МЫЛТЫКЛЫ КЕШЕ*
НИКОЛАЙ ПОГОДИН
Пьеса, 3 пәрдәдә, 13 күренештә
Катнашучылар:
Владимир Ильич Ленин.
Иосиф Виссарионович Сталин.
Иван Шадрин — фронттан килгән солдат.
Николай Чибисов—Питер эшчесе.
Надежда —'Шадринның хатыны. Катерина — Шадринның сеңелесе. Стамескин
Евтушенко фронтта ГЫ
Лопухов солдатлар.
1 нче солдат
2 нче солдат .
Сибирцев Захар Захарович.
Варвара Ивановна—аның хатыны.
Лиза әби.
Виталик — Сибирцевның улы.
Генерал.
Кадет.
Волжанин.
Көнбатышчы.
Тун кигән кеше. Чит ил кешесе. Ефим Савелий Мисс Фиш Догачы карчык Камердинер Шеф повар Лакей
Тегүче хатын Савыт-саба юучы хатын
Кечкенә повар. Сибирцев Идән ялтыратучы, өендәге .Мич ягучы. хезмәтчеләр.
Матрос Дымов.
Яшь солдат.
Икмәкле солдат,
1 нче солдат.
2 нче солдат.
Учак янындагы солдат.
1 нче эшче.
2 нче эшче.
Самсонов — фронттан килгән матрос.
Володя — элемтәче матрос.
Никанор.
Ягулык буенча комиссар.
Күн киемле кеше.
Прапорщик — Пулковск участогы начальнигы.
1 нче элемтәче.
2 нче элемтәче.
Агитатор.
Меньшевик.
Студент. * '
Сотрудница.
Кызылгвардеец.
Ленинны озатып йөрүче матрос..
Капитан Карнаухов.
Крестьян.
Плен алынган солдат Макушкин.
Олы яшьтәге солдат.
Нашивкалы солдат.
Киемен алыштырган офицер.
Сибирцев өендәге хезмәтчеләр, солдатлар, матрослар, кызылгвардеецлар, нар, завод эшчеләре, офицерлар, юнкерлар, завод делегатлаоы.
* Николай Погодинның бу мәшһүр пьесасы бөек Ватан сугышына кадәр үк язылып, анда беренче тапкыр даһи юлбашчыларыбыз — Ленин һәм Сталинның тулы образлары бирелгән.
Бу әсәр татар теленә беренче тапкыр тәрҗемә ителә һәм быелгы сезонда Татар Дәүләт Академия театры да бу пьесаны сәхнәгә куячак. Шул уңай белән без бу әсәрне үзебезнең укучыларыбызга тәкъдим игәбез. Ред.
Капитан.
Сибирцев |> өендәге хезмәтчеләр.
матрослар, кызылгвардеецлар, крестьян-
Николай Погодив’
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче картина
Беренче дөнья сугышының рус-герман фронты. Ныгытылган окоп. Октябрь урталары. Кнч. Окопта солдатлар: Иван Шадрин, С т а м о с к и ir, Евтушенко, 1 н ч е солдат, 2нче солдат.
Стамескин. Тынлык.... Ишетәсезме, защнтниклар, тынлык дим мин сезгә.
Евтушенко. Шо син, Стамескин, һаман һау да, һау киләсең. Сүз әйтер идең ичмасам. Бер дә юкка һау да һау.
Стамескин. Ни генә әйтмәгез, ә немец дурак. Әгәр дә хәзер шунда безнең флангка китереп бәрсә, черек салам шикелле туздырыр иде бит.
1 нче солдат. Тере булуың өчен аллага шөкер ит.
Стамески н. Минем алла белән алыш-бирешем юк. Алла мужикка иш түгел ул. Без хәзер ^ның белән сөйләшмибез.
Шадрин. Син, Стамескин, мужик булып кыланма. Нинди шайтан сине мужик итте? Мужик — ул җир өстендә яши. Ә син кала кешесе, мастеровой.
Стамескин. Анысы дөрес, Ваня, синең белән безнең тышкы кыяфәтләр башка, тик бетләребез генә бер төсле.
Шадрин. Мастеровойлар алар— •акыллы токым.
Тынлык. Контузия алган солдат хәрәкәтсез утыра, авыру солдат өстен тартыбырак ябына. Еракта канонада тавышы.
Е в т у ш е нж о. Хлопцы, сүгенмәгез, кара, әнә яңа ай туган... Эх, туганнар, туганнар, чия ашыйсым килгәнне белсәгез иде... үләм... Үзебезнең чияне ашыйсым килә, үзебезнең бакчада үскән чия булсын иде... Әй, раббым алла, ни өчен бәндәләреңне болан газап чиктерәсең? Бер генә уч булса да чия ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем.
Шадрин. Юкка гына йөрәкне тырныйсың, Евтушенко.
1 иче солдат. Коткаручыбыз Гайса пигамб,әр чиккән газапларга гкарап, гыйбрәт алыйк.
Стамескин. Синең коткаручың газап чигеп үлгән дә яңадан терелгән. Ә мин менә терелмәм. Солдат — бер үлгәч, терелми. Солдат — чери ул.
Лопухов керә.
Лопухов. Нигә болай моңайдыгыз? Иртәдән бирле сугыш булмаганга күңелсезләндегезме әллә?
Шадрин. Сиңа бик күңелле булса, бие.
Лопухов. Олтанны кызганам. Господин Керенскийның складында итекләр калмаган ди. Хаталанйа- сам, кыш башлана шикелле. Укчылар, иртәгә безнең полкны, тылда махсус операцияләрдә файдалану өчен, позициядән алалар. Төшендегезме? Ләм-мим! Ә синең турыда, Шадрин, элемтәчеләр әйтә, отпуск аласың, диләр. Син, Ваня, капитанда холуй булып хезмәт ит- мәгәнсеңдер бит.
Шадрин. Кем холуй? Минме холуй? Син, Лопухов, һаман миңа кырын | күз белән карыйсың. Ни өчен? Командир мине сеңлем аркасында белә икән, анда минем ни гаебем бар? Минем сеңел аларда горничный булып эшли.
Лопухов. Шулаймыни? Ә мин гаҗәпләнәм тагын, ни өчен бу Шадринга отпуск бирерләр икән, дим.
Шадрин. Нинди кеше син, Лопухов... Өченче ел бит инде окоптан чыкканым юк. Минем иптәшләрем күптән инде отпускка киттеләр... алла туфракларын җиңел итсен... ә мин һаман биредә...
Лопухов. Полкны, махсус опе-рацияләр өчен, Питерга җибәрәләр. Шуны беләсем килә: анда баргач Иван Шадрин кем командасын тыңлар икән?
Шадрин. Берәүнекең дә тыңламыйм.
Лопухов. Барып чыкмас, Ваня.
.Мылтыклы кеше 7
Ш а д р и н. Үз йортыма кайтам!.. Әгәр дә мине тагын да кайтармаса- лар, белмим, ниләр генә эшләмәм мин...
Лопухов. Халык арасында мине дә мужик дип сөйлиләр имеш ди. Әллә гайбәтме?
Евтушенко (Лопуховка). Бәйләнмә егеткә. Шадрин кайнар кеше ул. Карале, Лопухов, газетаң юкмы?
Лопухов. Бар...
С т а м е с к и н. к<Солдатская правда»мы?..
Лопухов. Башка төрлесен йөртмим дә..: Ленин сүзләре бар монда. Элемтәчеләр белән укый башлаган идек тә, караңгы төшеп китте.
Шадрин. Китер, яктыртам. Минем фонарь бар.
Стамески н. Яктырт.
Лопухов. Менә ул... (Укый.) «Массаларны, яшерен договорлар нигезендә, талау сугышына алып •барырга да, аларда энтузиазм бу- .лыр дип ышанырга ярамый».
Ш а д р и н. Ничек аңларга, соң моны? Солдатларны азапларга ярамый, диме?
С т а м е с к и н. Ярамый.
Шадрин. Менә моны окоптагы- лар сизә.
Лопухов (укый). «Россиядәге алдынгы сыйныф, революцион про-летариат, сугышның җинаятчел булуын һаман ачыграк төстә аңлый бара».
2 нче солдат (читтән). Егетләр... полковой тавышы килә.
