ТАЛАНТЛАР КИЛӘ
7 нче октябрьда, Казан Зур Драма
Театры бинасында, Татарстан
Республикасы эшчеләре һәм
хезмәткәрләренең музыкаль һәм хо-
реография көчләренә смотр узды-
рылды.
Смотрда Ленин һәм Серго исе-
мендәге заводларның культура са-
райлары, завком председателе иптәш
Корнишин булган завод, Вахитов
исемендәге Җиркомбинат, Мех-
комбинат, Горбунов һәм Урицкий
исемендәге заводлар, 1 нче тегү
фабрикасы, Казан Тимер юл Идарәсе,
Юдино һәм «Строитель» клублары һәм
башка предприятиеләрнең җыр-бию
коллективлары, аерым җырчы, биюче
һәм музыка коралларында
уйнаучылары катнаштылар. Смотрда
200 гә якын кеше катнашты.
- Бу смотрга, предприятиеләрнең
үзләрендә алдан уздырылган смотрдан
сайланып алынган иң яхшы
коллективлар һәм аерым үтәүчеләр
чакырылган иде.
Смотр республикабызда музыка һәм
бию сәнгатенең көннән-көн үсә
барганлыгын, бигрәк тә коллектив
иҗатның югары күтәрелүен күрсәтте.
Киң халык массасы арасында,
үзебезнең борыннан килгән музыка
коралларыбыз белән беррәттән, яңа төр
уен кораллары киң тарала башлады.
Аккордной, саксофон, ксилофон һәм
башка яңа төр уен коралларында рус,
татар һәм башка ха- лыкларыбызның
көйләре бик оригиналь яңгырыйлар,
һәм, иң мөһиме, мондый коралларда
уйнаучы аерым кешеләрдә генә түгел,
хәтта джаз-оркестрларның башкарула-
рында да шалтыравыклы Көнбатыш
Европа «культурасы»на иярү һәм
аларның мәгънәсез зәвыкларын ка-
батлау сизелми. һәрбер коллектив,
һәрбер аерңм үтәүче үз халкының, үз
иленең музыкаль хәзинәләрен башкара,
аларны уйнау техникасының иң югары
баскычына җиткереп бирергә тырыша.
Җиңүче халык массасы үз культурасы-
ның, үз сәнгатенең дөнья күләмендәге
бөеклеген аңлап эш итә. Бу бик гүзәл
һәм шатлыклы факт!
Хореографик чыгышларда төи
урынны үз илебез халыкларының
биюләре ала. Боларның үтәлешлә-
р.ендә милли формаларның сафлы-
гына, җыйнаклыгына зур әһәмият
бирелгән, һәрбер хәрәкәтнең, мими-
каның тотнаклы, эчтәлекле булуы
тамашачыларны шатландырды. Иле-.,
без халыкларының чуар бизәкле,
искиткеч матур киемнәрен күреп,
тамашачылар чын күңелдән сокланып
утырдылар.
Коллектив иҗат, гади җыр-бию- ләр
белән генә чикләнмичә, эчтәлекле
постановкалар бирүгә дә омтыла. Бу
яктан Ленин исемендәге заводның
культура сарае каршындагы җыр-бию
ансамбле бик уңышлы адым ясаган.
«Аланлыкта» исемле музыкаль
күренеш, үзенеж эчтәлеге белән татар
яшьләренең культуралы күңел ачу
эпизодын чагылдыра. Анда, татар
халкының популяр җырлары, биюләре,
традицион уеннары белән беррәттән,
халыкның этнографик яклары да дөрес
бирелә. Постановканың киемнәр
оформлепиесе дә бик килешле булып
чыккан. Җырларның уңышлы
сайлануында, хәрәкәтләрнең
җыйнаклыгында художество
җитәкчесе иптәш Әхмеровның зур
сәләте сизелә. Ансамбльнең составы
Галантлар килә 87
тулы, тавыш бай, көчле. Шуның өс-
тенә һәрбер үтәүченең үз роленә
бирелгән булуларын әйтергә кирәк.
Мондый оешкан коллективтан килә-
чәктә тагы да зур уңышлар көтәргә
ышаныч бар.
Бу коллективтан Сабирова белән
Исмәгыйлов иптәшләр «Яшьләр
биюен» бик яхшы башкардылар.
Шакиров иптәшнең аккордионда
татар көйләрен оста башкаруы шулай
ук бу коллективның укышларыннан
саналырга тиеш.
Урицкий исемендәге завод клубы
каршындагы бию коллективы, (җи-
тәкчесе иптәш Гыйззәтуллин) СССР
халыкларының төрле биюләрен
башкарып, тамашачыларның дикъ-
катен җәлеп итә алды. Состав бик
тулы, киемнәр һәрбер биюгә карата зур
зәвык белән хәзерләнгән. Тик шуны
әйтеп китәргә кирәк: бик күп төрле
катлаулы биюләрне башкара ала
торган бу көчле коллективтан, бер генә
төрле булса да татарча бию хәзерләвен
көтеп калдык.
