Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ДЕПУТАТЛЫГЫНА КАНДИДАТ ИПТӘШ ӘХМӘТ ЕРИКӘЙНЕҢ САЙЛАУ Ч Ы Л А Р БЕЛӘ Ң ОЧРАШУЫ 

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ДЕПУТАТЛЫГЫНА КАНДИДАТ ИПТӘШ ӘХМӘТ ЕРИКӘЙНЕҢ САЙЛАУ Ч Ы Л А Р БЕЛӘ Ң ОЧРАШУЫ 
Зелснодольскпда Максим Горький псемснднэге завод эшчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре, Юдипо станциясенең поровоз депосы работникларының коллективы, Кайбыч районы «Единство» колхозы, Дөбъяз районы «Кызыл байрак» колхозы, Подберезье районы «Трактор» колхозы һәм Нор- лат районы «Активист» колхозы членнары үзләренең гомуми җыелышларында Шагыйрь Әхмәт иптәш Ерикәйне СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Зслснодольск округ сайлау комиссиясе Ә. Ерикәй иптәшне СССР Верховный Советына, Союз Советына сайлаулар буенча 359 номерлы Зеленодольский сайлау округыннан тавышка кую өчен теркәде. Зеленодольск сайлау округына караган сайлаучылар белән Ә. Ерикәй иптәш Юдпно Норлат, Кайбыч, Темтс, Югары Ослан, Биек Тау, Дөбъяз районнарында һәм Зеле- кодольск шәһәрендә 35 очрашу үткәрде, һәр заводта, фабрикаларда һәм колхозларда санлаучылар үзләренең сөекле шагыйрьләрен зур шатлык һәм күтәренкелек белән каршыладылар. Кандидатның уз сайлаучылары белән очрашу көннәре шатлыклы бәйрәм көннәре булып әверелделәр. Түбәндә Ә. Ерикәй иптәшнең Зеленодольск шәһәрендә ике меңнән артык кеше катнашкан җыелышта сөйләгән реченнән өземтә урнаштырабыз: 
  Әхмәт Ерикәй. Сайлауч^Г иптәшләр! Зеленодольск сайлау округына караган хезмәт ияләренең СССР Верховный Советына депутатлыкка минем кандидатурамны күрсәтүләре турындагы хәбәрне мин зур дулкынлану белән каршыладым. Хөрмәтле сайлаучылар, сезнең миңа булган ихтирамыгыз һәм бөек ышанычыгыз өчен сезгә чын күңелемнән рәхмәт. Сезнең бу бөек ы ш a 11 ы ч ы г ы з н ы ми н х а л к ы м’ - ның әдәбиятка, сәнгатькә һәм гомумән совет культурасына булган ихтирамы дип аңлыйм. Безнең хөкүмәтебез, партиябез һәм бөек Сталин безнең культурабыз турында өзлексез рәвештә кайгыртып торалар. Безнең илебездә халык арасыннан күтәрелеп чыккан талантларны үстерү, тәр- бәяләү, аларга тиешле иҗади шартлар тудыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең халкыбыз 