Шадрин. Лопухов, бир миңа газетаны... син үз взводыңа китәрсең, ә без аны монда укырбыз.
Лопухов. Ярый. Ләкин, кара, сакла.
Шадрин газетаны алып, куенына яшерә, һәркем үз урынына кайта. Капитан керә.
Капитан. Утырыгыз, егетләр. Бүген без сезнең белән окопта соңгы төнне уздырабыз. Яктыру белән ерак тылга чыгабыз. Мин, үзегезгә мәгълүм, хәрби эшләребезнең ничек барышын солдаттан яшерергә яратмыйм. Атака көтәргә кирәк, дигән хәбәр бар. Мин үзем ышанып бетмим, безнең участокта дошманның җанлы көчләре бик аз. Шулай да, әзерләнергә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз?
Лопухов һәм башкалар. Так точно, господин капитан!
Капитан. Бу сезме, Лопухов? Сезнең полкта йөргәнегезне бик еш очратам мин, гражданин Лопухов.
Лопухов. Мин үз ротамда, господин капитан.
Капитан. Әйе, ләкин үз взводыңда түгел.
Лопухов. Взводлар бик кечерәеп киттеләр, господин капитан. Кайда беткәннәрен дә аерырлык түгел.
Капитан. Тупас сүз акыл күплек билгесе түгел. Полкымның югалтулары турында мин сездән яхшырак беләм, чөнки бер генә сугышны да үз сугышчыларымнан читтә торып уздырганым юк.
Лопухов. Мин бит бары дөреслекне генә әйттем, господин капитан.
Капитан. Ә мин, взводларымның нинди булуын сездән башка да беләм.
Лопухов. Виноват... башка әйтмәм.
Капитан (Шадринны күреп). Ә, Шадрин, сиңа өеңә кунакка кайтып килергә отпуск бирелә. Мин приказга кул куйдым.
Шадрин. Түбәнчелек белән рәхмәт әйтәм, господин капитан.
Шадрин гәүдәсен турайтып, смирно басканлыктан, шинель эченә кыстырган газета идәнгә төшә, Шадрин аны үзе сизми, ләкин капитан күреп ала.
Капитан. Ал газетаңны! (Шадрин ала). Бир монда! (Шадрин бирә.) Кемдә фонарь бар? Берәүдә дә фонарь юкмы? (Үз фонарен Шадринга бирә.) Яндыр минекен, (Шадрин фонарны яндыра) Яктырт... (Капитан укый)... Алай икән... Минем полкымда большевик чире? (Шадринга.) Җавап бир!
Шадрин. Так точно...
Капитан. Ә син беләсеңме, Ленин немецларга сатылган бит ул?
Ш а д р ин. Белә алмыйм.
Капитан. Син кем буласың, Шадрин?
Николай Погодив’
Шадрин. Мин — данлы рур армиясенең рядовой солдаты.
Капитан, һәм син, алдыңда дошман торганда, шушы фетнәне укыйсыңмы?
Шадрин. Так точно.
Капитан. Бирелгән иде сиңа отпуск, Шадрин, ә хәзер мин аны кире алам.
Окопка снаряд төшә. Ут... караңгылым.
Кара төтен. Тынлык. Окоп харәбәләре- Харәбәләр астыннан Шадрин күтәрелеп чыга.
2 н ч е солдат. Капитанны бетерде.
Шадрин. Я, ничек кире алдыңмы, господин капитан?
Канонада.
Икенче картина
Бөек пролетар революциянең беренче көне алдыннан. Миллионер Сибирцевныц Петербургтагы йорты. Кунак бүлмәсе. Н а д я һәм Катя ата мәчене эзлиләр.
Катя. Кая булды соң шул «япон» дигән иблисе? Өйнең асты өскә килгән чак. Әллә ул урамга чыгып киткән тагы?
Н а д я. Сиңа берни түгел. Ә мине шул ата мәче өчен теге карчык куып чыгарачак. Безнең як мәчесе түгел бит ул, төрек мәчесе Эзлә!
Катя. Ата мәчеләр, иконалар имеш, бары да җенләнеп беттеләр инде.
Варвара Ивановна керә.
Варвара Ивановна. Катя, дворникны китер бире.
Катя. Тыңлыйм-с. (Китә.)
Варвара Ивановна (Надя- га). Сез биредә нишләп йөрисез, сөеклем?
Н а д я. Ата мәче эзлим.
Варвара Ивановна. Җавап бирә белмисез, сөеклем. Сез бит инде бу йортта алтынчы ай, сала тупаслыкларыннан арынырга вакыт. Ник сез дәшмисез?
Над я. Мин инде ничек дип әйтергә дә белмим. Елизавета Никитишна миңа кушты, тизерәк аның ата мәчесен...
Варвара Ивановна. Ничек сез шуны аңламыйсыз, «ата мәче дип әйтү — җирәнеч бит ул... Ник сез дәшмисез?
Н а д я. Ничек атарга да белмим инде мин аны. Ана мәче түгел... Елизавета Никитишна аны «япон» дип йөртә.
Варвара Ивановна. Елизавета Никитишна карт җүләр ул, һәм сез аңа бик лаеклы кеше. Ял итәргә бирегез миңа... Нишләп торасыз инде тагы? (Надя китә.) Берни аңламыйм. Кайчан үтәр сон. бу хәлләр?
Катя керә.
Катя. Мин аны бире алып килдем.
Варвара Ивановна. Кемне?
Катя. Дворникны.
Варвара Ивановна. Көт? бирсен шунда. Тукта әле, Катя... Бу сезнең якыныгыз... сезгә кем була ул?..
Катя. Җиңгием, абыйның хатыны.
Варвара Ивановна. Ул бит аңгыра хатын.
Катя. Белмим, барыня... бер дә алай сизелми иде.
Варвара Ивановна. Без аны, үзебез бик кеше җанлы булганга күрә, сезнең үтенүегез буенча, Лиза әби өчен алдык.
Катя. Гомер буе сезгә рәхмәт әйтәчәкбез, сөекле барыня.
Варвара Ивановна. Ире фронтта. Минем энем Василий да алгы позициядә җәфа чигеп йөри...
Катя. Безнең Иван да аларның полкында хезмәт итә иде... Шадрин дигән солдат... Хәтерлисезме, ул солдатка алынып Гатчинага килгәч, минем үтенүем буекча сезнең энегез үз полкына алган иде.
Варвара Ивановна. Ә мин анысын хәтта онытканмын да. Менә, үзегез күреп торасыз, сезнең өчен никадәр яхшылык эшләдек без.
Катя. Гомер буе рәхмәт укырбыз...
Мылтыклы кеше
Варвара Ивановна. Ләкин ул... Әлеге сезнең кемегез... сезнең солдатыгызның хатыны бик аңгыра нәрсә... шулай түгелме?
Катя. Томанарак инде ул анысы, дөрес... Агарасы бар...
Варвара Ивановна. Хәте!- ремә төште. Китерегез, дворникны, тиз булыгыз.
Катя. Хәзер. (Китә.)
Шунда ук дворник белән бергә әйләнеп керә.
Катя. Миңа китәргә мөмкинме?
Варвара Ивановна. Ие, сөеклем. (Катя китә.) Исәнме, Ефим. Яп ишекне. Я, белдеңме, Катя янына килеп йөрүче кеше кем?
Е ф и м. Белдем, ваше степенство. Варвара Ивановна. Кем? Е ф и м. Социал-демократ.
Варвара Ивановна. Ахмак җавап бирәсең. Андый мәсьәләләрдә берни аңламыйм мин. Ул асылырга тиешле кешеме?
Е ф и м. Шуңа бик лаеклы кеше. Социал-демократ, большевик ул, ваше степенство.
Варвара Ивановна. Ничек син алай, Ефим, безнең йортка большевик кертәсең?
Ефим. Катерина артыннан йөри ул, ваше степенство. Большевик булса да, ул аның ухажоры.
Варвара Ивановна. Ефим, акча кирәкме сиңа? Әйт әле: Захар Захарович сиңа, эшсез йөрүче по-лицейскийларны ал, дип әйттеме?
Ефим. Хәзер бит, ваше степенство, җир шары үзенең күчәреннән чыккан. Полицейскийлар гына аны үз күчәренә утырта алмаслар инде, ваше степенство.