Бу заводның цех коллективыннан
дүрт яшьүсмер кызның белорусе
халык биюе «Крыҗачек»ны башка-
рулары да аеруча уңышлы чыкты.
I нче тегү фабрикасы каршындагы
рус җыр-бию ансамбле «Мин болында
йөрдем» дигән рус халык
җырларыннан төзелгән музыкаль
күренеш белән сәхнәгә чыкты. Кол-
лективның җитәкчесе иптәш Зайцева,
рус халкының бу популяр көен бик
характерлы рәвештә сәхнәләштерә
алган. Хәрәкәтләр бик ятышлы,
контраст төсләрдән тегелгән киемнәр
бик килешле, алар хәрәкәтләрне
ачыкландыруга зур ярдәм итәләр.
Казан Тимер юл Идарәсе хезмәткәре
иптәш Морозов «Кызыл флот-ф чылар»
биюен зур осталык белән башкарды.
Горбунов исемендәге завод клу-
бының тынлы оркестры (җитәкчесе
иптәш Волков) үтәгән номерлар кол-
лективның иҗади үсә баруын күрсәтте.
(Ләкин «Татар сюитасы» дип
башкарылган көй яхшы яңгырамады.
Аның музыкаль композициясендә
аңлашылмый торган урыннар бик күп.)
Бу коллективтан Овсянникова белән
Беляков иптәшләр «Ракетка белән
бию»не аеруча яхшы үтәделәр.
Тамашачылар аларны кат-кат сәхнәгә
чакырып алкышладылар, шулай ук,
агалы-энеле Егоровларның да парлап
баянда уйнаулары тамашачылар
тарафыннан бик яхшы каршы алынды.
Ялгыз номерлар белән чыгыш
ясаучылардан: «Строитель» клубын-
нан иптәш Москальский балалайкада,
Зеленодольск шәһәре «Париж
коммунасы» клубыннан иптәш За-
һидуллин гармонда уйнап, яхшы
үтәүчеләр булуларын күрсәттеләр.
Югарыда күрсәтелгән коллектив-
лардан Ленин исемендәге культура
сарае каршындагы татар җыр-бию
ансамбле Москвага Бөтенсоюв
смотрына җибәрелде.
Вахитов исемендәге Жиркомбина-
тының тынлы оркестры, Урицкий
клубы каршындагы джаз-оркестрлары,
үзләренең репертуарлары бе
Ленин исемендәге завод коллективыннаж Исмәгыйлов
һәм Сабирова иптәшләр.
88 Әнәс Канал
лән дә, көйләрне дөрес башкару
ягыннан да, уңыш казана алмадылар.
Смотр зур дәрт һәм күтәренкелек
белән үтте. Аңа катнашучылар бу
җитди сынауга яхшы хәзерлек белән
килгәннәр иде. Тик аерым кол-
лективларның һәм башкаручыларның
чыгышларында гына кимчелекләр
булды. Шундыйларның берсе итеп
Серго исемендәге заводның культура
сарае каршында оешкан татар җыр-
бию ансамбленең чыгышын
(җитәкчесе Гомәров) күрсәтергә кирәк.
Уңышлы гына сайланган халык
җырлары һәм биюләрнең үтәлешендә
җыйнаклык җитешми. Состав артык
зур булса да, аларның күбесе тик
торырга, декорация ролен генә үтәргә
мәҗбүрләр. Бию артык озын һәм анда
кирәксез хәрәкәтләр дә күп ясала.
Киемнәр артык иске формада һәм
кирәксезгә чуар итеп тегелгәннәр.
Шуның аркасында постановкада баш
рольләрне үтәүчеләр башкалар арасын-
да күмелеп калалар. Болар өстенә
җырны бозып җырлаулар да поста-
новкага зур зыян китерә. Җырны
башлаучы, тавышының көчле булуына
карамастан, аерым сүзләрне бозып
җырлый. Хор да шуңа иярә. Җитәкче
боларга һич әһәмият бирмәгән, шуның
аркасында бу хәл бик күңелсез тәэсир
калдыра. Бу кимчелекләрне һич шиксез
төзәтергә кирәк.
Татарстан халык иҗаты йорты
оештырылганнан бирле, республика-
быздагы үзэшчән сәнгать түгәрәкләре
эшенә җитәкчелек булу күзгә нык
бәрелә. Киләчәктә бу җитәкчелекне
тагы да көчәйтергә, бу смотрда
күренгән уңышларны ныгытып,
кимчелекләрне бетерү өстендә эш-
ләргә, үзэшчәнлек сәнгатенең чәчәк
атуына ирешергә кирәк.
ki ! JI:. .'J : . J Әнәс KwM