ТЕЛ ГАЛИМЕ, ПЕДА ГОГ ҺӘҮ1 КАЛЛИГРАФ ГАЛИ МӘХМУДОВ
(Үлүенә 55 ел тулуга карата)
Рус культурасын татар халкына һәм татар халкын бөек рус культурасына якынайту юлында озак еллар эшләп килгән галимнәрдән берсе — Гали /Мәхмудов. Ул зурлап телгә алына торган бер галим, каллиграф һәм художник. Аның турында pvc матбугатында, Казаи университеты һәм беренче Казан гимназиясе архивларында күп материаллар бар. Университет архивында аның үзенен язган хезмәтләре, аның каләме белән язылган көнчыгыш каллиграфиясе үрнәкләре, ул ясаган орнаментлар, аның биографик материаллары, документлары, паспорты һәм рәсемнәре саклана. Үз вакытында һәм үзе үлгәннән соң да рус галимнәре һәм язучылары аның үзенә дә һәм хезмәтләренә дә зур бәя биргәннәр. Шулай ук, татар галимнәреннән Мәрҗани һәм Насыйри кебек кешеләр дә аның хезмәтләрен яхшы тәкъдир иткәннәр. Рус галимнәре арасында аны татар художество сәнгатенә нигез салучы дип атаучылар да бар. Гали Мәхмудов озак еллар буена гыйльми-псдагогик эшләр белән шөгыльләнгән. Казан университетында һәм беренче Казан гимназиясендә көнчыгыш каллиграфиясе (гарәп хәрефләре белән матур язу) һәм татар теле укыткан, Казапда-
ГАЛИ МӘХМУДОВ. гы татар учительский школасында инспектор булып эшләгән, татар теле» буенча гыйльми әсәрләр язган, русчататарча сүзлек төзегәьз һәм русчадан, төрекчәдән татарчага аерым әсәрләр тәрҗемә иткән. Гали Мәхмудов үз чорында яшәгән татар галимнәре һәм язучылары арасында иң түбән катлаудан, чын крестьян семьясыннан чыгып күтәрелгән бердәнбер кеше булу белән дә аерылып тора. Гали Мәхмудов 1824 иче елда Казан губернасы һәм өязе, Мәмдәл волосте (хәзерге Татарстан АССР ның Дөбъяз районы), Сөләигер авылында крестьян семьясында туын үскән. Казанда зәңгәр мәчет (Хабибулла мулла) мәдрәсәсендә* укыган. Үзенең укырга зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында, мәдрәсәдә укыла торган фәннәрне бик тиз үзләштергән һәм гарәп, фарси телләрен бик яхшы өйрәнгән. Язуы матур һәм йөгерек каләмле булу аркасында, мәдрәсәдә укыганда бик күн китаплар күчереп язган һәм шуның аркасында гарәп, хере
Тел галиме, педагог һәм каллиграф Гали Махмудов 1G9
•фс белән языла торган бмк күп төрле хат формаларын (язу үрнәкләрен) үзләштергән һәм аларның һәммәсе белән дә бик матур язарга ойрәнгән. 19 яшендә вакытта ул мәдрәсәдә укыла' торган бөтен фәннәрне үзләштереп, гарәп, фарси телләрен бик яхшы өйрәнеп, кеше күзенә ташланырлык яхшы хаттат ; латур язучы) булып җитешкән. Ул вакытта (XIX нчы йөзнең беренче яртысында) Казан университетында, бер Россиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяга атаклы көнчыгыш телләре факультеты яшәп ! ллгән. Анда Ф. Эрдман, М. Казем- бок, Хаҗи Мир Әбуталип Мөэмн- . )в. О. Ковалевский, С. Назарианц, Готвальд һәм А. Васильев кебек атаклы галим — ориеиталистлар эшләп килгәннәр. Алар Казандагы татар галимнәре һәм татар шәкертләре белән якыннан! аралашып йөргәннәр. Атаклы ориенталист профессор Казембек, мәдрәсәдә укучы Гали Махмудов белән якыннан танышып, аннан гарәп һәм фарси телләрендә язылган китаплар күчертә торган булган һәм аның гарәп, фарси телләрен яхшы белүенә һәм гарәп хәрефләре белән бик матур язуына сокланып сөйли торган булган. Казан университетының көпчыгыш телләре факультетында укучы