ЯКТЫ ЮЛ
Күк йөзендәге шәфәкънең кызыл-лыгы белән генә яктыртылган, бераз салкынча, карасу-яшед бакчага ничек килеп чыкканың Ишнияз үзе дә белми калды. Аның колак төпләрендә меңнәрчә кешеләрнең алкышлап кул чабулары, оркестр чыңнары яңгырый, күз алдында, биек түшәмнәрдәге электр кандилләр белән: яктыртылган зур зал, меңнәрчә шат һәм көләч йөзләр, соклану һәм хөрмәт белән караган очкынлы күзләр...
Бүген заводта уйлап табучылар хәрәкәтенә багышланган зур җыелыш җыйдылар. Кичәнең тантаналы өлешен завод директоры Социалистик Хезмәт Герое Константин Иванович Лидин үзе алып барды. Чираттагы сөйләүченең чыгышы беткәч, Константин Иванович, көмеш кыңгырауны селкеп, залда тынлык урнаштырды да, ягымлы көр тавыш белән, гадәтенчә көлемсери төшеп,
— Сүз, заводыбызның кайнар патриоты, үзенең рационализатор-! лык тәкъдимнәре белән заводка миллион сум экономия биргән, тәҗрибә цехы слесаре Ишнияз иптәш Әминовка бирелә, — диде. Тып-тын торган зур зал, кинәт, давыл күтәрелгән шикелле, гөрләп китте. Ике мең кеше ^ерыолы кул чабарга тотынды. Гомерендә беренче тапкыр шундый зур зал алдына чыккан һәм гомерендә беренче тапкыр шул хәтле күл кешенең үзенә карап кул чапканын күргән Ишнияз каушап китте, йөзе куе кызыллык белән капланды, маңгаена тир бөртекләре' бәреп чыкчылар, тәне, мунча кергән кебек, кызды. Ул: «зинһар өчен бу алкышларны туктата күрегез» ди- гәнсыман Константин Ивановичка борылып карады. Ә директор, исеме бөтен илгә мәгълүм булган мәшһүр директор, үзе аяк үрә баскан килеш, аңа кул чаба иде.
Ишнияз үзенең чыгышын алдан кәгазьгә язган иде һәм бу аны югалып калудан коткарды. Шулай да ул язуын ничек укыгандыр, ничек итеп трибунадан төшеп, сәхнәдән чыгып киткәндер — берсен дә хәтерләми...
Ишнияз бакча тынлыгына чыккач та үзен һаман да әле, залдагыча, томан эчендә кебек сизде. Күк буйлап сузылган кичке кызыл шәфәкъ аның күзләренә шул томан үтә генә күренде. Бер караганда янып торган шәфәкъ буйлары Ишниязга бәйрәмнәрдә җилфердәгән кызыл байраклар төсле, икенче караганда ниндидер гаҗәеп рәсем кебек тоелды.
Моңа кадәр татылмаган, йөрәкнең тибүен ешайткан якты бер хис Ишниязны, бөтенләе белән чолгап алган иде. Ул бик иркен сулады, хәзер үк, бәйрәм костюмнарын да салмыйча, яңадан цехка кайтасы, яңадан зәңгәр чертеж кәгазьләренә иеләсе килде. Моннан өч ел элек беренче тапкыр һөнәр мәктәбенең ишегей ачып керүләре, беренче тапкыр карт мастер Сергей Истрбвич кулыннан чүкеч, игәү алулары, беренче тапкыр курка-курка гына тиски янына килеп басулары күз алдына килде- ләр. Хәзер Ишнияз зур кеше инде, мастер, ул ясаган тәкъдимнәр, ул
Якты юл 27
уйлап тапкан машиналар заводка, Константин Иванович әйтмешли, миллион сум экономия бирәләр. Ләкин Ишнияз үзенең беренче «изо- бретсниесен», аны канатландырган, аны дәртләндергән «изобретениссен» һичкайчан онытачак түгел.
Аллея ахырында, сәрви агачлары белән уралган кечкенә генә күл бар иде. Күл тирәсендә ак бу яулы урындыклар тезелгән. Ишнияз шу- ларның берсенә килеп утырды да, колачларын җәеп, кулларын урындык аркасына салды, тезен тезгә атландырды һәм күзләрен кыса төшеп, күлгә текәлде.- Су төбендә күктәге алтынсу болытлар, биек топольләрнең карасу күләгәләре, ябалдашлары ,бслән түбән әйләнеп, чагылганнар, ә, күл өсте сизелер- сизелмәс кенә шадралана, тимгсл- тимгел тибрәнә иде.
