СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕЛЕГЕ ӨЧЕН*
С. ГАФАРОВ
ВКП(б) Өлкә Комитетының пропаганда буенча секретаре.
А
Без тарихи чор кичерәбез. Бөек Ватан сугышы, Гитлер Германиясен һәм империалистик Японияне тар- мар итеп, безнең бөек җиңүебез белән төгәлләнгәннән соң, дәүләтебез тарихи үсешнең яңа чорына керде. Совет халкы гаять зур бурычны үтәүгә — юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталин үзенең 1946 ел 9 февральдә сөйләгән тарихи речендә билгеләгән бурычны, илебезнең халык хуҗалыгын торгызу һәм алда тагын да үстерү бурычын үтәүгә кереште. Бу бурычлар ССР Союзы халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү бишьеллык планы турындагы Законда конкрет күрсәтелгән.
Иптәш Сталинның 1946 ел 9 февраль речендә билгеләнгән программаны һәм сталинчыл дүртенче бишьеллык планны тормышка ашыру, илебезнең экономикасы һәм культурасының яңа чәчәк атуына китереп, Ватаныбызны төрле очраклардан гарантияләр. Иптәш Сталинның бу тарихи речендә билгеләнгән бөек программаны үтәү өчен, сталинчыл' дүртенче бишьеллык планны тормышка ашыру өчен, бездә кирәк булган бөтен шартлар бар. Ләкин бу гаять зур программаны уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен тагын бик мөһим бер шарт i
* 1946 сл, 3 октябрьдә, Татарстан Совет Язучыларының гомуми шәһәр җыелышында сөйләгән докладтан.
таләп ителә, бу шарт — безнең совет кешеләренең аңлылыкларын һәм оешканлыкларын тагын да күтәрү.
Иптәш Сталинның, барлык хезмәт ияләрен социалистик аңлылык ру-хында, ленинизм идеяләре нигезендә тәрбияләү буенча җитди һәм. системалы рәвештә эш алып бармыйча торып тыныч үсеш чорында совет дәүләте алдына куела торган политик һәм хуҗалык бурычларын, илебездә коммунизм төзү бурычларын уңышлы хәл итү мөмкин түгел, дигән күрсәтмәсен без һәрвакыт истә тотарга тиешбез.
Димәк, совет халкының аңлы- лыгын һәм оешканлыгын алда тагын да күтәрү — илебез алдында торган бурычларны уңышлы үтәүнең гаять мөһим шарты булып тора.
Бу төп бурычны хәл итү өчен безнең барлык идеологии эшебезнең куәтле күтәрелеше кирәк, социалистик культурабызның барлык көчләрен һәм средстволарыи һәрьяклап файдалану, аның йогынтысын һәрьяклап көчәйтү кирәк.
Совет матбугаты, пропаганда һәм агитация, фән, матур әдәбият һәм сәнгать, театр, кино һәм радио эшләре, яңа югары баскычка күтәрелергә тиешләр. Барлык идеологии эш хәзер совет халкы алдында торган сугышчан бурычларга буйсындырылырга тиеш.
Иптәш Сталин партиябезнең XVII
54 С. Гафаров-
съездындагы отчет докладында болан диде: «Без кешеләрнеи аңында капитализм калдыкларын жинеп бетердек, дип әйтеп булмый. Кеше-ләрнең аңы үзенең үсешендә алар- ның экономик хәленнән артта калып барганга күрә генә түгел, бәлки тагын шунлыктан да әйтеп булмый: чөнки СССР ның экономикасындагы һәм кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларын җанландырырга һәм саклап килергә тырышучы капиталистик чолганыш әле дә булса яшәп килә, һәм без, большевиклар, бу чолганышка каршы дарыны һәрвакыт коры тотарга тиешбез».
Аннары иптәш Сталин безгә, халык аңында капитализм калдыклары аеруча милли мәсьәлә өлкәсендә яшәүчән булалар, чөнки алар милли костюм эченә яшеренү мөмкинлекләрен табалар, дип тә күрсәтә.
Идеология өлкәсендәге эшләре ВКП(б) Үзәк Комитетында махсус рәвештә тикшерелгән безнең рес-публикабыз өчен иптәш Сталинның бу күрсәтмәләре аеруча мөһим.
Барыбызга да мәгълүм, ВКП(б) Үзәк Комитеты 1944 елның 9 августында «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологии эшнең торышы һәм аны яхшырту чараларь* турында» карар кабул итте. Партия Үзәк Комите-тының бу карары үзенең мәгънәсе һәм әһәмияте белән Татарстан күләменнән күп үсеп чыкты. Бу аңлашыла да, чөнки бу карарда ВКП(б) Үзәк Комитеты идеологии эштә булган зур җитешсезлекләрне ләм җитди ялгышларны ачты һәм эшнең бу гаять мөһим участогына безнең җитәкчелегебезне канәгатьләнмәслек дип таныды.
Идеология мәсьәләләре безнең партиябезнең тарихында һәрвакыт мөһим урынны тотты һәм тота, гаять зур әһәмияткә ия булды һәм булып 9 килә. Марксизм-ленинизм идеяләре нигезендә безнең героик кешеләр буыны үсте һәм чыныкты һәм бу буын элекке артта калган патша Россиясен Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын батырларча үтә алган куәтле индустриаль һәм колхоз державасына әверелдерде.
Совет идеологиясенең бөек оеш- тыручан роле немец-фашист вар-варларга каршы совет халкының Бөек Ватан сугышында үзенең гаять зур көчен күрсәтте. Сугыш совет идеологиясенең, буржуаз милләтчелек идеологиясеннән, фашизм тарафыннан ерткычларча кеше ашаучылык формасына җиткерелгән шовинизм идеологиясеннән өстен булуын бөтен ачыклыгы һәм тулылыгы белән күрсәтте.
Безнең халкыбызның COBQJ пат-риотизмы һәм халыклар дуслыгы рухы белән сугарылган идеологиясе дошманны җиңүебезнең куәтле факторы булды. Совет халкы су-гышның авыр сынауларын һәм кыенлыкларын намус белән үтте, чөнки ул, үзенә хас булганча, һәрвакыт көр рухлы булды, безнең хак эшебезнең җиңәчәгенә нык ышанды, большевистик ныклык һәм кыюлык күрсәтте.
Илебезнең алда тагын да куәтлерәк булып чәчәк атуы идеологии эшнең йомшаруын түгел,, ә кискен рәвештә көчәйтелүен таләп итә, массаларны совет идеологиясе, коммунизм идеологиясе, рухында тәрбияләүне таләп итә. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1937 ел февраль-март пленумында иптәш Сталин болай диде:
«Мин уйлыйм ки, әгәр дә без, тү-бәннән алып югарыга кадәр, безнең партиялек кадрларны, алар эчке һәм халыкара обстановканы иркен төшенә алырлык итеп идеологик яктан хәзерләргә һәм аларны политик яктан чыныктырырга булдыра алсак иде, әгәр дә без аларны илебезгә җитәкчелек итү мәсьәләләрен җитди ялгышларсыз хәл итә алырлык тәмам өлгергән ленинчы-лар, марксистлар итә алсак иде, ул вакытта без моның белән үзебезнең барлык бурычларыбызның уннан тугызын хәл иткән булыр идек».
