Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника


 Татарстан Совет Язучылары Союзы каршындагы партия оешмасы, правление белән берлектә, 18 ‘ язучы составында агитколлектив оештырган иде. Агитколлективның җитәкчесе итеп Г. Разин билгелән- дё. Бу коллектив, СССР Верховный Советына Сайлаулар уңае белән, ■сайлаучыларга культура хезмәте күрсәтеп килә. Татар һәм рус язучылары сайлаучылар белән очрашулар оештыралар, үзләренең әсәрләре белән чыгышлар ясыйлар. Агитколлектив 4—5 кешелек группаларга бүленеп, күп кенә сайлау участокларында сайлаучылар алдында әдәби чыгышлар ясады. Язучылардан Мирсәй Әмир һәм Мостафа Ногман иптәшләр җитәкчелек итә торган группадагы язучылардан Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Әхмәт Фәйзи, Мостафа Ногман, артистлардан Гөлсем Сөләй- манова. Зифа Басыйрова, Рокыя Ибраһимова һәм Пустоветов иптәшләр Сталин районындагы 500 дән артык сайлаучылар белән очраштылар. С. Урайский җитәкчелегендәге азучылар группасы Дзержинский районындагы 2 нче номерлы сайлау участогында сайлаучылар алдында чыгыш ясады. Анда Фатих Хөсни үзенең «Табын рече» исемле әсәрен, Иван Парусов «10 нчы февраль» дигән шигырен, Әхмәт Ерикәй шигырьләренең русча кайбер тәрҗемәләрен, шулай ук Е>. Маяковскийның «Совет паспорты турындагы шигырен» сөйләде. Сахаб Урайский «Җырлар иле», «Сталин турында җыр» һәм «Бездә бәйрәм» исемле шигырьләрен укыды. Шулай ук Әхмәт Исхак үзенең бик матур, патриотик шигырьләре белән чыгыш ясады. Шул ук группада катнашучы язучылар Бауман районындагы тегүчеләр клубында 550 дән артык сайлаучы белән очраштылар. Бу очрашуга язучылардан Әхмәт Исхак, Бруно Зернит, Сахаб Урайский, М. Елизарова, И. Парусов һәм Юдкевич иптәшләр катнашты. Сайлаучылар язучыларны бик җылы каршы алдылар. М. Елизарова җитәкчелегендәге бер группа рус язучылары /Молотов һәм Киров районы сайлаучылары алдында берничә чыгыш оештырдылар. Мондый очрашулар сайлаулар көненә кадәр дәвам итте.
 БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ КИТАПКА КОНКУРСНЫҢ ; 1 НЧЕ ТУР ЙОМГАКЛАРЫ Татарстан Халык Комиссарлары Советының 1945 елның 30 октябрь карары нигезендә Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты һәм Татарстан Совет Язучылары Союзы тарафыннан игълан ителгән балалар өчен иң яхшы китапка конкурсның 1 нче туры тәмам булды. Конкурс жюрисе барлыгы 20 әсәрне тикшереп чыкты һәм Әхмәт Ерикәй, Кави Нәҗми һәм Г. Лот- фи иптәшләрнең идеяхудожество ягыннан сыйфатлы әсәрләр бир- .гәплекләрен билгеләп үтте. Конкурска килгән әсәрләрнең күпчелеге тема, сюжет сайлау, балаларга аңлаешлы тел белән языл\ ягыннан шактый кимчелекле булуларын, авторларның балалар интересларын исәпкә алмауларын, күрсәтте. Конкурска катлашучылар балалар әдәбияты өлкәсендә бик җитди урын тоткан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен югары сыйфатлы әсәрләр бирүгә дә тиешенчә әһәмият биреп җиткермәгәннәр. Конкурс жюрисе «Сугыш бет
