Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЬЕСАЛАР Ж.ЫЕНТЫГЫ


Бөек Ватан сугышыннан сон
Татгосиздат Таҗи Гыйззәтнең
пьесаларыннан яңа җыентык бастырып
чыгарды. VIII Бу җыентыкка авторның
«Шомлы көннәр», «Даулы көннәр»,
«Кыю кызлар»,. «Ялкын (Чаң)» исемле
дүрт әсәре урнаштырылган.
Бу әсәрләр билгеле бер тема тирәсенә
тупланалар. Алар революциягә чаклы
булган татар тормышын чагылдыралар
һәм хезмәт ияләренең яктылыкка,
гаделлеккә омтылуларын, ирекле яшәү
өчен көрәшкә кушылуларын күрсәтүне
максат итеп куялар.
Шуны әйтергә кирәк, «Даулы
көннәр» драмасын искә алмаганда, бу
әсәрләрнең һәркайсы Татар Дәүләт
Академия театрында куелдылар һәм
кайберсе хәзер дә куелып килә. Алар
хәзерге совет тамашачыгына таныш
әсәрләр. «Ташкыннар» драмасы
Академия театрында аеруча уңыш
белән барган спектакельләрнең берсе
булды. Ләкин әсәр үзе шактый киң һәм
катлаулы чорны эченә алып, аны ту-
лысы белән сурәтләп бетерә алмый иде.
Кайбер образлары схематик
каршылыклы яки иҗтимагый идеяләре
ачылып бетмәгән килеш кала иде.
(Мирзахан образы һ. б.) Шуның өчен дә
авторның бу теманы җәеп, беренче
бөтендөнья сугышы вакыйгаларын,
февраль, Октябрь революцияләре
көннәрен аерым-аерым сурәтләүгә
керешүе кирәкле бер эш иде. Шул
максаттан чыгып, автор «Ташкыннар»
драмасы темасына трилогия язарга
керешкән. Хәзер шул трилогиянең ике
кисәге, «Шомлы көннәр» һәм «Даулы
көннәр» исеме астында, җыентыкта
урын алганнар.
Трилогиянең беренче кисәге —
«Шомлы көннәр» драмасы беренче
бөтен дөнья сугышы алып килгән
бәхетсезлекләрне күрсәтүгә ба-
гышлана. Монда әле без авыл
VIII Т. Гыйззпт — «Пьесалар». Татгосиздат, 1946. Редакторлары Л. Гумеров, Г. Усманов.
халкының, ярлы крестьян массасының
пассивлыгын, йомыклылыгын, үз
сыйнфый бурычын аңлау дәрәҗәсенә
күтәрелә алмаган баскычта торуын
күрәбез. Әсәрдә бирелгән Биктимер
карт образы аша, ярлы игенченең
кайгы-зарлары гәүдәләнә, ул ялгыз
сызлану белән яши,, иҗтимагый
тормыштан риза түгеллеге сурәтләнә.
Ләкин ул 'революцион пролетариатның
политик көрәшендә кайный торган
үзенең улы Мирвәлине дә аңламый һәм
көрәштән куркып, читтә яшәү
карашында тора. Соңыннан, ил
өстендәге кай- гы-хәсрәтләр, үз
семьясына килгән бәхетсезлекләр аның
аңына билгеле бер эз салалар, ул зур
борылыш ясау алдына килеп баса.
Трилогиянең икенче кисәгендә —
«Даулы көннәр»дә Биктимер картның
байларга каршы кузгалган ачуы
иҗтимагый төс ала, ул революцион
эшчеләр артыннан китә. Биктимер
картның революцион аны үсә, ул үз
теләкләрен яклау өчен халыкның
берләшүен дә анлый башлый,
халыкның бердәм көчен байлар җиңә
алмаячак дигән фикерне кабул итә.
Шуңа күрә дә ул үзе кебек авыл
ярлыларын һәм авылдагы солдатларны
оештырып байларга каршы чыга. Ул
революцион чыныгу юлыннан барып,
февраль революциясенә килеп керә.
