Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКТАШ


 Өйдән чыгып китүемә өч ай да унбер көн дигәндә, фронтның алгы сызыгына килеп җиттем. Алгы сызык, дигәч тә, килеп тә җиттең, сугыша да башладың, дигән сүз түгел әле бу. — Безнең полк икенче эшелонда, — диделәр. Моңарчы фронтның алгы сызыгында булганым булмаса да, икенче эшелонның нәрсә икәнен белә идем инде мин. Турыдан-туры ут позициясендә булып, дошманга каршы сугыш алып баручы частьлар беренче эшелон дип атала. Бераздан соң аларга алмашка яңа көчләр бара да, моңарчы ут сызыгында булган частьлар арткарак чыгып, сугышмыйча торалар. Бу арада инде ул частьлар үзләренең сугышта имгәнгән җирләрен төзәтәләр. Сафтан чыккан кораллар урынына яңа кораллар, кешеләр урынына яңа кешеләр алып, бөтенәяләр. Шулай итеп, яңадан тулы көч белән сугышка керерлек хәлгә киләләр. Мондый вакытта инде алар икенче эшелонда торучы частьлар булып саналалар. Әйе, безнең полк икенче эшелонда. Димәк, берничә көн вакыт тыныч торырга була әле. Тыныч дигәч тә, миңа хәзер генә шулай тоела бу. Ничек1 әйтсәң дә, алгы сызык — алгы сызык инде ул. Тылдагы кебек үк тынычлык юк анда. » Гуп тавышлары өзлексез ишетелеп тора. Теләсә ни вакытта нәкъ түбәң өстенә, бомбалар асып, дошман самолетлары килеп чыга. Аягың астында сине дошман калдырып киткән мәкерле миналар сагалап ята. Саграк йөрмәсәң, бер дә көтмәгәндә, теткәләнеп, әйләнеп төшүең дә мөмкин. Төйнә булса инде эледәй әле һавага күтәрелеп торган ракеталардан булсын, якты эз калдырып очучы снаряд яки пулялардан булсын, туп авызларыннан бөркелгән дары ялкыннарыннан булсын — күк йөзе, зур янгын шәүләсе төшкәнсыман, һәрвакыт кызарып, яктырып тора. Прожекторлардан су
 ___________________________________  зылган көчле, якты тасмалар, әкиятләрдә генә сөйләнә торган кодрәт кулы белән селтәнгән чиксез зур кылычлар төсле, һаваны аркылыга- буйга телгәләп, ашыгаашыга күк йөзен айкап йөриләр. Әгәр дә сугыш икәнен белмәсәң, бөтен тирә- якны көндез кебек итеп янган яшел- лезәңгәрле ракеталарны, пулеметлардан сибелгән яктырткыч пуляларның ут төсле энҗеләрдән төзелгән зур, озын мәрҗән кебек булып күренүләрен матур дияргә дә булыр иде. Бу нинди мәһабәт гүзәллек дип, сокланып торыр идең. Ләкин, ул утлар астында хисапсыз күп кешеләр үлүен, авыллар януын, шәһәрләр кырылуын белеп торгач, берсе дә матур булып күренми. Дәһшәтле булып, шомлы булып күренә .ул күренеш. Еракта калган туган җиреңне, әти-әниләреңне, якын дусларыңны искә төшерә. Андый минутларда үзеңнең якын кешеләреңне ничек өзелеп яратканлыгыңны, аларны ничек сагынганлыгыңны ачыграк тоясың. Шуның белән бергә, бу дәһшәтле күренеш синең йө

 рәгеңдә дошманга карата нәфрәт тойгыларын көчәйтә. Бәгыреңне ташка әйләндерә. Янып торган ут эченә, явып торган пуля һәм снаряд, мина кыйпылчыклары астына керергә ашкынасың. Сугыш сине ниндидер бер сихерле көч белән үзенең дәһшәтле упкынына тарта кебек. Әйе. Була мондый тойгылар. Ләкин алар күбрәк сугыш сызыгына якынлашуның беренче көннәрендә туалар. Ә соңрак — ияләнелә. Баро! ла гади күренешкә әйләнеп китә. Солдат кеше икенче эшелонга чыгуны бөтенләй өйгә кайту кебек күрә башлый. Алгы сызыкка беренче килгән ке- ие өчен андагы күренешләр генә түгел, кешеләр дә яңа булып күренәләр. Ут эчендә булып, чыныгып »ыккан кешеләргә тирән ихтирам белән карыйсың. Алар сөйләгән сүзләрне аеруча дикъкать белән тыңлыйсың, андый кеше синнән берәр нәрсә сораса, шунда ук табып бирергә яки ул сиңа берәр йомыш кушса, сүзсез үтәргә хәзер торасын. Алар сиңа бары да герой булып күренә, берни дә сөйләмәсә- ләр дә, йөрәкләренә искиткеч батырлыклар яшергән, башларыннан чиксез күп куркынычлы һәм катлаулы вакыйгалар кичергән серле кешеләр булып тоела. Тик, үзең дә берничә тапкыр сугышта булып чыккан соң гына алар, бары да диярлек, үзең кебек үк гади кешеләр булып күренә башлыйлар. Хәтта күкрәкләренә медальләр генә түгел, икешәр орден таккан солдатлар да синең өчен бик- гади, аңлаешлы кешегә әвереләләр. Әйе, бары да диярлек шулай. «Бары да диярлек» дим, ләкин'«бары да» дип өзеп әйтмим мин сезгә. Чөнки, була арада шундый кешеләр; алар синең йөрәгеңдә мәңге онтылмас урын алып калалар. Шуи- дый кеше ослән кайчан да булса бер иптәш булгансың икән, ул иптәшлек тойгысын инде син үзеңнең йөрәгеңдә иң кадерле, иң изге бер тойгы итен, мәнге саклыйсың. Бу кадерле тойгы шул иптәшең белән бергә булган минутларда гына ту. гел, аны күргән кешеләр белән очрашканда да, хәтта аның исемен генә ишеткән Кешеләр белән сөйләшергә туры килгән чакларда да .һаман яңарып, сине рәхәтләндереп, горурландырып тора. 
Менә шундый онтылмый торган кешеләрнең берсе белән очрашуым турында сөйлим мин сезгә. Алгы сызыкка килеп, командабыз белән частька беркетелгәч тә, безне сафка тезделәр. Фамилияләр бе- i лән кычкырып, барлау башланды. — Гомәрев Хәсән! Беренче булып яңгыраган исемнең колакка таныш татар исеме булуы миндә көтелмәгән кызыксыну ту- I дырды. ’Башымда, ихтиярсыз буларак, «кем икән ул? Кайсы яктан икән?» дигән уй чагылып үтте. Колагым аның «Я» ддп җавап бир- һән тавышын ишетергә хәзерләнде. Ләкин андый җавап ишетелмәде. Аның өчен миннән өч-дүрт кеше аша гына басып торган озын буйлы рус егете җавап бирде: — Туган илебезнең азатлыгы өчек сугышта батырлар үлеме белән һәлак булды! Рус кешесенә хас булган көчле һәм, илньш белән бергә, басынкы да, тантаналы һәм кайгылы да тавыш белән бирелгән бу җавапның тирән мәгънәсен мин шул ук көнне- •аңлап җитә алмадым әле. Аны үземчә юрап, күңелдән генә: «Бу часть яңарак Кына . сугыштан чыккан күрәсең, сугыштан соң барлауда үткәрмәгәннәр әле, шуңар күрә үлеп калган кешеләрне дә исемлектән сызарга өлгермәгәннәр икән»- дип куйдым. Ничектер беразга ямансу булып торды. Тагын кемнәр өчен кемнәр җавап бирер икән дип, башка фамилияләргә игътибар ит-г/ идем. Башкалар бары да «Я» Дип- үзләре өчен үзләре җавап биргәнне ишеткәч, әкренләп тынычлана барам. Ләкин гәүдәң «смирно» комам- дасына буйсынып хәрәкәтсез тора ; алса да, уй дигән нәрсә бер дә тик кенә тора алмый бит ул. Мин өсте- өстенә ишетелеп торган яңа фамилияләргә — аларга карап комиш- 
Я кта in 
 рус, 'кемнең үзбәк, кемнең украииа- лы, кемнең татар, кемнең казах, ■башкырт яки башка халык булуына игътибар итә идем инде. Шулар белән мавыгып, баштагы иясез фамилия турында онытырга да өлгер- 'дем. Тик, барлау беткәч кенә, тагын үземчә нәтиҗә ясап, «үлеп калучы кеше берәү генә булган икәи ■әле» дип куйдым. Күңелгә җиңелрәк булган сыман тоелды. Көн узды. Икенче көнне безне тагын сафка тезделәр. Тагын барлау башланды 1ЙӘМ тагын беренче итеп кичәге фамилияне кычкырдылар. — Гомәрев Хәсән! Кичәге кебек үк, тагып әлеге озын гёуйлы рус егете җавап бирде: — Туган илебезнең азатлыгы «чей сугышта батырлар үлеме белән һәлак булды! Бу юлы инде мин бу хәлнең мәгънәсен дөрес аңладым. Сугышта аеруча батырлык1 күрсәтеп үлгән кешеләрнең исемнәрен частьның исемлегендә МӘҢГӨЕӘ калдыру — аларны почетлы солдат итеп, тере кешеләр арасында йөртү җоласы булуы турында ишеткәнем бар иде. Гомәрев Хәсән шундыйлардан булган икән, аның исеме безнең частьта почетлы солдат исеме итеп саклана икән, дип уйладым мин. һәм шулай булып чыкты да. Барлау бетеп, һәркем үз урынына таралгач, мин әлеге Хәсән өчен җавап бирүче егет янына килдем. Аның "фамилиясе Петров икәнлеген белә идем инде. Мин килгән вакытта ул уң аягының обмоткасын сүтеп, балтырының тездән түбән урынын бппт белән «чорнап утыра иде. Аның белән танышканым булмаса да, мин аңа, биредәге гадәт буенча, күптәнге танышыма мөрәҗәгать иткән шикелле, иркенлек1 белән сүз куштым: — Нәрсә, аяк авыртамыни? — Авыртмый ла, — диде Петров миңа' күтәрелеп карамыйча гына. — Авыртып кая бара ала соң ул биредә. — Нишләде соң үзе? — Тырнап киткән иде шунда бер ахмак кыйнылчык. — Ничек, яраланган идеңмени? —- Яраланмыйча тагы. Сугышта чуан чыга дип беләсеңме әллә син? 
— Нигә соң медпунктка барып бәйләтмисең аны? Петров әллә гаҗәпләнеп, әллә ачуланып миңа күтәрелеп карады да, йөземне күргәч, кинәт нәрсәдер аңлап алган төсле, көлеп җибәрде. Аннары, бәләкәй балалар белән сөйләшкәндәгечә, сабыр һәм түземле булырга тырышып,' җитди генә җавап бирде: — Мин анда бер булдым инде. Җитте. Мондый яра белән әледән әле медпунктка йөрү килешми биредә. — Бераз сүзсез торгач ул, миңа күтәрелеп карамыйча гына, тагын болай дип куйды. — Сугышта булган юк ахыры әле синед? ч — Әйе шул, — дидем мин гаепле .кешесымаи. Ничектер Петров каршында миңа уңайсыз булып китте. Шулай минем сугышта булмаганлык тышкы кыяфәтемнән үк күренеп, әйткән бер сүземнән үк сизелеп тора микәнни, днм. — Ничек соң, — ди Петров,— биредәге аш синең эчне бозмыймы •әле? Снзәм, мыскыл итәргә чамалый бугай бу мине. Чөнки, андый сорауны бирергә бер дә урын юк. Ашның менә дигәнен ашаталар. Әйе, Петровның тел төбендә һичшиксез ниндидер бер мутлык бар. Нәрсә дип төрттерергә тели — төшенеп җитә алмыйм. Юрамалый берни дә сизмәгәнгә салынып, җитди җавап бирдем мин моңа: ■’ — Юк, — мнн әйтәм, — биредәге аш алай яманларлык түгел бит. Аннары килеп, минем ашказаны да тиз генә бирешә торганнардан түгел. — Бик яхшы, — ди Петров.— Югыйсә бирегә яңа килгән кешеләр арасында андый хәлләр булгалый. Кешенең ашказаны да болай таза була. Шулай да, сухари гына ашал торырга туры килгән чак булса да, эче йомшарып китә. Нишлисең аның
Мирсәй Ә.мл^ 
 
