ТАМЧЫЛАР
РОЗА БЕЛӘН ТАМЧЫКАЙ Җылы, якты, кояшлы җәйге көн. Изүләрен чишеп, җәелеп йөри һәркем. Кошлар әлсери, үләннәр дым сорый. Акбай да телен чыгарып йөри — шундый эссе көн... Киң, матур бер бакчада роза чәчәге үсеп утыра. Тулыланган, алланган, матурланган, тәмам өлгергән, төрле буяуларга күмелгән. Ал роза чәчәге. Кем генә яратмый аны — роза чәчәген... һәркемнең аны яратуын ул үзе дә күрә, матурлыгы белән масая да белә: — Миннән дә матур һәм күркәм, миннән дә сылу һәм гүзәл бармикән бу дөньяда бүтән?!—дип уйлый иде ул үзе турында. Купшы роза; чәчәгеннән сул якта, кечкенә генә бер яфракта, су тахм- чысы утыра. Гади су тамчысы ул: бизәнмәгән дә, буялмаган да. Аны беркем дә күрми, үзе масаюны белми, «Мин кем?’» дип күкрәк киереп йөрми. Ләкин ул үз гомерендә бик күп эшләр эшләде. «Тамчыкай» дип атый иделәр аны дус-ишләре. Роза яфракка күзен төшерде. Тамчыкайны күрде, сорау бирде: — Нихәл, Тамчыкай? — диде. Нишләп утырасың, дөньяда ничек торасың, ни белән гомер уздырасың? Ник сөйләшмисең, әллә ботка пешерәмсең, көяр дип куркамсын?? Тамчыкай дәшмәде, авызын да ачмады: ул мактанчыкларны яратмый иде. ‡ Татарстан мәгариф халык комиссариаты һәм Совет язучылары Союзы тарафыннан үткәрелгән балалар әдәбияты конкурсында бүләкләнгән әсәр. Розаның моңа бик ачуы килде, башына суккандай булды. Бераз тынып торды, аннары болай диде: — Ай-һай-һай..’. һай-һай-һай!... Бу нинди эрелек?! — Ис китеп торырлык. Кайдан килгән мондый тупаслык, бу нинди ахмаклык! Күзләрне камаштыручы, акылларны саташтыручы, бакчаның бизәге, дөньяның гүзәле, матурлыкта тик- сез, зифалыкта чиксез Роза чәчәге аңа дәшә, олы башын кечерәйтеп сүз куша. Ә ул әлләкем булган, күзен йомган, уйга чумган. Ишетмәмешкә салыша, сөйләшмәскә маташа. Тамчыкай аның сүзләренә башын күтәреп карады. Ләкин бсэ сүз дә дәшмәде. Роза бик хурланды. Җир ярылса, кереп китәрдәй булды. Ләкин тынмады, сөйләшми күңеле булмады. Аның Тамчыкайдан үзен мактатасы килә иде. Яңадан сүз башлады: — Сип минем матурлыгымны күрмисеңме, әллә көнлисеңме? Нигә дәшмисең—минем белән сөйләшмисең?— дип сорау бирде, урыныннан кузгалып куйды. Тамчыкай телгә килде, болай диде: — Сезнең белән ни сөйләшим,
Тамчылар 13
нәрсә турында киңәшим: үзегез турында күпне уйлыйсыз, башкаларны хурлыйсыз, һичкемне тиң күрмисез. Роза чәчәге аңа: — Минем алдымда әдәп сакла, матурлыгымны макта, моның авырлыгы юкла, — диде. Тагын: Кил, алдыма чүк, итәгемне үп, уйланып торма күп! —дип тә өстәде. Тамчыкай турайды, Розага күзләрен текәп бер карап алды, аннары болан дип әйтеп салды: —- Әгәр бар теләгең шул гына еулса, әйтим алайса: сез бик сылу кыз. Кояшка тиңләштерерлек алсу йөз. Ис киткеч матур сез. Сез шундый гүзәл. Сөйләшми кемнең күңеле түзәр?! Сезне күреп күзләр камаша, уйлап йөреп, акыллар саташа, аяклар юлдан адаша... Я, күңел капчыгыгыз тулдымы, теләгегез булдымы? — Юк, юк! — диде Роза чәчәге.— Бу гына бик аз. Теләгем булмады, күңелем капчыгы тулмады. Син, егет, наянланма, сүзгә саранланма. хисләрем белән алай шаяр- ‘•а! Шаяртып сөйләүчеләрне мин бер дә яратмыйм. Сандугачлар мине мактап сайрыйлар, йөземнән күзләрен алмыйлар, миңа карый-карый үзләрен оныталар, көйләрен саташалар. Дөньяның атаклы шагыйр- ләре миңа багышлап шигырьләр сөйлиләр, музыканың нечкә кыллары көемне көйлиләр. Назлы, нечкә билле балкортлары хәлемне белергә йөриләр. Кем генә мине күрмәсен, — их, нинди матур! — диләр. Урамнан узучылар туктап, сокланып, карап торалар. Матур кызлар мине күкрәкләренә кадап куялар.- Ә син! — ниндидер юлаучы — мескен бер тамчы! Борыныңны чөйгән буласың, әллә кем булып кабарып утырасың, юк-барны сөйлән вакыт уздырасың. Мпн моны гафу итә алмыйм! ТамчыканньГң да бераз ачуы чыкты, мыегы кабарды. Кырт кисеп җавап бирде: — Ничек?! Нигә мин- мескен булыйм, ни дип алдыңда калтырап торыйм, тез чүгим, итәгеңне үбим?! Дөресен әйткәндә, син үзең миңа бурычлы, мине хөрмәт итәргә тиеш ле: мин булмасам, сугарып торма- сам, синең матурлыгың булмас, битләрең алланып тормас иде. Бер кемнең дә күзе төшмәс, исе китмәс иде сиңа! Үзең мактанасың да, мактанасың, — шуны да аңламыйсың. Бу нинди наданлык!