Үзенең темасын һәм идеясен күрсәтү
өчен автор төбендә ике семья эчендәге
хәлләрне яктырта Бер якган—ярлы
крестьян Биктимер

Пьесалар җыентыгы 93
семьясы алынса, икенче яктан,
старшина Шәүлихан Аюханов семьясы
күрсәтелә. Вакыйгаларның барышында
бу ике семья эчендә аралашу килеп
чыга. Драматургик яктан оста,
кызыксындырырлык итеп эшләнгән
сюжет җепләре әле Биктимер йортына,
әле Шәүлихан йортына алып киләләр.
Без Биктимернең ишле семьясын күз
алдыннан кичерәбез. Менә, аның олы
улы — Мирвәли—завод эшчесе, ре-
волюционер. Менә, уртанчы улы —
Мирхәйдәр. Ул ярлы крестьян өс- тенә
төшкән авырлыкларны зарсыз- моңсыз
гына җилкәсендә күтәреп бара. Ул
авыр эш кешесе һәм хезмәттән тәм
табучы кеше, тулы- сынча әтисенең
карашларын уртаклашучы
крестьянның «нигез терәге» — ата-
баба гадәтен түкми- чәчмичә икенче
буынга китереп тапшыручы, юаш
холыклы игенче. Кызганычка каршы,
бу образ бары беренче кисәктә генә
гәүдәләнә, аннан соң ул төшеп кала.
Шуңа күрә аның характер үсеше
укучыга күренми уза; образ
тулыланырга өлгерми.
Биктимернең кече улы Нургали
солдат хезмәтен яңа гына тутырып
кайткан һәм ул, көчен кая таба
юнәлдерергә белмичә, аптырау хәлендә
тора. Нәкъ шул карарсыз- лыкта-
торганда, ул яңадан солдатка алына.
Икенче кисәктә дә без Нургалинең
фикери үсеше сизелерлек юлдан
барганын күрмибез; ул бунтарьлык
сызыгыннан атлый һәм аңлы көрәшкә
килеп кушылмый кала. Ул трилогиянең
өченче кисәгендә җәелә булыр, дияргә
туры килә. Фикери үсеш ягыннан иң
нык алга киткәне—Гөлчирә. Ул
беренче кисәктә, кимсетелү аркасында
үзен рухи кыйналган итеп сизә, ләкин
икенче кисәктә инде ул аңлы бер
көрәшчегә, горур хатынга әверелә;
үзенең якты киләчәген күреп, ыша-
нычлы адымнар белән көрәш юлыннан
атлый.
Биктимер картның олы кызы —
Мөршидә, әсәрдә үзенә башка урын
тота һәм ул кияве Хөрмәтулла белән
кулаклашуга таба үсә. Ул крестьян
кызы буларак, хезмәт сөючән, шуның
белән бергә үз рәхәте өчен, үз байлыгы
өчен ябышып ята торган хатын.
Хөрмәтулла белән Мөршидә пар
килгәннәр, алар тормыштагы һәрбер
үзгәрештән үз файдаларын гына
табарга тырышучылар. Алар
капиталистик тормышның җәбер-
золымнарыннан, эксплоа*- тация,
взятка, алдау һ. б. күре- нешләреннән
зарланучы кешеләр түгел, киресенчә,
шулар ярдәме белән өскә
үрмәләүчеләр.
Биктимернең килене Зәмзәмбану да
трилогиядә зур урын тота. Ул ике
кисәкнең дәвамында күренеп бара һәм
эзлекле рәвештә түбән тәгәри. Әсәрдә
аның адым саен түбән төшүе күренә
һәм иң оста эшләнгән, тулы
күрсәтелгән азгын солдатка тибы
булып күз алдына баса.
Щул рәвешчә Биктимер карт
семьясы бер төсле булып түгел, бәлки,
катлаулы булып, үзенең
дифференциясе белән суратләнә.