студентлар өчен көнчыгыш каллиграфиясе өйрәтү мәсьәләсе күтәрелгәч тә, профессор Казембек Казан университетының ул вакыттагы ректоры, атаклы математик Н. Лобачевскпйга, көнчыгыш каллиграфиясе өйрәтүчесе итеп Казандагы зәңгәр мәчет мәдрәсәсенең 19 яшьлек шәкерте Гали Мәхмудовны алырга тәкъдим итә. Лобачевский бу такъдимне кабул итә һәм көнчыгыш телләре факультетының зур галимнәре алдында, Лобачевский- ның үз карамагында яшь Мәхму- ловка сынау ясала. Сынау зур уңышлык белән узганнан соң 1842 нче елның 20 нчы декабренда ЛАәхмудовиы еллык 285 сум 92 тиен хезмәт хакы белән Казан университетының көнчыгыш телләре факультетына һәм беренче Казан гимназиясенә көнчыгыш каллиграфиясе укытучысы итеп алуны соран Петербургка Мәгариф Министрлыгына үтенеч җибәрелә. Ләкин аңа бик озак вакытлар җавап алынмый, Мәхмудовның кемлеге турында төрле сораулар ясала. By эшкә Мәхмудовның крестьян баласы булуы да уңайсызлаган булырга мөмкин. Озак вакыт җавап алынмагач, ахыры Лобачевский үз җа- ваплылыгы астында, 1843 иче елның 23 нче февраленнән Мәхмудовны Казан университетының көнчыгыш телләре факультетына каллиграфия укытучысы итеп билгели һәм студентлар инспекторы исеменә түбәндәге запискасьш язып җибәрә: «Студентлар инспекторы әфәнде! Азия каллиграфиясе укытучысы ААәхмудовка мин, проф. Эрдман әфәнде белән киңәшләшеп, гарәп, фарси һәм төрки телләрен өйрәнүчеләр өчен дүшәмбе көннәрендә 3 нче курста 12 кеше, 4 нче курста 1 кеше, чәршәмбе көннәрдә 2, 3 һәм 4 иче курсларда 10 кеше, I—2 курсларда 12 кеше, шимбә көннәрендә 3—4 курсларда 12 кеше билгеләдем. Каллиграфия дәресләре 25 нче февральдән башлана алсын өчен боерык бирүегезне сездән түбәнчелек белән үтеиәм. Мәхмудов- ка 1843 нче ел 25 февральдән башлап хезмәт хакы түләү өчен, аның бу хезмәтенә керешүе, турында Университет идарәсенә белдерегез». Лобачевскийның шул запискасы язылуга елдан артык вакыт узганнан ?оң гына (1844 елның 29 нчы июнендә генә) Мәгариф Министрлыгыннан Мәхмудовны каллиграфия укытучысы итеп раслау турын- җавап алына. Университетка укырга кергәнче үк Махмудов рус телен дә азмы- күпме өйрәнгән булса кирәк. Беренче дәрестән үк аның укытуы бик уңышлы башлана. Студентлар аның дәресенә бик кызыксынып йөриләр. Бу вакытта (1844 — 47 елларда) Казан университетының көнчыгыш телләре факультетында рус
110 Л1. Гәлп
ның бөек язучысы Л.Н. Толстой да укый торган була. Бик еш кына аның дәресләренә профессорлар үзләре дә кереп утыралар һәм аның дәресләре турында бик яхшы фикер әйтәләр. Профессор Казембек Мәх- мудовның укытуын шулай характерлап яза: «Ул бик тырыш, үзенең хезмәтен макталырлык дәрәҗәдә зур дәрт белән үти. Студентларны укытканда билгеләнгән расписание белән генә чикләнми, студентларны үз хисабына камыш каләм, шомартылган кәгазь, тушь һәм буяу кебек каллиграфия өчен кирәк булган нәрсәләр белән тәэмин итә. A'lox- мудовның үз эшен эшләргә дәртләнеп торуын, үз предметын сөюен һәм укытырга сәләтлелеген аның укучыларының ирешкән уңышлыклары ачык күрсәтәләр...».