Кинәт кайдадыр, түбәндәге әрә-мәлектә бугай, бәләкәй генә бер кошчык сайрап җибәрде. Ишнияз аның моңлы тавышын тыңлый-тың- лый уйга чумды...
Ул вакытта 1943 елның салкын, авыр кышы яңа гына бетеп, яз айлары башланган чак иде. Ишниязның фронтта һәлак булган әтисе дә исән иде әле.
Кызык һәм сөйкемле кеше иде аның әтисе. Ул бөтен гомерен Иделдә эшләп үткәргән, аңа җа- ны-тәнс белән гашыйк кеше иде. Гәүдәсе дисән — пәһлеван, тавышы дисәң — трубадан чыккан кебек калын. Ә көлә башласа тәрәзә пыялалары зыр-зыр киләләр. Сөйли башласа, күзләрен хәйләле кысып, тавышын пышылдауга кадәр тү-бәнәйтеп, Идел турында, аның ис-киткеч яхшылыгы турында, әллә нинди пароходлар, баржалар, капитаннар, диңгезчеләр турында онытылып сөйли. Ишнияз аның сүзләрен күперенке иреннәрен яртылаш ача төшеп тыңлый. Кайчагында әтисенең сүзләре аны мавыктыра, күзеннән төн йокыларын качыра, ләкин күн вакытта, гаҗәп, аның бала җанына, тыштан бик кызыклы күренгән бу хикәяләр никтер ятмыйлар, а н 1)1 ң хыялын тирә н г е н тынгысызлап борчымыйлар, тулысы белән аны үз эчләренә суырып ала аллгыйлар.
Ишнияз гәүдәсе белән генә түгел, холкы белән дә әтисенә ошамаган иде — кечкенә, оялчан. Тик коңгырт күзләрендә генә, әтисенеке кебек, ниндидер буйсынмас очкыннар ялтырыйлар.
— Улым, — ди иде әтисе аңа бераз хәтере калып, — син дхыры әниең токымына ошадың. Иделгә асла мәхәббәтең юк, гел тимер-томырда күзең.
Бу элегрәк елларны иде. Фронтка китәр алдыннан исә ата, унөченче яшькә чыккан, бераз кыргыйрак улын үз алдына утыртты да, аның чәченнән сыйпап,
— Кара аны, Ишнияз, безнең нәселдән тимерче булган кеше юк иде әле. Бабаларың да, мин дә Идел кешеләре идек. Сине дә капитан итәрмен дигән идем. Булмады күрәсең. Кара, әгәр дә мәгәр тимерче буласың икән — чын тимерче бул. Саескан Әхтәри шикелле тимерче исемен генә күтәреп йөресәң, улым дип әйтмәм үзенә!
Ишнияз әтисенең Саескан Әхтә-< ри дип йөртелгән бер тимерче турында көлеп сөйләгән сүзләрен яхшы хәтерли. Әтисе Ишниязның, яшьтән үк тимер-томыр белән мавыгуын күреп, кулына бер ташландык тимер кисәге ала да:
— Улым, бу тимердән нәрсә ясый адырсың икән? — дип сорый иде һәм үзе үк җавап та бирә иде: — ӘхтәрИ абзаң булса бу тимердән башта төрән, аннары балта, соңыннан без, ә иң актыктан чыж-пыж чыгарыр иде.
— Ә мин. «чыж-пыж» теләмим!— дип каршы тора иде Ишнияз. Аның күз карашында, турсайган иреннәрендә, керпесыман кабарынган бөтен торышында ниндидер ышаныч, үз сүзлелек бар иде.
— Ә нәрсә телисең соң?
— Машина!
— Нинди машина? Машиналар күп. Әнә әниеңнең тегү машинасы бар.
— Тегү машинасы түгел, зур ма-
•JS_
Г. Әпсәләмов
шина!
Күп вакытта сүз шунда киселеп кала иде. Ә атаның кәефе шәбрәк булганда ул малайны тагын да үчекли төшебрәк:
— Нинди зур машина? Пароходмы? — дип сорый иде.
Ишнияз, зур күзләрен каш астында уйнатып, башын селкә.
— Юк, пароход та түгел, зур машина.
Шуннан соң ата эче катып көлә, ә Ишниязның әнисе кострюльләрен шалтыратудан туктап,
— Җитәр инде, атасы, баланың күңелен кайтарма,— ди торган иде. Әнисе аның Пороховой завод тимерчесенең кызы булганга улының машинага булган мәхәббәте белән эченнән горурлана иде.