Волость старшиналы Шәүлихан
Аюхановның семьясы бик зур түгел. Бу
семья Биктимергә бөтенләй контраст
төстә килеп чыга, шуның белән бергә
ул алар белән бик нык бәйләнештә дә
тора. Биктимер карт үзе, балта остасы
буларак, старшинаның йомышларын
үтәп йөри, Мирзахан Гөлчирәгә ялган
мәхәббәт белдереп, соңыннан аны
мәсхарәләп калдыра. Касыймхан исә
Нургалинең үлү хәбәрен таратып, аның
хатынына өйләнә. Мирвәлинең хатыны
Айсылу — Шәүлиханнарда асрау
булып тора. Чынбарлык бу ике семья
кешеләрен шундый мөнәсәбәтләргә
куя.
Образ буларак, бу семья вәкилләре
дә тулы бирелгәннәр, эзлекле рәвештә
үсеп баралар. Бай малаена, волость
старшинасы улына ничек кылансаң да
ярый, дип йөргән тәкәббер Мирзахан,
аулак өйләрдә бозыклыклар эшләп
йөри-йөри, вөҗдансызлыкның чигенә
җитә. Ул тормышның үзгәрүен сизә,
«кешеләрне яткырып, тал чыбыгы
белән суга торган чак түгел» икәнен
бик яхшы аңлый һәм «кыйналачак ке

шенең үзе сизмәслек итеп, акыл
камчысы белән» кыйнарга хәзерләнә.
Ул шул юлдан бара. Революция
дулкыннарыннан котылып калырга
уйлаган буржуазиянең акыл йөртүчесе,
идарә итүчесе булырга омтылган
Мирзаханны бу юл эсерлыкка алып
килә һәм ул вакытлы хөкүмәтнең
вәкиле булып, әтисе властен үз власте
белән алыштыра.
Мирзаханның абыйсы Касыймхан
— сугыш елларында баеп, сәүдәсен бик
киң җәелдереп җибәргән кеше. Ул үз
монополиясе өчен һичкем белән
хисаплашмыйча, юлына аркылы
төшүчеләрне я хәйлә белән, я алдашу
белән аударып бара торган, үз хөкеме
өчен омтыла торган зур сәүдәгәр.
Кешенең күз яшен түгеп, рәхимсез,
мәкерле чаралар кулланып ул үз
максатына ирешә һәм, билгеле,
вакытлы хөкүмәтнең арка таянычы
булып әверелә.
Боларның Октябрь революциясе
көннәрендә, контрреволюциянең актив
көчләре буларак, яшь советлар властен
буарга теләячәкләре шиксез. Шәүлихан
белән Мирзахан арасында чагылган
фикер каршылыклары — ул бер үк
идеянең тормышка ашырылу
тәртипләре турында гына бәхәсләшү
икәне ачык аңлашыла. Алар бер үк
максатка юнәләләр, бер үк агачның
җимешләре булып җитешәләр һәм;
барысы ла эшче-крестьянны властька
мендермәс өчен омтылалар.
Автор Шәүлиханны үз сыйныфы
вәкиле итеп бирә, аның чиновниклыгы,
бюрократлыгы тулы чагыла. Ләкин
старшинаның икенче кисәктә уз-үзен
тыя алмаслык хәлдә эчкелеккә бирелүе
ышандырмый. Ул саташып, хыялланып
ала, яңадан сәламәт акылына кайта, тик
мондый бер хәлдән икенчегә сикерүне
күрсәтү ни өчен кирәктер — әсәрнең
барышыннан аңлашылмый һәм ул
табигый да түгел. Шәүлихан рево-
люция давылының аны себереп
ташлыйсын ачык аңлый һәм шул
кайгыдан эчкечелеккә бирелә, дигән
тәэсир кала (107 бит). Моның белән
автор Шәүлиханга шактый югары
Г. Кашшар
бәя биргәнен күрсәтә.