Иптәш Сталинның бу күрсәтмә-
Совет әдәбиятының югары идеялелеге эчен 55
се бүген дә, сталинчыл яңа бишь-еллык планны тормышка ашыруыбыз өчен көрәшүебездә, үзенең көчен һәм әһәмиятен тулы килеш саклый. Әгәр дә безнең күп кенә оешмаларыбызның эш практикасында, еш кына, идеологии характердагы ялгышлар җибәрүне, социалистик идеологиянең ролен кечерәйтүгә юл куюларны искә алсак, бу мәсьәләнең аеруча зур әһәмияте үзеннән-үзе аңлашыла. Ә бит Ленин, социалистик идеологияне нинди генә булса да кечерәйтү, аннан күпмегә генә булса да читләшү, шул ук! вакытта, буржуаз идеологияне көчәйтү дигән сүз, дип күрсәтте. Моны бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Безгә, алдынгы совет культурасы вәкилләренә, совет патриотларына, бур-^ жуаз культура алдында баш ию роле яки шәкертлек роле килешәмени? һич юк! Киресенчә, теләсә нинди буржуаз демократик стройдан да югары булган стройны һәм аның политикасын чагылдыручы, буржуаз культура-, га караганда һич тә чагыштырмаслык дәрәҗәдә югары булган культураны гәүдәләндерүче әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең баш-каларны яңа гомуми-кешелек мо-раленә өйрәтергә хакы бар һәм ул үзенең бу бөек миссиясен үгәп килә, Шул сәбәпле, дөньяда иң алдынгы булган совет әдәбиятының, совет сәнгатенең большевистик принципиальлеге һәм сафлыгы өчен көрәш, бу өлкәдәге төрле идеологии ялгышларны һәм кимчелекләрне булдырмау өчен көрәш — безнең һәрвакытта да актуаль бурычыбыз булып торырга тиеш.
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звез-да» һәм «Ленинград» журналлары турында», «Драма театрларының •репертуары һәм аны яхшырту ча-ралары турында», «Зур тормыш» кинофильмы турындагы! мәгълүм карарлары гаять зур теоретик, политик һәм программ әһәмияткә ия булып торалар. Безнең бүгенге көн өчен гаять җитди политик документ булган бу карарлар әдипләрне һәм сәнгать работникларын гына түгел, бәлки бөтен совет җәмәгатьчелеген тирән кузгатты. ВКП(б) Үзәк Комитетының бу карарлары безнең барлык идеологии эшебезне алда тагын да киңрәк җәелдерү һәм югары баскычка күтәрүдә су-, гышчан программа булып торалар. Партия Үзәк Комитетының бу күрсәтмәләренең коммунизм өчен идеологии көрәштә әһәмияте искиткеч зур.
Бу өлкәдә иптәш Ждановның «Звезда» һәм «Ленинград» жур-наллары! турындагы доклады җитәкче партия документлары рәтенә керә. Бу докладны әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре генә түгел, ә фән работниклары да, барлык партия һәм совет работниклары да, киң хезмәт ияләре массасы да тирән игътибар' белән укыйлар, өйрәнәләр.
Бу докладның әһәмияте әдәбият рамкасыннан киңгә чыга, ул идеология фронтының барлык работникларына эштә юнәлеш бирә.
ВКП(б) Үзәк Комитеты, үзенең «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында»гы, драма театрларының репертуары турындагы, «Зур тормыш» кинофильмы турындагы карарларында, идеология өлкәсендә безнең әдипләребез, драматургларыбыз, театр һәм кино работникларыбыз тарафыннан җибәрелгән күп кенә җитди ялгышларны ачып салды.
Безнең әдәби журналларыбыз- ның, театрларыбызның һәм кино сәнгате работникларының төп җи- тешсезлекләренең һәм ялгышларыннан берсе — аларның иң мөһим нәрсәне, ягъни әдәбият, театр, кино — совет халкының туган эше икәнлеген, аларның бөек иҗтима- гый-яңабаштан кору рольләре барлыгын, алар совет кешеләрен тәрбияләргә тиешлеген, совет кешесендә коммунизмның хак эше өчен батыр көрәшче сыйфатын, яңа тор- * мышны кыю һәм инициативалы төзүче сыйфатларын тәрбияләргә тиешлеген оныткан булуларында.
Совет* әдәбияты, совет театры
Һәм совет киносы иҗтимагый тор-мышка актив рәвештә катнашырга, ил алдында торган гаять зур бурычларны үтәүгә массаны мобилизацияләүдә партия һәм совет оешмаларына зур ярдәм күрсәтергә тиешләр. «Звезда» һәм «Ленинград» журналларының җитәкчеләре һәм күп кенә театр һәм кино эшлекле- ләре моны онытканнар.
ВКП(б) Үзәк Комитетының Ленинград журналлары турындагы,
56 С. Гафаров-
драма театрларының репертуары ту-рындагы, «Зур тормыш» кинофильмы турындагы карарлары турыдан- туры безнең чынбарлыкка да кагылалар. Партия Үзәк Комитеты ачкан ялгышлар безнең әдәбиятыбызда да, безнең театрларыбызда да бар.
Бөек рус әдәбиятының туганнарча ярдәм күрсәтүе йогынтысында үсә торган татар әдәбияты СССР халыклары әдәбиятлары арасында сонгы урында тормый. Татар әдә-биятының гүзәл тарихы бар. Ул Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал һ. б. кебек алдынгы язучыларны һәм шагыйрьләрне бирде. Татар әдәбиятының бу алдынгы кешеләре татар һәм рус халыкларының дуслыгын, татар халкының буржуазиягә, буржуаз милләтчеләргә каршы көрәшен, яңа тормыш өчен көрәшен чагылдырган бик яхшы әсәрләр бирделәр. Татар әдәбияты классиклары гүзәл әсәрләр тудырырга сәләтле булдылар, чөнки алар бөек рус әдәбиятының иң яхшы традицияләренә иярделәр, рус классикларыннан өйрәндеЛәр, Пушкиннан, Лермонтовтан, Белин- скийдан, Добролюбовтан, Черны- шевскийдан, Салтыков-Щедриннан, Горькийдан, Маяковскийдан өйрәнделәр. Татар әдәбияты бөек рус әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә һәм аның ярдәмендә үсте һәм үсә, яхшы әсәрләр тудырган һәм тудырырга теләүче алдынгы татар совет язучылары алдынгы рус язучыларыииан өйрәнделәр һәм өйрәнергә тиешләр, алар иҗатына һән үрнәгенә иярделәр һәм иярергә тиешләр.
Татар әдәбияты алда да яхшы әсәрләр бирергә тели икән (ә ул моны һичшиксез тели), ул бөек рус халкы әдәбиятыннан алда тагында ныклабрак өйрәнергә тиеш.