Варвара Ивановна. Син исерек, Ефим.
Е ф и м. Булганым да юк, ваше степенство. Миңа изгелек итүчеләрем өчен башымны салырга әзер- мен, әмма ләкин, алла биргән акылым белән исәпләп әйтәм: хәзер инде акча да, полицейский да ярдәм итә алмас.
Виталик керә.
Витали к. Әни, коточкыч хәл!
Без балетка бармыйбыз! Бүген «Фиргавен кызы»н куялар. Ә без бара алмыйбыз. (Дворникка.) Карале, Тимофей, ни өчен барырга ярамый безгә?
Ефим. Мин Тимофей түгел» мин — Ефим.
Виталик. Анысы барыбер. Ни өчен барырга ярамый? дип сорыйм мин.
Ефим. Күперләр өстендә кем власте булуы мәгълүм түгел. Күпер төпләрендә бөтен кешене тоталар. Автомобилеңне тартып алулары бар% бер дә гаҗәп түгел.
Варвара Ивановна. Рәхмәт, Ефим. Мин сиңа ышанам, бар... әгәр дә инде сиңа акча кирәк була калса, — теләсәң күпме булыр, үзем бирермен.
Ефим. Төшенәм, ваше степенство. Мондый ышаныч күрсәтүегез белән җанымны эреттегез. (Башын иеп, чыгып китә.)
Виталик. Әни, сез нигә болай газапланасыз? Әти бер хәл әле. Ул инде миллионер кеше. Аның кулында Россиянең бер өлеше бар.
Варвара Ивановна. Виталик, син һаман да малай әле.
Виталик. Әни, сез шуны аңлагыз, революция — чир ул. Кояштагы таплар тәэсире астында бик күп кешеләр шул чиргә дучар булалар да, революция ясарга тотыналар. Ә аннары, кояштагы таплар юкка чыга да, шуның белән революция дә үтеп китә. Шуны да белмисезмени соң сез? Моны хәтта Керенский да белә. Ләкин ул турыда дәшми генә тора, чөнки аның На-полеон буласы килә.
Варвара Ивановна. Ни өчен соң ул кояштагы таплар безго тәэсир итми?
Витали к. Чөнки без яхшы ашыйбыз. Физика эше бит бу.
Л и з а әби керә.
Лиза әби, без һаман «япон»ны эзләп йөрибез. Катя да, Надя да, Савелий да, Л1исс Фиш та, минем Фортунатым да шуны эзлиләр.
Ә б и. Рәхмәт яусын сиңа, Ви-тенька... Син бик яхшы изгелекле: малай, җилбәзәклегең генә бар..«.
10 Ииколай Погодин
Болан тәрбияләмиләр иде безне, юк, болай түгел... (Варвара Ивановнага.) Сез, Варенька, әлбәттә, минем шикелле, шыксыз, авыру, саннан чыккан карчыкның сүзләренә колак салмауны артыграк күрер идегез, мин сезне аңлыйм, минем дә кай- нанам бар иде, мин дә шулай аны күрә алмый торган идем дә бит, — ни хәл итәсең соң? һаман сулышым өзелми шул әле, шулай ук, фамилиябезнең мондый яхшы хәлдә булуына да минем байлыгымнан аз •элеш кермәгән.
Варвара Ивановна. Елизавета Никитишна...
Ә б и. Сез үз бүлмәләрегездән ми-нем асравымны куа аласыз, монысына сезнең хакыгыз бай. ләкин минем мәчеләремә көн күрсәтмәвегезгә юл куймам, теләсәгез ни әйтегез.
Варвара Ивановна. Алай диюегез гаделлек түгел, Елизавета Никитишна. Мин дә бит шуны, әлеге ниегезне... «япон»ыгызны эзлим.
Ә б и. Соң шулай булгач ни карал торасыз. Катя, Надя! Иртәдән бирле юк бит ул. Бөтен өйне актарып эзләгез.
Виталик. Ә мин дворникларга бөтен йортны актарып эзләргә кушам.
Бзры да китәләр. Катя белән Н а д я яңадан әйләнеп керәләр.
Катя. Шушында утырадыр ул нәгъләт... Шушында кайдадыр тычкан шытырдаган иде. Берәр мебель астында тычкан каравыллап утырадыр.
На д я. Мин Иванны тагы төшемдә күрдем. Беләсеңме ничек?.. Үзебезнең авылда икән имеш. Безнең тәрәзә янына килгән дә, садака сорый имеш. Мин аның белән сөй- ләшмәкче булам, ә ул телсез.
Катя. Мәчене эзлә инде.
Н а д я (кычкырып, көйләп). Пес... пес... пес... Әй явыз да соң бу ата мәче. Теге карчыкны җене сөйми үзенең. Шуны күрде исә, койрыгын чәнчеп, чыга да кача. Әй явыз соң ул карчыгы да!.
К а г я. Сиңа бапы да явыз инде. Үзең җинагырак бул. Барыня синнән риза түгел.
Н а д я. Барыня большевиклардан курка башлады. Хәзер ул бөтен кешегә ташлана. Ә урамнарда атышалар ди. Савыт юучылар урам чатына барып караганнар, матрослар күргәннәр... Синең егетең дә шунда мылтык атарга киткәндер әле.
Катя. Кодаламый тор әле. Кая булды соң ул. Эзлә, дим, алла хакы өчен.
Н а д я. Эзлим, эзлим... Сукыр түгел ич мин, барын да күреп торам. Тик хәзер аның вакыты түгел шул.
Катя. Нәрсәнең?
Н а д я. Сезнең гыйшыкыгызны әйтәм.
Катя. Нинди гыйшык? Саташа-сыңмы әллә... менә кайда утыра ул. (Мәчене тотып ала.) Йөгер, тастымал китер. Тастымалга төрмичә бирергә ярамый аны.
Н а д я. Хәзер. (Китә.)
Катя. Гыйшык, ди... Күрәм, ди... Күрә бирсенлә. Ул да хәзер, могаен, атышырга киткәндер. Бер генә минутка булса да, кереп чыксын иде, ичмасам.
Виталик керә.
Виталик. Таптыгызмыни!.. Ка тя, «япон»ны бирегез миңа, мин тапты диегез, яме. Шулай кирәк. Катя. Әби озакламый үләчәк. Берни дә төшенмисезме сез?
Катя. Барын да төшенәм... Сабыр итегез, төрергә әйбер китерсеннәр.
Надя керә.
Н а д я. Ярый, аллага шөкер... Елизавета Никитишна бире килә.
Варвара Ивановна һәм әби керәләр.
Виталик (Катя белән Надяга}. «Япон»ны кем тапканын әбигә әйтегез. Мин таптым аны. Ул мескен икенче этаж балконында күз яшен агызып, елап утыра иде. (Хөрмәт белән мәчене әбигә бирә.) Әнә ул, әле дә үксүдән туктый алмый...
Әби. Рәхмәт яусын сиңа, Виталик. Кил, үбим үзеңне... (Маңгаеннан үбә.)
Ялтырап торган кыяфәтле яшь генерал керә.
.Мылтыклы кеше 11
Генерал. Рөхсәтсез керүем өчен мине гафу итүегезне үтенәм. (Бу өйдә үз кеше сыйфатында, әби һәм Варвара Ивановна белән исәнләшә.) Коточкыч көн! Шәһәр читләреннән коралланган кара халык төркеме килә, солдатлар үзләренең начальникларына буйсынмый башладылар. Җинаятьче куллар баш күтәргән өерләрнең ударын дәүләт организмының нәкъ йөрәгенә таба юнәлтәләр.
Әби. Тузга язмаганны сөйлисез.
Генерал. Господа, әйтәм бит мин сезгә, большевиклар күтәрелде дим!
Әби. Акырынрак, ваше превосхо-дительство. Биредә солдатлар юк, кычкырасы түгел.
Генерал. Елизавета Никитишна, солдатларым хәзер үч алу өчен, җәзалау өчен мине эзлиләр. Петроград акылдан шашкан хәлдә. * Рус дигән бөек хам урамга чыкты.
Әби. Ишетәсем дә килми! Тузга язмаган сүз! Хөкүмәт казаклар чак- кыртыр да, бөтенесе качып бетәрләр.
