Логотип Казан Утлары
Шигърият

Н. Д. НЕКРАСОВТАН ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР


.л.
: «
РУС ЯЗУЧЫСЫНА
Ошатсын дип толпа, нигә кирәк Шуңар омтылуы каләмнең, — Синең бурыч бөек — изгерәк, . Язучысы туган илемнең!
Син беләсең: аңар файда юк Яраклашып йөргән кешедән. Яхшылык һәм уйга таянып Эшләвеңне көтә ул синнән.
Сәнгать өчен һәм дан өчен түгел, Халык бәхете өчен син яшә!
Талантыңның барлык көчен күңел Ил сөюгә бирсен үлгәнчә!
Бай икәнсең әгәр талантка, Күрсәтүдән аны син саклан, — Ул үзе дә, ошап брильянтка, Нурын чәчәр синең иҗаттан.
Күр әнә: бер ташчы ничек итеп Каты ташны ватып тарата, — Чүкеч суккан саен очып китеп Чаткылары яна һәр якта.
18».
Хезмәт авырлыгын йөкләп узды Тормыш туем—яшьлек елларым, һичбер кайчан ләкин—иркә җырчы, Ялкаулыкның дусты булмадым.
Озак тыеп торган газап - әрнеш Кайнап тулса йөрәк түремә, Яза башлыйм: тагын көндәлек эш Рифмалы сүз белән бүленә.
Ә шулай да яссы чәчмәдән Язганнарым начар түгелләр. Күз яшедәй, кинәт чәчрәгән, Күрә аны йомшак күңелләр.
Дәгъва итмим, тирән бер эз дә Сыза алмас бәлки бу җырым... Юк бит синдә азат поэзия, • Минем шыксыз, ачы шигырем!
Юк бит синдә иҗат итүче
Азат сәнгать... Ләкин синдә бар Кайнар канлы йөрәк, үч хисе, Мәхәббәт һәм эшкә ихтыяр.
Даи җырлый ул йөрәк яхшыларга, Ә явызга баса тамгасын һәм кидерә ялгыз шагыйрьгә Чәнечкеле чәчәк алкасын...
11 март 1855 ei.
Шигырьләрем! Җанлы шаһитлар Илем өчен түккән яшемә!
Сез туасыз шомлы минутта йөрәктәге давыл — яшендә һәм бәреләсез кешеләр йөрәгенә, Дулкын төсле кыя ташына.
21 февраль 1858 ел.
Кави Нәҗми тәрҗемәләре.

Н. А. Некрасовтан яна тәрҗемәләр 23
ӨЗЕМТӘЛӘР
Е 4 • • • * *В
Граф Гаранскийның юл язмаларыннан Французчадан тәрҗемә
«Ватанда өч ай. Шигырь һәм проза белән язылган тәҗрибәләр, шукларга рус халкында әхлак нигезләренең һәм Россия дәүләтендә таоигым байлыкларның үсешенә булышлык итә торган чаралар турында фикер йөртүләр кушылган. Бер Россияленең, граф де Гаранскийның, әсәре. Сигез том. Париж. 1836».
’Сәяхәтем матур булды: рус җирендә Үзенчә бер оригиналлык бар анда;
Дөрес, трактирлар оҗмах түгел бер дә, Взятка ала писарьлары калаларда — Ошый анда ләкин табигать киңлеге. Ул киңлекне очратмассыз һич кайда да: Игенлекләр бер башланып китсә инде — Очы да юк! Анда иркен далаларга Болын диләр; утраулардай таралганнар Яшел урман, соры авыллар шунда барысы, Карап торсаң, җанга чиксез рәхәте бар — Шундый матур авылда эш картинасы... Кырмыскадай, хезмәт сөя бездә мужик: КУлы тупас, бите янган икән аның, — Гаҗәпләнмим: үз күзем белән күрдем бит Тәүлек буе кыр эшеннән кайтмаганын. Эш сөюче түгел монда тик бер ирләр, Балалар да, хәтта йөкле хатыннар да — Эштә бар да, эшне «страда» 2 3 диләр, Тик кызганыч, бик ябыклар бар арада!
Мин уйлыймын, җир, урман күп булгач инде, һаман шулай эшкә һәвәслек туадыр, Комсыз муҗикларга аңлатырга иде;
Чамадан тыш артык эшләү ардыра ул. Шул түгелме максатлары — анда-санда Немец сюртуклары кигән кешеләр бар. Камчы күрәм кайберсенең кулларында... Нишләргә соң! Башкача һич аңламыйлар: Тупас җаннар!..
Монда нинди матур сулар! Урманнары нинди! Рус пейзажлары, Вакыты килер, Рсйннардан өстен чыгар, Тик француз пейзажлары шәбрәк тагы! Франциядә үтте минем яшь чакларым; Шагыйрь яза, кирәк аңар баш ияргә,
2 Французчадан тәрҗемә дигән исем астында Некрасов үзенең 6v
шигырендә крепостнойлык эпохасының, коточкыч авыр тормышын сүоәт- ли, үзләренең именьеларында немец управительлор куеп крестьяннарны тереләтә тунаган алпавытларның ике йөзлелеген искиткеч бео сатиоа көче белән чыбыркылый. • •
3 «Страда» — кызу эш вакыты, урак өсте.

