КАРА АЛТЫН ЧЫККАН ЖИРДӘ
Картлар ни сөйлиләр
Клявле станциясенә килеп төшү белән үк борынга нефть исе килеп бәрелә, күзгә нефть эзләре күренә башлый. Ак тирмәләргә ошаган өр-яңа, ап-ак, түм-түгәрәк нефть баклары, озын-озын нефть трубалары, һәм ниһаять, таулар, тигезлекләр аша Шөгергә таба, 27 километрга сузылган тирән тар канаулар бик күп нәрсә турында сөйлиләр алар. Тиздән, бик тиздән Клявле станциясе Шөгер нефтен киң илебезгә таратучы гөрләп торган үзәк станциягә әйләнәчәк.
Без, Андрей Юсупов дигән карт белән, инде нефть трубалары да салынган һәм күп кенә өлеше балчык белән күмелгән әнә шул канау буенча Шөгергә барабыз. Мордва картының кечрәк, ләкин шома йонлы таза аты лерт-лерт итеп бер көйгә юырта. Андрей бик күпне күреп картайган кеше. Ул 1905 иче елда ук иле Россия өчен японнарга каршы сугышкан. Шулай ук 14 нче елны немец яуларына каршы булган сугышта да катнашкан.
— Немецның Гитлер дигән этен тукмакларга барырга туры килмәде миңа, картаебрак кителде, — дн ул, атын куа-куа. Аның бу сүзләрне әйтешендә, ничектер, үзенең картаеп өченче сугышта катнаша алмый калуына борчылу сизелә иде.
Соңыннан Юсупов, үзсн-үзе юатып булса кирәк:
— Бу юлы фашистларга каршы сугышта улым катнашты минем! — дип куйды.
Улының хәзер Шөгердә нефть чыгаруда эшләвен белгәч, мин сүзне нефтькә бордым. Андрей бабай Шөгер нефте турында да күп кенә нәрсә белә икән. Ул анда-санда «На, хайван, на, на, на» дип атын куа һәм, моннан бик күп еллар элек үз күз алдыннан үткән вакыйгаларны исенә төшерергә тырышып булса кирәк, ашыкмый гына сөйли башлый.
— Мин аның елын-фәләнен хә-терләмим. Безнең ; Шөгер ягына нефть эзләп килүчеләр элекке заманда' да булгалады. Моннан 40—50 еллар элек булыр, бер заман безнең Спиридоновка урамын кыңгырау тавышы яңгыратты. Көтелмәгәндә авылга пар атлы кешеләр килеп керделәр. Алар өч кеше иде. Берсе кучер, икесе шәһәрчә киенгән спай адәмнәр. Алар каравыл өе янына җиткәч, ыжгырып-ярсып торган атларын көч-хәл белән туктаттылар. Пар ат җигелгән сиртмәле арба артыннан һау-һулап килүче этләр таралдылар. Арбаны, арбадагы спай кешеләрне малай-салай әйләндереп алды. Бераздан олылар да күренә башладылар. Безнең яшь чак. «Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый» дигәндәй, без картлар эшенә тыгыла алмыйча читтән генә караштырып йөрибез. Ул заманда, үзең беләсең, яшьләргә почет юк иде бит. Алай да, соңга таба без дә якынлаштык. Тегеләр авылда сход җыйдылар. Башта картларны бик әйбәтләп сыйладылар болар. Аракы эчерделәр, ашаттылар. Эчүчеләрдән нык кына мәл-
36
жерәүчеләр дә бул га лады. Ләкин күп кенә картлар тегеләрнең аракыларын бөтенләй эчмәделәр.
— Ни йомыш, әфәнделәр, бу сыйның хикмәте нәрсәдә? — диделәр алар.
Карт, бик аз гына сүзен бүлеп, атын кугалап алды.
Сүз белән юл кыска була бит ул. Без Спиридоновка тавына да килеп җиттек. Мәннан авылның каршы як тавы да күренеп тора.
— Әнә, тау башындагы вышкаларны күрәсеңме? — диде ул чыбыркысы белән биек тауга таба күрсәтеп. — Әнә шул тауны сораганнар иде алар. Тик нәтижәсез калды бу эш.
Андрей карт хәзерге заманга күчә, авыл халкының нефтьне бик хуплап каршы алуы турында сөйли.
— Менә бит, шушы Шөгердән Клявлегә хәтле сузылган канауны колхозчылар казыды. Күрсәң иде син аларның тырышып эшләвен! Унбер район ярышты монда, энем, унбер, — диде карт. Ул бу хәбәрне эчке бирелү, соклану белән белдерде.
Чыннан да ул шулай булган' икән. 27 километрга сузылган ике метр тирәнлектәге нефть юлын халык зур энтузиазм белән казыган. Бер ай срок бирелгән булган. Ләкин ярыш уты белән рухланып эшләүче колхозчылар бу зур эшне — 53 мең кубометр җирне 16—17 көндә актарып ташлыйлар. Ярыш беренчелеген Тельман, Әлмәт районнары колхозчылары яулап алалар. Шулай итеп, халык нефтькә киң, зур, җиңел юлны үзе ача.
— Нефть дигән нәрсәнең хикмәте зур икән аның. Ул безнең авыл өйләрен яктыртты. Ә урманны соң, урманны! Молодец икән ул нефть дигән нәрсә! Ул безнең бик күп урманны саклап калды! — дип бераздан соң колхозчы карт баягы сүзен дәвахм иттерде.
Урманны саклап калуның сере шунда икән. Шөгердә нефть чыкканга кадәр андагы битум (гудрон) заводы елына өч мең кубометрдан
_ ___________________ Абдулла Ә х мәт артык утын яга торган булган. Нефть чыга башлау белән бу завод нефтькә күчә һәм, Андрей карт әйткәнчә, нефть Шөгер районының бик күп урманын исән калдыра.
Без таулар арасына сузылган Спиридоновка авылына килеп кердек. Колхозчы карт атын туара калды. Мин исә, Спиридоновкага якын гына тау башында салынып ята торган булачак нефть шәһәренә таба атладым...
Шөгер авылы картлары да бу якка нефть эзләп килгән Америка бае Шандорны бик яхшы хәтерлиләр. Иске Шөгер авылы карты Нигъмәтҗан бабай Бәдрет- динов Шандорның Шөгер авылында салган гудрон заводында күп кенә еллар эшләгән. Ул да Шандорның бу тирәдән нефть эзләве турында сөйли.
Шушма елгасының кайбер урын-нарында су өстенә түгәрәк-түгәрәк булып нефть чыгуын күрүчеләр ул вакытта ук күп булган.
Элекке заманның, төрле предпри-нимательләре Баулы тауларына да килеп чыккан булганнар. Баулының 72 яшькә җиткән һәм әле хәзерге вакытта да дүртәр йөз хезмәт көне эшләп килә торган хөрмәтле колхозчысы I Габделкәбир карт та нефть турында сөйләргә ярата. Аңа Баулы тавы башында бөтен тирә-як урманнарны, бөтен Баулыны яктыртып тора торган беренче скважина уты нурлары бик ошый. Ул, сөялле зур кулларын каш өстенә куеп, авыл төнен яктыртып торучы тау утына еш кына сокланып карап тора һәм:
— һай, бигрәк матур балкый, авылга ямь биреп тора шул ут! — ди ул.
Менә шул мөлаем карт элекке заманнарда геологларның бу якка да килеп китүләре турында сөйли. Карт болай ди:
— Патша заманында безнең бу якка да килеп казынып йөргәннәр иде дә, тик эш чыгара алмадылар, ә менә хәзер нефть уты нурларына бөтен авыл яктырып тора.
