алып калдым.
Соңыннан, Казанда, «Татарстан хәбәрләре» редакциясендә эшләгәндә Такташ белән безнең эш өстәлләребез бер бүлмәдә туры килде. Такташ башта «Азат хатын»ның җаваплы секретаре булып эшләде. Үзенең мәкаләләре астына «Һадия» якя «Һадия Такташева» дип кул куя нде. «Азат хатын» да ике ел чамасы эшләгәч, Такташ «Чаян»га күчте, ләкин эш өстәле һаман безнең бүлмәдә калды. Күп вакытта Такташ үзенең шигырьләрен дә шунда, шау-шу эчендә яза торган жде. Язып бетергәч, идән уртасына басып, аларны безгә укый иде. Без барыбыз да — Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, мин һәм башкалар — аның шигырьләрен яратып тыңлый идек».
Такташны бик якыннан белгән, аның белән бергә иҗат иткән К„ Нәҗми иптәш Такташның үз шигырьләре өстендә бик нык эшлә- вен, һәрбер җөмләне кат-кат төзә- тә-төзәтә төннәр буенча йокысыз утырганлыгын сөйли. Гөлчирә хамим Такташева да шуны ук раслый. «Кайбер шигырьләрен Такташ атналар буенча кат-кат эшли иде», ди ул. Такташ еш кына аңа: «Шагыйрь укучылар тарафыннан оаытылмаслык әсәр генә иҗат итәргә тиеш. Ә бездә тумас борын ук үлә торган шигырьләрне күбрәк язалар. Укучы аларга бер тапкыр күз йөгертеп чыга да, мәңгегә оныта» дип әйтә торган булган.
Такташның үз шигырьләренә карата да шушы каты таләпчәнлегсн,
В. Климентовский әдәбияттагы кимчелекләрне үткен рәвештә тәнкыйть итүен шагыйрь Бруно Зернит иптәш тә хәтерли: «Һади Такташ исеме белән минем иҗат эшемнең башлануы бәйләнгән. Минем беренче шигырьләремне укыгач, Такташ болан диде: «Шигырьләрегездә хис бар, ләкин осталык җитешми. Өйрәнергә кирәк!» Бу сүзләр аның тарафыннан чын күңелдән әйтелгәнлектән, мин язучыларга карата нинди зур таләпчәнлек куелганлыгын тирәнтен төшендем. Шуннан соң мин аңа тагын 5-6 тапкыр үземнең шигырь-ләремне укыдым. Ул аларны игътибар белән тыңлады, аерым кимчелекләремне күрсәтте. Ул һәрвакыт: «Кайбер кешеләр уйлаганча, шигырьләр күңел ачу өчен генә язылмыйлар. Шигырьләр көрәш коралы!» дип кабатлый иде».
Такташ драматургия өлкәсендә дә күп көч куйган кеше. Бу турыда драматург Р. Ишморат иптәш болай ди: «Ул вакытта мин Т. Д. А. театрының художество җитәкчесе идем. Такташ пьесалар яза башлагач, безнең ара тагын якынайды. Шигырьләрендәге җылылыкны һәм лириканы ул үзенең сәхнә әсәрләренә дә күчерде. Бөек Октябрь- революциясенең X еллыгы көнендә аның «Күмелгән кораллар»ы һәм Донбасстан кайткач «Камиль» исемле пьесалары сәхнәгә куелдылар.
Театрда Такташны барысы да яраталар иде. Ул килеп керүгә артистлар аны чолгап алалар, пьесадагы образлар турында, костюмнар, гримнар турында, геройның, мимикасы, интонациясе турында сорашалар иде. Такташ барысын да аңлата, укып күрсәтә иде.
Пьесаның авторы буларак Такташ бик принципиаль иде. Әгәр дә пьесаны куйганда без аның аерым таләпләре белән килешмәсәк, ул бик кызу бәхәсләшә, дулкынлана, ә кайчагында ачулана да торган иде».
Такташның үз шигырьләрен гаҗәп дәрәҗәдә оста укуы турында аның белән аралашкан барлык нп-
&1адн Такташ турында истәлекләр 125
тәшләр дә сокланып сөйлиләр. Аның декламациясен тыңлаган А. М. Горький да Такташның уку осталыгына бик югары бәя биргән.
«Такташ кебек үз шигырьләрен оста укучы бер генә шагыйрьне дә мин белмим, — ди иптәш К. Нәҗми.—Такташ Кызыл Армия турында байтак шигырьләр язды, аларны зур дәрт белән Казан дивизиясенең бүлекләрендә укыды. Кызылармеецлар арасында ул бик популяр, аны бик яраталар иде. Казан дивизиясе сугышчыларының Такташны күмүдә катнашулары, аның хөрмәтенә салют бирүләре, шул ук вакытта хәрби самолетның һавада, шагыйрьнең кабере өстендә, өч тапкыр әйләнеп очуы очраклы хәл түгел».
Гөлчирә ханым Такташеваның сөйләвенә караганда, Такташ, кол-хозчылар тормышыннан «Ялкын» исемле пьеса язарга, анда туган авылы Сыркыдыны күрсәтергә уйлаган. Шул ук вакытта Такташ <Камиль» исемле пьесасын кинофильм итеп күчерү өстендә дә эшләгән, сценарий язган, шул эшләр буенча Москвага барган. Ләкин вакытсыз үлем аның бу эшен тәмамларга мөмкинлек бирмәде. Үлем аркасында аның «Таң җиле» исемле романы да тәмамланмыйча калды. Бу романның аерым өзекләре генә җурналда басылдылар.
Гөлчирә ханымның һәм К. Нәҗми иптәшнең сөйләүләренә караганда, Такташ «Киләчәккә хатлар» поэмасы өстендә эшләүгә аеруча зур игътибар биргән. Ул аны 10-12 хат күләмендәге шигъри эпопея итен бирергә, анда безнең чорның бөек вакыйгаларын чагылдырырга уйлаган.
Шуның белән берлектә аның аерым кулларда сакланучы һәм газета, журнал битләрендә басылып та, җыентыкларына кермәгәи бик күп әсәрләре бар. Күренекле Совет шагыйре Һади Такташ иҗатын укучыларга бөтен тулылыгы белән җиткерү чараларын күрергә бик вакыт инде.