** Университетта укучы студентлар гына түгел, бәлки Беренче гимназиядә укучы гимназистлар да көнчыгыш каллиграфиясе һәм миниатюрлар ясау белән бик нык кызыксыналар. Ул вакытта университетта һәм гимназиядә уку-укыту эшләре турындагы отчетларда без «Имтиханнар вакытында көнчыгыш каллиграфиясеннән бик матур үрнәкләр хәзерләнгән иде» дигән сүзләрне бик еш очратабыз. Дөрестән дә, Махмудов яхшы каллиграф булган. Каллиграфия эшенең, бигрәк тә артык чуалчык булган һәм бик күп төрле стильдәге гарәп хәрефләренә нигезләнгән көнчыгыш каллиграфиясенең никадәр читен эш булга^пыгып бары тик шул эш белән азмы-күпме таныш булган художник кына белергә мөмкин. Чөнки гарәп хәрефләре белән 12 төрледән артык языла торган хат (язу) формалары бар. Алар бер-берсениән бик нык аерылып торалар, гарәп хәрефләре белән бик яхшы укый белә торган кеше дә аларның һәрберсен укый алмый иде. Ә язу турында әйткәк дә юк. Гали Махмудов шул формаларның һәммәсен уку гына түгел, бик яхшы итен, матурлап язарга да өйрәнгән. Университет архивында саклана торган делоларга беркетелгән аның эш үрнәкләре моны раслыйлар. Ул үрнәкләр арасында без зур талантлы художник-ми- ниатюрист тарафыннан гына эшләнергә мөмкин булган рәсемләп һәм бизәкләп эшләнгән язулар барлыкны күрәбез. Алар арасында
** «Вестник научного общества Татарове дання» жыеитыгының 1930 елда чыккан 9-10 номерларында басылган 11. Дуль- ский мәкаләсеннән.
тик оста художник тарафыннан гына эшләнергә мөмкин булган, кәгазьнең кырый (поля)лары һәм юл аралары путал һәм төрле төстәге буяулар белән бизәлеп, яхшы акварель белән эре итеп матурлап язылган аерым китап битләре, камыш каләм белән эре итеп язылган төрле язу үрнәкләре, төрле буяу һәм путал белән ясалган орнаментлар, декоратив бизәкләр һәм башкалар бар. Аның бу хезмәтләре язу итеп кенә түгел, бәлки зур мастер тарафыннан эшләнгән художество портретлары итеп каралалар һәм караучыда зур эстетика тойгысы уяталар. Шунлыктан, аерым рус галимнәренең, бик хаклы рәвештә, Мәхму- довны гади каллиграф кына түгел, бәлки самородок-художник булган һәм татар художество сәнгатенә нигез салган дип әйтүләре очраклы хәл түгел. Гали* Мәхмудовның педагоглык эше бер каллиграфия укыту белән генә чикләнми. 1845 еллардан башлап ул Беренче Казан гимназиясендә татар телеп дә укыта башлый һәм университетта көнчыгыш телләреннән студентларга консультацияләр биреп, ассистентлык хезмәтен үти һәм профессорларга зур булышлык күрсәтә. Шул ук вакытта ул үзе ныклап рус теле өйрәнү һәм кайбер Европа телләрен үзләштерү өстендә дә эшли. Шуның белән ул университет галимнәре арасында үзен бик тиз таныта. 1850 еллардан башлап ул, педагогик эшләрдән тыш гыйльми эшләр белән дә >ио-
Тел галиме, педагог һәм каллиграф Гали Махмудов 1G9
ул татар телен укыту методикасы өстендә гыйльми тикшерү эшләре алып барырга керешә. Аның бу турыда русча телдә язылып, басылган һәм басылмаган байтак гыйльми хезмәтләре бар. Аның басылган хезмәтләре арасында иң күренеклесе «Практическое руководство к изучению татарского языка» дигән әсәре. Зур форматта, -270 бит күләмендә, 1857 иче елда Казанда басылган бу әсәрнең 140 бит чамасы татарча-русча сүзлектән гыйбарәт булып, калганы татар теленең грамматикасыннан тора. Казан университеты янындагы Татарстан фәнни библиотекасында аның берничә нөсхәсе саклана. Махмудов үзенең бу әсәренә язган сүз башында әсәрнең язылуы турында түбәндәге сүзләрне әйтә: «Беренче Казан гимназиясендә татар телен практик укыту хезмәтенә керешкәч тә, мин, укучыларның һәм укытучыларның хезмәтен җиңеләйтә торган материалларны һәм өлешчә грамматик формаларны үз эченә алган кулланма китапның булмавын күрдем. Бу җитешсез- лекне бетерү өчен мин кулланма төзергә керештем. 