Кэра алтын чыккан җирдә 37
Йөз еллар элек
Ил картлары тарихның җанлы шаһитләре бит алар. Аларның сүзләре моңа кадәр безнең Татарстан нефте турындагы тарихи материалларга да туры киләләр.
Элекке Казан, Самара, Оренбург һәм Идел буендагы кайбер башка районнарда нефтьнең җир өстенә чыгып торулары геологларның һәм| промышленникларның дикъкатен җәлеп итә. XVIII гасырның икенче яртысында ук бу районнар геологик яктан тикшерелә башлыйлар. Доктор Готлиб Шоберның 1760 нчы елларда фәннәр Академиясе басмасында тикшеренү китабы чыга. Ул Сок елгасы буенда Сергеевскидагы күкерт чишмәсе янында нефть булуы турында яза. Старшина Надыйр Уразметов дигән -кеше Кармалка елгасы буенда дүрт нефть чыганагы барлыгы турында хәбәр итә. 1762 нче елда бу турыда Академия хәбәрчесе Петр Рычкаловның элекке Оренбург губернасы турындагы киң язмалары басылып чыга; Ул заманның академикларыннан Лепехин һәм Палласларның да хезмәтләре бар бу турыда.
Геологлардан Еремеев һәм Рома- новскийларның тикшеренүләре аеруча кызыклы. Еремеев Казан, Сем- бер һәм Самара губерналарында нефть эзләү буенча киң генә отчет яза. Анда ул гудрон комы булган ташлар (песчаниклар) һәм нефть чишмәләре турында киң генә туктала. Ләкин ул заманның күп кенә тикшеренүчеләре, Идел буе районнарында нефть юк, дигән фикергә киләләр. Геолог Калицкий: кайчан- хыр, бәлки, бу якларда да нефть булгандыр, ләкин хәзер инде ул үзеннән-үзе кибеп беткән, ~хә-« зер калса да аның кызганыч калдыклары гына булырга тиеш, ди. Шуларга да карамастан, геолог Романовский бу районда нефть булуына бик нык ышана. Ул нефтьне бигрәк тә Шөгер районы, Сарабик- кул авылы янында Шушма елгасының уң як яры буеннан, Камышлы, Старо-Семенкино, Ярлыкино авыллары тирәләреннән эзләргә тәкъдим итә. Безнең совет галимнәре беркадәр күбрәк, тирәнрәк өйрәнелгән әнә шул участокларда разведка ясыйлар.
Хәзерге Татарстанның кайбер җирләрендә 1760—70 нче елларда ук нефть вышкалары күренеп китә. Бу вакытта әле хәтта Бакуда да промышленность әһәмиятенә ия булган бораулау эшләре башланмаган була. Бу вакыттагы нефть разведчиклары үз кесәләрен калынайту хмаксаты белән йөрүче комсыз байлар булалар. Бөгелмә алпавыты Малакиенкодан башлап Америка предпринимателе Шандорга кадәр Шөгер тирәләрендә иснәнеп йөриләр. Болар Шушма һәм, Сок елгалары буенда 10 га якын скважина салып, бораулау эшләрен алып баралар. Америкалы Шандор 6 скважина сала. Аларның икесе Шөгер- дә, берсе Шөгер районы Сарабик- кул авылында, башкалары элекке Самара шәһәре тирәсендә була. Ул заманның иң тирән скважинасы Шөгер янында булып, аның тирәнлеге 354 метрга җитә. Бу тирәнлекне совет заманындагы 2000 метрга, девон катлавына җитү белән чагыштырсак, патша заманындагы техниканың никадәр артталыгын, көчсезлеген ачык күрербез. Әнә шуңа күрә дә нефть яткан җирләрнең дөрес адресларын тапкан булсалар да, ул вакытта җир асты байлыгы җир өстенә чыкмыйча кала.
Ләкин! башка районнарда эзләү, тикшеренү эшләре әледән-әле бул- галап тора. Бигрәк тә чит ил капи-талистларының борнын нефть исе кытыклауда дәвам итә. Англия ка-питалы белән «Казан Ойл Филд шир-кәте» дә төзелеп эшли. Ул Идел буендагы нефть чыганакларын тик-шеренүне максат итеп куя. Ләкин бу ширкәт тә уңышка ирешә алмый.
Россиядәге нефть фирмаларыннан иң зурсы булган «Нобель» фирмасы да унынчы-ундүртенче елларны Идел буе нефть чыганаклары белән бик нык кызыксына. Шөгер районы, Спиридоновка карты Андрей Юсу-
Абдулла Әхмәт
нов сөйләгән вакыйгалар мрнә шушы «Нобель» тарафыннан эшләнгән хикмәтләргә бик туры килә. Бу фирма кешеләре нефть булуы мөмкин булган җирләрдә авыл идарәләре белән договорлар төзегәннәр. Алар- ны төзүдә фирма вәкилләре авыл байларына таянып эшләгәннәр. Аларга күп кенә акча биргәннәр. Төзелгән договор буенча бу авыллар нефть разведкаларына, нефть эзләү эшләренә рөхсәт бирмәскә тиеш булганнар. Чөнки, Нобель Идел буенда нефть табылу үзенең кесәсенә нык сугачакны бик яхшы аңлаган булган. Идел буенда нефть табылып чыга калса, нефтьнең бәясе төшәчәк. Россиядәге нефть чыганакларының куп өлешен үз кулында тотучы һәм аның бәясе белән үзе эш итүче «нобель» челәр, билгеле, моннан шүрлиләр. Шуңа күрә дә алар һәр нефть разведкасы юлына төрле юллар белән киртә салып киләләр.
Күрәсез, ул вакыттагы геологик эзләнүләрнең аерым капиталистик фирмалар интересына буйсынуы халык хуҗалыгы үсешенә тоткарлык ясап килгән. 1914 нче елны, империалистик сугыш алдыннан, илдә, бик нык нефть җитешмәүчәнлек сизелә. Шуңа да карамастан, эре фирмалар нефть эзләү һәм аны чыгару эшен җәелдерүне тоткарлыйлар. Әнә шуңа күрә дә без элек нефть вышкаларын киң илебезнең фәкать бер генә районында — Бакуда гына күрәбез. Ул заманда мәктәптә укыган вакытта нефть чыккан урынны күрсәткәндә, безнең бармаклар Ба- куга гына юнәләләр, Баку гына телгә алына иде. Ә хәзер безнең балалар болай гына димиләр, аларга хәзер кара алтын чыга торган бик күп яңа исемнәрне әйтергә туры килә.
Ни өчен соң бу болай? Ни өчен соң Урал һәм Идел буйларында моннан гасыр ярымлар элек үк нефть разведкалары ясалуга да карамастан, бу эшләр уңышсыз тәмамланганнар? Җир астында сакланып яткан бу кыйммәтле байлык зи өчен соң җир өстенә чыга ал-мый яткан? Бу сорауларның җавабы ачык. Элекке Россиядә капиталистик системаның хөкем сөрүе, барлык эшнең юан корсаклы байлар кесәсе интересларыннан чыгып эшләнүе. Шуның, өстенә менә бу сәбәпләр дә бар: ул заманда җир асты катлауларының геологик төзелешләре җитәрлек рәвештә өйрәнелмәгән. Элекке хуҗалар да, аларның консул ьтант-геологлары да тирән җир астындагы нефть горизонтлары турында ачык белмәгәннәр. Галимнәрнең саны да бик аз булган элек. Хәзерге совет заманындагы кебек җирнең 4000 метр тирәнлекләрендәге серләрен ачык белә торган, тирән төшә ала торган техника да булмый ул заманда. Ул заманның бораулау кораллары, хәтта Бакуда да, фәкать 400 метрларга кадәр генә төшә алганнар.
