ПОЭЗИЯ
СӘИФИ кудлш
☆
эш
Яшьләр белән ярышып эшли
Ул әле колхоз эшен.
Сәлим аның саулыгына һәрвакыт хәйран кала:
— «Ничек болай таза булдың?» Дип сорау бирә аңа.
Шул чак ул башыннан сыйпый Сәлимнең күзенә карап.
Елмаеп әзрәк уйлый да, Шулай дип бирә җавап:
— «Картаерга бушамадым, Гомер үтте эш белән.
Шуңа хәзер озын "гомер һәм таза картлык күрәм!» 194€.
КУЛЛЫ кыз
— «Нигә әйтмисең миңа да, Дип, алтын куллы балам!»
Әни әйтә: «Кече яшьтән
Эшләп үскәнгә күрә — Апаң әнә ничек уңган,
• Бар эшне эшли белә.
Апаң кебек эшли белсәң, Әйтермен сиңа шулай.
Өйрәнсәң хәзер — зурайгач j Үзеңә булыр уңай!»
Мин дә шәп тегүче булам Үземнең апам кебек.
Курчагымның бу күлмәгеи Кидердем үзем тегеп.
1946.
/
Сәлимнең карт әтисе бар, Яше җиткән җитмешкә, Җитмеш яшь бирмәссең аңа, Бик яшь әле ул төскә.
Сакалы көмеш шикелле, Алмадай алсу йөзе, Булганга исән тешләре Дөрес ишетелә сүзе.
Аркасы, биле сызламый,
Күзләре матур күрә,
— «Бил сызлый» дисә бер егет, Бабай кеткелдәп көлә.
Чишмәсе көчле күл кебек, һич киметмәгән көчен.
АЛТЫН
Эштән кайткач апам миңа Иртәгә күлмәк тегә. Ул бит эшли фабрикада, Бик матур тегә белә.
Минем апам бигрәк кызык, Әллә нинди бер кеше. Ул теләгән эшне эшли, Юк һич белмәгән эше.
Булмагач белмәгән эше Аның оста куллары — — «Алтын куллы кызым» диеп йөретә әни аны.
Кайчагында мин әнигә Әзрәк үпкәләп алам:
4. .С. Ә.- № 10
САХАБ УРАЙСКИЙ
★
ЯШЬ БАКЧАЧЫЛАР
ТУГАН ҖИРЛӘРДӘ
Туган җирем, Синен туфрагыңның һәр бөртеген өзелеп сагындым. Син мәңгегә сүнмәс ялкын булып Хисләремә минем кабындың. Хыялымда һәр чак саклап йөрдем Матурлыгын туган ягымның, һәрбер сукмак монда сөйли миңа Хатирәсен сабый чагымның. Менә авылым, Аңа якын гына Текә таулар, сөзәк үрләр бар, Карагайлы кара бөдрә урман, Әкияттәге төсле күлләр бар.
Бу җирләргә чыксаң, күкрәкләргә Иркен сулап аның һавасын, Рухланасың, чиксез шатланасың, Дәртләнәсең, илһам аласың. Үзәнлекләр, үрләр, матур күлләр, Мүк төренгән Идел ярлары, Чәчәк үскәя урман сукмаклары, Каеннарның талгын дпаулавы, Зифа буйлы сылу камышлары, Чишмәләрнең татлы сулары, Кәкүкләрн&ң моңлы тавышлары, Табигатьне'ң рәхәт сулавы,— Күз алдымнан китмәс һичбер вакыт.
Онтылмаслар гомерем буена, Алар торыр асыл чәчәк атып Хыялымда, минем уемда. Яз килүгә, купшы кызларсыман, Чуклы шәлен ябына ак каен, Күл өсләрен каплый аксыл томаии Аккош кайта шунда яз саен. Аккош кайта ерак-ераклардан Сагынганга безнең якларны, Мин дә шулай туган-үскән җиргә Сагынып кайтам бала чакларны, һәр ел саен, бәйрәм килгән саен Сихри матур шушы урынга,
Сылу кызлар, чая яшь киленнәр, Шук егетләр чыга уенга. Тальяннарга кушылып җыр яңгырый Урман, таулар, Идел буенда, һәркем уйлый шунда яшьлегенең Тиңсез матур булуы турында. Чайкалдырып нәфис чәчәкләрне Исеп үтә Идел җилләре. Бал җыялар кунып гөлдән-гөлгә Табигатьнең нечкә билләре. Бал кортлары, нинди уңганнар, Тырыш хезмәт өчен туганнар. Пионерда үсәр минем дуслар Алардан да җитез, булганнар.