Ләкин, кызганычка каршы, Татар әдәбиятында соңгы вакытларда, яхшы әсәрләр белән беррәттән, идеясез, түбән художестволы начар әсәрләр дә күп кенә килеп чыктылар. Язучыларның бер өлеше халыклар массасын коммунизм рухында, большевистик принципиальлек рухында тәрбияләү буенча халык һәм партия алдында үзләренең җаваплылык хисләрен югалттылар. Безнең кайбер язучы- ларыбыз, шулай ук, үзләренең төп бурычларын, ягъни, яшьләрне; дө-рес тәрбияләүдә, аларның сорауларына җавап бирүдә, яңа буынны көр күңелле, үз эшенә нык ышанган, Ватанга, партиягә, иптәш Сталинга тирән бирелгән итеп, авырлыклардан курыкмаучы һәм теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә хәзер торучы итеп тәрбияләүдә, җиңүчән совет ^халкы тормышының яңа һәм яңа күренешләрен тасвирлауда, халыкны батырлык үрнәкләрендә тәрбияләүдә дәүләткә һәм партиягә ярдәм итү бурычын онытканнар.
Татар әдәбиятында соңгы ва-кытларда, еш кына, дәүләт инте-ресларын, халык интересларын оныту, аерым язучыларның иҗатларында һәм эшләрендә бу бөек интересларны группачылык, әшнәлек, шәхси интереслар белән алмаштыру фактлары булды. Кайбер язучылар совет әдәбиятының халык интересыннан, дәүләт интересыннан башка бүтән һичбер нинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел икәнлеген онытканнар, язучының эше — зур дәүләтчел эш, язучы — совет кешесе, коммунист, яңа социалистик җәмгыять төзүче икәнлеген онытканнар.
Безнең театрларыбызда да, шу-
57
Совет әдәбиятының югары идеялелеге өчен лай ук, эштә төп юнәлешне оныту мисаллары аз түгелу Театрлар үз-ләренең сәхнәләрендә түбән худо-жестволы, политикадан читләшкән һәм зарарлы пьесаларга урын бирә башладылар, иң яхшы совет пьеса-ларын кую өчен һич тә җитәрлек көрәшмиләр. Безнең кайбер язучы- ларыбыз кебек үк, театрларыбыз да хәзерге заманның төп мәсьәләләреннән (читләштеләр, сәхнәләрдә совет халкының чын реаль тормышын һәм көрәшен күрсәтүдән туктап, халыктан аерыла башладылар.
Язучыларның, драматургларның совет халкы тормышын җитәрлек белмәүләре, эшчеләрдән, колхозчы-лардан, хезмәт ияләреннән аерылган булулары нәтиҗәсендә, безнең әдәбиятыбызда «совет кешеләренең тормышын бозып күрсәткән әсәрләр килеп чыктылар.
«Совет әдәбияты» журналында, яхшы әсәрләр белән беррәттән, идеясез, политикадан читләшкән, түбән художестволы әсәрләр дә басылды. Ф. Хөснинең «Янып бетмәгән йөрәк», «Әти кайтты», Ш. Маннурның «Ышану», «Казан кызы», Г. Кашшафның «Мендәр», Закировның «Яшәү чишмәсе» исемле әсәрләре һ. б. әнә шундыйлар рәтенә керәләр.
Бу әсәрләрнең ялгышлары һәм житешсезлекләре нәрсәдә? — Ул әсәрләрнең авторлары совет кеше-ләрен, аларның. тормыш-көнкүрешен, хезмәтләрен, культурасын- бозып күрсәтәләр. Ф. Хөснинең «Янып бетмәгән йөрәк» исемле әсәрен алып карыйк. Анда автор госпитальдә эшләүче медсестраны эгоист итеп, яралы фронтовикка үзен тагарга маташучы итеп күрсәтә. Яралы фронтовикның икенче бер кыз белән бәйләнеше барлыгын белгәч тә, бөтен чаралар белән аларның бу саф мөнәсәбәтләрен бозарга тырыша. Яралы һәм каты авыру фронтовикның үзе сөйгән кыз турында саташулары, саташкан вакытта да аның исемен ка-батлавы медсестрага ошамый. Кыз үзенең сөйгәне янына — авыру фронтовик янына килгәч тә, медсестра аны җибәрми һәм аның килүен фронтовиктан яшерә. Моның белән ул фронтовикны психик хәлгә җиткерә һәм авыруын көчәйтә.
Медсестра аша автор авыру фронтовикка да дорфа сүзләр тага, аңардан, бер мәхәббәтне икенче мәхәббәткә бик тиз алмаштырырга мөмкин, иске чикмән тузган икән, яңасы табылыр әле, кебек сүзләр әйттерә. Шулай, итеп, бу әсәрдә совет кызы, белә торып, әхлаксыз, эгоист итеп бирелгән, ә совет кешеләренең дуслыгы, мәхәббәте һәм үзара мөнәсәбәтләре вак хисләргә һәм эгоизмга нигезләнгән.
Ш. Маннурның «Казан кызы» исемле поэмасында Кызыл .Армиянең сугышчылары һәм офицерлары шулай ук бозып күрсәтелгәннәр, алар күбрәк сугыш турында, сугышчаң эшләр турында түгел, ә мәхәббәт турында, матур кыз турында уйланучылар итеп бирелгәннәр. Алар барысы да Казан кызы Дилбәр артыннан чабалар, аларның мәхәббәте дорфа, тупас. Әсәрдә интендантстводан күрсәтелгән, бердәнбер вәкил бозык кеше итеп су-рәтләнә, кызны матур әйберләр белән, шеколад-конфетлар белән алдарга чамалый һәм аның бу пычрак кыланышлары беркем тарафыннан да отпор алмый.
Ф. Хөснинең «Әти кайтты» исемле хикәясендә совет офицеры семьясы фальш төстә сурәтләнгән. Хикәянең геройлары, белә торып, шыксыз хәлгә куелганнар. Хикәядә порнографиягә якын торган әшәке урыннар бар. Сугыш беткәч фронттан өенә кайткан капитан образы карикатура рәвешендә бирелгән. Автор, мөһим мәсьәләләргә һич тә кагылмыйча, мәгънәсез тышкы эффект артыннан чабып, очраклы мо- ме?1тларны өстән-өстән 'генә күрсәтү белән мавыккан.
Гази Кашшафның «Мендәр» исемле хикәясендә совет кешеләре аңгыра, буш һәм вак кешеләр итеп бирелгәннәр. Анда санаторий работниклары гарип-карикатура формасында, примитив, түбән куль-туралы, обыватель зәвыклы һәм
обыватель гадәтле итеп күрсәтелгән. Санаторий тормышыннан алынган, безнец чынбарлыгыбыз өчен ха-рактерлы була алмаган очраклы фактлар автор тарафыннан гому- миләштерелгәннәр, ясалма рәвештә күпертелгәннәр. Хикәядә геройларның характерлары һәм эшләре уйдырма, алар безнең кешеләр өчен бөтенләй типик түгелләр.