Бик күп чыгымнар тотылып та нефть эзләү эшләренең уңышлы нәтиҗәләр бирмәве аркасында, Идел буе һәм Идел арты районнарындагы нефть чыганакларын эзләү эше дүрт дистә елларга кадәр суынып тора.
Октябрь тугач
Менә бөек Октябрь таңы туа. Җирнең алтыдан бер өлешендә данлыклы Советлар Союзы әләме— ал байрак җилферди башлый. Җирнең чын хуҗалары булган халык өчен иркен, азат, көр, матур тормыш башланып китә. Кеше дигән сүз горур яңгырый. Коммунистлар партиясе, аның даһи җитәкчеләре Ленин, Сталин илне туры юлдан алга илтәләр, югарыга күтәрә башлыйлар. Алар, үзләрендә булган бөтен көчне, белемне, сәләтне халык бәхетенә бирергә дип ант иткән кешеләр, иске Рәсәйне Советлар Россиясенә әйләндерер өчен баһа-дирларча, каһарманнарча эшли баш-лыйлар. Көрәш, түгелгән кан һәм корбаннар символы булган кызыл байракны тоткан даһилар артында, большевистик партия артында, батыр совет халкы тора.
Иске заманның комсыз, * тискәре кешеләре тотып, буып торган бик күп бөек эшләр, халык, ил бәхете
Кара алтын чыккан җирдә
өчен ут, су, Һава кебек кирәк булган изге, мөкатдәс эшләр башланып китә. Күк күкрәп, җылы яңгыр явып киткәннән соң гөрләп үсеп киткән уҗым төсле, безнең ил дә шаулап, гөрләп үсә, көрәя, ныгый башлый.
Без, бик зур кыенлыклар, киртәләр аша үтеп, эчке һәм тышкы дошманга каршы каты көрәш алып барып, канлы һәм кансыз фронтлар үтеп, бөек сталинчыл -бишьеллыклар чорына килеп җитү бәхетенә дә ирештек.
Партиябезнең унҗиденче съезды ачыла. Совет кешеләре бөек Сталинны көчле алкыш дулкынына күмәләр, котлыйлар. Ул, безнең сөекле атабыз, трибунага басып, тирән акыллы, мәхәббәтле карашын залга, үзенең көрәштәшләренә ташлый да, салмак кына сүз башлый.
Безнең Сталин ул вакытта ук инде болай дигән иде:
— Урал тауларының көнбатыш һәм көньяк итәге районында нефть базасын оештыруга җитди рәвештә тотынырга.
Әнә шул тарихи чыгыштан соң, илебезнең көнчыгышында яңа нефть базасы булдыру мәсьәләсе куер- ганнан-куера. Чөнки чәчәк атучы, эре индустрияле илгә, ышанычлы адымнар белән алга атлаучы социалистик промышленностка күбрәк нефть кирәк иде. Совет галимнәре, геологлары илнең көнчыгышында геологик тикшеренү-эзлә- ъү эшләрен киң җәелдереп җибәрәләр. Партиянең, иптәш Сталинның тарихи сүзләре тормышка аша башлый. XVIII съезд ачылган вакытта Урал һәм Идел районнары арасында унике урында нефть чыганагы табылган иде инде.
Партиябезнең XVIII съездында, Сталинның көрәштәше, аның уң кулы булган карт большевик Вячеслав Михайлович Молотов тарихи доклад белән чыга. Анда инде ул: «Идел һәм Урал арасындагы районда яңа нефть базасын — «Икенче Баку»ны булдырырга кирәк дигән мәсьәләне куя.
Съезд бу мәсьәлә буенча да ре-волюция чыгара. «Өченче бишьел-лыкта хәлиткеч бурыч итеп, Идел һәм Урал арасындагы районнарда тагын бер куәтле нефть базасы булдыруны санарга кирәк...» ди Молотов.
Әнә шулай итеп, иптәш Сталин һәм партия ил алдына зур да, әһәмиятле дә һәм шулай ук катлаулы да булган яңа бурыч куялар. Лозунг ташлана, юнәлеш бирелә. Иптәш Сталинның „ «Икенче Баку төзәргә!» дигән лозунгысын илебез бердәм күтәреп ала.
Әле кайчан гына Шөгер һәм Баулы районнары «Икенче Баку»га — бу атаклы, мактаулы районга кермиләр иде әле. Хәзер инде безнең бу районнар да «Икенче Баку»га керәләр. Без Татарстанның әле тагын да күп кенә районнарының «Икенче Баку»га керүләренә бик нык ышанабыз. Ә бу кечкенә нәрсә түгел. «Икенче Баку» районына керү ул гаять зур, гаять әһәмиятле, мактаулы күренеш.
Кулыбызга каләм алып, карта янына килик. Менә Урал өлкәсенең төньяк районында Соликамск дигән яңа шәһәргә карыйк, аннан да төньяктарак Ухтинск дигән җир бар. Хәзергә «Икенче Баку»ның төньяктагы нефтькә бай районы шушыннан башланып китә. Аннары нефтьле районнар Уралдагы Ползана, Северокамск, Чусовские городки, Молотов шәһәрләреннән көньякка таба сузылалар. Көнчыгышта ул Урал тавы белән чикләнә. Ә шуннан соң «Икенче Баку»ның нефтьле районы Эмба районы кебек нефтькә бик бай булган яңа өлкәгә килеп чыга. Шуннан соң инде әлеге хикмәтле район үсә, киңәя торгач, уннарча шәһәрләрне: Уфа, Бугуруслан, Сызрань, Ставрополь, Куйбышев һәм башкаларны үз эченә ала. Юк, бу яңа нефть өлкәсе болар белән генә дә чикләнми әле. Аңа тагын әнә шул яңа нефть тудырган яңа шәһәрләр дә керәләр. Менә алар: Уралдагы Северокамск, Краснокамск, Башкортстандагы Ишимбаево, Октябрь шәһәре (ТҮЙ- мазы районы) һәм башка туып ки-
40 Абдулла Әхмәт
луче яңа шәһәрләр. Мондый нефть шәһәрләре безнең Татарстанда да туып килә инде.
Көнчыгыштагы бу яңа нефть ба-засының киләчәге гаять зур. Чөнки аның районнарында яңадан-яңа нефть фонтаннары атып торалар. Чөнки аның районнарында бетмәс- төкәнмәс нефть запасы бар. Чөнки «Икенче Баку» районнары еллап кына түгел, айлап үсәләр, киңәд баралар.
Татарстанга иң элек Шөгер нефть бирә. Бу мактаулы, тарихи эшнең башлану елларын, беркадәр тарихын да белеп китик. 1933—31 нче елларда Шөгер җиренә структуро-геологик разведка ясау өчен геологлар киләләр. Болар инде яңа кешеләр, яңа фән белән коралланган совет геологлары. Боларның иң беренчесе Казан университетының күренекле геологларыннан (хәзер профессор) Е. И. Тихвинская җитәкчелегендәге разведка була. Соңыннан Г. И. -Җүзе дигән геолог та Шөгергә килә. Шөгер җиренең гасырлар буенча ачылмаган серләрен ачуда яшь, талантлы геолог Мәҗит Кавеев, В. И. Троеполь- ский, А. И. Зотова, Г. С. Пор-фирьев һәм башкаларның да хезмәтләре зур була. Бу геологлар Татарстан Геология тресты җитәкчелегендә эшлиләр.