Генерал. Ләкин без белмибез, бар микән соң хәзер безнең хөкүмәтебез.
Ә б и. Ниндидер хулиганнардан куркып, котыбыз алынды, дисәгез, яхшырак булыр. Безнең Уралда да мондый чуалышлар булганы бар. Ләкин без казаклар чакырта торган идек тә, алар бөтен кешене өйләренә куып кайтара торганнар иде. Оят миңа, әсһәндем, карчык башым белән генералларга мондый сүз сөйләп тору.
Г Р ч ө о а л. Елизавета Никитишна, хәзер ул заман түгел...
Әби Әпблттә, сез *шулай кача- поса й^ри торган булсагыз, яхшылык көтеп булмый, алар тәрәзә ватарга ла тотынырлар...
Генерал. Тәрәзә ватып кына калсалар икән...
Әби Ә сез ни уйлыйсыз тагы? Әллп алап безнең өйгә дә килеп кереп пәо лисезме?
Г п п е п а л. Юк, әлбәттә, бер кан”ап па эш ул дәрәҗәгә үк барып җитмәс .. эш анда түгел. Гафу итегез мине, Елизавета Никитишна, мине бирегә телефон аша Захар Захарович чакырган иде.
Ә б и. Алай булса яхшы. Политика белән шөгыльләнү сезнең эш— ирләр эше. Ә минем өчен, сезнең барлык тузга язмаган сүзләрегезгә караганда, менә шушы «япон»ым кадерле.
Генерал китә. Аның артыннан әби икенче ишеккә кереп югала.
Варвара Ивановна. (Катя- га.) Захар Захарович үзеңдәме?
Катя. Үз кабинетында.
Варвара Ивановна. Виталикны чакырыгыз.
Катя китә.
Аталар... Тагын атыша башладылар. Ходаем, ярдәмеңнән ташлама без гөнаһлы бәндәләреңне, балаларымны кайгы хәсрәтләрдән сакла, ходаем... Кем бар монда? (Надяны күреп.)
Ах, бу сезмени тагы, сөеклем... Бире килегез... Нәрсә бу, безнең тәрәзә төбендә аталармы? Төшерегез пәрдәләрне...
Виталик керә.
Виталик. Әни, борчылырга ты-рышма, — әти монда килә, ул фронт-тан хәбәр алган.
Захар Захарович керә.
Захар Захарович. Варя, әйдәгез әле, сүзем бар.
Варвара Ивановна. Ни булган?.. Захар, бездә нинди хәл бар?
Захар Захарович. Фронттан синең энеңнең дусы кайтты... Ул барын да белә.
Варвара Ивановна. Нәрсә белә ул? Василий турындамы? Үтергәннәрме әллә?
Захар Захарович Моннан ун көн элек батырлар үлеме белән һәлак булган. (Варвара елый.)
Катя керә.
Н а д я (тезләнеп). Барин, җаным, сезгә хәбәр бармы... Минем ирем Иван Шадрин да аларның полкында сугыша иде... Иван Шадрин турында язмаганнармы сезгә?
Николай Погодив’
Захар Захарович. Катя, бу кем?.. Алыгыз аны... Бу ни эш бу?
К а т я (Надяга). Уф, кит инде... Гафу итегез, барин, ул — болай гына... сез аңа карамагыз... Надежда, нишләвең инде бу — акылыңны җуйдыңмы әллә? Шулай итенергә ярыймы соң?!
Г е п е р а л керә.
Генерал. Штаб җавап бирми... Керенский бер кайда да юк...
Захар Захарович. Болай буласын мин кичә үк белгән идем,, ә иртәгә нәрсә булыр — анысын белмим.
Өченче картина
Соңгы елларда Петербург миллионерлары тарафыннан салына торган стильдәге особнякның парадный ишек төбе һәм ишек алдына керә торган капка.
Капка төбендә Шадрин тора. Капка рәшәткәсе аркылы дворник Ефим күренә.
Шадрин. Дворник әфәнде, сезнең бит мине биредә, сеңлем янында күргәнегез бар... Мин Екатеринаның абыйсы Иван Шадрин булам. Законный отпуск белән фронттан кайттым. Екатеринага гына әйтегез инде, яхшылыгыгызны онытмас идем.
Е ф и м. Ахмак солдат икәнсең син: аңа иртә белән кил, дип әйтеп торалар, ә ул үзенекен сукалый. Әгәр дә инде үзеңнең икмәклек тә рәтең юк икән, мин сиңа бурычка биреп тора алам, тик зинһар китә генә күр, алла хакы өчен.
Шадрин. Ни өчен соң иртәнчәк ярый да, хәзер ярамый?
Е ф и м. Ни өчен дисәң, иртә кичкә караганда хәерлерәк, диләр. Я, хуш, сөеклем... Артык шакылдатма, зинһар.
Шадрин. Тыңлыйм-с. (Ефим югала.) Кая юнәлергә хәзер миңа?.. Базарга барып килсәм?.. Соңдыр шул инде... Чәйниләре дә күренми... Әллә нинди җансыз, шомлы шәһәр... (йортны караштырып.) Караңгы, йокларга да яттылар микәнни? Елга аръягында аталар да шикелле... Менә бәлә! Иртәнчәккә кадәр болай урамда торсаң, бәсәреп бетәрсең. (Караңгы чырай белән, винтовкасына таянган хәлдә тора.)
Кызыл гвардеец Николай Чибисов килә.
Чибисов (шикле караш белән Шадринны күзәтеп). Син нишләп торасың монда?
Ш а д р и н. Тик торам.
Чибисов. Тиккә генә берни дә булмый. Часовой мәллә син?
"Шадрин. Юк... мин чит кеше.
Чибисов. Чит кешеләр юк хәзер. Әйт, ни өчен син биредә торасың?
Шадрин. Кирәк булганга күрә торам.
Чибисов. Ә ни өчен сиңа биредә тору кирәк?
Шадрин. Кайда торыйм дип синнән сорамаганга күрә.
Чибисов. Сорамыйча начар иткәнсең.
Шадрин. Үкенмәм дип уйлыйм.
Чибисов. Күренеп тора, курка торганнардан түгелсең.
Шадрин. Сыйпама. Бирелмәм.
Чибисов. Күрәм — безнең кеше.
Шадрин. Кемнеке була инде ул?
Чибисов. Ә син кемнеке сон?
Ша д р и н. Үземә үзем бер туган.
Чибисов. Ә миңа?
Шадрин. Характерларыбыз ки-лешмәс.
Чибисов. Күп тыкылдадык — җитәр. Син кайдан, солдат?
Шадрин. Фронттан... окоп кешесе. Отпуск алдым...
Чибисов. Нигә соң син биредә боегып торасың?
Ша д р и н. Менә бу байларда сеңлем хезмәтче булып эшли... Шуның янына дип килгән идем, төнгә каршы кертмиләр.
Чибисов. Ә син ялгыш күктән төтмәгәнсеңдер бит?
Шадрин. Күккә озатырга бик
.Мылтыклы кеше 13
тырышканнар иде дә, — бирешмәдем.
Чибисов. Анысы шулай... Ә син ишеткәнең бармы, хәзер бит власть безнеке?
Шадрин. Аның ишеләрдән берәүгә дә винтовкамны биргәнем юк минем. Мылтыклы солдатның да нәрсә икәнен аңларга кирәк.
Чибисов. Ә аның ише башка берәр нәрсә ишеткәнең бармы?
Шадрин. Барын да белеп бетәр хәл юк әле.
Ч и б и с о в. Абыеңнан сора, әйтеп бирер.
Шадрин. Синнән сорамыйммы тагы? в
Чибисов. Ә нигә сорамаска? Укый-яза беләм.
Шадрин. Мин үзем дә әзрәк сукалыйм.
Чибисов. Шулай булгач, без синең белән бөтен дөньяны яулап алырбыз.
Шадрин. Синең кебек берәү яулап алган иде ди.
Чибисов. Богауларыбыздан башка югалтыр әйберебез юк безнең.
Ша д р и н. Бусы, чынлап та, дө-рестер. Тик, шайтан белсен, &и өчен син миңа болай бәйләндең әле? Тартырга бирер идең, ичмасам. Гәп күңеллерәк булыр иде.