белән. Хикмәт ашказанында түгел монда, йөрәктә. Әһә. мин әйтәм эчтән генә, аңлашыла: безнеңчә генә итеп әйткәндә, бу моның «шүрләмисеңме?» дни соравы икән. Нәрсә дип җавап бирергә моңа? Иң яхшысы — күңелдә булганның дөресен әйтү. Алдап буламыни андый кешене. Үз- үзеңне көчләп батыр булып кылын- саң да. ышанамыни ул сиңа? Аннары тагын соңыннан көлкегә калуың да бар әле. — Ничего. — мин әйтәм. — Дөрес. йөрәк бик үк үз урынында түгел-түгелен. куркыну да бар. Шулай да. бирегә килеп җиткәч инде, сугышып карыйсы да килә, — дим. Чынлап та минем өчен шулай булды. Тиз көннән сугышка керү турында уйлаган чакта — бер яктан куркындыра, икенче яктан тизрәк аны татып карыйсы да килә. Әгәр дә шунда миңа әйтсәләр: «Сине сугышка кертмәскә булдык инде, кире тылга кит'» дисәләр, бер дә риза буласым килмәс иде кебек. Петров та минем бу тойгымны дөрес аңлады. Күңелемдәген яшерми әйтүем ошап китте ахыры үзенә, миңа дусларча елмаеп карады бу. — Курыкма, егет, син үзең болай батыр солдат булырга ошыйсың, — дип куйды. — Беренче сугышта үл- мәсәң, тиз шомарырсың. Шомаруда хикмәт. Шомарган кешегә пуляләк- ми. Ләксә дә таеп китә. — Иң курыкканым да -шул шул, — мин әйтәм. — Беренче сугышта ук үлеп калсаң, бигрәк үкенечле була бит. Бер-ике немецны булса да үтереп өлгерсәң бер хәл әле, үзеңне бөтенләй бушка" бирү булмый ичмасам. — Ә син курыкма. Ни хәтле курыксаң, шул хәтле тиз үләрсең. — Анысы әйтелә торган сүз лә ул. — Ничек? — Шулай. Күп ишеттем инде мин ул сүзне. Аны безгә тылда чакта да әйттеләр. — Дөрес сүз булганга әйтәләр. — Шулайдыр иңде шулаен. Ә батырлар үлмимени? — Батырлар үлми. Петровның бу сүзләре чынлап та минем өчен искитәрерлек булмадвк Андый шомарган сүзләрне, сугышта булмасам да, күп ишеткән идем инде мин. «Сугышта куркак кеше үлә» диләр. «Батырны пуля алмый» диләр. Алмас! 
Дөрес, мондый сүзләр исән кешеләргә батырлык кертү өчен әйтергә яхшылар. Ә үлгән кешеләр, Ватан өчен үзләрен корбан иткән кешеләр — куркак булганмыни алар? Үлемнән курыкмыйча, аның авызына барып керен, изге бурычларын үтәп үлгән кешеләр батыр түгелмени?.. Сугышта үлгән бик якын иптәшләрем бар минем. «Куркак кеше үлә» дигән сүзне ишетсәм, шул иптәшләремнең намусын мыскыл иткән төсле тоела миңа... Шуңа күрә Петровның да -.соңгы сүзен хуплап каласым килмәде. — Шулаен шулайдыр да, иптә!# Петров, — дидем. — Ләкин синең бу шомару турындагы сүзләрең үзләре дә бик шомарган сүзләр бит. Петров мине, үзе белән сүз көрәштерергә тотыныр дип, бөтенләй уена да Китермәгән иде, әлбәттә. Аңа. бәлки, минем — алгы сызыкка яңа гына килеп җиткән бер малайның — шундый күпне күргән тәҗрибәле солдат каршында — күкрәгенә ике медаль таккан батыр каршында мондый кыюлык күрсәтергә бөтенләй хакым да юк кебек тоелгандыр. Кинәт җитди төскә керде бу. Күзләре очкынланып китте. — Ничек инде ул — шомарган?— диде бу кырт кисеп. — -Батырлар үлми, дисең син. Ә менә Гомәрев Хәсән батыр түгел идемени? Син бит үзең аның турында «үлде» дидең. Үлгән бит! Петровның йөзе кинәт агарын китте. Иреннәре дерелдәп куйды. Зәңгәр күзләрендә ниндидер ярсулы ачу уты кабынды. Мин аның бу кыяфәтен күргәч, куркып киттем. Өстемә ташлана дип торам. Ләкин ул миңа ташланмады. Үзүзен көчлән кулга алгандай тыелып, басынкы гына тавыш белән кисәтеп куйды.

Я via ш 
 
 
 
 31 
 
— Сии Хәсәнгә тел тидермә, югыйсә мин... Ул сүзен әйтеп бетермичә тукталды. Ләкин мин аның ниндидер эчке дулкын белән калтыранып чыккан тавышыннан бик тиз сизеп алдым: бик авырткан җиренә кагылдым бугай. Үзем дә кинәт йомшарып, юашланып калдым. — Син миңа ачуланма, — дидем мин гаепле кеше кебек. — Мин бит аңа тел тидермим. Аның турында начар сүз дә әйтмим. Тик беләсем генә килә. Дөресен әйткәндә, әле синең яныңа килүем дә аның турында сорашу өчен генә иде. Минем бик сак һәм җитди сөйләшүемне күреп, Петров та йомшарды. Ул инде ярым үпкәләгән тавыш белән сөйләшә башлады. — Ә син аның турында «үлгән» дип әйтмә,— диде.—/Иинем бит аны бер вакытта да «үлде» дигәнем юк. Аның бу сүзе миңа сәер тоелды. Ничек инде ул үлгән кеше турында «үлде» дип әйтергә ярамый? Петровка шулай дип сорау бирәсем килә иде минем. Шул ук вакытта үзем, аны аңламыйча ялгыш тагы авырткан җиренә кагылырмын дип, курка идем. Сабый балаларча бер катлы гына итеп: — Ничек соң? — дип куйдым. — Ничек’ булсын. Үлгән кешенең исемен көн саен барлау вакытында искә алалармыни? Ул батырлар үлеме белән һәлак булды. Ә үзенең үлмәс эшләре белән мәңгегә безнең арада калды. Менә нәрсәне әйтә икән үл. Аңлашыла. Әйе, монысын мин аңлыйм. Иркенрәк сулап куйдым. — Башта ук шулай диләр аны, — мин әйтәм. — Анысын аңламыйммыни мин. Шуңа күрә дә Хәсән турында беләсем килә шул. — Үзеннән үзе беленеп тормыймыни? Кеше мәңге онтылмаслык батырлыклар күрсәтте. Шуның өчен дә, почетный солдат булып, безнең часть исемлегендә калды. — Анысын төшенәм. Тик ачыграк беләсем килә. Нинди батырлыклар «шләде ул, нинди шартларда һәлак булды? Чынлап та, бик кызыксындыра ул мине. Петров нәрсәдер сизенгәнсыман, туптуры итеп минем күзләремә карады. — Тукта әле, син дә татар бит? — Әйе. 
— Хәсән танышың иде мәллә синең? — Түгел иде түгелеп дә, якташ түгел микән дим. — Син үзең кайдан? — Татарстаннан. — Ул да Татарстаннан иде. Ә син кайсы район? — Мин соңгы елларда һаман Казанда булдым. — Юк, ул Казанның үзеннән түгел иде. Петров аның кайсы районнан булуын, Армиягә киткәнче кайда эшләгәнлеген һәм ата-аналарынын кайда булырга тиешлекләрен бик ачык итеп әйтеп бирде. Хәтта ул аларның исемнәрен дә хәтерендә тота иде. — ААиңа бик үк таныш урыннан түгел икән, — дидем мин. — Ә сез ничек аның турында болай бик яхшы беләсез? Аның белән бергә озак булгансыздыр ахыры? Петров тирән көрсенеп куйды. — Бик якын дустым иде ул минем. Аның кебек яхшы дусны табуы җиңел түгел. Беләсеңме, немецлар атамны үтерделәр минем. Анамны да үтерделәр. Авылда калган бөтен туганнарымнан аердылар. Бу хәбәрләрне ишетү миңа әйтеп бетергесез авыр булды. Тешләремне кысып чыдадым. Дошманга карата йөрәгем ташка әйләнде. Шулай да мин үземне ятим кеше кебек хис итмәгән идем. Ә менә Хәсәннән аерылганнан бирле үземне ятим калган кебек тоям. Күпме юллар кичтек без аның белән бергә. Нинди генә авыр хәлләрдә калмадык. Аның белән бергә булганда безнең өчен бернинди авырлык та, бернинди куркыныч та юк иде бит. Куркыныч астында бер үзе калганда да батыр иде Хәсән... Ике тап
32 Мирсәй Әмир 
 