1 сО Хрон ¥Л 
 
 \ кәч» дигән әсәр өчен Ә. Ерикәй, «Хәерле юл, апалар» әсәре \өчён Кави Нәҗми һәм «Тамчылар» әсәре өчен Г. Лотфи иптәшләргә һәрберсенә 3000 сум күләмендә III нче премияне бирергә булды А Җюрн. конкурс шартларына ту- лысынча җавап биреп бетермәгәщ ләкин яхшы сыйфатлы әсәрләрнең. авторлары Ә. Ерикәй, М. Әмир һәм Җ. Тәрҗемапов иптәшләргә дә акчалата бүләк бирергә булды. Балаларга иң яхшы китап конкурсы шушы елның 15 июлендә төгәлләнәчәк. Конкурсның II нче турына язучыларның активрак кат нашулары һәм чыннан да югарь сыйфатлы әсәрләр бирүләре көтелә. ЯНВАРЬ АЕНДА ҮТКӘРЕЛГӘН «ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР» Беренче «әдәбн җомга» халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу юбилее якынлашу уңае белән үткәрелде. Җыелышта тел-әдәбият институтының директоры иптәш Гайнуллин «Тукай һәм халык иҗаты» дигән темага яхшы һәм бай эчтәлекле доклад ясады. Концерт бүлегендә. Татра дно- комитет җырчысы Суфия Әхмәдул- лина, танылган композитор Заһид Хәбибуллинның Г. Тукай сүзләренә язылган «Парат», «Карлыгач», «Бичара куян» һ. б. көйләрен башкарды. Татгосфилармония артисткасы нәфис сүз остасы Хәдичә Шәрипова Тукайның «Япон хикәясе», «Карлыгач» һ. б. шигырьләрен сөйләде. Шагыйрьләрдән Са- хаб Урайский үзенең «Тукай кабере янында» дигән шигырен укыды. Икенче «әдәби җомгада» татарның танылган язучысы Кави Нәҗми сайлау алды җыелышы йомгаклары турында информация ясады. Икенче бүлектә фронтовик шагыйрь Гиз-эль-Габид иптәш үзенең «Мин ерактан килдем», «Кызыма» һәм «Кайту» дигән шигырьләрен, шулай ук фронтовик яшь шагыйрь Ф. Гафуров «Туган ил», «Лиман арлары буенда», «Караңгы төн» һәм «Туган бусагада» исемле шигырьләрен укыдылар. Өченче «әдәби җомга» балалар өчен язылган әсәрләр укуга ба- гышлап үткәрелде. Шагыйрьләрдән Әхмәт Ерикәи, Әхмәт Исхак иптәшләр балалар өчен язылган яңа шигырьләрен сөйләделәр. Сахаб Урайский «Нәниләр маршы» дигән шигырен һәм, «Елка бәйрәме» исемле поэмасын^ укыды. Язучылардан Кави Нәҗми шА тәш «Үпкәләп йоклау» (шигырь), «Асрау кызның беренче эш көне» (хикәя), Мирсәй Әмир «Русча хат» (хикәя) һәм Фатих Хөсни «Сөйләнмәгән хикәя» исемле әсәрләрен укыдылар. » Балалар язучысы Дәрҗия Аппа- кбва «Сөмбел» һәм «Тары бутка- сы» исемле әкиятләрен, шулай ук Кадрия Ишукова «Табылдык» исемле хикәясен укыдылар. Дүртенче «әдәби җомгада» фронтовик яшь шагыйрь Хәй Вахнт иптәшнең опера өчен язылган «Гомер сере» исемле өч пәрдәлек либреттосы укып тикшерелде. Либреттоны тикшерүгә Ш. Маннур. С. Урайский, Ә. Камал, Д. Anna-’ кова һ. б. иптәшләр катнаштылар. Сөйләүчеләр әсәрнең матур һәм шома язылган булуын әйтеп, аздагы кимчелекләргә тукталдылар. Ин зур кимчелек итеп әсәрдә инт- ригалариың җитәрлек булмавы һәм персонажларның азлыгы күрсәтелде. Шулай ук башка кайбер җитди кимчелекләр турында да яшь авторга файдалы киңәшләр бирелде.