Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАКЧАЧЫ


Кем ул шулай монда, һәркөн иртән таңда Сулар сибә гөлгә бакчада, Гөлен карый сөеп, Көндез эштә йөреп, Көчле беләкләре талса да.
Кояш җылысына йөрәк җылысын да Кушып үстерә ул чәчәкләр,
Көн дә сулар сипкәч,
Май айлары җиткәч, Бу бакчаны гөлләр бизәкләр.
Матур гөлләр өзеп, Сөйгән ярын өзелеп, Сагнып көтте яудан кайтканын Кайтты җиңеп ярың, Бакчачы кыз, җаным, Җырла бәхтең чәчәк атканын.