Яшь язучы Г. Закировның «Яшәү чишмәсе» исемле хикәясендә дә, шулай ук, зур ялгышлар бар. Бу хикәянең идея һәм художество ягы бик йомшак, анда колхоз тормышы һәм халыклар дуслыгы дөрес күрсәтелми.
Мондый әсәрләрнең журналда басылып чыгуын нәрсә белән аң-латырга? Бу бары тик шуның белән генә аңлатыла: «Совет әдәбияты» журналы редакциясе һәм совет язучылары союзы, язучыларның ялгышларын үз вакытында күрсәтү һәм аларны төзәтү урынына, алар- га начар, идеясез, зарарлы әсәрләр язарга мөмкинлек бирәләр генә түгел, ул әсәрләрне басып та чыгаралар. Шуның белән алар дәүләг интересларыннан, партия политикасы интересларыннан чыгып түгел, ә шәхси, әшнәлек интересларыннан чыгып эш итәләр, әшнәлек мөнәсәбәтләрен бозудан куркалар, һәм нәтиҗәдә әдәбиятыбызга бик зур зыян китерәләр.
Безнең театрларыбызның сәхнә-сендә, шулай ук, еш кына, чын-барлыкны дөрес чагылдырмый торган түбән сыйфатлы пьесалар Kve- ла. Театрларның җитәкчеләре һәм ТАССР Министрлар советы каршындагы сәнгать эшләре идарәсе, драматурглар белән әшнәлек интересларын бозудан куркып, хәзерге момент таләпләренә җавап бирми торган пьесаларны кабул итәләр һәм аларны һичбер төзәтүсез сәхнәгә куялар.
Мәсәлән, бервакытны ГаТар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә Әнәс Камалның «Буран» исемле пьесасы куелган иде. Бу комедиядә Бөек Ватан сугышы чорын дагы колхоз тормышы ялганлап бозыл күрсәтелгән иде. Пьесада колхозның алдынгы кешеләре бик йомшак һәм төссез итеп, ә безнең заманыбыз өчен һич тә характерлы тип була алмый торган тискәре персонажлар бик тулы һәм бай краскалар белән бизәп күрсәтелгәннәр иде. Пьеса шапшак, надан язылган һәм анын бернинди дә художество кыйммәте юк иде. «Буран» комедиясе сәхнәдән алынып ташланды, ләкин бу хәл иптәш Ә. Камал өчен сабак була алмады. Ул бу кисәтүдән тиешле нәтиҗә ясамады. СССР Верховный Советына сайлаулар чорында Ә. Камал тагын да үзенең эчтәлеге белән зарарлы булган «Табыштылар» исемле бер «әсәр» — скетч басып чыгарды. Бу скетчта колхозның алдынгы кешеләре, СССР Верховный Советы депутатлыгына кандидатлар культурасыз, артта калган, череп таркалган кешеләр итеп күрсәтелгәннәр. Әнәс Камалның бу «иҗатын» совет язучылары союзы правлениесендә тикшергәндә автор, үз ялгышын таныйсы урында, «по-литиканы бик яхшы белмәсәм дә, драматургияне яхшы беләм», дип белдерде. Шуның белән Әнәс Камал үзенең политикадан читләшкәнлеген һәм гомумән драматургиядә поли-тикадан читләшкәнлекне акларга маташты.
Т. Гыйззәтнең «Изге амәнәт» драмасын алып карыйк. Бу драмада, шулай ук, уңай образлар, тискәре образларга караганда, йомшаграк күрсәтелгәннәр. Донбасста партизаннар көрәшен оештыручы Мартыновның эшчәнлеге бары тик схематик төстә генә бирелгән. Пьесада чын партизаннар көрәше юк, партизаннар һәм аларныд оеш-тыручысы пассив һәм инициатива-сызлар. Карт шахтер Гыйният Һәм аның кызы Наҗия ихтыярсыз, ме-ланхолик итеп күрсәтелгәннәр. Пьеса ахырында алар мәгънәсезгә һәлак булалар. Гомумән драмада бер дә файдасызга корбан булулар бик күп. Фоат образы (Гыйниятнен улы) уңышсыз һәм бик төссез бирелгән. Тамашачылар аларда жи- тәкчё совет работнигы сыйфатла
Совет әдәбиятының югары идеялелеге эчен 60
рын күрмиләр. Драмада дошман-нарның образлары, киресенчә, ак- тиврак һәм хәрәкәтчәнрәк игеп би-релгәннәр. Пьесада натурализм элементлары өстенлек ала, ә бу исә әсәрнең художество кыйммәтен төшерә. Пьесаның авторына һәм театр җитәкчелегенә бу постанов- кадагы җитешсезлекләр турында әйтелгән иде; ләкин пьесаны камилләштерү, андагы җитешсезлекләрне һәм ялгышларны бетерү буенча әле- гә кадәр автор тарафыннан да, театр коллективы тарафыннан да бернинди җитди эш эшләнмәгән. Яки, менә тагын бер мисал—Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» исемле пьесасы. Бу пьесада да җитди ялгышлар бар. Пьесада булган җитди политик ялгышларны тәнкыйть итүдән Татар Дәүләт Академия театры җитәкчеләре һәм автор тиешле нәтиҗә ясамаганнар. «Миңлекамал» пьесасы Бөек Ватан су-гышында безнең җиңүебезне тәэмин итүдә колхозларның гаять зур ролен аңлау рухында тамашачыларны һичбер дәрәҗәдә тәрбияләми, ә киресенчә, колхозларның җитди сынау чорындагы тормышларын бозып күрсәтә торган урыннары бар.
Язучыларыбызның һәм драма- тургларыбызның эшендәге бу барлык ялгышлар аларның үз иҗат эшләренә тәнкыйть күзлегеннән карамаулары, чынбарлыкка туры ки- ләме-юкмылыгы белән кызыксынмыйча, теләсә нәрсә язулары нәтиҗәсендә килеп чыгалар- Язучылар һәм драматурглар тормыш белән, халык белән бик аз бәйләнгәннәр, колхозларда, совхозларда, пред-приятиеләрдә булм-ыйлар. Хакый-катьне язар өчен ул хакыйкатьнең үзен белергә кирәк бит. Колхоз тормышы турында, предприятие коллективы эше турында, һ. б. язар өчен колхоз тормышын, предприятие тормышын белергә, кешеләрне, аларның характерларын өйрәнергә, аларда совет кешеләренә хас булган яхшы якларны күрергә кирәк. Язучы шулай тормыш белән туры- дан-туры бәйләнгән хәлдә генә бик яхшы әсәр бирә ала. Ләкин безнең язучыларыбызга нәкъ менә шушы җитми дә, шуңа күрә аларның әсәрләре уйдырма һәм тормыштан ае-рылганлык мисале булып торалар.
