Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия


КҮЛМӘК
 Исендәме, мине озатканда, Исенә төшерерсең бер, дидең, Яна гына үтюк астыннан Чыккан кайнар күлмәк) кидердең. 
Январь суыгында шушы күлмәк Май ясады минем юлымны, Әйтерсең мин шушы күлмәк белән Алып киттем синең җылыңны. 
Ут эченә мине алып керде Әллә нинди серле кыюлык, Әллә ничек шушы күлмәк мине Саклап калыр төсле тоелды. 
Днестрның йөгерек дулкынында Юдым аны, ап-ак иттереп, 
Аны элдем, карлы Карпатның Җилләрендә алдым киптереп. Суынмады күлмәк, тоеп тордым Анда һаман синең сулышың. Шуңа күрә бер !дә теләмәдем Үзгә тәннең назын, җылысын. Әйләнәмдә һәрбер нәрсә миңа Синең сөюең белән тоташкан, Синең җылыңнан тыш минем өчегг Салкын булыр иде кояш та. ?4енә кайттым, бәгърем, сагынып сине Алып кайтты мине күлмәгең һәм ярата белгән йөрәгеңнең Миңа дигән җылысы сүнмәве.


 
 
ХӘНИФ КӘРИМ 
■й ШУНДЫЙ БЕЗНЕҢ САНИТАР 
Сержант Наҗия Әбдрәшитовага — Утка янмас, суга батмас Безнең иптәш санитар! Ничә батырның гомерен Тартып алды үлемнән. Ничә солдат рәхмәт әйтте Аңа ихлас күңелдән. Авыр сугыш яланында Егылыц калсаң ялгыз, Син а таба шуышып килә Яки кимә, я чаңгы... Күкрәгеңнән кан ургыла, Күз алларың караңгы... Сумкадан ул бинтын алып Бәйли синең яраңны. Яшәүнең юлдашы бардыр... Мин ышанам: ие, бар: — Утка янмас, суга батмас —- Шундый безнең санитар! 1944 
КАЙГЫ 
Һәлак булу хәбәрен алгач.) «Gyra батырып буламы Кайгыны?» — дип дуслардан Сорадым мин, һәм әйттеләр: — Юк андый хәл җолада! «Җиргә күмеп булмыймы?» дип Сорадым мин дуслардан. һәм әйттеләр сер итмичә: — Бер чара> бар дөньяда: Теләсәң сафта калырга, Яшьлек кебек шат. Кайгыңны нәфрәткә куш та. Тупка; салып ат!..  
Җилдә улый чыршы урман, Биткә ябыша җепшек кар. Рота атакага бара... Безнең белән санитар. Баш өстендә пуля җылый. Менә бик үк| якында Гирә-якта үлем чәчеп, Снаряд, мина ярыла. Җирдә үлем патшамыни? Яшә^ дигән даһи бар! Син яралансаң яныңда — Җитез куллы санитар! <үреп җилле кыз икәнен Мактый аны; комиссар: — Утка янмас, суга батмас эезнең иптәш санитар! Ул бар җирдән үлем кача, Ул бар! җирдә бәхет бар. 
(Туганым Заһирның Ватан сугышы Йөрәккә бассам бу хатны, Ут кабар төсле... Сыгыла белмәс башыма Зур кайгы төште. Күпме йөрттем йөк итеп, Тапмый ташлар җир... Эчке тавыш әйтте миңа: - Туз, сыкрама, cinj бит ир! •Утка яндырып буламы Кайгыны?» — дни дуслардан лрадым мин. һәм әйттеләр: ;*• Юк андый хәл дөньяда! 
фронтында батырларча 