—дип сүзен бетерде. Розаның бик кәефе китте, чигә тамырлары бүртте, җилкәсенә салкын тирләр чыкты. Шулай да сер бирмәде. Кыланчык тавыш белән сорау бирүдә дәвам итте: — Ярар, алайса, тыңлыймлабаса. Сөйлә, ниләр бар синдә? Белмәгән- нәремне белим мин дә: кайлардэ йөрисең, ниләр эшлисең, нәрсә белән мактанырга телисең?! Тамчыкай ана болай диде: — Эш кешеләре мактанырга ярат- мый. Энҗе бер вакытта да җирдә ятмый. Мактаулыга мактанырга кирәкми. Матурлык — яхшы эш. Матур булырга тырыш. Ләкин яхшылап тыңла.- матурлык — тышкы буяуларда гына түгел! Менә җәй үтәр, көз җитәр, салкын җилләр китәр, матурлыгың бетәр. Шул чакта сине кем дә мактамас, сиңа карап беркем дә җырлар җырламас, назлы көйләреңне һичкем тыңламас, матур кыз да сине алып күкрәгенә кадамас! Чөнки син инде чәнечкеле бер гөл — артык түгел? Кем зур эшләр эшли, көрәшләрдә бирешми, авырлыктан курыкмый — кыенлыктан өрекми, юкбарга чәчләрен йолыкмый, — шул мактаулы, шул матур. Торган саен аның матурлыгы артыр. Тыңлап тор, тыныч утыр — инде сөйлим үзем турында, эшләгән һәм эшләячәк эшем турында. | Кояш, һава һәм су — тереклекнең тоткасы бу. Кояш аңа яктыртмаса, җылытмаса; һава апа булмаса. алмашынып тормаса; су абзаң сугар- маса: яңгырлар яумаса, тамчылар таммаса, елгалар акмаса, күлләр, диңгезләр җәелеп ятмаса; чылтырап чишмәләр чыкмаса, таш ара
1'. Лотфи
сыннан су сарыкмага — тереклек тә булмас иде бу дөньяда! Кешеләр, хайваннар, җәнлекләр, кошкортлар. далал... , \ж маш.,,р. . кнң кырлар, болыннар, куаклык агачлар.—җимешле бакчалар, баш- каларбашкалар... Бары да — бары да суга мохтаҗлар. Нечкә, назлы бчл дә. шул исәптән син дә, зифа бунты, матур сынлы, бик күрекле, ал бүрекле Роза туташ — суга мохтаҗ! Роза чәчәге бик уңайсызланды, оялды, битләре кызарды. — Кирәкми — кирәкми! Артык сөйләмә, җитәр инде. — диде. — Юк инде.—диде тамчы,— булса булыр ачы сезгә төшкән камчы: авызым ачылгач. телем язылгач, ачуым кузгалгач, сөйлим беткәнче, сез аклап җиткәнче, үзем моннан очып киткәнче. Мине туктатмагыз, телемне тотмагыз, тыңларга теләмисез икән — ятыгыз да йоклагыз! Кадерле туганкай, тиндәшсез матуркай, эш әнә шулай — без яшибез менә болай: көн-төн эшлибез. Аруны белмибез, авыр димибез. Алае- ракболаерак дип, зарланып тормыйбыз. Бер-беребезне эшкә димлибез. Бөтен тереклек дөньясына хезмәт итү безнец эшебез—аның белән дә масаеп тормыйбыз. Масаю — начар. Ул сине ахмак ясар. Булдыксызлыкка юл ачар. Кайда эш — шунда тормыш; Кайда хезмәт — шунда муллык, иркен торырлык! Үрә катып, тыныч ятып, гайбәт сатып, үз-үзен мактатып, тик торучыларны яратмыйбыз без тамчылар. Ул бездә зур эш саналмый, матурлык дип' каралмый. Тиздән менә китәрмен, ерак җирләргә барып җитәрмен. Кайда корылык/ кайда су юк — шунда мине көтәләр. Исемемне кадерләп әйтәләр. Бер җирдә дә мине какмый- г ар — хөрмәт итәләр, Роза чәчәге Тамчыкайны ничек туктатырга белми. — фу, нинди тел бистәсе бу! — Ә Тамчыкай һаман сөйләвендә дәвам итә, сүзләрен бер-бер артлы тезеп китә; — Хәлсез игеннәргә хәл кертү, үләннәрне терелтү, яшеллек дөньясына җан бөркүдән дә мактаулы- рак эш. бармы бу дөньяда?! Чылтырап аккан салкын чишмәләр,
өлгер агыр инешләр; озын буйлы, мул сулы елгалар; иксез-чиксез диңгезләр; очсыз-кырыйсыз океаннар. — бары да, бары да миңа якын туганнар. Мин пароходлар йөртәм, паровозлар үкертә м — кешеләрне ерак җирләргә илтәм. Меңнәрчә тонналы баржалар күтәрәм, аларга төя... маллар китерәм. Корыда хайваннар, суда балыклар үрчетәм, — диде дә, бераз туктап торды. Роза эченнән шатланды: — Уф! Ахры бетте. Тәмам алҗытты. Күпме вакытым әрәмгә китте, — диде. Ләкин Тамчыкайның әле сүзе бетмәгән иде. Ул: — Тагын бер-ике сүз әйтим әле. сеңелем, — диде. — Мин су булып елгада йөзәм, төрле авырлыкларга түзәм. Кирәк булса, пар булып очып кнтәм һавага — кош кебек очып йөрим һавада. Яңгыр-кар булың явам, түбәдән тамам. Боз булып катам — кыш көне елгаларны, күлләрне каплап ятам... Шул сүзләрне сөйләп бетерде дә Тамчыкай сикерде. Күз ачып йомганчы югалды ул зәңгәр һавада. Роза чәчәге аптырап калды.
