КИТАП ШҮРЛЕГЕ
**“в^И**в» !■!■ ■!■■■■■ ■ ■■■
К а в и Нәҗми — «Хикәяләр».
Җаваплы редакторы А. Гомәр. Күләме
272 бит. Бәясе 11 сум. Тиражы 10 000.
Татар Совет әдәбиятының танылган
язучысы Кави Нәҗминең бу сайланма
җыентыгына барлыгы 18 хикәя
кертелгән. Китап, язучының художник
Булатов тарафыннан эшләнгән рәсеме
белән ачыла һәм «Чыныгу» исемле
хикәясе белән башланып китә.
Җыентыкта язучының «Шобага»,
«Кояшлы яңгыр» һәм «Зәңгәр сукмак»
шикелле укучылар массасына таныш
булган популяр хикәяләре һәм шулай
ук язучының соңгы елларда язган
«Тимерче Йосыф», «Таныш урын»
һәм «Юлбасар оясында» исемле яңа
әсәрләре дә бар.
Сибгать Хәким — «Шигырьләр».
Җаваплы редакторы Гази Кашшаф.
Күләме 96 бит. Бәясе 5 сум. Тираж
4С0Э.
Бу җыентыкка шагыйрь С. Хә-
кимнең бөек Ватан сугышы елларында
язылган 55 шигыре урнаштырылган.
С. Хәким тирән фикерле, тойгыларга
бай һәм җыйнак шигырьләр язу белән
характерлы шагыйрь. Җыентыкка
лирик шигырьләр, мәсәлләр белән
беррәт- тән, «Володя ант итә» кебек В.
И. Ленинның яшьүсмер чагын
гәүдәләндергән озын шигырьләр дә
кертелгән.
«Җиңү юлы» — 1 иче Украина
фронтында татар сугышчылары.
Төзүчеләре: Риза Ишморат, Гали
Хуҗи, Газиз Иделле һәм Госман
Бакиров. Җаваплы редакторы Сәгыйть
Фәйзуллин. Күләме 220 бит. Бәясе 9
сум 75 тиен. Тиражы 10 009.
Бу җыентыкка Риза Ишморат, Гали
Хуҗи, М. Садри, Г. Бакиров, Газиз
Иделле һәм башка иптәшләрнең
беренче Украина фронтындагы татар
сугышчыларының ге- роик
көрәшләрен чагылдырган очерклары,
Г. Хуҗиның «Яу күрке» 1 исемле
поэмасы һ. б. тупланган. Җыентыкта
«1 иче Украина фронтындагы татар
сугышчыларының татар халкына
җавап хаты» да урнаштырылган.
Җыентык батыр якташларыбызның,
Советлар Союзы геройларының,
генералларының, офицерларының
рәсемнәре һәм сугыш эпизодларын
чагылдырган фотолар белән бизәлгән.
A. С. Грибоед о! в—«Акыллылык
бәласе». Комедия 4 пәрдәдә. Шигырь
белән тәрҗемә итүче Нәкый Исәнбәт.
Җаваплы редакторы Кави Нәҗми.
Күләме 118 бит. Бәясе 5 сум. Тиражы
10 000.
Рус халкының культура үсешендә
зур роль уйнаган, крепостнойлыкка,
патша самодержавиесе бюрократ-
ларына кискен һөҗүм тавышы белән
яңгыраган бу үлмәс әсәрендә А. С.
Грибоедов үз заманындагы
чынбарлыкны бөтен тирәнлеге һәм
характерлы яклары белән чагылдыра.
А. С. Грибоедовның бу мәшһүр
комедиясе татарчага беренче мәртәбә
тәрҗемә ителде.
B. Г. К о р о л е н к о—«Елга шая-
ра.» К. Басыйров тәрҗемәсе. Җаваплы
редакторы Г. Әпсәләмов. Күләме 40
бит. Бәясе 2 сум. Тиражы 5000.
Короленко рус әдәбиятында үзенең
повестьлары һәм хикәяләре белән генә
түгел, ә әдәби очерклары белән дә
мәшһүр. Аның очерклары, хикәя кебек
үк, матур яңгырыйлар һәм үзләрендә
чагылдырылган тормыш дөреслеге
белән укучыга бик нык тәэсир итәләр.
«Елга шаяра» очергы Королспконың
гүзәл очеркларыннан берсе. Биредә
йокымсыраган Вятка буйлары, шунда
яшәүче крестьяннарның авыр
тормышлары һәм типик образлары
сурәтләнә.
Г. Хуҗи.—-«Туган җир», ши-
гырьләр җыентыгы. Җаваплы ре-
дакторы Г. Кашшаф. Күләме 176 бит.
