Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ


АРКАДИЙ ГАЙДАР
үлүенә 5 ел
26 октябрьдә талантлы совет
язучысы Аркадий Гайдарның үлүенә
5 ел тулды.
Аркадий Петрович Гайдар 1904
слда, Арзамас шәһәрендә туа. Аның
чын фамилиясе Голиков, әдәби
псевдонимы — Гайдар.
Гайдар 14 яшеннән үзе теләп Кы-
зыл Армиягә китә, командирлар хә-
зерли торган курсларда укый, со-
ңыннан бик күп сугышларда кат-
наша һәм полк командиры дәрәҗә-
сенә күтәрелә.
Кызыл Армия сафларыннан кайт-
каннан сон, Аркадий Гайдар әдәби
асәрләр язарга керешә. Ул, бик яшь
булуына карамастан, бик күп нәр-
сгләр күрә һәм аңарда шул күр-
гәннәре турында малайларга, кыз-
ларга сөйләп бирү теләге туа. Күп
көч куйганнан соң, Гайдар үзенең
теләгенә ирешә һәм ул балалар кү-
ңелендә һичкайчан онытылмаслык
яхшы китапларын яза. Меңнәрчә,
йөз меңнәрчә яшь укучылар аның
«Мәктәп», «РВС», «Хәрби сер»,
«Барабанщикның язмышы», «Зәңгәр
чашка», «Чук белән Гек» дигән
китапларын кулларыннан төшерми-
чә укыйлар, ә «Тимер һәм аның ко-
мандасы» дигән повесте балаларның
иң сөеп укыла торган * китабына
әверелде.
Иң әһәмиятлесе шунда, балалар
Гайдар китапларын кат-кат укып
кына калмыйлар, балалар Тимердән
үрнәк алалар, аның кебек булырга
тырышалар. Барлык мәктәпләрдә дә
«тимерчеләр» командалары төзелүе,
балаларның, сөекле геройлары Ти-
мер кебек, фронтка киткән сугыш-
чыларның гаиләләренә ярдәм итеп
йөрүләре шуны күрсәтә.
Балаларны үз Ватаннарын сөяргә
өйрәткән Гайдар үзе дә Ватан
сугышының беренче көннәреннән үк
«Комсомольская правда»ның мах-
сус хәбәрчесе булып фронтка китә
һәм, дошман белән бәрелешләрнең
берсендә, батырларча һәлак була.
Гайдарның үлүенә 5 ел үтте. Лә-
кин аның истәлеге һаман онытыл-
мый. Аның китаплары яңадаи-яңа
тиражлар белән басылып чыгалар,
һәм безнең яшь буынны уз Ватанына
бирелгәнлек рухында батыр һәм
гайрәтле итеп тәрбияләргә булыша-
лар.
Гайдарның күп кенә әсәрләре та-
тар теленә дә тәрҗемә ителделәр,
шул исәптән аның иң яхшы китабы
— «Тимер һәм аның командасы»
Татгосиздат тарафыннан 1941 елда
аерым китап итеп басып чыгарылды.
МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ
үлүенә 15 ел
Татар халкының талантлы драма-
тургы Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елда
Орск шәһәре янындагы Күкшел
авылында туган.
Ул яшьлегенең күбрәк өлешен
авылда үткәрә. Башта авыл мәдрә-
сәсендә, соңыннан Орск һәм Оренбург
мәктәпләрендә укый. Бик яшьтән
әдәбият белән шөгыльләнә башлый
1911 — 13 елларда ул «Яшьләр
алдатмыйлар» Һәм «Кызганыч»
исемле беренче пьесаларын яза. 1916
елда үзенең мәшһүр «Галиябану»
пьесасының беренче вариантын иҗат
итә. Башта бу пьеса 5 пәрдәдә
«Сәгадәтбану» исемле була. 1917 елда
Мирхәйдәр Фәйзи бу пьесаны яңадан
эшләп чыга һәм пьеса дүрт пәрдәдә,
биш картинада булып кала, исеме
«Галиябану» дип алмаштырыла.
«Галиябану» беренче тапкыр 1917
елда Оренбург шәһәрендә сәхнәгә
куела. Халык тормышының
>.с Әд*бв календарь
тирәнлегеннән алынып, кайнар дәрт
һәм ялкынлы талант белән язылган
«Галиябану» халык арасында зур
мәхәббәт һәм популярлык казана һәм
бүгенгә кадәр сәхнәдән төшми куелып
килә.
Совет власте урнашкан көннән
башлап, М. Фәйзи гомеренең соңгы
көннәренә кадәр культура өлкәсендә
совет эшчесе булып бирелеп эшләп
килде.
1921—24 елларда М. Фәйзи авыл
тормышыннан тагын берничә пьеса
язды һәм ул пьесалар шәһәр, авыл
сәхнәләрендә куелып килделәр.
«Кызыл Йолдыз» исемле пьесасында
ул авыл комсомолецларыныи
кулакларга һәм бандитларга каршы
керәшен чагылдырды.
М. Фәйзи балалар өчен дә кечкенә
күләмдә берничә пьеса язып
калдырды («Коммунага» һ. б.).