ТАМЧЫКАЙ ЭШТӘ 1 амчыкай югарыга-югарыга күтәрелде. Юлда үзе кебек бик күн тамчыларнь/ күрде, аларга кул бирде, бергә кушылды. Алар һавада йөзделәр, күп юллар гизделәр. Югарыга күтәрелгән саен, һаваның салкыная баруын сизделәр. Куера, зурая бардылар. Куе томан хәленә керделәр. Түбәндә — җир өстендә — кешеләр аларны күрделәр. «Әнә бэлыт кабара, бәлки яңгыр явыр» диделәр.
Тамчылар
—- Әйбәт булыр иде шәп кенә бер яңгыр явып китсә!.. Болыт кабарганнан кабара, болыт тамырлана. Тамчыкай да анда. Ул — болытка: — Кайда коры — шунда сип суны, кайда дым кирәк — шунда күбрәк. Үләннәр кипмәсен, игеннәр көймәсен, кешеләр шатланып сөйләсен: «Быел ашлыклар удар, буралар тулар», — диде. Төньяк көнбатыштан җил исте, берике тамчы яңгыр төште, кешеләрнең күңеле үсте. Балалар йөгерешәләр, көлешәләр, яңгыр сорап җырлашалар: — Яңгыр яу-яу! Тәти кашык бирермен, майлы ботка бирермен. Яңгыр яу-яу, игеннәр мул булсын, хайваннар көр булсын. Иксез-чиксез су тамчыларыннан торган кара болыт югарыга күтәрелде дә күтәрелде. Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә менде. Тамчыкай иптәшләренә болан диде: — Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп баш- . арын селкетәләр. Сусаганнар алар — корганнар. Зарыгып, безне гөтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, юкса, булырлар алар бик сирәк. Явыйк5 явыйк, кырларны сусаудан коткарыйк! Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Канда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк, һәркемгә шулай булырга кирәк. Җылы һәм шифалы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде: ашлыклар баш күтәрде. Болыт үзенең тамчыларын юмарт рәвештә снпте-сипте дә, көнчыгышка таба китте. Ялт итеп кояш чыкты. Салават күпере сузылып китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде. — Терелдек, терелдек, — дип "лэннәр селкенде. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, апы ныгытмакчы булдылар. Икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага. Тамчыкай туфракка үтте, түбәнгә китте. Төн барды, көн барды, бик күн юл
алды. Шулай бара торгач, су үткәрми торган катлауга барып җитте, аптырап китте: инде кая барырга?! Ләкин тамчыкай монда ялгыз түгел иде. Күбәүләр иде алар — берберенә бик ошаган балалар. Ләкии төрлесе төрле анадан: берәүләре җирнең өстеннән, икенчеләре җир астыннан. Гөрләшеп, гәпләшеп, киңәшеп, алга таба баралар. Алар үзара сөйләшәләр, нидер киңәшәләр, танышалар, табышалар. Төбендә алар бары да якын туганнар, тик төрлесе төрле җирдә торганнар, төрле эш кылганнар. Үзләре болай дип сөйлиләр алар: — Мин түбәннән, түбәннән, бик тирәннән килдем монда, — ди бер тамчы. — Анда бик* кызу һәм эссе, кайнап торган эссе камырдай җирнең эче. Мин аннан аерылып киттем, күп азап чиктем, көч-хәл белән монда килеп җиттем. Түбәннән күтәрелгән саен, җңр суына • бара. Көйдергеч эсселәр аста кала. Ә монда нинди рәхәт!.. Бу тамчы әле җир өстен күрмәгән, башкалар кебек күп юллап йөрмәгән. Шуңа күрә аңа «Яшь тамчы» дип исем бирделәр. Яшь тамчы сүзең бетерде. Аннары икенче тамчы аякка торды. Башыннан үткәнне сөйләп бирде: — Мин бик күптәннән шушы катлауда көн итәм. Балчыкны’жс- бетәм, минераллар эретәм. Бер к - тәреләм өскә, юлым китә тагын аска. Юлларым минем борма- лы-бормалы. Үтәргә кыен җирләр булгалый. Җир төзелгән җыерчык- лыҗыерчыклы, йөри торгач аңларсыз үзегез дә бу кызыкны. Китәр идең тишеп туптуры, каршыңда яга гранит катлавы... Мин телим җирнең өстенә чыгарга: илләр гизәргә. диңгезләрдә йөзәргә. Мөмкин түгел артык монда түзәргә! Шул арада Тамчыкайны күрделәр, аңа сорау бирделәр.