МАРШ АСТЫНДА
Тау буйлары бөдрә яшел урман Күксел томан беләк уралган. Шул якларга карап пионерлар Шаулап үтте бүген урамнан. Үтте алар...
Алсу галстуклар Җилфердәде шаян җилләрдә. Шат җырлары нәни дусларымның Яңгырап китте ерак җирләргә:
—Эх, барабан тавышлары, Пионер маршлары. Шаулы маршлар астында Күңелле барышлары.
Бер, ике өч, дүрт — сул белән, Без атлыйбыз алга-алга Ленин сызган юл белән. Иркен сулап, җырлар җырлап Күңелле барышлары. Пионерлар ил төзүдә Зурлардан калышмады.
Бер, ике, өч, дүрт — сул белән Без атлыйбыз алга-алга Ленин сызган юл белән.
Пионерлар атлый, урамнарны Шау-шуларга күмә җырлары. Яшь дусларын көтә бакчалары, Тау буйлары, колхоз кырлары.
Яшь бакчачылар 51
Алар илнең шиңмәс чәчәкләре, Йөзләрендә балкый ал нурлар. Бүген алар нәни бакчачылар, Ә иртәгә-данлы батырлар.
Урам яңгырый бәйрәм көндәгедәй, Боргы кушыла барабан тавышына; Юл уңае килгән олылар да Атлап китә пионер маршына. Әх, Барабан тавышы, Пионерлар маршы Күңелләргә шундый ягымлы.
Киң урамнар буйлап, җырлар җыр-лап^ Пионерлар эшкә агылды... Аклы күлмәк, Алсу галстуклар, Камашалар күзләр карагач, Әйтерсең лә нәфис мәк чәчәге Ландыш белән үскән аралаш. Горур басып алар алга атлый Ямьгә күмеп тирә-якларын; Сокландырып бала-чагаларны, Шатландырып колхоз картларын. Хәтфә төсле чирәм өсләрендә Гамьсез уйнап яткан балалар Бик күңелле уеннарын онытып Колоннага ияреп баралар.
ТАНЫШ ТАУЛАР БУЕНДА
Тау битендә алтын хәзинә күк Җәелеп ята гүзәл бер бакча; Укучым да таңга калыр иде — Бу бакчага әгәр бер бакса.
Әкияттәге төсле асыл бакча Нәни куллар белән төзелгән. Данлы эшкә җанлы шаһит булып Ул калыкты таулар төбеннән.
Пионерлар анда язлар буе, Җәйләр буе хезмәт иттеләр: Акташлардан җирне тазарттылар, һәр көн саен сулар сиптеләр.
•Яраланса җимеш агачлары Яраларын бәйләп киттеләр,
• Агачларга, әйбәт докторсыман, Савыгырга ярдәм иттеләр.
Чүп үләннең тамырын корыттылар, Авыру ботакларны кистеләр.
Ә агачлар нәни дусларымның Узләре күк гөрләп үстеләр.
Пионерлар илне баетуның Кирәклеген кабат белделәр. Алар тагын җәйге бер иртәдә Шул бакчага эшкә килделәр.
АЛАР ҺӘРВАКЫТ ХӘЗЕР
— Ял итегез, — диеп яшь агроном Балаларга карап сүз катты.
һәм вожатый, эш башлаудан элек Кыска гына болай аңлатты-. «Алдыбызда әнә күз җитмәслек Киң басулар сузылып киткәннәр,, Бу җирләрне уңган колхозчылар Мул уңышлы кырлар иткәннәр, һәм сезнең дә талмасыннар куллары Эштә чыныгып үсәр балалар.
Сезгә карап барысы соклансыннар, Шатлансыннар ата-аналар!