Ә инде Шөгер нефтен тагын да тирәнтенрәк өйрәнү һәм аны беренче мәртәбә җир өстенә чыгару кебек мактаулы, бәхетле эшкә Шөгер нефть разведкасы коллективы ирешә. Шөгердәге бу разведка башында совет галиме, Казан Дәүләт Университеты шәкерте, зур энтузиаст, эшлекле, кыю геолог Сергей Петрович Егоров тора. Геологларның күп елларга сузылган катлаулы, зур хезмәтләре нәтиҗәсендә, ниһаять, Шөгер тирәсендә промыш-ленность әһәмиятенә ия булган куп катлаулы нефть барлыгы ачык беленә. Моны без совет фәненең гаять зур җиңеше дибез.
Бернеме нефть бирүчеләр
Сүз Татарстанда беренче тапкыр нефть табучылар, Татарстанда бе
ренче тапкыр нефть чыгаручылар турында бара. Бу кешеләр —чын хезмәт) геройлары. Аларны бөтен республика белергә тиеш.
Менә аларның берсе. Бу гади генә киенеп йөри торган, бер катлы, ачык йөзле, сүзчән, аруны-талуны, иренүне белми торган совет геологы Сергей Петрович Егоров. Бу кеше, үзенең бишенче дистә яшькә китүенә дә карамастан, гаҗәеп хәрәкәтчән. Аны үз кабинетында бик сирәк очратырга була. Ул вакытын күбрәк скважиналар тирәсендә үткәрә. Буровой мастерлар, буриль- щиклар, гади эшчеләр белән сөйләшеп, киңәшләр биреп йөри, керн-нарны (җир астыннан чыккан по- родалар) зур игътибар белән күзәтеп, тикшереп бара. Алардан нефть исе килсә, нефть эзләре күренсә, карт геолог нәни балалар кебек куана, бу билгеләр күренмәсә, чын күңеленнән янып, көеп, борчылып йөри.
Шунысы аеруча күңелле: Шөгер- дә булсын, Баулыда булсын, Туй- мазыда булсын, инженер) һәм гео-логларның зур күпчелеге Казан Университеты җитештергән белгечләр. Егоров та1 Казан Университетын тәмамлаган. Ул башта Казандагы трестта өлкән геолог булып хезмәт итә. Ләкин аның Казанда гына утырасы килми. 1941 нче елда Шөгер районын өйрәнергә китә. Ул килгәндә Шөгердә иң беренче тирән скважина — беренче номерлы скважина салынган һәм ул инде 60 метрга түбән төшкән була. Шөгердә беренче нефть эзләү скважинасын 1940 нчы елда гео-лог Евгений Владимирович Романов сала. Ике геолог бергәләп, җиң сызганып эшли башлыйлар. Ләкин геолог Романовка күп эшләргә туры килми, аңа немецларга каршы сугышка китәргә кирәк була, һәм ул Ватанны саклауда геройлар үлеме белән һәлак була.
Үз эшен сөюче совет геологы Шөгер җиренең катлауларын өйрә-нүгә, серләрен ачуга бөтен белемен, көчен, сәләтен бирә. Сергей Петро-вич Шөгер җирендәге нефтьле бе-
Кара алты» чыкка» җирдә 41
ренче намюр катлавының характерын өйрәнә. Бу — намюр катлавына типик булганча, су басымы режим,- лы күп нефтьле катлау. Бу катлауда нефть 547—600 метрлар тирәнлегендә хисаплана. Егоров, намюр катлавындагы нефтьле породаларга кварцлы, бер-берсенә ошашлы? һәм вак орлыксыман комлы ташларны (песчаникларны) кертә. Геолог Шө- гердәге нефтьле угленосный катлауны да төпле рәвештә тикшерә һәм аның да характерын, күләмен билгели. Шөгердәге турнейский ярусның күмерле катлавындагы нефть үзенең сыйфаты белән Сызрань, Ставрополь һәм бигрәк тә, Туйма- зыдагы шул катлаудагы нефтькә караганда күп кенә өстен тора, ди ул. Егоров Шөгер нефтенә югары бәя бирә. Хәзерге вакытта геолог бөтен Шөгер нефтьчеләре белән бергә борынгы заманның .иң югары сыйфатлы девон нефтенә, нефть чыганагы бай булган катлауга барып җитү өчен көрәшә.
Татарстанда беренче! j башлап нёфть чыгару көрәшенең батырлары арасында Гариф абзый Хәмидул- лин беренчеләр сафында тора.
Парторг Ибраһимов, алдынгы нефтьчеләр турында сүз барганда, бер дә уйлап тормыйча, иң элек геолог Егоров һәм буровой мастер Гариф Хәмндуллин иптәшләрне телгә алды. Бу юкка гына түгел, билгеле. Промыслоның бөтен кан та-мырларының, йөрәгенең тибешен аңлап, сизеп, күзәтеп баручы һәм аларның нормаль эшләре өчен янучы, көюче, бирелеп эшләүче парторг Ибраһимов үзе турында бик саран сөйли. Аның Донбасста чыныккан, шахтерлар мәктәбен үткән эшче-большевик икәнлеген дә безгә башкалар сөйләделәр.
Әнә шулай, парторг үз кешеләренең бүгенгесен генә түгел, ул алар- иың үткән юлларын да яхшы белә. Гариф Хәмидуллинның үткән юлы белән дә таныш ул.
Гариф Хәмндуллин тышкы күре-неше белән дә чын кадровый эшчегә ошый. Эш белән чыныгып үскән, имән кебек таза, нык гәүдәле, җитди йөзле, эшчеләргә хас булганча туры, үткен сүзле ул. Аны, һәрвакыт диярлек, сырган пиджак өстеннән брезент плащ киеп, сырган чалбардан йөргәнен күрәсең. Аягында брезент итек, башында колаклы бүрек. Болар бар да буровой мастерлар . кия торган махсус кием.
Татарстанда иң беренче нефть бирүчеләрнең дә беренчесе булган бу тәҗрибәле буровой мастер үзе дә Татарстанныкы. Ул Әлмәт районы, Бигәш авылында туып үскән кеше. 1914—18 нче елдагы сугышта катнаша һәм анда яралана. Сугыштан соң, ул Грозныйда эшләргә кала. Аны Кавказдагы вышкалар кызыксындыра. Ул шунда нефтьче булып промыслога эшкә кереп кала. Җир бораулау эшендә буровой мастерының роле гаять зур. Ул бу катлаулы эшнең йөрәге булып хисаплана. Буровой мастер ул, инженер-геолог кебек үк, җирнең барлык серләрен, кирелекләрен белергә һәм скважинаның катлаулы механизмы белән җиңел эш итә алырлык булырга тиеш. Нефтькә уңышлы рәвештә барып җитү буровой мастерга бик нык бәйләнгән. Шуна күрә дә буровой мастер дигән исемне алу җиңел түгел. Башкалар кебек үк Хәмндуллин да бу мактаулы исемне алуга бик тиз ирешми. Иң элек Бакуда буровойда гади эшче була ул, ә соңыннан вышка өстендәге читенрәк эшне башкара. Вышка өстендә эшләүчеләрне нефтьчеләр! «верховой» дип атыйлар. Нефть эшен ярата торган сәләтле эшче барлык буровой мас-терлар үтә торган бу юлны бер дә сер сынатмыйча үтә. Күп тә үтми, ул инде буровой мастерның ярдәмчесе—бурильщик булып күтәрелә, ә соңрак буровой мастер дигән мактаулы исемне алуга да ирешә. 1929 елдан бирле өзлексез ул шул нефть эше мастеры булып хезмәт итеп килә. 1935 елны аны «Икенче Баку»ның яңа районы булган Ишембайга күчерәләр. Аннан Туймазы
42 Абдулла Әхмәт
.нефтенә. Чистай разведкасында да эшли ул. Моннан 6 ел элек ул Шөгергә килә. Зур тәҗрибәгә ия булган бу мастер Шөгергә бик күп яңалыклар, яна эш алымнары алып килә.
