„ЕЛЛАР МОҢЫ“
Бөек Ватан сугышының беренче
көннәреннән алып, немец-фашист
илбасарларны үзләренең өннәрендә
тар-мар итүгә кадәр булган бер чор
эчендә язылган шигырьләрне эченә
алган бу җыентык, гомумән алганда,
чынлап та шул тарихи зур сынаулар
чорында совет халкының иң тирән
хисләрен — социалистик Ватанга
мәхәббәт, үз халкыңа ышану, җиңүгә
ышану хисләрен чагылдыруы, шуңа
өндәве һәм рухландыруы белән
характерлы.
Бөтен дөньяда беренче социалистик
ил булган Советлар Союзының күп
милләтле бөтен халкы сугышның
беренче көннәреннән үк, юл-
башчыбызның чакыруы буенча, үзенең
нәрсә өчен көрәшүен аңлап, хаклы,
гадел, аяусыз көрәшкә күтәрелде һәм,
гаять зур кыенлыкларга карамастан,
җиңүче булып чыкты.
Безнең илебез гади мәгънәдәге ил
генә түгел иде.
Кешеләрчә рәтле яшәү өчен Кирәк булган
якты көннәрне Без сугышып һәм корбаннар
биреп Алган идек, —
ди Ш. Маннур үзенең «Бәйрәм ши-
.гыре» дигән бер шигырендә.
Маңгайлардан кайнар тирләр тамды — Чирек
гасыр армый эшләдек.
Бәхет йортын җирдә кору өчен, Тимерләр һәм
ташлар тешәдек; — ди ул үзенең шул ук
шигырендә.
Бу — шундый кыенлыклар һәм
корбаннар бәрабәренә без төзегән һәм
төзүдә дәвам итә торган «бәхет йорты»
— социалистик совет иле. Кыргый
фашист-немец менә шушы илне юк
‡‡ Шигырьләр җыентыгы. Ш. Маннур әсәре. Редакторы М. Әмир. Татгоснздат басмасы. 1946 ел.
итәргә дип килде. Менә шуның өчен дә
бөтен совет халкының бердәм*
рәвештә күтәрелүе табигый иде. Менә
шуңа күрә дә безнең аналарыбызның
безне бу сугышка чын күңелдән иң
яхшы теләкләр белән озатулары
табигый иде. Шуңа күрә дә безнең
хатын- нарыбызның безне озатканда:
Син китәсең канлы сугышка... Фашистларга каршы
сугышта Туган җирне ярты карыш та Бирмәвеңне
җаным, мин телим!
Син җиңеп кайт усал дошманны, Таптамасын газиз
Ватанны! —
дип җырлап калулары да («Сау-
буллашу җыры»), безнең балалары-
бызның: «Үтер, әти, үтер немецныV*
дип хат язулары да бик табигый.
Шагыйрьнең бу җыентыкка кергән
барлык шигырьләре диярлек изге бер
максатка — туган илне дошманнардан
саклауга чакыручы һәм шуңа
рухландыручы җырлар булып
яңгырыйлар.
Шулай ук бу шигырьләрдә без
дошманның «тыныч йоклау өчен яшь
баланы ишек төбенә үтереп ташлаучы»,
үзенең дошманын алдау өчен «бишек
төбенә мина салучы» фашист
солдатының кабахәт
Әхмәт Исхм
йөзен һәм, аңа капма-каршы буларак,
алдынгы линиягә снаряд төяп илткәндә,
«тездән кереп баткан машинасын»
чыгару өчен, «ап-ак чәчәк белән
киенгән шомырт агачын» кисеп
түшәгәндә дә моңа веҗданы әрнүче
совет шоферының кешелекле йөзен
күрәбез. («Моңар нинди исем табарга»,
«Чәчәк һәм снарядлар»).
«Гапҗан бабай самолеты» һәм
«Ерактан хат» шигырендә Ш. Маннур
совет тылының фронтка чын күңелдән
ничек ярдәм итүен матур итеп
чагылдыра.
Шагыйрь совет халыкларының
бердәм семьясында безнең өлкән
туганыбыз бөек рус халкы белән бер
сафта торып сугышучы хезмәтчел татар
халкының уллары тарафыннан
эшләнгән батырлыкларга горурлана,
сугышчыларны яңа җиңүләргә өнди
торган җырларын җырлый.