Бәясе 6 сум. Тиражы 10 000.
Шагыйрь Гали Хуҗи үзенең бу
җыентыгына 1942—45 иче елларда
язган 41 исемдәге шигырен һәм
«Россия», «Гражданин, солдат, ша-
гыйрь» һәм «Яу күрке» исемле 3
поэмасын туплаган. Шигырьләрнең
күпчелеге Бөек Ватан сугышы
РЕДАКЦИЯГӘ РЕЦЕНЗИЯ ӨЧЕН АЛЫНГАН ЯҢА КИТАПЛАР
Китап шүрлеге ш
героикасын һәм совет халкының
патриотлыгын чагылдыралар. По-
эмалардан «Гражданин, солдат, ша-
гыйрь» Ватан сугышында һәлак
булган күренекле татар шагыйре
Фатих Кәримнең тормышына һәм
иҗадына багышланган.
Гариф Гобәй — «Маякчы кызы».
Повесть. Җаваплы редакторы Г.
Разин. Күләме 272 бит. Бәясе 12 сум 75
тиен.
Балалар язучысы Гариф Гобәйнең
бу повесте, автор тарафыннан
төзәтелеп, өченче мәртәбә басыла. Бу
китапка икенче мәртәбә төзәтелеп
«Ялгыз йортта» хикәясе дә
урнаштырылган.
М. Ю. Лермонтов — «Максим
Максимыч» К. Басыйров тәрҗемәсе.
Җаваплы редакторы А. Гомәр. Күләме
16 бит. Бәясе 1 сум.
М. 10. Лермонтовның мәшһүр әсәре
«Безнең заман герое» повестеннан
алынган «Максим Максимыч» исемле
бу өзек мәктәп программасы буенча
олы яшьтәге балаларга тәкъдим ителә.
А. Гарф — «Чнмбиоклар». Та-
тарчалаштыручысы С. Әдһәмова.
Җаваплы редакторы А. Гомәр. Күләме
68 бит. Бәясе 4 сум. Тиражы 10 000.
«Чнмбиоклар» Анна Гарф тара-
фыннан хәзерге татар балалары
тормышыннан алынып язылган. Ки-
тап бер үк геройларның, башларыннан
үткән вакыйгаләрне чагылдыручы
җиде хикәядән тора.
Хикәяләр художник И. Брюлик
рәсемнәре белән бизәлгән.
М и р с ә й Ә м и р — «Әниләре өйдә
юкта». Нәниләр өчен хикәя. Җаваплы
редакторы А. Гомәр. Күләме- 16 бит.
Бәясе 30 тиен.
Мәктәпкә кадәр яшьтәге балалар
өчен чыгарылган бу хикәя матур,
җиңел тел белән язылган. Рәсемнәре
художник Ш. Мөхәммәтҗанов
тарафыннан эшләнгән.
В. М а я к о в с к и й «Нәрсә ул яхшы
һәм нәрсә ул начар». Ә. Фәйзи
тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы К.
Нәҗми. Күләме 20 бит. Бәясе- 1 сум.
Тиражы 10 000.
Совет заманының иң күряекле ша-
гыйре Владимир Маяковскийның бу
китабына балаларга карата язылган
ике шигыре кертелгән. Беренче
шигырьдә балаларга нәрсә ул яхшы,
нәрсә ул начар турында аңлатыла.
«Кем булырга?» дигән икенче
шигырьдә балаларга профессия
сайлауда төшенчә бирелә.
Л. Н. Толстой — «Балдан соң»
Хикәя. С. Әдһәмова тәрҗемәсе.
Җаваплы редакторы X. Хәйри. Күләме
16 бит. Бәясе 1 сум. Тиражы 5 000.
Л. Н. Толстой үзенең бу кечкенә
хикәясендә, патша Россиясендә югары
чинлы гаскәри кешеләрнең көндәлек
хезмәтләрендәге кансыз- лыкларын
һәм усаллыкларын сурәтләү белән
бергә, солдатларның коточкыч, аяныч
тормышларын күрсәтә. Вакыйга
Казанда бара. Китап художник X.
Якуповның рәсемнәре белән бизәлгән.
А. П. Чехов. — «Акмаңгай». Г.
Лотфи тәрҗемәсе. Җаваплы ре-
дакторы X. Шабанов. Күләме 12 бит.
Бәясе 1 сум. Тиражы 10 000.
А. П. Чеховның бу кечкенә хикәясе
кече яшьтәге балалар өчен язылган.
Укыр өчен бик күңелле. Китапның
тышлыгын художник М. В.
Виноградова эшләгән.