Әтисе фронтка киткәч, Ишнияз һөнәр мәктәбенә керде. Алты ай йөргәннән соң, аны фронт өчен ми-налар ясый торган мастерскойга күчерделәр. Мастерской училище каршында булганлыктан, монда барысы да яшьүсмерләр генә эшли иде.
Ишниязга миналарның стабили-заторлары өчен канатлар калибрлау эшен бирделәр. Бу эш кыен да, артык җиңел дә тугел — дүртенче разряд слесарь эше. Канатлар барысы да бер тигез үлчәүдә булырга тиешләр. Аларны үлчәүдән әз генә зуррак та, әз генә кечерәгрәк тә итәргә ярамый.
Ишнияз башта ук күңел биреп һәм тырышып эшләгәнлектән, аны яшь слесарьларның бригадиры итеп куйдылар.
Шуннан сон көннәр, Иделдәге пароходлар кебек, һаман үтеп кенә тордылар. Кызыл Армия һөҗүм итә башлады. Шул көннәрдә Ишниязның әтисеннән бер хат килде. Ул, гүя улының миналар ясавын белгән кебек: «Мин хәзер минометчы,
дошманны тизрәк дөмбәсләр өчен безгә бик куп миналар кирәк...» дип язган иде.
Әтисенең шушы хатын укыганда, Ишнияз оятыннан җир ярылса, җир астына керерлек булды. Ләкин җир ярылмады, малай бары тик тәрәзәнең салкын пыяласына кайнар маңгаен куеп, бик озак сүзсез генә торды. Эш менә нәрсәдә иде:
Миналар ясый торган мастерской бу айда үзенең программасын үти алмады. Алай гына да түгел, эшне нәкъ Ишнияз һәм аның бригадасы башкара торган операция— канатлар тоткарлый. Слесарьлар никадәр генә тырышсалар да калибрлауны өлгертә алмыйлар. Шуңа күрә ай ахырында мастерской почмагында миналар штабеле түшәмгә кадәр өелде һәм алар сүзсез генә, сабыр гына үз чиратларын көтеп торсалар да, Ишнияз аларга караган саен, әрнеп, әтисенең Саескан Әхтәри турындагы сүзләрен исенә төшерә иде.
— Миннән ахрысы «чыж-пыж» гына чыгар, — дип уйлый иде малай иң күңелсез минутларында. Шуның өстенә мастер Витя Аксенов һәр көн саен:
— Менә бәла, тагын программаны өзәсең бит, Ишнияз, — дип тынгылык бирми.
Ишниязның эче поша. Үз-үзенә риза булмыйча йөри, шулай да малайларча баш бирмичә, үз сүзлелә- неп,
— Кит лә, сөялгә басма әле, — ди торган иде.
Мастер Витя Аксенов Ишнияз шикелле үк бер малай. Тик яшькә бер ике елга олырак та, разряды зуррак. Бүтән һичнинди аерма юк. Икесе дә алсу яңакды, икесе дә төймә борынлы, коңгырт чәчле, коңгырт күзле үсмерләр.
Өзеклектән ничек тә чыгар өчен канатларны калибрлау эшенә, өстәмә рәвештә, тагын өч-дүрт малай куйдылар. Ләкин мондый чара мәсьәләне хәл итү түгел иде. Ма-лайларны мастер башка участоктай алырга мәҗбүр булды. Ә алар үз урыннарында да бик кирәкләр иде. Шуның өстенә яңа малайларның берсе ачуны кабартып,
— Мспә, үзләре булдыра алмыйлар да, безне чакыралар, — диде. Бу сүзләр Ишниязның иң авырткан җиренә тиделәр. Ул кызарып, бүр
Якты юл 29
тенеп китте, куллары йозрыкланды- лар.
— Сөйләшеп тор әле! — дип кыч-кырды.
Ишниязның бригадасы, яңа килгән малайлар белән бергә, сменага ике йөз пар канат бирә башлады. Ә мастерскойга кимендә сменага алты, җиде йөз кирәк иде.
Витя Аксенов эшне җайлау артыннан чаба-чаба аяктан егыла язды. Ул тоташтан өчәр-дүртәр тәүлек мастерскойдан чыкмады. Ниһаять, бер көнне, тәмам йончып, үз урынына Ишнияз Эминовны калдырды да, өенә кайтып китте.
Төнге цех күңелдә ниндидер үзенә башка тойгы уята. Утлар сүндерелгән, машиналар тынган булалар, тәрәзәләр томаланган, тик бер генә почмакта ут яна. Цехта ниндидер сәер тынлык һәм бушлык хөкем сөрә. Арыган малай-ларның җилкәләрең бу тынлык һәм бушлык мең потлык гер кебек баса, аларның күз кабаклары авыраялар.