 
кыр үлемнең авызына кереп исән чыккан иде бит ул. Ә беләсеңме нәрсә ди торган иде Хәсән? — Белмим шул. — Без аны бетте дип йөрибез. Ә ул, ут астыннан исән чыккан әкият батыры кебек, кайта да килә. «Ничек котылдың?» без әйтәбез. Ә аның мондый сорауга җавабы һәрвакыт Sep була: — «Укытучым коткарды» ди. Ә син аңлыйсыңмы бу аның ни дигән сүзе? — Ничек соң? — мин әйтәм. — Үзенең таныш укытучысын очраткан буламыни? — 1Ченә без дә башта аның бу җавабына гаҗәпләнеп, «неужели укытучыңны очраттың?» -дип сорадык. Ә бер тапкыр җавабын ишеткәннән соң, без аңа мондый сорауны бирми идек инде. Беләсеңме, аның бик яраткан бер укытучысы булган. Гражданнар сугышы заманында ук геройлыклар күрсәткән батыр кеше булган ул. Хәсән аны һәрвакыт сагынып искә ала торган иде. Әнә шул укытучысы Хәсәнгә кайчандыр болан әйткән булган: — «Тормыш юлында сиңа зур куркынычка очрарга туры килсә, бер вакытта да каушама. Батыр бул. Батырны үлем җиңә алмый» дигән. Ишеттеңме? Ә син — батыр да үлә бит, дисен. — Әйе, мин хәзер бу сүзнең, мәгънәсен аңла дум инде. — Юк, барыбер аңлап җитә алмадың әле. — Нигә алай булсын? — Шулай шул. Син әле аны һаман да читләтеп әйткән сүз дип кенә аңлыйсың. Батыр кеше үзе үлсә дә исеме кала, эше кала дип кенә аңлыйсың син аны. — Анысы чынлап та шулай бит инде. — Шулай. Ә ул сүз турыда н-ту- ры мәгънәсендә аңлаганда да, барыбер дөрес. Куркак күбрәк үлә. Петровның бу фикере белән тагын килешәсем килмәде. Авыр хәлгә очраганда куркак кешенең качып ятып калуы да мөмкин әле. Ә батыр кеше — ул бит үлемгә кар шы бара. Шуның өчен батыр кешеләр күбрәк үлсә дә гаҗәп түгел. — Сүз көрәштерергә теләмим, иптәш Петров, — дидем. — Шулай да батыр кешеләрнең үлүе турында күбрәк ишетелә бит. — Күбрәк ишетелә шул. Чөнкм куркак кешенең үлеме турында сөйләп тә тормыйлар. Андыйлар турында җыр да җырланмый, хикәя дә сөйләнми. t д — Ә бит бу дөрес, ә? — Аның дөреслеген үз күзең белән күрерсең әле. Күргәнче үлея өлгермәсәң тагы. — Син алай мине алдан ук куркакка юрап куйма әле, иптәш Петров. — Ә син үзеңне батырга санарга да ашыкма. — Алай .дип әйтмим. — Синең бит, ичмасам бомбежка астында гына да булып караганың юк әле. Ә? Дөрес бит? Анысы чынлап та шулай. Бомба астында булып караганым юк. Ә Петров кайдан белә соң аны? Ичмасам әзрәк икеләнми дә. Шундый ышаныч белән әйтә. Шулай ук мин аңа яңа гына әнисе кочагыннан аерылган иркә малай булып күренәм микәнни? Ә мин инде үземне, сугышта булмасам да, өч ай буе Кызыл Армия сафында булгач, байтак дөнья күргән, үземчә шактый шомарган егеткә санап йөри идем. Гарьлегем килеп китте. Шулай да, дөресен әйтми хәлен, юк. — Шулай шул, — дидем. — Бомбежка астында булырга туры килмәде. — Бигрәк яшел шул әле син. Сиңа аңлату да кыен. Менә болан була: берәр чокырда, әгәр дә чокыр табып өлгермәгән булсаң, просто тигез җирдә t ятасың. Өстә немец оча. Бомба ташлый. Бомба улап төшеп килә. Нәкъ менә синең өстс- ңә турылап төшеп килгән төсле улый. Менә шул вакытта кая да булса торып йөгерәсе килә. Шундый килә, ятып торып чыдар хәлең калмый. Торып йөгердеңме — беттең дигән сүз. Шунда ук осколок кисеп ташлый сине. Ә куркак кеше торып йөгерми түзә алмый... 


 
 
Суз болам озынга киткәч, Петров миңа үзенең сугышта күп булуы белән артыграк мактанган кебек тоела башлады. Мактанса да хакы бар дип, күңелемнән акладым мин аны аклавын. Шулай да Хәсәннең батырлыклары турында күбрәк сөйләтәсем килә пде. — Иптәш Петров, — дидем. — Гомәревнең ниләр эшләве турында ачыграк итеп сөйләмисеңме? — Юк, — диде Петров кырт өзеп. — Бер үзеңә генә күп булыр. Без алар турында синең кебек яңаларның барын бергә җыеп сөйләрбез. Тыныч бул, ишетерсең... Мин аңа ничек дип җавап бирергә уйлаганмындыр, хәтерләмим. Кинәт тревога сигналы яңгырап китте дә, мин үземнең кайда икәнемне дә оныттым. Самолетлар үкергән тавышка ялт-йолт карана башладым. — Ят! — дип кычкырды Петров. Шул кадәр каты һәм ачулы тавыш белән кычкырды ки, мин күсәк белән сугып егылган шикелле, авып төштем. Петровның «ят!» дигән сүзе түгел, ә тавышы бөтенләй тетрәтте мине. Юк, кеше тавышы гына түгел иде бу. Бернинди хәйван тавышына да ошамаган йөрәк яргыч кыргый аваз иде. Хәтта мин аның «ят» дип әйткәнлеген дә җиргә ятканның соңында гына аңладым шикелле. Чынлап та мин аның мәгънәсен аңлап, үз ихтыярым белән яттым дип әйтә алмыйм, бәлки аның зур көч белән атылган каты әйбер шикелле, аңыма да, тойгыларыма да бер юлы китереп бәрүенә каршы тора алмыйча егылып киттем дип беләм. Менә мин йөз түбән капланып, җирдә ятам. Колак төбемдә^ һаман да Петровның йөрәк яргыч кыргый авазы яцгыпап тора кебек. Ул аваз бәлки шулай бик озак вакыт яңгырап торган да булыр иде. Ләкин зиһен иярмәслек җитезлек белән алмашынып, берсе өстенә берсе өстәлеп торган яңаданяңа һәм берсеннән берсе дәһшәтлерәк тавышлар аны. пыяла өстенә кунган бер бөртек мендәр мамыгын өреп очыр- з .с. Ә.« № 1. ган шикелле, бик тиз юкка чыгардылар... Чирканыч үлем белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашу минутлары һәркемнең хәтерендә гомеренең ахырына кадәр онтылмый саклана торгандыр дип уйлыйм. Коточкыч минутлар алар. Шуның белән бергә алар, синең үз каршыңда үз кадереңне 
арттыра торган, сине мәңге горурландыра торган кадерле дэ минутлар. Дөрес, андый минутларның яңадан кабатлануын бер вакытта да теләмисең, ләкин бер үткәргәннең соңында, аларны үз башыңнан кичергән кеше булуың белән гомер буена үзеңне бәхетле санап йөрисең. Үләр чиккә җитеп ачыкканы булмаган кеше гадн арыш икмәгенең бал-шнкәрләрдән татлы булган чын тәмен бер вакытта да тоя алмаган кебек, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, үлем белән күзгә күз очрашмаган кеше дә яшәүнең никадәр татлы икәнлеген белеп бетә алмый... Минем яшәү язмышымны беренче тапкыр кыл өстенә куйган һава һөҗүме озак дәвам итмәде. Тик, аның ун минутка да сузылмаганлы- гын мин соңыннан гына белдем. Кыска вакыт. Ләкин шул барлы- юклы ун минут эчендә мин белеп өлгергән яңалыклар, башыма килен киткән уйлар, күңелемнән кичкән тойгылар язып та, сөйләп тә бетәрлек түгел. (Дөрес, минем ул минутлардагы хәлем мактанырлык булмады. Хәтта киресенчә, алар турында әйтү дә оят. Әгәр дә ул кичерешләр хәзер минем өчен ерактагы истәлек кенә булмаса, хәзерге көндә минем күкрәгемдә сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен бирелгән өч орден, дүрт медаль булмаса, дөре- ceif әйтәм, бу турыда авыз ачарга Дз хурланыр идем. Әйе, шундый тойгылар, шундый уйлар алар. Хәзер инде аларны бер тәртипкә тезеи әйтү дә читен. Ярый инде, хәтердә калган хәтлесе булыр.) ... Бер мизгелдә мин әле 'күптәж түгел генә Петровтан ишеткән сүз