Г. Лотфм
— Син, чибәр егет, кайдан? — диделәр. Тамчыкай кыстатмады, сорауларын кире какмады, үзе турында сөйләп бирде: — Мин җир өстеннән килдем монда. Озак вакытлар тордым анда. Яңгыр булып яудым — игеннәрне сугардым; чык булып төштем— үләннәргә хәл керттем; кыш көле ак тун киеп, вак кына боз каурыйлардан канатлар куеп, очып йөрдем һавада, кар булып явып, юрган булдым киң далага. Елгаларда, диңгезләрдә йөздем, дөньяны гиздем. Җир өстендә хайваннар, кош- Кортлар, халыклар; елгаларда, күлләрдә, диңгезләрдә балыклар —барсы безне бик яраталар, якын күрәләр. Ни әйтсәгез әйтегез — җирнең өсте күңелле һәм ямьле. Монда юк һич аның тиңдәше, — дип сүзен тәмам итте. Азмы үткәндер вакыт, күпме үткәндер вакыт — тамчылар алмыйлар аны сатып: озын юлларны үтә- үтә, комачауларны юк итә-итә, ташлар арасыннан тамчылар тышка чыктылар. Тамчыкай юлбашчы булды, юл күрсәтеп барды. Биек тауның итәгендә чылтырап аккан саф сулы салкын чишмә. Хайваннар килеп су эчә. Путаллы көянтәләренә бизәкле чиләкләрен асып, алсу битле матур кызлар суга төшә. Чатлама суык кыш иде, һәр кем өстенә җылы тун киде. Чишмә янына вак-вак атлап бер гүзәл кыз килде, ул туңуның ни икәнен дә белми иде. Яиа пешкән алмадай, өлгереп җиткән хөрмәдәй, йөзенә карасаң, тулган ай. Шундый гүзәл, шундый сөйкемле, үзе Роза исемле... ’ Тамчыкай аны күрде, исемен дә белде, Роза чәчәген исенә төшерде. Назлы кыз яшел чиләген суга чемдырды— Тамчыкай чиләккә кереп утырды. Үзенең тамчылар теле белән Розага кычкырды: — Әйдә киттек, булдыклы, гүзәл кыз Роза! Кая алып барсаң да, мин риза. Чиләккә утырып бара-бара, Тамчыкай бер өйгә барып керде. Моңа бик кәефе килде. Чөнки бит аны Роза күтәреп китерде. Чиләктә тамчылар күпләр иде. Барсы да бик якын дуслар иде. Тамчыкайны тыңлыйлар, аның сүзеннән бер карыш та читкә чыкмыйлар иде. Тамчыкай аларга
бо- лай диде: — ДАепә кайда чын тормыш һәркемгә билгеле бер эш. Яхшы итеп башкарырга тырыш. Эш талымлап булмасын ызгыш. Бу — юк эш. Миллион-мпллионла^ан тамчылар күнделәр: — Ни әйтсәң, шуны эшләрбез, — диделәр. Кызу эш башланды: берәүләре балаларның кулын юдырды, икенчеләре кер уды; өченчеләре камыр изделәр, токмач җәйделәр. Кайсылары кереп утырды чуенга — ит пешерделәр чуенда. Бар иде бер авыру — ясап бирделәр аңа дару. Идән бик тапталган, кап-кара булган. Болай калдыру ярамый, туган, әйдә җиңеңне сызган! Озак үтмәде — идән юылды, бусагалар сап-сары булды. Тамчылар — менә нинди уңганнар! Бишектә инәлеп елый бала, борчыла ана: елама, балам, елама... Аны да күрделәр, янына килделәр, шикәр изеп бирделәр. Бала туктады елаудан. Савыт-саба юылды, бар җир чистарды; аш, чәй хәзерләнде; авыруга— дару, балага —шикәр суы бирелде. Димәк, бар эш эшләнде. Тамчыкайның бик кәефе килде. Шатлыгыннан, баскан җирендә тора алмый, тыпыр-тыпыр сикерде. Аз гына мактанып та алды: — Л1енә ниләр эшлиләр тамчы абзыкайларыц!... Тамчыкай өй эчендә бераз уйнап йөрде, әле бер, әле икенче почмакка йөгерде, бер идәнгә төшеп, бер түшәмгә менеп шаярды, ләкин беркем дә аны күрмәде. Кайчакта ул
Тамчылар
шулай яшеренеп йөри белә, бу ана яик ошый иде. Күл йөри торгач, тәрәзә янына килде, пыялага утырды. Тышка карап торды. Чыгын китәргә мөмкин түгел ндс: тәрәзәләр ябылган, яхшылап сыланган. Матур кыз Роза тәрәзә янына килде. Тамчыкайны күреп өлгерде. Башка бик күп тамчылар да анда иде. Кыз: — Тәрәзә пыяласы парланган икән, — диде, чиста чүперәк алып килде. Пыяланы корытты да чүпрәкне мич буена илтеп элде. Тамчыкайга шул гына кирәк иде: ул җылынды, парга әверелде. Югарыдан посып кына тагын тәрәзә янына килде. Аның эче поша, тышка чыгасы, башка иптәшләрен күрәсе килә башлаган иде. Егет кешегә кул кушырып, эч пошырып, ейдә утыру эшмени ул! Тамчыкай теләгенә иреште. Форточка ачык иде. шыпырт кына шуннан чыкты да китте, һичкем күрмәде. беркем белмәде. Салкын иде тыш. Чатлама суык кыш. Тамчыкай ерак китә алмасы—бер агач ботагына кунды. Ботак ап-ак булды. Кешеләр.