130 Әхмәт Ерикәйнең сайлаучылар белән очрашуы 
 
 үзенең язучыларын, артистларын, музыкантларын һәм гомумән үзе үстергән укымышларын ярата, аларга тагын да югарырак үсәргә шартлар тудыра. Совет җәмгыятендә талант иясе үзенә лаеклы урын ала. Аңа безнең илдә үзенең сәләтен күрсәтү өчен, үзенең иҗатын бөек халыкның уртак байлыгы итү өчен бөтен юллар ачык. Бары тик безнең илебездә генә язучы, сәнгать эшлеклесе яки галим халык исеменнән һәм халык өчен хәрәкәт итәргә тулы мөмкинлек белән файдалана. Чөнки халык белән интеллигенция арасында'киртә юк, киресенчә, бөек бердәмлек яши. Безнең ватаныбызның барлык халкы, шул җөмләдән эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенция бердәм, какшамаслык бөек көч булып тупланды. Даһи Сталин җитәкчелек иткән халыкларның корыч бердәмлеге, аларның аерылмас дуслыгы һәм туганлыгы ныклыгына бәрелеп фашист Германиясенең көчле сугыш машинасы чәлпәрәмә килде. Кешелек дошманының иң әшәке- кесе булган немец фашизмының кораллы армиясе ачык сугыш кырында тар-хмар ителде. Безнең илебезне кан диңгезенә чумдырып, совет халкын һәлак итәргә, безнең культурабызны аяк астында салып таптарга, илебезгә хуҗа булырга теләгән явыз дошман үзе һәлакәткә очрады. Гитлерчылар кебек үк вәхши япон империалистлары безнең алдыбызда тезләнергә мәҗбүр булдылар. Чөнки, большевиклар партиясенең чакыруы буенча, бөек Сталинның өндәве буенча Ватаныбызны саклауга Совет иленең барлык халыклары күтәрелде. Халыкның бөтен көче бер максатка ирешүгә, — немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә юнәлдерелгән иде. Җиңү яулап алу өчен совет кешеләре бернинди корбаннар һәм кыенлыклар алдында да тукталып, каушап калмадылар, сугышның барлык авырлыкларын һәм михнәтләрен нык торып, зур түземлелек белән кичерделәр. ’ Ватаныбызны саклау хакына фронтларда җаннарын аямыйча геройларча сугын- тылар, тылда көчләрен кызганмыйча батырларча эшләделәр. Вата» өчен көрәшкәндә булган шундый фидакарьлекнең гүзәл үрнәген тарих белми. Бу бөек көрәшләрдә социалистик җәмгыять гражданнарының ялкынлы патриотизмы, чыдамлылыгы, кыюлыгы һәм. таланты ачык күренде. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә дошман безнең җирләребезгә — Украина, Белоруссия... Кырым һәм Кавказ кебек әһәмиятле өлкәләргә басып керде, Ленинградны камады, Москва һәм Иде.т ярларына килеп җитте. Безнен халкыбызга бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Дошман үзе басып алган районнарда халыкларның байлыгын талый башлады, миллионнарча совет халкын Германиягә кол итеп каторга эшенә алып китте, гөнаһсыз карт- корыларны хәсрәт һәм газапка дучар итте, хатын-кызларны һәм бала-чаганы газлы душегубка ларга ябып тончыктырды. Фашистлар шундый чаралар белән совет халкын куркытып, аны кол итәргә, аны баш идерергә, тезләндерергә тырыштылар. Ләкин безнең халкыбыз кол булырга теләми. Ул бәй- сезлекне һәм азатлыкны ярата. Безнең халкыбыз сугышта да, тылда да, бөтен көчен туплап, бөек бердәмлек белән Ленин — Сталин байрагы астында корыч сафка басты һәм дошманны тар-мар итте. Чөнки безнең илебездә халыкларның бердәмлеге, совет хөкүмәте, большевиклар партиясе һәм җиңү серен өйрәтүче бөек Сталин яши. Сугыш елларында, халыкның барлык материаль һәм мораль көче эшкә кушылган елларда, совет интеллигенциясенең роле зур булды. Безнең интеллигенция эшчеләр сыйнфы һәм колхозчы крестьяннар белән берлектә ирек өчен. Совет Ватанының намусы һәм бәйсезлега өчен батырларча һәм кыю көрәште. Үлем көрәше сәгатьләрендә ул Кызыл Армиянең сугышчанлык сә- 

Әлиәт Ер»кәйпен сайлаучылар белән очрашуы 
 
 ләтлегенец өзлексез үсеп торуын тәэмин итте. Сопет халкының рухани бердәмлеген һәм идея ягыннан кораллануын күтәрү юлында күп эшләде. Ватан сугышы елларында язучылар һәм шагыйрьләрнең хезмәтләре турында хаклы горурлык белән әйтә алабыз. Безнең сугышчыларыбыз сопет шагыйрьләренең җырлары белән Ватан өчен сугышларга бардылар, совет язучыларыны.ң китапларын укып үзләренең сугыш белемнәрен арттырдылар, дошманга булган нәфрәт утын тагын да көчлерәк итеп кабыздылар, дошманны тизрәк бетерү, илне азат итү дәрте белән сугарылдылар. Язучыларның ялкынлы сүзләре фронтларда яңгырады, телдән телгә күчеп, көрәшкә чакырып тордылар. Культурабызның үсеше Совет хәүләте өстенә төшкән авыр сынау елларында да тукталып калмады. Мәктәпләребез ябылмадылар гына түгел, киресенчә, яңадан киңрәк күләм алдылар. Сугыш елларында Казанда Дәүләт консерваториясе ачылды, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы оештырылды, берничә сәнгать училищелары ачылды. Москвада ГИТИС янында һәм Москва Дәүләт Консерваториясе янында татар студияләре оештырылды; анда җырчылар, музыкантлар, актерлар хәзерләнә. Республикабызның театрлары өзлексез эшлиләр, яңа пьесалар, опералар, симфоник ;сәрләр тудырылды, яңа җырлар, шигырьләр, хикәяләр язылды. Татар Дәүләт Филармониясе үзенең эшен нәкъ сугыш елларында җәелдереп җибәрде. Моның барысы зчен дә без большевиклар партиясенә, Ватаныбызны һәм культурабызны коткарып калган и^ек Сталинга бурычлыбыз. Тарихта ошашы булмаган бөек көрәштә без өстенлек алдык. Безнең халкыбыз үзенең киләчәгенә зур ышаныч белән, дәрт белән карын, ул үзенең киләчәгенә якты емстләр баглый. Советлар Союзы барлык сынаулардан тагын да көчлерәк булып чыкты. Халкыбызның моральполитик бердәмлеге, аның Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тупланганлыгы, анын патриотлыгы шундый бер кеч булып әверелде ки, сугышның куркынычлы давыллары да аны какшата алмадылар. Хәзер безнең алдыбызда дошман 
җимергән шәһәрләрне, заводларны, шахталарны, авылларны, тимер юлларны, төрле культура йортларын һәм башкаларны тиз арада һәм тагын да матуррак итеп аякка бастыру, халкыбызның көнкүреш - культура дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрү, илебезнең оборона куәтен арттыруныгыту, фашизмның тамырын корытып бетерү бурычлары тора. Илебездә фашист ерткычлар ясаган яраларны төзәтү өчен халкыбыз әле бик күп хезмәт һәм энергия сарыф итәргә тиеш булачак. Бу бурычларны үтәүдә совет язучылары да, сугыш елларындагы кебек үк, җиң сызганып эшләячәкләр, бу бурычларны үтәүдә язучылар өстенә төшкән өлеш бик почетлы, әһәмиятле һәм шуның белән бергә бик җаваплы. Димәк, язучылар бу мөһим бурычларны үтәү өчен алдынгы позицияләрдә булырга тиешләр һәм булачаклар. Иптәшләр! СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү белән миңа зур ышаныч белдердегез. Моны мин большевиклар партиясенә халкыбызның ышану билгесе дип карыйм. Партиянең һәм халыкның ышанычыннан да зур хөрмәт юк. Безнең илдә депутат булу — почетлы, ләкин зур таләпле эш. Депутат ул. барысыннан да элек, халык ха- диме. Иптәш Сталин 1937 иче елда Москва шәһәренең Сталин санлау округы сайлаучыларының сайла\ алды җыелышында сөйләгән речендә совет депутатының образын гениаль итен күрсәтеп бирде. Ул болан диде: «Сайлаучылар, халык үзләрен ң депутатларыннан шуны таләп итәр
130 Әхмәт Ерикәйнең сайлаучылар белән очрашуы 
 