34   
 ләрне хәтерләдем, һәм ул әйткән сүзләрдә, моңарчы мина аңлашылмаган хәкыйкать барлыгын тоеп, шак каттым. Ул бит, мыек астыннан гына көлеп сөйләгән рәвештә, оч йомшару» турында әйткән иде. Гомумән һәр сүзне кызыграк итеп сөйләргә яратучы кешеләрнең, «куркасыңмы?» диясе урында «эчең, йомшарамы?» дип әйтүләрен Петровтан башкалардан да ишеткәнем •ар иде минем. Ләкин алай дип әйтүне бер нәрсәгә дә нигезләнмәгән шапшак теллелек дип кенә белә идем. Алай гына түгел икән ул. Оят булса да әйтергә туры килә, УЛ сүз ачы хәкыйкатькә нигезләнгән икән... Мин йөз түбән капланып җирдә ятам. Өстә өзлексез самолетлар үкерә. Алар инде күптән нәкъ минем өстемдә кебек, һәрберсе, миңа гына каныккан төсле, минем турыга килү өчен үзара талашалар кебек. Мин инде алариы ерагаерлармы дип өмет птәм. Ләкин алар үтеп китмиләр, ерагаймыйлар, секунд саен якынайганнан якыная гына киләләр. Ай, аларның тавышлары! Мин моңарчы үземне самолет тавышын бик куп ишеткән кешегә саный идем. Юк, моңарчы минем самолетның чын тавышын ишеткәнем булмаган икән. Самолет һөҗүме астында булмаган кеше, бер юлы йөз самолет очканны күргән булса да, аларның бөтен тирә якны тетрәтеп гөрләүләрен бик якыннан ишеткән булса да, «Минем- самолет күргәнем бар, минем самолет тавышын ишеткәнем бар» дип йөрмәсен! Юлбарысны хәйваннар бакчасында, читлеккә бикләнгән хәлдә күрү, аңа кызык итеп карап тору бер хәл икән ул. Ә менә син аны үзенең табигый оясында күреп кара, япа-ялгыз килеш аның белән кыргый камышлыклар арасында очрашып кара!.. Минем дә моңарчы самолет күрүем — сурәт карау гына булган икән, аның тавышын ишетүем дә музыка тыңлау гына булган икән. Ә менә монда, самолет синең җаныңны алу, гәүдәңне 1езгә теткәләу нияте белән ярсып, Мирсәй Әмпр аҗгырып өстеңә килгәндә, аның тавышы бөтенләй бүтәнчә яңгырый; Монда инде син аның чын тавышын ишетәсең. Анардан да ямьсез, анардан да кабәхәт тавыш дөньяда юктыр кебек. Җаныңны, йөрәгеңне өшетә торган чирканыч тавыш ул. Аны син колагың белә» геңә ишетеп калмыйсың. Бетон җирең белән ишетәсең син аны. Ул дәһшәтле үкерү тавышы тәнеңдәге һәр төгеңне, һәрбер тамырыңны хәрәкәткә китереп кымырҗыта. 
Менә шул кабәхәт тавышның дәһшәте астында мин әлеге «ә* йомшару» турындагы сүзнең шапшак телле кешеләр тарафыннан кызык өчен генә уйлап чыгарылган сүз түгел икәнлеген бик* ачык хис иттем. Әгәр дә Петров миңа шул турыда сөйләмәгән булса, мин үземдә бөтенләй кирәксез минутта кузгалган хурлыклы теләккә бәлки җиңелгән дә булыр идем. Ләкин моның курку билгесе икәнлеген искә төшерү миңа ихтыяр көче бирде. Мин үземне кулга алдым һәм бу "хурлыклы, хайвани түбәнлектән котылдым... Бу әле куркыныч минутларның; башлангычы гына булган икән. Күп тә үтмәде, коточкыч самолет үкерүе астында «гөп-гөп» иткән шартлау тавышлары ишетелә башлады. Бу гөпелдәү тавышлары бик тиз арада шул кадәр ешайдылар ки, алар бер-берсеннән калышмаска теләгәндәй ашыгып, берсе өстенә берсе төшеп шартларга тотындылар һәм ахырда бөтенләй бер-бер- сенә кушылып, күк күкрәгән төсле дөбердәүгә әверелделәр. Мин ул гөпелдәү тавышларын самолетлардан ташланган бомба тавышлары дип уйлап, аларның миңа бик якын төшмәүләренә шөкер итеп ята идем әле. Ул арада колагыма йөрәк яргыч яман улау тавышы килеп керде дә, мине айнытып җибәргән кебек булды. Шул секундта гына мин моңарчы ишетелгән гөпелдәүләрнең бомба шартлаган тавыш түгел, бәлки үз зенит- каларыбызның дошман самолетларына ату тавышлары икәнлеген та
Якташ 35 
 шенеп алдым, һәм ул тавышлар хинәт минем өчен иң ягымлы тавышка әверелделәр. Ә зенитка тавышын минем моңарчы да бик күи ишеткәнем бар иде бит! Әйе, моңарчы мин юкка гына зенитка тавышын ишеткәнем бар дип йөргәнмен икән. Аның да чын тавышын биредә ишетәсең икән. Биредә ул сине яклап сөйләүче якын дустыңның тавышы шикелле үз булып, ягымлы булып яңгырый икән... Билгеле, ул вакытта мин бу уйларны, әле сөйләгәндәгечә тәртипләп, озаклап уйлап тора алмадым. Алар минем аңымда, караңгы төндә яшьнәгән яшен яктысында ап- I ачык булып күренеп калган бер күренеш шикелле, чагылып кына узарга өлгерделәр. Шул арада әле- I ге ямьсез улау тавышы әйтеп аң- латкысыз бер ашыгычлык белән . көчәеп, нәкъ минем колак эчемә килеп кергән кебек булды да. бөтен җирнең астын өскә китергәндәй : куәт белән гөрселдәде. Мин үлеме- тереме— акылымны җыярга өлгермәдем, яңадан әлеге улау тавышы ишетелә башлады. Бу юлы ул тагын да ямьсезрәк, тагын да дәһшәтлерәк булып, миңа тагын да якынрак килә. Якынрак кына түгел, гәүдәмне мәңге теткәләрдәй булып, туп-тур ы минем өстемә ашыга. Бу урыннан тизрәк торып йөгереп өл- рермәсәм — бегтем кебек. Торып йөгерәсем, кая да булса качасым килә. Торып йөгерү теләге шундый көчле, шундый көчле — тәкать тотар хәл юк1. Аяк-кул мускулларым тәмам киерелеп җитте, мин яткан урынымнан резин туп шикелле сикереп китеп, кайсы якка булса да ташланырга тәмам хәзер идем инде. Ләкин шул ук секундта минем аңымда Петровның: «Куркак кеше торып йөгерми булдыра алмый» дигән сүзләре чагылып китте дә, мии үз-үземне тыеп кала алдым. Бөтен көчем белән җиргә кысылдым. Җир тагын тетрәде. Мин җир белән бергә шактый биек* сикереп кире төшкән кебек булдым. Яңадай улау тавышы килде. Аңа икенче улау кушылды, өченчесе, дүртенчесе... Бары да тик миңа гына каныя- каннармыни?. Ярсып, шашып, аж- гыра-ажгыра фәкать мине гана> эзлиләрмени? Эзләп-эзләп таба алмагач, ташып барган ачуларына, ерткычлыкларына чыдаша алмыйча җирне актарып ярылалар да, тагын яңалары чыга. Алары да, тагын да яманрак тавыш белән улашып, мине эзләргә тотыналар. Мин җиргә кысыла барам — кысыла барам. Бөтенләй җиргә кереп бетәсем килә — Ник мин йомран түгел?! — дим. Хыялымда, бала чагымда күретг үткәргән бер күренеш чагылып үтә. Мин унбер-унике яшьлек малай, чакта, без Идел буена йомран ауларга чыга торган идек. Бер вакытны шулай бер йомран, бездән куркып качып, кая барырга белмичә, якында очраган бер тишеккә кереп китмәкче булган иде. Ләкин ялгышты. Аның йомран оясы дип уйлаган тишеге, икенче бер җәнлек тарафыннан казыла башлап та, казылып бетми калган кечкенә чокыр булып чыкты. Ул чокыр йомранның ярты гәүдәсе дә сыярлык түгел иде. Йомран аңа башын гына тыккан килеш терәлеп калырга мәҗбүр булды. Артында без торганны белеп, кире чыгарга курыкты ахыры- сы, башын тишеккә тыккан хәлдә, ашыгаашыга җирне казырга тотынды. Безнең кулыбызда йомран оясына су салу өчен алып чыккан чиләктән башка корал юк иде. Алдыбызда тыпырчынып торган йомранны ялангач кул белән тотып алырга беребезнең дә батырлыгыбыз җитмәде. Йомран качмасын дип> өстснә чиләк каплап куйдык та, аны тоту өчен беребезнең кулына чүпрәк урарга булдык. Бер малайның күлмәген салдырып, икенче бер малайның кулына урадык. Теге малай күлмәк уралган кулы белән йомранны тотарга әзерләнде. Чиләкне алдык. Ләкин анда йомран юк иде инде, йомран шундый т» ара эчендә җирне казып, әлеге чокырны тирәнәйткән һәм бнәнм 
36 Мирсәй Әмир 
 беребезнең дә кулы җитмәслек тирәнлеккә төшеп китәргә өлгергән булып чыкты. Әйе, ннк мин йомран түгел? Җир өстендәге мәхшәрне калдырып, төпкә, тирәнгә, җирнең эченә керен китәсе иде! Билгеле, бу уйлар, бу күренешләр дә минем аңымда яшен тизлеге белән генә чагылып үттеләр. Алар гынамы соң! Менә минем күз алдыма теткәләнеп юкка чыккан үз гәүдәм Килеп баса. Мин бөтенләй юк. Мәетем дә юк минем. Ничек һәлак булуым турында өйгә—әтп- әннләргә хәбәр итәргә берәрсенец исенә килерме икән?’ Әни... ул әле, гадәттәгечә, батыр, көр күңелле. Ул мине үлгәндер дип уена да китерми. Көн саен иртә үк торып энемне мәктәпкә озата, нәни сеңлемне балалар бакчасына илтеп куя да, заводка китә. Җапы-тәне белән бирелеп эшли. Үзе һаман миннән хат көтә. Ә хат юк та юк... Әти... ул ннде бөтенләй эшкә чумган. Өй турында уйларга да оныта ул. Көне-төне эштә. Шулай да, аның исенә мин килеп төшәм дә, ул да вакыт-вакыт эше турында онытып, минем турыда уйга тала. Нигә бу малайдан бик озак хат юк! — дип куя ул. Тирән көрсенеп, кайгысын тараткандай була да тагын эшенә тотына. Ә хат һаман юк та юк. Менә алар бер заман минем үлүем турында ишетәләр... әни... мескен... Минем җылыйсым килә... Ләкин жыларга ирек юк. Ялтырап-ял- тырап кына үтә торган бу уйлар, бу кичерешләр арасында мин өстемдә, тгрә-ягымда кайнаган мәхшәргә, андагы сизелерсизелмәс үзгәрешләргә игътибар итәргә дә өлгерәм... Әйе, бусы да баягысы кебек уйлый. Миңа тимәскә тиеш!.. Кем ул, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырын җибәрде? Яраланган күрәсең. Торып йөгерми булдыра алмады микәнни мескен?.. Ни өчен безнең зениткаларның гөпелдәве ишетелми башлады әле? Өсләренә бомба төште ахырысы. Димәк, алар юкка чыктылар!.. Димәк, хәзер дошман тагын да явызрак кылана башлаячак! Әйе, әнә самолет тавышлары көчәя. Алар күбәяләр, һавада пулемет тырылдаган тавышлар да ишетелеп кала. Димәк, пулеметтан да сиптерә башладылар... Ә, нигә бомбалар уламый башлады? Ерагая бит самолет тавышлары, ерагая... Минем тагын һава сугышы турында моңарчы башкалардан ишетеп белгәннәрем исемә төшә. Әйе, әйе, безнең зениткаларның атмый башлавы — аларның өстенә бомба төште дигән сүз булмаска тиеш. Немец самолетларына каршы безнең истребительләр күтәрелгәндер. Әйе, әйе, шуңа күрә самолет тавышлары көчлерәк булып, күбрәк булып ишетелә башлаган. Билгеле, үзебезнең истребительләр күтәрелгәч, зениткалар атмаска тиеш. Аларның снарядлары үзебезнең самолетларга тиюе мөмкин бит. Әнә, мотор тавышлары һаман ерагая. Немец бомбардировщикларын безнең истребительләр куып алып киттеләр. Берәрсен бәреп төшермәделәрмикән ичмасам... Тукта! Чынлап та басылдымыни? Бары да үттемени? Яраланмадым микән мин?.. Мин һаман да башымны калкытырга куркып, бөтен мускулларым белән җиргә кысылган килеш, хәрәкәтсез ята идем әле. Колак төбемдә генә таныш тавыш яңгырап китте. Кеше тавышы! Ул нинди гади, нинди ягымлы, нинди сөйкемле булып яңгырый. — Әйе, дус кеше! Кем ул миңа шундый саклык б?лән, шундый якын, шундый мөлаем тавыш белән дәшә? Бик ачык сизәм — миңа дәшә — ул тавышта минем язмышым өчен борчылу, минем хәлемне беләсе килү моңы бар. «Нишләп кузгалмыйсың, берәр җирең авыртамы әллә?» дигән кебек яңгырый ул. Бик иртә торырга кирәк1 булган чакларда әнием мине шулай иркәләп йокымнан уята торган иде. — Ну, дружок! Что с тобой?! * Бу тавыш бөтенләй колак төбендә үк ишетелгәч, мин саклык беләж *' Я, дускай! Ни бупды сиңа? 

