Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН

1. ЖАНЛЫ ТУКАЙНЫ КҮРӘСЕ БЕЗ КИЛӘ Габдулла Тукайнь ң гхуына тиздән 60 ел тула. Ләкин без аның тормышын һәм чорын тулы чагылдырган роман күрмибез. Язучылар бу мактаулы тема белән кызыксынмыйлар түгел. Драмада инде вез зур теманың чагыла башлавын да күргән идек. Әхмәт Фәйзинең сТукай» трагедиясе бөек шагыйрьнең әдәби портретын күрсәтүдә беренче адым булды. Ләкин Тукайның тормышында драма рамкаларына сыймый торган моментлар бик күп бит! Тукайның кыска, ләкин гаять якты һәм тыгыз эчтәлекле гомерен бары тик киң алымлы роман гына сыйдыра алыр иде. Андый романның тууы өчен f ззнең гыйльми институтларыбыз ярдәмгә килергә тиеш дип беләм мин. Билгеле, беренче чиратта тел-әдәбият институты! Тукайнын 60 еллыгы уңае белән өйрәнергә тиешле моментлар күп нәм алар галимнәребез тарафыннан эшләнел яталар. Ләкин язучы өчен, Тукайның әдәби образын тудыру өчен бик күп «вак» детальләр һәм моңарчы күздән төшеп килгән моментлар күренергә тиеш. Тукай чоры, аны әйләндереп алган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, интеллигентлар, шәкертләр өйрәнелмәгән килеш ята. Тукай бит ялгыз яшәмәгән, ул үз чорындагы иҗтимагый-политик көрәш эчендә кайнаган. Әнә шул даирә кемнәрдән тора? Әдәби среда һәм аның һавасы ничек булган? Тукай аралашкан кешеләрнең төсе, холкы, гадәте ничек, тору шартлары нинди?! Тукай турында истәлекләр шактый күп. Ләкин аларга биреләсе сораулар да хисапсыз. Бигрәк т* Тукайның кулъязмалары югалсак булгач, көндәлек дәфтәрләре, хатлары, блок-нотлары табылмагач — аның тормышы турында безгә гомуми сүзләр белән чикләнергә туры килә. Тукай турындагы истәлекләрдә бик кыйммәтле материаллар бар. Ләкин аларныц күбесе Тукайны үз средасыннан аерып тасвирлый яки бик гомуми төстә туктала. Без, мәсәлән, истәлекләргә карап, Тукайның Ф. Әмирхан беләк дус булуын әйтәбез. Ләкин ул дуслыкның конкрет мисалларын, үзара әдәби бәхәсләренең эчтәлеген белмибез. Сәгыйть Рәмиев белән ике арадагы бәхәсләр дә ачылып бетмәгән. Ләкин болар белән генә мәсьәлә хәл ителми әле. Тукайның дус һәм дошманнары бар, аның тәкъдир итүчеләре бар һәм шагыйрьнең дә аларга мөнәсәбәте ачылырга тиеш. Бөек Ватан с'угышы елларында зур сыналуны узган Тукай иҗаты — гаять халыкчан иҗат һәм ул татар халкы белән чикләш, әгәп. әһәмияте белән кинәя, зурая барган иҗат. Аның кардәш халыклар әдәбиятына тәэсир итүе билгеле, кардәш халыклар арасында да ул үз. туган шагыйрь. Ләкин бу тәэсир пн рәвешле, нинди характерда бара, үзлекнең дәрәҗәсе, ягъни башка халыкларга ул нинди күләмдә һәм тирәнлектә барын җиткән — болар- ны гыйльми тикшеренү институты башкарырга тиеш. Тукайның гомуми совет әдәбияты байлыгында тоткан урыны билгеләнергә тиеш? Якынлашын килә, торган юби 