- • — Агачка бәс кунган. — диделәр, ак тунга төренеп Тамчыкай утырганны белмиләр. Озак тормый җил чыкты. Агач ботагын тотып селекте. Бәс коелды, Тамчыкай да җиргә төште. Җир өстендә сөт кебек ак кар иде. Алар Тамчыкайга туганнар иде. Бергәләп җырлашып, көлешеп, уйнашып, җил чанага утырып, шуып киттеләр алар. Карлар пыр тузалар. Кешеләр шуны «буран» диләр. Кичкә таба җил-чана бер тау буена барып туктады. Тамчыкай, кар туганнары белән бергә, ак юрган ябынып, тау итәгенә ятып йокла ды. Аларнын. хәзер ял вакыты — йоклый бирсеннәр, матур төшләр күрсеннәр; кузгатмагыз, уятмагыз; тын торыгыз, аяк очы белән генә йөрегез, шауламагыз. • Төи үтте, көн үтте. Атналар, айлар үтен китте. Юртак кояш аргамакка атланып, чын күңелдән шатланып, көләч яз килеп җитте. Матур, җылы яз! Көннәр аяз. Яз шаяра, карларны кытыклый, бозларны да тик тотмый. Үзенең кайнар
сулышын өрә, карны тишеп керә — җебетә, бозны эретә: карлар да суга әйләнде, бозлар да суга әйләнде. Тамчыкай да элекке хәленә килде. Ары йөгерде — бире йөгерде, тар гына бер сукмак күрде Шул сукмак белән бара-бара бер ермакка килеп чыкты. Анда тамчылар... тамчылар... дарысы бер төслеләр. Карларны ияртеп, бозларны шаяртып, уй-ашыш- көлешеп; җырлашып - көнләш^г. агып киттеләр инешкә. Аннары елгага... Елга ду килә — болгана. Елго1= бозлар ага. Бозлар ~ агалар-агз- лар. каядыр баралар. Ялкаулары утларда утырып калалар, лар ы ом озак утырып тора алмаслар тз бозларны яратмый. Боз бозга бәрелә. килеп ятп орына. Боз бәз естенә күтәрелз чатыр-чотыр килә — боз ярыпа. Б : * какшаган: аны язгы кояш кашяз- ган. Ул хәлсез, җегәрсез. «Көзге боз көзге калынлыгы б; л- са да күтәрә, язгы боз ястык калынлыгы булса да өстенә кермә. Матур, җылы яз. Көннәр аяз. Кояш кыздыра, җылы җил исә. Су котырына, елга пыр туза. Яр башыннан кешеләр сокланып карая торалар. Бозларны әткәләп җибәргән булалар. Бозлар кузгалып киткәч, «һай да һуй!» дип кычкыралар, бозларга көч бирәләр. һәркемнең күңелендә шатлык. Тамчылар, тамчылар! Бергә кушылгач алар нинди көчлеләр. «Тамчы тама-тама, ташны тишә». Бик күп тамчылар бергә кушылгач, «су» дип атала, уймакта да — су, ермакта да — су, инештә, елгада да — су; диңгездә, океанда да— су. Су ул бик көчле, күп эшләр эшли: су тегермән тарттыра, су белән заводлар көн-төн эшләп тора.
Г. Литфи
оавод трубалары гули» паровозлар ул ы й, машин а ла р ту л 14 i i. Су алтынны сугара, электр тогы чыгара. Ашкыпа-ашкьша елга буйлап ага су — бик арзанлы һәм файдалы «ак күмер?» бу’
НИ ӨЧЕН БОРМАЛЫ-БОРМА- ЛЫ БУ ЕЛГА
«Безнең счлар тугай-тугай. Ат сугарырга у най...» Шулай гөрләп-шаулап ага тор-, тач. тамчылар бер култыкка килеп җиттеләр. — Ял итәргә бик җайлы урын, — диде Тамчыкай. — шушында туктыйк, бераз хәл алыйк. Кайсылары күнделәр, ял итәргә риза булдылар. Ә кайсылары? — Юлыбыз ерак, эшебез ашыгыч, гакыт бик тар—ял итеп тора алмыйбыз, — диделәр. Саубуллаштылар, бер-беренә яхшы теләкләр теләштеләр. Тамчыкай үзенен иптәшләре белән култыкка кереп калды. Яшь тамчы да аның белән бергә иде. Ул Тамчыкайдан аерылырга теләмәде. Култыкка килеп керделәр. Анда исәпсез-хисапсыз башка тамчыларны күрделәр. Аларга сәлам бирделәр. — Исәнмесез, туганнар, ял итәм- сез, — диделәр. Тиз арада танышып та өлгерделәр. Бу тамчылар төрле җирләрдән килгәннәр — барысы да бер төрле кием кигәннәр: аерып та булмый