Я Kia in 
 генә башымны калкыттым. Янымда Петров басып тора иде. Мин күтәрелеп караган минутта йөзе җитди, борчулы иде әле аның. Ләкин ул, мин күтәрелеп карау белән, рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм шунда ук, баягыча, мыек астына мутлык яшергән ярым мыскыллы тавыш белән сөйләшүгә күчте: — Ну, как, дружок? Все в порядке у тебя? Везде порядок и везде чистота, да? Иль не так? й Мин аңа тиз генә ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Хәтта елмая да белмәдем, сабын. Ул минутта тик шуны гына сизә идем мин: ул башта мине, яраланганниткәндер дип, борчылган күрәсең. Шуңа күрә 4 д миңа әти тавышы кебек якын, җитди тавыш белән дәшкәндер. Ә хәзер, минем исән-сау икәнемне күргәч, тик куркыпкаушап кына ятканлыгымны белгәч, тагын мыскыл итә. Көлә миннән. Көлсен, рәхәтләнсен! Ул миңа хәзер барыбер сөйкемле! Бер туган абыем кебек ул миңа хәзер. Әле сугышка керергә өлгергән юк, ул инде үзенең шундый көлүләре белән мине бер тапкыр үлемнән коткарып калырга да өлгерде. Әйе шул, иң куркыныч минутта аның сүзләре исемә төшмәсә, торып йөгерми түзә алыр идеммени? Торып йөгергән булсам, бомба кыйпылчыклары тураклап ташламас идемени мине? Әлбәттә коткарды. Ә ул үзе бу турыда уена да китерми. Нинди яхшы кеше! — Әйдә, — диде миңа Петров, — синең әле немец самолетының ничек янганын да күргәнең юктыр. Әйдә, кара. Безнекеләр, чынлап та бер немец самолетын бәреп төшергәннәр икән. Мин Петровка ияреп, шуны карарга киттем... Петров тагын Гомәрев Хәсәнне нсенә төшерде. Ул миңа аның ШУШЫНДЫЙ бер бомбежка вакытында бер немец самолетын винтовкадан атып, егып төшерүе турында сөйлән барды. — Шуннан бирле мин үзем дә, — диде Петров, — бомбежка вакы тында качып кына ятмыйм, һаман атып ятам. Шулай да кирәк җиренә эләктерә алган юк әле. Бүген дә булдырып булмады... «Әнә кеше ничек икән, — дип уйладым мин. — Бомбежка вакытында да атышып, дошман белән көрәшеп яталар икән. Ә                      † — Я, ничек, дускай? Бар нәрсәң дә үз урыныңдамы? һәр жнрдә тәртнп һәм чисталыкмы? Әллә алай түгелме? мин?!» Әле генә башымнан кичкән минутларны, ул минутларда күңелемә килгән уйларны искә төшерү оят иде миңа. Әйе, бик күп беләсе бар әле миңа. Менә шушы Петров кебекләрнең көрәш тәҗрибәләрен өйрәнәсе бар. Хәсән турында да күбрәк сөйләтәсе иде. Петров аны юкка гына алай сагынып искә алмый торгандыр. Аның исемен телгә алган саен төсе дә, тавышлары да бүтәнәеп китүе дә юкка гына түгелдер... Минем күңелемдә туган бу кызыксынуны командирлар да белде ахырысы. Шул ук көнне безне — алгы сызыкка яңа килгән минем кебек яшьләрне җыеп алып, Гомәрев Хәсән турында сөйләделәр. Аның нинди батырлыклар күрсәтүе, ничә тапкыр турыдан-туры үлем куркынычы астында калып та, сугышчан бурычларын үтәп, исән- сау килеш котылулары турында ишеткәннәремне сөйләп тормыйм. Дөрес, алар бары да һәркем кызыксынып тыңларлык вакыйгалар. Ләкин, минемчә,† хикмәт аларның кызыклы әкият шикелле мавыктыргыч булуларында түгел. Чөнки, бер үк туптан атылган ядрәләр бер үк урынга ике тапкыр төшмәгән кебек, кеше башыннан кичкән вакыйга да шул ук рәвештә икенче тапкыр кабатланмый. Тик андый вакыйгаларның барысы өчен дә уртак булган бер үзәк момент бар: ул — теге яки бу вакыйганың уртасында булган кешенең хәл кылгыч минутта үзен- үзе ничек тотуы. Батыр кеше күп вакытта вакыйганы үзе тудыра яки очраклы рәвештә туган вакыйгага
3S Мирсәй Әмяр 
 үзе хуҗа булып, үзендәге ихтыяри көч белән аңа билгеле бер юнәлеш бирә һәм шуның белән аны, очраклылыктан чыгарып, тарихи вакыйгага әйләндерә. Аны, халык теленнән төшмәслек итеп, мәңгеләштереп калдыра. Шул вакыйга белән бергә батырның үз исеме дә мәңгеләшә. Ә куркак кеше алай түгел. Дөрес, куркак кеше дә сугышта (сугынта гына да түгел) бик күп катлаулы һәм кызыклы вакыйгаларга очрый. Ләкин ул үзенең кур каклыгы, ихтыярсызлыгы белән ул вакыйгаларга хуҗа була алмый. Аларның колы була. Вакыйгалар гны йоталар. Нәтиҗәдә вакыйга да халык теленә керә алмый, аның колы яки корбаны булган куркак та эзсез югалып кала. Дөнья аркылы «узып, әзме-күпме вакыт данлы җир өстендә урын биләп торып та, бернинди эз калдыра алмыйча юкка чыгасың икән, ул вакытта синең яшәвеңнән ни мәгънә? Дөрес, бар кеше дә үзенә башкалада һәйкәл салдырырлык зур эшләр башкарып бетә алмый. Анысы сирәк даһиларга гына бирелә торган бәхет. Шулай да үзендә кешелек горурлыгы булган һәр кемнең дөньяда эз кал- лырырлык гүзәл эшләр башкарырга кулыннан килә. Чын кешечә, мәгънәле итеп яшәү — ул үзеңнең кешелек өчен эшләгән гүзәл эшләрең белән үзеңә үзен һәйкәл төзү дигән сүз. Хәсән әнә шулай яшәгән. Ул бер вакытта да курыкмаган. Нинди куркыныч астында калган минутларда да үзенен максатына ирешү, алдына куелган намус бурычын үтәү турында уйлаган. Билгеле, «үлмәс өчен курыкма у кирәк икән, my- на күрә батыр булыйм әле мин» дип уйламаган ул. Үлем астына барган минутларда «үлмәм» дип ышанмаган. Ләкин аның өчен тормышына караганда намусы кадерлерәк булган. Ул, намус бурычын үтәү ечен һичбер икеләнүсез, куркусыз тормышын корбан итәргә хәзер булырлык дәрәҗәгә күтәрелгән. Чын кешелек сыйфатының ин югары ноктасы да әнә шунда. Шуңа күрә Хәсән үлгәннең соңында да яши. Ул һаман үзе кебек яңа батырлар тудыра. Яна батырлар аның теләгеж дәвам иттерәләр. Соңгы тапкыр югалуы да батырларча булган аның. Моннан унбиш-егерме көн элек безнекеләргә, дошманның зур көчләрен уратып алып, кырып салырга туры килгән. Моның өчен иң элек немец тылындагы елга аркылы салынган зур күперне җимерергә кирәк булган. Ул күперне җимерү—беренчедән, дошманның тылдан ярдәм алу мөмкинлеген бетерә торган булса, икенчедән — аңа чигенеп котылу юлын да кисәчәк икән. Бу җаваплы эш өчен батыр егетләрне сайлый башлаганнар. Шунда ип башлап теләк белдерүче Хәсән Го- мәрев булган. Аңа Петров белән тагын берничә егет кушылган. Билгеле, теләк белдерүчеләрнең барын да җибәрмәгәннәр. Өч кешене сайлап алганнар. Гомәрсв, Петров һәм тагын бер егет, шартлаткычлар белән коралланып, юлга чыкканнар. Мең төрле хәйлә һәм тапкырлыклар белән дошман тылына үткәннәр алар: төп караңгылыкларыннан да файдаланганнар, әкияттәге җенш кебек, кирәк вакытта үсеп торган агач сурәтенә дә кергәннәр, үлән төсле дә булганнар, таш булып катып кала да белгәннәр, су астыннан агып бара да алганнар. Ниһаять күпер төбенә килеп җиткәннәр. Бурычның иң җаваплы өлешен үтәүне Хәсән үз өстенә алган. Иптәшләре читтәрәк торган хәлдә, аны дошман күзеннән яшерергә, йца авыр эшне башкарырга булышканнар. Ләкин читен эшне ахырына кадәр тыныч кына башкарып чыгарга мөмкинлек булмаган. Дошман сакчылары сизенеп өлгергәннәр. Хәсән ашыгырга мәҗбүр булгаи. Бер заман кинәт яр буйлары яктырып киткән һәм бөтен тирә якны тетрәтеп, көчле шартлау ишетелгән. Шартлау яктылыгында Петров күпер кисәкләре белән бергә Хәсәи гәүдәсенең дә һавага очуын гын<* күреп калгач.
Якташ 34 
 Шулай итеп, Хәсән белән бәхилләшергә туры килгән. Аның гәүдәсен эзләп алып китәргә дә мөмкин булмаган. Ул урын безнекеләр тарафыннан алынганнан соң да Петров үзенең кадерле иптәшен бик озак эзләп караган. Ләкин таба алмаган. Ачуына чыдаша алмаган дошман аның гәүдәсеннән үч алган булса кирәк. — Хәсән өчен бер үзем генә дә ике дистәгә якын немецның башына җиттем, — ди Петров. — Барыбер үчем канмады әле. йөз немецның җаны да аз аның өчен!.. Төн үтеп, яңа көн тугач, безне, гадәттәгечә, тагын сафка тезеп, барлау үткәрергә булдылар. Сафка тезелү булсын, фамилияләр белән кычкырып, сугышчыларга барлау уздыру булсын — һәр кайсы армия тормышында күп кабатлана торган гади бер хәл инде ул. Әйе, моңарчы һәрвакыт шулай булып килә иде. Ләкин бу көнне мин, барлау уздырырга хәзерлек башлангач та, үземдә эчке дулкынлану сиздем. Сәбәбе ачык иде, әлбәттә.- үзе биредә генә түгел, дөньяда ук булмаган кешенең исемен кычкыру һәм аңа Петровның ниндидер серле йөрәк тавышы белән җавап бирүе минутын көтеп дулкынлана идем мин. Бу инде берәүнең гади рәвештә исем кычкыруы гына да, икенче берәүнең аңа бернинди хиссез «Я» дип җавап кайтаруы гына да түгел. Минем өчен — кабатланган саен яңадан яңа серләре ачыла бара торган тирән мәгънәле, көчле жыр шикелле ул. Аны тыңлаган чакта гына түгел, искә төшергән минутларда да минем каным кайнарланып китә. Бөтен тәнем эсселе- суыклы була. Чәч төпләремә кадәр кымырҗып, хәрәкәткә килә. Бит мускулларым кысыла, чигә тамырларым кыза — күзләремнән татлы да, ачы да булган яшь бөртекләре сыгылып чыга башлый... Мондый хәл миндә, гадәттә, спектакльләрдә — көчле трагедияләр караган чакларда була торган иде. Ә бүген мин биредә, даһи иҗат иткән сән- гать көче каршында түгел, ә чын тормышның үзе алдында шулай дулкынланам. Әле Хәсән исеме кычкырылмаган, Петров та аңа үзенең йөрәк тетрәткеч серле җавабын бирмәгән, ә мин инде, ул минутның якынаюын сизеп, баскан урынымда тыныч кына тора алмыйм. Тәнемдә тойгылар ташкыны кузгала. — Смирно! Менә' минем бөтен барлыгым белән ашкынып көткән минут җитте. Кычкырдылар: — Гомәрев Хәсән! /Мин, хисләргә артык бирелмәс ө*чен, үз-үземне ныгытырга тырышам. Шул ук вакытта үзем Петровның йөрәк тавышын тулырак, ачыграк ишетергә омтылып, бөтен дикъкатемне аның ягына юнәлдерәм. Ләкин... Бу нинди көтелмәгән хәл? Петров тып-тыныч калды. Ә миннән сулдарак торганнардан берәү юаш кына тавыш белән.- — «Я!» — дип куйды. Ихтыярсыз күзләрем шул тавыш килгән якка тартылды. Бер мин генә түгел, бөтен сафыбыз гадәттәге тынычлыгын югалтты ахырысы — «Смирно» командасы яңадан кабатланды. Гәүдәм таш кебек катын калды. Ләкин зиһенем чуалды. Чак- чак үз фамилиямне җавапсыз калдырмадым. Гомәрев фамилиясе чыккач, аңа «Я!» дип җавап бирүче кешенең кем булуын тизрәк белергә ашыга идем инде мин. «Я!» диде бит! Шулай ук Хәсән үзе булырмы икән?.’.. Әйе, ул чынлап та үзе булып чыкты. Барлау беткәч, безгә Хәсәинен бүген төянә, исән-сау килеш, уз частебызга әйләнеп кайтуын әйтеп, шатландырдылар. Мин аның янына тиз генә якын бара алмадым әле. Петров һәм Хәсәннең электән таныш булган башка иптәшләре аны үз кулларына алып, һавага чөйделәр. «Менә ул, барыгыз да* күрегез!» дигән шикелле^аның җиңел гәүдәсен биек-биек итеп чөяләр иде алар, һавага күтәрелгән чагында безгә аның сабыйларча саф елмаю белән балкыган йөзе күренеп-күренеп кала иде.