Ләкин Ишниязның күзләреннән йокы бөтенләй качкан иде.
Витя Аксеновны озаткач, ул яңадан үзенең бригадасы янына килде.
— Петька, йоклама!—дип кычкырды ул бер малайга.
— Илдарка, нигә инструментла-рыңны чәчтең, — дип кычкырды икенчесенә.
Кепкасының козырегын артка әй-ләндереп кигән, йөзе майланып, ертык комбинезоны каеш белән буылган, күкрәк кесәсенә штангенциркуль салып йөри* торган, эшләгәндә тискига җитәр өчен аяк астына ящик куя торган бу кечкенә бригадирга күтәрелеп караучы булмады. Ләкин Петькасы да, Ильдары да аның сүзен колакка алдылар.
Ишнияз' эре-эре атлап мастер конторасына үтте, ут кабызды һәм пыяла белән капланган кечкенә өстәл артына утырды. Чалбар кесәсеннән керләнеп, майланып беткән бер дәфтәр чыгарып салды. Аннары дәфтәр битенә сызгаланган чертежга карап тора башлады...
һөнәр мәктәбенә кергәнче Ишнияз әкиятләрдә генә булуы мөмкин булган яисә башкалар тарафыннан күптән инде уйлап табылган, тик аңа гына мәгълүм булмаган, гаҗәеп машиналар ясау уе белән мавыгып йөрде. һөнәр мәктәбе аның хыялларын юкка чыгармыйча, күзләрен каплап торган пәрдәне ачты, чал мыеклы, гади күзлекле, бераз бөкрәебрәк йөрүче карт мае'* тер Сергей Петрович аны тимер кисәкләренә, үзе әйтмешли, җан кертергә — слесарьлык осталыгына өйрәтте. Ә училище каршындагы мастерскойга күчеп эшли башлагач, Ишнияз инде конкрет нәрсәләр турында, эшләп чыгару процессларын яхшырту өчен кирәкле әйберләр турында уйларга тотынды. Ста-билизатор канатларын калибрлап өлгерә алмау аңарда шушы эшне тизләтү өчен бер-бер нәрсә уйлап табу теләген уятты. Ул канатларны калибрлау өчен махсус җайланма ясарга теләп, чертежлар эшләргә кереште. Ләкин бу бик кыен нәрсә булып чыкты. Ишниязның чертежлары, исәпләре практикада нәТиҗә бирмәделәр. Чөнки мондый катлаулы эш өчен аның белеме дә, тәҗрибәсе дә аз иде әле.
Бүген дә Ишнияз озак утырды, ләкин максатына ирешә алмады. Күңеле бик тулгактамыдыр:
— Эх, Сергей Петрович, син дә китеп бардың. Син булсаң йөгереп барыр идем, сөйләр идем, киңәш алыр идем... — диде. Ләкин шунда ук ул Сергей Петровичның карчыга балалары турындагы яратып сөйли торган сүзләрен хәтерләде. Карчыга башта үзенең балаларын бик/ тырышып очарга өйрәтә икән, соңыннан: инде хәзер үзегез генә очыгыз, дпп әйтә икән. Яшь карчыгалар биеккә, җилгә, давылга каршы үзләре генә очып китәргә тиешләр.
Ишнияз конторкадан кәефсез генә чыкты да бригадасы янына килде. Иптәшләренең эшләренә күз салды, аннары үзенең эш урынына килеп эшли башлады.
Верстакта төрле зурлыкта корыч балдаклар ята иде. Ничектер Иш
Г Әпсәләмов
ниязның күзе шул балдакларга төште. Ул әле бернәрсә дә сизмичә аларның берсен кулына алды. Кинәт, аның башына, караңгы төндә ялтыраган яшенсыман, бер уй килде.
— Әгәр дә балдак аркылы үткәреп карасам?
Ишниязның күзләрендә очкыннар кабындылар. Пөрәге аңа өмет барын әйтте. Ә куллары — куллары алгын иде аның. Ишнияз шунда ук корыч балдакны тискига җайлап кысты. Аннары бакыр чүкеч белән сугып, беренче канатны балдак аркылы үткәрде. Соңыннан җылы һәм майлы канатны кулына алды. Әле штангенциркуль белән үлчәп кара-мастан ук аның бармаклары канатның бераз зуррак икәнен сизделәр. Ул икенче, кечрәгерәк балдакны сайлап алды. Анысы да тап булмады. Ләкин Ишнияз хәзер сихерләнгән шикелле балдакларга карый, йөрәге дөп-дөп тибә, күзләре ялтырыйлар. Ул бер-бер артлы унлап ^балдак сайлады, һәм ахырда нәкъ кирәкле зурлыктагысын табып алды. Бер канатны, икенчесен, өченчесен үткәрде. Аларны кат-кат үлчәп карады. Бар да дөрес!