Куп җыйналсын җиләк-җимеш, ал-
Mja„
Төзәткәндә сугыш ярасын, Колхозны һәм илне баетканда Бер бала да читтә калмасын!». Пионерлар барысы бер - авыздан:
— Без һәрвакыт хәзер, — диделәр. Бу сүзләрне раслап куйгансыман Каршы таулар җавап бирделәр. Бакча,
Хуш исләрен бөркеп тирә-якка Монда пешә алсу алмалар, Җир җиләге, кура җиләкләрдән Татлы баллар җиргә тамалар. Карлыганнар тул^п каралганнар^ Алмалары — кызыл, ал гына, Чияләргә карап күз чагыла, Сливалар — тәмле бал гына. Шул бакчада тагын эш башландыр Еракларга жырлар яңгырады. Балаларның дәртле җырларына Төрле кошлар кушылып сайрады. Кошлар моңы бүген көчсез иде — Кеше тавышы өстен булганга, Пуонерлар җыры яңгырап торды Бакчаларга, кырга, урманга:
«Хезмәт бездә намус эше, Хезмәт — дан эше бездә. Хезмәт белән мактала һәм Таныла кеше бездә;
Хезмәт белән мактала һәм Таныла кеше бездә.
Укуга чын күңел салып, Эштә, көрәштә ныгып, Без үсәбез белем алып, Хезмәт белән чыныгып; Без үсәбез белем алып, Хезмәт белән чыныгып.
52 С а ха б Урайский
Көчле итик, матур итик Җиңелмәс илебезне, Чәчәккә-гөлләргә бизик Ирекле җиребезне; !
Чәчәккә-гөлләргә бизик Ирекле җиребезне!..»
Эшкә биреп тиңсез яшьлек көчен, Ашкынулы йөрәк тибешен, Пионерлар алма җыйнадылар, һәм уңышын җиләк-җимешнең. Отряд бүген көндәгедәй бигрәк Күңелле эш белән мавыкты. Сизмәделәр вакыт узганны да — Көн кичлеккә таба авышты.
УЧАК ЯНЫНДА
Тау битләрен зәңгәр томан сырган, Күл тирәсен — зифа камышлар. Су буенда, урман арасында Янгырап торды чыр-чу тавышлар. Ял иттерде арыган балаларны Саф сулары урман күленең, Рәхәтләнде алар шунда йөзеп, Бер калкып, бер суга күмелеп. Сигнал булды бергә җыйналырга, Өзеп-өзеп боргы уйнады. Аккошларын җуйган чактагыдай Тынып калды күлнең буйлары. Пионерлар учак кабыздылар Кояш батып барган чагында, һәм бераздан аш-су хәзерләнде Яландагы хозур табынга. Учак яна.
Аның ялкын теле Зәңгәр һаваларга үрелә. Бу ялкыннар — пионер муенындагы Галстуклар төсле күренә.
Төн карасын ярып учак яна, Нур балкытып ялкын бөркелә. Тирәсендә аның зур тантана, Пионерлар монда гөр килә. Дәрткә чумып Дамир гармонь тарта, Өзелеп-өзелеп чыга көйләре;
Гармонь моңын ерак-еракларга Алып китә Идел җилләре. Ут тирәли канат җилпеп очкан Нәфис күбәләкләр шикелле, Биеп китә Илгиз белән Сылу, Биюләре нинди сөйкемле. Син тыңлыйсың шигырь һәм җыр монда— Пушкин, Тукай, Гейне сүзләрен. Китерергә иде шул табынга Бөек шагыйрьләрнең үзләрен. Матурлыгын күреп безнең чорның Алар ха иран калыр иделәр. Кайгыларын, аһ-зарларын онытып Иркен сулыш алыр иделәр. Гармонь чыңлый, Аның чыңлаулары Дәртләндерә алгы көрәшкә. Бу минутлар онтылмаслык булып Язылып кала һәрбер йөрәктә, Учак, учак, Мин беренче кабат Матурлыгың күреп таң калам. Яңакларны сакал капласа да, Монда тартты синең тантанаң. Яшел язның серле төннәрендә Утлар яктым мин дә яланда; Атлар саклап шунда кунуларым Күз алдымда әле һаман да. Авылларда үскән һәрбер иптәш Сагына булыр төнге учакны. Тик ул учак белмим ни өчендер Матур түгел иде бу чаклы. Пионерлар яккан бу учакның Яннарыннан килми китәсең; Рәхәтлеген сизеп син бу чакның Иркен сулап бер ял итәсең. Ут янында тезелеп утырганнар Көләч йөзле азат балалар. Учак гомере озын булсын өчен Өстәп, өстәп утын салалар. Учак яна, һаман дөрләп яна, Ә балалар ялга талдылар; Иртәгесе эшкә көч җыйнарга, Төн кунарга шунда калдылар...
Авгу -IMS