— Мин килгән вакытта Шөгердә әле вышка түгел, каккан казык та юк иде, — ди ул, беркадәр карлыккан, калын, ышанычлы тавыш белән. Хәмидуллнн Шөгер авылы янындагы, Татарстандагы беренче номерлы скважина нигезен салучы. Инженер-геолог Романов белән бергә алар вышка күтәрәләр. Шөгер өйләрен узып, таулар биеклегенә күтәрелгән биек вышка, зур киләчәк турында хәбәр иткәнсыман, мәгърур басып тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, аңа үз эше өстенә яңа эшләр өстәлә: кочегарканы төзү, аны ходка җибәрү, бораулау эш-ләре өчен кадрлар табу һәм хәзерләү бурычлары — бар да, бар да аңар кала. Чөнки бу вакыт аның янында Шөгер егетләре — яшь эшчеләр генә була.
Ләкин явыз дошман илебезнең йөрәгенә, Москвага үрмәли башлый. Хәл кискенләшә. Шөгер урамнарында Кызыл Армиягә китүче яшьләрнең көр тавышлары ныграк яңгырый башлый. Бу танышларга буровойда эшләүче эш- ue-яшьләрнен тавышлары да кушыла.
Китүчеләр йөрәгеннән чыккан җырларда илнең тынычлыгын бозган, халык бәхетенә пычрак кулын сузган дошманга карата нәфрәт һәм җиңүгә ышаныч яңгырый. Яшьләр:
Сикереп мендек атларга, Киттек илне сакларга, Туган-үскән илебезне һич бирмәбез ятларга.
дип җырлыйлар.
Яна гына эшче исемен алган колхоз яшьләре фронтка киткәч, мең мәшәкать, бик күп хезмәт белән әле генә җан керә башлаган Гатарстан- ның беренче скважинасының туктау куркынычы туа.
Бәхеткә каршы, бу күңелсез хәл булмый. Партиянең Шөгер район комитеты бу кыенлыкны да җиңә. Колхоз кырларында, күмәк хезмәттә үскән таза беләкле, ал йөзле, шат, күтәренке күңелле кызларыбыз бар ич әле безнең! Скважинага әнә шулар килә һәм өсләренә эшче блузалары кияләр. Китүче егетләрнең эшен кызлар башкаралар.
Беренче скважинага килгәң беренче өч кызның хөрмәтле исемнәре Татарстан нефте тарихында үзләренә лаеклы урынны алырга тиеш. Менә ул кызлар: Сәхибә Галләмова, Рәисә һадиева һәм Нур- синә Сөләйманова. Кызлар скважинаның иң . авыр эшләрен кыен шартларда һичсүзсез башкарып киләләр. Чыннан да, скважина тирәсендә җиңел эш юк. Монда күбрәк авыр-авыр трубалар белән эш итәргә, насос, пар машиналарын күчерү, урнаштыру кебек эшләр белән шөгыльләнергә туры килә. Безнен кызлар барысын да үтиләр. Алай гына да түгел, Шөгер кызлары ирләргә генә хас булган вышка өстендәге (.верховой дип йөртелә торган) авыр эшләрне дә үзләштерәләр. Шунысы күңелле, бу данлы, мактаулы өч кыз әле һаман да, алтынчы ел инде, өзлексез рәвештә Шөгердә, нефть чыгаруда эшләп киләләр. Алар инде Шөгер нефтенең иң «карт» эшчеләре булып са« налалар.
Татарстан нефте тарихында иң күренекле урыннарның берсендә то-ручы, беренче номерлы скважинада бурильщик булып эшләүче Иван Ангелов була. Ул Хәмидуллинның уң кулы булып хисаплана. Мордва Николай Михайлов та бу зур эшне башкаручы кечкенә коллективта тырышып эшләүчеләрнең берсе.
Без санап үткән рус, татар, мордва халыкларыннан торган бу кечкенә, ләкин бердәм, спай, эшчән коллектив сугыш елларындагы барлык читенлекләрне, җитешсезлек-
■Кара алтын чыккан җирдә 4-\
лэрне, фронт геройлары кебек үк, батырларча җиңеп чыгалар. Алар куйган долото көн саен, сәгать саен, минут саен «нефть», «нефть», «нефть» дин өзл.ексез рәвештә жир- иец астынарак төшә бара.
Көннәр, айлар үтүгә Шөгер нефть разведкасына, күп булмаса да, яңа белгечләр килә башлый. Хезмәт фронтының бу җаваплы участогына кирәк булган бу яшь көчләрне безнең Казанның атаклы Университеты өстәп тора. Алар бар да совет хөкүмәте, Бөек Октябрь нәтиҗәсендә генә чын кеше була алган, югары белемгә ия булган эшче,, колхозчы егетләр һәм кызлар.
Рәшидә Зинәтуллина да әнә шул безнең миллионлаган бәхетле яшь-ләребезнең берсе. Ул Норлат районы, Тат-Танай авылының , гади крестьян кызы. 1942 елны Рәшидә Казан университетының геология факультетын тәмамлый һәм, кулына диплом алу белән үк, Шөгердә- ге нефть фронтына китә. Ул да беренче скважинадан беренче нефть алу көрәшенә ташлана.
Аз сүзле, сабыр холыклы, карап торуга юаш кына күренгән бу гади татар кызын, университет бетергән ииженер-геологны мин күп вакыт скважина янында очрата идем. Безнең танышу да шунда, ләкин кызыклы гына булды.
Мин 7 нче номерлы скважинаның бораулау эше белән танышып йөри идем. Скважина бер ритм беләч эшли. Аның тирә ягында, кан тамырлары кебек булып, пар, нефть трубалары сузылганнар. Скважинадан ерак түгел генә җирдә туктаусыз ухылдап, пошкырып, көлтә- көлтә ак, җылы парларын атып кочегарка казаннары кайный иде. Боларга скважинаның кызу әйләнгән ротор тавышы, трубалар яңгыравы кушылып, үзенә бер аерым индустрия симфониясе булып яңгы-рыйлар. Мин, республикабыз өчен әле бик яңа булган, ләкин авып фонында аеруча матур, кызыклы, үзенә җәлеп итүчән булган бу күренешне сокланып, бик озак карап тордым, машиналар җырын тирән бер дулкынлану белән тыңладым. Ә вышкалар артында бер-берсепә бөтенләй ошамаган һәм һәркайсы- ның да үзенең аерым бер матурлыгы булган Шөгер таулары тезелеп китәләр...
— Никадәр гүзәл, никадәр бай безнең ил! — дип мең дә беренче кат уйлап куйдым мин. Чыннан да, бу якның урман белән капланган, аллы-гөлле чәчәкләр белән урап алынган биек-биек кыялы таулары дикъкатьне җәлеп итми кала аламы соң! Шөгер халкы үз авыллары тирәсендәге бу тауларның барсына да диярлек исем кушкан: «Каршы тау», «Кырын тау», «Каралы тау», «Бизмән тау», «Тәкә тау» «Терекөмеш тавы», «Очлы тау» һәм башкалар һәм башкалар. Бу таулар куе урман белән капланганнар. Салкын көзге җилләр исүгә агачларның инде соңгы яфраклары да коелып беткән. Алай да, бу таулар һәм урманнар хәзер аерым бер матурлыкка, яңа, кышкы матурлыкка күмелгәннәр. Гүяки, тауларның бөтен агачлары да ак чәчәк атканнар!