Күп кенә язучыларыбызның, театрларыбЫзның җитди җитеш- сезлекләренең берсе — аларның хә-зерге заман тематикасының әһәмиятен аңламауларында. Безнең язучылар һәм драматурглар хәзерге заман темасына бик аз язалар, ә күбрәк үткән заман турында яки татар халык фольклоры j буенча язарга омтылалар. Кайберәүләр ни өчендер ерак үткән гасырларга китеп баралар, ә совет чын^ барлыгында үзләренә тема тапмыйлар. Безнең күп кенә язучыларыбызның совет халкы тормышыннан, социализм җиңеп чыккан, ил тормышыйнан үз иҗатлары өчен тема тапмаулары гаҗәп һәм күңелсез хәл. Әгәр без драма театрларының репертуарын алып карасак, нәкъ менә партия Үзәк Комитеты карарында әйтелгән җитешсезлекләрне күрәбез.
ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»™ карарында, драма театрлары репертуарының хәзерге тормышында төп кимчелек — совет авторларының хәзерге заман темасына язган пьесалары драма театрлары репертуарыннан фактта кысрыклап чыгарылган булуларыннан гыйбарәт, дип күрсәтеп/ үтте. Шул ук хәлне без үз театрларыбызда да күрәбез. Мәсәлән, республикабыздагы барлык театрларда (Казан, Чиста й, Бөгелмә шәһәрләре театрларында һәм колхоз-совхоз театрларында) хәзерге заман темасына багышлап 2—3 шәр генә пьеса, татар совет язучылары тарафыннан хәзерге заман темасына язылган нибары 5 кенә спектакль уйнала. Татар совет драматурглары һәм композиторлары совет кешеләренең тормышын, хезмәтен һәм культурасын чагылдыра торган әсәрләрне аз бирәләр, алар хәзерге заманның төп
60 С. Гафаров-
мәсьәләләреннән читтә торалар һәм шуңа күрә күбрәк үткән заман те-маларына язалар. ^Монда да алар җитди идеологии ялгышлар җибә-рәләр, тарихи чынбарлыкны бозып күрсәтәләр. Драматург Н. Исәнбәт хәзерге заман темасыннан читләште, ә тарихи темаларга һәм фольклор мотивлары буенча язган пьесаларында тарихи вакыйгаларны идеологии ялгыш нүрсәтә торган урыннары бар. Татар Дәүләт Академия Театры репертуарыннан алкынган «Җирән чичән» исемле пьесасы Алтын Урданы һәм аның ханы Җанибәкне идеаллаштыру булып чыккан иде. Бу пьеса баштанаяк Җирән чичәннен мәгънәсез интригаларына һәм • примитив афоризмнарына корылган иде. «Түләк» операсының да эчтәлеге уйдырма булып чыккан. Түләк образында тамашачы чын герой-патриотны күрми. Түләк ихтыярсыз, көчсез итеп бирелгән, ул дошманнарга каршы, Ватаны өчен, хәтта үз мәхәббәте өчен дә көрәштән баш тарта һәм җирдән күл төбенә төшеп китә. Бары тик әсәрнең ахырында гына аңа әһәмиятсез бер батырлык эшләү мөм-кинлеге бирелә. Бу спектакль тама-шачыга нәрсә бирә алсын?
Композиторларыбыз да үткән заман белән артык мавыгалар. Татар Дәүләт опера һәм балет театрында, бер «Фәридә»дән башка, совет халкы тормышын чагылдыра торган бүтән опера яки балет юк бит. Безнең язучыларыбыз, драматургларыбыз, композиторларыбыз хәзерге заманның актуаль мәсьәләләрен күтәрмиләр, нәтиҗәдә театр- ларыбызның репертуары бүгенге көн әсәрләренә ярлы, анда күбрәк урынны көнбатыш драматурглары алып торалар. Театрлар репертуарын төзү-оештыру энңшә гамьсез карау нәтиҗәсендә театрларда идеясез, түбән сыйфатлы, халтур пьесалар куела, мәсәлән, Чистай театрында «Нәкъ төн уртасында», «Өченче кеше», «Заман юлы», Казан Зур драма театрында «Ирек- сездән җиргә төшү», «Ныо-Йоркка юл» һ. б.
Хәзерге заман темасына идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр язу урынына, бүгенге көндә совет кешеләре хәл кыла торган җитди мәсьәләләрне тирәнтен аңлау, аларны җентекләп өйрәнү һәм иҗатта киң чагылдыру урынына, безнең кайбер язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез, хәзер инде сугыштан соң буш нәрсәләр турында да язарга мөмкин дип, «саф» поэзия һәм идеясез лирика белән шөгыльләнергә мөмкин дип, ялгыш фикер йөртәләр. Бары тик мәгънәсез күңел ачуга гына исәп тотылган эчтәлексез, буш сюжетлар белән мавыгу фактлары бар. Кайбер язу-чылар, хәзерге совет заманының зур темаларыннан үзләренең артта калуларын аклау өчен, әсәрнең идеясе белән исәпләшеп тормастан, халыкка буш эчтәлекле, бары тик мәгънәсез күңел ачуга гына ярый торган әсәрләр бирергә дә вакыт җитте инде, диләр. Бу иптәшләр, «саф» лирика дигән нәрсәнең гомумән булмавын, андый әсәрләрнең дорфалык, порнография белән сугарылган булуын аңламыйлар. Бу хәл кайбер язучыларыбызның иҗа-тына буржуаз идеологиянең йогын-тысы барлыгын күрсәтә.
Мәсәлән, Фатих Хөсни үзенең 1946 елда чыккан «йөзек кашы» исемле хикәяләр җыентыгында нәрсәләр турында яза? Бу җыентык үтәдән-үтә порнография белән сугарылган. Анда автор, сыра эчәргә һәм кәефле баш белән кызлар арасында чуалырга ярату турында сөйли, чөнки, имештер, кызлар алар, юаш һәм кыюсыз, халык, аларны сарыклар урыныиа куып йөртергә мөмкин һ. б.
Фатих Хөснинең бу әсәрләренең совет әдәбияты белән нинди уртаклыгы бар? һичбернинди уртаклыгы юк.
Яки, мәсәлән, Әхмәт Исхакның «Ертык белән тишек» дигән шигы
Совет әдәбиятының югары идеялелеге эчен 61
рен алып карагыз. Монда автор бик сәер мораль китереп чыгара: янәсе, тыныч яшә, беркемне дә тәнкыйть итмә, шул чакта сиңа да һичкем тимәс. Мондый мораль большевистик үзара тәнкыйтькә безнең советча карашыбыз белән һич тә сыеша алмый. «Совет әдә-бияты» журналының 1945 ел 10 номерында Әхмәт Ерикәйнең «Кыюсыз егет», «Нигә килми ул егет», «Матур сүзләр» һәм соңгы номерларында «Син», «Синең хакта» «исемле шигырьләре басылган. Алар обывательләрнең, арзанлы зәвыкла-рына исәп тотып язылганнар һәм субъектив бүлмә лирикасы, һичбер юнәлеше булмаган урынсыз сенти-ментальлек үрнәкләре булып кына хезмәт итә алалар.