 гә тиешләр ки, алар үз бурычлары югарылыгында торсыннар, алар үз эшләрендә политик обывательләр дәрәҗәсенә төшмәсеннәр, алар «Ленин типындагы политик эшлек- леләр постында калсыннар, алар Ленин кебек үк, кем икәнлекләре ачык һәм билгеле булган эшлекле- ләр булсыннар, алар Ленин кебек үк, сугышта куркусыз һәм халык дошманнарына карата рәхимсез булсыннар, алар эш кыенлаша башлаганда һәм горизонтта нинди дә булса куркыныч гәүдәләнгәндә һәртөрле паникадан, паникага оша- тан һәртөрле нәрсәдән, Ленин кебек үк, азат булсыннар, алар һәр яклап ориентация алу һәм барлык плюсларны һәм минусларны һәр яклап исәпкә алу кирәк булган катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, .Ленин кебек үк, бөек акыллы һәм ашыкмаучан булсыннар, алар, Ленин кебек үк, турылыклы һәм намуслы булсыннар, алар үз халкын, Ленин яраткан кебек үк яратсыннар». Иптәш Сталинның бу гениаль сүзләре безнең илдәге депутатның образын, дәүләт эшлеклесенең образын бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыралар. Мин халыкның бу бөек ышанычын аклау өчен Ленин — Сталин типындагы дәүләт эшлеклесе булырга тырышырмын. Мин, сезнең тарафтан күрсәтелгән кандидат буларак, үземнең барлык көчемне, барлык булган тырышлыгымны, өлгерлегемне, белемемне халыкның бөек ышанычын аклау юлында эшләтәчәкмен. Минем булган талантым, өлгерлегем, барлык белемем, иҗат иткән әсәрләрем туган халкымның тормышында, эшендә, көрәшендә ярдәмче булсын, безнең кешеләребезне, совет яшьләрен хезмәт батырлыкларына рухландырсын. Мин үземнең иҗат сәләтләремнең бөтенесен Ватаныбызга бирәм һәм аларның безнең культурабызның, әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең дәрәҗәсен тагын да югарырак баскычка күтәрүгә хезмәт итүләрен телим. Минем барлык көчем туган илне алга, яңа җиңүләргә, яңа казанышларга этәрә торган бөек көчкә куш булсын. Мин яшендәй гайрәтемне Корбан итмим заүкыма. Даннарым, дәртем, дәрманым Минем туган халкыма. Сез халкым өчен — димен мин Уем, фикрем. гаклыма. Син минем затым — димен мин /Минем бөек халкыма. Бар булсам да, бар түгел мин Тап төшерсәм антыма. Сүзем алмаз, күңелем ихлас Минем бөек халкыма. Халкым — алга — дигән икән, Кем әйләнер артына?.. Мин сулыш алсам, сулышым Хезмәт итсен халкыма.