40     Мирсәй Л.мир 
 Ә анык йөзе миңа таныш кебек. Кайдадыр күргәнем бар бугай минем аны. Күргән кешем генә түгел, кайчандыр ул минем бик якын танышым да булмады микән әле? Юк. хәтеремә төшерә алмыйм. Тизрәк аны якыннанрак күрәсе иде. Сөйләшәсе иде үзе белән. Ә якын бару кыен. Бөтен кешенең аны күрәсе килә, аныа белән сөйләшәсе килә. Ул зур төркем уртасында калган. Хәзер инде аны чөюд.ш туктадылар. Сөйләшәләр. Ишетеп кенә булмый бит. Әнә. кемдер сорау бирде. Хәсән аңа бик кызык җавап бирде ахырысы, бөтен т« ;; <ем гөрләп көлеп җибәрде. Ә без. арттагылар, бер-беребездән сорашабыз: — Нәрсә диде ул? Нәрсә диде? Нинди кызык сүз әйтте? — «Ничек исән калдың?» дип сорадылар үзеннән. Ә ул әйтә: «Укытучым коткарды» ди. Соңга калып булса да, без дә рәхәтләнеп көлдек. Әйе, ул җавабы безгә дә таныш иде инде аның. Хәсән белән танышып китү миңа бик уңай туры килде. Моңа ул үзе юл ачты. Мин, аның башкалардан бераз бушаган вакытын ничек туры китерергә белмичә, аптырабрак тора идем. Хәсән, үзенә таныш булмаган яна кешеләрне күргәч, алар арасыннан якташларын эзләргә тотынды. — Татарстаннан килүчеләр юкмы? — диде ул. Мин бу уңайлы минутны ычкындырмадым. — Бар. менә мин Татарстаннан!— дип, аның каршына килеп бастым. Хәсән, үзенең иң якын туганы белән очрашкан кебек, куанды һәм минем кайсы районнан булуымны, туган илдән кайчан китүемне сорады. Мин үземнең Казаннан икәнлегемне һәм инде аннан китүемә бик куп вакыт узганлыкны әйттем. — Шулай да, Татарстаннан кайчан чыгыл киттең? — диде Хәсән. — Өйдән чыгып китүемә өч ай ярым булды инде. Хәсән рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Өч ай ярым! Күпмени ул. Ә менә миңа инде ике елдан артык. Шундый сагындырды, Татарстанда үскән бер агачны күрер өчен генә дә әллә ни бирер идем. Әйдә әле, әйдә минем ял йортына барып утырыйк әле. Мин, аның нинди ял йорты турында әйтүен бөтенләй аңламаган хәлдә, рәхәтләнеп риза булдым. — Әйдә, киттек. — Тукта, — диде Хәсән. — Син, шулай да, лейтенанттан рөхсәт сорамыйча китмә инде. Мин аптырабрак калдым. — Әллә кая китмибездер ич? — Әллә кая түгел түгелен дә, белеп торсыннар, дисциплина дигән нәрсә бар бит... Әйдә, үзем соран алыйм. Хәсән үзе сорагач, лейтенант, әлбәттә, каршы килмәде. Киттек. Хәсәннең «ял йорты» дигәне гади бер блиндаж булып чыкты. Бу көннәрдә безнең частьлар, немецлардан азат ителгән җирдә, алардан калган блиндажларга урнашкан иде. Калын нарат урманын немецлар чиксез зур блиндажлар шәһәренә әверелдергән булганнар. Хәзер инде бу урманнардагы наратлар бөтенләй диярлек теткәләнеп беткән. Дистәләрчә гектарларга җәелгән урманда пушка ядрәсе белән урталай сындырылмаган бер генә агач та калмаган дисәң дә ялган булмас. Ә блиндажларның күбесе исән. Алар бары да яртылаш җир астына төшереп эшләнгәннәр. Стена һәм түбәләренә дүртәр-бишәр кат калын бүрәнәләр тезелгән. Бүрәнәләр өстенә, калын-калын итеп, туфрак өелгән. Снаряд яки бомба ту- рыдан-туры блиндажның өстенә генә килеп төшмәсә, аның эчендә үзеңне шактый тыныч хис итәсең. Хәсән белән без шундый блиндажларның. берсенә килеп кердек. Ләкин аның эчке төзелеше башкаларына ошамаган булып чыкты. Ахы- рысы аны безнекеләр үзгәртеп корганнардыр. Биредә башка блиндажлардагы кебек- аслы-өсле куелган кроватьлар юк. Ишектән кергәч тә каршыдагы кечкенә тәрәзә турысында куелган өстәл күзгә ташла
Якташ 41 
 на. Өстәл өстендә дүрт-биш котелок бутка утыра, юылмаган кашыклар һәм хәнҗәр кынысы аунап ята. Зур бакыр чәйнек янында берничә кружка тора. Кружкалар артында ярты икмәк. Аның уртасына хәнҗәр кадап куелган. Шунда ук, снаряд гильзасыннан ясалган лампа кырында, кара савыты һәм каләмнәр бар. Сул як стенага беркетеп, өч кат шүрлек ясалган. Аларның уртанчысына унлап бөтен икмәк тезелгән. Аскы каттагысында тузып беткән дүрт- биш китап, тартмалары ачылып ту- зылган шахмат фигуралары, домино шакмаклары аунап ята. Өске шүрлек бүтенләй буш диярлек. Анда фәкать, идәнгә төшеп китә язып, противогаз сумкасы гына эленеп тора. Ә сул як стена буенда — яна такталардан ясалган зур гына сәке. Сәке өстендә салам төсле кәгазь җепләрдән тукып ясалган немец мат- рацлары. Матрацларның берсе өстендә салам мендәр һәм камыт кебек итеп төрелгән шинель ята. Сәкенең ишеккә якын як кырыенда — җир идән өстендә зур капчык белән тәмәке тора... | Беренче булып күзгә ташланган әйберләр шулар. Тегендә-монда аунап яткан гади винтовка патроны, консерва савытлары, ракета патроннары, штык, шомпол, ташландык пилотка кебек әйберләргә игътибар да итмисең инде. — Бу нинди блиндаж соң? Кемнәр тора монда? — Ял йорты бу, ял йорты, — диде Хәсән көлеп. — Ннгә? Безнең Васильево ял йортына ошамаганмыни? Минем өчен яңарак иде әле бу. Хәсәннең әйткәне чынлап та дөрес булып чыкты. Фронтның алгы сызыгында, шулай, аеруча зур, авыр заданиеләрне үтәп чыккан кешеләргә кыска сроклы ял бирү тәртибе бар. Андый вакытларда ул кешеләрне берничә көнгә бөтен эштән азат итеп торалар. Андый ялның срогы, гадәттә, бишун көннән артмый. Билгеле, мондый кыска вакыт эчендә еракка китеп йөрү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә, ял итүчеләр өчен, авыл җирендә булса — махсус өйләр, кырда булса — аерым блиндажлар бирелә. Урынына һәм вакытына карап, әлбәттә, андый «ял йортларының» бик әйбәт җиһазланганнары да була. Шулай ук, менә шушындый блиндаж кебекләре дә еш кына очрый. Мондый ялга чыгарылган кешеләргә мул итеп, ашарга-эчәргә һәм тартырга бирелә. Ял сроклары тулган . вакытта алар үзләренә бирелгән азыкны файдаланып бетмәгән булалар да, үзләре белән алмыйча, калдырып чыгын китәләр. Шуның аркасында анда., шулай, күп вакытта, икмәк, тәмәке кебек әйбер җыелып кала тора. Ялга чыккан кеше инде үз вакытын үзе теләгәнчә файдалана. Андый көннәрдә бөтен таныш-белеш- ләренә хатлар язалар алар, көндәлек дәфтәрләрен язалар. Шигырь язучылар да була. Китап уку кирәкме, шашка-шахмат яки домино уйнау кирәкме, сөйләшеп утыру кирәкме — җаның ни тели. Телисен икән, урыныңнан кузгалмыйча, йокла да, йокла — сиңа сүз әйтүче юк. Хәсәннең менә ШУНДЫЙ бәхеткә тиенгән чагы иде бу. — Син әз генә утырып тор, якташ, мин чәй алып керим әле, — диде ул һәм, өстәлдә утырган бакыр чәйнекне алып, чыгып та кнт- те. Мин ялгыз калдым, һаман Хәсән турында гына уйлыйм. Кайда күргәнем бар соң' минем аны? Шундый таныш — мөлаем йөз. Әйе. мөлаем. Дөрес, матур кеше дип булмый аны. Әз генә саргылт каралык бар аның чыраенда. Билгеле, бу инде кеше бите өчен мактаулы төс түгел. Шул ук вакытта, ямьсез-авыру төс тә түгел ул. Әз генә сөйләшә яки көлә башладымы — аның шул саргылт кара төстәге бит тиресе үтәли хәзер кайнар алсулык бәреп чыга. Тик кенә торган чагында аның каш-күзләре дә, бит төсеннән артык аерылып, күзгә ташланып тормый- лар. Ә ннде сөйләшә якн көлә баш