Чибисов. Гафу ит. (Папирос бярә.) Ә синең сеңлең ни исемле?
Шадрин. Менә кая үреләсең икән.
Чибисов. Юкка алай уйлыйсың, солдат, мин чынлап сорыйм.
Шадрин. Ярар. Сеңлем Катерина исемле.
Чибисов. Менә кирәк булса!
Шадрин. Ни булган?
Чибисов. Димәк, без синең белән күптәнге танышлар булып чыгабыз.
Шадрин. Сип, сип, тик чамадан аштырып җибәрмә.
Чибисов. Күрерсең.
Шадрин. Кызык кеше син, ә бит үзең исерек тә түгел.
Чибисов. Нигә соң син монда терәлеп торасың!
Шадрин (кыза бими). Ө4тәм
ич инде мин сиңа, сеңлем янына килдем, дим... Сыер алырга акча сорап тормакчы булам... сыерыбыз үлгәнгә бер ел... Алтынчы ай инде, өйдән хат юк... Өйдә хатын исәндерме — аны да белмим!
Чибисов (үчекләп). Сыер алырга акча... Эх, син, чабата!
Шадрин. Мыскыл итмә син мине... Чабата имеш. Син бит әле мине белмисең.
Чибисов. Ниткән сыер ул хәзер? Җүләр!
Шадрин. Ә мин әйтәм сиңа — син мине мыскыл итмә, — мин сиңа агай-эне түгел.
Чибисов. Ә мин синнән сорыйм, — ни пычагыма монда хәерче шикелле басып торасың, дим.
Шадрин. Анысы синең эш түгел.
Чибисов. Юк, минем эш.
Шадрин. Юк, синең эш түгел. Алай дисәң, кит, бәйләнмә миңа. (Пауза.)
Чибисов. Иван Шадрин бит син, ялгышмасам?
Шадрин. Кара син... белә бит!
Ә син үзең кем?
Чибисов. Николай Чибисов.
Шадрин. Кара әле, Николай Чибисов, сиңа ни кирәк?
Чибисов. Әйдә минем белән. Шадрин. Кая барырга соң? Чибисов. Ерак түгел, менә монда. (Парадный ишеккә күрсәтә.)
Шадрин. Синең шаша торган гадәтең юктыр бит?
Чибисов. Куркасыңмы әллә? Шадрин. Чынлап әйтәсеңме? Чибисов. Киттек.
Шадрин. Ягъни — кайда?
Ч и би с о в. Шул уңайдан сеңлең- не дә күрерсең.
Шадрин. Юктыр ла...
Чибисов (аны ишеккә китереп). «Юк» түгел, ә «бар». Шалтырат, солдат, өйрән.
Шадрин. Ух, тәки бәләгә эләгерсең сезнең белән.
Чибисов. Безнең беләнме? һич шиксез эләгәсең. Кнопкасын яхшылап бастыңмы?
Шадрин. Бастым.
Ч и б м с о в. Я, яичөк соң?
14
Николай Погодин
Шадрин. Миңа нәрсә, син җавап бирерсең.
Ч и б и с о в. Ярар, бирермен. (Ишек әз генә ачыла.) Таныйсыңмы мине, Савельич?
Ишектәге кеше. Тануын таныйм да, кертергә кушмадылар.
Чибисов. Хәзер алар баш түгел. Мин ревкомнан приказ алып. килдем. Ычкындыр чылбырны... Борчылма, сиңа җавап бирергә туры килмәс. (Ишек ачыла.) Менә монысы дөрес. Әйдә алдан, иптәш Шадрин. Аякларыңны сөрт. Шулай, менә, күрәсеңме эшләр ничек яхшы бара.
(Кереп китәләр, алар артыннан парадный ишеге ябыла.)
Дүртенче картина
•
Сибирцевның өендәге эш кабинеты. Капиталистлар җәмәгатенең төрле категориясен- нән җыелган вәкилләр:^ Волжанин — Волга буеннан килгән промышленник; Көнбатышчы — көнбатыш стилендәге капиталист һәм К а д е т — кадетлар партиясенең җитәкчеләреннән берсе.
Кадет (укый). «Халык хөррияте фиркасенең мәркәз комитеты көч-ләүчеләр властена буйсынмаска чакыра. Революция тарафыннан ту-дырылган законлы һәм мираслы власть яңадан иске хәленә кайтарылырга тиеш. Большевиклар басып алуына каршы көрәштә берләшкән һәммә учреждениләрне вә оешмаларны без тәбрик итәбез һәм фирка әгъзаларын мәзкүр көрәштә бөтен көчләре белән хәрәкәт итәргә чакырабыз». (Волжанинга.) Сезгә ошамыймы? Рәхим итеп, төзәтегез.
Волжанин. Минем, телеграм-малардан башка, бер кайчан да, берни дә язганым юк һәм язачак та түгелмен. Нинди партия турында сүз баруы ачык түгел. Кадетлар партиясеме?
Кадет. Мин сезне безнең кө-рәштәшебез дип аңлаган идем.
Волжанин. Киресенчә, әфәндем, киресенчә. Мин барлык партияләргә һәм союзларга караганда, намуслы кешеләр союзын өстен кү- рәм.
Кадет. Рус халкы союзын әйтәсезме? Монархистларны дияргә телисезме?
Волжанин. Патшага табынганым юк, алланы да хөрмәт итмим.
К о и б а т ы ш ч ы. Бу өндәмәне, большевиклар безнең газеталарны ябып өлгергәнче, тизрәк басып чы-гарырга кирәк. Әгәр дә Захар Захарович та укып чыккан булса, ул мөрәҗәгатьне телеграф буенча бөтен Россиягә таратырга кирәк.
Кадет. Без аны шулай ук бөек державаларның илчеләренә дә җи-бәрәбез. (Китә.)
Волжанин. Сез дә, дустым, шундый акылыгыз һәм гыйльмегез була торып, Смольный властен җитди әйбер итеп карыйсызмыни? Ничек итеп алар безнең газеталарны яба алсыннар? Әгәр дә аларныц, бер сүз белән генә әйткәндә, муен тамырларына бирсәң?
Көнбатышчы. Кем бирсә? Мин, син, Захар Сибирцев, Рябу- шинский — барабыз да, муен тамырларына бирәбезме? Безнең бит штыкларыбыз да юк, ә сез шуны онытасыз.
Кулына кәгазьләр тотып, тунлы әфән- д е һәм аның артыннан тагы шуңа ошагаж өч кеше керәләр.
Тун кивән әфәнде. Сәлам, әфәнделәр. - Тетрәткеч- яңалыклар алып килдек. Ишетегез, — бу дөрес, бу чын хәкыйкать, — Керенский Гатчинаны алган һәм ул хәзер Царское село юлында.
Волжанин. Менә алар, штык* лар.
Тун кигән әфәнде. Генерал Краснов үзенең беренче приказында менә нәрсә дип яза. (Укый.) «Вакытлы хөкүмәтнең бәреп төшерелгәне юк, тик ул урнаш-кан бинасыннан гына көчләп куып чыгарылды һәм фронттан чиксез зур армия алып килергә җыена».
.Мылтыклы кеше 15
Волжанин. Бу тарихи сүзләрне тагын бер тапкыр кабатлавыгызны сорыйм. Димәк, армия Литерга килеп керә дә, шуның белән бөтен музыкага чик куела, дигән сүз.
Көнбатышчы (ирония белән). Ә сезгә билгелеме соң: июль көннәрендә дә шулай ук Литерга гаскәрләр кертелгән иде бит?
Волжанин. Керделәр дә Кше- синский дворецындагы большевиклар оясын туздырып та ташладылар.
Көнбатышчы. Дөп-дөрес, туздырдылар, ә аннан соң солдатлар шул дворецта ук большевик газеталарын укыдылар да, кадерле Борис Никитич, шул солдатлар үзләре үк безгә каршы революция ясадылар һәм үзләрен чакырып китергән кешеләрне туздырып ташладылар. Питерга солдат кертергә ярамый. Агуланган шәһәр бу. Барлык буталыш шушы Литердан чыга.
Волжанин. Әнә хуҗа килә. Захар эшнең дөресен белергә тиеш. Мин үзем мондый чуалышка гадәтләнмәгән, өстәвенә әле ашаган да юк, башым чатный.
