ТӨРГӘК
Хәйбуш бабай, йокысыннан торып тышка чыкты да, күккә карады: һавада болытның әсәре дә юк иде.
Тышта таң атып килә. Урыны белән чыршы, нарат, урыны белән каен, юкә, чикләвек һәм имән агачларыннан торган калын урман яктыра башлаган. Андагы серле тынлыкны бозып, ниндидер назлы кошчыклар бер ботактан бер ботакка очып сайрыйлар. Аланны каплаган яшел үләндә ҺӘхМ чәчәкләрнең нәфис яфракларында көмеш чык бөртекләре күренәләр. Бераздан, кайдадыр шактый еракта, Идел пароходының калын авазы яңгырап китте.
— Әй... була-ла җәйнең асыл чаклары! — диде Хәйбуш бабай эченнән генә һәм, тирә-ягын урап алган ямьле табигатькә соклана- соклана, матур аланга тезелгән умарталар арасына атлады.
Зур пөхтәлек белән эшләнгән һәм яшел буяуга буялган такта умарталар, һәркайсы үз урнында, шахмат сызыклары шикелле, тезелешеп утыралар, нечкә билле умарта кортлары үзара гөрләшеп, гадәттәге эшләренә ашыгалар иде.
Хәйбуш бабай умарталыкны ар-кылыга да, буйга да берничә мәртәбә әйләнеп чыкты һәм йөргән юлында:
— Исән генә тордыгызмы, җан-нарым, хәерле иртә сезгә, — дип, тирә ягыннан безелдәп очкан кортлар белән сөйләште.
Бабай умарталарның исәнлеген белеп, күңеле тынычлангач, аланнан бер читтәрәк корылган читән сарайдан терлекләрен ачып чыгарды һәм аларны сугару өчен чишмә буена куып китте.
Хәйбуш? карт, яше җитмешкә якынлашкан, сакалына ак төшкән, чәчләре коелган булуга карамастан, ул әле карап торырга бик таза, иңбашлары киц, гәүдәсе шактый туры иде.
Элекке заманнарда Хәйбуш ба-байның гомере бик авыр, бик буталчык тормыш капкыннары эчемдә узды. Ул чакларда Хәйбуш бабайның бердән-бер улы Салих дөньяга килмәгән иде әле. Хатыны Гөлҗамал әбигә һәм хәзер кияүдәге ике кызына патша хөкүмәте җир бирми килде. Үзенә тигән бер имана җир белән гаиләсен тәрбияли алмаган, атсыз, сыерсыз Хәйбуш бабай, ярты гомерен чит шәһәрдә, бер телем икмәк эзләп уздырырга мәҗбүр булды. Ул, Сызрань, Самара пристаньнарында грузчик булып, Екатеринбург, Новгород шәһәрләрендә җир казучы булып эшләп карады, ләкин эшләп тапкан акчасы җиргә чүмәшкән бәләкәй өен яңартырга да җитми иде.
Бу кара тормыш исенә төшкән чакларда, Хәйбуш бабай карчыгы Гөлҗамал әбигә туп-туры карый да:
— Әй... карчык! Нигә генә без утыз-кырык ел соңрак тумадык икән? — дип куя иде.
Шулай да Хәйбуш бабай әле үзенең картаеп баруын сиздерергә теләми, колхозның умартачылык эшен гөрләтеп алып бара иде.
Бабай, терлекләрен чишмә буеннан алып кайтканда, аның карчы
Төргәк I 33
гы Гөлҗамал әби иртәнге чәйне әзерләп, өстәлгә китереп куйган иде инде.
Матур итеп җыештырылган, өч тәрәзәле җыйнак кына өйдә кайнар икмәк һәм мичтә пешерелгән бәрәңге исләре аңкып тора иде.
Хәйбуш бабай, бал белән бер чынаяк чәй эчкәч, күлмәк изүен чишеп җибәрде һәм түп-түгәрәк, с ягымлы күзләрен карчыгына текәп, елмайды да:
— Җә... Гөлҗамал, теге тергәкне нәрсә эшләтәбез инде? — диде.
— Дөньяда нинди хәлләр булмый, карт, минемчә аны килде-кит- те җиргә генә тотарга ярамый, менә Салихның туй расходлары булырга тора, аннан соң яхшы-яхшы кә- феннекләр алып куярга иде. Безнең бит бер аягыбыз җирдә, бер аягыбыз гүрдә инде,— диде Гөлҗамал әби һәм, — белмим тагын, үзең кара инде! шунда, карт, — дип өстәп куйды.
«Кызыл Маяк» колхозы алдынгы колхозлардан булып, аның члены Хәйбуш бабай үзенең эш көннәренә, авыр сугыш елларында да, шактый күп икмәк алып килде һәм колхозда эшли башлаганнан бирле, аның иске заманнардагы кебек, авыр мохтаҗлык күргәне юк иде. Ул инде яшьлегендә күргән кара, авыр көннәрнең әйләнеп кайтмаячагына нык ышанган, киләчәгенә бернәрсәдән дә шикләнми, ачык күз белән туры карый иде? Шуның өчен ул карчыгы Гөлҗамал әби сүзләрен бөтенләй мәгънәсезгә санап, кеткелдәп көлеп җибәрде:
— Әй... карчык, карчык, әйттең шунда сүз! Кәфеннекләр алып ма-ташырга, минем әле үләргә җыен-ганым юк, ә... инде Салих туена күп* дигәндә пке-өч мең китәр, — диде һәм сүз иярә сүз чыккач, улы Салихны күз алдына китереп бас-тырды...