Җыентыкка урнаштырылган күп
санлы лирик шигырьләр гаять зур
сынауларда тиңдәшсез кыенлыклар
кичергән совет солдатының гомуми
кичереш дәрәҗәсенә килеп җиткән эчке
кичерешләрен—аның нәфрәтен һә?ч
мәхәббәтен, кайгысын һәм шатлыгын,
сагынуын һәм кавышуга булган өметен,
борчылуын һәм ныклы ышанычын
күрсәтә.
Менә болар барысы да Ш. Ман-
нурның бу җыентыгының кыйммәтен
һәм әһәмиятен билгелиләр.
Ләкин, шуның белән беррәттән,
җыентыкның кыйммәтен киметә торган
кайбер җитешсезлекләр дә бар.
Мин биредә барыннан да элек бер
моментка — җыентыкның гомуми
исеменә дә («Еллар моңы») кагылышлы
кайбер моңаю моментына тукталмакчы
булам. Моннан, билгеле, «моң» сүзен
«сагыш», «кайгыру», «зар» кебек тар
бер мәгънәсендә генә анлавым турында
нәти- җәгә килергә ярамый, әлбәттә.
Ләкин җыентыкта күп кенә урыннарда
«моң» һәм «моңаю» сүзенең артык
дәрәҗәдә еш кулланылуы («моңсу ай»,
«моңлы — зарлы кош», «моңсынам мин
ялгыз кошсыман», «мин моңаеп карап
киттем шулай», «Казан, — моңлы
калам», «моңсу таң», • «моңсу
җырлар», «ялгыз җырлап алам,
чәчәкләргә карап моңаеп» һ. б.) моңар
бер кадәр дәрә җәдә игътибар итәргә
куша. Ләким төп әйтергә теләгәнем бу
түгел.
Микем әйтергә теләгәнем — җыен-
тыкның күтәренке күңелле гомуми
моңыннан ераклаша торган, кайва-
кытларны пессимистик рухка якын-
лаша торган берничә шигырь турында.
Әгәр дә «Саубуллашу җыры»нда
сугышчының сөйгәне аны иң авыр
кайгылар эчендә дә үз-үзен югалт-
мыйча, совет хатын-кызларына хас
төстә, үзен егетләрчә тотып озатын
калган булса һәм «Нинди төннәр»! дип
башланган шигырьдә сугышчы аңа
шулай ук егетләрчә тотнаклылык белән
өметләндерүче хат язган булса һәм
«сагыну» темасындагы башка күп кенә
шигырьләр дә өметләндерүче рух белән
сугарылган булсалар,—бер-ике
шигырьдә автор, югарыда әйтелгәнчә,
өметсезлек рухы белән сугарылган
моңаюга бирелеп китә. «Сибгать дуска»
дигән шигырендә автор моны үзе дә
икърар итә:
Син дә минем кебек, еракта. Үләннәргә ятып,
аулакта, Моңсу җырлар язып йөрисеңме һәм үзеңә
аны! сөйлисеңме Снарядлар тавышы астында? —
ди.
Минемчә, бу дөрес түгел. Моның
дөрес түгеллеген җыентыкка кергән
шигырьләрнең иң зур күпчелеге үзе
күрсәтә. Алар шагыйрьнең снаряд
тавышы астында «моңсу җырлар»
түгел, бәлки көрәшкә һәм җиңүгә
өндәүче утлы җырлар язып йөргәнлеген
һәм шагыйрь буларак үзенең бурычын
үтәгәнлегең күрсәтәләр.
Дөрес, туган җиреннән, туган
йортыннан, иң якын кешеләреннән озак
елларга аерылган совет су-
гышчысының. да сагыну һәм шул
нәтиҗәдә әледәп-әле моңаеп алуы һәм
бу хис аның дошманга булган нәфрәтен
көчәйтүе бик табигый.
«Еллар моды» 91
Ләкин ялгыз калып, «үз-үзенә сөйләнү»
дәрәҗәсенә җитеп моңаю совет
сугышчысы өчен хас булган төп
кичереш түгел. Ул шулай ук совег
шагыйренә хас булган төп кичереш
түгел.
Шундый очраклы кичерешне эченә
алган «Йөрәк типкән саен дә- шәм
сиңа» дип башланып киткән шигыре дә
шул турыда уйланырга .мәҗбүр итә. Иң
якын кешенең аның сагынуына һәм
көтүенә ышануын к/п кенә
шигырьләрендә язган шагыйрьнең
кинәт кенә:
Тик мин генә шулай сагынам микән, 'Ул да мине
уйлый микән бер?