Захар Захарович һәм аның артыннан аның дәрәҗәсендә үк булган тагын берничә кеше керәләр.
Тун кигән әфәнде. Захар Захарович, беләсезме?
Захар Захарович. Беләм. Керенский Гатчинаны алган.
Тун кигән әфәнде. Ә генерал Красновның приказын?
Захар Захарович. Укыдым. Әфәнделәр, кереш сүз сөйләп тор- мастан, эшкә керешәм. Дошман хәзер безнең өебездә, бөтен җирдә дошман. Большевизмны бетерүгә юнәлгән бердәнбер максат астында хәзер безнең җәмгыятьтә булган агымнар һәм партияләрнең мәнфәгатьләре үзара килешәләр. Кадет монархистка кул бирә, монархистта теләсә кайсы социалист белән бергә бара, чөнки аларның да, безнең дә бердәнбер булган үлем дошманыбыз — большевиклар. Барлык партияләрнең алдынгы кешеләре бүгенге хәлне шулай аңлыйлар. Красновның һөҗүме зур уңышлар белән баруга карамастан, мичем фикеремчә, якты киләчәк вәгъдә итми. Смольный электр тогы җибә-релгән кебек хәлдә. Минем мәгъ-лүматларга караганда, Ленин гадәттән тыш котырган энергия бе-‘ лән хәрәкәт итә. Солдатлар һәм матрослар ул кешене чынлап та чамасыз яраталар. Эшчеләр турында әйтеп тә тормыйм: Ленин исеменең заводларда нинди көчкә ия булганлыгын сез бик яхшы беләсез.
Тун кигән әфәнде. Сез чынлап та, хөкүмәткә турылыклы булган гаскәрләр булмас, дип уйлыйсызмыни?
Захар Захарович. Мин аларның биредә булуын телим. Менә хәзер булуларын телим!... Ләкин безнең гүзәл өметләребездән ни мәгънә бар соң? Краснов башкаланы алыр, — ләкин мин аның казакларына таяна алмыйм, чөнки белмим: ул казакларның үз офи-церларына буйсынулары озакка барыр микән.
Волжанин. Көтик — күрербез.
Захар Захарович (ярсып). Мин, үз заводларымда Ленин приказы буенча снарядлар эшләнеп яткан вакытта, көтә дә алмыйм. Үземне тотып асуларын көтеп тормаячакмын мин. һәм мылтыклы сволочьларның берсенә дә ышанмаячакмын. Без илебез эчендә ышанычлы хәрби таяныч туплый алмадык. Халык та, армия дә юк, фәкать җыен ташландык, бандит өерләре генә бар, һәм Петербург хәзер җыен бандитлар, кеше үтерүчеләр, көчләүчеләр оясыннан башка нәрсә түгел. Минем фикеремне ишетергә теләсәгез — мәгез: рус буталышыннан котылу — немецларның Питерга удар ясавы бе* лән генә мөмкин булачак.
Волжанин. Башкалабызны? Вильгельмга бирергәме?
Захар Захарович. Яки Россияне югалтабыз.
Пауза.
Волжанин. Яшәүнең чигенә
16 Ииколай Погодин
килеп җиттек, терәлдек. Туфрак булып таркалдык.
Көнбатышчы. Хәзер мәсьәләнең хисләргә кагыла торган ягы әһәмиятле түгел. Немецларның сТоварищлар» белән эшне бик гүзәл бетерәчәкләре турында мин шикләнмим, ләкин кайда соң алар, ничек итеп алар белән сөйләшергә!...
Тун кигән әфәнде. Әфәнделәр... Ә союзниклар?
Захар Захарович. Ничек итеп сез союзниклар десантын Фин күрфәзенә китермәкче буласыз?
Көнбатышчы. Биредә, халыкара мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда, четерекле һәм килешсез булган мәсьәләләр күп...
Захар Захарович. Ә большевиклар белән яшәү килешәме? Килешә икән, яшәгез үзләре белән, ә мин булдыра алмыйм. Күз алдыгызда бер генә проблеманы тотыгыз — большевиклардан ничек котылу проблемасын, — шулай карасагыз, килешми торган бер нәрсә дә булмас. Без, тартынусыз-нисез, аңлы рәвештә Питерны немецларга бирергә, немец власте, немец полициясе урнаштырырга, «Товарищ- ларны» асып бетерергә һәм Россиядә нык куллы хөкүмәт булдырырга тиешбез. Тагы сөйләшеп торабызмы, әллә эшкә керешикме?
Волжанин. Хәзер үк без ни эшли алабыз соң?
Захар Захарович. Без инде анысын алдан хәзерли белдек. Хәзер мин сезнең алдыгызга фәлән хөкүмәтнең ышанычына ия булган фәлән кешене алып керәм. Әйтергә кирәк, ул фәлән кеше үзенең кем булуын белдерми калырга теләрме әллә сөйләшү ачык төстә барырмы, бу турыда үзеннән сорармын.
(Китә.)
Волжанин. Бу Сибирцевка алла бик зур акыл бүләк иткән, коточкыч хәрәкәтләр ясый торган акыл. Куркам мин ул шайтаннан.
Көнбатышчы. Кайзер үз файдасына артык күп сораячак.
Волжанин, һәм бирербез дә.
Тун кигән әфәнде. Мал- мөлкәтегез Волга буенда булгач, сезгә җиңел, — ә башкала кешеләре ни әйтер бит?
Көнбатышчы. Минем бөтен байлыгым, үзегез беләсез, фәкать Петроградта тупланган. Мин корбан бирүгә барам.
Волжанин. Нинди корбан ди ул. Нигә инде алай дип алланың ачуын кабартып торырга. Үземнең Кинешмадан алып Астраханьга кадәр сузылган юл өстендә яткан икмәк запасымны бүләк итәрмен һәм анардан бер тиенлек тә бөлмәм. Ә соңыннан, шул ук немецлардан үземнекен кайтарып алырмын. Исәпләшербез.
Захар Захарович һәм аның белән бергә чит ил кешесе керә.
Захар Захарович. Әфәнделәр, сезнең алдыгызда Германия императоры, его величество Вильгельм Икенче тарафыннан, безгә, Россия мәмләкәтен коткарып калу эше белән турыдан-туры кызыксынучы даирәләр белән сөйләшү алып бару өчен вәкил итеп җибәрелгән кеше тора. Без үз илебездә его величествоның илчесен алкышлап каршы алабыз. (Чит ил кешесеннән ераграк китеп, кул чаба башлый.)
Башкалар да шулай эшлиләр. Ишек ачылып китә. Бусагада кулларына винтовкалар тоткан Чибисов белән Шадрин күренәләр. Кул чабулар акрынлап басыла. Шашып, каушап калалар. Волжанин, йөзенә елмаю чырае чыгарып, ашыга-ашы- га ике рюмкага аракы сала һәм аларны ишектән керүчеләргә илтә.
Захар Захарович. Сез нишләп биредә?
Чибисов. Хәрби-революцион комитетның приказы буенча, бу бина сугыш кирәкләре өчен бушатыла.
Захар Захарович. Сезгә ул хокукны кем бирде?
Чибисов. Хокукны безгә берәү дә бирмәде, без аны үзебез алдык. Бәхәсне туктатыйк. Чыгып китегез биредән!
.Мылтыклы кеше 17
Бишенче картина
Шул ук ей. Зал. Йорттагы барлык хезмәтчеләр бергә җыела, — алар егермеләп кеше-. Мисс Фиш, ягучы, горничныйлар, официантлар, повар, швейцар, тегүче, догачы кар- чык \ кечкенә повар, савыт-саба юучы. Эшләп йөргән хәлендә идән ялтыратучы килеп керә.
Идән ялтыратучы. Капка төбенә каравыл куйганнар.
Я г у ч ы. Күрдем. Никита Носков дигән танышымны да очраттым әле, мылтык тоткан.
О ф и ц и а н т. Кемгә сельтерски китерергә?
Камердинер. Карт барыняга илт, Елизавета Никитишнага.
Горничная керә.
До гачы карчык. Кем үлгән? Кемне күмәләр?
Тегүче хатын. Большевиклар урамнарга чыкканнар.
Ш в е й ц а р. Ә сезне, сезне соң ни өчен борчыйлар!