Әнә шулай тау итәгендә, вышка янында басып торган вакытта, мин үземнән ерак түгел, җирдә сузылып яткан озын-озын трубалар янында бер кешене күрдем. Ул кечкенә, ябыграк гәүдәсенә брезент плащ кигән, үзе кебек нәни күн итектән иде. Кыз кечкенә агач тартмалар янында нәрсәдер эшләп маташа иде.
— Сәлам бирдек! — дидем мин аңа.
Кыз, башын күтәреп карап, сәламне алды да, эшен дәвам иттерде. Бу вакыт мин кызның йөзендә, ни өчендер, бик аз гына кызарып китү, нәрсәгәдер уңайсызлану сиздем. Ул кечкенә-кечкенә таш кисәкләрен бик һәйбәгләп сулы мунчала белән юа, сөртә иде. Күз алдыма хатын- кызларның табак-савыт юулары килеп китте. Ул — кешеләр аш ашый торган табак-савыт. Ә бу кыз биг ниндидер соргылт, гади таш кисәк-ләрен шулай кадерләп юа. Брезент
44 Абдулла Әхмәт
плащлы кыз дөрес эшли икән. Моның сере соңыннан гына ачылды.
— Сез инженер-геолог Зинәтул- линаның кайда икәнен белмисезме? Аны шушы скважинага киткән ди-гәннәр иде, — дидем мин.
Ул бер кадәр вакыт җавап бирми торды. Соныннан, бераз елмаеп, бераз кызара төшеп, акрын тавыш белән генә:
— Мин инде ул Зинәтуллина, — диде.
Мин аптырамадым. Миндә фәкать совег инженерларына карата булган мәхәббәт, соклану хисе генә көчәйде.
Әйе, алар кабинет кешеләре генә түгел. Алар әнә шундый «вак», «кара» эшләрне дә шулай яратып башкара алалар. Хәер, Рәшидә иптәш Зинәтуллина кадерләп юган ташлар кадерле алтын кисәкләреннән бер дә ким түгелләр. Бу ташлар бурить ителә торган 7 нче номерлы скважинадан 1700 метр тирәнлектән алынганнар иде. Бу ташлар (аларны монда керн дип йөртәләр) Шөгердәге девон нефте турында хәбәр бирергә тиешле ташлар. Геологлар аларны әнә шулай юып, тартмаларга салалар һәм алып кайтып өйрәнәләр, тикшерәләр. Монда алар нефть эзләрен, нефть билгеләрен күрсәләр, балалар кебек куаналар, әле күренмәсә, уйга' калалар. Тиешле чаралар күрәләр.
Элекке Тат-Танай кызы — хәзерге тәҗрибәле геолог бишенче ел инде илгә Шөгер җиреннән күп итеп нефть алу өчен көрәшә. Шуның өчен яна, көя, шатлана, куана.
Скважинаның аварияле айларында Шөгертә Степан Игнатьевич Маковский дигән бер мастер килеп төшә. Бу кеше нефть җирендә, Грозныйда туган, нефть исен иснәп үскән һәм яшьтән үк нефть чыгару эшендә эшләп килгән чын мастер икән. Аның кебек җир асты серләрен, андагы төрле аварияләрне белүчеләр промыслоларда бармак белән генә санарлык була. Ул үз һөнәре турында ярым шаярып, кызык кына итеп сөйли:
— Мин эшләмичә контора тирәсендә йөрсәм, нефтьчеләр куаналар, ул промыслога файда, әгәр дә инде мин контора тирәсендә күренми башласам, аларга борчу төшә. Мә- гасн, кайда да булса берәр авария бардыр дип уйлыйлар, — ди ул.
Билгеле, ул дөрес әйтә. Маковский үзе бер дә тик тора алмый торган, эштән генә тәм һәм» ямь таба ала торган чын совет кешесе.
1 нче һәм 7 нче скважиналарны бик күп аварияләрдән, бәлаләрдән коткаручы кем?—дип сорасагыз,— ул — Маковский.
Дөресен әйтергә кирәк, без әле җирнең берәр, икешәр километр тирәнлегендә яшеренеп ята торган нефтьне, илнең үсешендә әйтеп бе-тергесез әһәмияте булган «тау маен» (элек нефтьне шулай дип йөрткәннәр) өскә чыгаруның никадәр катлаулы эш икәнен аңлап бетермибез. Чыкмыймы, чыкмый, яисә чыгамы, чыга. Ни өчен чыкмый, яки ул ничек итеп җир өстенә килеп чыга? Бу күбебезгә сер. Бу серне ачу өчен без әлеге буровой мастер Хәмидуллингә сүз бирик.
— Нефтьне җир өстенә чыгару бик четерекле, бик катлаулы эш ул. Аның өчен башта нефтьле җирне кое авызы кадәр генә итеп, (ярты метр чамасы киңлектә) казыйсын да, шул турыга 41 метр биеклектә вышка күтәрәсең. Ә вышка күтәрү дигән сүзне аны әйтүе генә ансат. Бу эшне махсус кешеләр, вышка төзү цехы бригадасы башкара. Чөнки вышка — ул металл конст-рукция. Ул үзе генә дә 24 тонна чамасы авырлыгында була. Аны җыю, сүтү бик катлаулы эш.
Ярый, вышка күтәрелде, ди. Аннан соң зур, авыр металл трубаларны җир астына төшерү өчен, лебедка, насослар, вертлюг, трос* карамблок, талевой блок дигән катлаулы механизмнарны һәркай- сын үз урынына куярга кирәк әле. Ә теге гаять авыр, нык трубалар-ның очына долото киертелә. Җирне бораулау өчен аңа өч шарошки киертелә. Безнеңчә, аларны кырлы кечкенә тәгәрмәчләр дип атарга МӨМКИН.
Кара_алтын чыккан җирдә
1
45
Скважинадан йөз метр чамасы ераклыкта кочегарка төзелә. Анда һәрвакыт 3—4 пар казаны кайнап тора. Анда скважинаның йөзәр тонналы авыр озын трубаларын, долотосын, роторын хәрәкәткә китерү өчен кирәк булган эссе пар хәзерләнә. Бу пар, җир асты трубалары аркылы, насос мишиналарына, лебедканы эшләтү өчен җибәрелә. Бу машиналар әнә шул пар ярдәме белән трубаларны, долотоны хәрәкәткә китерәләр, әйләндерәләр. До- лотоныц башына киертелгән корыч шарошкилар гаять кызу рәвештә әйләнеп, җирне бораулый-бораулый аска төшәләр. Долото минутына 150 әйләнеш бирә. Долото җир астына төшкән саен, өстә яңадан-яңа трубалар ялгана бара. Шуның белән долотога ясалган басым да арта. 1 000 метрга төшкән труба-ларның авырлыгы 50 тоннага җитә. Ләкин скважинада басымны кирәгенчә генә биреп, көйләп, күзәтеп, җайлап тора торган «Дрелометр» дигән махсус корал була. Юк исә андагы куәтнең басымын барысын берьюлы җибәрсәң, ул нинди генә ныклы трубаларны һәм долотоны да сытып бетерәчәк.