«Ташкыннар» трилогиясе болар- дан
башка да оригиналь образларга бай
әсәр. Анда Гайнавал кебек гаделлеккә
омтылучы солдаткалар, Артамонов
кебек революцион идеяләрне күтәреп
йөрүче эшче вәкилләре, Әхтәри
староста кебек куштаннар, Басарый,
Ясәви кебек ялагайлар бар. Әсәрнең
икенче кисәгендә дә төбендә шул ук
кешеләр катнашалар, вакыйгаларны
әйдәүче геройлар булып таныш
кешеләр калалар. Икрам кебек
укытучылар, Пелагея кебек карчыклар
персонажларның характерларына
яңалык кертмиләр.
«Ташкыннар» трилогиясе Таҗи
Гыйззәт иҗатында күренекле урын
тота. Автор өчен генә түгел,, барлык
совет җәмагәтьчелеге өчен бу
трилогиянең тәмамлануы күңелле факт
булыр иде. Драматург үзенең иҗат
планына татар халкының тормышын
шундый киң алым белән күрсәтүне
алган икән, ул ярты юлда калмаска
тиеш. Әдәби-тарихн әһәмияте булган
бу трилогияне укучылар массасы көтә,
тарихның әдәби образлар аша
чагылуын өмет итә. Шуңа күрә иҗат
планына кергән тема төгәлләнергә
тиеш дибез. Шуның белән бергә тагын
бер моментны истә тотарга кирәк. Три-
логиянең хәзерге көндә тәмамланган
өлеше февраль бужуаз-дсмо- кратик
революция көннәреннән соң булган
вакыйгаларны яктыртмый. Нәтиҗәдә
бик начар тәэсир кала һәм дөрес
булмаган йомгак ясауга алып килә.
Чыннан да. «Өяз вакытлы
комитетының җибәрүе» буенча килгән
Мирзахан волостьтагы властьны үз
кулына ала. Крестьян массасы баш
күтәреп, патша чиновникларын бәреп
төшергәннән соң килгән бу эсер
түбәндәгечә СӨЙЛИ:
— Өяз вакытлы комитетының ку-
шуы буенча, бүгеннән волость аппа-
ратыгыз безнең кулга күчә.
Б и к т и м е р. Артамонов, ничек алай
алар кулына күчә?
Артамонов. Бу шулай, Биктимер
Шәмкәевич.
Мирзахан. Абзыйлар һәм түтәй

Пьесалар җыентыгы 95
ләр! Революция булды, патша тө-
шерелде, барыгыз, өйләрегезгә кай-
тыгыз, авыл халкына бәйрәм итәргә
әйтегез!..» (133 бит.)
Шул сүзләр белән пәрдә төшә һәм
көрәшнең яца күтәрелеше, яңа үсеше
күрсәтелми.
ВКП(б) тарихының кыскача кур-
сында безне кызыксындырган мәсьәлә
буенча түбәндәгечә языла:
«Эш шулай булып чыкты ки, Совет
Башкарма Комитетының эсер —
меньшевик лидерлары властьны
буржуазиягә тапшырдылар, ә эшче һәм
солдат депутатлары Советы, соңыннан
бу турыда белгәч, большевикларның
протестларына да карамастан, үзенең
күпчелеге белән эсер — меньшевик
лидерларның бу эшләрен яхшы дип
тапты.
... Ләкин буржуаз хөкүмәт белән
янәшә икенче власть — эшче һәм
солдат депутатлары Советы яши иде»
(«ВКП(б) тарихы. Кыскача курс, 184—
185 бит. Татгосиздат басмасы. 1946 ел).
«Даулы көннәр» драмасы «властьны
буржуазия вәкилләренә ирекле
рәвештә бирү» процессын чагылдыра,
ләкин ул большевикларның вәкиле
булган Артамоновны да шул хәл белән
тыныч кына килешеп калучы
сыйфатында бирә. Монсы инде дөрес
түгел.