үзләрен. Тамчылар култыкта ял итәләр: бер алга, бер артка баралар, туктаусыз әйләнәләр; берсе төшеп китә аска — икенчесе калкып чыга өскә. Әле уң якка — әле сул якка... Әйтерсең куышалар, куышып уйнашалар. Бер минут туктап тормыйлар, йоклап та алмыйлар. Тамчыларның ялы шулай була күрәсең! Бер тамчы сүз башлады? — Ни өчен борма-борма бу елга? Икенчесе җавап бирә ана? — Сүз бирегез миңа, мин белә' бу турыда. Миңа бабам сөйләд . бабамнан ишеттем, — диде. — Сөйлә, сөйлә, — диделәр бары да. Тамак кырды, сөйләп бирде? — Безнең иң карт бабабыз диңгезгә
барырга уйлаган, ләкин юлны белмәгән. Бер авылга туктаган, ишек шакыган, юл сораган. Бу йортта ак сакаллы, бик акыллы бер карт булган. Бабайны хөрмәтләп, карт аякка торган. — Түрдән уз, кунак, түрдән уз.— дигән. Менә карчык кайтыр, са?ло- вар кайнатыр... Безнең бабай аңа? — Юк, кордаш, туктап тора алмыйм, өсбашымны салмыйм. Барыр җирем бик ерак, тизрәк барып җитәргә кирәк, — дигән. Диңгезгә барырга юл сораган. 4 Карт ана? — Үзем алып барырмын, туж- туры юлга салырмын. Ялгыз китсәң — саташырсың, юлны адашырсың, — дигән. Бабай бик шатланган, риза булган. Карт таягына таянган, озын бер бау алган. Бер очын үзе тоткан, икенче очын бабайга биргән? — Менә шушы бауны тотын, минем арттан бар, — дигән. Бабай күнгән? — Ярар, кордаш, ярар! — дигән. Киткәннәр алар диңгез күзләп, туры юл эзләп. Баралар икән баралар икән. Бераз баргач, күпме юл киттек дин, туктап карап торалар, хәл алалар икән. Икәү булгач, юл йөрү күңелле булган аларга. Көн киткәннәр, ай киткәннәр, ел киткәннәр. Бара торгач диңгезгә барын җиткәннәр. Җитүен җиткәннәр, ләкин күн азап чиккәннәр? Бабай юлны белмәгән, теге карт сукыр булган, күзләре күрмәгән, әле уңга борылып китә, әле сулга борылып китә икән. Бабайны тик өстерәп йөртә икән. Бабай тәмам интеккән. Шулай да картка бик* рәхмәт әйткән, чөнки борңлып-бо- рылып булса да диңгезгә барып җиткән, теләгенә ирешкән.
Омчылар
Менә ни өчен бормалы-бормалы булган икән ул елгалар!.. — дип тамчы сүзен бетерде. Тамчыкай моны тыңлады — риза булмады. Сүз сорады . — Сөйлисең шунда юкны,— диде ул, — буташтырып халыкны. Бары да әкият, тагын ни кирәк! Кайдан чыга бу юк-бар сүз?! Түзсәң — түз, түзмәсәң— телләрен тартып өз! Болар бит бары да ялган, кемдер чыгарган. Син шуңа ышанган. Мондый! мәсьәләдә, яхшылап уйлап карамый, юк-барны сөйләп йөрергә ярамый. Үзең аңлап җиткермисең икән әгәр, фән агайга киңәшкә бар. — Хөрмәтле фән абзыкай,— диген,— Мин шуны-моны аңлап җиткерә ал.Пыйм. Ярдәмгә кил, бер киңәш бир. /Минем беләсем килә, табигать серләренең эченә керәсем килә, диген. Ул иренен дә какмас, «әһ» дә димәс, сөйләп бирер барын, аңларсың мәсьәләнең чынын. Фән ул бик күнне белә. Ләкин ре шул кадәр кече күңелле: борын күтәрми, эреләнеп йөрми. . Барлык тамчылар бердән сорау бирделәр: — Я, Тамчыкай, булмаса үзен сөйләп җибәр! — диделәр. — Ничек булган? Тамчыкай каршы килмәде, белгә* ксн сөйләде. Ул болай диде: — Җир табадай тигез булса, бер генә төрле камырдан торса; җил нсмәсә—ярны кисмәсә; җир шарсыман булмаса— күчәрендә әйләнеп тор.маса, бәлки, юлыбыз булыр иде җеп суккандай туры, аңлыйсызмы ионы?! Шул вакыт ерактан-ерактан бёр аваз ишетелде. Тамчылар бары да «сөйләүдән тынды. Тавыш ишетелгән якка башларын борды. Бу —карт аналары Волга авазы иде!... ВОЛГА-АНА СҮЗЛӘРЕ — Исәнмесез, балакайларым ник | болай чөкердәшәсез, ни турында ■сөйләшәсез? Мин сезне тыңлап тордым, шатланып утырдым, «Минем балакайларым һәр нәрсәне белергә телиләр» дидем. Яхшы, яхшы — бик яхшы. М ша бик ошады. Шулай, һәр нәрсәне белергә, табигатьнең серенә төшенергә тырышыгыз, юк-барга ышанмагыз.