Шуннан соң ул түзмәде. Үз янына бөтен бригадасын җыеп,
— Карагыз! — диде.
Бу эш нихәтле көтелмәгән булса, шул хәтле гади дә иде. Өч-дүрт тапкыр чүкеч белән суккан саен, балдактан әзер канат килеп чыга. Малайлар Ишниязга, фокус күрсәтүчегә карагансыман, гаҗәпләнеп һәм сокланып карадылар...
Таң ата башлагач, Ишнияз мас-терской каршындагы бакчага чыкты. Ул исерек кеше кебек чайкала, ә йөзе шундый шат, күзләре шул хәтле нурлылар иде, әйтерсең, бу яшьүсмер дөньяда иң бәхетле кеше иде. Ул чык кунган үләннәргә ба- са-баса һаман эчкәрәк, әрәмәлеккә таба атлады. Җиләс җил аның битеннән сыйпады. Еракта таң нурында агарып, Кремль манаралары, уңдарак ап-ак томанга уралган Казанка елгасы күренде. Агачлар арасында ниндидер бер кош сайрап җибәрде. Ишнияз туктады һәм күзләре белән куе яфраклар арасыннан нәни кошны эзләп, агачларга карады. Күзгә күренмәгән кош, гүя беренче булып аны котлый, мактый, «егет, егет син, Ишнияз!» дия иде..
Иртән Витя Аксенов цехка килеп керүе белән иң элек почмактагы штабельләргә күз ташлады һәм, күзләренә ышанмыйча, катып калды. Стена буендагы штабельләр юк иде! Әзер миналар тәртип белән верстакларга тезелеп куелганнар.
— Кара әле, Ишнияз, бу нәрсә? — дип сорады чиксез гаҗәпләнгән мастер һәм югалган штабельләр урынына күрсәтеп өстәде: — нишләттегез?
Мастер моны шул хәтле сәер итеп сорады, әгәр дә бу хәлдә аны олырак кеше күргән булса, һичшиксез кычкырып көлеп җибәргән булыр иде. Ишнияз исә, бик җитди итеп,
— Мин бер әйбер уйлап таптым, — диде.
— Нинди әйбер?
— Стабилизатор канатларын корыч балдак аркылы үткәрдем.
— Корыч балдак? Нинди корыч балдак? Ачыграк әйт әле!
Моны сүз белән генә аңлата алмавын сизеп, Ишнияз тиз генә кулына бакыр чүкеч алды да, эшләп күрсәтте.
—1 Менә шулай, — диде.
Яшь мастер бер үк вакытта ап- тыраулы да, кызкысынулы да тавыш белән:
— Кем өйрәтте? — дип сорады.
— Беркем дә. Мин үзем...
— Үзең?.. Булышучы да булма-дымы?
— Булмады.
— Ә ничек... белдең?
Моңа инде Ишнияз үзе дә тиз генә җавап бирә алмады. j
Мастер:
— Их, син!—дип кулын селтәр-
Якты юл
гә мәҗбүр булды. Ул әле яшь эшченең бу төндә нинди зур адым ясавын, бөтен гомере буенча сузылачак якты юл табуын төшенми иде. Аңа хәзер бары бер генә нәрсә ачык иде: бүгеннән соң бу операция һичкайчан программаны тоткарлап торачак түгел...
, I
Ишнияз тирән уйларга чумып, үткәннәрен исенә төшергәндә бак- ,чада шат . тавышлар ишетелде. Ул да* булмады бер төркем яшьләр аны чолгап та алдылар.
— Менә, качкын, эләктеңме! — диде Аксенов көлеп. — Хәзер инде кача алмассың! Беләсеңме залда кем бар? Сергей Петрович! Тизрәк, ул сине күрергә тели.
— Сергей Петрович мондамы? — дип Ишнияз урыныннан сикереп торды.
Сарайда музыка уйнап җибәрделәр. Дәртле, .шат, күңелле авазлар, язгы ташкын кебек ташып, бакчага агылдылар.
Ишнияз сарайга карады. Тирә- якны чолгап алган караңгылык эчендә йөзләрчә тәрәзәләреннән якты нурлар балкытып торган бу биек сарай искиткеч мәһабәт һәм матур булып күренде аңа. Яшьләр гөрләшеп, барысы да шул якты сарайга таба юнәлделәр. Ә музыка чыңнары, аларны каршылагансыман, һаман көчәя, һаман югары күтәрелә барды.
1946, август.