1855 елда бу кулланма Казан университетының көнчыгыш факультетына тапшырылган иде, бу факультетның һәм соңра Мәгариф министрлыгы департаменты каршындагы дәреслек кулла н м а л а р н ы к а р а у ко м и тет ы н ы ң аңа яхшы бәя бирүләре миңа бу әсәрләрне «Татар телен өйрәнүдә практик кулланма» исеме астында басып чыгарырга кыюлык бирделәр.. Бу китапны басып чыгарганда минем бердәнбер теләгем — русларны, минем ватандашларымны, Казан татарлары теле белән таныштыру иде». Мәхмудовның бу әсәре рус галимнәре тарафыннан алкышлап каршы алына. Петербург һәм Москва университеты профессоры атаклы ориенталист И. Березин үзенең бу әсәр турында 1858 иче елда Мәгариф минппстрлыгы журналын-, да язылган зур гыйльми анализында түбәндәге сүзләрне әйтә: «Бу мәхсус әсәр белән танышкан кешеләр анда практик кулланма гына түгел, ә татар теленең, тагын да ачыграк әйткәндә, Казан губернасында һәм аңа күрше булган губерналарда кулланыла торган шивә теорияләрен бик гүзәл аңлатуын да табып, гаҗәп шатланачаклар. Үз туган телен тирән һәм нигезле рәвештә белгән автор,, шулай ук, иң яңа филология уңышлары белән дә таныш икәнлеген күрсәтә, аның положениеләрен ул, мөмкин кадәр, үз тикшеренүләрендә файдалана... Гомумән, Мәхмудовның бу нигезле әсәре басылып чыгуга без гадәттән тыш шатланабыз, һәм хәзер без татар телен (шивәсен) өйрәнүдә гүзәл кулланмабыз бар > дип әйтә алабыз, Казанда һәм Тиф- листә шуңа ошашлы басмалар инде булуга да карамастан, рус фәнни әдәбиятында мондый кулланма әлегә кадәр юк иде» («Мәгариф министрлыгы журналы», XCYII бүлек, 56 нчы бит, 1858 ел'. Махмудов үзенең 90 ел элек язылган бу әсәренең тартарча өлешен ул вакыт өчен искиткеч саф татар телендә яза. Ул анда һичбер гарәп, фарси * һәм төрек сүзләре кулланмый. Шул чордарак язган Салихҗан Күкляшев һәм Хөсәен Фәезханов әсәрләрендә, хәтта алар- дан байтак кына соң язылган тел дәреслеге китапларында да без гарәп, фарси сүзләренә бик еш очрыйбыз. Аңар кадәр язылган Хәлфиннәрнең әлифбаларын, грамматикаларын һәм хрестоматияләрен әйткән дә юк. Алар бөтенләй гарәп, фарси сүзләре белән чуарланганнар. Мәхмудовның бу китабында кулланган татар телен күрсәтү өчен, диалог формасы белән хикәя рәвешендә үзе язган кечкенә бер әдәби парчасын мисалга китерү ҖИТӘ: « — Кая барырга хәзерләнәсең? — Авылга җыенга барырга хәзерләнеп йөрим... — Җыен дигән ни нәрсә? — Җыенның мәгънәсе бер җир
i I- Ai, Гали
гә күп кеше җыелса аңар җыен диләр. Дәхи дә июнь вә июль айларында авылларда җыен дигән бәйрәмнәр була. — Мине дә үзегез белән бергә алып барыгыз! — Яхшы, бараск. — Бу халык кая барырга әзерләнә? — Жыснга чыгарга. — Ул җыен дигән дәхи ни нәрсә? Без җыенга килдек дәгелми? — Юк, халык кырга чыгып бер .җиргә җыелышып торалар, шуңар җыен диләр. — Я анда нишлиләр? — Анда скрипкачылар скрипка уйныйлар, яшь егетләр биешәләр, җырлашалар, сатучылар прянник, җимеш вә башка вак-төяк нәрсәләр саталар. Олуг — кар膆 бср-берсен,. л; с-пшен күрәләр вә моның өчен бер җиргә җыелып пке-өч сәгать .