— Кил әле, Тамчыкай, — диде ул, Тамчыкайны чакырып китерде, аркасыннан сөйде һәм болан диде: — менә бу егет акыллы сүзләр әйтә, сез аны аңлагыз, сүзләрен тыңлагыз, белмәгәннәрегезне тикшереп карагыз. Сезгә шундый киңәш бирә карт Волга анагыз? Мин бпк-бик карт инде. Чәчләрем дә күптән чаларды. Ләкин әле- .ючемдә, үземнең изге эшемдә — шуна бик шатланам. Картаеп, ташланып, бикләнеп калган елгалар да аз түгел дөньяда. «Иске идел» дип ишеткәнегез, бәлки булганыгыз да бардыр аларда. Мин күпне күрдем, башымнан төрле хәлләр кичердем. Тарих битләренә күп материаллар бирдем. Ярларым арасыннан үткән акчарлак кебек пароходларның, меңнәрчә тонна йөк төягән баржаларның, аларны, көч-хәл белән өстерәп баручы йөк аты — буксирларның са-. нын 'мин үзем дә белмим. Аларны исәплән тә тормыйм. Күп инде алар. Бик-бпк күнләр... Их, балакайларым! Кемнәр генә минем аша кичмәде, кемнәр генә суымны эчмәде!.. Миңа ничә яшь, кемпөе миңа кордаш, кемнәр карт, кемнәр яшь— боларны’ сорамагыз миннән: күптән, чыккан инде болар исемнән. Тарих бик карт, мин аннан миллион яшьләргә картрак. Минем яшемне исәпләп чыгарырга цнфрлш> җитми. Моца беркем дә батырчылык итми. Мин кешеләрнең иң беренче бабаларыннан да картырак — бишектәге баладан да яшьрәк: яшәдем ни хәтле — беркем дә әйтә алмас, яшәрмен ни чаклы — һичкем исәп
1'. Лотфи
ләп чыгара алмас! менә ни өчен мин бик карт та һәм бик яшь тә... Миң тудым тушы бөек һәм гүзәл илдә — Валдай калкулыгы дигән җирдә. Борын-борын заманда төньяктан. Гренландия дигән җирдән. бозлыклар килгән монда. Бозлыклар күп комнар, күп ташлар алып килгәннәр, йөкләрен бушатканнар да кире чигенгәннәр. Алар- ныц итәгендә казанлыклар мәйданга килгән. Ул казанлыкларга сулар җыелган. Зур һәм вак күлләр булган. Мин менә шул күлләрнең берендә туган. Чыгып киттем юл эзләп, диңгезләр күзләп, г Барам да барам, көньяккөнчыгышка табан: күлдә ятарга артык калмады чыдам, йөрергә. дөнья, ил-җир күрергә кирәк. — дип уйладым. Көн киттем, төн киттем, күп айлар, күп еллар буе бара торгач, байтак юл киттем. Юлда очраган ермакларны, инешләрне үземә ияртеп киттем: бергә барырбыз, юлдаш булырбыз. — дип әйттем. Юлы?.: түбән таба тәгәрәп бара. Үтәргә кыен җирләр очрый шул ара.- әле калкулыкларга очрый юлыбыз; эле каты ташларны куптара алмый кулыбыз... Андый җирләрне әйләнеп үтәбез, читләтеп китәбез. Егетләрем минем көчле — кимерергә хәзер торалар каты корычны. Ләкин бушка әрәм итүдә файда юк көчне. Уң якта яр катырак — сулга күчәргә кирәк. Хәзер без юл салыйк, алга таба барыйк. Аннары карарбыз, юлыбызны җайларбыз. Тешләребезне яхшылап чарларбыз да кимерербез яр буендагы каты ташларны!.. Шулай кызу эш бара: берәүләп юл сала — алга таба бара. Икенчеләр як-якны кимерә — киңәергә омтыла. Өченчеләре китмәнли төпне, дүртенчеләре аны тигезли. Берәү дә тик тормый, эшсез йөрми, «ардым» дип барып утырмый. Җирнең өсте, лимон кабыгы кебек, җыерчыклы-җыерчыклы, анда кабарынкы, монда батынкы. Җир кабыгы бик катлаулы: бер урында үтә каты, икенче урында ерып китәргә җайлы. Җир өстендә ерымнар, ермаклар — су агарга бик уңай улаклар, җир өсте канда түбән таба — су шул якка ага. Суга юлын киңәйтү, тигезләү эше генә кала. Валдай калкулыгыннан алып, Каспига. кадәр туры гына сузылган ермак булмады — шуңа күрә дә юлларым бормалыбормалы. Ләкин әйтергә кирәк шуны: элеккегә караганда инде мин бик күп үзгәрдем, зурайдым, киңәйдем. У.ч ягымнан миңа кушылды Ока, сул ягымнан Кама. Вактөяк инешләр, елгаларның күплегенә юк чама. Күп елгалар шулай бергә кушылдык, з’ур бер көч булдык, алга таба омтылдык. Бара-бара Каспига килеп кушылдык. Әле дә эшем бетмәгән, юлым салынып җитмәгән. Моннан мең еллар үткән юлым — хәзер ямь- яшел үләнле болын. Каршыдагы биек тауларны җимереп, яна юллар ясадым. Мең елдан соң кайлардаи агармын — аны әйтә алмыйм әле бүген. Көн саен ярларым кммерәм, ком. балчык, ташларны җпмерәм. Тамчылар, тәгәрәтеп, аларны алып китәләр диңгезгә. Мин ташыган комнардан, балчыклар, ташлардан меңнәрчә утраулар барлыкка килделәр. Барсагыз күрерсез, араларында йөгерешеп, йөзешеп йөрерсез. Ләкин адашмагыз, юлдан язмагыз!.. Волга сүзен бетерде, икс аягын сузып утырды. Шул вакыт Урал таулары артыннан бер аваз килде: — Тыңлагыз, тыңлагыз! Моны сезгә җил сөйли. Мин килдем срактан-ерактан — төньяктан. Сөйләргә телим сезгә, әйтергә телим сезгә: елгаларның ярларын җимерүдә, юлларын төзүдә минем дә катнашым бар. Ышавмасагыз. күрсәтим мин* аны сезгә! иеп, бүрек алып сәлам бирделәр: — Исәнме, хөрмәтле Волга! — диделәр. Ары бардылар, бире килделәр — бик озак карап йөрделәр. Иөри- ләр-йөриләр, әйләнә-тирәне күзәтәләр, үзара сөйләшәләр, нидер киңәшәләр. Волганың аркылысын үлчәделәр, буен үлчәделәр, төбенә дә төшеп менделәр.