Җирне бораулау вакытында өстән, трубалар арасыннан, сутлы балчык сыекчасы төшерелеп торы- ла. Ансыз скважина һич эшли алмый. Шланг дигән калын, озын резина эчәкләр аша төшерелә торган бу сыекча, бердән, долотоны суындырып тору өчен кирәк. Чөнки ул, җир астында бик нык әйләнү сәбәпле, кыза. Аннан соң бу сыекча аста казылган һәм вакланган породаларны үзенә ияртеп өскә алып чыга. Нефть телендә алар «шлам» дпп йөртеләләр. Геологлар аларны да җентекләп тикшереп баралар. Сыекча тагын бер мөһим эшне башкара әле ул. Күп { кенә хәлләрдә, нефтьчеләр җирне бораулау вакытында җир астындагы су катлауларына очрыйлар. Су—нефть-нең иң зур дошманы. Әнә шул су, яисә башка нәрсәләр комачауламасын һәм долото иркен рәвештә шома гына җир астына төшүен дәвам иттерсен өчен, безнең теге сутлы балчык сыекчасы аска төшә барган тар стенаны сылап та бара. Җир асты стеналарын ул гаҗәея оста сылый.
Җир астында нинди генә ташлар юк. Анда әллә нинди каты ташларга да очрыйсың. Кайбер бораулау мастерларының әллә инде бәхетләре була, әллә инде башка нәрсә, аларга бик җайлы урын туры килә.. Йомшак җир дигәнем. Ә менә мин бораулаган 1 нче һәм бигрәк тә, хәзер бораулый торган 7 нче скважина җире бик каты ташлы бу-лып чыкты. Гадәттә, долото 50—60 метрлар үткәч кенә алмаштырыла торган иде. Ә менә Шөгердә безгә аны 2—3 метр үтүгә, хәтта бервакыт 15—20 сантиметр үткәч үк, алмаштырырга туры килде. Д^енә бит ул ничек! Кеше ышанмас. Аннан соң долотоны алмаштыру ул машина энәсен яки автомашинаның тәгәрмәчен алмаштыру түгел. Моның өчен кимендә 16—18 сәгать вакыт кирәк була.
Тоткарлыклар бер шарошкилар- ны алмаштыруда гына түгел. Алар күп. Кайбер вакыт җир астында, нәрсәләрдер долотоның «якасыннан» тотып, кысып алалар да, әйләнергә ирек бирмиләр. Ни эшләргә? Бервакыт минем 7 нче скважинада шундый хәл булды. Безнең сутлы балчык сыекчасының төшкән берсе каядыр китә дә югала, китә дә югала башлады, кире өскә менми. Бу ни хәл бу? Ләкин моны без — «карт чыпчыклар» шунда ук сизеп алабыз. Әһә, ниндидер җир асты ярыгына туры ки- ленгән икән. Тик кайда соң ул ярык? Моны табуы безгә дә җиңел түгел. Чөнки безнең сыекчаны йотып тора торган ярык 1600 метр тирәнлектә бит ул. Аны табып сы-ларга- кирәк. Бу — өй ярыгын сылау түгел. Ләкин дөньяда кеше белмәгән нәрсә әллә ни күп түгел икән, тырышсаң. Без бу бәлале ярыкны су белән эзләп таптык һәм аның авызын куе сутлы балчык сыекчасы белән томаладык. Әйтергә генә ансат. Менә шул нәрсә без
46 Абдулла Әхмәт
нең эшне берничә айлар тотып торды, — дип мастер сүзен бетерә.
Чыннан да, табигать каршылыклары һәм сугыш еллары тудырган бик күп һәм зур кыенлыкларны җиңеп, Шөгерчеләр айдан-айга, көннән-көнгә максатка якынаялар, илгә яшәү көче бирә торган кыйммәтле ягулыкка якыная баралар. Совет фәне белән коралланган совет кешеләре, ниһаять, элекке кешеләрнең гасырлар буе эзләгән, өмет иткән нефть катлавына барып житәләр. 1943 елның августында , Татарстанда беренче мәртәбә 648 метр тирәнлектән беренче кара алтын бәреп чыга башлый. Безнең әле дә хәтеребездә. Бу елны безнең ил кешеләре гитлерчыларны да нык кына кыздыра башлаганнар иде. Бу җиңүгә Шөгер нефтьчеләренең уңышы да килеп кушылды ул вакыт.
Бу елларны безнең лачыннарыбыз тагын да житезрәк, кыюрак оча башладылар. Безнең танклар дошманны тагын да ныграк сыта башладылар. Безнең машиналарның йөреше тагын да җитезләнде. Чөнки бу елларны ил, фронт нефтьне, ягулыкны күбрәк ала башлады. 1 нче скважина 4 нче ел инде җир астыннан өзлексез нефть суырып тора. Хәзер Шөгердә башка скважиналар да нефть бирәләр инде. Хәзер Шөгер нефте дә озын-озын трубалар буйлап өзлексез җир өе- тенә күтәрелә.
Нефть скважиналары әнә шулай, бик күп хезмәт аркасында, кыенлыкларны җиңү, күп вакыт үтү белән генә туалар. Нормаль эш барган вакытта бер разведка скважинасын төзү, нефтькә барып җитү өчен 12—13 ай, ә эксплоагация скважинасы өчен 6—8 ай вакыт бирелә. Ләкин бишьеллык планны үтәүче совет нефтьчеләре, !\.дәттә, 4—5 ай эчендә үк нефтьнең беренче катлавына барып җигәләр.
Баулы утлары
Ул көнне Баулы халкының олысы, кечесе, ире-хатыны, баласы- чагасы бар да «Гали тавы»иа бара торган юлга агылдылар. Берсен- нән-берсе узарга тырышып, тауга беренче булып менәргә теләп, ашыгалар алар, сөйләшә-сөйләшә атлыйлар.
— Бигрәк тә матур балкый инде?
— Ай, сүнеп кенә калмаса ярар иде!
Болар колхозчылар иде. Алар «Гали тавы»на нефтьчеләрне девон бәйрәме белән котларга һәм үзләрен сихерлаучы, авылларга ямьле,, якты нурларын' таратып торучы беренче скважина утын карарга ашкынучылар иде.
Әйе, 1946 елның 17 нче сентябрендә Баулы үзенең тарихында беренче булган девон бәйрәмен үткәрде. Бу көнне Баулының беренче сква-жинасыннан 2000 метр тирәнлектән куәтле девон нефте фонтаны бәреп чыкты.
Калын урман белән капланган биек тау өстендә көзге җилгә акрын гына тирбәлеп, гөрләп язгы ташкын кебек шаулап янып торган нефть ялкыны каршы алды колхоз кешеләрен. Тау уты, девон уты, гүяки, Татарстанда беренче девон нефте чыгуы турында тирә- юньгә хәбәр биреп тора иде!
Беренче нефть фонтаны шаулавы, гөрләве астында кешеләр Шат-лыкларыннан сикерә-сикерә бииләр, бер-берсен котлап куллар кысышалар, кочаклашып үбешәләр. Рес-публикабызга беренче девон нефте бирүче геройлар: разведка начальнигы1 Наумов, буровой мастер Баклушин,’ бурильщиклардан Кожанов, Буянкии, Нургалиев, Ковалевлар, эшче Юсуповлар — бәйрәмнең үзәгендә. Халык» аларны сырып алган. Кул кысу, кочаклашу, мактауның күп өлеше хаклы рәвештә аларга юнәлгән иде.
— Яшәгез!
— Рәхмәт сезгә, егетләр!
— Мең яшәгез!
Көчле фонтан гөрләвенә бәйрәм
Кара алты» чыкка» җирдә 47
шатлыгы кушыла, татарча һәм русча җыр ялгана. Девон нефтен безнең атаклы тальян да котлый...
Баулы скважиналары да сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкка хезмәт итү өчен сафка басалар. Баулының бу беренче скважинасы «Икенче Баку»ның иң көчле, иң өметле скважиналарыннан берсе. Ул тәүлегенә йөзләрчә тонна югары сыйфатлы кара алтын бирә ала торган искиткеч куәтле, хикмәтле фонтан.