Гомумән, драманың шушы рәвештә
очлануы белән килешеп булмый, чөнки
ул бу чордагы иң мөһим бер моментны
читләтеп уза:
«Массалар арасында түземле рә-
вештә аңлату эше алып бару нигезендә
Вакытлы Хөкүмәтнең империалистик
характерын ачып бирү, эсерларның һәм
меньшевикларның хыянәтләрен фаш
итү һәм Вакытлы хөкүмәтне Советлар
хөкүмәте белән алыштырмый торып
солыхка ирешеп булма ячакны күрсәтү,
— большевистик партия алдында әнә
шундый бурыч тора иде.
һәм большевиклар партиясе бу эшкә
бөтен энергиясе белән тотынды»
(ВКП(б) тарихы. Кыскача курс. 186
бит).
Артамонов, власть Мирзахан кулына
тапшырылгач, бу эшнең тарихи
зарурыйлыгын раслаган кыяфәт белән
«бу шулай» дип баш иеп тора. Укучы
да, «революция булды, патша
төшерелде... бары бәйрәм итәсе калды»
дигән нәтиҗә ясый. Чөнки әсәр нәкъ
шул урында очлана, нәкъ шунда
тәмамлана.
Тарихи вакыйгаларны кисәкләп
бирү, аны өзек-өзек күрсәтү уйланган
максатка алып килми. Бу мисалда да
Таҗи Гыйззәт үз максатына ирешә
алмаган. Ул февраль буржуаз-
демократик революциянең
социалистик революциягә үсәргә
тиешлеген күрсәтмәгән.
Ул тарихи фактларны ялангач көе
теркәп калдырган, аның динамикасын
ачмаган, алга бару юлын күрсәтмәгән
«...Халкыбызны аның бүгенге көне
белән генә түгел, бәлки аны иртәнге
көненә дә күз салып күрсәтү, алга таба
бару юлын прожектор белән яктыртуга
ярдәм итү» (А. Жданов) бу драмада кү-
ренми, ә ул иң мөһим, шгкнрәклесе.
Бу хәл — нигездә уңышлы дәвам
итеп килгән трилогиянең икенче
кисәгенә күләгә төшерә, аның -политик
кыйммәтен югалта. Җысн- тыкның
редакторлары авторга тиешле ярдәм
күрсәтмәгәннәр, аның хатасын
бетерергә булышмаганнар.
Иҗтимагый тормышны, политик
көрәшне киң колач җәеп сурәтләүгә
омтылу мактаулы эш, ләкин ул ярты
юлда калмаска тиеш.
Кызганычка каршы, укучы шушы
җыентыкта ук тагын бер төгәлләнмәгән
полотнога очрый. Җыентыкка
«Ялкын» драмасы урнашкан, ә аның
турында автор «ике кисәктән торырга
тиеш дип уйланыла» ди (216 бит).
Укучыларга ышандырып та, әле
язылмаган драмалар, повестьлар,
роман кисәкләре бездә шактый күп
булды. Т. Гыйззәт иптәшне бу юлга
басмас дип уйларга кирәк, без,
трилогиянең соңгы кисәге һәм
«Ялкын»ның да ахыры тиз вакыт
эчендә укучыларга җиткерелер, дигән
өметтә калабыз.
«Ялкын» драмасы турында ав-
торның кереш сүзе бирелгән. Ул ан-

Г. Кашшаф.
да драманың 1878 нче елгы восста-
ниеләрне эченә алуың белдерә һәм «бу
беренче кисәгендә восстаниенең
башлануына сәбәп булган төп
мотивлар гына бирелә. Ә икенче
кисәгендә исә халыкның авыл, волость
күләмендә властьны үз кулына алып,
халык демократиясен тормышка
ашыруы һәм аларга каршы меңләгән
гаскәр белән Казаннан генерал-
губернатор Скрягин, Уфадан мөфти
Сәлимгәрәй Тәфки- левларның
«Тигәнә», «Мәңгәр» авылларына
килеп, рәхимсез террор ясаулары,
геройларның халык иреге өчен
фаҗигале рәвештә үлүләре
күрсәтеләчәк» ди.