-Яр буе пичек, нинди катлаулардан тора, бу тирәдә су ничек ага — барын да белделәр. • Волга аптырап: сокланып, карал тордыторды да, аларга сорау бирде: — Әй,* чибәр егетләр, — диде, — сез нигә мине болай җентекләп тикшерәсез, нәрсә эшләмәкче буласыз? Егетләрдән берсе; торды, аңа җавап бирде: — Сез, хөрмәтле Волга. — диде,— борчылмагыз, без сезгә начарлык кылмабыз. Кешелек дөньясына күп файда иттегез, халкыбыз өчен күп михнәт чиктегез. Хезмәтләрегез җирдә ятмас, халкыбы ? сезне онытмас! Безнең теләк — сезнең исемне тагын да күтәрү. — ч Аңлыйм, — диде елга. — аңлыйм! Теләгегезгә каршы бармыйм. Ни телисез — шуны эшләгез... Егет дәвам итте- — Елгалар, күлләр, каналлар аша сезнең юл Төньяк океанга тоташа. Сөекле башкала — А1осква сездән су ала. Исемегезне белә һәр бала. Киләчәгегезне күрек һәркем шатлана. Күрше елгалар да сезгә соклана. Кордашыгыз Дон сезнең белән кушылырга омтыла. Үзе белән Кара Диңгезгә барырга чакыра. Герой шәһәр— Сталинград турында ул сезгә бик якын килә, дусларча кулын бирә. Әгәр дә без казысак
92 I '• Лтф|.
лнц Һәм тирән канал—сезнең суы-; гыз Донга агар. Төньяк Боз Океан-» кан Көньяк Океаннарга кадәр сезнең аша озын юл үтәр, зур-зур пароходлар йөзеп китәр... Ризамы сез менә шуңа, Волга?! — А...а!.. Сорамагыз юкны—риза бул ?. 1 ы й ч ы мө м к и н м е? ! Шатл ы кта н ашкына минем йөрәгем, чөнки бу минем күптәнге теләгем. Тарих миңа җәбер итте: Касппга беркетте. Шушы зур* гәүдәм һәм көчем белән бикләнеп ятам — ачык диңгезләргә чыга алмый интегеп бетәм. Шулай булсын, шулай булсын — минем өстемдә ерак юлларга үтүче пароходлар йэрсен! Егет дәвам итте: — Ун як ярыңнан сулъяк ярыңа кадәр корырбыз нык. биек коймалар— тик без теләгән юлдан гына котырынып су агар. Сез тагын да киңәерсез, як-якка колач җәерсез. Сине күрүчеләр, өстеңдә йөзеп йөрүчеләр «бу нинди зур диңгез?» диерләр. Төрле яклардан сине карарга килерләр. Әйләнә-тирәдә бетәр корылык — җирдә ятып калмас чәчелгән бер генә орлык. Чөнки суың булыр шул кадәр мул — барлык җирләрне сугарып торырлык. Черкиләр дөньясы, бизгәкләр оясы сазлыклар капланыр, һавабыз сафланыр, һәркем шатланыр: бетте бизгәк, китте имгәк — безгә шул кирәк! — диерләр. Ярларың эчендә күпме көч яшеренгән: нишләргә белмичә, тилерә, чит-читең кимерә, тауларны җимерә. Бу — «ак күмер» дип атала. Яхшы булмасмы бу көчне кулга алсак, тиешле юлга салсак?! — Әлбәттә, әлбәттә! — Ярларыңны яулап алырбыз. 3ypj
матур йортлар салырбыз. Машиналар корырбыз, кыргый көчне шуларга борырбыз да каран торырбыз: утын — кирәкми, күмер — кирәкми, «аккүмер» үти барлык кирәкне. Машиналар гөрләрләр, шауларлар, кыйммәтле. кирәкле электр тогы эшләнер, « Бөтен җир яктырыр. Әйләнә-тирәдәге заводлар көч алын тррыр. Аңладыңмы, ичдс- безнең теләкне? Волга бик шатланды, аңа яңа көч һәм дәрт керде: — Яңача' эшләргә, сезнеңчә яшәо- гә мин һәрвакыт хәзер! — диде. — Суларым шауласын, көчләрем гөрләсен — арыкка үрләсен! Машиналар зырласын, чуеннар чыңласын! Эш гимны көчле уйнасын.. Яшь төзүчеләр кушылып җырласын —урманда яңгырасын! Минем ярларым өстендә көчле электр станция туктаусыз эшләп торсын — бөтен ил аннан яктылык һәм көч алсын. Шуннан да зур хөрмәт, шуннан да бөек макталу — пи булыр тагын?! Тамчылар да бу егетләрне күрделәр, сүзләрен тыңлап тордылар. Яна эштән алар да бик риза булдылар: шатлыктан җырлыйлар-бии- ләр, йөгерәләр — нишләргә белмиләр... Тамчыкай аларга: — Әйдәгез, туганнар! Вакыт — дингезгэ барып кайтыйк. Андагы тамчыларга сөйләрбез, бергәләч эшләргә димләрбез. Яңа эшкә яңа көч белән! — диде дә уртага чыкты, агып китте. Аныц артыннан башка тамчылар да тезелешеп агы.: киттеләр...