 
ГИЗ — ЭЛЬ — ГАБИД 
1. ҖИҢҮ юлы 
 
2. ЕЛЛАР ҮТӘР... 
кайтучы кызларга багышлана. 
Килеп җитте бөек җиңү көне. Җир йөзендә сугыш беткән көн, Ут эчендә көеп, дүрт ел буе Тилмереп һәм ярсып көткән көн. Хәсрәт йотып артка чигенгәндә, Белмәгәндә хәтта нишләргә. - - Тылсымлы бер матур хыял булып Керә иде бу көн төшләргә Аяз көндә, ачы давылда да Без аңардан өмет өзмәде:.. Зур шәһәрдә, ерак авылда да һәр адымда аны эзләдек. Ерак иде җиңү, ерак иде... «Тиздән, тиздән!» — диеп юаңдык һәр шәһәрне яулап алган саен «ЛАенә җитә!» — диеп куандык. Авыр юллар безне, канлы юллар Ерак көнгә алып бардылар... Чәчләребез шунда көмешләнде. Җыерчыклар йөзгә сардылар. Күп корбаннар юлда калдырсак та, «Җиңү» сүзен язган әләмне Без күтәрдек Берлин түбәсенә, Сокландырып бөтен галәмне. 
Бәйрәм иттек дошман җирендә без, Чиксез шатлык белән йөрәктә. Ләкин җирнең бүтән почмагында Сугыш көйри иде еракта. Тынычлыкның күптән көткән көнен Халкыбызга яулап бирергә Килдек ярсып Баренц ярларыннан, Балтыйк буйларыннан бирегә. һәм бетердек соңгы куркынычны — Котырган япон урдаларын. Күреп торды моны Тын океан, Моңа шаһит Мапҗур таулары... 
Әкият булып калды еракларда Азап чигеп үткән юл башы. Балкып торган шушы бөек көнгә Алып килде безне юлбашчы. 
Җи ңде к! Җи идек! Бармы тагын бер көч Җиңеп чыккан көчтән яктырак?! Җиңдек! Җиңдек! Бармы тагын бер сүз Шушы бөек сүздән татлырак?! 
Сентябрь 191G сл. Манҗури». 
Армиядән Еллар үтәр. Бер көн кызың сорар, Уенчыгын җиргә атар да: «Әнкәй, сине солдат булган диләр, Курыкмадың ничек атарга?» Син кызыңны алып итәгеңә, йомшак чәчен сыйпап сөярсең. 
Авыр, кырыс солдат юлы белән Үткән көннәреңне сөйләрсең. Син сөйләрсең — шәрә сопкаларда. Балчык фанзаларда туңганны; Син сөйләрсең—Харбин юлларында, Көзге яңгырларда кунганны... 
Г из - Эл ь-1 а б ид in и гы рьлэрс В1 
 
 
3. БҮЛӘК «Японияне җиңү өчен» медале чыгарылу уңае белән
 Вакыйгалар көн дә иркәлиләр Шатланырга күнгән фикерне: Тагын эфир Манҗ'ур җирләренә Сөенечле хәбәр китерде... Сугышларда тугры үтәү өчен Газиз илебезнең әмерен, Аямады солдат канын, көчен, Аямады хәтта гомерен, Керде солдат утка, атакага Сталин һәм туган ил өчен, — Күкрәгенә аның Ватан гага Хәзер бөек җиңү билгесен. Ул өләшә бүген ят кырлаода — Порт-Артурда, Харбин янында — Японнарны кискән батырларга Рәхмәтен дә, хөрмәт-данын да. Сталин рәсме төшкән бу медален Ватан безнең өчен чыгарган, һәм ул безнең бөек җиңү данын Ирештерер ерак чорларга. Котлы булсын яңа хәрби медаль — Зур истәлек соңгы сугышка’ Барлык сугышларга булсын финал. Кереш булсын тыныч тормышка! I октябрь 1945 ел. 1 нче Ерак Көнчыгыш фронзы.  4. КАЙТУ 
«Икенче сугыш кырыннан Җиңүче булып кайтам! Сары афәт күп тырышты Сине бездән кисәргә — Совет Ерак Көнчыгышын Үзенеке итәргә. Тырышса да күпме генә, Эше барып чыкмады: Түктек тарих чүплегенә Япон сугыш чукмарын. Кан дошманың юк ителде Бетте сары куркыныч, Көнбатыш чикләр шикелле, Көнчыгыш хәзер тыныч! Кызыл Москва бу сугышта Сүнмәс данга ачты юл. Владивосток — Көнчыгышта Безнең горур бастион!..» Изге Байкал, моны тыңлан, Салмак кына чайкала, Зәңгәр дулкыннарын болгап, Мине алкышлап кала.   20 ноябрь 1915 ел.