Чыннан да «Ялкын» драмасы
восстаниенең үзен түгел, бәлки аңа
алып килгән кайбер мотивларны гына
күрсәтеп китә. Ул иҗтимагый- политик
көрәш төсен алган, гомуми халык
хәрәкәтен күрсәткән тарихи
вакыйгаларны тиешле югарылыкка
күтәрә алмый, аны тар рамкалар белән
чикләп калдыра. Иҗтимагый мотивлар,
көрәш мотивлары көнкүреш, гореф-
гадәт чуарлыклары белән басылалар,
йомшаралар. Беренче планга үги кыз
тәкъдире, кызны көчләп кияүгә бирү
мәсьәләсе килеп баса; аңа бәйләнеп
тиңсез мәхәббәт, бәхетсез гашикълар
килеп чыга. Шуңа күрә дә әсәрне
тарихи диүдән бигрәк тормыш-
көнкүрешне чагылдырган бытовой
драма итеп танырга туры килә.
Авылда тегермәнче Мостәкыйм
бай бар. Ул елга суына ялгыз үзе генә
баш булып алган, буага мунчала
салып, суны кортлаткан, халык суга
тилмерә. Җитмәсә яңгырлар да юк.
Мостәкыйм Фәрхиназны өченче
хатынлыкка сорап йөри. Кызны,
сөйгәне Каһарманнан аерып, көчләп
бирәләр.
Мостәкыйм байның комсызлыгы,
кешелексезлеге, паразитлыгы семьясы
эчендә дә хәтта ризасызлык тудыра.
Бер яктан, үги улы Сәетҗан аңа каршы
чыга: «Инеш суы -корт- латуыңны.
волостьтан килгән докторны акчага
сатып алуыңны аңлатыйм әле» ди ул.
Икенче яктан, өлкән хатыны Фаизә дә
Мөстәкыймны ләгънәтләп, аның
йортын ташлап китә.
Тегермән буасын ералар, тегермәнне
талыйлар, болар Каһарман
җитәкчелегендә эшләнә. Каһарман аны
нәкъ Фәрхиназга туй барган вакытта
эшли. Фәрхиназ исә, көчләп бирүгә
риза булмыйча, Мөстәкыймны пычак
белән чәнчеп үтерә.
Менә шушы вакыйгалар, восста-
ниегә алып килгән «чаң кую*
мәсьәләсен бер читтә калдыралар,
автор күрсәтергә уйлаган «само-
державиеның рәхимсез кысуына,
талавына чыдаша алмыйча күтәрелгән
крестьян восстаниеләре»нә кереш ясау
өлеше ышандырырлык килеп чыкмый.
1878 елгы атмосферадан ераклаштыра
торган моментлар чагылуы да
авторның теләгенә киртә тота. Әсәрдә
персонажлар XX гасырга хас кешеләр
булып чыкканнар. Кирәк Файзә, кирәк
Фәрхиназ булсын — иң кимендә 1905
нче елгы революциянең җилен иснәгән
хатын-кызларга ошыйлар. Аларның аң
дәрәҗәләре, үзләрен тотулары,
кискенлек белән эш итүләре шундый
нәтиҗә чыгарырга юл бирә. Хәер, әсәр
тәмамланмаган. Аның икенче кисәге
кайбер шикләнүләрне таратып таш-
лавы мөмкин, һәр хәлдә «Ялкын»
драмасы укучылар каршында тарихи
вакыйгаләрне җанландырмый,
революциягә чаклы булган татар
авылының тормыш-көнкүреш якларын
күрсәтү белән чикләнә; әсәр көчләп
кияүгә бирү күренешләрен, һәм аның
нинди трагедияләр алып килү
мөмкинлеген сүрәтләү белән
тәмамлана. Халыкның самодержавиегә
каршы стихия төсендә күтәрелеп
чыгуын һәм аның трагик чишелешенең
сәбәпләрен күз алдына бастыра алмый.