42 Мирсәй Әмир 
 лау белән катлары нечкәреп, карала төшкән кебек булалар, күзләре нурланып, очкынланып китә. Иреннәренә янып торган куе кызыллык йөгерә. Ап-ак, тип-тигез булып тезелеп торган тешләре аны бөтенләй сокланырлык матур кеше итеп күрсәтәләр. Гәүдәгә дә зур түгел. Карап торуга артык тазалык та юк үзендә. Ләкин, һәр хәрәкәтендә ниндидер килешлелек, җиңеллек, ыспайлык, зифалык сизелеп тора. «Моны кызлар күрсә шунда ук га- жикъ булырлар иде» дип уйлыйсың. Кем соң ул? Кайда гына күрдем. соң мин аны? Беләсе иде... Бусы бер хәл әле, барыннан да бигрәк, аның ничек итеп соңгы тапкыр үлемнән котылуын, күпер белән бергә шартлап һавага очып та, ничек итеп исән калуын беләсем килә. Минем өчен һаман да табышмак бит әле бу кеше. Менә ул кайтып та керде. — Булды, хәзер бик һәйбәтләп, яәкъ татарчалап, чәй эчәбез. Ул шулай, сөйләнә-сөйләнә, каяндыр— сәке астыннан яшел капчыгын өстерәп чыгарды. Өстәлдәге котелокларны шүрлеккә күчерде дә алар урынына ачылмаган консерва савытлары, дуңгыз майлары, шикәрләр чыгарып тезәргә тотынды. Шундый җитез хәрәкәтләнә, шундый очып йөри, әйтерсең мин аның көтелмәгәндә килеп очраган бер туган энесе дә, ул мине шундый якын кешесе итеп сыйларга, хөрмәт итәргә әзерләнә инде. Кем соң мин аңа? Әллә булмаса ул да мине төсмерләп, танырга телиме? Түзмәдем: — Хәсән, — дидем, — кайдадыр күргәнем бар бугай минем сине. Хәтерләмисенме? Кайда булса да очрашканыбыз юк идеме безнең? Хәсән, бик азга гына тукталып, миңа текәлеп карап алды. — Юк, минем сине күргәнем юк, — диде ул кырт өзеп. — Синең лә мине беренче күрүеңдер әле. Беләсеңме, миңа алай дип әйтүчеләр бер син генә түгел. Бик куп кеше мине шулай үзенең кайчандыр күргән кешесенә, я булмаса берәр танышына ошата. Бигрәк тә үзебез нең Казан татарлары шулай... Хәсәннең бу сүзләре дөрес иде. Ул минем танышым да, кайчандыр күргән кешем дә булып чыкмады. Аннан соң да миңа, шулай, кайчан дыр танышым төсле булып күренгән кешеләрне күп очратырга туры килде. Чынлап та шулай була икән ул. Ничектер, берәр кеше, үзенең нәрсәсе белән булса да күңелеңә ошаса, аны таныш итеп күрәсе килә. һәм, гадәттә, андый кеше белән бик җиңел танышып та китәсең. — Я әле, — диде Хәсән елмаеп. — Утыр әле якынрак. Үзебезнең туган илләрне искә төшереп алыйк. — Ул арада Хәсән үзенең флягасыннан ике кружкага бүлеп әз-әз генә аракы да салып куйды.— Тот, туган илебезнең хөрмәтенә* Яшәсен Казан каласы! Яшәсен Татарстан! Андый урында, андый кеше янында икеләнеп торып буламыни, — күтәрдек. — Кая, — диде Хәсән, — Казаннан алып килгән берәр күчтәнәчең юкмы? — Ул заманнан бирле нәрсә калсын соң? Юк шул. — Катып беткән сухари булса да ярый. Тик Казаннан килгән генә булсын. — Кем белгән соң аны болан кирәк булыр дип... — Флягаңа салып, Идел суын алып килгән булсаң икән — мии аны монда бернинди ширбәткә до алыштырмас идем. Мин Хәсәннең бу сагыну тойгыларын аңларга, минем өчен алар сәер тоелсалар да, җитди булырга тырыштым. — Янында чакта кадерен беләсеңмени аның, — дип куйдым. — Ичмасам шунда, — диде Хәсән,— кесәңә салып, Казан урамыннан гына булса да, бер таш кисәге алып киләсең калган. Минем өчен иң кадерле бүләк булыр иде ул. Белмисең әле син, шул кадәр сагындыра икән ул туып үскәж
ймнш 43 
 җирләр, әйтеп кенә бетәрлек түгел. Озаграк йөре әле, бер-ике тапкыр гына булса да, үлем белән алышып чык, белерсең... Шуннан соң Хәсән миннән Татарстан хәлләрен нечкәләп сорашырга тотынды. Мин инде, үзем аның белән бер шәһәрдән яки бер районнан булмагач, аның ата-аналарын, туганнарын гына түгел, хәтта гади танымт .кешеләрен дә белмәгәч, Хәсән мимем белән артык кызыксынмас, сорашыр нәрсә' дә таба алмас, дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Татарстандагы бөтен нәрсә кызыксындыра иде аны. Колхозлар лнчек яши, кайсы район алдарак бара, кайсысы арттарак сөйрәлә; !инди яңа заводфабрикалар бар, алар ничек эшлиләр, эшчеләр ничек гора, фронттагылар турында ниләр сөйлиләр; Казанда нинди яңалыклар бар: партия һәм хөкүмәт җитәкчелегендә элекке кешеләрме, якалардан кемнәр бар, миңа аларның чыгышларын тыңларга туры килгәнме, фронтовикларның семьяларын ничек кайгырталар; мәктәпләр ничек эшли, аларның программаларында үзгәрешләр юкмы, балалар әйбәт укыйлармы; нинди газета. журналлар чыга, киноларда «нинди картиналар күрсәтәләр, театрларда нинди спектакльләр куела, радиодан нәрсәләр тапшыралар, нинди яңа көйләр чыгарылган; аә- гистлар, җырчылар, композиторлар, язучылар, галимнәр бары да исәннәрме. аларның кайсы кайда, ниләр эиилпләр — барысы да, барысы да Хәсән өчен әһәмиятле. Аның барын да беләсе килә. Ә миңа — оят. Чөнки мин ул сораганнарның бик күбесен белмим. Кайбер эшләр турында хәтта Хәсән үзе миңа караганда күбрәк белә, һәрвакыт Казанда яшәмәгән бит әле ул үзе, Казанга килгәләп кенә китә торган Зулган... Мин күңелдән генә үз- үземне тиргәп утырам. Татарстанда вакытта мин нигә болай үз туган илемнең хәленә бер дә әһәмият бирмәдем икән, аның кешеләренә, эшләгән эшләренә карата нигә бу тикле игътибарсыз булдым икән, дим. Үкенәм. Ә бит миңа аларның, барын да булмаса да, бик күбесен белеп килергә мөмкин иде. Моннан соң бу хәл кабатланса, барын да белер идем, дим дә бит, терсәкне тешләп булмый шул инде. Үзем белгәннәр турында күбрәк сөйләргә тырышам. Ә Хәсән өчен барыбер кызык. Ул бөтенләй үзе белмәгән кешеләр турында да кызыксынып тыңлый... Минем өчен бер вакытта да он- тылмаслык күңелле, ләззәтле чәй эчү булды бу. Хәсән, чәй эчеп туйгач, маңгай тирләрен сөртеп, сәкегә менебрәк утырды да, тәмәке янчыгын чыгарды. Мин үзем ул вакытта тәмәкене еш тартырга өйрәнмәгән идем әле. Хәсән янчыгын чыгарма- са, һаман да исемә төшмәгән булыр иде. — Син дә сирәк тартасың ахыры? — дидем мин Хәсәнгә. — Еш түгел, — диде Хәсән. — Өчәр көн тартмый йөрергә туры килсә дә, исем китми. Үлеп бармыйм алай. Ә сугышта шулай булмыйча ярамый да. Югыйсә, шул тәмәке аркасында түземсезлек күрсәтеп, харап булуың да мөмкин. Ул шулай сөйли-сөйли тәмәке янчыгын миңа да сузды. Төрдек. Хәсән чалбар кесәсеннән зажигалка чыгарды. Мин аның зажигалкасы белән кызыксындым. Ул чынлап та бик пөхтә итеп эшләнгән, икс як кабыргасыннан КЫСУ белән филтәсе ачылып. кабынып китә торган зажигалка иде. Анысыннан да бигрәк, ул миңа сүзне үземә кирәк якка борып җибәрергә яхшы сылтам булды. Югыйсә миңа Хәсән янына барып кайтырга бирелгән вакыт узып бара иде инде/ Аның ничек итеп үлемнән котылуы турында сораша да алмый калу куркынычы бар иде. — Бу зажигалканы берәр дошманнан алгансыңдыр инде? —дидем мин. Хәсән, аның тарихы турында сөйләп торасы килмәгәнен аңлатып, кулын гына селкеп куйды.