Туймазы нефть трестының баш геологы, Сталин премиясе лауреаты Залоев девон бәйрәмендә болай дигән иде:
—- Туймазы һәм Баулы, нефть структуралары гаять бай чыганак булып хисапланалар. Әнә шуңа күрә дә аларның «Икенче Баку- ның» үзәге булып китүләре дә бик мөмкин.
Нефтькә җир астыннан зур юл ачылу белән Баулы фонтаннары тагын да көчлерәк булып ата башлаячаклар. Баулы таулары башында яңадан нефть газы факеллары кабыначак!
Әйе, Баулы утлары республика-бызны яңа, ямьле нурга күмеп, мәңге янып торачаклар.
Сталинчыл бишьеллыкта кабынган мәңге сүнмәс утлар алар!
Матур киләчәк
Ныклы, ышанычлы адымнар белән, чигенмичә, икеләнмичә, тайпылмыйча, алга баручының киләчәге, һичшиксез, өметле, гүзәл аның. Менә бит, Шөгер нефтьчеләре дә барлык авырлыкларны җиңеп, кара алтынның верей-намюр горизонтын яулап алдылар. Хәзер инде шундый ук ышанычлы адымнар белән алар нефтьнең борынгы заман катлавына — күп һәм югары сыйфатлы девон катлавына таба баралар.
Шөгсрдә хәзер нефть разведкасы да, нефть промыслосы да эшләп килә. Җирне бораулау, нефтькә хәтле барын җитү эшен разведка башкара. Нефтьне табу белән бу оешма скважинаны промыслога тапшыра. Прәмысло нефть чыгару эше бөлән генә шөгыльләнә. Шө- гернең нефть разведкасы да, нефть, промыслосы да Ватан заданиелә- рен намус белән үтәп киләләр. Нефть эзләүчеләр 1946 нчы елгы бораулау планын октябрь башында, 9 ай эчендә үк тутырдылар. Алар планнан тыш йөзәр метр аска, де-вонга таба төштеләр.
Атаклы бораулау мастеры Бу- янцев 6 нчы номерлы буровойда 1749 метр тирәнлеккә, Хәмидуллин 1682 метрга, болардан соң эшкә- башлаган, ләкин инде бу ике мастерның икесен дә куып җитеп килүче, авариясез эшләү техникасын үзләштергән Воробьев исә 5 нче номе’рлы скважинада 1460 метр тирәнлектә бораулый. Бу скважина-лардан алынган керннар (җир астыннан алынган породалар) нефть эзләре барлыгы турында сөйлиләр, бу керннардан нефть исе килә инде. Күп тә үтмәс, Шөгер скважиналарыннан да девон нефте бәреп чыгар! Моңа без нык ышанабыз. Чөнки, Шөгер нефтьчеләре большевикларча эшли беләләр, нинди генә киртәне булса да җимерә алалар. Чөнки, Шөгер җирендә кара алтынны чыгаруда — Татарстанның беренче нефть промыслосы башында тәҗрибәле нефтьче! коммунист Борис Михайлович Семенов тора, баш инженеры булып үз эшенең чын мастеры коммунист В. И. Сухарев эшләп килә. Промыслоның баш геологы вазыйфасын, ата-ба- балары нефтьче .булган, Баку тәҗрибәсен алган, совет югары мәктәбендә җитешкән, Ватан сугышында чыныккан яшь талантлы геолог коммунист Гали Илюков үти.
Бүгенге уңышны яулап алучылар һәм матур киләчәгебез өчен кө-рәшүчеләр арасында 1 нче номерлы тарихи скважинада нефть чыгару мастеры булып эшләүче Алексей Иванович Кулинич та күренекле урында тора. Әле кичә генә колхоз кырларында эшләүче күп кенә хатын-кызлар бүген инде тирән җир астыннан кара алтын чыгаруның мастерлары булып әверелделәр-
Абдулла Әхмәт
Болар Һәрвакыт шат, шаян, күтәренке күңелле эшчән Шөгер кызлары. Комсомолка Гайшә Камалетдинова нефтьтә 1942 елдан бирле эшли инде. Хәзер ул скважина ка- чалкасында операторлыкка күтәрелде. А. Яницкая, Я. Талипова, 3. Гәрәева, X. Дәүләтшиналар да нефть чыгаруның техникасын үзләштереп, операторлык Вазыйфасын матур гына үтәп киләләр.
Ниһаять, Шөгердә нефть өчен көрәшүчеләр арасында, Берлинны штурмлауда катнашкан, үзенең дәһшәтле танкы белән рейхстагка бәреп кергән атаклы танкист егет Яков Антоновлар, фронт батырларыннан данлы тупчы Шәриф Бәдретдиновлар, бик күп фрицны мушкага утырткан мәргән Абдулла Садыйковлар, орденлы офицер Рәхим Хәйретдиновлар, кыю пулеметчы Гали Нуриәхме- товлар да бар.
Бүгенгебез безнең никадәр гүзәл, никадәр ямьле, дәртле булса, безнең киләчәгебез тагын да күңеллерәк, өметлерәк! Күп тә үтмәс, Шөгер һәм Баулы таулары тагын да ямьләнер! Табигый урманнар яменә вышка урманнары яме дә ялганыр! Без Шөгердә 500 вышка күтәреп бораулау эшләрен җәеп җибәрерлек күп катлаулы нефть запасын таптык инде.
Геолог-энтузиаст Сергей Петро-вич Егоров 'Шөгер нефтенең килә-чәге турында гаҗәеп бер дәрт, кү-тәренкелек белән сөйли:
— 1950 нче елда Шөгердә 100 скважинаны ходка җибәрергә була. Шул вакыт бу скважиналар тәүлегенә меңнәрчә тонна нефть бирәчәкләр! . .
«Меңнәрчә» сүзен әйткәндә карт геологның күзләрендә яшьлек оч-кыннары күренде.
Ә инде безнең бөек эшләребез- нең бишьеллык планы буенча «Икенче Баку» районнарында кара алтын чыгару бик нык артачак. . «Бишьелл1ык эчемдә, Волга буе, районнарында нефть чыгаруны 2,4 тапкырга арттырырга, Татарстан АССР дагы, Саратов, Куйбышев өлкәләрендәге һәм Урал районна-рындагы яңа нефть мәйданнарын үзләштерүне тәэмин итәргә».
Татарстан кара алтынлы рес-публикага әйләнде хәзер. Без бу сүзне аерым бер горурлану, аерым бер канәгатьләнү белән кабатлыйбыз. Чөнки безнең республикабызда Баулы һәм Шөгердән башка да йөздән артык участокта нефть барлыгы беленде. Килер еллар, бу елларда Татарстанның Яңа Пись- мән, Аксубай, Кама Тамагы, Югары Ослан, Сюкеево, Булдырь һәм башка һәм башка бик күп җирләрендә дә нефть фонтаннары ату тантанасы* үткәрелер. Республика-бызның бу районнарында да нефть факеллары кабыныр!
Бу вакыт Баулы тауларындагы девон утлары инде тагын да якты- рак, тагын да нурлырак, ямьлерәк булып янырлар! Шөгер нефтьчеләре шәһәренең утлары алар әле дә күпләрне сокландырып, караңгы төнне яктыртып яналар. Килер елларда исә бу утлар бөтен тауны каплап алырлар һәм ерактан, бик ерактан балкып торырлар.
Әйе, ул көннәр туар! Без Бөек бишьеллыкның ул утларын да кү-рербез!
Шөгср-Казан. октябрь, 4G ел.
48