Н. А. Некрасовтан яна тәрҗемәләр
Ачык әйтәм ләкин күңелемдә барын, Минем караш башка иде Россиягә! Габигате начар түгел: мактыйм монысын, — Әйбәт йөрдем, шәп йокладым, аш та тәмле... Француз кухняң, титулың рус графы булсын — Россиядә сәяхәтең үгәр ямьле!..
Ләкин шунысы начар, монда һәрбер мужик Дворянлык гонорын, веждаиымпы минем Борчый яман, тыя белми тупас телен, Бер нәрсәне такылдарга ярата бик: Алпавыт ул — кан эчкеч, ә управитель Тереләтә сине туный, талый дип бел! Мин ямщиктан сорыйм: «Энекәш, ул кем өе?»
— Алпавытныкы... «Яхшымы?» — Әйбәт барин, Тик шунысы бар... «Нәрсә дустым?» — Әгәр инде Бер кундырса — ел аурыйсың. «Ах татарин!»
— Ә, юк, түгел! Бераз гына кызу канлы, Мужик белән үзе йомшак сөйли белә, Салымны да артык салмый, яхшы жанлы, Тик кайчакта яңак төбеңне җимерә! Андый бария белән яшәп була әле, Тагы да начар очрый. Әнә кызык җир бар.- Шул урында безнең мужиклар бер мәлне... «Нәрсә?» — Баринны бит камыр ясадылар. «Нинди камыр?» — Тураклады телем-телем Мужик аны... эләккән бик яманына... * «Нәрсә өчең?» — Әйтик менә, кеше бүреген Яраткан ул эләргә үз кадагына.
«Ничек алай?» — Өйләнде, ди мужик, әйтик, Яшь кыз белән беренче төн барин куна, Ир өенә шуннан.... Халык бик кара бит, Түзде башта, — һәрнәрсәгә бер чик була, — Ә аннан соң тегеләй... Ә менә бер йорт бар, Күрәсезме, якын гына, тау битендә, Дүрт барышня яши анда, бер туганнар, Мужикларга зур кайгы да һәм көлке дә: Именьеда җиде йорт тик, балаларын Туйдыра ич мескен мужик көч хәл белән, Ә ел саен берәр бала бүләк тагын һәрбер йортка апалардан — сеңелләрдән. «Ни сөйлисен?» — Ни булсын, утыз өч бала Артты шулай именьеда сигез елга.
Барышнялар күрми моннан бер зарар да, Мужикларга бу бит каты китереп суга! Кыскасы шул: ансы чыгып талап йөргән, Монысы эттән талаттырган бер баланы, Шундый сүзләр ишеттем мин күп кешедән. Кызык түгел язып тору да аларны. Шундыймы әллә алпавытлар русь илендә? Мин күп күрд* м: тупаслар да бер арада Хатынга ир «син» ди» хатын «сез» иренә, Бәрән толып, начар аракы аларда.
Ләкин бар бик ягымлылар: йорт-җир ямьле, Кызларына яхшы рояль да алынган,
Н. А. Некрасовтан яңа тәрҗемәләр
Белә хуҗа Франция, Англияне, Ә хатыны роман укый йокы алдыннан; Кыскасы, ул, әйтеп була, культуралы, Күп нәрсәгә дөрес карашы бар аның. Тиңләрме икән дуңгызга ул мужикларны... Крестьян тормышына да күз салдым — Каретамнан: хәерчелек һич юк анда! Узып барган чагымда үз җирләремнән, Мужикларны җыйдым, торам мин балконда: «Ура!» диләр барысы ихлас күңел белән.
— Зарланмыймсыз?.. Кычкыралар: «һич нәрсәдән!»
— Управитель ничек? — «Бик шәп»... Эш турында Сөйләштем мин алар белән, эчердем — һәм, Ауда булып сазлыкларда, үз юлыма
Киттем, тагын... Алай озак тормасам да, Күрдем барысын: мужик яхшы ашый, эчә, Бии, җырлый; немец — управитель анда Тәрбияче яхшы ата күк, минемчә...
Ни кирәк соң тагын. инде!.. Әгәр чыннан Очрый икән камчы белән дус тираннар, Ватан, намус һәм кешелек чыгып уйдан Тапласалар дворянлык исемен алар — Дәһшәт камчы — сатира тик ята нигә?.. Русча китап күп актардым мин бу җәйне: Күперенке сүз, мәгънәсез буш мораль генә — Тонык акча төсле иң яхшы дигәне!
Җәль, рус акылы йоклый. Ә бит кирәк бик тә! Хөкүмәттән гади явыз җәза ала, Ә сатира эшне киң һәм кыю йөртә, Гаеплегә пуля төсле ул кадала.
Күпме тапкыр сатираның Европага (һәм бер яктан Россиягә дә бугай) Зур хезмәт күрсәткәне бар...
1853
М. Максуд тәрҗемәсе.
ЗИНАГА
Син яшәргә әле хокуклысың, Ә мин чыгам гомерем очына. Мин үләрмен — даным тоныкланыр, —
Гаҗәпсенмә моңа, ачынма!
Бел: якты нур чәчеп исемемдә Озак яна алмас бу даным: Мин, көрәшеп, шагыйрь булмый калдым, Җырга мавыгып, солдат булмадым. Кем, гасырның бөек максатына Хезмәт итеп, булыр фидакарь Кеше хакы өчен көрәшләрдә, — Үзеннән соң фәкать шул яшәр...
.8-6
Кичә сәгать алтынчыда
Мин Сеннаяга кердем;
Яшь крсстьянканы камчылап, Кыйнаганнарын күрдем.
Мескен бер «эһ» дисә икән — Бары камчы ажгыра...
Музама әйттем: «ул синең Бер туган сеңлең, кара!»
1868
Гиз Эль-Габид тәрҗемәсе.