• Кайбер язучыларыбыз шундый әсәрләр язу һәм нәшриятларыбыз аларны басып чыгару белән төп һәм иң мөһим нәрсәне, ягъни безнең әдәбият ул — теләсә нинди зәвыкларга яраклаштырыла торган хосусый предприятие түгел икәнлеген, без үз әдәбиятыбызда совет кешеләре морале белән һичбер уртаклыгы булмаган зәвыкларга һәм гадәтләргә урын бирергә тиеш түгелбез икәнлеген оныталар. Мондый әсәрләр зарардан башка бернәрсә дә бирә алмыйлар, алар бары тик сагыш, рух төшенкелеге, пессимизм гына тараталар, иҗтимагый тормышның актуаль мәсьәләләреннән читләшергә, иҗтимагый тормышның һәм эшчәнлекнең! киң юлыннан бик тар һәм вак шәхси кичерешләр дөньячыгына китәргә омтылу гына тудыра алалар. Бу — «сәнгать сәнгать өчен» идеологиясеннән, «ялгышларга хаклы булу» идеологиясеннән башка берни дә түгел. Начар әсәрләрнең килеп чыгуы безне буржуаз идеология алдында коралсызландыру булыр иде, бу — большевистик совет позицияләреннән читкә китү булыр иде. Язучылар начар әсәрләрне язганда теләсә нәрсә турында — гонорар турында, исем турында уйлаганнардыр, ләкин алар халык һәм партия интереслары турында, совет яшьләрем тәрбияләү интереслары турында уйламаганнар. Әле Маяковский үз заманында болай дигән иде: «Советлар Союзына каршы, безгә каршы юнәлдерелгән әйбернең яшәү хокукы юк дип саныйм һәм безнең бу-рычыбыз — андый әйберне максималь күләмдә әшәке итү һәм анарда өйрәтмәү булырга тиеш».
Кайбер иптәшләр, хәзер > инде сугыштан соң, халык әдәбиятка бик сусаган чакта, укучы теләсә нинди әсәрне, черегрәк әйберне дә йотып җибәрер әле, дип уйлыйлар. Шул сәбәпле әсәрләрен камилләштерү өстендә эшләмиләр, барыбер! үтәр әле, барыбер басып чыгарырлар әле дип уйлыйлар. Ә бездә чыннан да, еш кына, кул астына нәрсә эләксә шуны басу фактлары булды.
Партия Үзәк Комитеты үзенең карарында әдәбиятта принципиаль мөнәсәбәтләрне әшнәлек мөнәсәбәт-ләре белән алмаштыруның гаять зарарлы икәнлеген күрсәтеп үтә. Язучылар арасындагы принципсыз, әшнәлек мөнәсәбәтләре бик зур тискәре роль уйнадылар, күп кенә әдәби әсәрләрнең идея дәрәҗәләре түбәнәюгә китерделәр, совет әдә-биятына чит булган әсәрләрнең журналга, матбугатка үтеп керүләрен җиңеләйттеләр.
Совет язучылары союзы правле- ниесе һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе язучыларның ялгышларын төзәтмәгәннәр, шуның белән аларның бу ялгышларын һәм кимчелекләрен тирәнәйткәннәр генә, совет язучылары союзы правление- се яшь язучылар белән эшләүне оештырмаган, аларның эшләренә юнәлеш бирмәгән. Әдәби консультация бюросы үз бурычларын үти алмаган. Яшь язучыларга консуль-тация бирү эшенә квалификацияле язучылар тартылмаган. Консультация белән күбрәк С. Урайский, Ә. Камал һ. б. кебек, идея һәм художество ягыннан үзләре дә әле ныгып җитмәгән язучылар шөгыльләнә. Алар яшь язучыларның иҗатларына барлык жанрлар буенча консультация биреп киләләр. Мәсәлән иптәш Гайсинның «Шаян бала»
62
исемле шигыренә иптәш Урайский тарафыннан язылган рецензиянең сыйфаты яшь язучыларны тәрбия- ләү-үстерү бурычларына һич тә җавап бирми, киресенчә, бу эшкә зарар гына китерә. Ул болай дип яза: «Гайсин туган! Синең «Шаян бала» исемле шигыреңне алдык. Укып чыктык. Ләкин аны басып чыгарырга мөмкин түгел дигән фикергә килдек. Шигырь тавык белән башлана, бала белән бетә, монда бит тавык белән бала арасында бернинди бәйләнеш юк. Я тавык турында гына, я бала турында гына язарга кирәк. Аннары, шикәр савытыннан шикәр урлаучы һәм елак бала башка балалар өчен ничек үрнәк була алсын? Менә шул сәбәпле шигырегезне матбугатта басып чыгара алмыйбыз».
Башлап язучы шушындый рецен-зияләрдән берәр файдалы нәрсә алыр дип ышануы кыен, бу — һич тә җитди булмаган, яхшылап уй- ланылмаган, надан рецензия.
Ф. Хөсни үзенең рецензияләрен томанлы, артык патетика белән яза, аларны яшьләргә генә түгел, тәҗ-рибәле кешеләргә дә аңлавы кыен була.
Әдәби консультация бюросының бер максатка юнәлтелгән эш планы юк, башлап язучылар белән аерым жанрлар буенча махсус эш алып барылмый, яшь язучылар өчен лекцияләр оештырылмый, яшь ав-торларның иҗатлары турында мат-бугатта рецензияләр чыкмый.
Рус язучылары Язучылар Союзы правлениесе һәм аның председателе иптәш Ерикеев тарафыннан җитәкчелексез эшлиләр. Түгәрәкләрдә эшләүче яшь язучылар тарафыннан рус телендә чыгарылган «За родину», «К победе», «За урожай победы», «Страна родная» исемле җыентыкларның художество дәрәҗәләре түбән. Авторларның күпчелегендә белем һәм әдәби осталык җитәрлек түгел. Укучыларга инде байтак таныш булган Бруно Зернитның да бу җыентыкларга кергән шигырьләре мактарлык түгел. Зернитның «Будьте здоровы»
____ _____ __________________ СГафароь.
кебек шигырен нигә язуын һәм бас-тыруын аңлап булмый, ул шигырьдә автор немец фашистларына каршы алып барылган каты көрәш турында уйнакчыл, күңелле елмаю белән яза. Күпчелек шигырьләрдә сугышка һәм сугыш вакыйгаларына караш пассив кешеләр, җиңүне тик көтеп кенә ятучы кешеләр күзлегеннән чыгып бирелгән. Мәсәлән,. «За родину» җыентыгындагы Красновның «Утро» исемле шигыре һ. б. шундыйлар рәтенә керә.
«За i урожай победы» исемле җыентыкның сыйфаты аеруча түбән. Киң масса өчен чыгарылган бу җыентыкта халыкка ихтирам бөтенләй юк. Мәсәлән, Елизарова- ның «Гадалка» исемле пьесасын алып карыйк. Пьесада бөтенесе уйдырма; алдынгы колхозчы хатын- кызларның булачак иген уңышы турында багучылык-күрәзәчелек белән шөгыльләнүләре факты кеше ышанмаслык әйбер уд. Пьесада күрсәтелгән кешеләрнең совет ке-шеләре белән һичбер нинди уртаклыгы юк. Сазоновның «Короткие песни» исемле шигырьләре, Шапиро шигырьләре һ. б. шулай ук түбән сыйфатлылар, Смирновның «Кар-тошка» дигән шигыре, мәсәлән, начар стена газетасына да урнаштырырлык түгел.