Догачы карчы к. Гыйбадәт кылыргамы? Кылыйк.
Камердинер. Өй эчендә хулиганнар башбаштаклык итә, ә шикаять итәр кеше юк. Бетте Россия дәүләте.
Шеф-повар. Ни өчен җыела- быз? Кем кушты?
Я г у ч ы. Большевиклар власть алган. Россиядә яңа хөкүмәт игълан ителгән.
Идән ялтыратучы. (Поварга). Ә син һаман котлет кыздырып йөрисеңме?
Повар. Минем уемның ни рәвешле булуы сезгә бңлгеле. Мин хезмәт ияләреннән баш тартмыйм. Шадрин белән Чибисов керәләр.
Савыт-саба юучы хаты н (Шадрин белән Чибисов кергәнне күреп). Мылтыклы солдат килә.
Беренче планда Н и к о л а и белән Шадрин.
Шадрин. Карале, кем... исемең ничек иде соң, оныттым... кем, кадерле иптәш! Бу хәлләр турында, мин әйтәм, өйгә кайтып сөйләсәң, берсе дә ышанмас иде... Әкият бит бу.
1 Приживалка мәгънәсендә.
2. „с. Ә.“ № 10
Ч и б и с о в. Исең китмәсен, Ваня, яп авызыңны... Мин хәзер бу йортның кичәге хуҗасы белән сөйләшергә барам, ә син ышанычлырак- лардаи өч кеше сайлап ала тор. (Хезмәтчеләргә.) Барыгыз да җыелдымы?
Идән ялтыратучы. Бары да диярлек.
Ч и б и с о в. Өчесен сайлап ал. Я, Шадрин, шарларыңны тәгәрәт! (Китә.)
Шадрин (җыелып торучыларга). Гражданнар, ягез әле, бер сафка тезелегез... бер рәт булып дим... тизрәк... Келәм сызыгы буенча, уң яктан берәмләп басарга. Тынлык саклавыгызны сорыйм.
Төркем сафка тезелә. Катя керә.
Катя (гаҗәпләнеп, Шадринга карап торганнан соң, танып аңа ташлана). Ваня... абыкаем... кайдан килеп чыктың?..
Шадрин (аңарда тойгылар алышынуы, уңайсызлану сизелә). Соңыннан... Катерина, соңыннан...
Катя. Ваня, абый җаным...
Ш а д р и н. Соңыннан дим, бас сафка... (Катя куркып читкә китә.) Тигезләнегез, (һәркем үзе белгәнчә тигезләнә.) Смирно! (Догачы кар-чыкның утырып торганын күреп.) Әй, егет кеше, бир әле урындыкны. Отставить смирно. Ирекле торыгыз. (Кешеләрне карап йөри, поварга килеп туктала.) Сез кем буласыз?
Повар. Шеф-повар.
Шадрин. Шеф... (Сафны әйләнеп чыгып), Катерина, биредә кем сознательный?
Катя. Ничек әйтә алыйм мин аны, Ваня?
Ш а д р и н. Соңыннан «Ваня» булырбыз. Үз өең түгел бит. (Шадрин Мисс Фишның сыңар пыялалы күзлеге белән кызыксына.) Сезнең күзегез начар ахырысы?
Николай Погодив’
Ф и ш. Мин сездән бодай мыскыл итүегезне туктатуыгызны сорыйм. Мин рус хатыны түгел һәм Бөек Британия консулыңа мөрәҗәгать итәчәкмен.
Шадрин. Нигә шауларга соң? Мин биг сезне җәберләмим. Урынсыз сүз әйткән булсам, гафу итегез.
Ф и ш. Сез тупас, ацгыра рус! Минем сезне күрәсем килми. Сез Мине җибәрергә тиеш.
Шадрин. Менә син нинди икән... ычкын, мадам, ачуым килмәс борын... (Англичанка кузгалмый.) Китәргә мөмкин сезгә! (Фиш, горурлык оелән борылып китә.) Аңлашыла. (Кинәт.) Смирно! Кем сознательный, кем безнең яклы, — ике адым алга! (Кырын күз салып.) Катерина!
Катя (идән ялтыратучыга). Мит- рейкин, я, син нишләп торасың?
Идән ялтыратучы. Андый- лар бер мин генә түгел. (Алга чыга, мич ягучыга.) Мич, ә син нишләп торасың?
М ич ягучы сүзсез алга чыга.
Шеф-повар. Мин дә кушылам.
Шадрин. Кирәкми, кадерлем, кирәкми... артка чыгыгыз.
Катя. Син бит аны белмисең, Иван Родионович.
Ш е ф-п о в а р. Политика тулы гәүдәле булуга карап йөрми бит. Минем уем нинди икәнлеген кухня халкы белә.
Шадрин. Митингны бетерәбез. Ефим алга чыга.
Ефим. Мин дә кушылам.
Шадрин (кырт кисеп). Налево, кругом!
Ефим. Ни өчен алай?
Шадрин. Буең килми... Чыгып кит!
Е ф и м чыга, Чибисов керә.
Чибисов, (уйга калган). Иптәш Шадрин, булдымы?
Шадрин. Булды диярлек.
Чибисов. Бу өй лазарет өчен билгеләнә. Келәмнәрне, картиналарны, барлык кыйммәтле әйберләрне иртәңгә кадәр җыеп, төреп куярга кирәк. Бүлмәләрне чистар-- тырга. Хезмәтчеләрдән җаваплы кешеләр билгеләрбез... Киттек актка кул куярга. Катя, әйдә безнең белән. (Китә.)
Кат я. Хәзер... (Шадринга.) Ваня.
111 а д р и н. Күрәсең ич — мин тере. Исәнме? (Оч тапкыр үбешәләр.) Өйдә хәлләр ничек?
Катя. Бәләдән башка нәрсә юк... Надежда да биредә бит, без-, дә. / <
Шадрин. Ничек ул алай? Ә өйдә, балалар янында кем?
Катя. Картлар...
Шадрин. Бөлеп беттекме инде? Ат үлдеме?
Катя. Исән.
Шадрин. Ә сыер?
Катя. Үлде. Надежданы шәһәргә эшкә алырга туры килде. Мин бу хуҗалардан үтенеп сорагач, алдылар.
Ш а д р и н. Хезмәт хакы да бирәләр идеме?
Катя. Без монда сыер алырга җитәрлек рәтләдек инде. Чәйлск- мазар белән булды инде шунда...
Шадрин. Хатын кайда соң? Нигә күренми?
Катя. Карчык янында. Сез килү белән карчык үлем түшәгенә егылды. Коточкыч кебек бит бу хәлләр. Бары да шундый кинәт килеп чыкты. Ваня, нәрсә соң бу? Ничек син монда Николай белән килеп кердең?
Шадрин. Кергәч, кергән инде. Николай — кияү буласы егетеңме әллә ул синең? Кара, Катерина!
Катя. Бала түгел бит инде мин.
Шадрин. Кара син аны... Шулай да, күзгә күренерлек булгансың син... Мин каршы түгел анысы... Тик яхшы кеше генә булсын...
Катя. Уйлаганым да юк. Син бигрәк тиз, кодалый да башладыц. Без бит танышлар гына... ә син аны ярат... яхшы кеше ул.
Ш а д р и н. Ярату—анысы хатын- кыз эше. Ә без — танышлар... чакыр хатынны... Ни дисәң.дә, күрергә вакыт җиткәндер инде.
Н а д я керә.
19
Мылтыклы кеше
Над я. Иван!.. (Шадринның муенына ташлана.)
Ill а д р и и. Елама... мин исән-сау, елап торасы юк... Кая карыйм, ичмасам, үзеңә... (Үзеннән читкәрәк этәреп карый.) Ах, син, курноскаем минем. (Катяга.) Кит биредән, оятсыз...
Катя. Чит кеше түгеллә.
Шадрин. Бар, актка кул куй. Катя китә.
Я, Надежда, ирдән башка тору ничегерәк булды соң... йөзең саф болай. Иректә калгач, берәр җанаш тапмадыңмы үзеңә?
Н а д я. Юкны сөйләмә. Минем турыда алай уйлау гөнаһ булыр. Катя барын да белә.
Шадрин. Ярар,' юк сүз — юк сүз булып калсын. Синнән дә яхшы кеше юк инде миңа. Я, ни турыда сөйләшәбез соң? Сөйлә.