Aliipcoii Әмир 
 
— Андый нәрсәләр күп туры килә инде ул биредә. Билгеле, микем үземне дә зажигалка тарихы ул кадәр кызыксындырмый иде. — Анысы шулайдыр инде,— дидем исем китмичә генә. — Ә менә шулай да, минем икенче бер нәрсәне бик беләсем килә. — Нәрсә соң ул? — Ничек итеп син, күпер белән бергә шартлап та, исән-сау әйләнеп кайта алдың? — Укытучым коткарды, — диде Хәсән көлеп. Мин дә көлеп куйдым. — Анысын ишеткән идем инде .мин? — дидем. -Хәсән тагын көлде. — Әйттеләрмени? — Әйттеләр. Синең бөтен батырлыкларың турында сөйләделәр безгә. Күпер шартлатырга барганыңг! кадәр булганын беләм. Күперне шартлатып, үзеңнең һавага очып киткәнлегенне дә беләм. Ә менә аннан соңгысы... — Аннан соңгысын мйн үзем дә белеп бетермим. — Шулай да, исән-сау әйләнеп кайткансың бит? Могъжиза бит ул? — Әллә, миңа бер дә могъжиза булып күренмәде, — диде Хәсән һәм, ни әйтергә белмәгәндәй, бераз сүзсез торды. Аннары инде, минем, жим көткән чыпчык баласы шикелле, авызымны ачып, өметләнеп торуымны күреп, кызгандымы — сөйли башлады. — Син инде мине, әкияттәге кебек, әллә нинди искиткеч хәлләргә очраган дип уйлыйсыңдыр, — диде. — Ә миңа сөйләр нәрсә дә юк кебек. Әйе... Аңыма килгән вакытта мин карама башында эләгеп тора идем. Бераз дөнья күргән булуым ярдәм итте, югыйсә, аңыма килү белән, егылып төшүем дә бар иде. Ә ул вакытта егылып төшү — бер-бер җиреңне имгәтү генә дигән сүз түгел. Дошман кулына эләктең дигән сүз... Бер вакытны без бер авылда бомбежкага эләккән идек. Шунда мин, бомбежкадан сон, бер хатынның телеграм баганасы башында итәгеннән асылып торганын күргән идем. Ул хатынны аннан алдылар, һушына китерделәр. Бер жире дә яраланмаган, тик шартлау җиле белән генә ыргытылган булып чыкты бу. Үземнен карама башында ятканны күргәч тә, шул хатын искә килеп төште. Баш шаулаганга игътибар итмәскә тырышам инде анысы, баш тубал кебек югыйсә. Карама башында нык торам микән, егылырлык түгел микән, — шунысын карыйм. Бик җайлы килеп эләккәнмен. 
Өстәвенә карамасы да бик җилле. Ботаклары күп, яфраклары куе. Анда кеше кунаклагандыр дип, шәйтан да уйларлык түгел. Көн якты, димәк, мин шунда таң аттырганмын. Болан булгач, мин әйтәм, минем баш тагын бер тапкыр файдага калыр кебек күренә бит әле, мичкә зурлык булып тоелса да, сакларга кирәк үзен. Саклык белән генә яфрак араларыннан каранып, тирә-якны күзәтә башладым. Күперне күрәм: бире яктан яртысына кадәр диярлек, җимерелгән. Аргы якта дошман обозлары, машиналар, немец солдатлары күренә. Бирге якта да машиналар бар. Кайдандыр, елганың үр ягыннан атыш тавышлары килә. Сизәм, авырткан җирләр белән дә. эчәсе киле белән дә исәпләшергә ярамын. Шушы хәлдә яңадан караңгы төшкәнне көтәргә кирәк. Көтми хәлең юк.' — Каушамагансың икән, — дим мин гаҗәпләнеп. — Каушамаска мине теге укытучым күптән өйрәткән иде инде, — диде Хәсән. — Әйе. Көттем. Төн җитте. Ә аннары инде, мондый җирдә ничек хәрәкәт итәргә кирәклекне һәрбер үрдәк атучы кеше дә белә. Кием-салымның агач ботакларына эләккән җирләрен саклык белән генә ычкындырдым да, бер яфракны да селкетмәскә тырышып, җиргә төштем. Ә җиргә төшкәч нн- де мин, төйнә дә булгач, җитмәсә урманлы җирдә дә булгач, аптырап тормыйм. Дошман тылыннан үзебезнең якка чыгарга өйрәнмәгән кеше түгел. Ә менә үзебезнең якка 

>Якташ 45 
 чыккач, йомшардым. Үзебезнең частька тиз генә килеп эләгеп булмады. Шулай бит ул; организм дигән нәрсә — бик кызык әйбер: ярлыга якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, дигән кебек, әз генә тынычлыкка тиенгәнеңне сиздеме — хәзер иркенләнү ягын карый. Бер санбатка кереп, шактый гына дәваланырга туры килде. Чак кына госпитальгә озатмадылар үземне. Ә монда инде мине күптән теге дөньяда дип йөриләр имеш... Әнә ничек кенә сөйли бит ул /Хәсән. Гади бер сәкедән егылып төшү турында сөйли диярсең. Юк, аның урынында мин булсам, болай гына сөйләмәс идем кебек. Шулай да бит, нишләтәсең инде аны. «Ничек тиз айныдың? Ничек саңгырауланмадың? Ничек телсез калмадың?» дип төпченергә ни хакым бар соң минем. Врачмыни мин. Аннары килеп, үзе дә белә микән әле ул аны? Башка берәү сөйләмәсә, айһай, болай җиңел генә булыр микән? дип, ышанмас та идең. Үзе бит! Тере бит! Ни әйтәсең аңа? — Әйе, — дидем башымны чайкап, — нинди генә хәлләр тудырмый бу сугыш! — һи, әллә ниләр күрерсең әле монда. Күргәнеңнән күбрәк ишетерсең тагын. — Кара әле, Хәсән, син, шулай ук, үлемнән бер дә курыкмыйсың- мьпш? Хәсән тиз генә җавап бирмәде. Тәмәке төпчеген кат-кат суырып, идәнгә ташлады. Тирән'итеп, көрсенеп куйды. Шуннан соң гына сүзгә кереште. — Үлемнән курыкмаган кеше юктыр инде ул, — диде. — Белмим тагын, бөтенләй дөньядан туйган кете генә булмаса... Мин үзем, барыннан да бигрәк, көтмәгәндә үлем тырнагына эләгүдән куркам. Әйтик — минага барып басу, тиле пуляга эләгү, юк-бар нәрсә эчеп агулану— әзмени шундый ахмак үлемнәр. вет тешләүдән дә үләргә мөмкин. Үлем ул. минемчә, кешене һәр- пакыт артыннан сагалап йөрүче мәкерле ерткыч җанвар кебек. Анардан һәркем курка. Ә анардан саклану ягына килгәндә — төрле кеше төрлечә. Берәүләр аның күңелен табарга тырышалар. Я бер-ике бармакларын, я берәр кулларын, я аякларын, я булмаса, берәр күзләрен биреп котылмакчы булалар. Ә үлем комсыз ул. Син аның авызына бармагыңны гына суз, ул сине җилкәңә кадәр умырып алу ягын карый. Бөтенләй башың белән йотарга хәзер. Икенче берәүләр анардан качып котылырга мөмкин дип уйлыйлар. Ә ул—син качкан саен гайрәтләнә. Ә бит, чынлабрак уйлап карасаң, үлемнән котылу юлы юк. Гомер буена өеннән чыкмый яткан кешеләрдән дә, берәүнең дә үлми калганы юк бит әле. Хикмәт үлми калуда түгел, тормышыңның, бердәнбер булган башыңның хакын чыгарып үлүдә. Ә мин үземнең башымны, җүләр генә булса да, бик кыйбат саныйм. Зерәгә генә бирәсе килми... Хәсән үзенең үлеме турындагы фәлсәфәсен тәмамларга өлгермәде— блиндаж эченә, бер үзе биш кешедәй булып, дөбер-шатыр Петров килеп керде. — Ай-яй. Хасан, ну и друг! Как тебе не стыдно? * — диде ул шаян ачулы тавыш белән. — Миннән . башка гына кәефләнеп утыралар, ә? Петров сыймас идемени ш\нда, ә? Хәсән дә кәефләнеп, җанланып китте. — Әйдә, әйдә. — диде ул Петровка. — Синең белән особо утырабыз әле. Менә, минем якташ беләл танышыгыз! — Боз аның белән таныш инде.— диде Петров миңа елмаеп. Тик исем, фамилиясен генә әйтмәде әле. ’ Мин. урынымнан торып, танышкан вакытта сакланырга тиеш булган әдәп кагыйдәләрен җиренә җиткереп, үземне аңа тәкъдим иттем: — Таһиров Закир булам мин! " — Ли яй, Хәсән, менә сиңа дус* Имчек оялмыйсың син?  
46 Мирсәй Әидр 
 Петров та үзенең тулы исемен әйтте: — Петров Василий Ильич. Без аның белән бик һәйбәтләп кул кысыштык. — Менә син ул турыда Васядан сора инде, — диде миңа Хәсән кө- лә-көлә. — Батырлык турында, үлем т> рында фәлсәфә сатырга ул бик өста. Аның күргәннәре минеке ише генә түгел... Петров та килгәч, безнең гәп тагын да куерачак иде, әлбәттә. Ләкин миңа ротама кайтыр вакыт җиткән иде инде. — Утыр әле, утыр, — диде Петров. — Минем фляга да буш түгел. Бергәләшеп, татарча җырлыйбыз әле... Ләкин миңа артык утырырга ярамый иде шул. Бер дә аерыласым килмәсә дә, саубуллашып, чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Ике дус үзләре генә калдылар. Билгеле, бу минем алар белән соңгы очрашуым түгел иде. Аннан соң да миңа Хәсәннәр белән шактый вакыт бергә булырга туры килде. Аерылганның соңында да берберебезне югалтышмадык. Хәзерге көндә дә Хәсәннен — Ерак Көнчыгышта, Васиканың—Берлинда икәнлеген белеп торам... Тик, кадерле укучыларым, хәзергә артыгын сорамагыз. Шул беренче очрашу көннәреннән соң үтелгәв юлда күргәннәрем турында сөйләргә уңайсыз миңа. Ул инде күбрәк үзем турында сөйләү булыр иде. Әйе, мактануга ошый башлар иде. Чөнки, мин үзем дә хәзер Хәсәннәрдән. Васикалардан ким бәядә йөри торган кеше түгел. Шулай да, сугышка баруымның беренче көннәреннән үк шундый кешеләр белән дуслаша алуым һәм шул дуслыкны хәзергә кадәр тап төшермичә саклап килүем* белән горурланам мин. Без тагын да очрашырбыз әле. Әйтеп бетергесез күпне күрергә өлгергән булсак та. яңа гына яши башлаган япь- яшь кешеләр бит әле без. Укыйсы, да бар әле безнең, бик* күп итеп эшлисе дә бар. Өйләнәсе дә бар. Балалар үстерәсе бар... Әйе, алда бит әле безнең чын тормыш! Ә без хәзер тормышның, яшәүнең тәмен беләбез инде... Әйе, хәзергә артыгын сорамагыз. Сөйләгән кадәресе үзе генә дә бер хикәя түгелмени? 1945. Декабре