Бәлки мин тик шулай сагынам булыр, Ә ул мине
онытып беткәндер, —
д.ш шиккә төшүе ничектер урынсыз
шөбһәләнү булып тоела. Дөрес, ша-
гыйрь монда: «бәлки хатлар соңга
калган булыр, язар иркәм бер...» дип
үзен юатырга тырыша. Ләкин бу өметне
аклый торган сүзләрнең булмавы
аркасында, бу коры юану гына,
дөресрәге, юанырга маташу гына
булып кала.
һәм менә шушы моңаю «моңына»
ияреп, җыентыкка «Ышану» исемле,
ләкин эчтәлеге белән «ышанычсыз- -
тыклы» шигырь килеп керә:
И — их, сөю дә шулай булсын иде! ' Шундый саф
һәм бөртек тузансыз Шулай мәңге балкып торсын
иде — Үкенүсез, йөрәк сызлау сые!
Гашыйкларның зәцгәр күзләреннән Яшь урнына
тамсын <нде гөл... Ләкин, һәйһат!
Июнь үтеп китә...
Кошлар сайрый — соцгы кат инде...
Яфракларга сары тутлар төшә, Кичә яшь гөл,
бүген карт инде... Җуя дөнья бөтен җиһазларын,
Җир ташланып кала буш булып...
Менә бу юлларны инде һич тә
һьҗүмгә баручы сугышчының хисләре
дип әйтеп булмый.
Дөрес, III. Маннур бу шигырьнең
ахырын:
Мин шул җирне кочып үләр идем, Кояш һәм ил
барын бслмәсәм.
— «Мәхәббәт һәм яшәү мәңгелек!» дип, Үземә
нык ышанып йөрмәсәм. —
дип, оптимистик юллар белән йом-
гаклый. Ләкин алдагы юлларда көчле
сүзләр һәм күренешләр белән исбат
ителгән «мәңгесезлек» не бу юллар
гына инкарь итә алмыйлар. Ничек кенә
итмә, — «ләкин һәйһат!», — өметсезлек
барыбер: «Миж монда!» дип кычкырып
тора, һәм бу шигырьнең ВКП(б) Өлкә
Комитеты бюросы карарында зарарлн
пессимизм рухындагы шигырь дип
характерлануы бик дөрес.
Ахырда минем тагын бер шигырь-
гә— «Җиңү балдагы» исемле шигырьгә
тукталасым килә. Бу шигырьдә совет
сугышчысы үзенең сөйгәненә
мөрәҗәгать итеп, үзенең утлар-сулар
кичеп, «җиңү балдагы» алырга баруын
һәм шул балдакшя алмый торып
кайтмаячагын сөйли: Шул балдак немец
диюнең Яшерелгән сарай эчендә.
Ул бирергә теләми бит аны, Теләми бит аны
һичкемгә.
Яшерсә дә Гитлер диңгез төбенә. Табармын мин
җиңү балдагын. Күтәрермен шомлы кала күгенә
Җиңүченең алсу байрагын! — ди.
Бер яктан, бу шигырь-«легенда»- да
логик бер каршылык бар: җиңү байрагы
һәм җиңү балдагы. Җиңү байрагы
безнең кулда — җиңү балдагы дошман
кулында. Җиңү кем кулында соң шулай
булгач?
Икенче яктан, бу шигырь фашистик
Германияне яңа баштан тора алмаслык
итеп тар-мар итү әчеп барган көрәшне
ниндидер абстракт бер «җиңү балдагы»
өчен көрәшкә кайтарып калдыруы
белән, бик буталчык «легенда» булып
чыккан.
Барлык әйтелгәннәргә йомгак ясап,
мин түбәндәгеләрне әйтер идем:
Ш. Маннурның «Еллар моңы»
җыентыгы, тулай алганда, безнең
чорыбызның таләпләренә җавап бирә
торган шигырьләрне эченә алгап
җыентык булып тора. Ә инде автор,
югарыда саналып үтелгән, җыен-
тыкның бәясен беркадәр киметә торган,
гомумән авторның иҗат үсешенә алда
комачаулавы мөмкии булган
кимчелекләрне тиешенчә исәпкә алыр
һәм аларны төзәтер дип ышанырга
мөмкин.
Ә. Исхак