Н а д я. Әллә комиссар булгансың инде син?
Ша д р и н. Шулай иттеләр... мин үзем болай, читтән-читтәи генә...
Н а д я. Большевиктыр әле, мөгаен?
Шадрин. Куркасыңмыни?
Н а д я. Мин бит монда гел өйдә, төрмәдәге кебек. Берни белмим.
Шадрин. Курыкма, партиясез- мсн.
Н а д я. Хәзер нишлибез соң?.. Өйгә кайту ягын карарга кирәк инде.
Шадрин. Кайтырга дисеңме? Кайтырга кирәк, әлбәттә. Акчаң бармы соң?
Н а д я. Катяда. Аның өлеше күбрәк.
Шадрин. Биреп торыр бит.
Н а д я. Вәгъдә иткән иде.
Катя белән Чибисов керәләр.
Ч и б и с о в. Мин аның сезнең абыегыз икәнен бер караудан белдем.
Катя. Ничек алай?
Чибисов. Ул сезгә бик оша- тан.
Катя. Кая ошасын инде, яхшылабрак карагыз... Миңа матур сүз әйтергә тырышуыгыздыр инде бу.
Ч и б и с о в. Сезнең белән беркайчан да, килешеп булмас ахыры- сы. Сез һаман минем сүземне бүлдерәсез дә торасыз.
Катя. Эш белән килгәнсез, ә юк белән мавыгасыз.
Чибисов. Ни дисәгез дә, абыегыз миңа бик ошады.
Катя. Ул, әлбәттә, җитез кеше.
■Ш а д р и н. Мин кыз кеше түгел, әйдәгез, бу турыда калдырып торыйк. Син миңа шуны әйт: нишләргә хәзер миңа?
Ч и б и с o' в. Авылыңа кайт... Сыер җүнәтерсең...
Шадрин. Уйлап карыйм әле моны.
Чибисов. Сиңа бит авылыңа кайтырга кирәк... Бар әйдә үз йортыңа.
Катя. Ваня, мин үзебездә булган акчаны сиңа китердем, мә ал.
Шадрин. (Чибисовка карый).
Ярый, мин алам.
Чи б и с о в (читкә борыла). Ал шул.
Шадрин. Алса соң, алырмын шул.
Чибисов. Ә мин әйтәм, — ал шул, дим. (Шадрин икеләнеп тора.) Ал, Иван, ал, сыер алырсың.
Шадрин. Кем килеп бәйләнде соң бу миңа, кеше түгел, шайтандыр ул...
Н а д я. Иван, берәр уй төште мәллә сиңа?
Ш а д р и и. Дәшмә, Надежда.
Н а д я. Без монда хуҗабыз кайтуын көттек. Алладан тели-тели көттек. Ваня җаным, нишлисең син? Картлар һаман язып тора, өйдә бөтен нәрсә кырылып ята.
Шадрин. Үзем дә беләм. Үземнең дә җаным кыйналып бетте инде. (Бераз дәшми торганнан соң.) Альфа белән Омега шикелле килеп чыга бит әле бу. *
Н а д я. Димәк—син авылга кайт-мыйсың?
Ша д р и н. Соңыннан әйтермен.
Катя. Ә акчаны?
Ша д р и н. Соңыннан алырмын.
1 и б и с о в. Син, туганкай, телә- сәң нишлә, ә минем вакытым юк...
«Башы-аягы бергә дигән шикелле килеп чыга бит әле бу» мәгънәсендә.
о Николай Погодин
Мина ревкомга барырга кирәк.
Шадрин. Надежда, ирең әйткәнне тыңла эле син, юкка яшь түгәсең.
Надя. И ходаем, ни заманнан бирл$ күрешмәгән кешеләр без.
Шадрин. Ә син мин әйткәнне тыңла. Авылга кайтуны ике-өч көнгә кичектереп торырга туры килә. Янмас әле. (Тавышын үзгәртеп.) Кем күбрәк газап чикте, минме, әллә синме?.
Н а д я. Ваня, жаным, сине кызганам бит мин.
Шадрин (Чибисов белән Катя- га). Ягез әле сез, яшьләо, китеп торыгыз әле. (Надяга.) Длин кайтырмын, хәзер алар белән барыйм да, анда эшләр кайсы яккарак бара икән, шуны гына күреп килим, бары шул гына. (Надяны үбә.) Җү- ләрем минем, мине сагынмаган дип беләсеңмени. Синнән дә якын кеше' юк бит минем өчен.
IT а д я. Менә шулай, бер җылы сүз әйттең ичмасам.
Шадрин. Мин алар белән барыйм. Башкалада ниләр эшләнеп ята икән, күреп кенә киләм. Берәр сәгатьтән биредә булырмын.
Н а д я. Барсаң барырсың инде...
Шадрин (Чибисовка). Киттек. Гафу ит инде мине, үзең беләсен, хатын кеше бит ул... Кая барырга соң безгә?
Николай. Смольныйга.
Ш а д р и н. Нәрсә була соң анысы?
Николай. Ул революция штабы.
Шадрин. Ишетәсеңме, Надежда, нәрсә ди кеше? Ничек анда бармый калый* мин? Киттек!
Алтынчы картина
Сәхнә гүрендә, ноябрь киче караңгылыгында Смольный утлары, солдат учаклары, бронениклар күренә. Еракта урамнарга бәреп чыккан киеренке тормыш шау-шуы ишетелә. Өзлексез хәрәкәт.
Чибисов белән Шадрин керәләр.
Ч и б и с о в. Менә ул — Смоль-ный!.. Күр, хәтереңә сеңдер! Монда хәзер Ленин. Ул—Халык Комиссар-лары Советы башлыгы. Безнең власть бит!.. Сизәсеңме син шуны, солдат?
Ш г I р и н. Кур”ам.
Чибисов. Эх, син... кол!.. Мәңге кол булып калырга ярамый!
Шадрин. Бәхәсләшмим — кол. Ә син кем — князьме?
Чибисов. Җитәр, такылдама. Киттек!
Ш а д р и н. Тукта.
Чибисов. Тагы нәрсә?
Ш а д р и н. Син алар арасында уз кеше, ә мин?
Чибисов. Алар арасында... /Алар — синең белән без ул... Аңлыйсыңмы?
Шадрин. Шулай да, син бит большевик?
Чибисов. Ә син?
Ш а д р и н. Ә мин — шуның ти-рәсендә генә йөрүче.
Чибисов (шаярып). Буржуйларның өйләрен тартып алучымы?^
Ш а д р и н. Анысы инде болай гына... кул астына туры килгәнгә генә...
Ч и бисов. Юк, туган, хәзер беттең инде. Әйтик, власть алышы- на-нитә калса, алар Шадринны жир астыннан да эзләп табачаклар.
Шадрин. Бусы, чынлап та, дөрес булыр. (Чын күңелдән янып.) Үземә үзем сүз биреп куйган идем бит: бер нинди партиягә дә кысылмам дигән идем, — нәрсәгез белән кешене үзегезгә тартасыз соң сез? Ленинны бит мин аны хәтта рәсемдә дә күргәнем юк, — ә үзен тоям. Фронтта мин аллага ышанмый башладым, ә аңа ышанам. Киттек. Әйт әле, ә без айда Ленинны күрә алмабызмы? Шулай да, әгәр җае туры килсә, син аны миңа күрсәтерсеңме?
Ч и б и с о в. Әлбәттә, күрсәтермен.
Мылтыклы кеше
Шадрин. Тукта.
Ч и б и с о в. Ваня, сөеклем, минем синең түбәңне төйгечлисем килә башлады. Чынлап та, барасыңмы син, әллә юкмы?
Шадрин. Барам дигәч, барам инде. Тик син миңа шуны әйт, мин нишләрмен соң анда?
Ч и бис о в. Син нишләрсеңме?
Шадрин. Әйе.
Чибисов. Революция ясарсың. Аңлашыламы? Социалистик Рево-люция!
Шадрин (секунд чамасы торганнан соң, билкаешын төзәтеп, мылтыгын иңенә алып). Гомер эчендә бер килгән икән!.. Әйдә, дус, киттек!
ПӘРДӘ
М. Әмир тәрҗемәсе.