дәфтәреннән 121 
 
 лейдә без Тукайның җанлы биографиясен күрергә өмит итәбез. Тукай турында язылган истәлекләрдә, шагыйрьнең фәлсәфи фикерләрен, аерым кешеләргә газеталарга күрсәткән дуслык, дошманлык мөнәсәбәтләрен, мәҗлесләрдә булган бәхәсләрнең эчтәлекләрен, даирәсенең җанлы портретларын күрергә өмет итәбез. Ниһаять, Тукай көннәрендә шагыйрьнең бөек образы һәрьяклап җанланыр дин ышанабыз! j 2. ӘСӘРНЕҢ ПАСПОРТЫ ТУРЫНДА Сибгать Хәким белән Гали Хуҗиның шигырьләрен редакцияләдем. Билгеле, редактор үзенә ошамаган. шигырьне дә уздырып җибәрергә хаклы. Яшермим, миңа ошамаган шигырьләр юк түгел иде. Авторлары еракта; күзгә карашын. әдәби бәхәс ачарга' да мөмкин түгел. Хәер, йомшак нәрсә чыкса, укучы кичерер. Ни әйтсәң дә, алар авыр сугыш шартларында, беренче тәэсир белән язылган әсәрләр. Ләкин боларда минем һушыма киткән икенче нәрсә табылды: ул шигырьләрнең паспорты күрсәтелгән иде!... Әйе, паспорт! һәм мин шуларга каран авторның шушы юлларыннан, халкыбыз кичергән'төрле хисләрне, заманны күрен торам, һәрбер совет солдаты кебек, безнең шагыйрьләр дә Советлар Союзының аркылысын буйга үлчәп. Көнбатыш Европа илләрен гизгәч көрәшчеләр. Ләкин алар сәяхәтче түгел. Географиянең яңа күренешләре, шәһәрләрдәге матурлыклар, һәрбер нәфис күренгән нәрсәләр аларны мавыктырып, хисләрен читкә чыгара алмый. Авторның игътибары сугышучы солдатның конкрет заданпене үтәгәндәге рухи хәленә, мораль куәтенә юнәлә, һәм кайда гына булмасын, аның хисләре туган илгә килеп бәйләнә. Ватанның йөрәк тибешенә ялгана. Шигырьләрнең азагында «Калинин фронты», «Көнбатыш фронт», «Днепр буе», «Карпат», «Берлин», «Дрезден», «Вена» кебек сүзләр янында елны күрсәтә торган цифрлар күрәсең. Аларга карап, Ватан сугышының летописен билгеләргә мөмкин. Алар шигырьнең паспорты булып торалар. һәрбер шигырьнең эчке мәгънәсе бар, ул әнә шул урында, шул вакытта гына языла алган. Кыйммәтле күрсәткечләр болар! Әнә шул кечкенә документлар ихтыяри куәтебезнең үсә һәм чыныга бару тарихын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр. Еллар узар, җәрәхәтләр төзәлер, иң авыр, иң читен төзәлә торган йөрәк яралары да яңа яфрак лар ярыр, яңа чәчәкләргә үрелер. Бер вакыт, бөек ватан сугышы елларында совет халкының, шул җөмләдән татар халкының, рухи сыйфатларын, мораль көчен өйрә нергә утырган галим, шушы шигырьләрдән дә күп нәрсә таба алыр. Сугыш елларын, аның төрле этапларын күз алдына бастырыр. Китап басу эшенең нечкәлеге нә төшенә башладык, шикелле! Тик һәр закытта дамы?! Кызганычка каршы, түгел. Әле без «әһәмияте юк»лыкка сылтап, әсәрнең паспортын сызып ташлыйбыз һәм датасыз баса бирәбез... Шуның аркасында, соңыннан — һәрбер нәрсә «истәлек өлкәсенә»*' кереп китә башлагач, бик авыр хәлләрдә дә калабыз ич! Менә, Сибгать Хәкимнең җыентыгын укып, аның ел әйләнәсенә диярлек «әдәби пассызлык» күрсәтүен билгеләргә буль-. Ул елына бер ике шигырьдән артык язмаган төсле. Нәрсә бу? Шагыйрь шулай сикереп узамы яки иҗат борылышы \здырамы? Киләчәк тикшерүче бу турыда әллә нинди нәтиҗәләр чыгара алыр иде! Ә чынында исә бу интервал сугыш елларының шагыйрь йөрәгенә авыр тәэсир итүе аркасында килеп чыкмаган. Монда шагыйрьнең трагедиясе: ул сугыш заданисләреч үтәү процессында, көндәлек дәфтәрләрен, ике еллык шигыри язмаларын. аерым тәэсирләре теркәлгән блокпотларың югалткан... Ша- 