торып, соң таралалар. — Анда хатын-кыз барамы? — Ирләрдән күбрәк була. Арбада бор ир булса, өч хатын була. — Хатын-кызлар нишлиләр? — Кызаар кияү күзлиләр, егетләр кыз күзлиләр, хатыннар тик торалар. — Ул җыенга һәр кеше барамы? — Юк, муллалар вә суфи кешеләр һәм үзләре вә һәм җәмәгатьләре дә бармыйлар». Менә моннан 90 ел элек кыска җөмләләр белән матур һәм ачык итеп язылган бу әдәби парчаның һәрбер сүзе хәзерге чорда яшәүче киң катлау татар массасына тулысыңча аңлашыла. Бу нәрсә Мәх- мудовның татар теле өстендә никадәр нык тырышып эшләгәнлеген күрсәтергә җитә. Мәхмудовның татар теле өлкәсендәге гыйльми хезмәтләре моннан башка да күп булган. Ләкин алар- ньш күбесе басылмый калганнар. Басылганнары да әлегә кадәр тикшерелеп барлашмаганнар. 1858— 59 елларда ул зур күләмдә русча- татарча сүзлек тә төзегән булган. Анысы да басылмый калган. Аның басылмаган әсәрләренең кайда булса да берәр архивта сакланып ятулары мөмкин.ч Татар теле өлкәсендә эшләүче иптәшләр аларны барлап, табып чыгарырлар дип ышанабыз. Татар толе өлкәсендәге гыйльми хезмәтләрдән тыш, Л1әхмудов русчадан һәм төрекчәдән татарчага байтак кына әсәрләр дә тәрҗемә итеп бастырган. Аның русчадан татарчага тәрҗемә иткән әсәрләре арасында хәзерге көндә тик ваба †† Карт-коры. М. Г. (холера) ауруы һәм аннан саклану турындагы әсәре белән, суыкка катып үлгән кешеләр турында язылган әсәре генә сакланып калганнар. Башкаларның нөсхәләре калмаган. Г. Махмудов ул Казан универ- . ситетының көнчыгыш телләре факультеты Петербург университетына күчерелгәннән һәм беренче Казан гимназиясендә татар теле укыту бетерелгәннән соң, ягъни 1855 елдан оашлап вакытлы рәвештә педагоглык эшен туктатып торырга хМәҗбүр була. Бу вакытта ул билгеле бер урында эшләми, өендә утырып’ язу һәм гыйльмп-тпкшеренү эшләре белән шөгыльләнә, китаплар күчереп яза, Казан типографияләрендә басыла торган гарәпчә, фарсыча әсәрләрнең корректураларын карый, өендә хосусый рәвештә балалар укыта, сорап килгән кешеләргә прошенпеләр яза һәм башка эшләр белән шөгыльләнә. 1870 нче елларда атаклы орпента лист В.В. Радловка Казандагы татар учительский школасып оештыруга булышлык күрсәтә һәм берничә еллар шул школада инспекторлык хезмәтен үти. Татар галимнәреннән Шиһаб Мәрҗанн белән якын мөнәсәбәттә була, аңар көнчыгышка һәм татар тарихына караган русча әсәрләрне укып аңлата яки тәрҗемә итен язып бирә. Каюм Насыйри һәм Хөсәен Фәезхановлар белән дә бәйләнеш тота. Махмудов ул столярлык, слесарьлык, аяк киемнәре тегү кебек күп кенә һөнәрләр дә белгән. Язу һәм гыйльми эшләрдән бушанган вакытларда шул эшләр белән шө-
Тел галиме, педагог һәм каллиграф Гали Мә*мүдов
гыльләигән һәм, башка килере булмаганда, шул һөнәрләр белән тамак туйдырган. Ул бик яхшы скрипка уйный белгән. Эшләп арган вакытларда һәм эче пошканда шуның белән ял итә һәм күңел юата булган. Махмудов ул бик гади торырга һәм бик гади киенергә яраткан. Лз сүзле булган, үзен күрсәтергә бер лә яратмаган. Үзе чиктән тыш юмарт, кешегә ярдәмле булган. из
Үзенең булган кадәр әйберләрен кешегә өләшә торган булган һәм кешегә күрсәткән хезмәтләре өчен дә күп вакыт хак алмаган, бушка эшләгән. Кыскасы, ул үзе өче», яшәрмәгән, кеше өчен яшәгән. Махмудов 1891 елның 31 январенда, 67 яшендә үлгән. Үзе үлгәннән соң Казанда чыга торган рус газеталарында аның турында зур гына некрологлар басылган.