Таҗи Гыйззәтнең иҗатында аерым
бер урын алган «Кыю кызлар»
комедиясе «Җиде кыз» исемле бәеткә
нигезләнеп язылган. Автор үзе дә моны
халык әкиятеннән файдаланып язуын
әйтә. Ләкин бу «әкият»пец нигезендә
феодализм чорының чынбарлыгы ята.
Халык-

Пьесалар җыентыгы 97
7. .с ә-. № ю
■ныц зирәк кызлары дин-шәригать
белән чикләнгән тормышка риза булып
яшәмәгәннәр, белемгә, яктылыкка .
омтылганнар, җанлы тормышка таба
карап юнәлгәннәр. Үз мәхәлләсенең
тираны, чикләнмәгән хокуклы хакиме
булып яшәгән мулла-ишаннарның
катып калган коллык кануннары
яшәгәндә, алар- га каршы барган кыю
кызлар, үзләренең ирләр киеме киеп,
мәдрәсәгә керүләре белән дә шул дин
дөньясы кешеләренең тормышларын
айкап чыгалар.
Комедия изгелек пәрдәсе астына
яшеренеп эшләнә торган бозыклыкны,
кызлар сатуны (коллыкны) фаш итә.
Кызыклы, комик ситуацияләр аша
җанлы образларны күрсәтә һәм,
гомумән, әсәр яңару-уяну дәверенә
чаклы булган татар мәдрәсәләре
тормышын ышандырырлык буяулар
белән гәүдәләндереп бирә. Әсәр шул
чорны күз алдына бастыра торган
колорит белән язылган, теле белән дә,
сөйләшү формалары белән дә шул
заманны хәтерләтә торган итеп
эшләнгән.
Таҗи Гыйззәт персонажларның
теленә нык игътибар итә, аларны'
характерлый торган аерым детальләр
таба. Биктимер картның тыйнаклы
гына, читләтеп сөйләргә яратуы,
Зәмзәмбануның, киресенчә, тотнаксыз
рәвештә сөйләү формасы,
Шәүлиханның идарә итү тоны белән,
акрыиыщ җикеренеп кычкырынулары,
Шәйхзаманның исә китап сүзләре
белән йомшак һәм изге булып
күренергә тырышулары һ. б. — болар
һәркайсы авторның нык эшләве
турында сөйлиләр, образлар
индивидуальләшеп күз алдына ба
салар.
Кызганычка каршы, Т. Гыйззәт
персонажларның уңышлы сүзләрен,
көчле җөмләләрен артык кабатларга
ярата. Андый кабатланулар бу
җыентыкта да күзгә чалынып тора.
Коры сүз булып калмасын өчен
берничә мисал, алыйк. «Шомлы
көннәр» дә Мирвәли: «Телләрегезне
аркылы тешләп булса да чыдагыз.
КҮЗ яшьләре көчсезлек билгесе, ә без
көчсезләрдән түгел» дип сөйли.
Ләкин бу сүзләр укучыларга
«Чаткылар» драмасыннан ук таныш
иде инде.
«Даулы көннәр»дә түбәндәге диалог
бирелә: «Твардовский. Шундый зур җиңаять- не
эшләргә кем сине мәҗбүр итте?
Биктимер. Сез!..
Бар да. Без?
Биктимер. Җирсез-сусыз килеш нужа белән карап
үегергән балаларымны сугышка кудыгыз—түздем»
һ. б. (131 бит).
«Кыю кызлар»да шушы ук диалог
кабатлана:
Ш ә й х е з а м а н... ппгамбәребезнең шә-
фагатеннән мәхрүм калырга нәрсә сезые мәҗбүр
итте?
Миләүшә. Сез мәҗбүр иттегез.
Барсы. Без?
Бибкәй. Әйе, сез! (195.)