Совет язучылары Союзы Прав-лениесе язучыларның әсәрләрендә җитди ялгышлар һәм бозулар булу фактын читләтеп үтә. Язучыларның иҗади штабы булу ягыннан Правление үзенең төп бурычларын үтәми. Иҗади секцияләр әлегә кадәр үз эшләрен тиешенчә җәеп җибәргәннәре! юк, алар очраклы рәвештә генә җыйналалар. Правление аерым язучылар белән бернинди дә эш алып бармый, язучыларның иҗат планнарын белми һәм бу мәсьәлә белән кызыксынмый, аларның иҗат фикерләренә юнәлеш бирми, аларга эш процессында булышлык күрсәтми. Правлениедә язучыларның әсәрләрен тикшерүләр бик аз үткәрелә, теге яки бу әсәрне тикшергәндә дә һичбер төрле карар кабул ителми, тикшерәләр дә таралалар,
Совет әдәбиятының югары ицеялелеге өчен 63
«катнашмаучылык» политикасын
алып баралар. Мәсәлән, драматурглар
секциясендә С. Батталның «Көнбатыш
һәм көнчыгыш» исемле пьесасы
тикшерелгән. Пьесаның эчтәлеге
Кызыл Армиягә яла ягу булып чыккан,
анда безнең офицерларыбыз
дисциплинасыз, череп таркалган итеп
күрсәтелгән. Автор үз «әсәренә»
бирелгән мондый дөрес бәя белән!
килешмәгән, ахыр сүзендә, пьесаны
тикшерүдә катнашучыларны
коңгызлар дип атаган. Ләкин
правление бу фактны бер сүзсез
читләтеп үткән, бернинди чара
күрмәгән. Бу факт Совет язучылары
союзында сәламәт тәнкыйтьнең
булмавы турында сөйли. Чын, сәламәт,
большевистик принципиаль тәнкыйть
булмый торып безнең язучылар
кадрларыбызның теоретик үсүе һәм
гомумән әдәбиятыбызның үсүе
мөмкин түгел. Хәлбуки, бездә;
шундый тәнкыйть юк. Безнең
газеталарыбызда, «Совет әдәбияты»
журналында мәсьәләләрне үткен,
принципиаль итеп куйган тәнкыйте
мәкаләләре бик аз чыга.
Тәнкыйтьчеләребездән X. Хәйри, Г.
Халит, Г. Кашшаф басылып чыккан
китапларга рецензияләрне бик сирәк
язалар. Күп кенә язучылар үз
әсәрләренә озак вакытлар һичбер
нинди тәнкыйть ишетмиләр.. Тән-
кыйтьтә аерым әсәрләрне берьяклы
тикшерү, нигезсез мактау, язучы-
ларның иждтларындагы җитди ким-
челекләр турында дәшми калу
фактлары бар, Әсгать . Айдарның
«Солдат хикәясе» исемле китабы
турында Ф. Хөснинең тәнкыйте
шундыйлар рәтенә керә. «Красная
Татария» һәм «Кызыл Татарстан»
газеталарында Т. Гыйззәтнең «Изге
әманәт» исемле пьессасы турында Я.
Агишев һәм Ф. Хөснинең, «3ohv рә»
балеты турында Виноградовның
тәнкыйть мәкаләләре басылды. Алар
анда бу спектакльләрне коры мактап
кына чыктылар, булган җитди
кимчелекләрне авторларга үз вакы-
тында күрсәтмәделәр. Мондый
тәнкыйть белән авторларның иҗатына
ярдәм итеп булмый. Әдәбиятта кыю,
принципиаль һәм үткен тәнкыйть
кирәк, талантларга һәм исемнәргә
карамастан, большевистик
принципиаль тәнкыйть кирәк.
Иптәш Сталин безне, әгәр дә без
кадрларыбызны сакларга, өйрәтергә,
тәрбияләргә телибез икән — без
кемнең дә булса хәтерен калдырудан
курыкмаска, принципиаль, кыю,
ачыктан-ачык һәм объектив тән-
кыйтьтән курыкмаска тиешбез, дип
өйрәтә. Тәнкыйть булмаганда теләсә
нинди оешма, шул исәптән әдәби
оешма да, черүе мөмкин, тәнкыйть
булмаганда теләсә нинди авыруны
эчкә куып көчәйтергә мөмкин һәм
инде шуннан соң ул авыру белән
көрәшүе кыенрак булачак. Бары тик
ачык һәм кыю тәнкыйть кенә безнең
кешеләребезгә камилләшү
мөмкинлеген бирә, аларны алга
баруга, үз эшендәге кимчелекләрне
бетерүгә омтылдыра. Тәнкыйть
булмаган урында торгынлык,
сөрсегәнлек тамыр җәя, анда алга
хәрәкәт итү булмый.
Культура, идеология эшебездә
большевистик принципиаль’ тәнкыйть
булмау зур политик ялгышларга
китерүе мөмкин. Әдәбият, сәнгать
өлкәсендә милли чикләнү фактлары
булу — әнә шундый җитди
ялгышларның берсе булып тора.
Буржуаз милләтчелекнең ачык үрнәге
итеп, күптән түгел генә «Зур совет
энпиклопедиясе»ндә басылып чыккан
гатар әдәбияты турындагы мәкаләне
күрсәтергә була. Бу мәкаләдә
идеологии яктан зарарлы булган күп
кенә ялгышлар бар.
Безнең бурыч — буржуаз мил-
ләтчелеккә каршы, милли чикләнү- гә
каршы, чит идеологиянең безнең арага
керүенә каршы көрәшне киләчәктә дә
кискен рәвештә көчәйтү, бөек рус
халкы әдәбиятыннан яхшы үрнәкләр
алып, совет халыклары арасындагы
дуслыкны тагын да ныгыту юлында
бөтен көчләребезне куеп, хезмәт
ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү
булырга тиеш.
Безнең алдыбызда торган бурыч—
ВКП(б) ^зәк Комитетының карар-
ларын тизрәк тормышка ашыру өчен,
барлык идеологии эшне яңа югары
баскычиа күтәрү өчен, бул-
С. Гафаров
гак ялгышларны һәм җитешсезлек-'
ләрне тизрәк бетерү өчен, массаларны
совет политикасы рухында тәр-
бияләүче безнең совет әдәбиятының
алда тагын да уңышлырак рәвештә
үсүе, алга баруы өчен, эшебездә булган
барлык житешсезлекләрне,
большевистик тәнкыйть һәм үзара
тәнкыйть нигезендә, ахырына кадәр
һәм намуслы рәвештә ачып салу һәм
алардан дөрес нәтиҗәләр ясау. Моның
өчен безнең совет интеллигенциясен,
әдәбият, сәнгать һәм культура фронты
кадрларын идея ягыннан тәрбияләү
эшенә җитди игътибар итәргә кирәк.