Соңгы елларда М. Фәйзи күбрәк
хикәяләр язды. Аның «Сәрвиназ»,
«Бергәләшеп», «Аның белән мин»
хикәяләре татар прозасының яхшы
үрнәкләре булып торалар.
М. Фәйзи 1928 нче елда Баймакта
үлде.
С. Т. АКСАКОВ
тууына 155 ел
Русның күренекле язучыларычнан
берсе Сергей Тимофеевич Аксаков
17У1 елның Октябренда Уфада туа,
һәм 1859 елның 12 маенда вафат була.
Аксаковның яшьлек еллары Казанда
үтә. Ул башта Казан гимназиясендә,
соңыннан Казан университетында
укый.
Әле гимназиядә укыган чагында ук
Сергей Тимофеевич әдәбият белән
кызыксына башлый. Бу гимназиядә
рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.
М. Ибрагимов һәм математика
укытучысы Г. Н. Картачезский яшь
Аксаковны әдәбиятка тартуда зур
ярдәм күрсәтәләр. Казан универси-
теты ачылу белән 1805 елның фев-
ралендә 14 яшьлек Аксаков уни-
верситетка студент итеп алына.
Университетта укыган вакытта да ул
әдәбият һәм театр белән бик нык
кызыксына. Югарыда телгә алынган
Ибрагимов тарафыннан оештырылган
әдәби түгәрәк /кыелышларына һәм
шул чорда Казанда яңарак эшли
башлаган рус драма һәм опера
театрларына Аксаков кызыксынып
йөри.
Казаннан Аксаков 1807 елда китә,
ләкин Казан аның әдәби әсәрләрендә
һәм истәлекләрендә онытылмаслык
булып яшәп кала.
Иҗатының баштагы чорында Ак-
саков әдәби тәрҗемә белән шөгыль-
ләнә. Софокл һәм Мольер пьесаларын
тәрҗемә итә, театр турында зур-зур
мәкаләләр яза. Бары картлык
көннәрендә генә ул чын-чын- лап
иҗат эшенә керешә. 1834 елда аның
«Буран» исемле очергы басыла. 1847
елда «Балык каптыру турындагы
язмалар» дигән әсәре, 1852 елда
«Аучы язмалары», 1856 елда «Гаилә
хроникасы» һәм 1858 елда «Багров
оныгының балачагы» дигән
мемуарлары дөньяга чыгалар.
Аксаков реалист язучы, табигатьне
искиткеч оста сүрәтләүче, анын
әсәрләре бүген дә сокланып укыла.
ГЕРБЕРТ ДЖОРДЖ УЭЛЛС
тууына 80 ел

Әдәби календарь' 101
Үзенең 50 еллык иҗат дәверендә
Уэллс йөзләрчә зур һәм кечкенә
китаплар язды. Аның исеме бөтен
дөньяга мәгълүм. Иң зур шөһрәтне ана
аның фәини-фантастик романнары
китерде. Уэллсның фантастик
романнары буш хыял гына түгел, алар
зур гыйльми эш иәтиҗәсо.
Әдәби календарь' 102
«һавада сугыш» дигән романында
(1908 ел) язучы авиация ролен алдан
күргән; «Азат ителгән дөнья» днгән
романында (1914 ел) атом эчендәге
энергияне азат итү турында сөйли.
«Доктор Моро атавы» (1896 ел) һәм
«Аллалар азыгы» (1904 ел) дигән
әсәрләрендә физиология өлкәсендә
булачак уңышларны алдан күрә.
«Дөньялар сугышым, «Айда беренче
кешеләр» дигән китапларында ул
планеталар арасындагы сәяхәт
турында сөйли.
1905 елда ул «Киппс» дигән ро-
манын яза. Бу роман аның реалистик
көнкүреш романнары циклын башлап
җибәрә: «Тоно Бэнгей», «Энн
Вероника», «Мистер Полли тарихы»,
«Сэр Айзак һарман хатыны», «Дәртле
җан» һәм башка •сәрләре бер-бер
артлы басылып чыгалар.
Кайбер романнарында, мәсәлән,
<Тоно Бэнгей» дигән әсәрендә Уэллс
капитализмны кискен рәвештә
тәнкыйтьли һәм үзенең сатирик
таланты көчле икәнен күрсәтә.
Уэллсның соңгырак романнарын-
нан «Киләчәк көн йөзе», «Крикет
уйнаучы» һәм «Йолдыздан туганнар»
дигән романнарын күрсәтергә була
(1935—1937 еллар). Бу романнарда
язучының үсеп килгән фашизм
куркынычыннан хафалануы чагыла.
Уэллс ике мәртәбә Советлар
Союзына килеп китә (1920 һәм 1934
елларда). Ләкин бик күп еллар буенча
ул безнең стройны аңламый. Икенче
бөтен дөнья сугышы гына язучының
күзләрен ачты һәм ул Советлар
Союзының бөтен дөнья күләмендәге
әһәмияте турында бик күп дөрес
сүзләр әйтеп калдырды. «Җирдә
СССР дан башка тынычлык һәм
тәртип төзеп булмаячак», — диде ул.
Г. Уэллс 1946 нчы елның 13 авгус-
тында үлде.