 Гази К а ш ша ф 
 
 *ыйрь тарафыннан теркәлеп барган сугыш көндәлеге юкка чыккан. Шуның аркасында шагыйрь иҗа- гында ак таплар күренеп китә. Менә без мондый вакыйгаларны ла тарих өчен теркәп калырга өйрәнгәнебез юк әле. Ләкин кирәк иде! 
дәрдмәнднең шигырьләрен аң- 1аәга тырышып утырам. Матбугатка чыкканчы—1885 елдан алып шигырь язуын искә алмыйча, бары матбугатка чыккан көненнән генә исәпләгәндә дә, ул бит 20 елга якын иҗат эше белән шөгыльләнгән, 20 елга якын шигырьләр. парчалар язын килгән шагыйрь. 20 ел — язучы өчен зур гомер. Күк кенә шагыйрьләрнең иҗат гомере ун ел тирәсендә йөри. Дәрд- .мәнднен иҗат гомере шактый озын. Ләкин язганнары бик аз! Бәлки иң аз язучы зур шагыйрьләрдән Дәрдмәндпе генә санарга мөмкиндер. Аз язган, ләкин әле аны беркемнең дә өйрәнеп бетергәне юк. Дәрдмәнд әле бер генә яктан тикшерелеп килде. Аның үзе үлгәннән соң басылган иҗаты бөтенләй диярлек тикшерелмәде. Лә- <ип аларга кайсы яктан килергә, Дәрдмәнднең кайсы елгы иҗаты итеп карарга? Аларның язылу вакыты да. язылу урыны да билгеле түгел. Хәзер исә кулъязмасын табуы да бик читен. Кулъязма —1 көчле документ, әледән-әле үзгәреп юрган татар имласы — шагыйрь иҗатын тикшерү өчен аеруча мө- :им документ була ала. Дәрдмәнднең иҗаты 1905 ел революциясеннән элек башлана. Октябрь революциясеннән. соң тө- әлләнә. 1905 ел революциясенә хәзерлек барган еллар белән coin :а листик революция җиисн чыккан, НЭП чоры башланган вакыт арасында ни чаклы вакыйгалар бар! Ул чор эчендә нинди генә социаль тетрәүләр булмады, кеше /зенсн идеологиясендә, хисләреп- дә нинди генә эволюцияләр кичермәде! Ә татар буржуасы нинди генә төсләргә кермәде. Дәрдмәнд үзе шушы процессларны башыннан кичергәнме, юкмы — моны аның биографиясеннән табарга мөмкин, һәр хәлдә ул үз сыйнфы- ның вәкиле, эре буржуа идеологы, аның фәлсәфи моңнарын чагылдыручы шагыйрь. Алтын прииска ларының хуҗасы, миллионер Дәрдмәнд. тарихта Витге Думасы дип исемләнгән 1 нче Дәүләт Думасының члены, буржуа 
матбугатының нәшире. Бу шагыйрь Бөек Октябрь революциясенең җиңеп чыгуын. Советлар власте урнашуын үз күзе белән күрде. Гаделлек йөзеннән шуны әйтергә кирәк, ул үз илен ташлан читкә элмиграциягә китмәде. Ул яшь. Совет Властеның яңа тормыш төзи башлавын дәһшәтле бер тетрәнү белән күзәтергә кереште. Хезмәт ияләренең «тормыш туе» итүләрен билгели алырлык үзендә көч тапты. Шул «тормыш туе» итүчеләрдән үзен ераграк тотарга теләсә дә, аларга дошманлык күрсәтергә, аларның эшенә комачауларга уйламады. Ансы шулай, ләкин бер-береиә каршылыклы булган шигырьләрне ничек аңларга кирәк? Дәрдмәнд аларны кайчан язган? Шагыйрьнең иҗатын җыеп бастыручы бу якка игътибар итмәгән. «Икенче бүлеккә Дәрдмәнднең матбугатка бер дә чыкмаган әсәрләре җыйналды» дип, 1903 ел белән 1921 сл арасында язылган парчаларны искәрмәсез, шәрехсыз туйлаганнар. Менә хәзер Дәрдмәндпе аңларга тырышып, башыңны ватып кара инде: А гам-анам йорты өчен Булса мен җаным фида: Туган үскән җирем өчен. Соц тамчы каным фида. Бәлки Дәрдмәнднең. эмиграциягә китмәвең дә шушы юллар беләи аңлатырга мөмкиндер? Бәлки болар— беренче бөтен дөнья сугышы вакытында язылгандыр? Бәлки бу патриотлык революция елларында кузгалгандыр? Алай дисәң түбән- д ә ге юлларны ничек а и л а р г а:

< Vi -.; ДЗфтлрси ПЭН 123 
 
 Кырым. Kbir'aii-Чыгтайлһр ватанны, Алып чит пор, килеп болгатса канны. Халәм, Мәккә куеп, Ясрипкә TQT ЮЛ. Бу бер һиҗрәт... түгел, кәгъбә юлы шул. Монда һичбер ватанчылык әсәре 0.4. киресенчә — читләрнең кысуыннан качарга, Мәккәне ташлап Мәдинәгә күчкән Мөхәммәт шикелле, кәгъбә юлын сайларга чакыру гына бар. Бәлки бу юллар ак эмигрантларның ватанны ташлап китүләрен раслаудыр? Бәлки ул Ш07 елда ук язылып, Тукайның «Китмибез» шигыре белән бәхәскә черәдер? болар — билгесез. 
Исәрме жил тугай буйлап. Җы лармы кыз моңын сөйл.»п. Көләрме шатланып көйләп. Агач. таш эчләре шаңрап. Киләдер бер ни да яцраи! кебек юлларны укыгач, Дәрдмәнд- иең сизгерлеген, революциянең көчле авазын ишетүен билгеләргә мөмкин. Шуның артыннан ук: Кия, әй дустым, хафа булма бетәр бу. Килер бер көн, китәр хәсрәт, үтәр бу! дигән кебек экспромт рәвешендә .язылган сүзләрдән бөтенләй ят мәгънә чыгарырга була. Шушы юлларга эчке бер мәгънә белән бәйләнгән төсле күренгән башка шигырьләргә күз саласың: Ккчә күр иркәм, нидер әйткәннәрем. Гамь заманында яман әйткәннәрем... дип башлана торган бер шигырьгә очрыйсың. /Миллионер Дәрдмәндне күз алдына китерәсең дә, аның иң кайгылы, иң хәсрәтле еллары — ре вол ю ц и я е л л ары б ул ы р га т и е ш, Дин уйлыйсын. Шигырь үзенең pv- ’*ы белән нәкъ әнә шул 191Z елгы бөек революциядән соң язылганга ошый. Анда авторның сагышлы зары, моң, кайгылары сизелә, үт- к ә г 1 то р м ы ш 11 ы сагынып, хәзе р ыкрачуы ишетелеп тора, узган •көннәрнең ямен искә төшерү белән моңлы хозурлыкка чумуын бнлге- 1әргә була. Кыскасы, шагыйрьнең реаль җирлеген югалтып, истәлекләр белән юынуга күчүенә күңел беркетәсең... Тик... үз фикереңнең какшамаслык булуына башкаларны да ышандырырга торганда гына, күзеңә яна бер нәрсә чагыла. Җыентыкта нәкъ шул шигырьнең кулъязмасыннан фотокопия ярылып ята. Кулъязма сине шиккә төшерә, син аның революциядән сон. язылуына ышанмый башлыйсың. Ул Беренче бөтен дөнья сугышы елларына чаклы язылган булырга 
тиеш, чөнки аның хәрефләре, имласы шуны күрсәтеп тора. Дәрд- мәнд анда «оныт», «тулган» кебек сүзләрне каты «т» белән яза. Революциядән соң Дәрдмәнднең иске имла белән язуы турында һичбер мәгълүмат булмагач, аны революциядән соң язылган дияргә мөм- кинме?... Гомумән, бездә әле татар әдәбияты тарихына карата бик күп сорауларга җавап табып булмый. Фәннәр Академиясенең Татарстан филиалына эш күп әле! Кызганыч, мин үземдә туган сорауларга филиалның әдәбият Институтына барып, хәзергә җавап ала алмый торам, чөнки әдәби мирасның кулъязмалары бик акрын туплана. Ни кадәр әсәрнең паспорты эшләнмәгән! Ләкин бу кирәк! Чын гыйльми нигездә эшләү кирәк! Бу юлда рус әдәби, гыйльми дөньясыннан үрнәк алырлык институтлар күп. Пушкиннарның мирасы ничек төрле яклап өйрәнелә! Аның бөтен шигырен төрле яклап өйрәнергә мөмкинлек бар. Кайчан, кемгә карата, нинди мөнәсәбәт белән язылуы билгеле булу өстенә, әгәр кирәк икән, син ул әсәрнең нинди бүлмәдә, нинди креслога утырып, кайсы өстәл өстендә язылуына кадәр мәгълу- мат таба аласың. Шуның белән бергә язучының көндәлекләре, хисапсыз хатлары һәм аңа килгән хатлар, аерым язмалар табасың. Монда инде чорны күз алдына китерү генә түгел, шагыйрьнең хәрәкәтен, уйларын күзәтергә, аны чолгаган кешеләрне үтәдән үтә күрен, торырга мөмкинлек ачыла.