Безнең кадрларыбыз марксизм- w
ленинизм теориясен уңышлы рәвештә
үзләштерсеннәр өчен, Маркс, Энгельс,
Ленин, Сталин хезмәтләрен
өйрәнсеннәр өчен безнең илебездә
чикләнмәгән мөмкинлекләр туды-
рылган.
Иптәш Сталинның «ВКП(б) тари-
хының кыскача курсы» исемле
классик хезмәте совет кешеләренең
марксизм-ленинизм белеме алулары
өчен бәя биреп бетергесез кыйммәтле
әсәр булып тора. Марксизм-ленинизм
өлкәсендәге төп белемнәрнең чын-
чыннан энциклопедиясе булып торган
бу китап, барыннан да элек, партияле
һәм партиясез интеллигенциягә
каратылгай. Бу әсәрдә большевизмның
фәнни теориясе бирелгән. Ул безнең
кадрларыбызга җәмгыять үсеше
законнарын, политик көрәш
законнарын тирәнтен аңлауга ярдәм
итә.
В. И. Ленин әсәрләренең яңа IV
басмасы һәм; иптәш И. В. Сталин
әсәрләре дөньяга чыгу безнең иле-
безнең тормышында гаять әһәмиятле
вакыйга булып торалар. Ленинның һәм
Сталинның гениаль хезмәтләре безнең
кадрларыбызны идея ягыннан
коралландыралар, аларны эшчеләрнең
һәм крестьяннарның социализм өчен
көрәш тәҗрибәләре белән баеталар,
безнең бөек эшебезнең тәмам һәм
бөтенләйгә җиңәчәгенә ышанычны
ныгыталар. Менә шуның өчен дә,
кадрларыбызны марксистик-ленинчыл
тәрбияләү — безнең иң беренче
чиратта торган һәм иң мөһим бу-
рычларның берсе.
Культура, сәнгать һәм әдәбият
интеллигенциясенең күп кенә вәкил-
ләре, марксизм-ленинизм теориясенең
әһәмиятен дөрес анлап, үзләренең
идея-политик дәрәҗәләрен күтәрү
өстендә армый-талмый эшлиләр.
Марксизм-ленинизм кичке уни-
верситетының беренче һәм икенче
курсларында укучы һәм марксизм-
ленинизм теориясен үзалдына өйрә-
нүче иптәшләрне күрсәтү дә җитә.
Ләкин әдәбият, сәнгать һәм культура
работникларыннан күп кенә иптәш-
ләрнең җитди җитешсезлекләре
шуннан гыйбарәт ки, аларның бер
өлеше үз өсләрендә начар эшли, үзенең
идея-политик дәрәҗәсен күтәрү
турында кайгыртмый, идеология,
теория мәсьәләләренә игътибарсызлык
күрсәтә. Әгәр дә безнең барлык
язучыларыбыз да большевистик
партиябезнең тарихын һәм теориясен
тирәнтен өйрәнсәләр, марксизм-
ленинизмның фәнни идеясе белән
тирәнтен сугарылган булсалар иде,
тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин,
алар үз иҗатларында шундый тупас
ялгышларга юл куймаган булырлар
иде. Идеясез, дорфа, политикадан
читләшкән, зарарлы әсәрләрнең
матбугатта килеп чыгулары нәкъ менә
безнең әдәби кадрлары- бызның
теоретик артталыклары белән
аңлатыла да.
Кайбер иптәшләр бик мөһим бер
нәрсәне, — үзенең тар профессиясе
эченә йомылучы, үзенең политик
белемен күтәрүгә гамьсез караучы,
идеология мәсьәләләре белән, безнең
алга хәрәкәт итү перспективабыз белән
кызыксынмаучы кеше котылгысыз
рәвештә тормыштан артта кала
икәнлеген, идеясез кеше булып
әверелә икәнлеген оныталар, күрәсең.
Шундый гамьсез кешеләр турында
иптәш Сталин болай дигән иде:
«Башта алар күгәрек белән
капланалар, аннары алар төссез булып
әвереләләр, аннары аларны
обывательлек сазлыгы суыра башлый,
ә соңыннан алар менә дигән обыватель
булып әвереләләр».
Татарстан совет язучыларының гомуми шәһәр җыелышы резолюциясе
Безнең әдәбиятыбызда һәм сәнга-
тебездә булган җитешсезлекләрне
тизрәк бетерү өчен, әдәбият-сәнгать
эшчеләре беренче чиратта үзләренең
идея-теоретик дәрәҗәләрен күтәрү
өстендә ныклы һәм җентекле рәвештә
шөгыльләнергә тиешләр.
Язучылар арасында, сәнгать эш-
челәре арасында, гомумән идеология
һәм культура өлкәсендәге барлык
работниклар арасында идея-политик
эшне кискен рәвештә көчәйтергә
кирәк. Язучылар марксизм-ленинизм
фәнен тирән өйрәнергә тиешләр.
Халык һәм дәүләт интересларын
чагылдырырга, хезмәт ияләрен, бигрәк
тә безнең яшьләребезне көр
күңеллелек һәм үз эшенә нык ышану
рухында, совет патриотизмы рухында
тәрбияләргә тиеш булган совет
әдәбиятының яңа югары баскычка
күтәрелүенең, иҗатыбызның чын-
чыннан чәчәк атуының ачкычы нәкъ
менә шунда.
ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм иптәш
Сталин таләп итә: безнең язучыла-
рыбыз һәм сәнгать работникларыбыз
идея эшебезне тагын да югарырак
дәрәҗәгә күтәрергә кирәклекне,
халкыбызга идея һәм художество
ягыннан бик яхшы әсәрләр бирергә
кирәклекне тирәнтен аңларга тиешләр.
Шик юк, безнең язучыларыбыз һәм
сәнгать работникларыбыз идеология
өлкәсендә булган барлык 'җитеш-
сезлекләрне бетерү өчен үзләрендә көч
табарлар, үзләренең халык алдындагы,
дәүләт алдындагы, партия алдындагы
бурычларын тирәнтен аңларлар,
үзләренә идеология фронтының алгы
линиясендә урын алырлар, үз
бурычларын үтәүдә җаваплылык
хисен тагын да югары күтәрерләр,
үзләренең иҗатларын безнең бөек
эшебез булган коммунизмның җиңүе
өчен көрәшкә тулы- сынча багышлап,
идея эшен, партия, халык һәм дәүләт
интереслары таләп иткән югарылыкка
күтәрерләр.
Безнең алда тора торган бурыч-
ларны тормышка ашыруда ВКП(б)
Үзәк Комитетының «Звезда» һәм
«Ленинград» журналлары турындагы,
«Драма театрларының репертуары һәм
аны яхшырту чаралары» турындагы
һәм «Зур тормыш» кинофильмы
турындагы карарлары һәм иптәш
Ждановның доклады сугышчан
программа булып торырга тиешләр.
Һәм бу сугышчан программаны үтәү
— совет әдәбиятына партия, халык һәм
иптәш Сталин тарафыннан куелган
таләпләрне үтәү булачак.