Салих, Бөек Ватан сугышына чаклы «Кызыл Маяк» колхозында МТС тракторчысы булып эшләгән иде. Ул, 41 иче елда фронтка китеп, аннан сугыш беткәч кайтты 11әм ата-анасы янында бераз ял иткәннән соң, тагын да МТС ка тракторчы булып эшкә керде.
Хәйбуш бабай, тәлинкәсенә өрә- өрә тагын бер чынаяк чәй эчкәч, яңадан карчыгы Гөлҗамал әби белән әлеге төргәк турында киңәшергә тотынды...
— Дөрес әйтәсең, карчык, — диде ул. — Аны килде-китте эшкә тотып булмый. Зур эшкә тотарга кирәк. Ие. Үземә дә файдасы булсын, кешеләргә дә. Ие.
Чәйдән соң Хәйбуш бабай яңадан умарталары янына чыкты һәм көне буенча диярлек карчыгының иске француз яулыгына урап : куелган төргәк турында баш ватты. Колхоз, әлбәттә, аның төргәгенә мохтаҗ түгел. «Кызыл Маяк» ның мал- мөлкәте җитәрлек. Шулай булса да...
Кич кырын Хәйбуш бабай карчыгы белән тагын бер тапкыр киңәште дә, иске француз яулыкка төргән төргәкне култык астына кыстырып, колхоз правлениесенә китте. Ул правлениегә килеп кергәндә, анда көнлек эшне йомгаклау өчен бригадирлар һәм ферма башлыклары җыелганнар иде.
Алар, Хәйбуш бабайны күргәч, үзара гөрләп сөйләшүләреннән туктадылар һәм карттан исәнлек-саулык сораша башладылар.
Бүлмәнең аргы башында счет төй-мәләрен шакылдатып, бар дикъкате белән нәрсәдер хисаплап утырган колхоз председателе Салаватов та картны күргәч, урыныннан торды һәм Хәйбуш бабайның бер-беренә аз гына тоташмаган киң кашлары астыннан елмаеп караган уйчан күзләренә текәлеп,
— Ә... исәнме, атакай! Кил, түргә уз! — диде.
Кайчан гына булмасын, колхозчылар Хәйбуш бабайга һәрвакыт шундый хөрмәт күрсәтәләр, аны үзара «тырыш карт», «акыл иясе» дип тә йөртәләр иде.
Чыннан да, Хәйбуш бабайның эшне сөеп, аны җиренә җиткереп эшләве аркасында «Кызыл маяк» колхозының умартачылыгы менә инде берничә еллардан бирле район буен
34 Әбрар Шамин;
ча беренче урында тора һәм аның данлыклы остасы Хәйбуш бабайны бөтен район халкы белә иде.
Хәйбуш бабай: «Исәнгенәмесез, балалар, эшләр гөрлиме» дип прав- леннедә утыручылар белән исәнләште дә, үзенең нинди эш белән килүен әйтергә ашыкты...
Хәйбуш бабай заем облигациясенә күптән түгел генә 25,000 сум акча откан һәм шул акчаны, әле кичә генә саклык кассасыннан алып кайтып, төргәк белән сандык төбенә салып куйган иде.
Карт шул чаклы акча отуын ишеткәч: «һай... һай... бар икән үземдә дә бәхет, түбә күккә тиде бит» — дип кеткелдәп көлә-көлә, шатлыгыннан үз-үзе белән сөйләшеп йөргән иде. Ләкин акчаны күлга алгач ул, һич көтмәгәндә җитдиләшеп китеп, инде менә икенче көн шул акчаны мөһимрәк чыгымнарга тотарга кирәклеге турында баш вата һәм шул турыда карчыгы Гөлҗамал әби белән кинәшә иде.
Хәйбуш бабайның менә хәзер колхоз правлениесенә килүе дә шул акчага бәйләнгән иде.
— Салават, улым, — диде Хәйбуш бабай.— Әле өченче көн соб- раниедә колхозыбызның бишьеллык планын кабул иттек. Үзебезгә электр станциясе салу турында сүз булды. Аны, әлбәттә, салырбыз, ул турыда сүз дә юк. Ләкин менә тизрәк саласы иде аны. Электр булгач хезмәт тә җиңелләшер, өйләребез дә Ильич лампалары белән яктырыр иде. Яктыда яшәве дә күңелле. Менә, әлеге заемга чыккан акчамның 20.000 сумын колхозга тапшырам, электр станция расходларына тотыгыз. Аның главный машинасын алганда зуррагын алыгыз дип әйтүем.
Хәйбуш бабай, карчыгының яу-лыгына уралган бер төргәк акчаны. Салаватов алдына чыгарып куйды.
Салаватов шатлыгыннан нәрсә* әйтергә белми, бераз аптырап торганнан соң:
— Атакай! Рәхмәт сиңа! — дип. кычкырды. Правлениедәге колхозчылар да Хәйбуш бабайны урап алып, бер тавыштан рәхмәт әйтә, котлый башладылар. Аны колхозның чын патриоты дип атадылар, анардан башкалар да үрнәк аласын, болай булгач, электр станциясен срогыннан алда салын бетерәчәкләрен әйттеләр.
Шау-шуны яратып бетермәгән Хәйбуш бабай, халыкка кулын селекте дә, тагын председательгә борылып,
— Шулай итик, Салават улым. Главный машинаның куәтлерәген алырсыз. «Кызыл маяк» колхозының йөзенә кызыллык китерерлек булмасын. Тиешле язуларын алырга да онытмагыз, соңыннан үземә күрсәтерсез. Тәртибе' шулай аның,— диде. 4
1946 ел.