«Даулы көннәр»дә Гөлниса, «утка
килгән хатынның утыз авыз сүзе бар»
дигәндәй, бер сүзгә керешсәң» дөньяны
онытасың (876.)—дип сөйли. Дөрес, бу
җыентыкта түгел, шушы ук сүзләрне
без Т. Гыйззәтнең «Изге әманәт»
драмасында Шәйхи карт авызыннан
ишетә башладык.
«Тизрәк бу газраил көннәремнең
чигенә җитсә иде дә, шушы йортка
бәйләп торган серле хәйләләрнең
төеннәрен чинлгә иде» кебек җөмләләр
Т. Гыйззәтнең күп әсәрендә очрыйлар.
Мондый кабатлаулар бик сәер
яңгырыйлар. Татар халкының элекке
тормышын күрсәтә торган бытовой
драмаларда «Крокодилларча агызган
күз яшьләренә карамыйча» (122 б.),
«хәтта Мадагаскар атауларында торучы
маймылдан аермасы булмаган
кешеләрне күрдем» (228) кебек сүз
уйнатулар да килешсез чыгалар.
«Ялкын» драмасында Файзә Кон-
дратка «картайдым шул, дус кеше,
картайдым» дип сөйли. Бу карт
хатынның авызыннан беренче күргән
кешегә «дус кеше» дип эндәшүе һич
табигый түгел.
Шул ук әсәрдә Сәетҗан «әни, теге
өйдәме?» дип сорый. Биредә ул
әнисенә эндәшеп әтисенең өйдә булу-
булмавын белергә тели, «теге»
алмашлыгы «әти» дигән исем сүз
уриына китерелгән Һәм ул исем

9> p. Кашшаф
булып түгел, «өй»нең аергычы 'булып
чыккан.
Таҗи Гыйззәт үзенең персонаж-
ларына, аерымлык күрсәтү өчен,
аларның матур сүзләрен дә кайчак
ямьсез парчалар белән чуарлап китә.
Менә алар: «чәкүшкә танау»,
«кыбырчык», «чукынчык», «маңка»,
«сасык, бетле дуңгыз, корчаңгы ишәк!»
(монда инде бер үк вакытта әйтелә.)
Билгеле, болар күп түгел, шулай да бик
тупас булып ишетеләләр һәм
әдәбиятны да чүпләп торалар.
Персонажларның ачулы дулкыннарын
күрсәтү өчен көчлерәк тә, әдәбирәк тә
сүзләр табарга мөмкин.
Таҗи Гыйззәт революциягә чаклы
татар тормышын нык өйрәнгән, нык
тикшергән. Ул вакыттагы тормыш,
көнкүрешнең вак детальләренә чаклы
ул үз күзе белән күргән. Аңа бытовой
драмалар җиңел биреләләр, уңышлы
чыгалар. Бу эштә аның үз методы бар,
сюжетны катлаулы һәм кызыклы итеп
оештыру осталыгы бар, үзенең драма-
тургии йөзе бар. Югарыда күреп узган
«.Шомлы көннәр», «Кыю кызлар»
кебек әсәрләр авторның шушы өлкәдәге
уңышы турында сөйлиләр. Ләкин
укучылар һәм тамашачылар тарихи һәм
бытовой әсәрләр белән генә
канәгатьләнеп кала алмыйлар. Бүгенге
көнне чагылдыра торган әсәрләргә
сусау бик зур. ВКП(б) Үзәк
Комитетының «Драма театрларының
репертуары һәм аны яхшырту чаралары
турында» чыгарган тарихи карарында
хәзерге чынбарлыкны чагылдыру эше
язучыларның иң мөһим бурычлары
итеп күрсәтелә. Т. Гыйззәт тә бу
бурычның үзенә йөкләнгәнен нык
сизәргә һәм аны үтәү юлыңда барлык
талант көчен салырга тиеш. Бу
җыентыкта әле без хәзерге чорны
бөтенләй күрмибез, ә ул кирәк. Аеруча
«Ташкыннар» трилогиясенең
төгәлләнүен ашыктырасы иде.